Чәчмә әсәр
8 Июля 2025, 18:36

Вахит ИМАМОВ. Ир канаты. Повесть (2)

…Ак биләүләргә биләгән, Бәхете булсын димәгән.

Вахит ИМАМОВ. Ир канаты. Повесть (2)Вахит ИМАМОВ. Ир канаты. Повесть (2)
Вахит ИМАМОВ. Ир канаты. Повесть (2)

2

Дөньяның көе китте. Бик озак ат караучы таба алмый интектеләр. Салгаларга яратканы өчен трактордан колак каккан Җамалины куеп караганнар иде, нибары атна-ун көн чамасы эшли алды. Эшләве дә шул – исәпкә бар, санга юк булды. Сәрхүшлектән көчкә арынып, төш җиткәндә генә атлар абзарына килә Җамали. Ат сорап килүче авыл агайлары өчен дә үлчәве бер генә:

– Первай башны төзәтегез әле, җәмәгать. Бушка гына чегән дә биеми хәзер. «Исәнме, саумы» өчен генә сезгә ат бирү юк. Мөгәричен алдан куеп сөйләшегез, мөгәричен.

Җамалины трактордан алып ат фермасына кую чуртанны елгадан алып күлгә салу белән бер булды. Авыл агайлары моңа озак чыдамады. Председатель Әхмәдулла янына барып, сәрхүш башны эштән бик тиз алдырдылар.

Аннан соң пожаркада каравылда торган Сәгыйть килде. Монысының да Җамалидан артык бер җире юк, ике чабата – бер кием иде. Дөрес, монысы ат биргән өчен хәмер теләнмәде теләнүен. Әмма шул пожаркадагы гадәте буенча айнымас-туймас йокы симертүе белән атлар җанын изалады. Камыт бавын рәтләргә утырдымы, атларга печән төшерергә дип сәндерәгә менеп киттеме – кая туры килсә шунда борын төртеп гырлады Сәгыйть. Атлар тәүлек буе су күрмәүдән интекте, күбесе ябыкты, кипте. Сәбәбен озак ачыклап маташмадылар, пошмас җанны кабат пожаркага озаттылар.

Шуннан соң инде фермада бөтенләй рәт бетте. Гозере төшкән авыл агайларыннан теләсә кем килеп, фермадагы теләсә кайсы атны үз эшенә җикте. Көн-таң атса, терлекчеләр ферма утарында әле теге, әле бу атны даулап якалашты. Малкайларның камыт-ыңгырчаклары, дирбия-йөгәннәре буталышып бетте. Атлар әле камыт, әле ыңгырчак сугудан җәфаланды. Фәтхерахман карт исән чакта мондый ыгы-зыгыны белмәгән председатель Әхмәдулла хәзер көн саен атлар яныннан бер урый торганга әйләнде. Баш артын кашып, еш кына бер үк сүзләрне кабатлады:

– Нүжәли шул бөкре карт хаклы булган инде, нүжәли? Ат карарга адәм рәтле кеше юк бит тәки, вәт әкәмәт! Кайсы егеткә барып кагылма, җаваплары әзер. Йә  техника давай, йә аларның башына тай типмәгән. Музейный экспонат булдың микәнни син, Фәтхерахман карт, валлаһи?

Председательнең сукрануларына карап кына атларга һич тә җиңел түгел. Күбесе, аякларын көч-хәл белән сөйрәп, кичен абзарга кайталар. Атларны күптән инде елга буена су коендырырга алып төшүче, яланнардан уратып кайтаручы кеше юк. Маллар өстендә чыбыркы шартлатулар, сәнәк сабы уйнатулар ешайды. Фәтхерахман карт барында бәйге, туй, җитәкчеләр өчен генә тотыла торган идарә атлары хәзер теләсә нинди ферма эшенә җигелә башлады. Мондый кара көннәр әүвәл Тимеркүккә килде. Ниһаять, күп көттерми, чират Акъялга да җитте.

