

* * *
Вакыт дигəнең галəмəт тиз үтə
икəн лə! Кешелəргə тормыш авырмы,
җиңелме – һич эше юк. Хəзер инде ми-
нем кебек унике яшьлек малайларда
уен кайгысы түгел. Үзебезгə күрə эш
табылып кына тора.
Былтыр җиденче классны бетереп
чыккан сукыр Шəһит бездəн бөтенлəй
аерылды. Артель келəтендə эшли
ул, бөтен товарны кабул итə, төятеп
шəһəргə озата. Үзенчə кып иттереп
киенеп алган да əллə кем булып йөри.
Безне күзенə дə элми. Əй, кылансын
да, без дə үсеп килəбез инде...
Печəн вакыты җиткəн иде, тагы эш
күбəя төшə. Мин инде быел печəнгə
ныклап керешергə уйлап йөрим: чал-
гыга тотынырга да исəп бар. Һашия
апам былтыр ук чалгы алды, миндə
аның чаклы гына көч юкмыни?..
– Чабуын чабып җыярбыз, кемнəн
кибəн салдырырбыз инде, – дип кай-
гыра əнием.
Җанозак бабай сəламəт булса, алай
хəсрəтлəнмəс иде, бəлки. Бабаем
кыш көне бүрəнə тарттырганда билен
авырттырып, һаман төзəлə алмый
җəфалана. Шулай да бер бəлəкəй генə
иске чалгы саплап бирергə хəленнəн
килде аның.
– Мин дə синең кебек чакта – уни-
ке яшемдə чаба башладым, өйрəн.
Егет кешенең биле яшьтəн ныгынырга
тиеш, – дип, чалгыны чүкеп, кулыма
тоттырып кайтарды.
Шул чалгыны күтəреп, тəүге тапкыр
печəнгə китеп барганымны күрсəгез
иде! Əйтерсең, минем иңсəдə чалгы
түгел – байрак. Һəм олы бəйрəмдə иң
алгы сафта атлыйм. Барам-барам да,
түзмичə, юл янындагы үлəнне чабып
карыйм.
– Юкка булашма, өлгерерсең əле, –
ди əнием.
Чабынлык башына барып баскач,
əнием чалгымны тагы бер тикшереп
чыкты: кыбырдамыймы, тоткасы ми-
нем гəүдə өчен дөрес утыртылганмы,
тупас түгелме? Боларны ул бик белде-
кле кыяфəт белəн эшли.
– Быел җайлап кына өйрəнерсең,
килəсе елны ныклап чаба башларсың,
улым, – ди əнием.
Кит инде, шулай печəн беткəнче
өйрəнчек кенə булып йөрмəм дə
инде. Шул чаклы нəрсəсе бар печəн
чабуның? Җанозак бабай əнə, дөньяда
иң яраткан эшем – печəн чабу, ди.
Кыен эш булса, яратыр идемени ул?
Əнием чалгыны миңа тоттырды, уйла-
рымны белгəн кебек, һаман үз хəбəрен
сөйлəде.
– Печəн чапканда көч тə, осталык та
кирəк. Белəкне суза торган эш ул.
Əй, шушы əниемне, хəбəрне кызык
кына итеп сөйли дə куя. Печəн чапкан
саен белəге сузылса, кешелəрнең кулы
җиргə сөйрəлеп йөрер иде.
Əнием яныбыздагы каен урманын
яңгыратып, ялан өстенə моң таратып,
минем, апамның, азактан үзенең чал-
гысын үткерлəде дə:
– Ходайга тапшырыйк, – дип, чаба
башлады. Озын һəм тыгыз булып
үскəн үлəн арасыннан аның чалгысы
гаҗəп җиңел йөри, “гырш-гырш” иткəн
күңелле тавыш кына ишетелеп кала.
– Чалгыңны нык кысып тотма, учың
күбəр... Селтəгəндə нык күтəрмə,
алымыңның арт ягы тигез киселмəс...
Өйрəнгəнче таррак алдырып чап,
хəлеңне тиз бетерерсең... – Əнием үзе
чаба, үзе туктаусыз мине өйрəтə.
Апам былтыр ук чабарга йөрештергəн
иде инде. Əнием артыннан чалгысын
килешле генə селтəп төшеп тə китте.
Покос башы эшлəгəч, артына əйлəнеп
карап, көлə бит əле.
– Син, Кинҗəбай, артык кызып китеп,
минем үкчəне кыеп куйма, – ди.
Эндəшмəдем. Үртəшеп торасы кил-
ми иде. Менə мин тəүге тапкыр алым
башына чыгып бастым, тəүге тапкыр
чалгы селтəдем һəм... берничə учлам
үлəн җиргə аву белəн чалгымның очы
туфракка кадалды. Аны тартып алып,
яңадан селтəгəн идем, үлəннəр тигез
үк киселде. Тик икенче катында чал-
гы тагы кирелəнде – үлəннəрне егып,
өстəн шуып үтте. Ачуланып чабып
алып китмəкче иткəн идем, чалгым
ниндидер төпсəгə барып бəрелде. Ни
булды соң əле? Нигə селтəгəн саен
бернəрсəсе табылып тора? Һашия
апаның алымында əнə төпсə-фəлəн
дə юк, тик чабып китеп бара.
Мин бер-ике адым да китə алмадым,
əнием, алым очына чыгып, покосын
кире кайтарып, минем янга əйлəнеп
килде. Чалгысын күтəргəн көе азрак
карап торгач:
– Тукта əле, улым, – дип, чалгымны
алды. – Чалгыңның йөзе менə шулай
үргəрəк карап йөрсен. Селтəгəндə
уратып китереп менə шулай селтə... –
Əнием шулай сөйлəнə-сөйлəнə минем
чалгы белəн чаба. Чалгы кадалмый да,
төпсəгə дə бəрелми, үлəннəр төптəн
генə тигез киселеп, кыелып ятып кала.
Көн буе əллə ничəмə тапкыр əнə шу-
лай туктап-туктап өйрəтте мине əнием.
Соңга табан ярыйсы селти башлаган
идем дə, хəл бетебрəк китте. Бил дə,
белəк белəн кулбашлар да авырта,
учым берничə урыннан кабарып чыкты.
Əйлəнəм дə кояшка карыйм, əйлəнəм
дə кояшка карыйм. Ə ул төшлектəн
авышып бераз барган да туктаган,
шул урыннан һич кузгалмый. Чалгыны
ташлап, бераз ятып торсам да, əнием
эндəшмəс иде. Гарь, чəм дигəн нəрсə
бар бит. Битем буйлап аккан тиремне
җиңем белəн сөртəм дə тагын чабарга
тотынам.
Шулай да əнием хəлемне сизде.
– Озакламый кайтыр вакыт та җитə.
Арыгансыңдыр, тукта инде, улым, –
диде. – Иртəгə дə көн бар.
Иртəгə дə, иртəгəдəн соң да көннəр
шундый ук озын булырмы икəн?
Кайчан бетəр андый көннəр? Əле бит
печəннең башы гына...
Иртəгəсенə йокыдан торсам, билем
шулкадəр каткан, бөгелсəм, шарт итеп
сынар да куяр төсле. Лəкин тормыйча
хəл юк. Чабынлыкта калдырып кайт-
кан чалгым көтə бит мине. Əниемə
задание итеп салынган печəнне кем
чабар? Үзебезнең сыерның ашарына
кем əзерлəр?
Бу көнне тəүге селтəүдə үк чалгым-
ның очы җиргə кадалмады, җайлы
гына чабып алып киттем. Əнием:
– Печəн чабарга өйрəнгəндə иң авы-
ры – икенче көн. Үземнең дə баштан
үткəн – белəм. Бар, төшке чəйгə җилəк
җый, азрак ял да итəрсең, – дип, миңа
икенче йомыш кушты. Ул мине кичен
дə иртəрəк туктатты. Əллə шуңа инде,
бу көн кичəгедəн кыскарак тоелды
миңа.
Өченче көнне исə, кичкə табан нык
кына арысам да, əнием белəн апам
уңаена эшлəдем. Бил дə, белəклəр
дə əллəни авыртмый. Җанозак бабай-
дан тапату өчен, кайтканда чалгымны
күтəреп алдым. Ул иңемдə йөк булып
ятмый, күңелемə ниндидер рəхəтлек
бирə. Күрсеннəр əйдə минем печəн
чабып кайтып килгəнемне. Без кемнəн
ким! Əнием дə бит əнə:
– Өч чалгы – өч чалгы инде. Кеше
уңаена эшлəп җиткерербез əле
печəнне, – ди.
Чынлап та, чабу белəн җыюны
ырамлы алып бардык без. Лəкин эш
кибəн салуга килеп терəлгəч, əнием
аптырабрак калды. Чөнки печəн ва-
кытында һəр аяз көн исəпле. Һəркем
үз эшен башкарып калырга тырыша.
Əнием ике-өч кешегə барып, кибəн
салып бирүлəрен сораган иде дə,
тыңламаганнар. Их, дип эчтəн сызла-
нам, əтием əнə Гобəйдə əбигə ярдəм
итəм дип ятып үлде. Нигə кеше шулай
игелексез була икəн?..
Иртəн əнием байтак сүзсез утырды
да, апам белəн миңа карап, киңəш
иткəн кыяфəттə əйтте:
– Күкрəк сəнəге белəн оч сəнəген
күтəреп алып барыйкмы? Чабын
тирəсендə кибəн койган берəр кешедəн
ат алып, күбə тараттырсак, үзем ма-
таштырып карыйммы икəн əллə, дим.
– Нəрсəне, əни? – дип сорый апам,
аның тел төбен аңламыйча.
– Кибəнне əйтəм инде. Ничек сал-
ганнарын күргəн бар. Берəр унбиш-
егерме кибəнне, мөгаен, өеп куярмын
əле. Көннəр бозылып китсə, явында
утырып калырлар.
Мин кибəн сəнəклəрен чормадан
төшергəч, əнием оч сəнəген, тəүге
тапкыр күргəндəй, кулына алып, аның
авырлыгын, озынлыгын чамалап тор-
ды, авыр көрсенде дə:
– Алып барып карыйк əле, – диде.
Ат табып, күбəлəрне тарттыру əллə
ни озак булмады. Əнием күбəне өеп
җибəреп тора, мин җилдереп йөреп
тарттырам. Азактан күбə арканына та-
гып сөйрəтеп, урманнан өч таганлык
алып килдек. Əнием, аларны сөяп,
таган корды, ныграк торсын, тайма-
сын өчен, башларын нəзек шомырт
чыбык белəн кибəн үзəгендə калды-
рылачак каенга куша уратты. Шуннан,
алга таба нишлəргə белмəгəндəй,
читкəрəк барып утырып, сүзсез калды.
Мин шомырт агачларына сөяп куелган
оч сəнəгенə, аннан уйга чумып утыр-
ган əниемə карыйм. Əйтерсең, шушы
мəлдə сəнəклəр белəн əнием ара-
сында сүзсез алыш бара һəм күбəнең
коелу-коелмавы кемнең җиңеп чыгуы-
на бəйле. Менə ул иплəп кенə урынын-
нан күтəрелде, əле генə үзе сөягəн та-
ганга күз салды.
– Һашия, син, кызым, кибəн башын-
да торырсың. Кинҗəбай тузган печəнне
җыяр, – дип, күбə сəнəгенə тотынды.
Шушы көндə əниемнең кибəн сал-
ганын гомеремдə онытмам. Тəүдə
күбə сəнəге белəн җиңел ыргытты ул
печəнне. Озакламый таган тирəсе
түгəрəклəнеп, кибəн төбе рəвешенə
керде.
– Һəй, кеше эшлəмəгəн эшме, шулай
əкренлəп коеп бетерербез əле, – ди
əнием, үзен-үзе юаткан кебек.
Кибəн биегəя башлагач, күбə сəнəген
куеп, күкрəк сəнəген алды ул. Озын
сəнəк белəн печəн чəнчеп алуы кыен-
рактыр, əлбəттə. Шулай да əнием мах
бирми, хəле беткəндə аз гына утырып
ял итə дə, əйрəн эчеп тамак җебеткəч,
тагы сəнəгенə тотына. Менə кибəн яр-
тысыннан узып китте. Хəзер аны та-
райтып, очлый башларга кирəк. Əнием
күкрəк сəнəген читкə куеп, оч сəнəге
сөялеп торган җиргə барды да, алырга
җөрьəт итмəгəндəй, аңа карап туктап
калды. Ə оч сəнəге, əтиемнəн калган,
Җанозак бабай мактаган сəнəк, шун-
дый матур – күккə омтылган ук шикелле
тора. Əнием аны алды да кибəн төбенə
карап атлады. Əллə əнием чибегрəк
гəүдəле булганга инде, оч сəнəге аның
кулында аеруча озын күренə. Ничек
печəн күтəрер икəн ул шуның белəн?
“Теге чакта əтием Гобəйдə əбигə
ярдəм иткəндəге кебек, берəрсе килеп
чыкса иде”, – дип, тирə-якка карыйм
мин. Тик əйлəнə-тирəдə ир затыннан
бер адəм юк.
Хəвефлəнүем һич тə юктан түгел иде.
Əнием кибəннəн печəнне җиңелчə генə
чəнечсə дə, оч сəнəгенең сабын җиргə
кадап, аны калкыта алмый азаплана.
Миңа таймасын өчен, сəнəк сабының
төбенə басып торырга куша. Оч
сəнəген кайчак икəүлəп “тыңлата” ал-
мыйбыз. Əнием калкыта башладымы,
сəнəкнең төбе, минем өстенə басып
торуыма да карамый, җирне ертып,
бер якка таеп чыга да китə һəм əнием
печəнне җиргə кире төшерергə мəҗбүр
була. Чак кына хəл җыйгач, яңадан
кадый... Тырыша торгач, сəнəк турай-
тып бастырыла. Аның япьлəрендə бер
кочак печəн. Хəзер əнə шуны күтəреп
кибəн башына ыргытырга кирəк.
Əнием, чын кибəнчелəр кебек, учларын
алмаш-тилмəш төкереклəп ала, шун-
нан сапның очыннан тотып, сəнəкне
күтəрə. Үзеннəн əллə ничəмə тапкыр-
га озын сəнəкне күтəреп кибəнгə якы-
найган чакта ул чайкалып-чайкалып
китə. Менə хəзер аның биле сыгылып
төшəр, сөрлегеп егылыр йə күкрəге
шартлар төсле. Юк, бирешми əнием,
кибəн төбенə барып җитə дə барлык
көченə печəнне югары чөя. Шуннан
артына чигенə биреп, печəннең үз
урынына яту-ятмавын тикшерə, Һашия
апага “үзеңə тарт йə читкəрəк төшер,
таптап сал”, дип, күрсəтмəлəр бирə.
Ничек итсəк тə иттек, кояш баюга
бер кибəн салынды. Əнием читкəрəк
китеп, аны карап чыкты. Мин аның
арыган йөзендə канəгатьлəнү, горур-
лык билгелəре чагылуын күрдем.
Тик кибəн салу əниемнең хəлен нык
алган, күрəсең. Ул, кайткач, бер чына-
як кына чəй эчте дə хəлсезлəнеп егылды.
(Дәвамы бар.)