Чәчмә әсәр
5 июль 2025, 01:50

Халисә МӨДӘРИСОВА. Бәйге хакы. Повесть (Ахыры)

Наркотиклы көчле препаратлар да бик азга баса иде инде аның газапларын. Дару алып эчкәннән соң Зариф, тагын күзен йомып, тынгысыз йокыга талды. «Кеше гомере тузан гына, җилләргә туза гына».

Халисә МӨДӘРИСОВА. Бәйге хакы. Повесть (Ахыры)Халисә МӨДӘРИСОВА. Бәйге хакы. Повесть (Ахыры)
Халисә МӨДӘРИСОВА. Бәйге хакы. Повесть (Ахыры)

Зарифны хатирәләр дөньясы тагын үз эченә алып китте. Менә улы Азатның тугыз яшь вакыты. Улы әтисенә: «Әти, мине «лунапаркка» алып бар әле, анда карусельләр бар, минем шуларда йөрисем килә», – диде беркөнне.

Зариф улын ял көнне паркка алып барырга вәгъдә бирде. Шимбә репетицияләрдән соң якындагы район башлыгы мунча ягып, урман өендә кунак итәргә чакырган иде. Анда, билгеле инде, эчемлекләр, кызлар, шашлык, уха, мунча. Зариф ял көнне, кичке унберләрдә ушына килеп өенә кайтып керде. Ишектән кергәч кенә ул бүген улын паркка алып барырга вәгъдә иткәнен исенә төшерде.

Азат йоклый иде инде.

– Сине көтә-көтә йоклап китте, – диде үпкәле һәм рәнҗү катыш тавыш белән Әминә.

– Эш бит, эш, – дигән булды ул, – икенче атнада барырбыз инде.

– Аттракционның бүген соңгы көне иде, – диде Әминә һәм сүзсез генә үзенең бүлмәсенә кереп бикләнде.

Мәктәпне тәмамлагач улының чыгарылыш кичәсенә дә бара алмады ул. Чираттагы командировкасыннан «кайтып җитешергә тырышырмын» дисә дә, тагын нәрсәгәдер соңлады.

Азатның күзе аттестат кәгазе алганчы мәктәпнең актлар залының ишегендә булды. Уңышларын атасына күрсәтәсе, атасының үзе белән горурлануын тоясы килде аның. Тик бу юлы да атасы өлгермәде.

Ах, ул ялгышларны төзәтеп булса икән?! Нигә кирәк булды миңа бу дан, бу байлык, бу шөһрәт, үлем якасында эргәңдә бер якын җан иясе дә булмагач, дип әченеп уйланды ул. Театрда инде яңа кешеләр, үзе исән чакта ук үкчәгә басып, колак артында кычкырып тын алып торучы яшь режиссерлар. Яшьләр заманы хәзер бу дөньяда. Аларның үз дөньясы, үз репертуарлары, үз актрисалары, үз тәкәбберлекләре, үз көрәшләре.

Зариф кебек тешсез патриархларны инде алар чынга кабул итмиләр. Театрга килгән чакта ихтирам йөзеннән генә игътибар һәм нәзакәтлелек күрсәткән булалар да, берәр сәбәп табып, тизрәк алар яныннан таю ягын карыйлар. Озак авыргач, дуслар, танышлар башта хәл белергә килгәләделәр дә, аннан алар да онытты. Шулай, «гомер сүнә, гомер дәвам итә», дип ачынып уйланды Зариф.

Жилгә очкан еллар, көлгә калган гомер. Бу гомернең театр гына икәнен аңласа иде кеше яшь вакытында. Кулыннан килсә Зариф та яшьлек таңына барып шул иртәнге чык бөртеге шикелле чиста, гөнаһсыз, дивана Зәбирәне үзенең яры итәр, кадерләп дәвалар, карар, аннан туган кызчыгын карап үстерер, тәрбияләр, кеше итәр, кияүгә бирер, оныкларын тәрбияләшер иде. Хәзер кызы яки оныгы аңа су эчерер, дару бирер, тузгыган чәчләрен тарар, ваннага салып бәлки юындырыр да иде әле. Кеше күтәрәлмәс газаплардан арыган тәне дә, җаны да чистарыну, пакьлек сорый иде Зарифның.

Наркотиклы көчле препаратлар да бик азга баса иде инде аның газапларын. Дару алып эчкәннән соң Зариф, тагын күзен йомып, тынгысыз йокыга талды. «Кеше гомере тузан гына, җилләргә туза гына».

Зариф төшендә әнисен күрде, менә ул ап-ак алъяпкычын киеп, ак яулыгын чөеп бәйләп ап-ак мичтән кабарып, алсуланып пешкән пәрәмәчләр чыгара, имеш. Пәрәмәчләрдән чыккан ис аның борынын кытыклый, тәме авызга сизелә, төкерекләр китерә, хуш исе җаннарга чаклы үтеп керә кебек.

Зариф күзләрен ачты, кухнядан чыннан да тәмле булып пәрәмәч исе килә иде. Альбина ялгышын аңлагандыр, кире кайткандыр. Зарифның гафу итүен телидер, дигән уй яшен кебек өмет уятты аның зиһенендә.

Кухнядан ак яулыгын чөеп бәйләп, поднос тотып Нәҗибә килеп чыкты. Кызарып-алсуланып пешкән бәрәңге пәрәмәчләре иде подноста. «Зариф абый, йоклап та карыйсыз икән әй, мин кергәнне дә, шатор-дөбер йөргәнне дә ишетмәдегез! Саумысыз, әйдәгез әле, калкыныгыз, йомшак пәрәмәчләр ашап, гөлҗимеш төнәтмәсе эчеп җибәрегез, чиргә бик килешә ул», – дия-дия, диван янындагы бәләкәй өстәлгә табын хәзерләде.

– Хатыныгыз эшкә кереп, Сез чакыра, дигәч, кибеттән әзер камыр гына алдым да монда чаптым. Сез йоклаган арада пешеп тә чыкты.

– Рәхмәт, Нәҗибә сеңлем, менә гөлҗимеш суың сагындырды, шуңа чакырырга булдым, – Зариф авырлык белән генә урыныннан күтәрелде. Чыннан да тәмле иде пәрәмәч, ярты пәрәмәч ашап бетерә язды ул. Тәмендә балачак, яшьлекнең гади нигъмәтләренең, әнисе сауган җылы сөт, төйгән бәрәңгенең ләззәтле тәме бар иде. Моңа кадәр гомер буе ашаган кызыл-кара уылдыклар, затлы ашамлыклар, кыйммәтле балыклар, кырлап-сырлап эшләнгән салатлар берни булмаган икән, бернигә дә тормый иде бу пәрәмәчләр алдында. Кеше үләр алдыннан гына яшәүнең чын мәгънәсен, аның асыл бәясен аңлый икән, дип уйлады Зариф.

Нәҗибә ялт итеп тиз генә идәннәрне юып чыгарды, тәрәзәләрдәге кормаларны ачып җибәрде. Форточканы ачты, мебельләрдәге тузаннарны сөртте. Үзе бер туктаусыз сөйләнде:

– Зариф абый, сезгә бирешергә ярамый, сез бит талант иясе, бөек шәхес, сез әле яңа спектакльләр иҗат итәргә тиешсез. Нәрсә инде хәзерге яшь режиссерлар. Ни куйганнары да, нәрсә әйтергә теләгәннәре дә аңлашылмый. Җитмәсә, гел урысча гына сөйләшәләр. Артистлары сәхнәдә Голливуд артистлары кебек бөтен кеше алдында чат-чот үбешәләр, кочаклашалар, кочаклашалар да үбешәләр, оят, прәме.

«Галиябану»да сез беркемне дә үбештермәдегез дә, барыбер Хәлил белән Галиябануның үлгәнче яратышулары аңлашыла иде…

Зариф Нәҗибәнең беркатлы тыкылдавын рәхәт изрәп тыңлап ятты. «Бәхетле ата булган булыр иде Нәҗибәнең атасы, кызын ташлап китмәсә», – дип уйлады ул.

– Зариф абый, сезнең урын-җирне алыштырырга кирәк, үзегезне юындырырга да, кырындырырга да вакыт җиткән, – диде Нәҗибә.