Фәтхерахман карт Акъялны, инде өч яше тулып килүгә карамастан, әле һаман ябык абзарда, әнисе янында йөгәнсез-баусыз гына тота иде. Моның үзе генә нигезли ала торган сәбәбе дә булды.

– Син чабышкылар нәселеннән, Акъял, егеткәем. Сиңа иректә үсү кирәк. Каныңда күпме ирек туплап калсаң, узышта шулкадәр канатланып очарсың. Синең кебек егетләргә махы бирү бер дә ярамый.

Шуңа күрә өч яшь тулганчыга кадәр Акъял муены йөгән йә камыт күрмәде, чабышкы тай һаман иркәләнеп үсте.

Беркөнне фермага алты-җиде адәм җыйнаулашып килде. Башта утарда уйнаклап йөргән гаярь тайга карап озак сокландылар. Аннары кулына озын, тар аркан тоткан зур гәүдәле, бәрәңге борынлы, әрекмән яфрагыдай колаклы Миннәхмәт дигән бер бәндә алгарак чыкты. Йомгаклау ноктасын куючы кеше дә шул булды.

– Коры-бушка курмы бетереп яту җитәр сиңа, кырыкмыш. Ашаган курмыңның бәясен кайтарырга да күптән вакыт. Алла боерса, иртәгәдән минем арба тәртәсенә керерсең.

Шул Миннәхмәт, һавада чыжылдатып болгап, Акъял муенына аркан ыргытты. Күңеле сизенгән иде Акъялның, алгы аякларын һавага күтәреп, бар дөньясына ишетелерлек итеп ачы кешнәп ризасызлыгын белдерде яшь ат. Бер тибүдә аран-улакларны ярырдай булып ярсыды ул. Ләкин алты-җиде ир-ат кулы куәтлерәк иде. Аяк терәп тартып, алар Акъялны тар аранга кысрыклап керттеләр. Шул озын буйлы Миннәхмәт, яшь атның иреннәрен ерта язып, авызлык кидерде. Бирешәсе килмичә, һаман үрле-кырлы сикереп каршы торды Акъял. Бу хәл озын Миннәхмәтне чыгырыннан чыгарды.

– Ах, әле кәҗәләнеп маташасыңмы, имансыз җан? – дип сүгенде дә капка төбендә торучыларга акырды:

– Ачыгыз капканы дим, ачыгыз! Нәрсә тиле бәрән орлыгы ашаган төсле акаешып каттыгыз? Яланга чыгарып бер ыштинына китерим хәерсезне. Кәҗәләнеп маташмасын. Хан кызымыни?! Алласын әйттерәм мин моның, күрерсез!

Акъял ачык капка аша иксез-чиксез кырга канатланып очты. Бу кансыз, явыз затны сыртыннан бәреп төшерү иде исәбе. Тик имансыз хуҗа, Акъял кызышып, ярсып чапкан саен, һаман авырттырып аның касыгына типте. Кайнар күкрәгендә талагы тәмам сызгыра башлаганчы чапты Акъял. Юк шул, бу имансыз заттан алай гына котылу мөмкин түгел иде. Шабыр тиргә батып, инде атлар хәле тәмам калмагач кына туктады ул. Теләсәң нишләт, мин синең колың дигән төсле башын салындырды.

Берничә көннән соң Миннәхмәт Акъялны тәртә арасына бәргәләп кертте. Шул  көннән башлап Акъял фермада тимер кисмәкләр, сенаж, силос ташый, арба тутырып тирес түгә башлады. Күпме генә тырышмасын, өстендә чыбыркы уйнатып, җанын өшәндерерлек яман сүгенеп каһәрләде аны Миннәхмәт. Акъял фермада Миннәхмәт белән бәйле сәер хәлләр дә күргәләп торды, аңлый гына алмады.

Беркөнне Миннәхмәт, сыер фермасы коймасына бәйләнгән Акъялны чишәргә дә онытып, әллә нинди кызыл шешәләр күтәргән ирләргә ияреп киткән иде. Ашамаган-эчмәгән Акъял, талган аякларын туктаусыз алыштыргалап, шул койма буенда төне буе торды. Инде аягүрә генә йокымсырый да башлаган иде, ахры. Ферма түбәсе ягыннан ишетелгән сәер көлү авазлары аның колагын сагайтты.

Иртәнге томанны аралап, печән тутырылган түбә астыннан чыгучылар икәү иде. Акъял өчен болар таныш кеше. Берсе һәр иртәдә терлекчеләргә йә эш куша, йә туктаусыз сүгә, яманлый үзләрен. Ә икенчесе – Акъялның хуҗасы Миннәхмәт хатыны. Мөлаем тавышлы, ягымлы елмаючан бу хатынны Акъял да күптән якын итә. Һәрчак Акъялга дигән назлы сүзе, шикәр шакмагы бар аның. Бу юлы гына, Акъялны күргәч, әллә нишләп сәерсенде ул.

– Галимҗан, карале, теге хәерсез Акъялны монда бәйләп киткән. Ә мин аны, кичә дуңгыз булып кайткач, атын тугарган, эшен төгәлләгән дигән идем. Бактың исә, гөнаһсыз малкайны да, мине интектергән сыман, тозакта җәфалый икән.

Кешеләргә әмер кушарга яратучы Галимҗан бу сүзләрдән соң капылт сагаеп калды, күрәсең, үз кайгысы баштан ашкан иде.

– Ни бит, карале, Зөләйха, атын онытып калдыргач, аның монда килүе бар. Кеше-кара шәйләгәнче, өеңә кайтсаң яхшырак булмасмы дип әйтүем.

Зөләйханың кәефе күзгә күренеп кырылды.

– Сез мужикларның шул булыр инде ул. Үптем-кочтым гына ясыйсыз да, аннан койрык сыртка. Белдем юк, күрдем юк аннары.

Галимҗан үз хатасын шәйләде бугай, Зөләйханы кочагына алды.

– Әй, юк-бар сүзгә бәйләнеп кәефеңне кырмачәле, җанашым. Ниткән үпкәләү ди инде ул? Насыйп булса, әле тагын бик күп төннәрне бергә уздырырбыз. Тик син мине читкә генә какма. Читкә какмасаң, сауган сөтләрең дә отчетта башкаларныкыннан күбрәк булыр, сыерларның да иң нәселле дигәннәрен сиңа бирермен.

– Мин сөйлимен япон белән кытайны, син сөйлисең Фәрхикамал түтәйне, – дип иренен турсайткандай итсә дә, Галимҗанның җылы кочагында үпкәсен тиз онытты Зөләйха. – Ярар, әйдә, кузгалыйк, Галимҗан. Бер игелек эшлим шул хәерсезгә. Акъялны алып кайтып бирим. Уянып каршы очраса, атыңны юллап фермага барган идем, диярмен. Ул томанага җитә шул сүз, ышана ул аңа.

Тик Миннәхмәт Зөләйха уйлаганча ук томана түгел иде, күрәсең. Хатынының кырын эшләрен сизеп-ишетеп барганга, ни чарадан бичара дигәндәй, һаман шул гөнаһсыз маллардан үч кайтара иде. Ихатасына чыкса, сарык-бәрәннәрне типкәләп, арба-чана җиксә, Акъялның җанын каһәрләп күңел юатты. Аның бу эшләрен күреп торган күршеләре кайбер чакта сүз әйтмичә дә булдыра алмадылар:

– Ни йөзең белән шул гөнаһсыз маллардан үч аласың? Синең гаиләңнең йөгәне булмауга алар гаеплеме? Алар да җан иясе бит, кызганырга кирәк.

Теш арасыннан гына җиргә төкереп, гамьсез җавап кайтара иде Миннәхмәт:

– Дөньяда кешеләр булып кешеләр дә бер-берсен жәлләмиләр. Шулай булгач, нишләп әле мин дүрт аяклы малны чутка салып торыйм?

Дөрес, кайчакларда Миннәхмәт тә иманга килгәли. Акъялның башын кочаклап, танавына борынын төртеп, күз яше белән күңелен бушата, кансызлыгы өчен үкенә ул.

– Син мине берүк битәрләмә, малкай, каргама да. Бу дөньяда бәхетем булса, рәзве мин сиңа кул күтәрер идем? Теге кәнтәй шулай зверлек уята миндә, теге кәнтәй. Ә үзем аннан башка барыбер яши алмыйм, дустым. Чүпрәк мин, кәнишне, ямаулыкка да ярамас чүпрәк. Мәгәр мин, бәхетсез, ни кылыйм? Яратам бит шул кәнтәйне, яратам. Аның белән яшәү бер җәза, ансыз яшәүләре мең газап. Аерылып та караган идем бит инде, булмады. Ызначит, чүпрәк булуым дөрестер. Их, юк минем бу дөньяда бәхетем, юк.

Миннәхмәт шунда, кинәт һушына килгәндәй сискәнеп, Акъялның башын төртеп җибәрә, изүләрен ачып үкереп җырлый:

…Ак биләүләргә биләгән,

Бәхете булсын димәгән.

Миннәхмәтнең Акъялга мондый якты йөз күрсәткән чаклары бик сирәк һәм, гадәттә, ул дөм-исерек вакытларда була. Ә икенче көнне, таң атты исә, үзенең кичәге йомшаклыгына үзе үкенгәндәй, Акъял җанын тагын да аяусызрак каһәрли. Миннәхмәтнең җаны эштә генә үзенә бушану, юаныч тапмый, күрәсең. Фермадагы сыерларга азык-төлек ташу, тирес түгү кебек эшләрне төгәлләүгә, сыртына ау мылтыгы асып, атка атланып, урманга, ерак болынга юл ала Миннәхмәт. Шунысы әкәмәт, ауга барган көннәрнең кайберсендә ул, мылтыгын кочаклап, бер ноктага төбәлеп тик утыра. Икенче барганында исә, бәйдән ычкынган эттәй котырынып, ак-караны күрмичә, барча җәнлеккә рәттән, сайлаусыз-нисез ата. Шундый котырган көннәрендә Акъялның җанын чыгарырдай итеп пошилар артыннан җан-фәрманга чапканы бар. Акъялның бер чакта да ул эре пошиларны куып җиткәне юк, аларга якын барырга ук шүрли. Куак кадәр мөгезләре белән ул маллар Акъялның тетмәсен теткәләп ташлар төсле. Әмма Миннәхмәтнең Акъял шөбһәсендә эше юк, утлы күсәген колак төбендә туктаусыз шартлатып, ул һаман ат куалый.

Очар кошлар нәселеннән булган Акъял мондый өзлексез җәбер-золымга башкача түзә алмады. Исерек Миннәхмәт савым сыерлары фермасында сәнәк сабы белән сыртын гадәтенчә тукмаклый башлагач, ярсыган горур Акъял, камыт-ыңгырчак бауларын өзеп, тәртәләрен каерып, качып китте. Шуннан соң, тегесе күпме генә тырышмасын, Миннәхмәтне кабат үзенә якын җибәрмәде ул. Атлар утарында тоттырмый йөргәндә, озын арканнар да, сәнәкләр дә ыргыткалап карады Миннәхмәт аңа. Акъялның ыжгырып үзе өстенә килүен күргәч, шүрләде, ахрысы, утардагы икенче бер юаш атны җигеп йөрүне кулайрак санады.

 

3

Акъялга кадер-хөрмәт бетте: фермада аны кулдан-кулга күчереп җигә башладылар. Җәй көннәрендәге тормышы алай зарланырлык түгел иде әле. Аны җәйләрен, күп булса, ике-өч көтүче генә иярләде. Ә салкын яңгырлы көзләр исә аңа кабат мәрхәмәтсез мөгамәлә алып килде. Бер көнне сөт ташучы җиксә, икенче көнне тирес түгүче үзенчә куалады. Кем ничек җитешсә, шулай ашатты, кайчан  теләсә шунда җикте аны. Өстәвенә, атлар ябыла торган абзар җимерелеп беткән диярлек. Атлар туктаусыз яуган салкын яңгыр, ачы кардан качар урын тапмый җәфаланды. Председатель Әхмәдулла да атлар фермасы юлын кабат оныткан, алар дөньясына, әйтерсең, бөтенләй төкергән иде.

Шундый салкын, ямьсез көннәрнең берсендә Акъялга яңа хуҗа табылды. Йомык Минсаф кушаматлы бу кешене Акъял элек тә сыер фермасында күргәли иде. Янына сүзсез генә килеп, йөгән кидергән бу иргә Акъял һич каршы килмәде. Шул көннән соң фермада он йә көрпә, ашлык яки чөгендер ташый башлады. Беренче көннәрдә йә Йомык Минсаф үзе, үзе булмаса, буй җиткән малае Мансур һәр кич саен Акъялны атлар абзарына илтеп йөрделәр. Әмма беркөнне Акъял яңа хуҗаның лапасында кунып калды.

Ул көнне Мансур өйдә юк, ә Йомык Минсаф үзе, күрәсең, никтер иренә иде. Атилтергә күрше-тирәдән дә бала-чага табалмагач, башын чайкый-чайкый кабат үз ихатасына әйләнеп кайтты. Йорт ишегеннән үзенә каршы йөгереп чыккан Нурдидәсенә карамый гына, үзалдына сөйләнгәндәй әйтеп куйды:

– Авыл балалары диген инде син шуларны, едрит-кудрит! – Монысы Йомык Минсафның яман ачуы чыкканда гына әйтә торган иң усал сүзе иде. Аны ишеткәч, Нурдидә хәтта агарып калды. – Әслах белән Нурми малайлары янына кергәнием. Куннихка ат илтергә риза булмадылар. Берсе матаен ремонтлап ята, икенчесе сәпитенә атланып каядыр бармакчы. Каян килгән эшкуарлар! Авыл баласы атка атланудан йөз чөерсен инде? Вәт тәгәрибез соң алга таба, едрит-кудрит. Болай булса, әле ат җигәргә кеше тапмабыз. Тиккә генә силсәвит Габдрахман сүгенеп йөримени, икенче елга мәктәпкә керергә бала юк, дип! Йорт борынча барлый китсәң, чыннан да, бөтен урамында бер бәләкәй малай юк икән. Безнең Мансур да чыгып китсә, утырып калырбыз әле икәү, бүкән сыман… Инде соңгы елы, едрит-кудрит.

– Әллә хурланмый-нитми шул балаңны авылда җәфаларга калдырыр идеңме? Кайсы җүнле адәмнең баласы хәзер авылда чиләнә? – дип Нурдидә һөҗүмгә күчеп караган иде дә, ире, авызына су капкандай, сүзсез-нисез лапаска кереп югалды.

Йомык Минсаф Акъялны җылы лапасның иркен утарына кертеп бикләде. Янда гына, авыр мышнап, хуҗаларның кола сыеры Сандугач туктаусыз күши иде. Әмма утарда хуҗалыкның бар терлек-туарын дер селкетеп торучы – ямьсез мөгезле тәкә Биҗан булды. Абзардагы ике-өч сарык белән каз-үрдәкне генә түгел, хәтта арада иң усал исәпләнгән мүкләк бозауны да гел өркетеп торды ул. Ике якка тырпайган оч-җәпләре белән Биҗан кайчак Акъялның да касыгына китереп төрткәли. Ләкин Акъялның урыныннан селкенеп куюы була, Биҗан, күз ачып йомганчы, утар почмагындагы тирес өеменә менеп кунаклый. Акъялны ирештергән төсле, мөгезләрен тырпайтып, алгы аяклары белән шунда өемгә тибенә. Биҗанның мондый тәкәббер шуклыкларына Акъялның исе китми. Чөнки монда атлар абзарындагы кебек туктаусыз өскә явучы яңгыр, һәр яктан ыжгырып торучы җил юк. Аның алдыннан берчакта да азык өзелми, аны җәберләүче, туктаусыз эшкә куучы юк, гомумән, рәхәт аңа. Хуҗасы Йомык Минсаф вак-вак эше булганда гына Акъялны фермага җигеп баргалый. Ә күп көннәрдә аның муенына йөгән,  камыт кидерүче юк. Бары хуҗаның бастырыктай озын буйлы, сөякчел гәүдәле улы Мансур гына, сәгатен-минутын бозмыйча, аны көн дә ике-өч тапкыр ихатадагы кое янына су эчертергә алып чыга, кәефе килгәндә, ялан-урманнардан бер әйләнеп кайта.

Ә бер көнне… Лапас утарына караңгылык тәмам иңгән, арткы аяклары белән таптанып, Акъял салам түшәлгән такта идәнгә ятарга ук җыена башлаган иде инде. Көтмәгәндә утар капкасы шыгырдап ачылды да аннан ике шәүлә күренде. Берсен Акъял каз оясы кадәр зур, йөнтәс бүрегеннән үк таныды. Монысы – кара-кучкыл йөзле, Биҗан йоныдай бөтеркә, куе чәчле, күмер төсле чем-кара күзле Мансур, икенчесе үткән-сүткән саен аларга кереп йөрүче Шамил иде. Анысы үзенең килеш-килбәте белән Мансурның капма-каршысы. Буе кечкенә, чәче черегән салам төсле җирән-сары, күзләре төймә шикелле түм-түгәрәк. Караңгыда да йолдыз кебек ялтырап, ялык-йолык килеп торалар.

Әллә нишләп егетләр, чышан-пышан гына килеп, тавышларын басып сөйләштеләр.

– Ул кадәр калтыранма әле син, парин. Атаң сизсә, тотып ашамас бит.

– Чит кеше кулы белән утлы күмер тоту бик ансат ул. Сизсәләр, кемнең иманын укытырлар дип беләсең?

– Синең генә арт сабагыңны укытмаслар, минекен дә. Кем чанасын җигеп барабыз соң, минем әткәйнекен түгелмени?

– Беткән баш беткән алайса. Ләкин, малай, һаман ышанып бетмим әле мин синең сүзгә. Ул Резидә миңа карар микән? Зәйтүнәң янына бару өчен генә котыртмыйсыңмы син мине?

– Мәми авыз булдың, валлаһи. Мең кат тукыдым бит инде. Минем Зәйтүнәгә шул Резидә үзе әйткән. Бары шул Мансурга гына үземне озатырга рөхсәт итәр идем дип әйтә, ди.

Дустының бу кадәр үҗәтләнеп үгетләвенә каршы тора алмады Мансур, ризалашты. Утар капкасын ачарга сузылгач, Шамилнең йөзенә якын ук килеп сорады:

– Тагын бер әйберне килешеп куймадык бит әле, малай. Ул Кадермәткә баргач, ат янында сакта кем тора? Син Зәйтүнә янына китәрсең дә барырсың, синең эшләр бал да май. Җүләр сыман берьялгызым Кадермәт уртасында ат каравыллыйммы аннары?

– Тәки сагыз булдың, валлаһи. Нүжәли инде мин сиңа дус түгел. Аптыратма, барырсың Резидәң артыннан. Зәйтүнә белән үзебез үк чакырып китерербез аны.

Акъялны киң үрәчәле чанага җигеп авылдан чыкканда, күк йөзендә яртылаш тулган ай ялтырый иде инде. Аның кыйгачлап төшкән нурлары һәр үзәнлектә, түмгәкләрдә, чана эзләрендә уйнаклый. Шамил һич тә төшенкелеккә бирелә торган егет түгел, чана үрәчәсенә җайлап ятып, җиңелчә доңгырдап барган көйгә, үзалдына җырлап җибәрде.

Үпкәләмәде микән,

Ачуланмады микән,

Уйнап әйткән сүзләремне,

Зәйтүнәкәй, акчарлагым,

Чынга алмады микән?

Назлы җыр йөрәк ашкынуын баса алмады күрәсең, Шамил, яткан җиреннән кузгала төшеп, дилбегәне уйнаклатып куйды.

– На-а, малкай, кызурак! Уен-муен түгел, абзаң карлыгачы янына бара бит.

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: Freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас