Чәчмә әсәр
5 Июля 2025, 05:05

Ногман МУСИН. Əтиемнең оч сəнəге (4)

Сөялеп торган оч сəнəген йөгереп барып алдым да юлына аркылы төштем.– Якын килмə кибəнгə!

Ногман МУСИН. Əтиемнең оч сəнəге (4)Ногман МУСИН. Əтиемнең оч сəнəге (4)
Ногман МУСИН. Əтиемнең оч сəнəге (4)

(Ахыры.)

Моннан соң тагын бер җəй əнием
үзе койды əле кибəнне. Быел исə миңа
ундүрт яшь тулды. Аннан хəзер кибəн
койдыртмаска исəп тотып йөрим.
Əтиемнең оч сəнəген үз кулыма алыр-
га кирəк.
Быел печəн эшлəү тагы да кыенрак
булачак. Яшең җитте дип, апама да за-
дание салдылар. Əнием белəн икесе
алты тонна печəн əзерлəп тапшырыр-
га тиеш. Уртачарак дүрт кибəн дигəн
сүз бит ул. Өстəвенə, быел чабынлы-
клар үсмəгəн.
– Артельгə печəнне Очкынлы ту-
гаенда эшлисез, – дип, сукыр Шəһит
капка төбенə атта килеп туктап,
чабынлыкның кайда икəнлеген дə
əйтте. – Кайда чабар урын табасыз,
үзегезгə печəнне шунда җиткерегез.
Очкынлыдан бер сəнəк печəн дə бир-
мибез, – ди бит əле.
Шашты хəзер Шəһит. Җиденчене
бетергəннəн бирле гел җиңел-җилпе
эштə. Хəзер əнə завхоз булып алды.
Артельнең бөтен малына хуҗа,
кешедəн печəнне дə ул кабул итə. Ат
җитешмəгəнлектəн, бүтəннəр утын-
печəнне сөйрəп ташыганда, шул да
булдымы сан? Олыны – олы, кечене
– кече дип тору юк, җикерə дə боера.
Əнием аңа:
– Бер чабынлыктан икенчесенə
йөгерткəнче, үзебезгə дə шул тирəдəн
чапсак, уңайлырак булыр иде дə, –
дигəн иде, сыңар күзен ачып-йомып,
җикерергə тотынды.
– Башкортча əйткəнне аңла-
мыйсыңмы əллə?! – дип җибəрде. –
Үзегезгə аннан бер сəнəк печəн бирми-
без. Иң тəүдə печəнне артельгə эшлəп
тапшырыгыз, аннан – үзегезгə.
Их, кылануы. Ул шулай кычкырма-
са да, белəбез бит инде: печəн иң
тəүдə артельгə. Һəм без өч көн буе
Очкынлыга печəн чабарга йөрдек.
Печəн чабу хəзер минем өчен эш тə
түгел: иң алдан йөреп чабам, минем
артта апам, аннан əнием төшə. Əнием
кайвакытта туктый да апам белəн миңа
сокланып карап тора.
Лəкин Очкынлы яланындагы печəнне
вакытында киптереп, җыеп алып бул-
мады, явынга китте. Шуңа күрə икенче
бер урында, агачлыкта, үзебез өчен
печəн чаба башладык. Монда үлəн
юка булса да, кыйгак үлəн генə, мал
яратып ашар əле.
Көннəр аязытып җибəрде. Покос
юка булгач ни, үзебезгə дип чапкан
печəн Очкынлыныкыннан алда кипте.
Шуны җыеп йөргəндə генə əйттем мин
əниемə быел кибəнне үзем салырга
ниятлəвемне. Көндезгелеккə чəй эчеп
утыра идек. Бу сүземне ишетеп, əнием
эчəр чəен эчми туктады, миңа аптыра-
ган сыман карады.
– Əллə инде, улым, кибəн салу уен
эш түгел...
– Белəм, əни.
– Белəсеңдер лə... Буының кат-
мас борын булашмасаң да ярар. Йə
имгəнеп-нитеп куярсың.
– Ə үзең имгəнеп куйсаң? – дип,
апам да сүзгə кушылды. – Ике ел буе
этлəндең бит инде.
Əнием һаман бирешергə телəми.
– Ике ел түзгəч, тагы бер ел чыдар-
мын əле, – ди.
Аның үзсүзлəнүе җанымны көйдерə.
– Шуннан? Миннəн картайганчы
кибəн койдырмас идеңме əллə?
Əнием көлеп җибəрə, аркамнан
сөяргə омтыла, мин читкə тайпылам.
– Син картайганчы əле, у-лыым!..
Ярар, ярар, алай бик дəртлəнгəч, ча-
малап карарсың.
Баш күккə тия язды минем. Əйтерсең,
тел белəн түгел, кул белəн салып куй-
ганмын кибəнне. Шушы дəрт, шушы ом-
тылыш мине иртəгəсенə чабынлыкка
йөгертеп алып килде. Хəзер үземнең
малай-шалай түгеллегемне күрсəтəсе
килүдəнме, əнием белəн апам, авыр
булыр, дисəлəр дə, кибəн сəнəклəрен
берүзем күтəреп алдым.
Күбə тарттыргач, əнием белəн
икəүлəп таган сөядек. Тик хəзер төп
эшне мин башкарам, əнием киңəш
белəн ярдəм итеп йөри. “Таганыңның
төбен таймаслык итеп куй, кибəнең
кыегаймас”, “Анавы озынрак таганны
ас яктан сөясəң, арурак булмасмы?”,
“Кабаланма, тəүге эшне уйлап кына
эшлəү яхшы”, дип, сүз-хəбəрен табып тора.
Менə таган əзер. Һашия апам
төпкə суктырылган күбə башына ме-
неп басты. Мин, салкын канлы булып
күренергə тырышып, күбəгə иплəп
кенə сəнəгемне кададым. Ə йөрəк
дөп-дөп тибə, тəнем буенча ниндидер
зембердəү үтə. Уенмыни, гомеремдə
тəүге тапкыр кибəн коярга тотынам бит!
Кибəн кою – егет корына керү ул дип
юкка əйтə дисеңмени Җанозак бабай.
Менə кибəн коя башлавымны карап
торсын иде əле... Тукта инде, башлау
башлау да, ничек итеп очлап куелыр
бит. Кибəнем азактан авып ятмасмы?
Ул чакта җир тишегенə кер дə кит...
– Печəнне авыр күтəрмə, чамала-
брак чəнче, – ди əнием. Минем исə,
җиңел-җилпелəп торасы килми, көч
җиткəн кадəр күбрəк чəнчеп ыргы-
тырга тырышам. Əтием авылда бер
кибəнче булган бит, аның исеменə тап
төшерергə ярамый.
Кибəн күтəрелгəн саен, миңа дəрт
өстəлə, тизрəк салып бетеп, аны
читтəнрəк карап торасы килə.
– Улым, кибəнеңнең уртасын ны-
гыт, чите ишелеп төшмəсен, – дип,
киңəшлəрен һаман биреп йөри əнием.
– Һашия, син теге шуып торган печəнне
аягың астына тартып салып тапта əле...
Күкрəк сəнəгенə тотынгач, эш əкренəя
төште. Озын саплы сəнəк белəн чəнчеп
алып күтəрү кыенрак икəн шул. Биттəн,
бөтен тəннəн шыбырдап тир ага. Печəн
тузаны белəн катнаш тир төшеп, күзне
əчеттерə. Хəл дə мөшкеллəнə бара,
ахрысы, ыргыткан печəнем мин са-
лырга телəгəн урынга ятмый, йə кире
шуып төшə. Арыганымны сиздермəс
өчен, кибəннең төзлеген караган кеше
булып, читкəрəк – күлəгəгə барып ба-
сам да, аз гына тын алам. Əле бит оч
сəнəге белəн кибəнне очлыйсы бар,
нигə йомшарам əле дип, чəмлəнеп, та-
гын эшкə тотынам.
Күкрəк сəнəге белəн буй җитми баш-
лагач, каенда сөяүле торган оч сəнəген
алырга киттем. Ничəмə елгы хыялым-
ны – шушы сəнəк белəн кибəн салу ни-
ятен менə хəзер тормышка ашырачак-
мын. Их, əтием үзе күрсен иде сəнəге
белəн кибəн салганымны!..
Эчемдə кайнаган уйларны сиздермəс
өчен, аз гына да ял итмичə, сəнəгемне
күбəгə кададым. Менə сəнəкне тубык
белəн белəккə җайлап салып, сапның
очын кискен хəрəкəт белəн җиргə ка-
дарга чамалыйм. Ə ул ычкына да туф-
ракны югары чөя. Печəн вагы җыеп
йөргəн əнием дə, эшеннəн туктап,
миңа карап тора. Улы оч сəнəге белəн
беренче тапкыр алган печəнен күтəреп
ыргыта алырмы-юкмы – шуны белəсе
килəдер инде. Ахырда ул түзмəде,
элек сəнəк сабын кадарга маташкан
чагында, мин аның сəнəк төбенə ба-
сып тора идем бит, хəзер ул миңа
ярдəм итмəкче. Юк инде, бу тəүге
сəнəкне мин кеше ярдəменнəн баш-
ка күтəрергə тиеш. Тагын да чəмлəнə
төшеп, оч сəнəгенең сабын кинəт
җиргə чəнчəм һəм, печəнне күтəргəч,
сапны ныграк кадыйм да, аны турай-
тып куям. Печəнне кибəн башына ыр-
гыту өчен, сапның төбеннəн тотып
сəнəкне күтəргəн идем, кинəт тигез-
лекне югалттым, алга атлау урынына
артка чигендем. Оч сəнəге мине үз
уңаена җилтерəтеп алып китеп бара.
Шул арада əнием күземə чалынды: ул
туктап калган, кулын күкрəгенə куйган,
карашы миңа төбəлгəн. Əйтерсең, мин
коточкыч упкын алдында. Шуның аша
сикереп чыга аламмы-юкмы?..
Тукта, ник бу сəнəк уңаена арт-
ка чигенəм əле? Шундый кыенлык
белəн күтəргəн нəрсəне кабат җиргə
төшерергəме? Əнием: “Əйттем бит,
буының катып җитмəгəн шул əле”, –
дисə...
Көчəнеп, сапны ныграк кысам,
белəкне катырып, сəнəкне чак кына
югарырак күтəрə төшəм дə, җиллəнеп,
алга атлыйм һəм печəнне “ялп” итте-
реп кибəн башына ыргытам. Булды!..
Ярыйсы ук чəнчеп алынган печəн
Һашия апамның өстенə үк барып
төште.
– Нигə җенлəнəсең? Иплəбрəк ыргы-
тып булмыймыни?! – дип кычкыра ул
печəн астында борсаланып.
Миңа рəхəт, көлəсе дə, урман
яңгыратып кычкырып җибəрəсе дə
килə.
– Менə бит, ничек матур ыргытасың.
Син – мин түгел шул. Ир каны синдə,
əтиең каны, – əнием шулай сөйлəнеп,
янə үз эшенə тотынды. Аның чырае,
күз карашлары ничектер яктырып
киткəн сыман иде бу мəлдə.
Мин салмак атлап тагын күбə ягына
атладым. Үз-үземə ышанычым арткан
иде минем. Шуңадыр инде, бу юлы
баягы кебек озак этлəнеп тə тормый,
печəнне ялт иттереп күтəреп алдым.
Төш җитүгə, кибəн коелып беткəн
иде инде. Мин аны чын кибəнчелəрчə
уратып йөреп суккалап шомарттым,
төбен күбə сəнəге белəн төрткəлəп
чыктым. Һашия апамны аркан буйлап
төшергəч, читтəнрəк йөреп кибəнемне
карыйм. Шөйлə ару килеп чыккан иде
ул: төптəн нəзегрəк, урта тирəсендə
күкрəклəнеп китə, очлануы да матур
гына, азрак кар ятса ятар, əмма су
үтəрлек түгел.
– Кара əле, əни, бөтенлəй кибəнгə
охшаткан лабаса бу Кинҗəбай! – дип
чəрелди апам.
Əнием басынкы гына җавап бирə.
– Охшамый əллə. Менəмен дигəн.
Егет кеше лə инде ул.
Əнə бит, əнием мине тəү тапкыр егет
дип атады. Болай булгач, кибəн салу
аның кулыннан төште. Əтиемнəн кал-
ган сəнəк белəн кибəннең икенчесен
дə, өченчесен дə... салачакмын.
Менə шундый якты кəеф белəн
төшке ашка утырган идек, читтəге арба
юлыннан үтеп барган җайдак безгə
таба борылды.
– Шəһит түгелме соң? – дип борчы-
лып сорады əнием.
– Булса ни, килсен əйдə.
– Нигə артель печəнен җыярга бар-
мадыгыз, дип бəйлəнерме икəн инде?
– Аның ни эше бар? Бəйлəнеп карасын!
– Алай сөйлəшмə, улым, аның сүзе – сүз...
Аныңчы, сукыр Шəһит, яныбызга
җитеп, атын туктатты. Өстəн аска ка-
рап, сыңар күзен чекрəйтте.
– Бармак үзегезгə кəкре!.. Очкын-
лыда печəнегез кипкəн, ə сез – монда!
Йомшак күңелле əнием ачулы
сөйлəшкəн кеше алдында каушабрак
кала иде. Əле дə ни дип җавап кайта-
рырга белми тик тора.
– Юкны сөйлисең, Шəһит. Андагы по-
кос калын, əйлəндерсəң дə, бүген кип-
ми ул, – дип, җавапны мин бирдем.
– Ə син телеңне тый, энекəш! Хəзер
үк Очкынлыга китегез! Югыйсə!..
– Нишлəтерсең? – Мин торып ба-
стым. Сөмсез кыйланган Шəһит ал-
дында һич тə йомшарып төшəсе килми иде.
– Анысын үзем белəм! – Шəһитнең
сыңар күзе алан-йолан килə. –
Артельнеке дип кибəнегезгə бирка
тыктым киттем!
– Кабаланма! Аны мин синнəн бирка
тыктыру өчен салмадым!
Шəһит авызын җəеп, самосад тарту-
дан саргаеп беткəн тешлəрен ыржай-
тып мыскыллы елмайды.
– Шулаймыни! Ха-ха-ха!.. Берəү
кибəн салган, имеш. Һы!..
Атыннан төште дə бер нəзек агач
кисеп алды. Аны юнып, көрəн калəм
белəн нидер язгач:
– Бу кибəнегезне тонна ярымга су-
гам. Ул шушы минуттан артельнеке,
– дип, биркасын тотып, кибəнгə табан
атлады.
Əнием тик шушы чакта гына телгə
килде.
– Абау, нигə алай кыланасың ул,
Шəһит? Артельгə дигəн чабынлыкны
чабып бетердек бит, җыеп та бирербез.
– Анысын да бирерсез, монысын да...
Шəһитнең шулкадəр кылануы бөтен
сабырлыгымны җуйды. Сөялеп торган
оч сəнəген йөгереп барып алдым да
юлына аркылы төштем.
– Якын килмə кибəнгə!
Сукыр Шəһит сөмсезлəнеп кереп килə.
– Кит юлдан!
– Китмим!
Əнием нишлəргə белми, аптырап
туктап калды.
Шəһит сəнəкне читкə этеп
җибəргəн иде, мин яңадан аңа юлны
киртəлəдем.
– Əле син шулаймы! – дип, Шəһит
сəнəккə килеп ябышты. Китте тар-
тыш. Көчле иде ул, мине бөреп алып
бара. Əнием белəн апам əллə нигə
авыз ачып тик тора. Алар ярдəм итсə,
бирешмəс идем. Менə сукыр Шəһит
оч сəнəген кулымнан тартып алды,
яңадан барып ябышкан идем, мине
екканчы этеп җибəрде дə сəнəкне юга-
ры күтəрде. Сындыра сугарга уйлый
түгелме соң оч сəнəген? Əтиемнəн
əманəт булып калган, бүген генə үзем
тəү башлап кибəн салган сəнəктə ни
үче бар икəн?..
Озак икелəнеп, ниндидер акыл уйлап
торырга вакыт юк иде. Шəһит сəнəк
белəн каен кəүсəсенə кизəнүгə шунда
ыргылдым. Əниемнең ачынып кычкыр-
ганы, Шəһитнең чалшайган йөзе генə
күзгə чалынып калды. Аннан берни дə
хəтерлəмим.
...Шəһитнең кибəнгə бирка тыгу кай-
гысы киткəн, атына менгəн дə чапкан. Ə
мин, һушыма килгəч, кайчандыр шушы
ук Шəһит аркасында сынган кулымны
муенга асып, кайтып киттем. Шəһит
каенга куша сындыра сугарга кизəнгəн
сəнəк миңа элəккəн. Белəк сынган, ə оч
сəнəге имин калган. Кулым үзəккə үтеп
сызласа да, тешемне кысып түздем.
Тəн ярасы уңалыр əле. Ə əтидəн кал-
ган əманəтне югалтсаң, аны кабат та-
бып буламыни?

Ногман МУСИН. Əтиемнең оч сəнəге (4)
Ногман МУСИН. Əтиемнең оч сəнəге (4)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас