

Ул алдатты бичара Зәбирәне, Зариф һәлак итте бахыр кызны. Ташкенттан кайткан яшел медальонга алыштырып алды ул аның яшьлеген, яшьлеген генә түгел, гомерен дә алды. Бер генә гомерме әле, ә аның кызы? Яңа туган сабые? Димәк, Зарифның да сабые, балада аның да каны ага түгелме соң? Тагын кемнеке булсын. Август киче, гөлҗимеш кызарган вакыт. Май аенда Зәбирәнең кызчыгы дөньяга килә, вакыт шуңа ишарә. Зәбирә үзе ике айдан тилеләр шифаханәсендә, бала сагышына түзә алмый, чире көчәеп һәлак була.
«Нинди кеше булдым соң мин, – дип уйлап куйды Зариф. – Мин – әзмәвердәй ир, хатын-кызның һушын алырдай егет, үз илемнең горурлыгы, сүзе дә, зиһене дә үткен сәнгать арысланы, театр йолдызы – мине яраткан бер кешене дә бәхетле итә алмадым.
Кемгә тисәм, кемгә кагылсам да миннән соң учак урыннары, бер уч көл генә кала, – дип ачынып уйланды ул. – Зәбирә, Әминә, улы, менә хәзер Альбина. Үзе гаепле түгелме соң Альбинаның шулай булуына? Кайда үрелде ул олы башы белән. Яшь аерымлыгын белми идемени?»
Кайнар ваннада рәхәтләнеп ятты Альбина. Һичкенә дә шушы ваннадан инде кабер исе килеп торган карт ире кырына чыгасы, икесе өчен дә ялган булган кәмитне уйныйсы, дәвам иттерәсе килми иде аның. «Иртә әле, тагын ярты сәгать вакыт бар», – дип вакытны сузды ул.
Кияүгә чыгып, театр йолдызы булып, бар хыяллары тормышка ашу белән, Альбина үзенең ялгышканын аңлады. Карт иде аның ире, төнлә йоклаганда авыр итеп тын алулары, чыңгылдап йөткерүләре, Альбинага кызык һәм күңелле булган табыннарда, яшьләр арасында күңел ачышларда ачыктан-ачык эче пошулары, кайнар тәнле, ярсу йөрәкле, уйнап торган яшь хатынның нәфесен баса алмавы, җитмәсә, ярарга, ошарга тырышып килешсез, корсаклы гәүдәсенә яшьләрчә модный футболка, джинсы киеп куюлары аны тагын да көлкерәк, кызганычрак итеп күрсәтә иде.
Альбинага күз атучылар күп булды. Башлап сәхнәгә аяк баскан, герой-сөяркә образын тудырырга ашкынучы, аннан да бигрәк Альбина аша режиссерның үзенә тезген салырга теләүче кешеләр дә аз булмады. Кайберсе теләгенә дә иреште.
Ә тезген бушау һич көтмәгәндә, бөтенләй көтелмәгәнчә булды. Бергә яши башлауларына ике ел узуга, Зарифның 60 яшьлек юбилеен бөтен республика бәйрәменә әйләндерергә булдылар.
Театр труппасы кичәгә әзерләнә башлады. Иң беренче Альбина катнашлыгындагы спектакльләрдән өзекләр әзерләнде, соңыннан калган спектакльләргә чират җитте, кичәнең сценарие төзелде, афишалар, чакыру кәгазьләре басылды. Зарифның тормыш юлын, иҗатын чагылдыручы буклетлар, «Театр һәм режиссер» дигән төсле фотоальбом эшләнде, ил җитәкчеләре, күрше республикалардан күренекле шәхесләр, якын дуслар, хезмәттәшләр кунакка чакырылды.
Кичә грандиоз итеп әзерләнде, көтелгәнгә караганда да мәртәбәлерәк үтте. Зарифны чәчәк бәйләмнәре, Почет грамоталары күмеп китте, хәтта «Халыклар дуслыгы» ордены белән дә бүләкләнде, һәр килгән кунак берсеннән берсе арттырырга тырышып Зарифны мактады. Затлыдан затлы бүләкләр биргәндә: «Хөрмәтле хәләл җефетегез белән буш вакытта укырсыз, яки, хатыныгыз – гүзәл Альбина ханым белән кара-каршы утырып чәй эчкәндә…» – дип котлау сүзләре язылган папкалар, затлы сервизлар, тун-бүрекләр, ат бүләк итәбез, дип асыл бизәкләр белән нәкышләнгән йөгәннәр чыгарып бирделәр.
Зарифтан бигрәк Альбина арыды. Чөнки ирен котладылар, ә аннан күзләрен дә алмадылар. Асылташ кебек үзенә җәлеп итә иде шул күпләрне Альбина.
Тик ул сер бирергә тырышмады. Ниһаять, алар соңгы кунакны – Ташкент театрының режиссерын аэропортка кадәр озатып, самолетка утыртып җибәргәннән соң, кайтып ятарга, ял итәргә булдылар. Өйдә Альбина ваннага су агызды, ә Зариф бардан алып хрусталь рюмкаларга затлы коньяк салды.
– Матурым, әйдә, бу җиңү хөрмәтенә берәрне эчеп куйыйк та, ятып ял итик.
Алар эчеп куйдылар, арыган тәнгә рәхәт җылы йөгерде. Кунак озата-озата шактый йомшарган Зариф тагын берәрне салды.
– Житәр, җаным, күп була, мин хәзер, ванна кереп чыгам да, синең янга чумам, кара аны, йоклама, – дип Альбина ваннага кереп китте. Зариф чайкала-чайкала йокы бүлмәсенә юнәлде.
Хуш исләр таратып Альбина ваннадан чыгуга, ире берни белми йоклый иде. Альбина аны иркәләп уятырга тырышты, тарткалап, селкеткәләп карады, ә Зариф чалкан ятып, ачык авызы аша авыр тын алып берни белми, сизми йоклап ята. «Нинди ямьсез һәм карт син», – дип уйлап алды ул.
Альбинаның күзләренә яшьләр килде. Аның дәртле, яшь, кайнар тәне дер-дер калтырана, йөрәге ярсып-ярсып тибә, рәнҗегән һәм үпкәләгән җаны өзгәләнә иде.
«Нишләдем мин, нигә кирәк булды бу карт миңа. Әнә тигез парлар күңел ачалар, дискотекаларда бииләр, тиргәшә-талашалар, аннары кочаклашып ярашалар, балалар үстерәләр. Ә бу, хөрәсән, ичмасам, бер бала да таптыра алмады», – дип өзгәләнде ул.
Авыр уйларыннан аны ишек кыңгыравы айнытып җибәрде. Ул шәрә тәненә кыска ефәк халатын элеп, билбау белән генә бәйләде дә ишеккә юнәлде. Ишек тишегеннән аңа ак тешләрен күрсәтеп елмаеп, инде бер ай буена котлау телеграммалары ташучы егет карап тора иде.
Альбина ишекне ачты. Егет елмаеп:
– Сезгә тагын телеграмма, – диде. Альбина егетне өйгә чакырды. Егет:
– Менә шушында култамгагызны куегыз, – дип, ручка сузды. Ул язмый иде. Альбина елмаеп куйганын сизми дә калды.
Ах, карасы беткән бит моның, әйдәгез, кухня ягына үтәбез, көн бик эссе, бәлки сусагансыздыр?
Егет кыюсыз гына хуҗабикә артыннан иярде. Ирексездән Африкадагы шикелле кояшта янган, ялтырап торган озын аякларга, йомры янбашларга, атлаган саен сыгылып торган нечкә билгә, дулкынланып иңнәренә төшкән куе бакыр төсендәге чәчләргә, шома матур беләкләргә күзе төште. «Нинди гүзәллек, иблис ич бу хатын», – дип уйлап куйды егет.
– Уз, үскәнем, исемең ничек була, утыр азрак, арыгансыңдыр. – Ул суыткычтан «Боржоми» алып нечкә бармаклары белән нәзакәтле тотып, су тулы бокалны егеткә сузды.
– Радик булам мин, ягъни Родион чын исемем, рәхмәт, – диде егет. – Студент мин, каникул вакытында телеграммалар ташып акча эшлим.
Альбина телеграммага игътибарсыз гына күз йөгертте дә өстәлгә ыргытты.
Чибәр иде егет, яшь иде, унтугыз-егерме яшьләр тирәсе генә. Ап-ак шома маңгай, «ежик» стилендә алынган көлсу чәчләр, зәп-зәңгәр күзләр, елмайган чакта алсу иреннәре арасыннан тезелеп торган ап-ак тешләре күзгә ташлана. Сыланып торган ак футболка аша ныклы тыгыз мускуллары кабарып тора.
Альбинаның кинәт башы әйләнеп китте, бу егет алдында үзен бик бәләкәй, көчсез, яклауга мохтаҗ кеше итеп сизде. Шушы мускулларга сыенасы, башны шушы яшь күкрәккә куеп берегеп йоклыйсы, ныклы мускулларның көчен тоясы килү теләге биләп алды аны.
– Родион, телисезме, бераз коньяк бар? Ул җавап та көтмичә, йокы бүлмәсенә коньяк алырга юнәлде.
Зариф берни тоймыйча, гыр-гыр килеп йоклап ята иде. Альбина йокы бүлмәсенең ишеген ныклап ябып, кухняга узды. Чайкатып та тормыйча, рюмкаларга коньяк салды. Хатынның үзенә чакырып торган гәүдәсеннән гаҗиз булып калган егет бер сүз дә әйтмичә коньякны эчте. Альбина аңа якын ук килеп басты, халатының билбавын сүтеп җибәрде, аяк астына елан кебек бөтерелеп ефәк халат шуып төште. Кайнар иреннәр, тотып тыялмаслык теләк, чакыру аларны үз упкынына суырып алды.
Альбина егеткә елышкан җиреннән шәрә ботын егетнең янбашы аша сузып, аяк очы белән кухня ишеген дә ябып куйды.
* * *
Кайнар ваннадан соң Альбинаның салкын душ астында коенганын ишетеп, аның һәр хәрәкәтен белеп, тоеп ятты Зариф. Тик күзләрен ачасы килмәде, телефон аша таңгы сөйләшү аның миен айкый, йөрәген кискәли иде. Хәтта тән сызлавын да басып китте бу газап.
Зариф Альбинаны кайчандыр югалтасын белеп торды. Тик болай ук тиз, үзенең күз алдында булыр дип һич кенә дә уйламый иде ул. Үзе үлгәч Альбина аны жәлләр, сагыныр, газапланып бик озак еллар үткәч кенә кемне дә булса табар, тик Зарифны барыбер оныталмас, дип уйлый иде ул.
Ә дөнья – бөтенләй башка икән, дөнья шулкадәр көтелмәгән, шулкадәр шәфкатьсез, мәрхәмәтсез икән.
– Хәлләрең ничек, – дип, Альбина Зарифның янына килеп утырды, – врачлар кичә укол кадап киттеләрме сиңа? Мин хәзер профессор Әсгать Нуриевичка шалтыратам, бүген үк сине дәваханага салып, бераз дәвалап алсын, авыртуларың басылыр, – дип «гөрләде» ул ире янында берни дә булмагандай. «Оятсыз», – дип уйлады Зариф эчтән генә. Тик үзе:
– Юк, минем хәлем яхшы, мин беркайда да бармыйм, беркайда да, – диде күзләрен ачмый гына. Күзләрен ачса, Альбина барысын ла аңлар, дип курыкты ул. Иң курыкканы үзенең йомшаклыгын күрсәтү иде анда.
– Но, Зариф, син бит инде бала-чага түгел, лечиться итәргә кирәк ич, бәлки терелеп тә кайтырсың.
– Юк, кирәкми, мин үземне яхшы хис итәм, юкка тырышма мине больницага салырга.
Альбина гаҗәпләнеп калды, аскы иренен тешләп, ачуын көч-хәл белән басты:
– Миңа берничә көнгә авылга кайтырга, әниләрнең хәлен белергә кирәк, гел сине генә саклап ята алмыйм бит инде мин.
– Бар, теләсә кая кит, мин сине тотмыйм, хәлем әйбәт, минем өчен хафалана күрмә…
Альбина кулына тоткан чәйле бокалны бармак очлары агарганчы җан ачуы белән кысты.
– Ярый алайса, үзең кара, мин сиңа яхшылык теләп кенә…
– Рәхмәт, тик бер үтенечем бар: минем эш бүлмәсен җыештыручы кыз Нәҗибәне театрга кереп эзләп табып, монда килергә куш, бер данә ишек ачкычларын аңа бир, шул булыр миңа синнән зур ярдәм.
– Ну, Зариф, ничек итеп чит кешегә өй ачкычын бирмәк кирәк.
– Бир, мин әйткәч, курыкма, урларга һәм урланырга бур йә товар булырга кирәк, ә ул кеше, – диде.
Альбина бер сәгать эчендә киенеп, төзәнеп-ясанып, хуш исләр чәчеп чыгып китте. Артыннан авыр корыч ишек өч йозак белән дөбер-шатыр килеп бикләнде.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.com