

Инде куып чыгарабыз, дигәндә әтисе аркасында тагын укуында торып калды, наркотиклар куллана башлады Азат. Эшкә урнашып, юньләп эшли дә алмады. Бер җирдән куылды, икенче җирдән үзе китеп, гаилә имгәгенә әйләнде. Өйләнеп карады, аерылышты, тагын өйләнде, ташлап киттеләр. Азат әкренләп үз-үзен югалтты. Зариф Әминәне, Әминә Зарифны гаепләде. Гаилә һәлакәткә табан тәгәрәде. Ике арага эремәслек салкынлык керде. Әминәнең сарыф ителмәгән мәхәббәте, күңел җылысы аяусыз ут кебек сиздермичә эчтән генә үзен-үзе ашады. Җыелган байлык та, туклык, дан да инде аны кызыксындыра алмады. Чамадан тыш кулланылган наркотиктан соң уллары бу дөньядан китеп өч ай үтүгә, өендәге бернигә дә кагылмыйча, бер тиен дә алмыйча, бары тик өс киемнәрен генә алып, инде пенсия яшендәге Әминә, авылына картаеп барган ялгыз әнисен карарга кайтып китте. «Мине эзләп йөрмә, безнең арада берни дә калмады. Миңа синнән берни дә кирәкми, пенсиям җитә, аерылышу гаризасын язып киттем», – дигән иде ул соңгы язуында.
Зариф аптырап калды. Бу аның өчен көтелмәгән хәл иде. Әминә!? Әллә читтә күңел ачуларын, хатын-кызлар белән шаяргалаганнарын белгәнме ул?! Хәер, белмәгән дип уйларга мөмкин түгел иде, ул алардан әллә ни сер ясамады, чөнки боларның берсе дә чын нәрсә түгел икәнен үзе дә, Әминә дә аңлый дип уйлый иде ул. Әминә беркайчан да әр яки битәрләү сүзе катмады аңа, бигрәк тә соңгы вакытта шуклыкларын күрмәмешкә салышты. Үзенең инде Зариф өчен карт икәнен аңлый иде ул. Сәнгать дөньясында, сихри әкият дөньясында яшәгән Зарифның күңеле мут икәнен белсә дә, сиздермәде. Гомер буе икәү яшәп тә, ялгызлыктан көл булган күңел төбендәге соңгы кузлар уллары үлү белән бөтенләй сүнде. Улын күмеп кайткач бер генә сүз әйтте Әминә аңа: «Син гаепле!». Кайгыдан бөгелеп төшкән Зариф дәшмәде. Алар бөтенләй сөйләшмәс булды- лар. Бары эштә генә юаныч таба иде Зариф. Көне-төне эштә янды, кайгысын шунда басты. Бүлмә җыештыручы какча гына буйлы, ап-ак, чирләшкәгә охшаган идән юучы кыз Зарифның башын тотып, бертуктаусыз тәмәке көйрәткән чагында кереп, сүзсез генә юыштырып-җыештырып йөри дә, ишек төбендә озак-озак карап тора иде аңа.
Театрда Зарифның кайгысын барысы да беләләр, хатыны киткәч бигрәк тә авыр икәнен аңлап торалар иде. Идән юучының: «Зариф абый, сезнең өчен нәрсәдер эшләргә кирәкмиме, бәлки берәр ярдәм кирәктер?», – дигән сүзенә Зариф башын күтәрде. Ул сигаретын көл савытына басты: «Кем сез, ә, әйе бит әле, юк, сеңлем, кирәкми, рәхмәт, менә көл савытын гына юыгыз да…» Ул урыныннан торып көл савытын кызга сузды. Зәп-зәңгәр күкне хәтерләткән күзләр – бу ап-ак ябык биттә ике зөбәрҗәт кебек күзләр генә яна иде. Яулык астыннан, колак яныннан бер дулкын кара чәчләре килеп чыккан. Бик таныш һәм бик якын кебек тоелды Зарифка бу күзләр. «Чирләмәсә, чибәр генә буласы икән бу бала», – дип уйлап алды ул.
«Сез кайчаннан бирле эшлисез биредә, сеңлем, мин сезне беренче күрәм, исемегез ничек?» – «Әй, Зариф абый, мин бит инде театрда ярты ел эшлим, Нәҗибә минем исемем, сезнең бүлмәне җыештыручы хатын декретка киткәч, миңа юарга куштылар. Иренмим, җыештырам, акчасы күбрәк булыр. Сезнең бүлмәне мин инде ике атна юам, сез генә гел эш белән мавыгып, мине күрмисез, чүп савытын аягыгыз белән генә этеп куясыз. Шуңа күрә бүлмәгезне йә сез кайтып киткәч, йә сез килгәнче иртән юып алам», – диде.
«Алай икән, гафу ит сеңлем, бик мәшәкатьле чагым, кайгылы вакытым. Улымны җирләдем, хатыным миннән китте». Аның бу кызның күкрәгенә сыенып туйганчы елыйсы килде. Ирексездән күзләренә килгән яшьләрне сиздермәскә тырышты.
Зариф тукталып калды, ни өчен әйтте әле ул кайгысын беренче күргән кешегә? «Абый, хәлегезне аңлыйм, авыр икәнен беләм, Ходай ярдәм бирсен, бик бетеренмәгез, Коръән күп еларга кушмаган, күп еласаң, мәет су эчендә ята, ди иде минем Галимә апам. Мәчеткә барып хәер бирегез, кайгыгыз басылыр».
Бу инде күпләр кебек күңел булсынга әйтү генә түгел, чын йөрәктән әйтелгән, гади генә, кешеләрчә юату сүзләре иде. «Ярый, сеңлем, барыгыз, ишекне ябып чыгыгыз», – диде Зариф һәм берүзе калып, улын җирләп, хатыны киткәннән соң беренче тапкыр аңа кешеләрчә якты, җылы итеп дәшүдән күңеле тулып, елау урынына, яралы ерткыч кебек ыңгырашып өстәлгә капланды.
Ничек болай булды соң бу? Кайда хата җибәрде ул? Бердәнбер улының фаҗигасендә дә, Әминә әйтмешли, ул гына гаепле микәнни? Ә гаилә җимерелүгә?
Дөресен генә әйткәндә, артык яратып яшәмәде ул Әминәне. Ләкин күңеле тыныч иде. Гаилә, кайтып керер өй, өйдә сине көтүче кемдер бар, җитмимени шул? Житмәгән икән шул. Ул роль алыр өчен, зур сәхнәгә аяк басар өчен барысына да әзер яшь артисткалар белән рестораннарда, су буйларында, сауналарда типтергәндә, аның гаиләсе, иң якын кешеләре фаҗига кичергән. Әминәсе барысын да белеп, аңлап торган, бала атасыз үскән. Аның җылысы җитмәгән иң якын кешеләренә. Димәк, ул – гаепле булып чыга.
Икенче көнне ул хатынын алырга авылга кайтып китте. Бәбкә үләне баскан ихата, ап-ак итеп кырып юылган күтәрмәдә ак ситсы күлмәктән бәләкәй генә калган әбисе утыра. Әминә аның ап-ак чәчләрен тарап үрә иде. Ничә еллар ялгыз калган әбисен дә кайтып күргәне, игътибар биргәне юк икән бит аның.
Әминәсе дә әнисенә охшап бара икән. Кайгыдан бәләкәй генә калган, бөрешкән. Ул күзләрен күтәреп Зарифка карады. Сүзсез дә барысы да аңлашыла иде. Чакматаш кебек каткан Әминәнең күңеле. Ике генә сүз әйтте: «Юк! Йөрмә!» Бу ике сүздә тыгызланып йомарланган тау шикелле рәнҗеш тә, үпкә дә, нәфрәт тә бар иде.
Авыр уйлар белән кайтты Зариф шәһәргә. Ул туры театрга китте. Сәхнәдә спектакль бара. Театрда спектакль барган чакта гына була торган киеренке тынлык, ул бүлмәсенә үтте. Бүлмә ачык иде. Караңгы коридордан ачык ишек аша күренеп тора: Нәҗибә бүлмә идәнен юа, һәрбер хәрәкәте, гәүдә йөреше эшенә шулкадәр тап туры килә, ул бер дә кирәксез һәм артык хәрәкәт ясамый, «лентяйка» биюче җитезлеге белән бүлмә почмакларында, кәнәфи, өстәл асларында «биеп» ала да чиләк тулы суга чума. Өйрәнеп беткән оста куллар җәһәт кенә чүпрәкне чайкап боралар да яңадан эшкә тотыналар. «Чын мәгънәсендә һәр эшнең остасы булырга кирәк. Ул үзенчә бәхетле», – дип уйлап алды Зариф, Нәҗибәгә сокланып. Аңа бу дөньяда җан кыеп көрәшергә, җәмгыятьтә үз-үзеңне, вазифаңны, дәрәҗәңне югалтмас өчен бар көчеңне биреп эшләргә, теш-тырнак, терсәк белән төртешергә, интригалар белән шөгыльләнергә, «зур» абзыйларга ярарга тырышырга кирәкми. Аның тормышында, эшендә ялган да, мәкер дә, алдау һәм алдану ачысы да юк, дип ирексездән көнләшеп куйды Зариф.
Нәҗибә чүпрәк борган җиреннән башын күтәрде, турайды. «Зариф абый, кайттыгызмы, ничек?» – «Берничек тә түгел, сеңлем, апаң кире кайтмады». «Яхшы түгел алай олыгайган ирне ташлап китү, менә минем якын кешем булса, мәңгегә дә ташламас идем. Сез кайгырмагыз, әгәр кирәк икән, мин сезнең йортыгызны җыештырырмын, ашарга пешерермен, керегезне юармын, миңа бу эшләр һичкенә дә авыр түгел, көндез мин барыбер бушмын», – диде Нәҗибә чын күңелдән. «Рәхмәт сеңлем, гаиләгездә ачуланырлар бит?»
«Минем беркемем дә юк, абый, мин бит детдом баласы. Әнием үлгән, әтием бөтенләй булмаган, мине башта күкрәк балалары йортында асраганнар, аннары үсә төшкәч, детдомнан детдомга күчерделәр. Бер генә якын кешем бар иде минем, тәрбияче Галимә апа. Мәктәпне тәмамлагач һөнәрчелек училищесында пешекчелеккә укытып чыгарды, аннары үзенең бәләкәй генә коммуналка фатирына пропискага кертте. Олыгайган иде инде, беркеме дә юк, авырый. Һөнәрем буенча эш булмады, урам себерүчесе булып эшкә урнаштым. Көндезләрен-төннәрен авыру Галимә апаны карадым, иртәле-кич урам себердем, подъездларны юдым. Галимә апа дөнья куйгач, үзем дә кар көрәп, суыкларда урам себереп сәламәтлегемне югалта яздым, шуннан соң бәхеткә каршы шушы матур, җылы театрга эшкә урнаша алдым.
Әй, матур да инде монда, әкият дөньясы кебек, их минем дә әтием-әнием булса, мине укытып чыгарган булсалар, мин шушында сәхнәләрдә уйный алсам… Юк шул, андый бәхет миңа эләкмәде. Нинди каты бәгырьле әти мине ташлап киткәндер инде, нигә әнием үлеп калгандыр, нигә әтием мине эзләп тапмаган икән, кем икән ул? Бик зур генерал микән, начальник микән? Яхшы кеше булса, мине ташламас иде, әллә берәр эчкече, йә берәр бомждыр әле.
Мин барыбер ялгыз түгел, абый, өемдә песием бар, «Йомшак» атлы, бик акыллы, паласны пычратмый, тартма белән ком куям да, мин өйдә юкта шунда утыра, ә кайткач, тышка чыгып керә, шулай булгач мин ялгыз түгел. Менә хәзер сез бар, сезне тәрбиялим. Тартуны ташларга кирәк сезгә. Беләсезме, сезгә витамин җитми, мин сезгә үләннәр кайнатып алып килермен, бу «Боржоми»фәлән агу гына ул, аларны эчмәгез башка».
Зарифның күңеленә инде олыгаеп барган Нәҗибәнең бала кебек беркатлы самими тыкылдавы сары май кебек рәхәтлек бирә, тынычландыра, юата, кадерле әнисе иркәли, кайгырта сыман тоелды аңа.
Тормыш үзенекен итте. Яралар төзәлә, югалтулар әкренләп онытыла барды. Дүрт айдан соң алар Азәрбайҗанга гастрольләргә очтылар. Шунда танышты якыннан Зариф Альбина белән. Сәнгать училищесын яңа бетергән, массовкаларда уйнаучы кыз үтә дә үткер һәм чая иде. Ә көлүе чишмә чылтыравы шикелле. Ирексездән шул көлүе җәлеп итте Зарифны. Талант ягы чамалы булса да, буй-сыны зифа иде Альбинаның. Альбинага ул үлеп гашыйк булды.
* * *
Пианино өстендәге сәгать иртәнге алтыны күрсәтә иде. Зариф даруның көче бетә башлаганын тойды. «Ерткыч» өнендә кыбырдый, үрсәләнә башлады. Менә өн авызыннан иң беренче аның йонлач аяклары белән озын кәкре тырнаклары күренде, менә әкренләп җанвар дисәң, җанвар түгел, куркыныч тәмуг җеннәре шикелле ямьсез затның борыны, ыржаеп торган тешләре күренә башлады.
Зариф көч-хәл белән күтәрелеп чираттагы даруын капты. Йокылы-уяулы халәт аны акрын гына томанга урый башлады.
Кинәт телефон шалтыравы аны уятып җибәрде. Күзләрен ачуга, таң яктылыгы сызылып кына тәрәзә аша бүлмәгә үтә башлаган иде. Тән берни дә сизми. Чирнең көн-төн буе котыргыч эшеннән арып-алҗыган, иртәнге ял вакыты.
Тагын телефон чыңлады. Зариф авыр гына үрелеп янындагы тумбочка өстеннән трубканы алды. Ул арада күрше йокы бүлмәсендә Альбина да трубканы күтәрде. Зариф трубканы кире салырга теләде, ләкин телефонның икенче башын- да ир-ат тавышын ишетеп, сагаеп, сөйләшүгә колак салды.
– Привет.
– Привет, – диде Альбина, – нигә өйгә шалтыратасың, мин бит сиңа үзем хәбәр бирермен, дидем, нәрсә булды?
– Дорогая, поездканы тизләтергә кирәк, дача хуҗалары бүген кич юлга кузгалырга булганнар, ниндидер ашыгыч эш бугай. Сәгать өчтә сөйләшенгән урында бул, мин сине шуннан алып китәрмен.
– Нигә алай, син бит икенче атнада барабыз, дигән идең, мин бит теге картны больницага урнаштырып китәргә тиеш идем. Нәрсә эшләргә соң? - диде Альбина.
– Берни дә булмас әле үл үләтеңә бер атна эчендә, калдыр да кит, ашарына хәстәрлә дә. Әле үз аягында йөри булса кирәк бит.
– Шулаен-шулай да…
– Ярар, пока, жду, целую.
– Бу атнада нотариусны чакыртып завещаниесен дә алдырырга иде бит әле, әллә үлеп китәр, шулкадәр дөнья, теге карчыгы судлаша башласа?!
– Ну ладно, икенче атнада эшләтерсең әле, аңынчы гына үлмәс, витаминнар бир…
Зариф бу кадәр оятсызлыкны көтмәгән иде. Бу – үзе укытып, үзе артист ясаган, герой образларын уйнаучы егет иде. Ул акрын гына трубканы куйды.
Картлыкны алдатып, батып барган кояшны куып тотарга тырышып ашкына-ашкына яратты бит ул бу кызны. Бар булган чәчелми-түгелми калган хисләрен, җылылыгын, соңгы иң мөкатдәс хисләрен биреп яратты ул аны. «Соңгы юанычым, аккош җырым син» дия иде ул аңа.
Яшьлегендә үз хатынына, баласына бирә алмаган назны, хәстәрлекне биреп бетерәсе килде аның Альбинага. Аның сыгылмалы назлы кайнар тәне, озын нечкә куллары кагылу белән эреп китә иде ул. Шуңа да берни дә жәлләмәде ул аннан. Иң беренче итеп Альбинаны театрның примадоннасы ясады. Чибәр иде кыз, ә талант урынына режиссер осталыгы, үз-үзе өстендә эшләү, ирнең даны, шөһрәте дә килеп кушылгач, егерме биш яшьлек сылудан менә дигән сәхнә гүзәле килеп чыкты.
Танылган режиссерның һәм артистның яшь хатыны булып сый-хөрмәттә яшәү бик ошады Альбинага. Иң беренче итеп ул загска керү мәсьәләсен куйды. Зариф бу хәтлесен үк көтмәгән иде.
«Яшәп карыйк әле, гүзәлем, мин бит синең өчен карт инде, бераз көтик», – дисә дә, ай-ваена карамыйча, Әминәдән аерып, үзе белән никах теркәде. Иң якын дусты булган Бари гына: «Зариф дус, ашыкма әле, бу чибәркәең чабыш аты кебек уйнаклап тора, тәртәгә кертә алмассың моны тиз генә, өйрәт, үзе дә ияләшсен», – диде.
Халык әйтә: «Төнге кәккүк көндезге кәккүктән уздырып җибәрә», – ди. Альбина барыбер үзенекен итте. Хатыны китеп ярты ел үтүгә, өйгә япь-яшь, янып торган хатын кереп хуҗабикә булды. Ләззәтле иде төннәр, таңнар балкып ата, кичләр сызылып үзенә чакыра, ялкынлы, шул ук вакытта күңел тынычлыгы бирә торган мәхәббәткә сусаган иде Зариф.
«Мин дә яшәгәнмен хатын белән», – дип уйлый иде ул Әминә турында. Гомер буе тәне тартынды, оялчан, кыюсыз булды шул Әминә. Зариф арттырып җибәрә башласа, шундук бөрешеп, куркып, оялып кала иде. «Туң тәпәч», – дип сүгә иде Зариф аны эченнән генә. Шуңа да аны тәртәләре еш кына читкә каерды. Чит кызлар кыю, оста, усал иделәр. Ләкин алар белән Зариф бушану сизсә дә, күңел тутырырлык хисләр таба алмады. «Менә, ниһаять, таптым», – дип уйлады ул Альбина турында. – Олыгайган көнемдә Ходай миңа олы итеп бәхет бирде, барлык бушка үткән елларың, юкка янган хисләрең өчен: мә, сиңа мәхәббәт, дип китереп тоттырды», – дип уйлады ул яшь хатыны турында. Иң затлы туннар, бизәнү әйберләре, кыйммәтле йөзек, алка, беләзекләр алып кидерде, күлмәк-костюмнарын шәһәрнең иң яхшы тегүчеләрендә генә тектерде. Кеше арасында Альбинаның үзен култыклап узуы, уйнаса сәхнәдә, башкалар уйнаса – янында булуы, затлы яшь хатын белән спектакль премьераларында бергә утыру Зарифка искиткеч горурлык, күңеленә канәгатьлек бирә, мин-минлеген назлый иде. Кулуарларда Зарифка бертөрле елмаеп, артыннан мыскыллы ыржаеп калган яшь артистларның Альбина тирәсендә бөтерелгәннәрен дә күрмәде түгел, күрде, ләкин игътибарга алырга тырышмады, ышана иде ул хатынына. Нәҗибә генә яратмады Альбинаны. Аларның өйләнешкәнен ишеткәч, өйләренә дә килмәс булды. Зарифка арты беләнрәк борылып җыештыра башлады бүлмәсен дә. «Нәрсә булды, Нәҗибә сеңлем, ни өчен үпкәләдең миңа, хәлләреңне дә сөйләмисең, песиең ничек? Әллә гөлҗимешең беттеме, күптән эчергәнең юк», – диде ул елмаеп, ни өчен Нәҗибәнең үпкәләгәнен чамалап. «Яшь хатыныгыз эчерсен әнә, сез инде ятим дә, бахыр да түгел, «алтын баганагыз» бар, – диде ул Альбинага ишарәләп.
Нәҗибәнең бу сүзләреннән Зариф көлеп җибәрде. «Нәҗибәкәй, сеңлем, хатын – хатын урынында, син бит минем дустым, серләремне сиңа гына сөйлим бит, ташлама олы абыеңны», – диде ул уены-чыны белән.
Уйлар, уйлар. Менә аның бар ышанычы, күңел юанычы булган, җиде ел бергә гомер кичергән хатыны чит ирләр белән сөйләшә, кайдадыр барырга сүз куеша икән, димәк, инде эшләр еракка киткән.
Зариф яңаклары авыртып чыкканчы тешләрен кысты, эчкә баткан күзләреннән ике бөртек рәнҗү яшьләре сакал-мыек баскан ач яңакларына тәгәрәп төште.
Күрше бүлмәдә Альбина утны кабызды, ефәк халатларын кыштырдатып юыну бүлмәсенә үтеп китте, кранны ачып дүрт кеше сыярлык «джакузи»га су агыза башлады, ярым ачык ишектән ваннага салган хуш исле өстәмәләрнең исе Зариф яткан бүлмәгә үк җитеп, борынына килеп бәрелде. Ул ап-ачык итеп хатынының сылу, сыгылмалы тәненең ничек итеп кайнар ванна кочагына чумуын, югалуын күз алдына китерде, йөрәге әрнеде. Үзәкләргә үтәрлек ялгызлыктан, эч пошуыннан ул ыңгырашып куйды.
Нигә Ходай аңа һаман үлем бирми икән, нәрсә өчен аны шулкадәр каһәрләде, нинди гөнаһлары өчен? Һәм аның алдына аермачык булып тагын бер ялангач сын пәйда булды – Зәбирә – сабый Зәбирә…
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.com