

...Мин, көндəгечə, сепаратның тал-
гын гына гүлəгəн тавышына уянып кит-
тем.
– Зыйңңң... зыйңңң...
Шул тавышны тыңлап, уяулы-йокылы
изрəп ятарга яратам мин. Əйтерсең, өй
эчендə үк ниндидер кечкенə генə само-
лет туктаусыз əйлəнеп йөри, янымда
гына челтерəп елга ага, монысы – се-
парат “улагыннан” бидрəгə сөт агуы
инде, учак астында чарт-чорт килеп ут
яна, тəрəзəдəн төшкəн кояш нурлары
битемнəн йомшак кына итеп сыйпый...
Шулай ята торгач, мин кабат йо-
клап китəм, кояш байтак күтəрелгəч
кенə тора идем. Бүген исə яңадан
оерга өлгермəдем, сепаратның гүлəп
əйлəнүдəн туктавы булды, əниемнең
тавышын ишеттем:
– Кинҗəбай, тор, улым, тор. Бар,
тышка чыгып, йокыңны очырып кер.
Нигə болай иртə торгыза икəн əнием?
Бүтəн чакта Һашия апам уятса:
– Нигə бимазалыйсың аны? Йокысы
туйганчы йокласын, – дип, аны тыя
торган иде.
Шулай уйланып, икелəнебрəк ята
идем, ишек ачылды, кемдер керде.
– Саумы, Хəтирə килен.
Тавышыннан таныдым – Җанозак ба-
бай. Ул, печəн эшлəү өчен көннəрнең
матурланып китүенə куанып, азрак
хəбəр сөйлəп утырды, шуннан йомы-
шын əйтте:
– Хəтирə килен, бүген покосны төшкə
кадəр җыеп бетерсəк, кибəн куеп кай-
тырмын дигəн идем. Оч сəнəгеңне би-
реп тор əле. Шул бер оч сəнəклек туры
китереп, эшли ала алмый картайдым
инде.
Печəн вакыты җиттеме, ел да шул
йомышка керə, шул ук сүзлəрен сөйли
Җанозак бабай. Авылыбызны очсыз-
кырыйсыз урманнар уратып алса да,
оч сəнəклек табу уены эш булмавын
мин дə белəм. Сабы ун метрлы, өч йə
дүрт япьле сəнəк эшлəрлек матур каен
табу өчен əллə никадəр урман гизеп
тə буш кул белəн кайталар. Ə менə
əтием шундый каенны тапкан бул-
ган. Аны юнып, шомартып, япьлəрен
бөгеп, шундый матур итеп эшлəгəн,
печəнне күбəдəн кочып кына алмалы.
Шулай бик уңайлы булгангадыр инде,
Җанозак бабай:
– Ир мактаныр, корал эшлəр дип,
белми əйтмəгəннəр шул. Шушы сəнəк
белəн кибəн салганда һич арымыйм,
– ди.
Əйе, əтием үзе үлгəннəн соң калган
ядкарь ул оч сəнəге. Аны əнием, печəн
вакыты үтү белəн, япьлəре таралма-
сын өчен, юкə белəн бөреп бəйлəп, су
төшмəслек җиргə – өй кыегы эченə са-
лып куя. Сораган бер кешегə биреп тə
бармый. Əтиемнəн калган бердəнбер
истəлекне сындырып-фəлəн куярлар,
дидер инде. Ə мин шул оч сəнəген
күргəн саен əтиемнең тере сынын күз
алдына китерəм. Аны һəрчак əлеге
оч сəнəге белəн кибəн салып йөрүче,
озын гəүдəле, киң җилкəле, көчле кеше
итеп күз алдына бастырам.
Шулай итми, əтием оч сəнəген кулы-
на тоткан көе якты дөнья белəн хуш-
лашты да инде.
Моннан бер ел элек булды бу хəл:
1945нче ел безнең өйгə олы шатлык
та, онытылмас кайгы да алып килде.
Дүрт ел буе кешелəрнең канын да, күз
яшен дə, əче тирен дə түктергəн сугыш
бетте. Авылга бу хакта хəбəр килгəндə,
əтием безгə госпитальдəн хатлар яза
иде. Ул кыштан бирле ята иде инде
анда. Əнием:
– Ут эченнəн тере сөяге чыккач,
шəбəеп, ялт итеп кайтып төшəр əле, –
дип сөйлəнə торган иде.
Сугыш бетеп, авылга солдат-
лар кайта башлагач, əнием нигəдер
күңелсезлəнде. Моңа кадəр түзем генə
йөргəн кеше, көн дə иртəн тору белəн:
– Кайчан гына кайтып керер əтиегез?
Кайсы җире яраланганын да язмый
бит, ичмасам! Аяк-кулы иминме икəн?
Госпитальдə шулкадəр озак яткач, бел-
мим инде... – дип көрсенə. Кичен эштəн
кайтып керсə: – Үлə-бата йөгереп кайт-
тым. Əтиегез үзем юкта кайтып төшəр
дə, каршылый алмый калырмын кебек,
– ди.
Йокларга ятканчы тəрəзəдəн күзен
алмый ул. Кичкə пешергəн аштан бер
өлеш салып калдыра. Əтием төнен
кайтып төшсə, ашарына əзер булсын,
дидер инде...
Ə əтием, алдан хəбəр-хəтер дə
бирми, көтмəгəндə генə кайтты да
төште. Июль башлары иде инде. Көн
кичкə авышкан мəл. Əнием ашъяулык
җəеп, ашарга утыртып йөри. Ул бүген
солы төеп, шуның ярмасыннан өйрə
пешергəн иде. Бөтен нəрсəне ашъ-
яулыкка куеп бетергəч, гадəттəгечə,
тəрəзəгə күз салды: əтием кайтып
килмиме дидер инде. Һəм кинəт ка-
тып калды. Аның кыяфəте апам белəн
мине дə тəрəзəгə каратты. Урамнан
үзебезгə таба атлаган бер кешене
күргəч, ул чакта минем дə йөрəк яры-
ла язган иде. Кеше – солдат киемендə,
башында – пилотка, кулында – таяк,
чатанлабрак атлый. Без өчебез дə,
сихерлəнгəн шикелле, шушы кешегə
карап каттык. Шуннан барыбыз берью-
лы ишеккə ташландык.
– Уф, балакайларым!.. – бу өннəрне
чыгарганы – əнием.
– Əтием бит, əни! – монысын апам
кычкырды.
– Əтием кайтып килə! Ордены бар! –
мин шулай дип ишеккə атылдым. Чөнки
урамнан килгəн солдатның гимнастер-
ка түшендə нəрсəнеңдер ялтырага-
нын күреп калган идем. Апам белəн
без əтиемə каршы йөгердек, əнием,
нигəдер, атларга хəле юк кешедəй,
капка баганасына сөялде...
Менə шулай каршылаган идек без
əтиемне. Ул кайтач, безнең өй бермə-
бер яктырып, аның эчендə кот арткан
сыман булып китте. Əтиемнең яра-
сы да əллəни түгел, минемчə: аягына
снаярд ярчыгы тигəн, хəзер чатанла-
брак атлый. Миңа исə аның шулай ян-
таебрак, кəкре башлы таякка таянып,
кабаланмый гына атлап йөрүе хəтта
ошый. Ут-сулар кичеп кайткан солдат
нəкъ менə шулай булырга тиеш тə!
Əтиемнең түшендə икенче ярасы –
үлемечле ярасы да булганлыгын мин
ай чамасы үткəч кенə белдем.
Печəн өсте иде. Əнием хəзер печəнгə
ялгызы йөрми – əтием белəн китəлəр.
Əтием бер көнне печəн чабып кайтты
да ятып торды. Аның чырайлары ага-
рып, күзлəре эчкə батып киткəн иде.
– Кабат йөрмəссең печəнгə. Моңа
кадəр эшлəгəнне, бер сыерлык печəн
үзем дə əзерлəрмен əле, – диде аңа
əнием.
Əтиемнең төне буе ыңгырашып, йо-
кламый чыгуын мин дə сизеп яттым.
Аягы сызлый микəн, дип уйлыйм йокы
аралаш, аны жəллəп. Əтием исə иртəн
торды да, əнием, йөрмə, дисə дə, та-
гын чабынлыкка китте.
– Эш сагындырган, өйдə ятып ничек
түзмəк кирəк. Бүген чабарга түгел бит –
җыярга, – дип, үз сүзен бирмəде.
Ике көннəн əтием промартель
председателеннəн ат сорап алып
кайтты. Арбага кибəн сəнəклəрен төяп,
үзебез дə тезелешеп утырып, кибəн ко-
ярга киттек. Юлда əниемнең:
– Син юк чакларда иң олы кайгы
– кибəн кою була торган иде. Бөтен
авылга дүрт-биш кенə кибəн куярдай
кеше калган иде бит, Сəлмəн, – дип
сөйлəнеп барганы, əтиемнең аны:
– Бу сугыш гомергə онытылмас га-
зап кичертте инде. Ярар, хəзер андый
кайгың бетте, Хəтирə, кабат күрергə
генə язмасын, – дип юатканы хəтердə.
Əтием ул көнне һич тə кабаланмый
гына йөреп, кибəнне төш җитүгə са-
лып бетте. Шуннан без тəбəнəк каен
төбенə утырып, чəй эчтек. Ашап туй-
гач, əтиемнең:
– Һай!.. Сугышка кадəрге
сəламəтлеклəремне кайдан алыйм!
– дип, каен күлəгəсенə ятып торганы
бүгенгедəй күз алдында.
Көнбатыштан өер-өер болытлар ка-
раеп күренгəч, əтием яткан җиреннəн
җəһəт кенə торды да:
– Яңгыр яварга чамалый, кайта то-
рыйк, – дип, кабаланып, ат җигəргə
тотынды.
Тик безгə тиз генə кайтып җитəргə
туры килмəде. Авылга чакрым ярым
чамасы җир калгач, Ташборын астын-
дагы тугайда əтием атын туктатты.
– Күрəсеңме, Хəтирə? – дип, əрəмə
ягына ымлады əтием. – Гобəйдə
əбекəй шикелле бит?
Ул күрсəткəн якка мин дə карадым.
Анда, əрəмə буенда, берəү, япа-
ялгызы, кибəн салып маташа. Печəнен
күбəдəн өзə-йолка чəнчеп алган була
да, зиректəн генə таган сөяп сала баш-
лаган күбəнең өстенə ыргыта. Менə
ул сəнəген печəнгə кадап, үрмəлəп
менергə маташа, лəкин көйрəп киткəн
печəн, аягын терəргə дə өлгермəс бо-
рын, шаулап аска ишелə. Күрəсең, ул,
күбəнең башына менеп, аны таптап
төшəргə чамалыйдыр. Гобəйдə əбине
мин дə танып алган идем инде. Аның
ире гражданнар сугышы вакытында
ук үлгəн, ə ике улы бу сугышта ятып
калды: сугыш елларында аны кибəнне
берүзе сала икəн, дип сөйлəгəннəрен
ишеткəнем дə бар иде...
– Болай үтеп китү ирлек булмас,
Хəтирə, – диде дə əтием, атының ба-
шын уңга тартты. – Салышып китик
кибəнен. Яңгыр ява башласа, этлəнеп-
гүрлəнеп чапкан печəне əрəм булыр.
Килсəк, Гобəйдə əбинең җан тиргə
төшкəн бите, муены, белəклəре печəн
кавыгына тулган, эчкə баткан күзлəре
генə тонык ялтырый.
– Бар, Хəтирə, кибəн башына мен, –
дип, əтием арбадан сəнəген алды да,
Гобəйдə əбигə берни əйтмичə, кибəн
салырга тотынды.
Ул арада дөбер-шатыр күк күкрəде,
кайдандыр җил күтəрелде. Озакламый
яңгыр ява башлаячагы көн кебек ачык.
Тик əтием болытларга да, күк күкрəвенə
дə, Гобəйдə əбинең:
– Һы, йə инде... Менə бит Ходайның
рəхмəте. Кайдан гына килеп чыктыгыз,
– дип сөйлəнүенə дə игътибар итмичə,
печəнне кибəн башына җилгəрə генə.
Кибəн башында торган əнием:
– Сəлмəн, иплəбрəк! Аягыңны йə
түшеңне авырттырып куйма! – дип
хəвефлəнеп кычкыра.
– Курыкма! Берни дə булмас, тапта
əйдə. Хəзер бетəбез, – ди əтием, тын
алырга да уйламый.
Яңгыр күзе төшə башлаган иде,
əтием оч сəнəген алды. Ул аның белəн
печəнне чəнчеп ала да, төбен җиргə
кадап, турайтып бастыра, шуннан
күтəреп, ястыктай печəнне кибəн ба-
шына ыргыта. Менə кибəн очланып та
бара инде. Өч-дүрт сəнəк печəн булса,
ул кар да ятмаслык хəлгə килəчəк.
Шулчак мин гомергə онытылмас
хəлнең шаһиты булдым. Печəн ыргы-
тырга дип күтəрə башлаган оч сəнəге
əтиемнең кулыннан ычкынып китте.
Əтием, сəнəген тотып калырга телəгəн
төсле, аның өстенə ауды. Əнием кибəн
башыннан:
– Ни булды, Сəлмəн?! – дип кычкыра.
(Дәвамы бар.)
Әсәр кыскартып бирелә.
Башкортстанның халык язучысы, атказанган мəдəният
хезмəткəре Ногман Сөлəйман улы Мусин 1931нче елның 17нче
июлендə Ишембай районының Колгына авылында туа. Үз авылла-
рында җиденче, Макар авылында сигезенче сыйныфны тəмамлап,
ике ел балалар укыта. Стəрлетамак укытучылар институтында
укып чыга, хəрби хезмəттə була.
1953нче елдан башлап, төрле редакциялəрдə эшли, БДУның кичке
бүлеген тəмамлый.
Язучының тəүге иҗадый адымнары Стəрлетамакта укыган чорда
башлана. Беренче шигырьлəре хəрби хезмəттə чагында басылып
чыга. Тəүге күлəмле əсəре – “Зөһрə” повесте – 1956нчы елда дөнья
күрə. “Зəңгəр тауда – ак болан”, “Мəңгелек урман” һ.б. əсəрлəре уку-
чылар тарафыннан яратып кабул ителде.
2021 елда вафат булды.