Чәчмә әсәр
6 июль 2025, 02:35

Илсөяр ИКСАНОВА. Мәтам. Хикәя. (Башы)

Бу аларның соңгы сөйләшүләре булды. Телефоннан.

Илсөяр ИКСАНОВА. Мәтам. Хикәя. (Башы)Илсөяр ИКСАНОВА. Мәтам. Хикәя. (Башы)
Илсөяр ИКСАНОВА. Мәтам. Хикәя. (Башы)

Халык. Халык шактый җыелган иде. Әхтәм уйлаганча, дөресрәге, Әхтәм теләгәнчә үк булмаса да, шактый. Әнә, койма тирәсендәге агач күләгәсендә төркем-төркем авыл кешеләре җыелып тора. Әнә, Гафиятнең йорты каршында туктаган автобус күләгәсенә Казаннан кайткан сәнгать әһелләре чүмәшкән. Шунда ук ишекләрен ачып куйган берничә җиңел машина да бар. Әхтәмгә, мөгаен, аларга кушылырга кирәктер инде. Тик… ул тирәдәге беркемне дә күрәсе, сөйләшәсе килми. Аларның нәрсә сөйләгәннәрен болай да чамалый. Һәркем Гафият белән никадәр якын булуын, аның аңа биргән бәясен күпертеп-күпертеп сөйлидер. Гадәттә, танылган шәхесне озатканда шулай була. «Ул миңа болай диде…», «Ул мине югары бәяләде», «Без аның белән…»

Кешесе күп булмаса да, автобусның зурысын алганнар тагын. Хәер, эссесе тынга каба торган җәй челләсе икәнлекне исәпләсәң, кешесе алай аз да түгелдер. Шулай да Әхтәм күбрәк булыр дип көткән иде. Дуслары күп иде бит Гафиятнең. Артык озын булмаган гомер юлында югалтып бетергән икән… Бетергән. Бетергәнен белә бит инде Әхтәм. Нигә аптыраган була. Әле, күптән түгел генә, соңгы күрешүләренең берсендә, үзе үк әйтте бит: «Дуслардан бер син калдың, син генә чын дус булгансың икән», – диде.

Гомер буена юлдаш булып барган чын дуслар күп булмый икән шул. Әхтәмнең үзенең кеме калды? Гафият. Әйе, бердәнбер ул булган икән. Ә бит алар гел-гел күрешеп, аралашып та яшәмәделәр. Берара бөтенләй ераклашкан кебек иде. Соңгы вакытта гына кабат, студент елларындагыча, якынайдылар. Дуслык сынавын икәү генә кичә алганнар иде.

Студент елларында алар өч дус булды: Әхтәм, Гафият, Атлас. Атлас… Ефәк егет! Килер микән? Килә алыр микән? Оялмыйча… Һе, авыр хәлдә ул хәзер, ә?! Килми калса, биләгән вазыйфасы ирек бирми. Килсә… ни йөзе белән? Урынбасарын җибәрер микән? Анысы да инде… Ни дияр? «Талантлы рәссамыбызны югалттык», – дияр инде. Төче сүзләр сөйләр. Кадерен белмәдек, димәс. Ә, бәлки, дияр… Эштән сөреп чыгардык, куып җибәрдек, канатларын кистек, дип әйтә алмас. Дөресен Әхтәм әйтер. Сүзләрен уйлады инде. Кеше кадерен исән чагында белергә кирәклеген әйтер. Ә хәзер… Хәзер Гафияткә инде барыбер. Барыбер микән? Монысын тәгаен генә берәү дә әйтә алмый. Җан барысын да күреп тора, диләр бит. Имеш… Бәлки чынлап та…

– Әле берәр сәгатьсез кайтмаслар, бар, наный, өйгә кереп утырып тор. Башыңа эссе сугар.

Чирмеш хатынына тартым йөзле апа… Апамы, әбиме? Олы яшьтәге хатын-кыз инде.

– Рәхмәт, күләгәдә түзәрлек.

– Озак бит әле. Өйдә җарау. И-и-и, нинди өй җиткергән иде бит. Үз куллары белән.

Апа кеше чөеп бәйләгән яулык очы белән күз яшьләрен сөртеп алгандай итте.

– Сез… Гафиятнең…

– Күршесе. Күрше апасы мин. Син… үзең…

– Дусты.

– И-и-и, дуслары күп иде инде.

Бердәнбер! Юк, апага әйтеп тормады. Нишләптер, күренекле кешенең дуслары күп була дип беләләр. Ә Гафият танылган кеше иде.

– Кайткан! Күрдеңме?

Күрше апасы янына килеп баскан чандыр хатын өй ягына ымлады.

– Ә шулмыни әле ул? Улмы, түгелме, дип караган идем аны.

Әхтәм дә, ирексездән, хатыннар ым каккан якка күз ташлады. Җете кызыл чалбар кигән озынча гәүдәле ханым «Opel» машинасыннан ниндидер төргәкләр алып маташа иде.

– Кайтучылар булыр инде хәзер. Өй бар бит. Машина…

– Өй дип… Моңа берни эләкмәс, язылышмаган бугай алар. Просто, туры килгәндә торганнар инде шунда…

Чандырның сүзен Күрше апа бүлде:

– Торганнар дип… Соңгы арада монда да кайткалап йөрде ул үзе. Язылышмаса ни! Кем белә аны, ир-атны җебегән вакытында үз җаена салып җибәрергә осталар була. Васыятнамә яздырып куйган булса…

– Һе, булыр анысы! –  аркасын агачка терәп чүмәшкән ир-ат авыр сулап куйды. – Кызы бар бит әле моның. Закунный.

– Күренми әле кызы.

– Моргтан ул алып кайтасы, ди.

Кай арада җыелып өлгерде әле болар? Әхтәм белән Күрше апа икәү генә ышыкланып торган каен күләгәсендә бер көтү кеше иде инде. «Кызыл ыштан» әллә кайчан өйгә кереп китте, мондагылар әле һаман аны тикшерә. Гафиятнең малын бүлә.

– Беренче хатыны да кайтыр микән?

Әһә, Гөларага да барып җиттеләр… «Кызыл ыштан»ны калдырып, инде аның сөякләрен саный башладылар.

Гөлара… Кайтам, диде. Юлда ул. Кайтып җитәргә тиеш. Ялга киткән булган. Кипрга. Барып ике көн үтүгә, шушы хәбәр. Әхтәм шалтыратканда белә иде инде. Зинһар, көтсеннәр, кайтып җитәм, диде.

Юк, Әхтәмнең Гөлара турында, Гафият белән аларның үзара мөнәсәбәтләре турында авылдашлар уйлап чыгарган уйдырмаларны тыңларлык көче юк иде. Шыпырт кына өйгә юнәлде.

Узган яздан бирле никадәр үзгәреш монда! Бакчасы да ялт иткән. Эшләп тә караган икән Гафият! Әле узган язда күтәргәннәр иде бураны. Өмә белән. Әхтәм дә кайтты. Көз җиткәч, Гафият тагын чакырган иде үзен. «Өйне түбә астына керттем, кайтып күр», – дип. Вакыт… Алдый безне вакыт. Куалый. Туктап сулу алырга, якыннарың белән аралашырга, дөньяның матурлыгына сокланырга да ирек куймый. Хәер, вакыт микән, үзебез микән? Туктап торыйм дисәң… тукта, кара як-ягыңа. Багышла бер көнеңне якыннарыңа. Юк… Йөгерәбез. Менә… туктады Гафият.

Тыштан җыйнак кына күренсә дә, өйнең эче шактый иркен иде. Нарат исе аңкып торган салкынча өйгә килеп кергәч, сулу киңәеп киткәндәй булды. Җәй челләсенә кысылган тын юллары ачылып китте.

Алгы якта кайнашкан берничә хатын-кыз Әхтәмне өй түренә озатты. Монда да күбрәк өлкән яшьтәге хатыннар җыелган. Кемдер диванда, кемдер дивар буена тезеп куелган урындыкларда утыра. Тавышларын басып кына гәпләшәләр. Болар белән кул биреп күрешеп чыгасы микән, дигән уеннан бүлеп, түрдәрәк урнашкан ике ир-ат Әхтәмне үзләре янына дәшеп алды. Хатын-кызлар белән, баш кагып, исәнләште дә ирләр янына узды Әхтәм. Алар белән кул биреп күреште.  Күрешкәндә генә танып алды, ир-атларның берсе узган язда бергәләп өй күтәрешкән егет иде. Егет димәсәң… Кырыктан өстәдер инде. Күренеп тора, салырга ярата торган кеше. Күз төпләре шешенгән. Гәүдә дә салынып төшкән. Авыл җирендә, эчү хакына кешегә авыр эш эшләп йөрүче мәхлуклардан бу. Гафиятнең ерак туганы иде кебек. Икенчесе, пөхтә киенгәне, йөзенә сары сарганы… әйе, әйе, Гафиятнең бертуган абыйсы. Шактыйдан теге чир белән интегә. Диагнозын белгәч, и кайгырган иде Гафият. «Бердәнбер якын туганым… Инде ул да…» – дип. Ул исән әле. Ә Гафият…

Өй диварларына эленгән модернизм стилендәге картиналар Гафият булып сөйләп торалар иде. Әхтәмгә шулай тоелды. Әхтәмнең игътибары картиналарда икәнлеген күреп, абыйсы зәгыйфь тавыш белән әйтә куйды:

– Иллә дә оста төшерә иде бит ул рәсемне. Кеше дисәң, тач үзе. Табигать дисәң… җил искәнне дә тоясың инде менә…шул хәтлек чын итеп ясый. Ул атлар! Менә шул атларның холыкларына кадәр күрсәтә инде.

Соклану да, горурлану да, үкенү дә бар иде аның сүзләрендә. Ә иң көчлесе – яклау иде. Янәсе, карама син бу аңлаешсыз нәрсәләргә. Бу аның саташуы гына. Ул бит оста иде. Ясый белә иде.  Саташты…

Саташты. Күпләр аны шулай дип уйлады шул. Күпләр аңламады. Аңлаучылар… аңламаганга сабышты. Көнләште. Заманча сәнгать белән мавыгып киткән Гафият күпләргә аңлаешсыз тоелган әлеге юнәлешкә шундый тирән керде… Бу аныкы иде. Рух халәтен, яшәешкә, системага булган дәгъвасын шул юл белән әйтеп бирә алырына ышанды ул. Аның мөмкинлекләрен аңлады. Заманча сәнгатькә кагылышлы иң кызыклы, көчле күргәзмәләрнең кураторы да ул булды шәһәрдә. Тора-бара үзенең күргәзмәсен оештыру уе белән яна башлады.

– Күргәзмә залын карап, һәр картинаның урынын тәгаенләп чыктым. Шундый күргәзмә булачак! Эшләр артык күп кирәкми, әмма һәрберсе үз урынында…  – дип, дулкынланып сөйләгән иде Әхтәмгә. Күзләре яна.Чып-чынлап бәхетле иде Гафият бу минутларда. Тик… күргәзмә булмый калды. Аңа каршы чыгучылар табылды. Имеш, халык йөрмәячәк. Әле иртәрәк. Кем каршы чыкты диген? Атлас!!!

Югыйсә Атлас бу кәнәфиенә Гафият ярдәме белән утырды. Чираттагы корылтайда яңа рәис сайланырга тиеш иде.

– Атласның рәис буласы килә, – диде Гафият. – Яшьләр миңа тавыш бирсә, үтәчәкмен, ди.

Ә Гафиятнең яшьләр арасында дәрәҗә зур. Яраталар аны яшьләр. Ышаналар аңа.  Атлас – карьерист, система кешесе. Яшьләр аңа тавыш бирергә ашкынып тормый.

– Ә үзең… нәрсә? – диде Әхтәм.

– Атлас булсын. Үзебезнең егет бит. Безгә шундый кеше кирәк. Өстәгеләргә сүзе үтә. Алайса, берлекнең дәрәҗәсе булмый, эш бармый. Яшьләргә дә шулай дип аңлаттым. Тик аларда яшьлек максимализмы көчле. Нишләрләр…

Үтте Атлас дус.

Әйе, алар өч дус иде. Институтта бергә укыдылар. Архитектор булырга. Арадан Әхтәм генә сайлаган һөнәренә тугры калды.

Гафият белән Атлас институтка сәнгать училищесыннан соң килделәр. Әхтәм Гафият белән ничектер бик тиз дуслашып китте. Ә Атлас… Беренче күрүдән үк ошатмады аны Әхтәм. Шома егет. Гафияткә тагылган үзе! Гафият дус иткәч, Әхтәм дә кире кага алмады. Студент елларын өч дус булып кичтеләр.

Укып бетергәч, юллар үзләреннән-үзләре аерылды. Гафият белән барыбер дә ниндидер эчке якынлык тотып торды. Ә соңгы өч елда бөтенләй якынаеп киттеләр. Гафиятнең бик авыр чоры иде. Үзе әйтмешли, Атлас күргәзмәгә «крест сукканнан» соң, сүзгә килеп, Гафиятне эшеннән дә алдырган иде. Әхтәм аны авылына кайтып тапты.

Эш телефоныннан «Гөлара әле бу!» дигәнне ишеткәч, аптырап киткән иде Әхтәм. Гөлара әле бу! Әйтерсең лә кичә генә сөйләшкәннәр. Ике дистә ел күрешмәгән-белешмәгәннән соң, шулай гади генә… Гөлара әле бу.

– Гафиятне ишеттеңме?

– Юк, ни булган Гафияткә?

– Эшеннән куып чыгарган… дусты. – «Дусты»н аерым басым ясап әйтте. Кайсы дусты икән дип, икеләнер урын калдырмады. – Авылда ята, ди, эшсез. Гөлназ, безнең кыз, кайтып килгән иде. Әхтәм, аңа синнән башка ярдәм итәр кеше юк.

Сөйләшә торгач, белде, хан заманында аерылышкан булсалар да, Гөлара Гафиятнең тормышыннан хәбәрдар икән. Хәбәрдар булуы аңлашыла, уртак кызлары бар. Аерылышсалар да, бала бүлмәгәннәр, ике арада үскән кыз. Ә менә үзенең тормышын корган, күпләр кызыгырлык итеп яшәп яткан Гөлараның элекке ире өчен шулай борчылуын башына да китермәс иде Әхтәм. Башына китерергә… ул турыда уйлаганы да булмады аның. Күптән узган хәлләр бит.

Соңгы курста укыганда йөреп китте Гафият Гөлара белән. Дискотекада танышканнар. Университетның тулай торагында. Кыз шунда, чит телләр бүлегендә укый икән.

Матур иде Гөлара. Җыйнак кына, чандыр гына кыз. Күзләре… Күзләренең төсен хәтерләми Әхтәм. Елмаеп торганы гына истә. Әйе, әйе, күзләре гел елмаеп, ике бит алмасы янып тора иде. Матур кызларның җилбәзәк булып чыгу ихтималын да уйлады. Ә бу… төпле, акыллы. Гафият үлеп гашыйк иде инде! Матур йөрделәр. Өйләнештеләр. Туйда шаһит итеп, Гафият Әхтәмне сайлады. Сиздермәскә тырышса да, Атласның мин-минлегенә тиде бу.

Өйләнештеләр. Аннан аерылышканнар. Ул турыда Әхтәм уртак танышлары аша гына ишетте. Тормыш һәркайсын үз юлы белән алып киткән иде.  Әхтәм кечкенә генә шәһәрдә шактый зур кеше – баш архитектор. Гафият Казанда. Талантлы рәссам, Күргәзмәләр залында эшли. Атлас министрлыкта кечкенә генә булса да түрә.  Соңыннан, бер очрашканда сөйләде Гафият: «Үземдә булды гаеп, – диде. Гөлара беркая китмәс кебек иде. Ул бит инде минеке. Гөлназ бар. Башка гөлләр дә булды минем тирәдә. Сокландырдылар. Читтән генә сокланасы килмәде…

Ә Гөлара молодец! Менә дигән итеп тормыш корды… миннән башка. Чынлап әйтәм, шундый шәп кешегә чыккан. Малайлары бар. Гөлназның энесе… Ташбаш!»

Гафиятнең «Ташбаш»ны шулкадәр яратып әйтүенә гаҗәпләнде Әхтәм. Шулай да була микәнни? Чит ирдән, көндәшеннән булса да, Гөлара баласы бит! Гөлара да яраткан түгелме соң инде Гафиятен? Әллә бу Әхтәм аңлап бетерә алмаган ниндидер башка мөнәсәбәтме?

… – Миннән алмаячак. Әхтәм, зинһар, үзем биреп торам, диген. Синең счетка күчерәм акчаны. Авылда бөтенләйгә кала алмас, хәзергә исә аңа шунда булу хәерле. Салсын өен.

Гөлара хаклы булып чыкты. Әхтәмнең ярдәменнән баш тартмады Гафият. Өен салды. Авылда гына да тора алмады.

«Шундый шәп бина таптым. Дөрес, ремонт кирәк анда. Анысын үзем эшлим. Алай әйбәтрәк тә әле, күргәзмәнең концепциясенә туры китереп,үземчә эшләячәкмен…»

Әй канатланган иде Гафият!

Бу аларның соңгы сөйләшүләре булды. Телефоннан.

Чыганак: https://sptatar.com/

 

Илсөяр ИКСАНОВА. Мәтам. Хикәя. (Башы)
Илсөяр ИКСАНОВА. Мәтам. Хикәя. (Башы)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас