

* * *
Вафа Сафич кабинетына кереп урнашкач та өстәлдәге телефон шылтырады. Сүзнең ни турыда барганын аңлап алгач та баш редактор җайлы кәнәфиеннән сикереп торды, үрә катты. Телефонның икенче башындагы кеше, сүзләрне сайлап тормый, аның тетмәсен тетте:
– Син нәрсә эшләп утырасың анда, пынимаешь? Нәрсә язалар анда газетаңда? Кайчакта булса да күз төшерәсеңме кул астыңдагы газетаңа? Кичәге номерын алып игътибарлап укып бак әле? Нәрсә бастырасың син пынимаешь. Коткы таратасыңмы халык арасына? Көнбатыш пропагандасына ялчылыкка ялландыңмы?..
Калтыранган куллары белән кичәге газетаны кулына алды Вафа Сафич, күз алдында хәрефләр биеште. Тагын нинди хата киткән икән инде, кичә номерны әйләндергәләп кенә караган иде шул.
– Ач өченче битен. Ачтыңмы, сукыр тычкан? Анда бармы «Ветеран юлы» дигән хәбәрнамә, астан унөченче юлны исәплә, кычкырып укы әле миңа шул җөмләне…
– …сугыш ветераны Әфләтүнов Жиңү көнен…
– Тагын бер кат укы! – дип җикерделәр трубкада.
– Җиңү күнен…
– Нинди күн хакында яздың син анда, карт алаша? Газетаның бу номеры массаларга таралды, меңнәр укый аны җентекләп. Халык нәрсә әйтер, ә? Сине ышанып шундый җаваплы урынга күтәргәннәр, өметне акламыйсың син безнең. Яхшылап уйла да, хәлеңнән килмәстәй булса, хәбәр ит, булмый диген. Барып чыгасың син эшеңә шулай төкереп карасаң…
Теге башта трубканы шапылдатып куйдылар. Арка савырлары тирләп чыккан Вафа Сафич ыңгырашып кәнәфиенә шуып төште. Каһәр суккыры очраклылык, бер хәреф уйный кеше язмышы белән. Бу номерны бит игътибарлап корректорлар укыды, кизү корреспондент кат-кат тикшерде, бу сан өчен җаваплы редактор урынбасары энә күзеннән үткәргән, күрмәгәннәр хатаны туңбашлар. Ну барысын акылга утырта әле Вафа Сафич, еллык премияләрен кисәргә кирәк, приказда выговор чәпәргә, җыелыш җыеп коллектив карар чыгарырга. Башка юллары да табылыр, мәңге онытмаслык итәр әле аларны. Ну юньсезләр, ну башсызлар, җаваплы сәркәтипне дә тотып селкергә кирәк, бик тынычланды соңгы араларда. Ниләр кылган булыр иде баш редактор бу көндә, кискен үзгәрешләр аның планнарына чик куйды. Пырдымсызланып утырган хуҗаның кабинет ишеге ачылды һәм аның элекке хезмәткәре Мөслимов күренде. Мөслимов үзе артыннан ишекне ныклап япты да эре-эре адымнар белән мөхәрриргә таба атлады. Болай да саруы кайнаган Вафа Сафичның, соңгы араларда аңа байтак күңелсезлекләр китергән журналистның хуҗаларча кыланып түргә үтүе җен ачуларын чыгарды.
– Син нишләп монда тагын? Нигә рөхсәтсез? Әй, кем бар анда? Венера!.. Бу адәм нишләп… Жөмлә тәмамланмый калды. Бу вакытта Сабир, Вафа Сафичның алдына иелеп, кулындагы төргәкне ача төште. Кинәт кенә тамагы кибеп китте редакторның. Шәхсән үзе хәрби хезмәттә булмады, җаваплы эштә эшләгән картатасы, юлларын табып, яраткан оныгын алып калды. Шулай да төргәктәге әйбергә күз төшерү белән эсселе-суыклы булып китте ул: дымланган яшел ситсада кара ялтырап РГД-5 гранатасы ята иде. Сабир өстәлне әйләнеп чыгып Вафа Сафичның салынып төшкән җилкәсенә кулын куйды:
– Менә безгә фани дөнья белән хушлашырга вакыт җитте, коллега. Мин үз теләгем белән разый булып китәм мәңгелеккә, сине ирексезләргә туры килә инде, нишлисең. Сасытып йөрмә җирне, калганнарга бераз һава чистарыр ичмасам.
Мең төрле уйлар буталды редакторның башында, буыннары тотмас булды, иртәнге эчкән чәе дә, агар юл ачылып китеп, чалбар балагын юешләде. Нәрсә өчен, нигә ул, туймаган ул тормыштан, алдан уйланылган күпме планнары челпәрәмә килә, Яңа ел ишек төбендә…
– Кара әле, Мөслимов, шаяруның да чиге була…
Тырнак очы кадәр генә өмет кузлана иде аның күңелендә, шаяру гынадыр бәлки яисә кире эшкә алуын таләп итеп куркытудан башларга булгандыр сөйләшүне бу адәм. Дөресен әйтергә кирәк, Мөслимовны аның җене сөйми иде, гомере буе күралмады башсыз, суга сигән, кире беткән, үз шәхесләрен алга куйган кешеләрне. Андый адәмнәрнең ни эшләрен белмисең, хаклык эзләүләреннән гаҗиз буласың, мин-минлекләре, артык күп белүләре белән гел ачуны чыгаралар. Вафа Сафич яшьтән үк бер хакыйкатьне канына сеңдерде: «Умный в гору не пойдет – умный гору обойдет». Дөнья хуҗалары белән тарткалашып нигә көч-куәт, сәламәтлекне бетерергә? Юл бир һәрберсенә, яра, елмай, ләббәйкә диген, башыңны ияргә иренмә, үз вакыты белән сиңа насыйп мал каршыңа килер. Үз кеше икәнеңне күрерләр, араларына кабул итәрләр.
– Шаярудан узган, Вафа Сафич. Сез ул шаярасыз-көләсез әлеге вакытта, төкереп тә бирмисез безнең ишеләргә. Минем, мәсәлән, һич тә шаярасым килми, җитди мин. Ни әйтсәң дә фанилыкның соңгы минутларын исәплим. Күп тә үтмәс, күз алдындагы бар нәрсә төпсез чоңгылга очар, анда нәрсә көтә торгандыр, бер Аллаһ белә…
Вафа Сафичның йөрәге күкрәк читлеген актарып чыгардай булып типте. Чынлап сөйли бит бу ычкынган нәрсә, уйлаганын эшләргә алдына алган. Ничек инде? Тазалыгы ташып торган ир уртасы кеше мизгел эчендә канга баткан ит кисәгенә әйләнерме? Яшисе килә аның, менә шул тәрәзә аша күзне чагылдырган кояшны күрәсе, өйрәнгән кабинетында хуҗа булып утырасы килә.Чукынып китсен кабинеты да, Канар утрауларындагы планлаштырылган ялы да, шәһәр уртасындагы дүрт бүлмәле җайлы фатиры да. Барысыннан ваз кичәргә әзер ул, бары тәнендә тере җаны булсын. Хәерчелеккә төшеп хәер эстәп йөрергә риза, өзмәсеннәр гомерен. Тегендә баргач, дип сөйлиләр әнә, әкият барысы да, кешеләрнең хыялый акылы уйлап чыгарган сафсата. Үләсең дә бетәсең, бернәрсә дә юк. Икенче шанс та юк, бүләккә генә бирелгән гомереңне бер псих бәндә кыйсын, имеш.
– Кара әле, Мөслимов, әйдә тыныч кына сөйләшик. Аңлыйм, эштән китү синең өчен зур югалту булгандыр. Әмма бу хатаны төзәтергә була ич. Хәзер үк приказга кул куям, син кире үз эшеңне дәвам итәсең. Барысы да элеккечә калыр. Ә бу кабинетта булганнарны мин онытырмын, вәгъдә бирәм.
– Китереп терәгәч, яхшыга әйләнеп киттеңме, Вафа Сафич? Юк инде, беләм мин синең ише постаудагы кешеләрне. Куркыныч беткәнен тою белән син миннән котылу юлларын эзләячәксең. Бигайбә, киңәшләрең үзеңдә калсын, аннан соң барысын яңабаштан башларга көчем дә, егәрем дә юк инде минем. Ерак сәфәргә сине иптәшкә чакырырга булдым бары. Әмма сәфәр алдыннан бер-ике кичектергесез эшне эшләп калдырырга кирәк булыр…
Сабир сөйләгән арада Вафа Сафичның башына кыю фикер килеп калды. Гәүдәгә таза гына ул. Укыган елларында бераз көрәш түгәрәгенә дә йөреп булашты. Чандыр бәдәнле Мөслимовны, җаен китереп эләктерсә, бөгәрләп тә сала алган булыр иде. Әмма тегенең баш бармагына кидерелгән боҗраны күргәч, бу уеннан кире кайтты. Көрмәкләшкәндә боҗра ычкынып китсә, кочаклашып җан бирерләр. Шул чакта ишек шар ачылды, ашыгып атлаудан сулуы капкан Венера аны-моны уйламый, шефка таба атлады.
– Чакырган идегезме, Вафа Сафич? Нишләптер монда кереп баскан Сабир абыйсы кулы белән ишарәләп кызны түргә чакырды:
– Монда үт, Венера сеңелем.
Венера тек-тек басып алгарак атлады. Сабир абыйсы көтмәгән җирдән аны беләгеннән эләктереп алды да өстәл артына таба этте. Бу хәлдән кыз егылып китә язды, ярый кулы белән кәнәфи башына тотынып калды. Шунда Сабир абыйсы кулын җәеп аңа таба сузды.
– Беләсеңме моның нәрсә икәнен?
Белмичә соң, киноларда ничә тапкыр күргәне бар: шул түгәрәк нәрсәкәй килеп төшә дә он-талкан ясый тирә-яктагылардан. Лимонка диләрме үзен, гранат диләрме, җимеш исеме инде. Куркып калган кыз стенага таба сыенды, шар ачылган күзләрен эченә үлем яшерелгән шул әйбердән аерып ала алмады.
– Мичкә төсле хуҗаң да, син дә, сеңелкәш, тотыкларым сез минем. Чак кына кискен хәрәкәт ясый калсагыз, өчебезнең дә көле күккә оча. Бу кадәресен аңлый торгансыздыр?..
Ходай бәхет бирмәсә, булмый инде. Ник бер Венерага гел кирегә генә килеп торадыр?! Аяклары тартмаган иде бит, шулай да яхшатланып килеп кергән булды, имеш, тырышлыгын күрсәтә. Менә күрделәр… Беразга өчесе дә тынып калды. Һәркайсы үз уйларында кайный иде. Сабирны бу кызыкайның килеп керүе каушатып җибәрде. Әгәр шушы мизгелдә хуҗа кеше каршылык күрсәтергә уйласа, нишләргә тиеш ул? Бер гаепсез кыз баланың гомерен кыйсынмы? Икенче яктан, башыннан сыйпап чыгарып та җибәрә алмый. Бу яңалык яшен тизлегендә таралачак. Күпмедер вакыттан соң барыбер беләчәкләр, тик башта хуҗаны күндәм фигыльгә китерергә кирәк. Аннан соң, уйлаганын бу бүлмәдә башкарырга җыенмый иде ул. Нигә бер гаепсез кешеләрнең котын алырга, җиһазларны исраф итәргә? Тереләргә әллә күпме хезмәт итәр әле алар. Аның ниятләвенчә, хуҗаны ул арканлап урамга алып чыгачак. Бу вакытка бар мәгълүмат чаралары, телевидение яңалыкны ишетеп килеп тулачак. Алар алдында күңелендә җыелган рәнҗүен әйтеп калдырырга тели иде Сабир. Соңгы йомгаклау сүзен – үзе әйтергә… Вафа Сафичның хәле мөшкел иде. Бер дә юктан борып-борып эче авыртырга тотынды аның. Ярамаган нәрсә дә ашамады кебек, моңа кадәр ашказанына зарланганы булмады. Бу адәмнән бәдрәфкә барырга рөхсәт сорап булмый бит инде. Бик ямьсез тәмамланачак икән аның тормыш юлы. Ямьсезләнеп, шакшыланып китәргә язган икән. Әллә анысы да үткән юлына бер-бер төрле ишарәме? Пычрак булды күңелең, кылган эшләрең,монысы шуның чагылышы дип кисәтүме? Венера, кыз бала, дерелдәп күз яшьләренә ирек бирде. Ниемә кирәк иде аңа Марат, качып-посып яратулар, кеше гаиләсен бутаулар? Диплом алуга туган якларына кайтып киткән булса, рәхәтләнеп яшәп яткан булыр иде. Район газетасына эшкә урнашыр, теге арттан калмый тагылып йөргән Ришатка кияүгә чыгар, балалар багар иде. Район уртасында зур өй салып керерләр, бакча үстерер иде. Өйалдын чәчәк белән тутырыр иде. Төрле үсемлекләр белән мәш килергә ярата, кулы да килешә: корып барган үләнне пөхтәләп җиргә төртсә, теге үлән икенче көнне үк яшәреп баш калкыта. Монда кеше фатирын бүлешкән булып ята инде, ни акчасы җитми, ни тормышы тырым-тыракай. Иртәгә үк кайтып китә, бернигә карамый, шәһәрләре үзләренә булсын. Ай-й, ничек кайтып китә? Әнә бит коточкыч түгәрәк нәрсә арбый аны, хушлаш дөнья белән, ди. Бу куркыныч уйлардан Венера тагы да ярсыбрак елый башлады. Хатын-кыз елавын сирәк ир-ат тыныч кына тыңлап тора аладыр. Вәзгыятьне тагын бер көтелмәгән кунак үзгәртеп җибәрде. Киң елмаеп, ишектә редактор ярдәмчесе Ярмиев күренде.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.com