Чәчмә әсәр
2 июль 2025, 06:45

Ногман МУСИН. Əтиемнең оч сəнəге (2)

Сəнəк күтəреп авылга кайтып керəсе килə иде минем. Буш кул булгач, кешелəр печəн җыярга барганымны белмəслəр кебек.

Ногман МУСИН. Əтиемнең оч сəнəге (2)Ногман МУСИН. Əтиемнең оч сəнəге (2)
Ногман МУСИН. Əтиемнең оч сəнəге (2)

(Дәвамы.)
Аныңчы əтием янына Гобəйдə əби ки-
леп җитте, куркып кычкырып җибəрде:
– Хəтирə, төш əле, төш!..
Ул чакта мин əниемнең биек
кибəн башыннан ничек төшкəнен дə
хəтерлəмим. Бер кулы белəн сəнəк
сабын, икенчесе белəн күкрəген тотып
яткан əтиемнең авызыннан кып-кызыл
кан агып чыкканын күргəч, һушымны
югалтканмын...
Өлкəннəр азактан, нык көчəнүдəн
Сəлмəннең күкрəк ярасы эчтəн ачыл-
ган икəн, дип сөйлəделəр. Ничек кенə
булмасын, без күз белəн каш ара-
сында əтисез калдык. Аның гəүдəсен
Ташборын астындагы тугайдан коеп
яуган яңгыр астында арбага салып
алып кайттык.
...Шушы хəлне искə төшерсəм, хəзер
үземнең дə шул кыл тарткандай төз са-
плы, дүрт япьле сəнəкне кулыма ала-
сым, аның белəн коеп куйгандай итеп
кибəн саласым килеп китə. Тик моны-
сы əлегə хыял гына шул. Печəн чəнчеп
түгел, оч сəнəген болай күтəрергə дə
чак-чак көчем җитə.
Һəрчак əтиемне хəтерлəткəн оч
сəнəген сорый иде Җанозак ба-
бай. Белеп ятам, əнием аңа сəнəкне
берсүзсез биреп торачак. Чөнки
үзебезгə дə кибəнне сугыш елларында
гелəн Җанозак бабай коеп бирə иде
бит. Быел да əнием, мөгаен, шушы йо-
мыш белəн аңа барыр.
– Кинҗəбай, тор əле, тор, əнə бабаеңа
өй башыннан оч сəнəген төшереп бир,
– дип, əнием минем өстəге юрганны
ачып ук җибəрде.
Сикереп торам да, күземне уа-уа, чо-
ланга чыгам һəм кыекка тагылган ар-
кан буйлап өй башына үрмəлим.
– Печəн җыя торган сəнəклəрне дə
алып төш! – дип кычкыра əнием ишек
алдыннан.
Менə ул төрле озынлыктагы, төрлечə
япьле сəнəклəр. Оч сəнəге алар ара-
сында чабак көтүе арасында яткан
чуртан кебек күренə.
Сəнəклəрне алып биреп, өйгə кергəч,
мин əниемнең бүген нигə иртə уятка-
нын да аңладым.
– Улым, җəһəт кенə битеңне ю да
ашарга утырыйк. Бүген миңа иптəш бу-
лып, чабынлыкка син барырсың. Апаң
өйдə калыр, – диде əнием.
Печəн чабарга барганда, чəй кай-
ната торсаң да файда дип, ул быел
апамны үзенə ияртеп йөртə иде. Бүген
мине алып бармакчы иде. Чəй эчəргə
утыргач, əнием нигə мине алып барыр-
га булуын ачыграк əйтеп бирде:
– Печəн кибеп җитмəсə, покосны
əйлəндереп киптерербез, дим. Син,
малай кеше, покос əйлəндерергə чы-
дамрак булырсың.
Əниемнең үземне апамнан өстенрəк
куюы мине бер карыш үстереп җибəрə.
Тиз-тиз генə ашадым да, чыгып, үземə
иплерəк сəнəк сайларга тотындым.
* * *
Менə мин, сəнəк күтəреп, гомеремдə
беренче тапкыр печəн җыярга китеп
барам. Шулай əниемə куш булып,
эшкə китеп барганыма һəр өйнең
тəрəзəсеннəн сокланып карыйлардыр
кебек. Əниемнең дə адымнары ыша-
нычлы, чырае бүтəн чактагыдан якты-
рак тоела миңа.
Безнең чабынлык Көнтөшмəс дигəн
җирдə булуын, ул яланның ниндилеген
дə белəм. Былтыр əтием, сугыштан
кайткач, үзебезгə кибəнне шунда сал-
ган иде. Шуннан кайтып килгəнендə,
Гобəйдə əбигə ярдəм итəм дип, үлде дə
инде. Авылдан ике чакрым чамасы ера-
клыкта ул. Өч яктан куе карагай урма-
ны уратып алган, түбəн ягы Кызылташ
ярындагы əрəмəлеккə барып тоташ-
кан. Кояш байтак күтəрелмичə нур
төшмəгəнлектəн, ул күп вакыт күлəгə
булып тора. Шуңа Көнтөшмəс дип ата-
ганнардыр инде аны.
Бер урында юл куе каенлык аша
үтə иде. Шунда яныбыздан гына бер
өер көртлек балалары күтəрелеп очты
бит. Канатлары ныгымаганлыктан,
алар ерак оча алмый, чак кына бара-
лар да тагы үлəн арасына посалар.
Чыдамадым, киттем бит боларны
куып. Əнием:
– Булашма юкка, əйдə тизрəк! – дип
кычкыра.
Мин һаман йөгерəм. Лəкин инде
барып җиттем дигəндə генə көртлек
балалары күтəрелеп очып китəлəр.
Ачуым килеп, артларыннан сəнəгемне
томырган идем, каен кəүсəсенə барып
бəрелде дə бер чаты “шарт” итеп сы-
нып та чыкты.
– Ай, тыңлаусыз! Юкка булашма, дип
əйттем мин сиңа! – Əнием, ачуланып,
шулай сукрана, ə мин, сəнəгемнең сын-
ган сабын тоташтырырга телəгəндəй,
урынына куеп карыйм. Йə, чабынлык-
ка барып җитмəс борын сəнəк сабын
сындыр инде дип, үз-үземне əрлим.
Минем борын төшкəнен əнием дə сиз-
де, күрəсең, ачуланмый гына əйтте:
– Ярар, аптырама, покос
əйлəндерергə ике ябе дə җитəр. –
Азрак сүзсез баргач, өстəде: – Кош
тотар чакларың алдарак шул əле,
улым...
Чабынлыкка җиткəч, ашамлыкны
бер агач төбенə кую белəн, əнием
покосларның ничек кипкəнен карарга
тотынды. Ялан уртасындагылары кипсə
дə, урман читендə баш-башларының
асты шəмəреп, яшел ята иде əле.
– Их, этлəнүем бардыр шушы печəн
белəн, – дип җаны көя əниемнең. –
Бүтəннəрнеке көйрəп кипкəндə, монда
əйлəндермичə җыеп булмый. Улым,
менə шулай итеп сəнəгеңнең ябен
иплəп кенə аска тык та, покостагы
печəнне туздырмый гына кояш ягына
каратып əйлəндер. Җиргə лыпын ят-
кырмый, менə шул рəвешле бастыры-
брак куйсаң, җил кагып киптерергə ару
булыр.
Əниемнең тəфсиллəп өйрəтүенə
көлемсерəп карап торам. Һəй, эшме-
ни инде шул печəн əйлəндерү, дип
уйлыйм күңелемнəн. Аңламаслык
нəрсəсе бар?
Тирə-ягыма күз салам: яланга,
əйтерсең, каймалап сырылган зур па-
лас түшəп куйганнар. Хəтта шушы по-
косларны җыеп алсаң, əле сырланып-
дулкынланып яткан чабынлыкның яме
китəр дə куяр төсле. Күңелне кытыклап,
борынга əчкелтем печəн исе килеп
бəрелə, күңелгə рəхəт булып кала. Мин
дəртлəнеп эшкə тотынам. Лəкин покос
астына тыккан сəнəгемнең очы җиргə
кадала. Иплəбрəк яңадан кабатлыйм
– сəнəк очы янə туфракка төртелə.
Ачуланып, сəнəгемне көч белəн өскə
күтəргəн идем, бер якка тузгып печəн
ыргыды, сəнəк очына ябышкан туфрак
күземə сирпелде.
– Өтəлəнмə, улым, – ди əнием, –
ашыккан эш бетермəс, тасыллы эш
бетерер, дигəн борынгылар.
Туфрак күзне кыра, лəкин аны җиң
очы белəн генə сыпырып алам да,
əни алдында сер бирмəү өчен (сəнəк
ябен сындырып көлкегə калган да
җиткəн), тагы эшкə тотынам. Əһə, бу
юлы җайлы гына əйлəндереп салдым
бит покосны. Тик икенче тапкырында
сəнəк тагы туфракка кадалды. Бу ни
иткəн эш əле?
– Улым, сəнəгеңнең ябе калтаеп тор-
ган ягын өскə əйлəндереп тот, шуннан
төртелмəс.
Əй, шушы əниемне, һаман тикшереп
тора, имеш. Аның туктаусыз өйрəтүе
чəмгə тисə дə, сəнəкне əйлəндереп
тотам. Бəй, эш көйлəнде дə китте бит.
Сəнəгемне покос астына тыгам да
əйлəндерəм, тыгам да əйлəндерəм,
сəнəк очы кадалып та карамый.
Əнием:
– Вəт шулай, – дип эшемне куəтлəде
дə кипкəн покосларны җыярга тотын-
ды. Яландагы тынлыкны печəн кыш-
тырдавы бозды.
Мин урман кырындагы покос баш-
ларын бил язмый əйлəндерəм дə
əйлəндерəм. Бераздан артыма əйлəнеп
карыйм – хəтсез җир киткəнмен икəн
бит. Өстəвенə, шулчак əнием:
– Өтеп алып бара лəбаса минем
улым, – дип җибəрде.
Тагы да дəртлəнебрəк дəвам иттем.
Əллə көн эсселəнде, битемнəн тир ага,
ул əчеттереп күзгə төшə, хəтта авызга
да килеп керə. Лычма су булып аркама
ябышкан күлмəгемне салып ыргыттым.
Лəкин кигəвеннəр тешли башлагач,
аны яңадан кияргə мəҗбүр булдым.
Тирлəп-пешеп тагы бераз эшлəгəч,
сəнəгем баягы кебек янə җиргə кадала,
эшем бармый башлады. Сəнəгемне
тегелəй-болай əйлəндереп карыйм,
юк бит, туфракка төртелə дə покос-
ны əйлəндереп булмый да куя. Бөтен
бəла сəнəктə сыман күренə миңа, аны
тегелəй-болай əйлəндергəлəп карап
торам.
– Улым, азрак ял ит. Əнə, анавында-
гы күлəгəгə барып утырып тор.
Гел мине карап кына йөрмəсə бул-
мый микəнни əниемə? Үземнəн читтə
йөрсə дə, барысын да күрə. Аның
əйткəнен тыңламыйча, чəмлəнеп, тагы
эшкə тотындым. Ике-өч покос башын
əйлəндерүем булды, сəнəк очы янə
җиргə кадалды. Ул арада яныма əнием
килеп җитте.
– Бөтенлəй эш рəтенə кердең бит,
улым, – дип, мине кочаклап алды да
аркамнан сөйде. – Һай, улым, ничек
тирлəгəнсең. Əйдə, күлəгəгə утырып,
аз гына ял итик. Эш качмас ул.
Җиңем белəн тиремне сөртə-сөртə
əнием артыннан атладым. Ялан
читендəге төптəн үк ботаклы карагай
төбенə барып утырдык. Утырдык дип,
əнием утырды, мин үлəн өстенə сузы-
лып яттым. Бернинди җил-фəлəн дə,
шылт иткəн тавыш та юк. Чалт аяз күк
шултиклем биек, ə икенче карасаң, ул
озын карагайларга элəгеп торган ке-
бек. Шул куе зəңгəр күккə карап тыныч
кына ятуы нинди рəхəт. Тəнне мамык
өеме белəн бастырып куйган төсле,
бармакны да селкетəсе килми.
– Əтиең сугыштан алда шушы чабын-
лыкны берүзе ике көндə чабып бетерə
торган иде, – əниемнең моңсу тавышы
бик ерактан ишетелгəн сымак тоела. –
Печəн чаба белмəгəн кешемени мин,
чабышыйм, ярдəм итешим, дим. Юк
бит, үзем исəн чакта синнəн авыр эш
эшлəтəсем килми, ди дə куя. Əйтерсең,
үзенең иртə дөнья куярын белгəн,
мəрхүмең... Эээ-ййй, əтиең исəн бул-
са... – Əтием исəн булса, нишлəр иде,
əнием сүзен əйтеп бетермичə туктап
кала, озак тынып торгач кына шул ук
моңсу, сагышлы тавышы белəн дəвам
итə: – Бер елдан шулай Җанозак
бабаңнар Кызылташ аръягындагы
яланны чаптылар, без əлегə шушында
инде. Көндезге чəйне елга буена төшеп
бергə эчə торган идек. Берчак чəй эчеп
утыра торгач, əтиең белəн Җанозак
бабаең бəхəслəште дə китте бит.
Безнең утыз өч күбə бар иде, Җанозак
бабаңнарныкы – егерме бер. Əтиең
əйтə, барыбер кибəнне мин синнəн
алда салып бетерəм, ди. Белəсең бит,
Җанозак бабаң да үзсүзле. Булмас,
минем дə эштəн чыгып картаеп барган
җир юк əле, ул егерме бер күбəне син
ярты кибəнеңне салганчы ук ыргытып
бетерəм мин дип, сүз бирмəскə тыры-
ша. Бер сарык тəкəсенə бəхəслəште
бит болар. Кем элек салып бетəр
– шул кибəн үзəгенə куелган киртə
башына кызыл чүпрəк бəйли, дип
сүз бирештелəр. Чəмле кеше иде
əтиең, əйттеме, чəчəп егылса да, үз
сүзендə торыр иде. Əй шул көнне яр-
сып эшлəве! Мин кибəн башында то-
рам, аның ыргыткан печəнен таптап
өлгерə алмыйм хəтта. Оста сала тор-
ган иде ул кибəнне. Печəнне күбəдəн
җае-җае белəн генə алып, кирəкле
генə урыннарга ыргытып тик йөри. Ул
көнне кибəнен очлаганчы чак кына
да туктап тормады ул. Соңгы сəнəк
печəнне ыргытты да: “Яулыгыңны чиш
тə киртə очына бəйлə!” – дип кычкыр-
ды. Яулыгымны бəйлəгəч, сорый бу:
“Тегелəрне кара əле, бетəлəрме?” – ди.
Менəтерəк, кибəн башыннан Җанозак
бабаңнарның чабынлыгы уч төбендəге
кебек күренеп тора. Алар кибəнен
чак яртылаган. Əтиең: “Кем белəн
бəхəслəшеп маташа бит əле карт, бер
сарык тəкəсен элəктердек, бичəкəй”,
– дип, рəхəтлəнеп көлгəн булды. Үзе
атны җикте дə, Җанозак бабаңнар
ягына чыгып, кибəннəрен салып бе-
тереште. “Җен икəнсең син, Сəлмəн,
– ди Җанозак бабаң. – Тəкə – синеке”,
– ди. Үзе һаман сер бирмəскə маташа.
“Синең оч сəнəгең шəп шул, Сəлмəн
энекəш, шуның белəн алдырасың”,
– ди. “Синең бу аша атлап чыгарлык
кибəнеңə оч сəнəгенең кирəге дə юк
инде”, – дип көлгəн иде əтиең, Җанозак
кайнага үчекте дə китте. Авылга кай-
тып җиткəнче, бер авыз сүз кушмады.
Əтиең эшне озакка сузарга яратмый
иде. Тегелəрнең тəкəсен шул көндə
үк җитəклəп алып кайтты да, суеп,
үзлəрен бөтен бала-чагасы белəн ку-
накка чакырды. Тəкəңне жəллəп, суй-
мый йөри идең, менə яхшы булды ла-
баса, дип көлə, җитмəсə. Эээ-ййй, бар
иде заманалар...
Əниемнең соңгы сүзлəре миңа
нигəдер, əтием менə шулай иде, ə син
төш тə җитмəс борын əлсерəп ятасың,
дигəн сыман тоелды. Чəмлəнеп, ыргып
тордым, сəнəгемə тотындым.
– Улым, – дип, əнием китə башла-
ган җиремнəн туктатты, – ашамлыкны
калдырган җирдəн əйрəнне китер əле,
тамагым кибеп тора.
Əйрəн эчкəч, хəл кереп киткəндəй
булды. Мин үз эшемне дəвам иттем,
əнием печəн җыя. Əтием турында əле
генə ишеткəн сүзлəр нык тəэсир иткəн
иде миңа. Аның чəмлəнеп, печəнне
чəнчеп куптарып: кибəн коеп йөргəнен
күз алдына китерəм дə, үзем дə кем
белəндер узышкандай, җəһəтрəк
эшлəргə тырышам. Башыма, кайчан
мин дə шулай берəрсе белəн яры-
шып кибəн коярмын икəн, дигəн уй
килə. Шуннан иртəн Җанозак бабай
алып киткəн оч сəнəге исемə төшə.
Ул сəнəккə, нигəдер, мин үсеп җитеп,
кибəн салырлык булмыйча беркемнең
дə кулы тимəскə тиештер сыман тоела.
Их, кайчан теге Афзал абыйлар сыман
зураеп китəрмен инде. Нигə икəнен
үзем дə белмим, əниемнəн кычкырып
сорыйм:
– Əни, Җанозак бабай оч сəнəген
сындырып куймасмы икəн?
Əнием, аптырагандай, азрак сүзсез
карап тора.
– Нигə алай дисең? Сындырырга ни,
бүген башлап кибəн коямыни ул.
Кайтарып сүз əйтə алмыйм, чөнки
сорауны нигə биргəнемне үзем дə
төшенеп җиткерми идем...
Кояш түбəнəеп, көн сүрелгəнче,
ялан буенча ун күбə ясап куелган иде.
Кайтырга җыенып йөргəндə əнием:
– Бүген байтак эш эшлəп ташладык
бит əле, улым, – диде. – Ялгызым гына
булсам, ул кадəр үк эшли алмас идем.
Минем баш күккə тигəндəй булды.
Хəтта арыганнарым онытылды. Əнием
сəнəклəрне покос астына яшерə баш-
лагач:
– Алып кайтмыйбызмыни? – дип со-
радым.
Сəнəк күтəреп авылга кайтып керəсе
килə иде минем. Буш кул булгач,
кешелəр печəн җыярга барганымны
белмəслəр кебек.
– Иртəгə тагын килəбез бит, улым.
Нигə аларны күтəреп йөрергə? Мə,
шушы төенчекне тот.
Ул арада бездəн арырак печəн
эшлəүче кешелəрнең кайтып килгəне
күренде. Без дə аларга кушылып авыл
ягына атладык.
– Берүзең булсаң да, байтак җыеп
ташлагансың əле син, – ди əниемə бер
апа.
Əнием тамагын кыра, аңа көлемсерəп
карый.
– Нигə берүзем булыйм мин. Улым
белəн җыйдым.
Тагы куаныч тойгысы чолгап ала
мине. Кулымдагы төенчекне ныграк
селкеп, эрерəк адымнар белəн ат-
лыйм.
– Сəлмəн мəрхүмгə охшаса, эшкə
өлгер булыр, – ди əлеге апаның ире,
миңа күз ташлап.
Кая инде миңа əтиемə охшарга.
Ул бит əнə нинди зур, көчле булган.
Кибəнне дə бөтен кешедəн шəп салган.
Ə мин... чабынлыкка барып җитмəс бо-
рын ук сəнəгемне сындырдым, төш ва-
кытында йоклап ятып калганмын...
Кайчан зураермын да, оч сəнəген
беркемгə бирмичə, үзем кибəн сала
башлармын. Кинəт эчем поша,
күңелсезлəнəм. Тирлəгəн аркама кичке
салкын җил килеп бəрелə. Калтыранып,
җилкəмне бөрештерəм.

(Дәвамы бар.)

Ногман МУСИН. Əтиемнең оч сəнəге (2)
Ногман МУСИН. Əтиемнең оч сəнəге (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас