Каз канаты ак була ла,
Ир канаты ат була.
Шәһәр урамыннан, котырынып, хуҗасыз ат чаба. Ап-ак яллары ярты гәүдәсенә сузылып тузгыган. Кыл урталай өзелгән тезген баулары, җилдә уйнаклап, шашкын атны һаман камчылыйлар. Ат сыртында тирән яра эзе. Елкылдап торган таза ботларга таба кара-кучкыл ике буй сызылган. Ярсыган ат әрле-бирле йөгерешкән машиналарның яман үкерүләрен дә, техника белән тулы киң чатларда әче итеп сыбызгы сызгыртуларын да колагына элми. Баганалар артына поскан, тротуар читләренә елышкан кешеләрнең өзек-өзек сүзләре ишетелеп кала.
– Акылдан язгандыр бу шайтан.
– Канында кыргыйлыгы уянгандыр.
– Мөгаен, моны хуҗасы рәнҗеткән. Күрмисезмени, сыртында кан эзе.
– Күптән шулай кирәк иде, малкай! Таш стеналар арасына бикләп мәсхәрәләмәсеннәр үзеңне. Син бит дала баласы!..
Очар коштай чабышкылар нәселеннән иде Акъял. Анасы Тимеркүкнең, сөлгеләргә уралып бәйгедән кайтып кергәндә, башкалар алдында үзен никадәр вәкарь тотуын да, кешеләр тарафыннан аңа күрсәтелгән аерым кадер-мөнәсәбәтне дә күреп үсте ул. Әле бәләкәй, колын гына, димәделәр, бөтен авыл белән кузгалып Сабантуйларга чыккан көннәрдә, кешеләр Тимеркүк белән рәттән Акъялга да сый-хөрмәтнең иң татлысын өләштеләр. Малай-шалайлар гына түгел, электр баганасыдай озын буйлы, дәү абзыйлар да Акъялны баллы ак шакмак белән сыйлады, муеныннан тотып, шап-шоп сөйде.
Тик бер нәрсәне генә аңлый алмый җәфаланды Акъял. Иркә-назга тулы мондый көннәр нигә бик тиз үтеп китте? Ник бу агайлар, бу малай-шалайлар атлар ябылып тотылган утарга ел дәвамында берничә көн генә киләләр? Ат карарга дисәң, бөтен Чишмә авылына, бөкре Фәтхерахман карттан кала, ризалашыр кеше юк. Ә Сабантуй көннәре якынлашты исә, бәйгегә дип атлар хәзерләүче шул Фәтхерахман картны өйрәтергә дистәләгән «остаз» табыла. Андый минутларда и ат җанлы кеше, и һәр эшне өтәләнеп башкарырга әзер төсле кылана бу адәмнәр. Тыңлап торсаң, чабышкылар хәзерләү, атлар карау рәтен алардан яхшырак белгән бәндә юк диярсең! Тик андый акыл өйрәтүләр, берсеннән-берсе уздырып атларны су эчертергә, коендырырга йөртүләр санаулы көннәр генә дәвам итә шул. Сабантуйлар үтә, шуның белән бергә ферма яны да ат дип җан атучылардан бушап кала. Аннары инде, көн-таң атты исә, ферма ягына әлеге дә баягы шул бөкре Фәтхерахман карт кына теркелди.
Аның инде теге акыл өйрәтүче ирләр кебек айт-двалап чабулар җегәре калмаган. Ярдәменнән бигрәк фасон өчен генә тоткан таягын аллы-артлы ташлап, ул һәр иртәдә фермага иң беренче булып килеп җитә. Мич морҗасы кебек сызгырып торучы тамагын ике адымның берсендә кыргалап, атлар улагындагы печән-солыларны барлый, төн буе җыелган «алмалар»ны җыештыра, биек арбадагы калай мичкәдән су ташый, камыт-дилбегәләр барлый, тагын әллә никадәр очы-кырые күренмәгән эшләр башкара. Фәтхерахман картның утарда бер минут та туктап торганы юк. Туктаса да, ютәленә буылганда гына туктап: «Чукынды, өянәгем кузгалды тагын, тәки сез малкайлардан аерырга маташа бу дошман», – дип, күкрәген ышкыр өчен генә туктала. Утардагы атлар картның туктаусыз буылып ютәлләвенә, әледән-әле үзалдына сөйләвенә дә күнеккәннәр инде. Шулай да, карт йөргән тарафтан аваз ишетелгән саен, күтәрелеп күз салмыйча калмыйлар. Ә Фәтхерахман карт, утар буйлап күчеп йөри-йөри, аларның һәрберсе белән сөйләшер сүз таба.
– Төнне исән-имин уздырдыңмы, Әүлиякәем? Аллага шөкер ызначит. Ә миңа каһәр төшкән ютәл пакуй бирми. Окопта шул сасы бомбалар өзде үзәгемне, ах, өзде! Тәки сине кабат дагаларга өлгерә алмыйм бугай.
– Ә син нишләп борын салындырдың әле, Җирәнкәй? М-да, уңмадың шул син хуҗадан, уңмадың. Ул Бибиәсма Әхәте мал кадерен белә торган бәндәмени? Аңа ни: арба ватылса – утын, үгез үлсә – ит. Ыңгырчагың уңай ятканмы синең, камытың сукмыймы – анда эше юк, мәгәр куалавы-куалау…
Фәтхерахман карт көннәр буе утарда шулай атлар белән киңәшеп йөри.
Атлар абзарында тормыш үз көенә тәгәри бирә. Һәркөн иртән, Фәтхерахман карт килгәннән соң озак та көттермичә, абзар янына колхозчылар җыелыша башлый, берәмтекләп утарда атлар кими. Кырыкмыш тайлар белән беррәттән Тимеркүкне, Акъялны гына абзардан бер дә алып чыгучы юк. Дөрес, кайчакларда Тимеркүкне дә тәртә арасына җигеп киткәлиләр. Мондый эш, гадәттә, бер үк сүзләр белән башлана.
– Тимеркүкне бер көнгә биреп торырга туры килә инде сиңа, Фәтхерахман абзый. Прсидәтел кушты. Югары оч Гайшә малае Салих кыз апкайта. Каршы килеп тормыйк яшьләргә. Андый эш гомергә бер килә, кыланып калсыннар.
Ләкин андый үтенечләр һаман саен сирәгрәк ишетелә башлады. Фәтхерахман картның моңа ачуы килә, шуңа ул, эчен бушатырга теләгәндәй, сукранып сөйләнгәли:
– Теге Саескан Мирзанурның җүнсез малае Зиннәтне әйтәм әле. Кыланмышы кырга сыймый хәчтерүшнең. Ашаган табагын пычраткан нәрсә. Кыз апкайтканда Тимеркүкне сорамады. Атасы Мирзанур сүз кузгаткач, ни дип кенә җибәргән була ди бит, йөзе кара. Имеш, ат җигеп килен төшерү заманасы узган, хәзер бу эш өчен җилдән җитез «Москвич»лар бар. Ат арбасында дыңгырдатып кыз апкайту искелек гадәте, имеш. Ничек теле әйләнә диген, авызына төкерим. Ат белән кыз апкайтуның ямен-тәмен аңласа әле диген, җә. Төптән уйлап карасаң, кыңгыраулы пар ат белән авыл әйләнүләр үзе бер бәйрәм бит, егеткәем. Ул килен капкасы төбендә мамык мендәреңдә утырган килеш кенә көмеш, бакыр акча сибүләр! Ул тарантас кузласында утырган кучер егетнең кукраеп барулары! Ул гармунчы егетнең күрекне сөлге буе тартып уйнаулары! Җә әйт миңа, егеткәем, җә әйт син, шул кәнсирве калае кебек тимер «Москвич»та кыланып буламы ул шөгыльләрне? Менә шул-шул, кәнсирве калаенда аларга урын юк. Ә гармунчысыз, кучерсыз килеш нинди кыз апкайту инде ул, җә, егеткәем?
Фәтхерахман карт күпме генә янмасын-көймәсен, тора-бара Чишмә авылында пар ат җигеп килен төшерүләр бетте. Яшьләр ни өчендер Фәтхерахман карт җаны-тәне белән өнәмәгән «кәнсирве калае»н атлардан өстенрәк санады. Гаярь Тимеркүк үз муенында чуклы дирбияләр күрмәгәнгә кыбырсынса, Фәтхерахман атларның кадере югалуга рәнҗеде. Ерып чыккысыз көзге пычракларда күрше бригадага барырга дип Тимеркүкне сорап килсә, Фәтхерахман карт председатель Әхмәдулланы табалады:
– Син менә, Әхмәдулла егеткәем, куних юлын үзеңә кирәк булганда гына искә төшерәсең. Бәс, шулай булгач, мин сиңа үз сүземне әйтеп калыйм әле. Сине әллә күрәм тагын, әллә юк.
Председатель Әхмәдулла, билгеле, үзен озак көттерүне яратмый, кырык эшен барлап, вакыты тарлыгын күрсәтмәкче була. Фәтхерахман карт та оста андый чакта. Йә дилбегәнең очын тапмый азаплана, йә ыңгырчак бавын алыштырган булып тоткарлый.
– Дөньяга ашыгып тумагансыңдыр, кабаланма ул кадәр. Ашыккан ашка пешкән дигән өлкәннәр, колагыңа киртлә, егеткәем. Менә син барла әле, кайларда булдың бүген? Куннихка килгәнче дип әйтүем.
Председатель башта ык-мык итә, аннан, котылырлык чара тапмагач, кулын болгый-болгый санап китә:
– Савым сыерлары лагерында. Дуңгыз фермасында…
Фәтхерахман картка нәкъ шул гына кирәк тә. Еллар буе кия-кия янчелеп, кыршылып берткән эшләпәсен салып кулына тота да, каешланган түбәтәен күтәрә төшеп, беркавым башын кашый, аннан пулеметтан аткан кебек кызу-кызу тезеп китә.
– Вә-вә, егеткәем, сизәсеңме инде абзаңның тел төбен? – дип, бармак төртә-төртә сөйли ул. – Чучкалар, сыерлар хәлен белергә вакыт тапкансың син. Чөнки синең шуннан башка чараң юк. Артыңнан тыкырдаталар синең. Тегеннән, өстән. Сөт сорыйлар синнән, артым сорыйлар. Синең ничек тын алганыңны да белеп торалар анда. Савымны йөз генә граммга киметтең исә дә, сиңа капут, егеткәем. Җә беренченең утлы келәменә барырга кирәк, җә телефоннан өшкерәләр. Прсидәтел урындыгында исән-имин утырыр өчен, шул күрсәткечләр сиңа иң мөһиме. Шуңа көне-төне ферма юлыннан кайтып кермисең син. Менә ни өчен Ходай бирмеш һәр елны, миллион тәңкәләргә төшереп, шул мыркылдык чучкаларга таш сарайлар салдырасың. Синең бозау-сыерларың ягып җылытыла торган олы фермаларда тотыла. Борынын төртсә – җылы су. Курмының тәмледән-тәмлесе. Асларын да әллә нинди машиналар гына чистарта. Әйе, ул малкайларның эшләр гүпчем хутта. Әлләни баш ватмалы түгел, егеткәем, барысын да аңлыйм. Тиеннәр, тәңкәләр артыннан куасыз сез. Керем кирәк сезгә, кесә калынайту кирәк. Өстәвенә, әнә, дәүләт тә яңадан-яңа закуннар чыгарып тора. Грамыт әле гәҗит-журнал укырга гына бик җитә. Азык-төлек программасы дип тукыганнарын да укып торабыз. Хөкүмәткә ит, йомырка, сөт кирәк. Шәһәрләр саны көн дә үсеп-артып тора. Кем хисабына дисең инде син? Шул авылдан качкан теге Исмай Камилләре, Саҗидә Рәшитләре, Хисами малайлары, тагын әллә нинди чуртлар хисабына. Әнә шул кичә авылдан качканнар, бүген авыл ягына карап, авыз ачып утыра. Авыл, сөт давай, авыл, ит давай. Алма пеш, авызга төш, ачуым килмәгәе. Барысын да аңлыйбыз, егеткәем, томаналар түгел, шөрепләр эшли. Ә без – син дә, мин дә, Мөхәммәтәмин – монда артларга ут капкандай чабабыз. Ит булсын да сөт булсын, шәһәрнекеләр ач утырмасын. Менә ни өчен шул чучкалар, шул сыерлар әфтәрите арта бүген. Менә ни өчен бөтен акча, курмы аларга китә. Болай торып уйласаң, әле авыл белән колхоз акчасын да шул ук шәһәр йотып бара икән. Яшьләрне качырмас өчен авыл саен катлы-катлы клуб, спорт сарайлары төзеп бирер идең, кая ул? Клуб төзергә дигән акчалар чучка сарае төзүгә тотыла, курмыга китә…
Фәтхерахман карт, кинәт кенә сөйләвеннән туктап, буыла-буыла ютәлли. Ютәлләгәндә бөгелеп төшә дә аркасындагы бөкресе тагын да калкыбрак күренә. Ләкин ютәл өянәге ычкынуга, мич морҗасыдай сызгыруын яңартып, ул тагын кабалана. Сөйләгәндә сирәк аксыл сакаллары гына түгел, кояшта янган соргылт яңаклары, сөякчел ияге тулы тирән җыерчыклары да селкенә.
– …Ә бичара аткайларның кадерен югалттык, егеткәем. Карап торып, һәммәбез бергә, бөтен авыл белән югалттык. Атларга, бичаракайларыма, көн бетте. Асраган абзарлары, ачуым килмәгәе, патша заманында төзелгән. Атка аңа нәрсә? Жылытылган абзар кирәкми. Сыңар сәнәк каткан салам салсаң, бик җиткән. Ат, бичаракаем, талымсыз. Ул әллә нинди машина-техникаларыңнан башка да исән-имин яши. Абзар түбәләре, бакчы, кырыкмаса-кырык төштән ертылган. Малкайларның өсләренә су ага. Чукынсын! Ул бичаралар камбикурмы, затлы печән оны, сенаж-силус булмаса да түзә. Ызначит, тагын чукынсын. Яши бирсен, әйдә. Ни прсидәтелдән, ни башкасыннан атлар өчен барыбер сорау алучы юк. Эшләр гүпчем рәхәт. Атларга сөт планы бирелмәгән. Алардан көндәлек артым сораучы юк. Үрчем алу планы да каралмаган. Аның каравы, гәҗит тутырып, көн саен язып торалар: «Фәлән баш сыердан фәлән бозау алыйк!», «Һәр сарыктан фәлән бәрән давай!» Тагын әллә ниләр. Шул максатка ирешкән терлекченең түшенә – орден, медаль. Бер хуттан прсидәтелгә дә эләгеп куюы бар. Уенмыни, ул да бит чучкалар өчен җан ата! Ә атлар нәрсә? Алар турында баш ватучы юк. Атларың бармы? Аллага шөкер, шулай яши бирсен. Юк икән, ызначит, тагын да шәбрәк, җаның тыныч…
Мондый сүзләрне башка берәү әйткән булса, председатель Әхмәдулла ул кешенең үзен эттән алып эткә салыр иде. Ләкин Фәтхерахман картка дәшә алмый. Сүзләренең хаклыгында гына түгел хикмәт. Фәтхерахман картның почетлы колхозчы булуы, атказанган терлекче дигән исем йөртүендә дә түгел. Бөтен бәла шунда – Фәтхерахман картны алмаштырырга кеше юк авылда. Ат карарга яшьләр арасыннан беркем бармый. Инде күптән пенсиядә булса да, кәкре таягына таянып, Фәтхерахман карт кына йөри бирә. Менә шул чир, шул бәла яптыра председатель авызын. Ә Фәтхерахман карт җае чыкканда бер дә сүз юллап кеше кесәсенә керүчеләрдән түгел. Усал, төртмәле булса да, аның теленә түзәргә кала. Шулай да, сәбәп табып, сүзне түгәрәкләргә җыена председатель.
– Үрчем-үрчем дисең дә, Фәтхерахман абзый, бер дә җиңел мәсьәлә түгел бит бу. Атлар каплатырлык нәсел айгырын каян табасың? Музейный экспонат хәлендә булуы бер хәл әле. Әнә, Америкадан бер чабышкы атны өч миллион тәңкәгә сатып алганнар, ди. Колхоздагы унбиш бия өчен, шултиклем расходланып, махсус айгыр алып булмый бит инде…
Фәтхерахман картка шул сүзләр җитә кала. Утка керосин сипкәндәй, тагын да җанланып, кәкре бармакларын саллы уйнаклатып, һөҗүмгә күчә.
– Вә-вә, - ди ул, башта председательнең сүзләрен җөпләгәндәй итеп. – Әйткән сүзеңнән танма, егеткәем. Авызыңнан тартып алмадым. Музейный ыспанатмы нәсел айгыры? Меңәрләгән тәңкә торамы? Шул-шул. Ә кем колхозны айгырсыз калдыра? Кем Ходай бирмеш һәр яз җиткән саен болай да санаулы гына кырыкмыш тайларны кан елатып печтерә? Ә, авызыңа су каптыңмы? Шул-шул. Атларның да җаны, гыйшкы бар. Син атларны башта каһәрлисең, соңыннан нәсел айгырына акча жәлке. Прсидәтел Әхмәдулла фәлән мең чыгарып айгыр аламы соң? Ул айгыр урынына лутшы яңа машина ала. Ай саен фәлән тәңкә расхудланып, аерым шофер тота. Гел дә булмаса, колхозга яңа чәчкеч, яңа ургыч ала. Мәгәр айгыр түгел. Атларда Әхмәдулланың ни эше бар? Нәселе корысын атларның, җир йотсын. Ул бичаралар теге борын заманда гына кирәккән. Трактор аламасы уйлап тапканчыга чаклы җир тырмачларга, утырып йөрергә яраган. Ә хәзер төкерәсе ул атларга. Машиналар исән булсын, баш бетмәс. Менә нинди политика синдә, егеткәем. Менә нигә синең йокың тыныч.
Шул рәвешле атлар өчен шактый гына якалашып алгач, Фәтхерахман карт тына. Кулын селтәп, тагын ютәленә тотына. Әмма председатель тарантаска утырып кулына дилбегә алгач, барыбер артыннан кычкырып калырга сүз таба.
– Мәгәр беләм, килер ул заманалар. Атларны да кулыгызга күтәреп йөрердәй булырсыз. Агач кына түгел, алтын сарайлар төзердәй булырсыз ул бахырларга. Мәгәр ул заманда юньле атлар булмас та, мин булмам. Терсәк бик якын ул, егеткәем, тешләп булмый аны мәгәр, тешләп булмый. «Кызыл китап»ка язар көннәргә калдырасыз сез атларны, калдырасыз…
Фәтхерахман карт бәйләнә торган икенче кеше – мәктәп директоры Миргарифан. Ул да абзарга айга-елга бер килә, анда да зур гозер төшкәндә. Миргарифан өчен дә Фәтхерахман картта үпкәле һәм төртмә сүз күптән әзер.
– Тагын ат сыртын каезларга килдеңме, егеткәем? – дип, күзләре белән каш астыннан сөзеп кенә каршылый аны Фәтхерахман карт.
Миргарифан аңа каршы дәшми. Моның үз сәбәбе бар. Берничә еллар элек, хатынының әнисе янына барырга дип, Миргарифан ат алган иде. Әллә әби тиешле кеше ару гына сыйлаган, әллә мәктәп директоры ат җигү рәтен белмәгән, әмма кабат абзарга кайтып кергәндә атның камыт бавы чишелгән, камыт сугудан малкайның ярты муены тәмам пеләшләнгән иде.
Ләкин ни хәл итмәк кирәк, тормыш мәнфәгате барыбер Миргарифанны ат караучы карт янына килергә мәҗбүр итә.
– Ат, җаныкай, торып-торып синең дә исеңә төшә, егеткәем, – дип тезеп китә Фәтхерахман карт. – Мактаулы эштә эшлисең үзең, анысына сүзем юк. Мәгәр, менә хәерче крәстиән сыман ат сорап килүең күңелемә бер дә ошамый. Рәзве бичара ат көненә калган кеше инде син, җә, егеткәем? Ә бар иде бит мәктәптә дә атның хөрмәтле чаклары. Мәктәп саен директорлар ике-өч ат асрарлар, кирәк чакта үзләре үк шуңа чын хуҗаларча утырып йөрерләр иде, мин сиңайтим. Бала-чага җыйнаулашып печән чабар, чиратлашып атлар карар, шулай итеп эшкә өйрәнер иде. Юк бит, тора-бара мәктәптә дә кадерен җибәрдегез атларның. Сезгә дә, малай-шалай төсле, машина җене кагылды. Картайган, алама атлар урынына, күршедән күрмеш дигәндәй, машина-тракторлар алдыгыз. Имеш, печән хәзерләү мәшәкате онытылды, бала-чага җанын кырку бетте, атлар өчен киткән расхуд бетте. Имеш, хәзер техника заманасы, яшьләрне шуңарга өйрәтү мәслихәт. Әйе-әйе, шундый сезнең уйлар. Хыял белән Мәскәү төзисез, кая чурту… – Фәтхерахман карт, кәкре таягына таянып баскан килеш, төп һөҗүмгә күчә. – Яшьләрдә техника җене уятабыз дисез дә бит. Һәр таякның ике башы була, егеткәем. Сез уйлыйсыз, яшьләр техника рәтен белеп үсә, ызначит авылда кала, дип. Ә таякның икенче очы сезнең башка ук китереп тондыра. Техника рәтен белеп алган шул ук егетләрегез шәһәрдәге заводларга барып урнаша. Авылга, крәстиән хезмәтенә ихтирамын югалтып үсә. Тагын да яманы: алар мал кадерен, мал бәясен белмичә кала. Әйтергә үк көлке түгелмени? Шушы бөкре Фәтхерахман абзыеңа инде сигезенче дистә, ә колхозда аны алыштырырга, ат карарга хирыс бер бәндә юк. Ел саен, югыйсә, ике-өч дистә баланы мәктәп бетертеп чыгарасыз. Авылда эшләргә берсе, икесе кала. Үзең түгелме соң әле узган атнада җыелышта, имеш, җәренгә мәктәпкә керергә бөтен Чишмәгә биш бөртек бала юк, дип ачынып сөйләгәнсең? Нидән бу, җә, әйт, егеткәем? Әпәйт теки, әйтсәң – сүз, төртсәң – күз, яшьләрдә техника җене тәрбияләү нәтиҗәсе. Трактор белән рәттән мәктәптә маллар фәнен керт идең син, егеткәем, ак сакаллы карт булырыең. Ачып җибәр идең шунда бер кечкенә ферма, ачуым бер килмәгәе. Ике-өч баш аты, биш-алты сыеры, сарыгы, кәҗәсе булсын иде. Яннарында кайнашсын иде бала-чага. Шулай итсәң, мәктәптән соң алар фермага эшкә барудан, сыер савудан, ат караудан йөз чөермәс иде.
Фәтхерахман карт гадәттә шул җирдә туктала. Директор инде абзар капкасыннан чыгып барганда гына тагын артыннан кычкыра.
– Оештырыгыз дим шул мәктәбегездә бер ферма. Табыгыз балаларның йөрәгенә бер юл. Искә төшерерсез бөкре Фәтхерахман киңәшләрен, соң булыр…
Картның соң булыр дип кисәтеп йөрүләре озакка бармады. Каһәр суккан ютәл торган саен ныграк буды аны. Атлар янында да башкарак сүзләр сөйләде карт:
– Кем кулларына гына калырсыз инде сез, җә, егетләр? Авыл кемгә калыр?
Ә бер иртәдә Фәтхерахман картның тавышы абзар тирәсендә кабат ишетелмәде. Маллар хәвеф сизми дип әйтүче табылса, иманы юк. Фәтхерахман карт урынына утар ишегеннән икенче кеше килеп кергәч, ярсып, котырынып кешнәде малкайлар. Тимеркүк кенә түгел, кырыкмыш тайлар да көн буе кыбырсыды, үзара тешләшеп, тибешеп бер-берсенең җаннарын ашады. Юк иде шул малкайларның тугры хуҗалары дөньяда, юк иде…
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.com