

– Керергә ярамый! – дип кисәтергә теләде аны Вафа Сафич.
– Кермәгез, Рәфис абый! – дип аңа кушылды Венера, кулларын болгап. Әмма Ярмиев бу кисәтүләргә колак салмады, кулындагы кәгазьләрне җилфердәтеп өстәлгә таба атлады. Редактор ярдәмчесенең болай шәрран яра кылануына берничә сәбәп бар иде. Гомумән алганда, Ярмиев – чебенне дә рәнҗетми торган йомшак күңелле бәндә. Һәрвакыт хуҗаның сүзен карышусыз үтәде, башкалар белән конфликтка кермәде. Хәтта районнардан аена бер тапкыр (акча алырга гына!) килеп ураган корреспондентлар да аңа шелтә ясаудан тартынып тормый иде. Хатыны учында йомарлап кына тотты ирне, балалары санга сукмады. Гомер койрыгын аяк арасына кыстырып йөргән күрше эте дә аны күрсә ярсып өрә башлый иде.
Кичә кичтән аңа баҗасы кунакка килде. Кунак хөрмәтенә хатыны өстәлгә шешә утыртты. Югыйсә, ул якка Ярмиев мәңге уразада иде. Баҗа – каты куллы кеше, беренче минуттан табынның хуҗасына әйләнде, Рәфиснең һәр чәркәсен тамчысына кадәр эчертеп бетертте. Рәфисен мондый хәлдә күргәне булмаган гаугалы хатыны кысылырга уйлаган иде – баҗа холык күрсәтте, тиз тәртә арасына кертте тегене. Әле өстәп, икенче шешәгә җитез генә астагы каттагы кибеткә төшеп урады хатын. Шундый ирләр була дөньяда, берәр төрле әфсен беләләрме, хатын-кыз күзләренә генә карап тора шуларның, һәр теләкләрен шатланып үтиләр. Ярмиевнең баҗасы да шул сирәк төркемнән иде. Төрлечә кыланды ул: сызгырып биеп тә алды, Рәфиснең кызларын парлаштырып җырлатты, ә хуҗабикә сый өстенә сый белән өстәлне тулыландырып кына торды. Үзе гел кунакка карап елмайды. Менә шул баҗасы хатын-кыз халкын күрше бүлмәгә озатып, Рәфис белән озак кына тормыш турында сөйләшеп утырды. Теле чишелгән Ярмиев аңа үзенең зарларын сөйләп алды. Шунда баҗасы киңәш бирде:
– Син, брат, чак кына ялгыш юлдан киткәнсең. Монда хатының да, балаларың да, түрәң дә гаепле түгел. Бар гаеп үзеңдә! Сиңа төптән үзгәрергә кирәк. Беренче эш итеп, үз сүзеңне сүз итәргә өйрән. Әйттеңме – бетте! Егылып үлмисеңме анда соңыннан. Синең сүз өстә калсын. Кеше белән сөйләшкәндә күзләренә туп-туры карап сөйләш. Тишәрдәй булып кара, әйтерсең, алдыңда дошман басып тора. Нәрсә кәнфитләнергә алар белән. Син аларга түгел, алар синең каршыңда бурычлы! Синдә полный права бәхетле яшәргә, шуның өчен тугансың. Ә алар җыелышып сиңа теләгеңә ирешергә комачау итәләр. Алар сиңа тиеш! Менә шул тирәдән алып кит син һәр фикереңне. Аңладыңмы? Иртәгәдән сынап кара, әйткән иде диярсең менә…
Кичтән булган шаукымнан иртәнге якта ныклап айнып та җитмәгән иде әле. Баҗасының өйрәткәннәрен башлап хуҗасында сынап карарга булды. Шуңа да кисәтүләрне колагына элми атлавын белде ул. Фәрманнар биреп монда утырган була, ә менә Ярмиев үзенчә эшләячәк… Сабир җәлт кенә эләктереп диварга терәгәч тә күтәренке кәефе сакланды әле аның, хәтта эшнең нидә икәнен аңлагач та коелып төшмәде. Баҗасы умыртка сөяген ныгыткан иде күрәсең. Майтти-ти, үләргә икән үләргә, батырлар үлеме кемгә тигән ди әле?
– Алыгыз мине үзегезгә. Өчәүләп китәбез. Ну, иптәш кем, бу гөнаһсыз сабыйны чыгар. Алар нәзберек халык, йә күңеленә ярамый китәр…
Сабир шунда ук Ярмиевнең ниндирәк хәлдә булганын төшенеп алды. Мондый халәттә адәм баласы көтелмәгән адымнарга барырга мөмкин. Аңа диңгез тубыктан. Шулчак уйлары яктырып китте аның, бу кеше аңа ярдәм итәргә тиеш! Көч салып телефонның шнурын тартып чыгарды да Ярмиевкә сузды:
– Бәйлә хуҗаңның кулларын! Чишелеп-фәлән китәрлек булмасын, кара аны.
Ярмиев өчен тормышында сирәк булган бәхетле мизгелләрнең берсенә әверелде бу шөгыль. Ничәмә еллар канын эчкән түрәнең кулларын кушырып бәйләүдән зур канәгатьлек хисләре татыды ул.
– Бәйлибез бу ата чучканы, бик рәхәтләнеп! Тәмуг казаны янына басканда да куллары бәйле булыр, кат-кат бәйлибез, – дип сөйләнде үзе. Ярмиев эшен төгәлләгәч, Сабир сәркәтип кызга ымлады:
– Бар чык, бәйнә-бәйнә сөйлә монда булган хәлләрне. Берәрсе басып керергә уйламасын, ишек ачылуга шартлау яңгыраячак.
Күз яшьләренә төелеп, абына-сөртенә чыгып югалды кызыкай. Ярмиев Вафа Сафичны урап йөреп, бауның ныклыгын тикшерә иде әле. Бу мәхлуктан да котылырга булды Сабир.
– Син дә ычкын моннан, – диде ул тегене бөтереп алып. – Әгәр тыгылырга уйласаң, менә шул тимер кисәге белән башыңны кабак урынына урталай ярам. Үлмәссең дә, калмассың да, куз- гала алмый ятарсың гарип-гораба булып. Сиңа кирәкме бу?
Ярмиев айнып киткәндәй булды, шулай да аваз салды әле:
– Бәлки калыргадыр? Икебезгә җиңелрәк булыр…
– Әйдә, әйдә, – дип Сабир аны җилтерәтеп ишектән чыгарып җибәрде. Эшләнәсе эш эшләнгән иде инде, бар түземлекне туплап көтәсе генә калды аңа.
* * *
Матбугат йортында булган гадәттән тыш вакыйга тиз арада бар шәһәргә таралды.Әлбәттә, беренчеләрдән булып хокук саклау органнары килеп тулды. Шәһәр башлыгы кайдадыр чит илдә сәяхәттә иде, әмма бар ярдәмчеләре бердәм гадәттән тыш хәл булган урынга ашыкты. Редакция урнашкан кат кешеләрдән бушатылды, каршыдагы бинаның кыегына снайперлар менеп ятты, җаваплы иптәшләрдән торган штаб оештырылды. Сабир фаразлаганча, матбугат чаралары да читтә калмады. Елый-елый шешенеп беткән Венерадан кат-кат сорау алдылар. Булган кадәресен ачыклаганнан соң, ишек аша булса да җинаятьче белән элемтәгә керделәр. Гаҗәп хәл, анысы ни акча таптырмады, ни аерым машина таләп итмәде. Күптән түгел куркынычсызлык комитетында эшли башлаган Понурин дигән лейтенант, җинаятьче янына кереп, аны уеннан кире кайтарырга теләк белдерде. Штаб төрле яклап бу кыю адымның уңай һәм кире якларын тикшерергә алынды. Понурин үзенә куркыныч янаганын аңлый иде, әлбәттә. Икенче яктан караганда, мондый мөмкинлек көн дә булып тормый. Нигә яшерергә, куркынычсызлык хезмәте кадрлары начар шартларда яшәми. Алар безнең ише ипотекага фатир алмый, гомерлек бурычка батмый, эш хаклары өч гаилә асрарлык. Әмма Понурин күбрәккә өмет итә иде. Өгәр уйлаганын тормышка ашыра калса, карьера баскычыннан кисәк югары күтәрелү көтә иде аны. Шунда ук погоннарына ким дигәндә бер йолдыз өстәләчәк, аны аерым исемлеккә теркәячәкләр, югарыдагылар игътибарга алачак, иптәшләре арасында бермә-бер дәрәҗәсе артачак, шәһәр башлыгы исендә калдырачак, матди яктан да шактый керем булачак. Гомумән, төрле яклап отачак иде кыю лейтенант. Штаб җитәкчесе, шәһәр башлыгының беренче ярдәмчесе, Понуринның омтылышын хуплады. Бронежилет, каскалар кигән, баштанаяк коралланган спецназ егетләре аша үтеп, лейтенант ишекне ачты. Ачты да урынында катып калды. Аңа таба идән буйлап зыңгылдап граната тәгәрәп килә иде. Күз ачып йомганчы Понурин ишекне шап итеп япты да:
– Ложись! – дип кычкырды һәм, башын куллары белән каплап, идәнгә ауды. Калын киенгән спецназ егетләре килбәтсез кыланып идәнгә сибелде аның артыннан. Гадәттә, запал биш секундта янып бетә, аннан инде шартлау яңгырый. Ун секундлап вакыт үтте – ишекне каерып бәргән шартлау яңгырамады. Моның сәбәбе көлкеле дәрәҗәдә гади булды: ишек артындагы тавышка кырт борылып, Сабир өстәл өстендәге чуен кара-кош сынын ялгыш бәреп төшергән иде. Әнә шул сувенир лейтенантның күзенә шартлаткыч булып күренде дә инде. Алга китеп, шуны да әйтик: бу хәлдән соң Понуринның психикасында кискен үзгәрешләр булып алды һәм лейтенант хезмәтеннән китәргә мәҗбүр булды. Әлеге вакыйгадан соң күп тә үтмәде, ишек артыннан Сабирның тавышы ишетелде:
– Без чыгабыз! Ишек алдына кадәр юлда беркем дә калмасын! Ниндидер хәйлә корырга уйламагыз! Әз генә шик тудырган нәрсә сизелсә, уйлап тормый гранатаны шартлатачакмын. Кешеләрне чыгарырга, коридорларны бушатырга өч минут вакыт бирәм!
Ишек артында дөп-дөп аяк тавышлары, катгый фәрманнар яңгырады. Бар тәнен талчыгу биләп алган Сабир урындыкка барып утырды, күршесенә күз салды. Нишләптер Вафа Сафич тынып калган иде, мыш-мыш тын алганы гына ишетелде. Ниһаять, котылам, дип уйлады Сабир битараф кына, анда әнә акчалар да, оятын саткан түрәләр дә, җанын үртәгән кредит та юк, диләр. Шулай- дырмы икән? Адәм баласы анда да бурычка батып барып керә түгелме? Кылган гамәлләре, сөйләгән сүзләре, тапкан маллары өчен анда да түләү таләп итәләр бит. Эшләгән гөнаһыгызның тузан бөртеге кадәрлесе дә югалмас, исәпкә алыныр, барысы өчен җавап бирерсез, диелгән бит Китапта.
Сәкар утларында янарсыз, чаяннар, еланнар газаплар үзегезне диелгән. Анда да котылып булмаса ул кредит дигәннәреннән? Тавышлар тынып калды, Сабир авыр сулап урыныннан кузгалды.
– Әйдә, – дип ияк какты ул Вафа Сафичка, – безнең чират җитте сәхнәгә чыгарга. Син артык дулкынланма, берни дә сизмәссең, белмәссең. Мизгел эчендә була фанилыктан бакыйлыкка күчү, нәрсәсеннән курка торганнардыр. Дөньядан аерылам дип тә бәргәләнәсе түгел сиңа. Син күргән рәхәтлекләрне кем күргән ди әле? Ун кеше гомеренә бүлгәләп бирерлек. Менә миңа гына үкенечлерәк. Тегендә баргач та кочак җәеп каршы алмаслар, кеше җанын кыю шутка түгел…
Вафа Сафич, урысчалап әйткәндә, ступор хәлендә иде ахрысы: ә дип тә, җә дип тә дәшмәде, урыныннан торды да алдан атлады. Сабир аны ишекне ачып, бушап калган коридорга чыгарды, як-ягына карангалап лифтка таба этәрде. Беренче катта да кеше-фәлән күренмәде. Бары пыяла ишекләр артында тезелеп киткән машиналар, төркем-төркем халык төсмерләнде.
– Җыелганнар кәмит карарга. Хәзер чыгып сөйләшәбез әле без җәмәгатьчелек белән. Ни дип әйтерләр? – дип алга этте куллары каерып бәйләнгән редакторны. Үзе, аның аркасына ышыклана төшеп, зыр-зыр тирә-якны күзәтте. Бер кулы белән Вафа Сафичның беләгеннән эләктереп алды, гранатаның чекасын шул кулының баш бармагына эләктерде. Ул-бу сизә калса, кинәттән тартылып боҗраны ычкындырырга иде исәбе. Шулай аллы-артлы халык төркеменә якынайды алар, үле тынлык иде тирә-якта. Кинәт Сабирның күзләренә кояшта ялтыраган пыяла кисәге чагылып калгандай булды.
– Снайпер! – дигән уй үтте аның башыннан яшен тизлегендә. – Тәки күңелдәгесен әйтеп калып булмады…
Теге мәргәннән алдарак өлгерергә теләп, ул җан ачуы белән боҗраны тартты…
* * *
Барыбызның үзәгенә үткән кредитлар турында җитәрлек яздым шикелле инде. Оҗмахка тиң капиталистик җәмгыятьнең җелекне суырган башка яклары да исәпсез. Мәсәлән, контрафакт тауарлар алып, самопал эчемлекләргә алданып, акбурдан ясалган плацебо дарулар эчеп кайсыбыз төпсез көймәгә утырмаган? Сабир соңгы акчаларын кырып-себереп алган граната да муляж булып чыкты. Әлбәттә, чын гранатаны муляждан аерырга җиңел: запал яна башлагач та сыек кына төтен күренә. Әмма бу вакытта инде алданмаганыңа шатланырга өлгерә алмыйсың, секунд үтүгә шартлау яңгырый. Сабирның кискен хәрәкәтеннән соң барысы да үз урынында калгач, батырлар күбәйде. Таза-таза егетләр җитез кыланып, Сабирны аяктан ектылар, кулларын шакарып каердылар. Яңалыкка сусаган газета-телевидение әһелләре дәррәү кузгалып алгы рәтләргә йөгерде. Тик аларга Сабир белән аралашырга ирек бирмәделәр. Бары шәһәр түрәләре, эре-эре йолдызлар таккан хокук сакчылары, хәбәрчеләр каршына киерелеп басып, куркыныч террористны кулга алуда үзләренең бибәһа өлешләре турында гәп куертты. Тиздән суд булды, ике-өч маддә тагып, Сабирны озак елларга ябып куйдылар. Менә шул урында, чарасыздан, тагын «кредит» сүзен кулланырга туры килә. Әлбәттә, бурыч түләнергә тиешле! Банк кредитны Сабирның яшь балалы хатыны белән бер аягы кабер авызында торган карт әнисенә йөкләде. Шулай итеп, хакыйкать тантана итте…
Фото: Freepik.com