Чәчмә әсәр
7 июль 2025, 02:35

Илсөяр ИКСАНОВА. Мәтам. Хикәя. (Ахыры)

Гафиятне җиргә иңдереп, халык таралып беткәннән соң, төне буена иркенләп яварга әзерләнгән болыт куерып зират өстенә килә иде…

Илсөяр ИКСАНОВА. Мәтам. Хикәя. (Ахыры)Илсөяр ИКСАНОВА. Мәтам. Хикәя. (Ахыры)
Илсөяр ИКСАНОВА. Мәтам. Хикәя. (Ахыры)

– Кайтып җиттеләр! –  Кемдер ишекне ачып аваз салды. Өй эчендәгеләр дәррәү кузгалып, урамга ашыкты. Чыгып барганда гына абайлады Әхтәм, алгы якта мәетне юарга колаша әзерләп куйганнар икән.

Урамга чыккач та, мәетне алып кайтучылар арасыннан Гөлараны эзләде Әхтәм. Юк, күренми. Әнә, тыела алмый сулкылдаганы кызы булырга тиеш. Берәр җылы сүз әйтергә иде. Ничек? Ни дип?

Автобус янына килеп туктаган «Toyota»дан аксыл-көрән төстәге җәйге костюм кигән Атлас төште. Кайткан… Кайткан гынамы! Машинадан төшә-төшешкә дилбегәне үз кулына алды:

– Ишегалды ничек анда? Ишегалдына куярга кирәк! Хушлашу мәрәсимен шунда… Ничек юасы? Моргтан юып чыгармаганнар мыни? Мин сөйләшкән идем бит… Аһ, чёрт! Вакыт…вакыт…

Атлас җил-җил атлап өйгә таба китте. «Кызыл ыштан» аның тирәсендә әвәрә килә иде. Капка алдына килеп өелгән кешеләрнең өзек-төртек сөйләшүләреннән шуны аңлады Әхтәм, кызы: «Әтине үз өендә юып, кәфенләп, укытып, кешечә озатабыз», – дип нык торган икән. Дөрес иткән. Гөлара да кайтып җитәргә тиеш икән.

– Күреп калырга теләүчеләр булса, керегез, югач күрсәтмиләр аннары…

Гафиятнең абыйсы шулай диюгә, халык этелә-төртелә капка тирәсендә бөялеп алды. Аннары чиратка бастылар.

Әхтәм, читкәрәк китеп, Гөлараның номерын җыйды.«Абонент не доступен». Юлда, димәк. Кайтып җитәр.

Өйдән Атлас чыкты. Вәкарьлек! Атласның шәп кәчтүм-чалбарына карап, Әхтәм беренче танышкан чакларын исенә төшерде. Ул заманда бик тә модалы саналган, «Саручи базары»нда гына юнәтергә мөмкин булган көрән төстәге микровельвет чалбардан иде Атлас. Ул чалбар Гафиятнеке булып чыкты. Абыйсы Балтыйк буенда хезмәт иткән булган, шуннан алып кайткан икән.

Бәхилләшергә иң ахыргылардан булып өйгә кереп барган Әхтәмне күреп, Атлас кулын сузды: «Да… Хәлләр…» Кулы тирләп чыккан иде. Үзе кабалана.

– Моргта юарга дип сөйләшкән идем бит. Мәетне… озак тотарга ярамый. Бу эсседә тагын…

– Хафаланмагыз, вакыт бар әле, җәйге көн озын, кояш баеганчы күмәргә була… – Кайсыдыр беркатлысы Атласны юатып маташты.

– Гөлара кайтып килә! – диде Әхтәм.

– Кайтып килә! Кайтасы кешеләр кайткан инде! – Атласның нигәдер ачуы кабарды.

– Ул Кипрдан кайтып килә.

– Ну… нишли инде кайтып? Хәзер… Нигә?  Чёрт! Миңа да Мәскәүдән кунаклар килеп ята анда!

Әйе, синең эшләр мөһимрәк икән. Әйтәм җирле кабаланасың! Уйларына бирелеп, Әхтәм өйгә атлады.

Мәет тирәсендә берничә генә кеше иде: кызы, абыйсы, юантык хатын. Туганыдыр, мөгаен. Авылның мулласы – озынча битле өлкәнрәк абзый.

– Башка кеше калмадымы? – дип сорады мулла.

Юантык хатын мәетнең йөзен каплаган яулыкны ачты.

Гафият… Тыныч, җансыз, соргылт йөз. Битарафлык. Битарафлык сурәте иде бу. Бу инде Гафият түгел. Гафият битараф була алмый. Бу минутта һич кенә дә зиһененә килергә тиеш булмаган уйлар чәбәләнеп алды Әхтәмнең башында. Әлеге уйлары өчен Гафиятнең туганнары алдында уңайсыз булып китте. Әхтәм ашыгып ишеккә борылды. Аннан, туктап, кызының кулыннан алды.

– Әйбәт кеше иде әтиең…

«Кайгыңны уртаклашам» кебек шаблон җөмләне әйтә алмады. Бу сүзләр бик ясалма яңгырар кебек тоелды. Чынлыкта ул бит бу кыз баланың кайгысын җиңеләйтергә тели иде. Ихлас йөрәге белән тели иде. Тик ничек? Гомумән, кешенең мондый кайгысын уртаклашып буламы? Юктыр. Һәр кеше аны үзе генә күтәрә. Үзенчә күтәрә…

Өйдән чыккач та Әхтәм урамга, кешеләр ягына түгел, бакчага таба борылды. Төш вакыты авышып, көн сүрелә төшкән. Күкне урыны белән сизелер-сизелмәс кенә аксыл юка болыт челтәре каплаган.

– Гафу итегез, сезне Гафият Галиәкбәровның танышы, диделәр. Интервью бирә алмассызмы? – Янына килеп баскан яшь кенә кыз шулай дип сорады да, Әхтәмнең җавабын да көтеп тормастан, – Әйдәгез, йорт фонына басып карыйк, –  дип, әйдәкли дә башлады.

Интервью? Гафият турында әйтер сүзләре бар Әхтәмнең. Уйлап куйган сүзләре бар.

– Сез башта үзегез белән таныштырырсыз, аннан аның турында сөйләрсез. Хәзер, Атлас Азатович сөйләп бетерә дә…

Әхтәм кыз ымлаган якка күз атты. Атлас бик олпат рәвештә, вәкарь белән интервью биреп маташа иде.

– Ә… Атлас Азатович сөйләгәч…

– Әйе, алар иң якын дуслар булганнар икән бит. Ну… сез дә үз фикерегезне әйтә аласыз.

Журналист кыз, шунда гына торыгыз, дигән ым кагып, интервью алучылар янына китте. Шунда торды Әхтәм… тик әйләнеп килүче булмады.

Юып бетерделәр. Пөхтәләп төрелгән мәетне ишегалды уртасына куйдылар. Хушлашу мәрәсиме башланды. Атлас алып бара.

– Җәмәгать, без бүген бик якын, кадерле дустыбызны соңгы юлга озатабыз. Кызының, туганнарының, якыннарының… – Атлас туганнарыннан читтәрәк басып торган «Кызыл ыштан»га күз атып алды, – авыр кайгысын уртаклашабыз. Миңа бу сүзләрне сөйләве икеләтә авыр. Берлек рәисе буларак, мин талантлы рәссамыбызны югалту хисен кичерәм. Алай гына да түгел, мин иң якын дустымны югалттым. Без Гафият Галимович белән гомер буена аерылгысыз дуслар булдык. Училище, институт еллары… Бергә укыдык. Сәнгать дөньясында бергә хезмәт иттек. Мин аның иҗат эшчәнлеген һәрдаим күз уңымда тоттым. Талантын бәяли белдем. Талантлы иде ул! Әле зур хыяллары бар иде. Зур хыяллар белән яшәде. Без аның зур шәхси күргәзмәсен әзерли идек. Менә шул күргәзмәсен әзерләгәндә… чын иҗат кешеләренә хас булганча, Икар шикелле янып үлде!

«Икар»ның артыграк китүен үзе дә чамалады бугай, бераз төртелеп торды. Аннан тамак кырып, дәвам итте:

– Барыгызга да мәгълүм, күргәзмә үтәчәк залны үзенчә күреп, үзенчә бизәгәндә, түшәмне дә үзенчә оформлять итәргә теләп… шул биеклектән егылып төшеп… – Атлас тавышына хәвеф-хәтәрле аһәңнәр кушты, – геройларча һаләк булды. Бәхил бул, дустыбыз, без сине онытмабыз. Тыныч йокла! – Атлас бер тын башын иеп торды. – Без шундый шәхесне озатырга кырык эшебезне кырык якка ташлап кайттык. Хәзер сүзне Мәдәният министрлыгыннан килгән вәкилгә бирәм.

«Вәкил» Гафиятнең кем икәнлеген күз алдына да китерә алмаган кеше иде. Татарча белгән бердәнбер сүзе булгангадыр, ул чыгышын «Исәнмесез!» дип башлады. Аннан бик нык гафу үтенеп, русчага күчте. Мондый очракта әйтелергә тиеш булган, ятланган берничә җөмләсен җиткергәннән соң, үтә олы вазыйфа башкарган кыяфәттә, Атлас янына барып басты. Атлас:

– Мәрхүмнең туганнары арасыннан сүз әйтүче булырмы? – дип, Гафиятнең абыйсы белән кызы ягына күз ташлады. Аның тавышыннан, күзләреннән, әйтеп тормасагыз да ярар, дигән теләге сизелеп тора иде. Тик…

– Әйе, мин әйтми кала алмыйм, – диде кызы һәм алгарак чыгып басты.

Гөлназдан соң сүз алырга өметләнеп, Әхтәм дә селкенеп куйды. Әмма…

– Яхшы, кызын тыңлыйк та, бу соңгы чыгыш булыр, аннан җеназа намазын укырбыз. Артык озакка китә, – дип, кисеп тә куйды Атлас.

Сүзен әйтә алмый калуына күңеленнән көенсә дә, Гөлназны тыңлагач, мин теләгәнне әйтте инде, дип үзен юатудан башка чара тапмады Әхтәм.  Әйе, әтисенең нинди олы талант булуын, ләкин аны аңламауларын, бәяләмәүләрен ачынып әйтте кызы. Йөрәге белән әрнеп әйтте.

Җеназа намазына бастылар.

Гөлара. Гөлара юк бит әле һаман…

Авыл мулласы күңелгә ятышлы мәкам белән укыды. Җиренә җиткереп, шактый озак укыды. Әхтәм Атласның борсалануын сизеп торды.

Инде кузгалып китәләр дигәндә… «Әнием!» – Гөлназның тавышы барысын шып туктатты. Түбәсенә сарылы-каралы шакмак утыртылган таксидан төшкән сылу гәүдәле хатын Гөлназны кочып алды. Ике күзеннән чишмә төсле яшь ага… ә күзләре елмая иде… Чынлап та шулаймы соң? Әхтәмгә генә шулай күрендеме?

Өлгерде! Әхтәм җиңел сулап куйды. Гөлара салмак, әмма ышанычлы адымнар белән мәет янына килде.

– Соңгарак калдың шул, кызым. Кулың белән кагыла күрмә инде, тәһарәтен бозарсың. – Авыл мулласы, сакчы фәрештә кебек, мәет белән Гөлара арасына басты.

– Рәхмәт! Рәхмәт барыгызга да…

Гөлараның әкрен генә чыккан тавышын барысы да ишетте. Халык тын да алмый аны күзәтә иде бу мизгелдә.

– Гафият… – Хатын мәеткә кагылмый гына, өстеннән кулы белән сыйпап узгандай итте. – Гафият!

Шул бер сүзгә барысы да салынган иде: ярату да, үкенү дә, кызгану да, әрнү дә… чын, ихлас хисләр салынган иде.

Атлас килеп Гөларага нидер әйтмәкче булды. Хатын аны тыңлап тормастан, кызын кочагына алып, читкәрәк китеп басты.

– Әйдәгез, кузгалдык, – дип, дилбегәне тагын үз кулына алды Атлас. Колашаны күтәрделәр. Алга бер яктан – Атлас, икенче яктан Әхтәм басты. Берничә йортны үткәч, Атласны урынбасары алмаштырды. Алдан килешенеп куелган булган, күрәсең. Җеназа артыннан әкрен генә «Toyota» да барган икән, Атлас тиз генә машинага чумды. Автомобиль зур тизлек белән авылдан чыгып китте.

Дустын иңенә салып, соңгы юлга озата барганда, Әхтәм моннан күп еллар элек булган бер мәрәсимне исенә төшерде.

90нчы еллар иде. Җинаятьчел төркемнәр баш калкыткан вакыт. Казан бүленеп беткән: “Халева”, “Тяп-ляп”, “Перваклар”, “Җилка”… Әхтәм яшәгән йорттагы күрше малаен да төркемдә дип сөйләшәләр. Карап торышка юаш кына, ипле генә күренгән шул егеткә йорттагылар шүрләп карый, аның белән очрашмаска тырыша иде. Туры килгәндә, үзе һәркайсы белән кул биреп күрешә. Әхтәм белән дә юллары кисешкәләде. Күрешә. Артык сөйләшми, аяк очына карап кына үтеп китә…

Аттылар аны. Үзләренең йорты янында. Аттылар. Аннан җыйнаулашып җирләделәр… Күршеләренең күбесе, фатирларыннан борын төртергә дә куркып, тәрәз пәрдәләре артыннан гына карап торды. Бөтен Казан төркемнәре җыелган иде бугай. Ул машина! Гаишниклар юлларны ябып торды, хәтта. Җеназаны күтәреп киткәндә, юлларга роза таҗлары сиптеләр. Ул кып-кызыл роза таҗлары, аңны сискәндереп, берничә көн буена юлда түшәлеп ятты. Күршеләр әле бик озак чыш-пыш килде:

– Теге, баш булып йөргән юаны… шул аттырган икән…

– Кит аннан! Шул бит инде мәрхүмнең әнисенә пачка белән акча биргән, ди.

– Алганмы?

– Алмый нишләсен! Алмый ярамый, ди. Аларның закон шулай икән.

– Аллам сакласын! Балаңны үтергән кешедән…

– Нишлисең… Үзләре үтерә, үзләре җирли…

Шушы вакыйганың шомлы хатирәсе дусты Гафиятне иңенә салып барган Әхтәмне зиратка кадәр озата килде. Үзләре үтерә, үзләре җирли… Ул нигәдерүзен дә шушы процессия эчендә кебек хис итте…

Гафиятне җиргә иңдереп, халык таралып беткәннән соң, төне буена иркенләп яварга әзерләнгән болыт куерып зират өстенә килә иде…

Фото: photocentra.ru

Илсөяр ИКСАНОВА. Мәтам. Хикәя. (Ахыры)
Илсөяр ИКСАНОВА. Мәтам. Хикәя. (Ахыры)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас