Чәчмә әсәр
30 июнь 2025, 08:39

Айгөл Әхмәтгалиева. Баланнарда бал тәме. Хикәя (Ахыры)

– Сезнең солдатларга без тәмәке, аракы, акча бирәбез, алар безгә патрон сата. Шул патроннар малаегызның маңгаена тимәсен дисәгез, алып китегез.

Айгөл Әхмәтгалиева. Баланнарда бал тәме. Хикәя (Ахыры)Айгөл Әхмәтгалиева. Баланнарда бал тәме. Хикәя (Ахыры)
Айгөл Әхмәтгалиева. Баланнарда бал тәме. Хикәя (Ахыры)

Үги сүзе колагына кермәсен дип, үз улымны да ялгыз үстердем бит мин. Унике ел күзгә-күз карашып яшәгән никахлы иремне, баламның атасын – сөеп кавышкан Ниязымны бергә укыган, гаилә дуслары булып чәй табыны бүлешкән иптәш хатыным тартып алыр дип башыма китергән идемме? Ике баласын җитәкләп, бер якта Гадиләнең ире ыңгырашса, икенче якта, аталы килеш ятим калган улымны кочаклап, мин үкседем. Ир бирмәк – җан бирмәк дигәнне ишеткәнем бар иде, җан бирүләре җиңелрәк түгелме икән?.. Иреннәремне канатканчы тешләп, идәндә үрмәләп йөргән төннәрем күп булды – улымның әтисен сагынып өзгәләнүе йөрәгемә кан саудырды. Мине күрәсе килмәсә, җан җимеше, улы хакына бер күренеп китәр иде, юк, безнең янга аяк басмады Нияз. Гадиләнең, бер очраганда:

– Якын да җибәрмим, анда барса, синең белән йоклап кайта ул, – дип еландай ысылдавы колагыма матәм көе булып ишетелде.

…Әмиремне ток сугып, ул үлгәндә калганда минем челтәрләнеп беткән йөрәгем ничек түзде икән соң? Балама көненә алтмышар укол кадаган чаклары булды – бер тамчы күз яшемне күрсәтмәдем, табиблар иң начарына әзер булыгыз, дигәндә дә еламадым бит, Ходайның мәрхәмәтенә ышандым, өмет иттем. Ә ул армиягә киткәч соң?.. Мәңге онытасым юк: 1992 елның 12 гыйнварында Әмиремне, бердәнбер газиз баламны солдат хезмәтенә озатып калдым. Самарада укыганда, аннан Алманиянең Вюнсдорф шәһәрендә хезмәт иткәндә салган хатлары тыныч, рәхәт, матур язылган иде. Ә көзгә аларның частьларын таратып, солдатларны йөк самолетларына төяп, таулар иленә озаттылар. Улымның таулар арасыннан язган беренче хаты октябрь азагында килде. «Сентябрьдә Владикавказга килеп төштек, Алманиядә җылы җәй булса, монда кап-караңгы, бертуктамый яңгыр ява. Кояштан җиргә төшкәндәй булдык», дигән иде улым. Яңа елдан соң килгән хатын укыгач, йөрәгем яралы кош баласыдай лепердәп куйды: « Хатка артык сүзләр язмыйм, әни. Минем хәлне беләсең килсә, җай табып, М. якларыннан урап кайта аласың. Бергә хезмәт иткән иптәш егетне әти-әниләре алып кайтып китте», дигән сүзләр хәнҗәр очы кебек килеп кадалды. Таң сарысы белән мин юлга кузгалдым.

– Зәнфирә апа, Әмирне исән-сау күрәсегез килсә, сез дә озакламагыз – алып кайтыгыз аны, – диде улым белән бергә хезмәт иткән, ата-анасы үзен үлем тырнагыннан урлап кайткан Динар, керфекләре бертуктамый тартышып торган күзләрен туп-туры миңа текәп. – Сөйләргә ярамый торган нәрсәләрне сезгә әйтми булдыра алмыйм, акыллы егет Әмир, ярдәмчел, әрәм булмасын… Анда чып-чын сугыш башланды. Ингушлар, осетиннар бәрелешендә безнекеләрне кыл уртада калдырдылар. Башта беркадәр тыныч иде, беркөнне частьны шәһәр халкы урап алды, бездән корал сорыйлар. Һәммәбезгә корал таратып чыкканнар иде инде, казармага бәреп керсәләр, ут ачарга тиеш идек. Ул чакта ничектер тирәнгә керми үтеп китте. Аннан безне чик буена җибәрделәр. Безнең төркемдә 34 егет идек, акыллыраклар шунда ук кача башлады, тиз арада 22 кешегә калдык. Торырга бүлмәләр юк, окоп казыйбыз, шунда йоклыйбыз. Өс-баш лычма су, төн җитсә, шәһәр өсте яп-якты була – атыш башлана… Яши генә башладык бит әле, Зәнфирә апа, кем белән, ни өчен сугышканыңны да белмичә, мәгънәсез үлем белән үләсе килми…

Динарның ярымпышылдап сөйләгәннәреннән, мөгаен, шул минутта ярты чәчем агаргандыр… Кире кайтканда, коточкыч авыр уйлардан мием түнгән, башым ярылырдай булып авырта, ә йөрәгем… йөрәгем инде очар кош булып, канатларын киереп улым янына ашкына иде.

Кемнәрдән никадәр бурычка акча җыюымны, әллә кемнәр алдына йөз суы түгеп баруымны онытырлык түгел. Ул акчаларның байтагы миңа улымның паспортын кулга төшерергә ярдәм итте… Бер мәрхәмәтлесе миңа Казанга, депутат Нәсим Гайфуллин янына барырга киңәш бирде. Татарстан суверенитет өчен көрәшкән елларда

халык арасында яхшы аты таралырга өлгергән; башка беркайда яклау таба алмаганнар аның исемен аерым бер хөрмәт белән телгә ала иде. Тәвәккәл таш яра диюләре хак: үземне мескен генә, җебегән генә, көчсез генә ялгыз хатынга санап йөри идем, балаңның язмышы кыл өстендә торганда гаярь арысланга, юлбарыска әверелүеңне сизми дә каласың икән. Ак йорт дигәннәрен дә эзләп таптым, алып гәүдәле ике сакчы эчкә үткәрмәгәч, шушы ишектән бер үтмәсә бер үтми калмас дип, Нәсим Гайфуллинны ярты көн сагаладым; күрешү һәм бүлмәсендә озаклап сөйләшү бәхетенә дә ирештем. Телефоннан җәһәт-җәһәт кемнәр беләндер сүз алышкач, ул миңа:

– Мәскәү поездына билетлар юк, ләкин дәүләт эшлеклесе өчен дигән купе бүген буш, хәзер шунда йөгерегез. Сезнең белән А. районыннан килгән бер агай да барачак, ул да малае артыннан. Улларыгызны Татарстанга исән-сау алып кайтып җиткерсәгез, аннан инде борчыласы түгел… Хәерле юл сезгә! – дип саубуллашырга кул сузды.

Юлым чыннан да шулай хәерле башланды. Кеше ышанмаслык хәл иде: келәмнәр түшәлгән, бар уңайлыклары үзендә булган иң затлы купеда чәчләренә, сакал-мыегына ап-ак чал төшкән, калын пыялалы күзлеге астыннан зураеп күренгән күзләрендә, кырыс йөзендә ихтыяр көче ярылып яткан Нәҗип абый белән мин, гап-гади татар хатыны Зәнфирә, газизләребезне солдат хезмәтеннән урлап кайту өчен ерак сәфәргә кузгалдык. Юлга чыксаң, юлдашың үзеңнән яхшырак булсын диләр: бу минутларда минем өчен юлдашымның нинди җенестән булуы мөһим түгел иде. Беребез – әти, икенчебез – әни: икебезнең дә җан түрен бала хәсрәте кабызган шәм уты көйдерә…

Казаннан Мәскәүгә, аннан Ростовка поезд белән баргач, автобуска утырып, Нальчик шәһәренә юл тоттык. Һәр сәгать, һәр минут, һәр чакрым мине улым хезмәт иткән Владикавказга – кайчандыр Орджоникидзе дип йөртелгән калага якынайта иде. Ниһаять, Нальчикта күчеп утырган автобусыбыз безне шунда китереп җиткерде. Шәһәр читендә янган, җимерелгән йортларны күрүгә, ерактарак анда-санда атыш тавышлары ишетүгә, мин куырылып киттем, яулык астында чәч төпләрем тирләп чыкты, бармак очларыма дерелдәү йөгерде.

Әмиремә дигән күлмәк-чалбар, куртка, башлык ише киемнәрне асмалы коңгырт сумкага тутырган идем, Нәҗип агай да улына дип киемнәр алган – сумкаларны вокзалда саклау камерасына тапшырдык та, шәһәр уртасындагы хәрби частьны эзләп киттек.

Ир кеше – ир кеше инде, җитмәсә, үзе дә кайчандыр солдат шулпасы эчкән: Нәҗип агай КПП дигәннәрендә бик озаклап кем беләндер сөйләшкәч, миңа көтеп торырга кушты, үзе эчкә кереп китте.

Әллә ике, әллә өч катлы булган казармалар ике метрлы таш койма, аның өстеннән чәнечкеле тимер чыбык белән әйләндереп алынган иде. Ишек төбендә басып торган җиремнән мин күңелемне сарган шомнан аерыла алмыйча, тирә-ягыма күз ташладым. Үзебезгә терәк-таяныч булыр дип үстергән газиз улларыбыз, армия сафына китеп, төрмә кебек шушы йортларда җан асрасын инде… Тышта апрель башы, дөньяның яшәүгә, яшәрүгә хак дәгъвалап, язга аяк баскан мәле. Йөрәк дулый, сикереп чыгардай булып бәргәләнә. Түз, дим, үзенә: хәзер, хәзер Әмиремне күреп, кочагына сарылырмын…

Шактый озак торгач, сакал-мыеклары тирләгән Нәҗип агай пәйда булды.

– Зәнфирә, сеңелем, безнекеләр монда түгел икән бит. Чик буенда, палаточный городокта икән алар… Тукта, йөзеңнән кан качты… әйтеп бетерергә бир… Безгә җайлы туры килде: аларның офицерлары бер атна шунда булып, аннан бер атнага монда ялга кайталар икән. Менә, какрас бүген алышкан мәлләре, ярты сәгатьтән машина белән шунда китәчәкләр. Безне дә алырга булдылар. Жәлке, минем паспортны алып калдылар әле монда…

– И Нәҗип агай, паспорт баш бәласе түгел, балаларны исән-имин коткара алсак… – Өмет канатларымның каерыла башлавын сизеп, тавышыма ясалма ныклык өстәргә тырыштым.

Без капка төбендә Нәҗип агай әйткән ГАЗ-66 машинасын көтә башладык. Мине хәрбиләрнең генә түгел, гадәти киемле ир-егетләрнең дә контроль пост аша бертуктамый кереп-чыгып йөрүләре аптырашка калдырган иде.

– Ә-ә, алары наемныйлар бит аның, акча өчен ни генә эшләми адәм баласы, – дип, Нәҗип агай ачу белән кулын селтәде.

Без тегесен-монысын сөйләшкән арада, киң капка ачылып, аннан кузовы тент белән капланган зур машина чыкты да үз юлы белән китеп тә барды, Аңга килеп, артыннан йөгерергә тотынсак та, туктарга исәбе күренмәде. Шыбыр суга батып, өметсезлек һәм гаҗизлек тулган күзләребезне бер-беребезгә төбәгән мәлдә, әлеге машинаның борылыштан безнең янга кире килгәне күренде.

Йөзләребез язылып, җитез генә әрҗәгә үрмәләдек. Нәҗип агай үзе белән сүз алышып барган сары чәчле, озынча йөзле егетне «ротный» дип кенә таныштырды да, сорау арты сорау яудыра башлады. Тегесе сүзгә саран, бер-ике сүз белән генә җавап кайтара. Тау арасындагы бормалы юлдан йөз метр барыр хәл юк, машинаны туктаталар да тикшерәләр, туктаталар да тикшерәләр. Минем үз хәлем хәл: балакаемны кочагыма алыр минутны сулышым белән тартып китериммени…

Машина әрҗәсеннән коелуга, безне янә капка төбендә бастырып калдырдылар да офицерлар эчкә кереп киттеләр. Күз алдыбызда брезент палаткалар, озынлыклары – ун, киңлекләре алтышар метр булыр. Шуларның берсендә, инде минем янәшәмдә диярлек – улым–бердәнберем…

Нәҗип агай белән татарча сөйләшкәнне ишетепме, әллә кайдан гына каршыбызда кара сакал-мыеклы, каратут йөзле, яшькелт күлмәкле, егерме яшьләрдәге бер егет пәйда булды.

– Сез мөселманнармы? – дип сорады ул шомырттай күзләрен сынаулы кыса төшеп.

– Татарстаннан без, татарлар, – дип җавап кайтарды Нәҗип агай каударланмый гына.

– Улыгыз янына, шулаймы? Алып китегез сез аны. – Егет, артына борылып, ияге белән тау тезмәләре ягына ымлады. – Анда безнең КамАЗлар, БТРлар. Тиздән монда зур сугыш башланачак… Сезнең солдатларга без тәмәке, аракы, акча бирәбез, алар безгә патрон сата. Шул патроннар малаегызның маңгаена тимәсен дисәгез, алып китегез…

Егет тиен җитезлеге белән күздән дә югалды, безне эчкә чакырдылар.

Мин улымны йөрәгем белән генә таныдым. Каршымда, үз күзләренә үзе ышанмыйча, телсез-авазсыз калган улым – әле генә күргән егетнекедәй кара сакал-мыек баскан Әмирем басып тора иде. Аягында – без авыл фермасында киеп йөргән җилем итек, өстендә – керләнеп беткән кара күлмәк. Күзендә – бу очрашудан, әйтми-нитми янына килеп җиткән әнисен күрүдән катып калган моң, тетрәү, сөенеч, тагын әллә ниләр, әллә ниләр – барысы бергә мөлдерәмә тулган, Күзләрем кинәт кенә күрмәскә әйләнде, аларны ниндидер томан каплап алды, мин әле һаман бер сүз эндәшә алмый, кадакланып басып тора идем.

– Әни! Әнием! – дигән сүздән генә айнып киттем. Көчсез булып күренмәс өчен, яшь аралаш елмая-елмая, улымның каршысына атласам да, аны кочаклап алганда камыр кебек изрәп төштем…

– Әни, бу кыяфәттә каршылаганга ачуланма инде… – Улым күз яшьләрен пычрак уч төбе белән сөртеп алды. – Ай ярым юынган юк, бит-кулны да палатка өстенә җыелган чык йә яңгыр суы белән чылатабыз… Син ничек болай, бер хәбәрсез генә? Мине күрер өчен каян-кая…

– Күрер өчен генә түгел, улым…

Улларыбызга увольнениега бирелгән өч көн безне бу утлы мәхшәр эченнән сәгатьләп ерагайтырга тиеш иде… Шәһәргә кайткач, төнне частьта үткәрдек тә, таң атуга такси яллап, дүртәүләп вокзалга юнәлдек. Нәҗип агай – үз кадерлесен, мин – үз җан җимешемне һәртөрле бәла-казадан калкандай якларга әзер булып, туган якларга ашыктык. Балаларның хәрби киемнәрен салдырып, гадәти күлмәк-чалбарларга киендердек тә, үзебезгә кирәкле поездны читтәрәк торып кына көтеп алгач (вокзал тирәсендә әрле-бирле йөренеп торган офицерларның күзенә чалынмау хәерле иде), Аллага тапшырып, кайтыр юлга кузгалдык…

Бу сәяхәттә ярылмыйча түзгән йөрәгемә мин бүген дә шаккатып куям. Малаемның дөньяда бер акыллы Раиләгә өйләнеп, мине оныклар белән шатландырасы барын белгәндәй, сабыр итә-итә яшәдем шул. Миңа бәхет өчен күп кирәкми иде: аларның җан олылыгын аңлау – яшәгән гомеремнең йомгагы, нәтиҗәсе булса да, үкенерлек түгел. Мин, хатын-кыз, әни кеше, игелекле бала тәрбияләп үстерүем белән бар сынаулардан өстен булып калганмын түгелме?! Ничәмә-ничә ай урында кадакланып ятсам да, акылым үзем белән иде бит: улым, киленем, оныкларым минем һәр сулышым өчен җан атып торганны тибүдән туктарга ашыкмаган йөрәгем тоя-сизә иде.

Карашым тагын тәрәзәгә төште. Баланның ачы тәме югалгандыр инде. Көзге кырау чыныктыра бит аны – тәмам балланып, тел очында эри торганга әверелгәндер дә куйгандыр. Их, шау чәчәккә күмелгән җәйләрдә авыз итәсе килгән иде ул мәрҗәндәй җимешләрне. Татлы тоела, күзне кызыктыра, җанны тилертә, ымсындыра иде алар. Ә хәзер… Тукта, әллә үкенгәндәй уйлануыммы? Жүләрдер мин… Егылгансың икән, үрмәләп булса да аягыңа бас, салам бөртеге күрсәң, чытырдап ябыш. Йөрәгеңдә бер тамчы көч калган икән – яшәү көче бит ул, шуңа таян, Яшәүдән дә татлы ни булсын? Жәй төсеннән аерылырга ашыкмаган балан җимешенә күз сал: кемдер берәү үрелеп өзмәсә, кара җиргә тәгәрәп төшәргә тормый лабаса, аклыкка – энҗедәй кар куенына сыена… Әллә күзләремә, әллә хәлсез йөрәгемә балан тәлгәшенә кунган кырпач кар аклыгы кереп сыенды, мин урынымнан торып, ипләп кенә тәрәзә буена килеп бастым. Кечкенә чүлмәктәге миләүшә гөлләре чәчәккә бөреләнеп килә икән, димәк, мине генә түгел, аларны да карап-тәрбияләп торганнар… Ә иртәгә мин аларга үзем су җибәрермен, һәр тамчысына яшәү көче, яшәү аклыгы кушып…

 

 

Фото: Freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас