Ләкин күңелен нәрсәдер айкап тора иде Зарифның. Ниндидер тынгысызлык, шом, сагаю бар иде күңел төбендә. Зариф үткән һәм булачак көннәрдәге вакыйгаларны барлап, чамалап чыкты. Юк, алай-болай күңелсезлек сизелми кебек. Кинәт «шылт» итеп хәтеренә төште аның: төш, бүген күргән сәер төш баеп баручы кояшны куып атта чаба да чаба, чаба да чаба ул.
Кояшны куып җитешүгә бик күп нәрсә бәйле аның тормышында, нәрсәләр икәнен тезеп-тезеп әйтә алмый, тик бу – бик әһәмиятле юрау. Ниндидер күзгә күренмәгән көч артка тарта иде аны, тик ул үҗәтләнеп алга барырга тырыша, бар көчен биреп алга омтыла, кояш аның саен ерагая, байый бара, байый бара иде.
Ул төшен әнисенә сөйләде. Әнисе шомланып китте. Улы янына килеп утырды. Куллары белән ике яңагыннан тотып күзләренә карады һәм шомлануын сиздермәскә тырышып: «Дөнья алдаткыч ул, улым, булдыра алмаганыңны булдырырга, туктата алмагыныңны куып җитәргә тырышма, булганына канәгать итеп, кадерен белеп яшәргә тырыш, төшеңне хәерлегә юра, ни юрасаң шул була», диде.
Хафалану катыш яратып, улының сөйкемле йөзенә, баһадирдай ныклы гәүдәсенә горурланып карады ул. «Әтисенең яшь чагы», – дип уйлап алды, улы өчен сөенеп, юньле кешеләргә очрасын, бәхетле булсын иде улы – бердәнбере.
– Нинди хәбәрләр бар авылда, әни, нинди яңалыклар? – дип сораша башлады Зариф.
– Яңалыклар… Үрге оч Мөхәммәтзариф бабаң гүр иясе булды, үткән җомга җирләдек, җаны җәннәттә булсын. Кәҗә урам Нәкыя апаң, ире үлеп бер ел торгач, күрше Сарыкүл авылына бер тол иргә кияүгә чыккан иде, торалмады, кайтты, бичара. «Тын алулары, исләре чит, үз Хәмзәмнең өемдә исләре сеңеп калган, шуларны булса да иснәп яшим», – ди бахыр. Урман башы Жәннәт әбинең үткән шимбәдә мунчасы янып китте. Бик кызу яга иде шул мунчасын, чабынырга ярата иде. Авылда күңелсез хәбәрләр йөреп тора әле, улым. Фатыйма әбиеңнең оныгы дивана Зәбирә кемнәндер алданып, кыз бала тапты.
«Кайсы явызы шул бахыр Ходай бәндәсенә бәгыре җитеп кул сузды икән», – диде әнисе авыр сулап. Зариф дертләп китте. Үзе дә сизмәстән: «Кемнән икән? – диде. «И-и-и, улым, акылы тулы түгел бит аның, бичараның, җитмәсә теле юк, ни сөйләсен, дәшми. Баласы тугач үзе гел елмая, нарасыен күкрәгенә кысып алга-артка бәвелеп тик утыра иде, диләр. Тагын шуны сөйлиләр: имештер, Зәбирә бахыркайны теге йөзе кара ир, бәдбәхет, бер муен чылбырына алдатып алган имеш, диләр. Карт нәнәсенең үзенең бер аягы җирдә, берсе гүрдә, бу кайгыга түзәлмичә түшәккә егылды, районнан килеп Зәбирәнең баласын балалар йортына алып киттеләр.
Бик тарткалашты, диләр, бик дулады, ди, Зәбирә, телсез авызы белән өч көн әллә елады, әллә улады, безгә чаклы ишетелеп торды тавышы бахырның.
Баланы алырга килгән шәфкать туташы жәлләп инәсе муенындагы чылбырны баласына алып кидергән, бәлки берзаман миһербаны килеп, атасы үз нарасыен килеп алыр, билге булсын дип әйткән, ди.
Өч көннән соң тагын да хәле начарая башлагач, Зәбирәне диваналар йортына озаттык. Бөтен авыл елап калды». Зариф башына таш ишелеп төшкәндәй хис итте үзен.
Тамак төбенә йодрык хәтле төен килеп утырды, күз аллары караңгыланды. Ул тиз-тиз атлап, бәрәңге бакчасы аша елгага төшеп китте.
Чынмы бу? Булырга мөмкинме? Бер мизгелдә мең сорау үтеп китте башыннан.
Былтыр гастрольдән соң берничә көнгә ялга кайткан иде ул. Жәй ахыры, тик көз башы түгел әле. Дөнья – бала тапканнан соң рәхәтләнеп йокымсырап изрәп ял итүче ана шикелле. Сулар тын инде, тыныч, ләкин җып-җылы. Агачларга бераз сары иңгән, тик табигать әле яшьлеген югалтмаган. Анда-санда куакларда кара, кызыл бөрлегән шаян кыз шикелле күз кысып үзенә чакыра, инде таҗларына тимгел төшә башлаган ромашкалар, кыргый клевер чәчәкләре рәхәт ял итә, сукмак читләп бар куәтен, җанын биреп шайтан таяклары йодрык хәтле чәчкәләрен «менә мин нинди», дигән төсле масаеп кояшка сузган. Көмешсу өстендә үсеп җиткән каз-үрдәк канат кагына, кырчынташ арасында энә буе вак балыклар җим чемчи.
Закир тынычлап ял итәр өчен икенче ярга йөзеп чыкты. Әнисе дә: «Шунда елгага якын гына гөлҗимеш куаклары бар иде, иренмәсәң әзрәк җимешен җыеп алып кайт әле, улым, кыш көне үзе бер дару ул», – дип әйтеп калды. Закир ялангач тәнен кояшка куеп, комга күмелеп рәхәт изрәп озак ятты.
Жылы, алтынсыман елга комы аның кайнар тәнен рәхәт иркәләп аякларыннан, янбашларыннан, күкрәкләреннән, эченнән җиргә коела. Күңел әллә нинди тауларны җимереп, кыялар актарырлык дәрт һәм киеренкелек белән кайдадыр ашкына, тынычсызлана, талпына иде.
Бу халәттән аны кинәт су чәчрәгән тавыш уятып җибәрде. Ул башын күтәреп аргы якка карады. Елга аша кемдер бу ярга йөзә иде.
Закир аптырап калды, җәй ахырында аннан башка тагын кем җөрьәт итеп су керә икән? Бала-чага түгел, колачы киң, ныклы беләкләре су өстендә ялтлап-ялтлап китә, ялангач янбашлары, ныклы аяклары хәрәкәт уңаена ак балык сырты шикелле янып, су өстендә чагылып ала.
Йөзүче бу як ярга чыкты, яр буена аяк басты, бу шәп-шәрә хатын-кыз иде. Хәзер генә танып алды Зариф аны. Зәбирә. Дивана Зәбирә, әпә Зәбирә дип тә йөртәләр иде аны авылда. Әти-әнисеннән яшьли ятим калып, Фатыйма әбисе кулында тәрбияләнгән бу кыз, бала чакта телсез дә, исәр дә түгел иде.
Зарифтан өч сыйныфка түбәнрәк укыды ул. Шулай да олырак егетләр дә аңа игътибар итәләр иде инде. Дулкын-дулкын булып иңнәренә таралган җитен төсле чәчләр, кара куе керфекләр белән уратылган күкчәчәкләр шикелле зур зәңгәр күзләр, яшь булса да, инде күзгә ташланып торган зифа буе күпләрне җәлеп итәчәк иде үсеп җиткәч…
Бәхетсезлек аяк астында икән шул. Көз көне мәктәп балалары колхоз бәрәңгесен чыгарырга барганда, «Белорусь» кинәт тарттырып җибәрә һәм арбага төялгән балалар арасыннан Зәбирә егылып төшеп аңын югалта.
Озак ятты ул район һәм республика хастаханәләрендә. Кайтканда ул элекке Зәбирә түгел иде, әйтерсең, алыштырып куйганнар. Ул телдән язды, хәтерен югалтты, сөйләшмәс һәм кеше белән аралашмас булды, алмашына башлады.
Шул Зәбирә йөзеп чыкты елганың бу ярына һәм ул шәп-шәрә иде. Зариф торып басты, матур иде кыз, ап-ак шикәр шикелле зифа тәненнән энҗе-энҗе тамчылар тәгәрәп аяк астындагы алтын комга төшеп югала. Бәллүр шикелле ике тамчысы тулы күкрәгенең пешкән чия төсле бүртеп торган очларына кунган, чәчләре дулкын-дулкын чуалып иңнәрендә ята. «Горгона» кебек дип, ирексездән соклануын яшерми уйлап алды Зариф.
Кыз башта куркып киткән кебек булды, ләкин аның игътибарын шунда ук Зариф муенындагы медальон җәлеп итте. Ул тартынмый-нитми якын ук килеп шул медальонга үрелде. Зарифка әйтерсең ут капты, аның тыны кысылды, йөрәге күкрәк читлеген җимерердәй булып дөп-дөп тибә башлады. Ул бер кулы белән кызны биленнән кочып алып үзенә тартты.
«Ошыймы? – дип сорады Зариф аннан калтыранган тавыш белән, Миңа гөлҗимеш җыешсаң, бүләк итәм үзеңә». Кыз су буен яңгыратып көлеп җибәрде, нәрсәдер әйтергә теләгәндәй өн ишеттерде, Зариф аны биленнән кочаклап урман арасына алып кереп китте. Икенче көнне Зариф, ашыгыч эшем бар, дип, ялы беткәнне дә көтмичә, тиз генә җыенды да иртә таңнан шәһәренә тайды.
Төн тынычлыгын тыңлап ятудан да серлерәк, гаҗәбрәк нәрсә бар микән авыру кеше өчен бу дөньяда.
Менә ул – син яшәгән, яраткан, нәфрәтләнгән, шатланган, кайгырган, өметләнгән һәм өметләреңне җимергән, ләкин бик кадерле булган дөнья. Ул якын гына кебек, синең күз алдыңда гына, синең яныңда гына, сине уратып алган, сиңа таныш та, үз дә, ләкин шул ук вакытта инде ул чит тә, ифрат ерак та, ул инде сиңа ят та, дошман да, сиңа битараф та, салкын да кебек. Бу дөнья үлем түшәгендә ятканнарга бөтенләй икенче үлчәүләрдә үлчәнә, икенче яссылыкта ята икән.
Ә монысы хәзергесе – ач күзләре белән сине үтәдән-үтә тишеп караучысы, очлы озын тырнакларын күкрәгеңә батырырга әзер торганы дәһшәтле дә, шул ук вакытта серле дә иде. Ул аяусыз һәм куркыныч, шул ук вакытта аны аңларга, төшенергә тырышу, тиздән, бик тиздән үзеңнең инде аныкы булачагыңны тою хисе кире этәрә, үзе шул ук вакытта котылгысыз рәвештә үзенә тарта. Зариф авыртулары ач ерткыч кебек өненә вакытлыча булса да поскан арада эчке бер кызыксыну белән бу ике халәт – ике дөнья арасындагы аермалылыкны аңларга тырышты.
Менә аның куллары, кайчандыр җимертеп эш эшләрлек булган ныклы мускуллары, күпме хезмәт иткән: язган, исәпләгән, аш-су җыйган, күпме гүзәл хатын-кыз тәненә, чәчләренә кагылуын калтыранып көткән озын көчле бармаклары… Беләкләренең тиресе бушап – буш оек кебек сәлперәеп калган куллар, сары, зәңгәр тырнаклары тырпайган, бармаклары кадаклар кебек шыксыз һәм кансыз.
Тегесе – исән-сау чактагысы – ваемсызлык, мәгънәсез максатлар артыннан чабу, дан, шөһрәт, байлык, казанышлар эзләү, үз фикерләреңнең дөреслегенә инанырга тырышу һәм башкаларга да шуны исбатларга омтылу, вак күңел ачулар белән урап алынган, соңгы чиктә өч тиенлек дөнья мәшәкатьләре эчендә эрү, юкка чыгу, көлгә әйләнү. Бик кирәкле нәрсәләргә юлыгып, аймылышта калмады микән, күрмичә, сизмичә үтеп китмәде микән ул аларны, кул сузымы ара гына калмадымы икән ул яшәү мәгънәсе дигән нәрсә Зариф өчен?
Нигә монысы – бу халәте, бу дөньясы, ягъни әҗәл якасындагысы шомлы әйдәү, серле пышылдау, кайдадыр каерылып, газапланып ашкыну, алгысау һәм гаҗизлек белән тулы?
Ул күзләрен зур ачып Европа стилендә эшләнгән затлы йорт җиһазлары өстендә тәрәзә аша төшкән тәүге нурлар яктысында акрын гына, сизелер-сизелмәс балкыш булып тибрәлгән тузан бөртекләрен, мең тапкыр күреп тә игътибар итмәгән, тәрәзә төбендә балкып чәчкә аткан кактус гөлен, нигәдер кыш уртасында уянган чебеннең пыялага бәргәләнүен, ябылып бетмәгән краннан тамган суның яшәүне исбат итеп тып та тып, тып та тып тамуын кинәт бар күзәнәкләре белән тойды. Нәкъ менә шушылар яшәү сере, яшәү мәгънәсе икән! Менә нәрсәләрне ишетергә, күрергә вакыт җитмәгән… Һәр мизгелнең кадерен белергә кирәк булган… Мәңгелек алдында барыбыз да тузан гына… Уйлары аны яңадан хатирәләрен барларга, һәрберсенә соңлап булса да үз бәясен бирергә чакырды.
Әминәгә ашыгып өйләнде ул. Зәбирә белән булган хәлдән соң нык курыкты егет, вөҗданы җәзалады, нигә кагылды ул аңа, нигә Ходай колын, гөнаһсыз кызны нәфсен тыя алмый файдаланды? Мәскәүгә укырга китәр алдыннан психик авыруларны дәвалау больницасына барып, Зәбирәне эзләп табарга булды ул, аны вөҗдан газабыннан бигрәк бу хәлгә ышанмау этәрде. Дежурда торучы шәфкать туташы журналдан карап Зәбирәнең ничәнче палатада икәнен әйтте. «Буйный түгел, очраштыра алабыз», – диделәр. Ерак туганы, дип таныштырды ул үзен.
Төрмәдәге кебек рәшәткәле һәм тимер ишекле кысан гына бүлмәгә керттеләр Зарифны. Артыннан шатыр-шотыр ишек бикләнде. Күп тә үтми, әзмәвердәй санитар чандыр гәүдәле, ап-ак йөзле, Зәбирәгә бер җире белән дә охшамаган кызны алып килде. Өстендә соры килешсез халат, дулкынланып иңнәренә таралган чәчләр урынына кырып алдырылган, такыр баш. Кочагына тастымалдан бәби шикелле нәрсә төреп күтәргән.
Зариф куркып китте, танып килеп ябышса? Санитар Зәбирәне Зариф каршындагы урындыкка алып килеп утыртты, «Менә бу синең брат, Забирочка, – диде ул аңа. – Ныклабрак кара әле, таныйсыңмы?» Зәбирә күзләрен күтәреп Зарифка карады. Йә, Хода, шул ук күзләр, ләкин алар буп-буш. Аларда котып салкынлыгы, алар хиссез һәм хәрәкәтсез. Күзләр Зарифка бактылар, бер генә мизгелгә аларда нидер уянгандай булды, ниндидер киеренкелек белән күз каралары киңәйде. Ләкин шул ук секундта алар тагын сүнде, тагын куенындагы төргәккә юнәлде. Зәбирә алга-артка чайкала-чайкала «бала тибрәтә» башлады. Санитар: «Сезне танымады. Бахыр, көне-төне шушы төргәкне бала урынына тибрәтә, кулыннан да төшерми, юньләп ашамый да, эчми дә, хәле бер дә яхшыру ягына түгел», – диде.
Зариф алып килгән күчтәнәчләрен калдырып, авыр күңел белән чыгып китте. Артыннан тимер рәшәткәле авыр ишек шалтор-шолтыр килеп Зәбирәне мәңгелеккә үзенә йотты.
Кайгысын һәм үкенүен басар өчен эчеп тә карады Зариф, ләкин файдасы тимәде. Күз алдында боз шикелле хәрәкәтсез күзләр генә иде. Колагында гел шалтырап ябылган ишек тавышы чынлады.
Мәскәүгә китәргә бер атна калуга ул Әминәне очратты. Китапханәчеләр әзерли торган техникумда укый иде кыз. Үзеннән ике яшькә генә кече. Басынкы авыл кызы, үскән чагында чама белән дөнья көтүче тәртипле гади колхозчы гаиләсендә, гөнаһ һәм савап, яхшы һәм яман, бар һәм юкның нәрсә икәнен аңлап үскән иде кыз. Бер күрүдә ошатты аны Зариф. Җыйнак кына, урта буйлы, үзен тотышы гади һәм оялчан. Инде күп кызларны күреп, аларга үз бәясен биреп өйрәнгән егет, Әминәдән яхшы хатын һәм кайгыртучан ана чыгасын чамалады.
Зәбирә хакында газаплы уйлар да ераграк яшеренгән шикелле булды. Алар ашыгып кына загска керделәр, кызның әниләренә кайтып тиз генә никах укытып алдылар, Әминә укуын дәвам итеп калды, Зариф Мәскәүгә очты.
Мәскәүдә уку Зарифка күп нәрсә бирде, зур киңлекләр ачты, кызыклы шәхесләр, өр-яңа дөнья белән таныштырды. Фикер һәм хис офыклары киңәйде, белем сандыгы баеды.
Ул арада Әминә Азат исемле малай табып үстерә торды. Мәскәү матур һәм шаукымлы дөнья, ул үзенә әйди, йота, күзләрне камаштыра, кыйблаларны саташтыра. Әз-мәз «шаярулары» булмады түгел Зарифның Мәскәүдә, ләкин Зәбирә белән булган хәл аның баш очында утлы кисәү кебек гел кисәтеп торды: «Шашма, шашма, шашма».
Укудан соң үз шәһәре аны көтеп һәм киң колач җәеп каршы алды. Түрә абзыйлар да аңа зур игътибар бирделәр, ярдәмнәрен жәлләмәделәр, чөнки Зарифка зур өметләр багланган иде, милли театрны дөнья киңлегенә чыгарырга кирәк иде. Үзе дә әллә яшьлеге, әллә тәвәккәллелеге аркасында, моңача кулланылмаган сәнгать ысулларын, яңалыкларын кулланып, кыю экспериментлар кертеп, иске сәхнә әсәрләренең дә миллилеген һәм халыкчанлыгын югалтмыйча, тамашачыга яңача ачты, көтелмәгәнчә эзләнүләр белән көне-төне эшләде. Тәүлегенә унбиш-егерме сәгать вакыты эш белән үтте.
Инде картаеп, катып, теше-тырнагы белән яңалыкка карышкан «иске гвардия»нең күбесеннән җайлап-майлап, исем-фәлән, персональ пенсия бирдереп, бенефисларын үткәреп котылырга тырышты. Театр труппасына күбрәк яшьләрне җәлеп итәргә омтылды. Аның девизы: «Сәхнә – яшьлек өчен!», «Картлык чама белән, яшьлек чамасызлык белән шәп!» – иде. Күп тә үтмәде, аңа театрның баш режиссеры вазифасын йөкләт- тәләр. Ат кебек эшләүләр һәм республика җитәкчелегенең ярдәме белән театр ил күләмендә игътибар казана башлады. Бигрәк тә төрки дөньяда даны күтәрелде. Эш булгач, аны күрсәтә белергә дә кирәк иде, катлаулы декорация, кыйммәткә төшкән костюмнар дип тормадылар (хөкүмәт алар өчен акча жәлләмәде), бөтен Урта Азия, Себер, Кавказ, хәтта Балтыйк буе шәһәрләрендә дә гастрольләргә йөрделәр. Шулай театрның бәһасе күтәрелде, ә республиканың даны артты. Зариф өстәлендә мактау грамоталары, дипломнар, күкрәгендә медаль, орденнар, яхшы һәм иркен фатир, кыйммәтле йорт җиһазлары артты.
Тик бәхет дигән нәрсә генә баеган саен кими барды. Гаилә учагы сүрелә, Әминә белән аралар салкыная төште. Азат әтисе тәрбиясенә түгел, подъезд дуслары карамагына күчә барды. Зариф күп вакытларын эштә, командировкаларда, гастрольләрдә үткәргәнгә, ялгызлыктан газапланган Әминә бар назын малаена бирергә тырышты, тик «Ана күңеле балада, бала күңеле – далада», дип халык юкка әйтмәгән шул. Иркә һәм үзсүзле булып үсте уллары. Мәктәпне тәмамлагач, нефтьчеләр әзерләү институтына керде, дуслар артты, эчкәләп кайта башлады.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.com