Чәчмә әсәр
5 июль 2025, 02:35

Ләйсән НИЗАМОВА. Тиле. Хикәя (Ахыры)

Алар сирәк кенә шундый төрткеле сүзләр белән алышып, сәгатькә якын балык тоттылар. Сөйләшүләренә колак салсаң, яшь аермасы сизелми дә иде.

Ләйсән НИЗАМОВА. Тиле. Хикәя (Ахыры)Ләйсән НИЗАМОВА. Тиле. Хикәя (Ахыры)
Ләйсән НИЗАМОВА. Тиле. Хикәя (Ахыры)

Роза әбисенә нигезгә килен төшкәнне күрү насыйп булмады. Картлык иңеп, аз гына вакыт авырып ятты да, бакыйлыкка күчте карчык. Дөньясында әнисеннән дә якынрак булган газиз кешесен югалтуны авыр кичерде Фирдүс. Җаны-тәне белән аны шулай ихлас яратучы, аңлаучы, кабул итүче кем бар соң тагын дөньясында? Болай да үзенең башкалар кебек булмавы сәбәпле үз яссылыгында яшәүче егет инде бөтенләй ялгыз калды. Һәм шул ялгызлыгына үртәлеп, усалланып та китте бугай. Әбисе үлгәч тә, аның нигезендә яшәп калу табигый хәл иде аның өчен. Әти-әнисенең үгетләвенә ачы итеп сүгенде дә, борын төбендә ишекне дөбердәтеп ябып өйгә кереп китте. «Бу – минем өй!» Инде яшь ир булып җитешкән, көч-гайрәте ташып торган улына каршы дәшәргә әтисе дә шикләнде бугай, башка әйтеп тормадылар.

Ике өй арасында йөреп гомер итте Фирдүс. Әти-әнисе янына менеп, ашап-эчеп, мунчаларын керә, киемнәрен алыштыра да кунарга барыбер үз өенә төшеп җитә. Әбисеннән калган, инде картаеп беткән биш тавыкны карагандай итә. Авыл буйлап кагылып-сугылып йөри торгач, бер ташландык песи ялгыз хуҗаны үз итте, ә көчекне исә Фирдүс үзе юллап алып кайтып бәйгә утыртып куйды. Эт дигәне карап торышка үскәч тә көчектән әллә ни аерылмый иде, картайгач, бөтенләй йончыган кыяфәткә керде. Шул эт бер көзне балалап куйды. Фирдүснең сабыйларча шатлыгына чиге булмады. Үткән һәр кешегә: «Пушок алты бала китерде, әмма тугызынчысы үлде», – дип сөйләп йөри торгач, эт кыйссасы халык телендә бер мәзәк булып сакланып калды.

… Тормыш шулай да уза икән, йә Аллаһ! Яшьтәшләре инде ир уртасы булып, балалар үстереп ята. Сабан туена яңа машиналарда ыспай гына киенеп, хатыннарын, бала-чагасын төяп кайтып җитәләр. Чабалар, табалар, югалталар, кайгыралар, үзгәрәләр, үзгәртәләр… Ә Фирдүснең каралтысында тормыш тукталган иде. Фирдүснең дөньясында тормыш тукталган иде. Әйе, яңа көн туа. Һәр көн үз мәшәкатьләре белән үтеп китеп, кояш байый. Ләкин бер көнне икенчесенннән аерырга кушсалар, болай да аңы зәгыйфь ир аптырашта калыр иде. Авылдагы вакыйгаларга бик исе китми генә яши бирде ул. Кызыксынуы бик көчле булса да, аның акылы өчен куркыныч булган тетрәнүләрдән организмы, табигате үзе саклый иде бугай аны. Сеңлесе кияүгә чыгуы, бер-бер артлы ике бәби алып кайтуы, күршеләре йортында янгын чыгуы, авылларында таш юл салу, яңа мәдәният йорты ачылышына президент килү, коточкыч юл һәлакәтендә икетуган энесенең һәлак булуы… Бу вакыйгалар Фирдүснең аңына кереп зур кызыксыну уятып алалар иде дә, инде икенче көнгә хәтер дигән архивка җибәрелеп, шунда якын арада эреп югалалар иде.

Таң ату белән көндәлек мәшәкатьләренә чума ул. Этен, мәчесен ашата. Кышын кар көри, җәй буе балыкка йөри. Соңгы шөгылен аеруча ярата иде, һәркөн балыкка барырга әзерлек, абзар артындагы тиреслектән суалчан казу, сәпитенең төзеклеген тикшереп алуны үзе бер йола кебек ашыкмыйча, тәфсилләп башкарыла иде. Авылларындагы елга балачакта бик киң булып тоелса да, вакыт узгач, инеш кенә булып калды. Су коенырга да, балык тотарга да якын-тирәдә яшәүчеләр күрше авыл читендәге зур елгага килә иде. Җәйләрен Фирдүс моннан кайтып та керми. Сәпитенә атлана да, теге алты көчек арасыннан исән калган бердәнбер Акдусны ияртеп, күрше авылга юл ала. Тал астында үзе генә белгән урын инде тапталып, такырланып беткән. Яшереп куелган җиреннән иске урындыкны тартып чыгара, чиләгенә су ала. Минутның тәмен озаккарак сузарга теләгәндәй салмак кына хәрәкәтләр белән кармагын сүтәргә керешә. Читтән карап торсаң, һәр хәрәкәте төгәл кебек үзенең. Ләкин якынрак килеп тыңласаң, аның үзалдына нидер мыгырданганын, кайчак көлеп, кайчак сүгенеп чын-чынлап янында кемдер бардай сөйләшкәнен күреп, тән дә чымырдап китә.

Беркөн аның аулак почмагы булган таллык артындагы тауда бала-чага тавышлары ишетелде. Гадәттә көн үзәгендә елга буенда этем дә калмый: чын-чынлап балык тотам диючеләр таң белән бергә уянып яисә кичке эшләрен тәмамлап килә, су коенучылар буаның каршы ягында йөзеп кинәнә. Фирдүснең кызыксынуы җиңде, кармагын җиргә махсус кадап куелган ике аермалы агач ботагына куеп, таллыктан чыгып, тавыш килгән якка атлады. Биш-алты яшьләр чамалы зур башлы, түгәрәк корсаклы малай үзеннән шактый олы өч малайга елау катыш акыра-бакыра чирәм йолкып ыргыта иде. Ул шулхәтле ярсыган ки, чирәмле яр буенда басып тормаган булса, кулына таш алып берәрсенең маңгаен җимереп кайтаруын көт тә тор! Тал арасыннан кинәт килеп чыккан ирне күргәч, балалар берара тын калды. Фирдүс таушалган солдат киеменнән, кырынмаган йөзен тагын да караңгылатып торучы калын кара кашлары арасыннан сөзеп карап тора иде. Әллә кыяфәтеннән, әллә көтмәгәндә килеп чыгуыннан коты алынган балалардан мизгел эчендә җилләр исте, чырыйлап авылга чаптылар.

– Ник сугышасың? – диде ул, йомшарган борынын сөртергә дә онытып, кыргый җәнлек кебек астан гына туп-туры күзенә карап торучы малайга.

– Үзләре алар, үзләре алар, үзләре алар, – дип тотлыга-тотлыга бер сулышта җавап кайтарды тегесе. Аның бөтен кыяфәтеннән бернидән дә курыкмавы, бу таныш түгел абыйдан да коты алынып качмаячагы, кирәк булса, аңа да бер уч чирәм йолкып ыргытачагы күренеп тора иде.

– Балык тота беләсеңме?

– Белсә соң, белсә соң, – дип такмаклады бәләкәч.

Фирдүс берни дәшми генә таллыкка кереп китте. Кармагын алып чыкканда малай урыныннан кымшанып та карамаган, тик инде тынычланган, ни булыр дип кызыксынган кыяфәт белән әлеге танышлыкның дәвамын көтеп тора иде.

– Кил монда, мә сиңа да кармак, – диде Фирдүс.

Шуны гына көткән кебек, шикләнеп тә тормыйча, малай яр кырыена килеп тә утырды.

– Чели киертә беләсеңме?

Малай җавап биреп тормады, суалчанны аркылыга энәгә эләктереп тә куйды, ул арада бармагына да чәнчеп алырга өлгерде. Еларга уйламады да үзе, пычрак бармагын авызына кабып ялап куйды да, шуның белән авыртуы әллә бетеп китте, әллә онытылды шунда.

Зурбашның кармакка җимне киертә белмәве Фирдүснең ачуын чыгарды:

– Иии, хәчтерүш, шуны да киертә белмәскә. Менә Фирдүс абыеңнан өйрән! – дип, үзенекен киертеп күрсәтте.

Алар сирәк кенә шундый төрткеле сүзләр белән алышып, сәгатькә якын балык тоттылар. Сөйләшүләренә колак салсаң, яшь аермасы сизелми дә иде.  Фирдүс балалар белән аларча уйный һәм фикерли, өлкән абзыйлар янында әче итеп сүгенеп, тәмәкесен тартып, ирләрчә сөйләшкән була, гомумән, тирәсендәгеләр ни эшли, ул да шуларча кыланырга тырыша иде. Аның табигате шулай әз булса да, ирнең ялгызлыгын, башкалар төсле булмавын «тигезли» иде бугай.

… Апасының балаларына ияртеп урамга уйнарга чыгарып җибәргән улының елга буенда калганын Алия күпмедер вакыттан соң гына белеп алды. Балаларны ашарга чакырыйм дип чыккан ана капка төбендә утыручы энекәшләренең үзләрен генә күргәч, өстенә салкын су сипкәндәй булды.

– Әмир кайда?!

– Апа, ул ни… Буа кырыенда… Без уйнадык кына, ул үзе сугыша башлады. Аннары бер куркыныч абый килеп чыкты…

Алия аларны тыңлап бетермәде, малайлар күрсәткән якка чапты. И Ходаем! Исән-сау гына булсын аның йөрәк пәрасе! Ул арада иренең сүзләре хәтереннән сызылып үтте: «Тиле! Катмый да ичмасам!» Йә Аллам! Ул кансыз атаның сүзләрен кабул итә күрмә, зинһар, гөнаһсыз сабые исән-сау гына була күрсен!

Алиянең шәһәр егетенә бөреләнгән беренче саф мәхәббәте җаваплы булып, бик матур гаилә корып җибәргән иде алар. Икесе дә пар килгән, барлык туганнарын җыеп никах һәм туй мәҗлесләрен уздырдылар. Әти-әниләре булышлыгы белән фатир алып җибәрделәр, икесе дә яраткан эшләрендә хезмәт куеп, аңлашып яшәделәр. Тормышларын түгәрәкләндереп, гаиләдә ир бала да аваз салгач, аягы җиргә тимәде әти кешенең. Шатлыгы гына озакка бармады, табиблар балага олигофрен дигән диагноз куйды. Ирнең күңелендә нидер өзелде. Дөрес, баштагы мәлләрдә яратырга тырышты ул аны. Аннан яратуны (бәлки ярату да булмагандыр) кызгану хисе алыштырды. Соңрак улына һәм сау булмаган бала тапкан хатынына карата ачу белән тулды аның күңеле. Нинди гаделсезлек бу? Дуслары әнә сау-сәламәт бала сөя, мактаныша-мактаныша фотога төшереп, интернет битләрен тутыра. Шарлар, уенчыклар тулы өйләренә кунаклар чакырып туган көннәрен бәйрәм итә. Ә ул гаиләсе белән түгел, үзе генә дә кеше янына чыгарга кыенсына. Танышлары: «Бу бичараларның балалары акылга туймаган бит», – дип, бармак төртеп сөйләп калалар дип күз алдына китереп, хурлыгыннан нишләргә белми, өенә кайткач, ачудан Алиягә һәм улына җикеренә иде.

Алия улын ире өчен дә икеләтә яратты бугай. Аның җитешсезлеген, шул сәбәпле бәхетсезлеген әз булса да җиңеләйтергә мөмкин дисәләр, бар яратуын гына түгел, гомерен дә жәлләмәс иде ул. Алия алга таба да шулай сабыр итеп, газиз иренең, яшьлек мәхәббәтенең йөрәге йомшарыр, аталык хисләре уяныр дип өметләнеп яшәгән булыр иде бәлки. Үзенә килгән бар кыенлыкларга чыдар ул, авыр сүзләрне дә күтәрер, улына гына тимәсеннәр… Ләкин көннәрдән бер көнне әти кешенең улына җикеренгәнен ишеткән ана өчен барысы да бер мизгелдә хәл ителде. Бер сүз, нибары бер сүз барлык киемнәрен җыеп, ике көн дигәндә авылга – әти-әнисе янына кайтып китәргә мәҗбүр итте аны.

– Тиле!

Иренең авызыннан үз улына әйтелгән әлеге сүзне ишетеп, катып калды Алия. Мизгел эчендә күз алдына үзенең кайчандыр Фирдүскә ачыргаланып, нәкъ менә йөрәгенә үткәрердәй итеп шулай дип дәшкәне хәтерендә сызылып үтте… Йә Раббым, әллә соң шул гөнаһсыз бәндәңнең рәнҗеше төштеме аның сабыена?

Ут капкандай чабып елга буена килеп җиткән Алия яр буенда утырган икәүнең бер җайга гына гәпләшеп утыруын күреп, дәшәргә түгел, хәтта үзен сиздерергә дә кыенсынып туктап калды. Алдындагы кешеләрне рәшә артына яшергәндәй су өстендә ялтыраган кояш нурлары күзне чагылдыра, ирексездән кулыңны каш өстенә куеп карарга мәҗбүр буласың. Биредә җил дә исми, ахры. Икәүнең сирәк кенә, әмма үз итеп сүз алышулары да тынлыкны бозмый, киресенчә, бу тынлыкның бер авазы булып, таллыкны да изрәтә иде бугай. Туганлык җепләре булмаса да, рухлары бердәй, төрле яшьтәге ике табигать баласы өчен әлеге тынлык барлык сүзләрдән дә артык бер бәхет иде.

Чыганак: https://sptatar.com/

Фото: medaboutme.ru

 

Ләйсән НИЗАМОВА. Тиле. Хикәя (Ахыры)
Ләйсән НИЗАМОВА. Тиле. Хикәя (Ахыры)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас