Чәчмә әсәр
24 июнь 2025, 14:24

Кәрим КАРА. Шартлау. Хикәя (2)

Бүгенге рәхимсез тормышта үзенең беркемгә дә кирәк түгеллеген төшенде ул, дөреслекне дә эзләп табып булмый икән.

Кәрим КАРА. Шартлау.  Хикәя (2)Кәрим КАРА. Шартлау.  Хикәя (2)
Кәрим КАРА. Шартлау. Хикәя (2)

Түземлеге төкәнде Сабирның, алдындагы сырасын эчеп бетерми чыгып китү ягын карады. Нигә бар дөньясы аңа кара яклары белән генә күренә? Бар бит җирдә бәхетле кешеләр, уйныйлар, көләләр, һәр туган көнгә шатланалар… Урамда үткән-сүткән халык агымы сирәгәя төшсә дә, иртә иде әле Сабир өчен. Билгеле бер фикергә килми, каршындагы урам буйлап атлады ул. Күпме баргандыр шулай, көннең салкынлыгын сизә башлады. Каршыга искән җил үзәкләренә үтте. Берәр җиргә кереп җылынырга карар итте. «Выставка» дигән сүз күзенә салынгач, кисәк шунда борылды. Иркен, җылы залның ишек төбендә торган өстәл артында зәвекъ белән киенгән, бизәнгән-төзәнгән, урта яшьләрдәге ике хатын чөкердәшә иде. Сабир килеп кергәч, игътибарлап аны энә күзеннән үткәрделәр.

– Вам сюда, мужчина? Здесь выставка молодых художников, –дип кисәттеләр. Бу бәндә ялгышып килеп кергәндер дип уйладылар ахрысы. Чынлап та, үткән-сүткәннәргә ниемә хәҗәт мондый күргәзмәләр. Сабир өчен дә бер кызыгы юктыр. Әмма кергәч кире чигенмәде инде ул, йөзенә җитдилек чыгарып алга үтәргә теләде.

– У нас платный просмотр! – диде яшьрәге, урыныннан кузгалып. Сабир соңгы йөзлекне аның буялган тырнаклары арасына кыстырды да диварларга эленгән эреле-ваклы рамнарны ихласлап карарга алынды. Картиналардан алдарак аның күзләренә шул рамнарның почмакларына беркетелгән бәяләр салынды. Кара син аны, хак куя беләләр икән бу яшь рәссамнар. Иң түбәне алтмыш меңнән башланып, куркыныч саннарга кадәр барып җитә, имеш, аларның иҗат эшләре. Мондый акча түләсәләр, җылы бүлмәдә киндергә буяу яккан булып рәссам исеме күтәрергә Сабир ике дә уйлап тормый риза булыр иде, валлаһи. Ашыкмый гына башын артка ташлап атлый бирде ул, үзенең сәнгатьне аңлый алмаганына күңеле кырылды. Зур киндергә эшләнгән алтын балык янында озаклабрак та тукталып торды. Шул зур киндердә дә урын җитмәгән иде рәссамга, балыкның койрыгының ярты өлеше генә эләккән. Ясалган кадәресе дә, Сабир уенча, һич тә алтын балыкка тартмый: бәлештәй иреннәре салынып төшкән, чынаяк астыдай күзләре ялтыраган, шәмәхә төстәге бу нәрсәкәй күбрәк гыйфриткә тартым иде. Мондый балык ятьмәңә эләгә калса да, ниндидер теләкләр башыңа килми, аны тизрәк җибәрү ягын карар идең. Аның янында эленгән «Дөнья чибәре» исемле картина бөтенләй кытыгын кузгатты. Бу кочак җитмәстәй, күкрәкләре ташып торган гүзәлкәй шаһвәтен уятмады аның. Бар ир-атка үрнәк итеп күрсәтергә теләгән бит әле аны иҗат әһеле. Хәер, хәзер аларның үз фәлсәфәсе. Мин дөньяны шулай күрәм, бу субъектив караш дип авызын томалыйлар каршы килүчеләрнең. Гаҗәеп картиналар очрый арада, яныңда рәссамы басып торып кына аңлата ала нәрсә сурәтләнгәнен. Ни әйтсәң дә, җайлы сәнгать төре. Сәгатьтән ашу буталды ул буяу исе аңкып торган бу залда. Тәмам күз аллары томаланып урамга чыккач, әллә күпме вакыт барлыгын чамалады. Шулай да җәяүләп килгән юлыннан кирегә китсә, эш урынына ашыкмый гына барса, таманга гына килә торгандыр. Әле төргәкне алырга паркка да сугыласы булыр.

 

* * *

Нәкъ вакытында килеп керде эш урынына Венера. Тиз-тиз өстен салып, үз-үзен тәртипкә китерде. Тартмаларны ачкалап, эш кәгазьләрен өстәлгә таратып җибәрде. Кем әйтер бу кыз эш өчен янмый-көйми дип? Шеф килгәнче берәүнең ялга китүе турында приказны компьютерда бастырып, папкага теркәп куйды, бәйрәм көннәрендә кизү тору графигын бастырды. Тик утырырга яратмый иде ул, үзенә тиешлесен һәрвакыт җиренә җиткереп үти. Эшләренә шулай мәшгуль булып утырганда, кабул итү бүлмәсенә Асаф башын тыкты.

– Килдеме әле босс?

Бу вакыттан ук хуҗаның булмаганын белә торып шулай кылана. Соңгы араларда шома егет аларның ишек төбендә артык еш урала башлаган иде. Асаф үзе төскә-башка чибәр егет, бар яклап килгән, теленә шайтан төкергән, аны тыңласаң, көлә-көлә хәлләр бетә. Эштә дә үзен хөрмәт итәләр, Вафа Сафич янына ул рөхсәтсез генә үтә. Талантлы журналист дип тукып торалар аның турында коллегалары. Аның язганнарын Венераның да, кызыксынып китеп, ничектер укып караганы бар. Картлар йортында көн күрүче әби-бабайлар турында күздән яшьләр сыгарлык итеп язган, йөрәккә барып кадала сүзләре. Казанда туып үскән, әнисе белән өч бүлмәле фатирда яши, әлегә буйдак та әле. Боларның барысы турында бүлекләрдәге яшь кызлар бергәләшеп сөйләшәләр, аңа карап уфтаналар, шундый егетне эләктерәсе иде дип хыялланалар. Тик һаман берсенә дә уңыш елмайганы юк. Кызларга игътибар итми түгел егет, киресенчә, гел алар тирәсендә бөтерелә, әле берсен, әле икенчесен кайларгадыр чакыра. Әмма… Венера эшкә урнашкач та аны редакция эшләре белән таныштырырга алынган хатлар бүлегендә утырган Кәүсәрия апасы кисәтте:

– Тагын Асаф дигән егет эшли бездә, – диде, – начар егет түгел, эшкә дә булдыклы, ләкин бушкуык. Әйткән бер сүзенә дә ышанма. Күпме кызларның башын әйләндерде, алтын таулары вәгъдә итте. Бер-ике ай кочагында йоклап йөри дә, юк сәбәпне бар итеп, аралашуны кырт өзә. Яңа корбан эзли башлый. Алданма юха теленә, – диде. Шул киңәшләрне исендә тотып, Венера бу егеттән ераграк булырга тырыша. Дөресен генә әйткәндә, авыз суы корытырлык егет түгел ул, Венера фикеренчә. Өйләнергә дә теләге юктыр. Әнә күпме чибәр кызлар тирә-ягында, Венерага чут түгел…

– Ә мин кичә генә Чабаксардан кайттым, – диде егет Венераның өстәле янына килеп. – Ышанасыңмы, торам шулай шәһәр үзәгендә, келт итеп син искә килеп төштең. Тукта әле мин әйтәм, күрешкәндә нәрсә әйтермен мин ул гүзәл кызга? Беренче очраган кибеткә кердем дә… – Асаф кесәсеннән ялтыравык кәгазьле шоколад алып Венераның алдына салды. – Миннән бәләкәй генә презент, Чабаксар истәлеге…

Венерага башкалар да еш кына вак-төяк бүләкләр биргәли иде, ни әйтсәң дә хуҗаның ишек төбендә утырган кеше, кирәк чакта ярдәме тиеп куя. Асафның шоколадын да рәхмәт әйтеп өстәл тартмасына шудырды ул, бик эш белән мәшгуль төсле кыланып, кәгазьләрен кыштырдатырга тотынды. Асаф тиз генә китәргә җыенмый иде шикелле.

– Лепс безнең шәһәргә концерт белән килгән, – диде егет Венерага иелә төшеп, – билет хакларын белсәң…

Туктамый колагы белән уйнаган ул артистны Венера артык өнәми иде. Бу адәм белән дә парлашып кайдадыр барырга исәбе юк…

– Ә минем анда таныш баянчы бар, бушлай керергә була. Барабызмы?

– Юк, вакытым юк, авылга кайтам, – дип алдашты Венера.

– Нәрсә шул авыл дип саташасыз барыгыз да. Атна саен авылыгызга чабасыз. Нәрсә бар анда? Бер тапкыр кино-концертларга бармыйлар, шәһәрне юньләп белмиләр, үзләре шәһәрдә яшибез дигән булалар, – дип йөзен җыерды Асаф, – теләсәң, мин сине бераз мәдәният яңалыклары белән таныштырырга алынам.

– Белгән кадәресе җиткән, рәхмәт, – диде Венера коры гына. Алла сакласын бу бәндәгә бәйләнүдән. Шундый таныштырыр, мәңге оныта алмассың. Кызның кыры белән торганын күреп торган Асаф бүгенгә шунда нокта куярга булды. Нинди нокта, өтер генә, әле дәвам итәр аралашулары. Ул максатыннан чигенә торган егет түгел. Назлы елмайган булып, авыр сулап, ул ишектән чыгып югалды. Шуның мәгънәсез кыланышлары Венераны ярсытып җибәрде. Ну бу ир-ат халкы, куймый да, туймый да, гел азгынлык күңелләрендә.

Марат та шундый. Хатыны өстеннән яшь кызның башын әйләндермәсә, ни булыр иде… Чак парта артыннан чыгып килгән авыл кызына бар дөнья алсу төсләрдә күренде, бар кешеләрне фәрештәгә тиңләштерде. Институтта укыганда да шул хыялый тормышында яши бирде. Ахирәте, булачак журналистлар бит, каләм чарлый торалар янәсе, билгеле хоккейчы белән интервью оештырабыз дигәч шатланып риза булды. Алдылар интервьюны, саллы гына бер газетада бастырып та чыгардылар, гонорарын бүлештеләр. Ахирәте бер күрде дә онытты хоккейчыны, ә Венераны әүрәтеп үзенә бәйләде Марат. Аның кочагына кергәнен сизми дә калды кыз. Мондый хәлдән соң туй булыр дип очынып йөри башлады. Маратның өйләнгән икәнлеген, тупырдап торган ике малае үсеп килгәнлеген белгәч, күпердән Иделгә ташланырдай булды. Марат аны гына сөюе хакында тагын антлар итте, тагын яраштылар. Кырка өзәм, борылып та карамыйм дип шәпләнде Венера, ә үзе сөйгәненең тавышын ишетүгә очрашуга йөгерде. Әнә шулай талашып-яратышып ничә еллар үтте. Һаман берни үзгәрми, гаиләле ир белән очрашулар дәвам итә, барыбер кавышмаячаклар… Кәүсәрия апасы телефоннан шылтыратып, Венерага үзе янына кереп чыгарга кушты. Редакциянең олы яшьтәге хатыннары җыелышып чәйләп утыралар икән.

– Венера сеңелем, Акбашевның бүген туган көне бит, берәр нәрсә бүләк итәргә кирәк дип уйлаштык. Син хезмәткәрләрнең исемлеген төзеп, һәрберсеннән иллешәр сум акча җый инде, канатым.

Тагын таякның юан башы Венерага төшә икән. Кибеткә ул чабарга тиеш, акча теләнергә дә аңа. Кешеләрнең төрлесе бар бит арада. Кемдер берсүзсез ризалаша, кемдер тавышланырга тотына, һәр тиен өчен кырык сүзгә җитәләр. Әйтерсең, үзенә алып кала аларның акчаларын. Теге балалар йортына ярдәм илткәндә дә Ярмиев: «Минем артык акчам юк!» – дип бирми калган иде. Венера үз кесәсеннән чыгарып салды йөзлекне. Әллә аныкы артыкмы?

– Профсоюз бар ич, – дип котылырга теләде ул бу авыр йөккә җигелүдән.

– Менә шул профсоюз хатыннары килешеп утырабыз инде, гөлкәем, - диде Кәүсәрия апасы, киерелә төшеп. – Оештырдык, сөйләштек, карар чыгардык, вак-төяге генә калды. Хәзер мин сиңа эш хакың исәбеннән акча алып бирәм бухгалтериядән, соңыннан үзеңә тиешлесен иптәшләрдән җыеп алырсың. Нәрсә, кызлар, чәйнектә тукталырга булдыкмы? Мин каршыдагы универмагта бик матур, оҗмах чәчкәләре төшерелгән чәйнек күргән идем. Карап кына торырлык, андый чәйнектән чәйнең тәме дә икенче була торгандыр. Хәер, ир-ат чәй тәмен беләмени?

Башын иеп киң янбашлы Кәүсәрия апасы артыннан иярергә мәҗбүр булды Венера, олы апалар белән ачуланышмас бит инде. Ахмалга төшеп кирәкле чәйнекне алып кайтып тапшырды да үз урынына ашыкты. Имән ишек артында хәрәкәт сизелде: хуҗа килгән! Ә ул эш урынында юк…

 

* * *

Килгән юлыннан китмәде Сабир, уратып күрше урамга чыкты. Ике-өч урында төзелеш эшләре кайный иде. Күп тапкырлар шунда тәгаенләп килгәне булды аның, бүген дә күңеле төпкелендә сакланган өмет чаткысы монда тартты аны: ә бәлки? Күпкә түзгәнне әзенә ничек тә түзәргә тырышырлар иде. Әмма ул күзләгән күпкатлы йорт тирәсендә үле тынлык хөкем сөрә иде. Үзенә генә билгеле булган сукмаклар буйлап төзелеш мәйданына үтте ул, кар каплаган, өч каты күтәрелгән шомлы бинага карап туктап калды. Юк, үткән килгәннән чак кына да үзгәреш булмаган, кеше аягы басмаган монда. Сабир якын булып киткән бишенче подъездга атлады, баскычларны каплаган карларны таптап иң өскә кадәр күтәрелде. Менә шунда, өченче катта, урамга караган фатир аның фатиры булырга тиеш иде. Җәй көне бу мәйдан гөрләп торды: бульдозерлар көрәкләрен төшереп җан-фәрманга балчык этә, авыр үзбушаткычлар бер-бер артлы бетон ташый, кояшта янган абзыйлар күз иярмәслек җитезлектә кирпеч тезә иде. Шул күңелле тавышлардан колаклары тонган Сабир, хатыны, улы, булачак фатирларына күтәрелеп бәхетле киләчәк турында хыяллар корган иде. Нинди бәхетле иде алар ул чакта. Барыбер фатирлы булам дип, Сабир берничә кредит алып, дус-ишләренә, таныш-белешләренә муеннан бурычка батып төзүче оешмага фатир хакын түләп куйган иде. Яңа елга өлгертәбез дип ышандырдылар оешма вәкилләре. Шулай булырына тамчы да шиге юк иде Сабирның. Көз башлангач төзелеш эшләре никтер сүлпәнәйде, бераздан бөтенләй тукталды. Аптырауга калган Сабир төзелеш урынындагы каравылчыдан җавап таптырды.

– Мин каян белим? Без гади халык, түрәләр ни әйтә, шуны эшлибез. Егетләр соңгы араларда материал килми, дип зарланды.

– Материал кайда булган? – дип төшенә алмый гаҗиз булды Сабир.

– Ә материал алырга акча юк диләр имеш. Төялеп киттеләр икенче объектка. Аларда ни гаеп?

Озакламый каравылчы да юкка чыкты. Күңеле урыныннан кузгалган Сабир, кулына бирелгән бер кочак кәгазьләрне култык астына кыстырып, бу төзелешнең хуҗаларын эзләп йөри башлады. Туп урынына бер бүлмәдән икенчесенә типкәләп кенә йөрттеләр аны. Айга якын йөреп рәтле-башлы җавап ала алмады, ә иң төп хуҗаның, акчаларны үзләштереп, кайсыдыр чит илгә чыгып югалганлыгы ачыкланды. Шуннан башланды инде. Өйдә киләчәк бәхеткә өметләнеп, җитмәгән җирен өзеп-ялгап яшәп яталар иде әлегә кадәр. Бар яклап кыстылар үзләрен: күбрәк бәрәңге, ярмада тамак асрадылар. Икмәкнең карасын гына алдылар, тәм-томнар онытылды, тавык шулпасы атнасына бер тапкырга калды. Эшкә дә Сабир өч тукталышны шәпшәп атлап җәяүләп йөрде. Кием-салым кибетләрен урап үттеләр. Хәмер-фәләннең исен онытты ир. Бар шатлыклары –кичләр буена телевизорга текәлеп утыру иде. Икесенең дә эш хакларын кырып-себереп кредитлар түләделәр. Фатирны гомер күрмәячәкләрен аңлагач, кредит түләүләре газапка әйләнде. Акчаны суга салу белән бер иде бу шөгыль. Хатыны бөтенләй чиргә сабышты, ике арада көн дә ызгыш-талаш купты. Сабир ишеләр хәттин җыела икән шәһәрдә. Үзенә кагылгач, монысын да белеп алды ул. Тегеләр белән бергәләп, плакатлар күтәреп шәһәр администрациясе каршына пикетларга йөри башлады. Күпме шаулашмасыннар, аларны ишетүче-күрүче булмады. Бүгенге рәхимсез тормышта үзенең беркемгә дә кирәк түгеллеген төшенде ул, дөреслекне дә эзләп табып булмый икән. Каракларның очына кем чыксын, барысы бер җеп белән бәйләнгән. Бар дөньясына нәфрәт туды аның күңелендә. Башкала зур бит ул, гаделлек эзләүчеләр дә төрле постаудан, анда-монда калкып чыгып кына торалар. Сабир уйлап-нитеп тормый шуның ише оппозиционерларның барысына рәттән фикердәш булды. Кайларгадыр язулар яздылар бергәләшеп, урамнарга чыктылар, хөкүмәтне сүктеләр, кырыкмаса кырык сәбәп табылып кына торды. Бу бәргәләнүләр, әлбәттә, эзсез генә үтмәде. Аның активлыгын күрделәр, тел белән әйтеп, тынычрак яшәргә киңәш иттеләр, һич аңламагач, бер җыенны таратканда таза гына егетләр Сабирны салып тәпәләделәр дә. Аның канга баткан йөзе төшерелгән фото ничектер чит ил матбугатына барып эләкте. Сабирның эшләгән урынына өстән сигнал җибәрделәр. Тыныч тормышы бозылган, куркуга калган баш редактор аны көнендә чакырып алып эт итеп сүкте, башка кабатланмасын дип ныклы кисәтеп чыгарып җибәрде. Сабир куркудан узган иде инде, отыры үҗәтләнеп алдына алганны куды. Һәм менә ике атна элек Вафа Сафич аны чакыртып, кулына приказ тоттырды.

– Тиешле акчаларыңны ал да башка күземә күренмә, – дип җикерде. Дөресен әйткәндә, Сабир гарык булган иде үзенең хуҗасыннан. Бер адым атласа өстәгеләргә карый, ничек кабул иттеләр икән дип дер калтырый, газетаның һәр сүзен үлчәүгә сала, ни язсаң, шуннан куркыныч фикерләр эзли. Газеталар күп хәзер дип, артык пошынмады ул, бүген үк теләгән басмасына барып урнашачак. Матбугат йортының катларын катлап китте, таныш-белешләренә, каләмдәшләренә сугылды, дөреслекне ярып салган төсле тоелган газета редакторларының кабинетында булды. Ни гаҗәп, аны, үткен каләмле журналистны, бар җирдә хөрмәтләп каршы алдылар, әмма ләкин бар сөйләшүнең ахыры бер төрлерәк тәмамланды: әлегә штатта урын юк икән, бәлки киләсе елга, өч-дүрт айдан соң, җәйгә таба дигән кебегрәк сүзләр белән озаттылар. Шунда гына Сабир үзенең эшсез дә, йортсыз-җирсез дә калганлыгын аңлады. Тәмам түземлеге төкәнгән хатыны:

– Башка яши алмыйм мин синең белән адәм хуры булып, аерылышыйк, – диде. Озака сузмый гариза бирделәр. Менә бүген соңгы тапкыр бер кыек астында йоклады алар. Моңа кадәр хатыны уянгандыр инде. Әйберләрен кичтән әзерләп куйган иде. Улларын җитәкләп, чемоданын йөкләп таксига чыгып утыргандыр. Әниләрдә яшәп торам бер ара дигән иде. Хатыны аерылышу турында сүз кузгаткач, Сабир билгеле бер карарга килде: нәрсә газапланып ябышып ятарга соң бу фани дөньяга? Ләкин бу җирне бераз шакшылыктан арындырып китәргә кирәк, хәлдән килгән кадәр. Кемдер рәхмәт хисе белән искә алырлык булсын…

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: ufa.rbc.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас