

Кып-кызыл кызган поднос кебек баеп баручы кояшның итәге инде офыкка кагылды. Зариф уйнап торган яхшы атта тояк күмәрлек тузанлы юлдан, кара тиргә батып, җан-фәрман офыкка табан чаба да чаба. Ничек тә куып тотарга кояшны, якынаерга тиеш ул аңа. Кояш аның саен тизрәк түбәнәя, майга баткан кайнар хәнҗәр кебек шуып иңә бара, иңә бара. Менә аны уратып алган алтынсу-сары балкыш куелана, кара кан төсенә керә.
Никадәр шәбрәк чабарга тырышмасын, ниндидер куәтле көч аны туктатырга тырыша, бар авырлыгы белән ат күкрәгенә, иңсәләренә баса, күзгә күренмәс көч аны кирегә тарта, аты-ние белән артка каера. Зариф ике якта үскән куакларга, агач кәүсәләренә тотынып алга ыргылырга азаплана, аты бар көче белән омтыла, ләкин көч җитми, йөрәк дөп-дөп килә.
Менә кояшның яртысы офыкка иңде, менә ул чирек кенә, аннан урак нечкәлеге генә калды. Зариф никадәр чапмасын, җитешә алмый кояшка, ул якыная барган саен, офык арткарак чигә. Бу бәйге мәңге бетмәс кебек. Гаҗизлектән, көчсезлектән аның сулышы кысыла.
Зариф кара тиргә батып уянып китте. Тагын шул бер үк төш. Үз гомерендә бу төшне ул әллә ничә тапкыр күрде инде.
Зал түрендә утырган пианино өстендәге электрон сәгатьнең яшел утлары төнге өчне күрсәтә. Фатирда кабер тынлыгы. Альбина әле кайтмаган. «Банкет бетмәгәндер», – дип уйлап куйды Зариф, шулай дип үзен юатырга тырышты. Тик күпне күргән, үз гомерендә күп премьералар, күп банкетлар үткәргән карт режиссер бу вакытта инде банкетларның таралганын белә, белсә дә, күңел төбендәге шигенә, көнләшеүенә ирек бирмәскә, горурлыгын, мин-минлеген алдарга тырыша.
Ул күзләрен йомды. Йокы һәм уяулык арасындагы битараф халәтне уң кабырга астындагы астыртын сызлау акрынлап уяулык ягына авыштыра башлады.
Авырту, мәкерле ерткыч кебек, акрын гына, шуышып кына башта аркасына, аннары сыртына, аннары күкрәгенә якынлаша. Ул тере җанвар кебек башта йомарланып һәм салмак якыная, аннары торган саен оятсызрак һәм рәхимсезрәк була бара, аннары көчле һәм озын тешләрен бавырына батыра, умыра, чәйни, аяусыз рәвештә тәндәге һәр әгъзага, һәр күзәнәккә күчә, ул гына да түгел, мәрхәмәтсез рәвештә мине ботарлый башлый.
«Уколның көче бетте», – дип уйлады Зариф. Таңга кадәр әле озак. Ул көч-хәл белән генә үрелеп тумбочка өстендәге төнге лампаның төймәсенә басты. Күзләрне камаштырып ялтлап ут янды. Авыртуны баса торган даруын сәрмәнеп тапты, су эчәргә теләп чынаякка үрелде, савыт буш иде.
Зариф, коры сөяккә калган аякларын көчкә идәнгә төшереп, йомшак башмакларын киде, калтыранып торып басты, стеналарга тотына-тотына кухня ягына юнәлде. «Рәт бөтенләй беткән бит», – дигән ачы уй миен сызып үтте. Ерагайды шул залдагы диваны белән кухня аралары, бетмәс-төкәнмәс чиксез юл кебек.
Их, хәзер янында жәлләүче, күңел тынычландыручы, юатучы кешесе булсын иде аның. Шушы даруны йотып җибәрерлек хуш исле үләннәрдән эшләнгән төнәтмә бирсен иде аңа берәрсе.
«Зарифкаем, ят, нигә тордың, сиңа сакланырга, ял итәргә кирәк, хәзер үзем дару бирәм», дип әйтүче, култык астыннан тотып акрын гына бәдрәфкә илтүче, йомшак түшәккә салучы, чуалып беткән, һаман әле куелыгын югалтмаган, кайчандыр дөм-кара, хәзер ап-ак булган дулкынлы чәчләреннән сыйпап юатучы, иң мөһиме, аны яратучы кешесе булса иде яннарында. Юк шул, юк. Ир көч-хәл белән генә урынына килеп ятты.
Ул эчкә баткан күзләрен караңгы түшәмгә юнәлдерде. Гаҗәп, авыруы көчәя барган саен аның күрү сәләте дә, сизү сәләте дә көчәя бара иде. Йокысыз, сызланулы төннәрдә, ул уты сүнгән караңгы бүлмәдә һәр әйберне күрә, ә караңгы түшәмнең һәр сызыгын яттан белә. Бу караңгылыкны җиңә ала торган ак түшәм үзе бер дөнья икән бит. Иң яхшы рәссам дә шулай төгәл, тоташ бер дөнья, гаҗәп образлар тудыра алмас гади ак түшәмдә. Бер караганда алар бер төрле, икенче караганда икенче төрле. Менә салмак, сыгылмалы, гаҗәп камил эшләнгән сылу кыз сурәте, менә чабып килгән чаптарлар, аларның җилгә тузган яллары шулкадәр нечкәлек белән эшләнгән.
Тышкы ишекнең өч йозагы да шалтор-шолтыр ачылды. Өйгә ияреп кергән затлы хушбуй исләре арасыннан Зарифның сизгер борынына ят ирләр исе дә килеп бәрелде.
«Әминә булса, шулай озакка берүземне калдырып китәр иде микән?», – дип аянды Зариф. Кереп хәлен белүен, премьераның, банкетның ничек үтүен, күргән-ишеткәннәрен сөйләп чыгуын көтте Зариф яшь хатынның. Ләкин ваннадан чыгу белән йомшак халатка төренгән Альбина зал ягына башын тыгып кына карады да, үзенең бүлмәсенә кереп бикләнде. Зарифның күңеленә утлы дулкын булып Альбинага карата рәнҗү хисе килеп бәрелде.
Каты авырып түшәккә егылуына елдан артык вакыт үтте аның. Альбинага бу һич көтелмәгән бәхетсезлек булып төште. Диагноз ачыклангач, бер кайгысыз, мәшәкатьсез яшәргә өйрәнгән яшь хатын югалып калды. Иренең киң күкрәге артында җил-яңгырдан сакланып, байлыкка, дан-шөһрәткә күмелеп, затлы балдакның асыл кашы булып яшәгән Альбина үзен киң сәхрәдә япа-ялгыз калган бала хәлендә хис итте.
Аның ире халык артисты, атаклы режиссер, үз илендә генә түгел, бар төрки дөньясы сәхнәләрендә шөһрәт казанган, әллә ничә дистә спектакльләр сәхнәләштергән, сәнгать дөньясында гына түгел, республиканың бар булган сәяси форумнарында президиумның алгы рәтендә утырган, чит илләргә баручы рәсми делегацияләр составында, иң дәрәҗәле даирәләрдә һәрвакыт игътибар үзәгендә булган Зариф шундый хәтәр чиргә юлыксын әле!.. Альбина моны башына сыйдыра алмады. Нәрсә булыр хәзер аның белән? Җәннәттә яшәп өйрәнгән хатын иреннән бигрәк, үзен жәлләп елады.
Яшь аралары зур булуга карамастан, җиде ел бергә яшәп ул аңа өйрәнгән иде инде. Яхшы фатир, чит ил машинасы, затлы киемнәр, иң шәп курортлар, яшь егетләрнең игътибары белән беррәттән карт ире дә Альбинаның аерылгысыз чолганышына әйләнгән иде.
Зариф хатыны булганы өчен генә дә бар булган тылсымлы «сим-сим» ишекләрнең ачылуы, байлык һәм шөһрәт янына яшьлек һәм матурлыкның килеп кушылуы нинди көчкә ия булганын тиз аңлап алган Альбина өчен бу көтелмәгән сынау иде.
Бар таныш белгечләр һәм дәрәҗәле табиблар, тәҗрибәле профессорлар карады, төрле-төрле консилиумнар үткәрелде. Ил башлыклары чит илгә чыгарып операция ясау турында да фикерләр әйттеләр. Ләкин Ходай биргән чир кеше кодрәте белән генә китә торган нәрсә түгел иде. «Метастазлар киткән, операциягә соң инде», – диделәр. Зариф берничә ай больница койкаларынла аунаганнан соң, өенә, сөекле Альбинасы янына кайтырга теләк белдерде. «Үз кешем, үз ярым, бәлки аякка бастырыр әле, Алла боерса», – дип өметләнде ул. Ләкин эшләр башкачарак килеп чыкты. Башта яхшы гына тәрбияләде Альбина ирен. Үзебезнең һәм чит ил даруларыннан файда булмагач, халык табиблары, өшкерүче-төкерүчеләргә чират җитте.
Ләкин «чир кочаклап керә, мыскаллап чыга» дигәннәре дә Зарифка туры килмәде – хәле алга түгел, артка китте. Нәрсә генә эшләп карамадылар, бернәрсә дә файда бирмәде. Альбина моның ни белән бетәсен аңлаган иде инде. Ай ярым өйдә ирен караганнан соң яңадан эшкә чыкты. Репетицияләр, спектакльләр китте, ул торган саен өйдә азрак була, соңрак кайта башлады. Яктырак та, күңеллерәк тә булыр, дип урын-җирен үзләренең йокы бүлмәсеннән залга, диванга күчерде. Баштарак, соңга калып кайтуы өчен акланса, аңлатырга, алдашырга тырышса, Зарифның хәле начарлана барган саен, моны кирәк дип тә исәпләмәде. Ашаргасын пешереп плитә өстенә яки суыткычка куя да чыгып китә торган булды.
Көндезләрен әле ул ялгызлыкны бик тоймады. Урам шау-шуы, машина тавышларын тыңлап ятты, сирәк-мирәк, бик сызланмаганда телевизорын да кабызгалады, радиодан концерт тыңлады. Еш кына дус-ишләре, бергә эшләгән иптәшләре дә кереп хәл белеште, үзе дә акрын гына торып бүлмә буйлап йөрештерде, телефон аша да хәлен белүчеләр, киңәш-фәләнен, нинди дару, нинди үләннең үтә дә шифалы икәнен өйрәтүчеләр күп булды. Бигрәк ас катта яшәгән яшьлек дусты Бари аның күңелен күтәрергә тырышты.
Карт артист, пенсиядә булуына карамастан, әле берничә спектакльдә уйный иде. Аның кергәнен Зариф түземсезлек белән көтә, бу дөньяда аннан да якын дусты калмаганын аңлый иде.
Бари театрдагы, республикадагы яңалыкларны, артист халкы арасындагы гайбәт-мазарны да кереп сөйләп чыга. Труппадагыларның: «Атаклы режиссер, театр патриархы Зариф Хәсәнович әле бер генә спектакль куеп шатландырмас халыкны», – дигән сәламе Зарифның күңелен күтәрергә тырышу гына иде.
Ә бит заманында халыкны таң калдырып ул Хәлил, Бари – Исмәгыйль рольләрен ничек башкаралар иде. Аларның үзара барган монологларын вакытлы матбугат тәнкыйтьчеләре урысчалатып: «Великолепный дуэт двух будущих гениев», дип язып чыккан чаклар да булды.
Бер ятакханәдә, бер бүлмәдә яшәделәр, бер икмәкне икегә бүлеп ашадылар. Бари яшь чагында Зарифка караганда да өметлерәк артист иде. Аларның студент еллары. Театрның гастрольгә китү көне килеп җиткәч, Исмәгыйль образын башкаручы ике артист та кинәт кенә авырып больницага эләкте. Театрның башка чарасы калмагач, рольне Барига тәкъдим иттеләр. Әй шатланды Бари. Иртәгә юлга, ләкин кесәдә бер тиен акча да юк.
Зариф шәһәрнең бер башына, таныш-туган тиешле кешеләренә акча юллап чыгып китте. Бари икенче якка чапты. Кичкә кирәк кадәр акча җыелган иде инде. «Ярый, берәр бүләк алып кайтырмын үзеңә», – диде Зарифка Бари.
Чыннан да гастрольдән ул Зарифка Әстерхан чикләвеге зурлыгында яшел эмальгә гарәпчә хәрефләр белән язылган бик матур медальон алып кайтып бирде. «Һе, – диде Зариф эчтән генә, – берәр китап-фәлән алып кайтсаң, лутчы буласы иде».
– Бик кыйммәтле медальон ул, дускаем, мин аны базардан бер ак сакаллы, чалмалы карттан алдым. «Бу медальон кешегә бәхет китерә, әгәр югалса, бәхете дә югала, анда бик кирәкле дога язылган, югалтма», – диде ул.
Бари медальонны Зарифның муенына кидергәндә шулай сөйләде. Зариф бу сүзләргә әллә ни игътибар итмәде, медальонны киеп куйды да онытты, комачауламагач, йөри шунда эленеп.
Кухня краны ябылып бетмәгән күрәсең, тып та тып, тып та тып су тама. Их, бер генә тамчы гөлҗимеш төнәтмәсе эчәргә иде, бәлки ут булып янган эчләренә хәл керер, ялкыны басылыр иде. Әминәсе – яшьли кавышкан, бергә картайган хатыны булса икән янында. Ул кайгыртыр иде аны. Терсәк якын да, тешләп булмый шул. Ир авырлык белән генә торып салкын чәй йотты, чак-чак атлап барып кранны япты һәм урынына килеп ятты. Көчле дару үзенекен итте. Бөтенләй басылып бетмәсә дә, авырту ераккарак чигенде. Сырхау дигән «ерткыч» йомарланып, күзләрен зәһәр ялтыратып, өненә посты. Зарифның зиһенен томан каплады, төш дисәң төш, өн дисәң өнгә охшамаган уйлар өермәсе аны үз кочагына суырды.
Бердәнбер бала булды ул гаиләдә. Әтисе авыл советы рәисе, әнисе фельдшер иде. Үзсүзле, чая егет булып үсте. Үскәндә үк, әтисе биләгән вазифаның кешеләр өстеннән нинди хокук һәм хакимлек биргәнен күреп, тоеп үсте ул. Әнисе сабыр һәм басынкы, сизгер күңелле гади хатын иде. Зариф әтисе кебек ихтыярлы булырга теләсә дә, әнисенә сыена төшә иде. Шул йомшаклыгын сиздермәскә тырышып, ул үзен дорфарак һәм кирәгеннән артык чаярак тотарга тырышты.
Ходай аңа тарих китапларында сурәтләнгән борынгы грек аллаларын хәтерләткән килеш-килбәт, мөлаем йөз биргән иде. Атлетларча буй-сын, кара дулкын куе чәч, кап-кара зур күзләр, куе кара керфекләр, ак текә маңгай, каракучкыл сыгылмалы тән – болар барысы да сәхнә өчен генә яратылган кебек. Житмәсә, Ходай аны матур тавыш белән дә бүләкләгән иде. «Артист булыр бу», – диләр иде авылдашлары. Әнисенең аны юрист яки инженер итәсе килсә дә, ул чыннан да, урта мәктәпне тәмамлагач, сәхнә юлын сайлады. Башкалага килеп укырга керде. Чибәр, талантлы егетне тиз күреп алдылар. Укуы белән бергә ул театр сәхнәсендә рольләр дә уйный башлады. Башта массовкалар, аннары эпизодлар, аннары дублер, герой-сөяркә рольләре дә бирә башладылар. Халык, бигрәк тә кызлар аны күрер өчен генә йөри иде театрга. Ул тудырган образлар йөрәкнең түрләренә үтеп кереп, күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтә, елата һәм көлдерә, уйландыра һәм юата, нәфрәтләндерә һәм сокландыра иде.
Чыгарылыш елында диплом спектакле итеп «Галиябану» белән туган районына кайтып төштеләр алар. Менә-менә печән өсте башланырга тора. Колхоз үзенең машина-трактор, чапкычларын барлый. Агай-эне ел буе якты дөнья күрмәгән, «ватык» дип йөртелгән «муравей», «матай», «сәпит»ләрен такта гаражлардан чыгара, арба-мазарын тазарта, чалгы яный, тырма саплый, гомумән мәш килә, ә авыл, күңелләр чабыш аты шикелле ярсу булуына карамастан, зур бәйге алдыннан гына була торган киеренке тынлыкка чумган.
Менә-менә старт бирелер дә халык алны-артны, уңны-сулны күрми яуга ташланыр… Һава кызган тимер кебек, ник бер җил иссен. Хәтта күк йөзе дә куе-зәңгәр түгел, кояшта уңган аксыл-зәңгәр пәрдә төсендә.
Авыл халкы күләгәдәрәк. Һавада ялан-болыннарда яңа чәчәк ата башлаган мәтрүшкә, кыргый канәфер, клевер исләре. Үзләренең зур мәшәкатьләре белән, беркемгә игътибар итмичә, урман-болын белән авыл арасында эшлекле кыяфәттә бал кортлары оча. Бакча артында, Көмешсу елгасы буендагы чирәмлектә, яңа язылган сары май йомарлагы шикелле бәбкәләрен ияртеп, кызыл томшыклы усал, аталы-инәле казлар хәтәр ысылдашып үлән чемчи. Күктә, бик биектә шырпы башы кадәр генә тилгән каз саклаган малай-шалайның тизрәк салкын суга чумганын көтә.
Артистларны йортларга бүлеп алырга теләүчеләр күп булса да, кая ул, Зариф барысын да ияртеп әти-әнисе йортына кайтып төште. Артистлар верандага, җәйге йортка, өйгә урнаштылар. Әтисе печән өстенә тәгаенләп аерып ашаткан ажгырып торган тәкәне иртә таңнан егып суйды да эшенә китте.
Йокылары туюдан бигрәк, туяр-туймас ризыкланып йөргән артист халкын тәмле шулпа исе уятты.
«Хәлил, Галиябануың үзеңә булсын, әниең бер тәлинкә шулпа ашатса», – дип, Бари-Исмәгыйль Зариф-Хәлилнең кабыргасына төртте. Зариф көлеп җибәрде, сикереп торып казанлыкта булышкан әнисе янына килде. «Улым, иптәшләреңне уят, торсыннар, юынсыннар, хәзер ашарга әзер була», – диде әнисе.
«Тагын аз гына йокласыннар инде, әни, артист халкы соң ята, соң тора ул»,– дип, өстәл башындагы урындыкка утырды Зариф. Сагынган иде Зариф әти-әнисен, сирәк кайтыла шул туган якка. Талантлы, исеме шактый гына танылган Зарифны Мәскәүгә ГИТИСка укырга җибәрү турында сүзләр бар, димәк, Мәскәүгә китсә, тагын да сирәгрәк кайтачак ул.
Нинди рәхәт туган өйдә, кадерле әнисенең җитез хәрәкәтләр белән аш-су әзерләгәнен карап утыру нинди күңелле…
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.com