– Шулаен шулай да соң, сеңлем, Бари абыең янына кереп чыксаң, ул ярдәм итмәс микән миңа юынырга, – диде Зариф хәлсез тавыш белән.

– Ничава, Зариф абый, сез минем атам яшендәге кешесез, эчке ыштаныгызны салдырмый гына әйбәтләп үзем юындырам мин сезне, һич кенә дә тартынып тормагыз, аркаларыгызны  ышкырмын, чәчләрегезне юармын, калган җирләрегезне үзегез дә юасыз инде…

– Кыен бит әле, Нәҗибә сеңлем.

– Бер дә кыенсынмагыз. Минем әти булып, малайлары булмаса, мин аны да шулай юындырган булыр идем, – диде Нәҗибә. Зарифны ипләп кенә култыклап тотып ванна бүлмәсенә алып килде. Зариф чишенгәч, Нәҗибә коты очып куркып китте. Кайчандыр баһадир гәүдәле ир өстенә тиресе эленгән сөяктән генә тора иде. Ул, Зариф үзен-үзе күрмәсен, дип гәүдәсе белән көзгене каплап басарга тырышты. Күзләренә яшьләр килде. Сабынлап юганда тәненә кагылып та булмый, авырта иде Зарифның. Нәҗибә ничек кенә булса да йомшаграк кагылырга тырышты. Аннары сабынлап сакал-мыекларын кырды, чәчләрен юды, коендырды, алмаш киемнәрен бирде. Саклык белән генә ваннадан чыгарып чиста урын-җиренә яткырды.

– Рәхмәт, кызым, үз балаң да болай кадерләмәс, бәхетле бул, – диде Зариф.

– Бәхетле мин Зариф абый, болай да бәхетле, бәләкәй генә фатирым бар, Аллага шөкер, эшләп торырга эшем бар. Кияүгә чыгып булмады-булуын, алмадылар мине егетләр, матур булмагач, ләкин минем янда тере җан иясе – песием Йомшагым бар, картаюын-картая инде, ләкин тугры дус, мине ташламый, – диде.

– Чынлап та, бәхет өчен күп кирәкми, шул да җитә бит шөкерана итә белгән кешегә, – дип бу гади хакыйкатьне бар булмышы белән төшенде Зариф.

Нәҗибә диван янында идәнгә төшкән сөлгене алырга дип иелде. Шулчак аның гади генә итеп тегелгән күлмәк изүеннән Әстерхан чикләвеге зурлыгында эмальле медальон шуып чыгып, муенында асылынып калды. Зариф «аһ» итте… Аның Зәбирәгә кидергән медальоны иде бу… Ак йөзенә кинәт кан йөгерде, күзләре зур булып ачылды.

– Зариф абый, нәрсә булды сезгә, ни булды, хәлегез начармы әллә, – дип өзгәләнергә тотынды Нәҗибә.

– Бу, бу, медальон кайдан синдә?

– Медальон? Белмим, ул туганнан бирле минем белән. Тәрбияче Галимә апа әйтүе буенча, ул әнинеке булырга тиеш. Мине детдомнан детдомга күчереп йөрткәндә тәрбияче апалар бу медальонны миңа кушып җибәрә торган булганнар, үскәч бәлки ярдәме тияр, бәлки берәр сере бардыр, бәлки кем дә булса шуның аша эзләп табар үзен, дигәннәрдер инде. Аны бер дә муенымнан салмадым. Миңа бәхет китерә ул медальон.

Зарифның күзләреннән ике бөртек эре яшь агып төште:

– Кызым, – диде ул ишетелер-ишетелмәс кенә. Ләкин Нәҗибә аның сүзләрен аңламады, тиз генә 03не җыйды. Ашыгыч ярдәм машинасы килгәндә Зариф аңын югалткан иде инде.

Үләр алдыннан Зарифка шул ук күренешләр, төшләр керде: зур алма кебек кояшның кып-кызыл итәге офыкка төшә, якыная, сүнә бара. Зариф кояш артыннан атта чаба да чаба, чаба да чаба. Кояш аның саен тизрәк югала, җәһәтрәк офыкка күмелә, иңә бара, иңә бара.

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: Freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас