Чәчмә әсәр
23 июнь 2025, 18:37

Кәрим КАРА. Шартлау. Хикәя (1)

Тегендә хатын бәргәләнеп ята, яман шеш ашый аның әгъзаларын. Ә мин монда чүпрәккә әйләнеп утырам.

Кәрим КАРА. Шартлау.  Хикәя (1)Кәрим КАРА. Шартлау.  Хикәя (1)
Кәрим КАРА. Шартлау. Хикәя (1)

Бу иртәдә алар төрлесе төрле вакытта тор- дылар. «Татарстан тормышы» газетасының әдәбият-сәнгать бүлеге хезмәткәре Сабир Мөслимов төнлә йокламады да диярлек: иске диванында әйләнгәләде, күзләрен чытырдатып йомып тын алышын санап ятты, йә, киресенчә, шар ачып бер ноктага текәлеп онытылып китәргә теләде, мендәрен җайлап салып карады. Булмаса булмый икән ул. Ярый өйдәгеләр аның газапларын сизмәде. Тар гына кушеткасына бөгәрләнгән хатыны Гадилә тигез тын алып, онытылып йоклады, улы Мансур төшләнеп бәргәләнсә дә, уянмады. Таңга таба Сабир бераз изрәп китте, әмма барыбер өйрәнгән вакытында күзләрен ачты. Шым гына торып чалбарын киде дә сак кына атлап коридорга чыкты. Күрше бүлмәләрдә хәрәкәт сизелми иде әле. Гадәттә, бу вакытка Фәрхәд уяна торган иде, аның эше караңгыдан башлана. Сабирлар өч бүлмәле фатирның бер бүлмәсен биләп яшиләр иде. Өйдәше Фәрхәд, Наманган үзбәге, хатыны белән бирегә акча эшләргә килгән. Якын- тирә өйләрнең тирәсен себерергә, чүп-чардан арчырга ялланганнар. Караңгыда чыгып китәләр дә көрәк, себерке белән мәш киләләр, гомерләре урамда үтә. Өченче бүлмә әлегә буш тора. Анысында, ике ай чамасыдыр, авылдан килгән яшь егет яшәп маташкан иде -- хуҗа пыр туздырып куалап чыгарды үзен. Көн дә кызмача, эшкә барса – бара, бармаса – юк, дус-ишләре өелешеп ята, туктамый музыка акырталар, коридорга чыгарлык түгел – шунда җыелып тәмәке тарталар. Фатирга бөтенләй акча түләмәгән икән егет, бүлмәсен чучка абзарына әйләндергән, шуңа да хуҗа җилтерәтеп очырды үзен баскычтан. Хәзерге тынлык оҗмахка тиң булып тоела Сабирга, озаграк буш торсын иде ул бүлмә дип көн-төн тели.

Коридор салкынча иде, идәненә басарлык түгел. Сталин заманында салынган бу ике катлы өй нык таушалган инде, стена буйлап анда-монда ярыклар ыржаеп тора, калтырап беткән ишегеннән җил өрә. Бу хакта өй хуҗасына ничектер сүз кузгаткан да иде Сабир, тегесе кулын гына селтәде.

– Ремонт ясарга мөмкинлегем юк минем, ошамаса, икенче фатир эзләгез, – дип куйды. Аңа нәрсә, ай саен һәр бүлмәдән унар меңне каерып ала, син ничек гомер кичерәсең – анысында эше юк. Бәбкә йоннары кабарып чыккан Сабир тизрәк юынырга ашыкты. Кечкенә кухняда чәй кайнатып алды. Кайнар чәй эчкәннән соң тәненә бераз җылы кергәндәй булды. Өстәлдәге савыт-сабаны каплаштыргалап, ул тәрәзә каршына барып басты. Кар төшкәләп торган ишегалдында эшкә ашы кан кешеләр күренә башлаган. «Шәһәр ялкавы» диләр. Булырсың ялкау! Таң тишегеннән күзеңне ертып торып, тамагыңны кара, балаларыңны бакчага яисә мәктәпкә хәстәрлә, үзеңне тәртипкә китер. Ашыга-ашыга автобус тукталышына йөгер, сәгатьтән артык автобуста селкен, күпмедер ара җәяүләп чап. Тирләп-пешеп барып керсәң, сәгать теле сигезне күрсәтә. Йә Хода, әле көн башлана гына икән ич! Сабир да өйрәнелгән гадәт буенча хәзерләнергә тотынды. Өстенә дүртенче кышны бергә каршылаган тунын кигәч, тукталып калды. Кая ашыга соң әле? Аның хәзер ашыгыр җире юк, көлтәсе җыелган. Әмма… Әллә кире уйларгамы дип икеләнеп тә куйды ул. Шулчак күз алдында хатынының елаудан шешенгән йөзе, төзелеш фирмасы директорының канәгать елмаюы чагылып киткәндәй булды. Авыр сулап, бәдрәф ишеген ачты. Керер алдыннан күршеләр ишегенә колак салды: һаман йокы симертәләрмени? Ишекне ныклап бикләгәннән соң, ванна артына яшерелгән, кат-кат чүпрәкләргә уралган төргәкне тартып чыгарды…

 

* * *

Яше утызга якынлашып килгән Венера телефонының черелдәвенә уянып китте. Йокы аралаш телефонының төймәсенә басып куярга сузылган җиреннән кисәк сискәнеп китте: эшенә соңга кала ич!… Житез генә сикереп торды, сүнми калган экранга күз салды – вакыт бар икән әле. Күзләре һаман йомылам-йомылам дип тора иде кызның: их, бер рәхәтләнеп, туйганчы йокларга иде. Эшкә барасы булмасын иде, кырык төрле мәшәкать өелеп тормасын иде каршыңда. Ял көне дә тәтемәс ахры урын өстендә аунарга, авылдан чакыртып яталар әнә. Казларны суябыз, ди әнисе. Анда кайтып, кич булганчы каз мамыгына уралып, эчәк-бавыр чистартып ахмалга төшәсе дә йөгереп йөргән җирдән ашыгып соңгы автобуска чыгып китәсе. Шәһәргә килеп җиткәнче төн булачак. Иртәгесен тагын эшкә. Кайчан ипкә-сапка килер икән аның тормышы? Әллә гомер буе каядыр ашкынып, бетмәс эшләргә күмелеп яшәргә язганмы аңа? Ә вакыт бара, һич туктамый, күз төпләрендә әнә сизелер-сизелмәс җыерчыклар барлыкка килде, иртәләрен күз кабаклары салынып төшә. Әлегә иннек-кершән каплый андый җитешсезлекне, бераздан алары да ярдәм итми башлар. Ул һаман җилбәзәк кызлар кебек очып-кунып йөргән була, елмайган-көлгән була. Ни гаиләсе юк әлеге көнгә кадәр, ахирәтләре күптән бала сөя, ир кочагында назлана. Бу яңа эше дә һич ошамый иде Венерага. Беренчедән, еракка йөрергә кирәк, ике автобус алыштырып сәгатьтән артык барасы. Эшкә өлгерергә дип бик иртә тора. Аннан соң барган-кайткан өчен юлга түләргә ай буена сизелерлек акча чыгып китә. Монысы да эчен пошыра кызның. Ул газетага әллә нәрсәгә өметләнеп урнашкан иде. Республика күләмендәге басма, мәртәбәле, халык яратып укый, тираж зур, мондый урында билгеле кешеләр белән аралашырмын, акчасын да яхшы түлиләрдер дип хыялланган иде. Көннәр үткән саен хыяллары челпәрәмә килә торды. Мондагы халык көн ярымга тиен ярымга йөри икән дә, эш хаклары бөтенләй юкныкы. Газета чыгаручылар да күктән төшкән кешеләр түгел икән, арып-талып көн буена материал артыннан чабалар, кузгалмый утырып шуны кәгазьгә теркиләр. Үзара низаглашу, астыртын төрткәләшүләр, башкалар күзенә төтен җибәрүләр, «мин» дип күкрәк сугулар бу кешеләр арасында да җитәрлек, бәлки артыграктыр да әле. Вак-төяк эшнең күплегенә башы ката иде Венераның, бернәрсә булса, аны йөгертәләр, йомышчы урынына тоталар. Шул өч тиенлек хезмәт хакына бит барысы да! Юкка монда башымны тыктым дип, соңгы араларда үкенә башлаган иде ул. Вакыт бар иде әле, әмма һәр минуты исәпле. Әкренрәк кыланса, сирәк йөргән автобуска да соңга калырга мөмкин. Ул чакта инде баш редактор тавыш куптарачак, сынаганы бар. Редактор үзе гадәттә соңлабрак йөри, ләкин аның ярдәмчесе күпкә алдан килә. Һәр хезмәткәрне энә күзеннән үткәреп, тикшереп-белеп тора, сөйләшүләргә колак сала. Соңыннан барысын түкми-чәчми хуҗага җиткерә. Читтән карап торсаң, бик тә итагатьле үзе: сөйләшкәндә гел елмая, каршыга очраса юл бирә, гафу итегез, зинһар өчен дип кенә сөйләшә, тавышы-тыны чыкмый – чын мулла песие инде менә. Эчендә шулкадәр кара җыелган үзенең. Ничек алай була торгандыр? Бүленгән вакытка бар мәшәкатьләренең очына чыккан иде Венера. Көзге каршында битен-башын тәртипкә китереп, тунын алырга элгеч янына килгәч артына утыра язды. Иптәш кызы Гөлсирә кичә авылына кайтып китте. Энекәшнең туена барам, кеше арасына кияргә туныңны алып торыйм әле, дип ялынды. Венера, әлбәттә, катгый каршы төште: өф итеп кенә торган бердәнбер яхшы әйберен чит-ятка кидереп җибәрергә башына тай типкәнме әллә аның? Тун алыр өчен күпме тырышты ул. Акчасын тиенләп дигәндәй җыйды, ашарын ашамады, киярен кимәде. Акыллы кешеләр андый затлы әйберне җәй көнне алырга тәкъдим итте. Баксаң, кышкы киемнәрнең яз җитүгә хакы сизелерлек арзаная, имеш. Тунның бер дигәнен эләктерде ул, нәкъ үзенә үлчәп тегелгән кебеген. Киеп чыгарга кышны җиткерә алмый зарыгып бетте. Ах, шундый туннан тек-тек басып урам буйлап үтүләре! Бар хатын-кыз көнләшеп-сынап карый сиңа, ирләр авызын ачып артларына борыла. Бәлки алай ук булмагандыр да, әмма беренче тапкыр затлы тунын киеп чыкканда Венера нәкъ шундый хисләр кичерде. Кичә кич әйтте дә кайтты кебек тоелды Гөлсирә, сүз шуның белән төгәлләнгән иде сыман, җыенып кичке электричкага чыгып китте. Бу вакытта Венера ваннада назланып калды. Шуны гына көткән булгандыр әле ул елан! Тунны элгән дә чыгып та чапкан энекәшенең туена. Ну, кайтып күренсә кирәген бирә инде аның Венера, күрмәгәнен күрсәтәчәк. Нинди боламыктыр инде: өстенә кияргә юньле киеме юк, оегына кадәр гел Венерадан теләнә. Гел бурычка акча сорап хәлне бетерә, ашарга алып кайтмый, зарлана да зарлана тормышыннан. Институтта бергә укыган иде алар, берләшеп бу фатирга урнаштылар. Тәртипкә китерергә кирәк булыр ул әрәмтамакны. Бөтенләй араларны өзәргә дә теләми Венера, ник дисәң, берәүгә берәү кирәк бит бу дөньяда. Урамга чыксаң да яныңда иптәш, концерт-танцыларга ялгыз башың барып кереп булмый. Соңгы чиктә менә шул кышкы озын төннәрдә сөйләшергә булса да кеше кирәк бит, каршыдагы караватта берәрсе ятса, йокың тыныч була. Ахирәтенең чик-чамадан чыгуы тәмам кәефен җибәрде кызның, хәзер нәрсә киеп эшкә барырга тиеш инде ул? Ераккарак алып куйган көзге курткасын сөйрәп чыгарырга мәҗбүр булды Венера. Каккалап-суккалап шул елан тиресе төсле юка курткасын өстенә элде дә, тәмам кәефе китеп чыгып китте фатирыннан.

 

* * *

Вафа Сафич күрше бүлмәдә кемнәрдер гөрләшкәнгә уянып китте. Әллә оныгы Рамис уянгандамы, шилма? Шул тиктормас малай йораты күз алдына килсә, үзеннән үзе авызы ерыла башлый Вафа Сафичның. Баланың баласы балдан татлы дип хак әйтә икән халык. Бердәнбер оныгын бигрәкләр якын итә ул. Үз улларын да яратты, тик яшь чакта артык әһәмият биреп бетермибез балаларга, эш белән мавыгабыз, үз уй-фикерләребездә кайныйбыз – үскәннәре сизелми дә кала. Вакыт җитеп бетмәгәндер инде, гел эш артыннан куып, иртәдән кичкә кадәр кайтып керми. Уллары белән ни әкият укып утыра алмады ул, ни дөньясын онытып шаярганын, уйнаганын хәтерләми. Тәпи киткәннәрен, сөйләшә башлаганнарын томан аша гына күреп калгандай була. Үстеләр киттеләр әнә, ни арада мәктәп бусагасыннан чыктылар, кайчан институт тәмамладылар, олысы өйләнергә өлгерде. Рамис – шул олысының малае инде. Малай бабасына кунакка сирәк килә, килгән саен яңа һөнәрләр өйрәнеп кайта. Гел шуңа гына мөкиббән китә бабай белән әби. Тегеләй яше үтеп бармый әле Вафа Сафичның, кырык аша атлаган чагы, ә ир кеше кырыкта кырган орчык кебек була диләр бит. Кичә кичтән кунакка килеп куна калган иде улы гаиләсе. Өченче яше белән барган Рамис кич буе картатасы белән уйнап, аның белән янәшә йокларга да җыенган иде, йоклар вакыт җиткәч әнисен сайлады. Гаилә башлыгының күңелен, менә хәзер кузгалып чыксам, оныгымны күрәчәкмен дигән татлы хисләр биләде. Ни әйтсәң дә кешеләрнең агы да, карасы да, түрәсе дә, гади бәндәләр дә балалар дип яши, шулар өчен тырыша. Алар булмаса, дөньяның ни яме бар? Төпчек малайны да өйләндерергә кирәк дигән уй килде Вафа Сафичка. Нәрсәседер икенчерәк анысының. Карап торуга ук күзгә ташлана. Ат ялы төсле озын чәч үстергән булды, кызларныкыннан һич ким түгел. Күп кызлар хәзер ул кадәр дә үстереп тормыйлар әле, мәшәкате әзрәк диләрме, беришләре бөтенләй кырдырып бәрә әнә. Өстеннән салмастан джинсы чалбарда, йоклаганда салса – сала, салмаса – юк, кайчан карасаң төргәк-төргәк китап күтәреп йөри. Гел китапка кадалып утыру яхшылыкка алып барамыни, баш чире башлануын көт тә тор. Әле укыганнары да ни җитте шул түгел. Ярый анда «Чаян» журналы, детектив, мәхәббәт мелодрамалары булса, сүз әйтмәс идең. Җыен тузга язмаган Блаватская, Вивекананда, Сведенборг кебек, фамилияләре тел әйләндереп әйтергә авыр булган чит-ят халыкның язмалары белән саташа. Җирдәге тормыш кызыксындырмый, имеш, аны, югары көчләр белән элемтәгә талпына. Ул әкият язганнарны җыеп бер бауга бәйләргә, аны укыганнарны чыбык белән суктырырга. Үз халкының гореф-гадәтләрен өстен куйсын һәркем – иң дөресе шул. Яшең алтмышка җиткәнче нәфесеңне куандырып, ашарын ашап, эчәрен эчеп яшә дә пенсия яшендә мәчеткә йөрештерә башла, бер-ике сүрә ятла, акылга утыр. Кабер якасына җиткәнче бар гөнаһларың җуелып, яңа туган сабыйдай булып калырсың. Әнә урыс нишли? Гөнаһ кыла, кыла да батюшканың кулын үбеп тәүбә итә һәм чиркәүдән гөнаһларыннан чистарынып чыгып китә. Ә моңа ниндидер карма, реинкарнация, нирвана кирәк булган, имеш. Бар кешеләр ялгыш юлда икән, ул гына хак юл тапкан. Алай булмый ул, хаклык һәрвакыт күпчелек ягында, җәмәгатьтән аерыласы түгел. Аягын-кулын бәйләп өйләндерергә кирәк, берәр ипле генә кыз димләргә. Хатыны янында булса, тиз арыныр андый юләр уйларыннан. Хатын-кыз бит ул, бар хәйләсен эшкә җигеп тотынса, тимер рухлы ир-аттан да камыр ясый. Күрше бүлмәдә чыркылдап көлгән бала тавышы ишетелеп калды.

Вафа Сафич, күңелләнеп, тору ягын карады. Житен чәчләре тузгыган Рамис кулларын җәеп бабасына каршы йөгерде. Кош баласы төсле талпынган сабыйны күкрәгенә кысты картатай кеше, шуннан да зуррак бәхет булмыйдыр бу дөньяда. Хатыны эшкә киткән иде. Оныгын янына утыртып, килене, улы белән бергәләп, озаклап чәй эчтеләр, үз хәлләре турында сөйләштеләр. Ул арада дивардагы борынгы сәгать зыңгылдатып унны сукты. Ашыкмый гына өс киемнәрен алыштырды Вафа Сафич, затлы портфелен барлады, оныгы белән хушлашты. Дәрәҗәле җитәкчене дәүләт күләмендәге мөһим эшенә илтергә өй каршында машина көтә иде инде.

 

* * *

Сабир ашыгып атлаган кешеләр төркеменә кушылып, тукталышка барып басты. Ничә еллар этешә-төртешә яулаган таныш маршруткасы килеп туктагач кына айнып киткәндәй булды, башкаларга юл биреп читкәрәк тартылды. Сары таңнан кая ашыга соң әле ул, көтеп торалармы аны? Аңа кирәкле бәндә әллә йокысыннан да уянмагандыр, борынын сызгыртып, тәмле төшләр күреп йоклый торгандыр. Шәт шулайдыр, аның ни кайгысы? Күңеле тыныч, алдагы көне ышанычлы, барысы җитеш. Очрашу вакытына иртәрәктер әле, бүген Сабирга ялгышырга ярамый, һәр адымны үлчәп атларга кирәк. Вакыт үтсен өчен ни эшлисе, кая барасы менә? Шулчак аның күзенә башкалардан битәр этешкән-төртешкән полиция лейтенанты салынып калды. Таза гәүдәле, карадан килешле егет терсәкләрен як-якка җәеп, ишеккә узарга тырыша иде, эшкә ашыга булыр. Йөрәге жу итеп китте Сабирның, мизгел эчендә арка савырлары тирләп чыкты. Әгәр бу лейтенант шәрәмәте кинәт аңа таба борылып:

– Сезнең документларыгыз, гражданин? Әйдәгез, тикшерү бүлегенә рәхим итегез, – дисә, харап бит эшләр. Бар уйлаганы челпәрәмә киләчәк. Анда эләксәң, рәхим-шәфкать көтмә, акланып та котыла алмассың. Иң беренче эш итеп кесәдәге төргәктән арынырга кирәк. Кырыйдарак паркка керә торган тимер челтәрле капканы шәйләп алып, шунда таба атлады Сабир. Иртәдән тапталган сукмаклар белән сырланган парк буш иде. Ир эскәмияләр арасыннан үтеп, бер аулак кына тоелган почмакка тукталды да, кесәсендәге чүпрәк төргәген калын кар астына җайлаштырды, өстеннән учлары белән сыпыргалап тигезләп куйды. Ярыйсы булды бу, шик уятырлык өем түгел. Үзенең шәплегенә күңеле булып, өстен-башын каккалады һәм шәп-шәп атлап, тротуарга барып чыкты. Урамда бәйрәм якынлашканы сизелә иде инде. Кибет витриналарында лампочкалар җемелди, почмакларда боздан ясалган Кыш бабай, Карсылу сыннары зәңгәрләнеп тора. Мәйданда купшы чыршы бизәп куйганнар, буялган төлкеләр, куяннар чаба яңа елга. Сабир өчен Яңа ел ашкынып көтеп алган бәйрәмнәрнең берсе була торган иде. Быелгысын күрү насыйп булмас ахрысы аңа, насыйп булмас. Хәер, бик күрәсе дә килми инде аның. Бу рәхимсез тормыш нинди бәйрәм булсын? Газаплы тәмуг ул күпләр өчен.

Ир шулай як-ягына карангалап урам буйлап атлый бирде. Тәрәзәсенә зур итеп кысла рәсеме төшерелгән бина янында туктыйсы итте. Кереп чыгасымы әллә, мондый урында, гадәттә, вакыт үткәне сизелми, кесәсендә берничә йөзлек тә бар әле аның. Ул акчаларның Сабир җыенган урында кирәге булмаячак, соңгы тапкыр авыз итәр яраткан сырасын. Авыр ишекне каерып ачып эчкә үтте ул, бал корты күчедәй гөжләп торган кешеләрне аралап алга үтте. Кайчан уянганнар бу адәмнәр, кайчан аякланганнар, иртән иртүк килеп сарылганнар мичкәгә. Эш кайгысы да юк, аларның ни шигаре бер инде: «Выпил с утра – весь день свободен». Кулына күбекләре ташып торган ике кружка сыра тотып буш өстәл караштырды Сабир, иң почмакта гына урын барлыгын күреп шунда ашыкты. Тышта салкын гына булуга карамастан, зур зал шактый җылынган иде. Тәмен белеп кенә бер-ике йотым сыра йотты Сабир, каршында утырган мәхлукка күз төшереп алды. Шуны гына көткәндәй, тегесе калкынып Сабирга тирләгән учын сузды:

– Таныш булыйк, земеля, мин – Алеша.

– Сабир, – дип сузылган кулны кысты да Сабир читкәрәк борылып утырды. Алеша дигәне тиз генә бирешә торганнардан түгел иде шикелле, сүзләрен тыңлар затка күптән тансыклаган да булгандыр, ашыга-кабалана үзенекен сөйләп китте:

– Мин монда, земеля, бишенче көн киләм инде. Как штык, иртән уянам да, эшкә барган кебек минуты минутына килеп җитәм. Гастроль башланды минем, бер башласам туктала алмыйм. Тукта, дип җиңгә асылынган кеше юк. Хатыным больницада минем. Малайны вакытлыча тещага илтеп тапшырдым, – дип ачыклык кертүне кирәк тапты телләре көрмәкләнә башлаган Алеша. Каршыңда кеше сөйләп утырганда, ишетмәмешкә салышуны яхшысынмады Сабир.

– Шулаймыни? – дигән булды.

– Нәкъ шулай, ялгызым гомер итәм. Болай артыгын эчә торган кеше түгел мин. Елына бер-ике тапкыр ычкынып алам, кайчак аек йөрүләр елгадан ашу булып китә. Ну бер башласам – бетте. Тәмам кешелектән чыкмый туктала алмыйм. Хатынны салгач, яхшы гына йөрдем әле. Малайны ял көне зоопаркка алып бардым, хатынга җиләк-җимеш ташыдым, өйне чиста тоттым, ашарга пешереп ашадым. И әйтә бу миңа…

Колкылдатып ярты савыттай сыра йотты сәрхүш, күзләрен йомып тын калды. Сабирның вакыты күп иде әле, әйдә сөйләсен тарихын.

– Кем әйтә? – дип кызыксынды ул.

– Ничек кем? – кызарып чыккан күзләрен Сабирга төбәп гаҗәпләнде өстәлдәше, – хатын, әлбәттә. Әйтә бу миңа, Алешенька, ди. – Иркәй тукталып бер ноктага текәлде, тешләрен шыгыр- датты.

– Алешенька, зайчик мой, ди. Ул миңа нык дуслашкан чагыбызда гел шулай эндәшә: зайчик. Ә мин зайка дим. Монысы болай гына, шулай юләрләнәбез кайчак. Ашказанның кайсыдыр төшендә шеш бар диләр, ди. Ә үзенең күзләреннән сөмердәп яшьләре ага. Ну мин тынычландырырга тырышам инде, ир кеше бит, балавыз сыкмыйм. Анысы ялгыз калгач, кеше күзеннән яшеренгәч, фатирга кереп бикләнгәч, үз-үземә ирек бирдем. Тынычландырам,  хәзер медицина көчле дим. Вакытында билгеле булгач, дәваларлар дим, әнә газеталарда язалар…

Шунда тукталып калды да Алексей, барысына Сабирны гаепләргә теләгәндәй кашларын җыерып аңа карап катты. Һәм көтмәгәндә әйтеп куйды:

– Тюфяк мин… Менә син минем хәлдә калсаң нәрсә эшләр идең?

Шул гына җитмәгән иде Сабирга, аның болай да үз хәсрәтләре башыннан ашкан.

– Теләсә кем бу хәлдән чыгу юлларын эзләр иде, – дип сүзен дәвам итте ир. – Врачны күрер иде, дарулар эзләп йөгерер иде, таныш-белеш- ләрен барлап чыгар иде. Ничек тә ярдәм итәргә ашыгыр иде сөекле хатынына, шулай бит? Ә мин юньсез нәрсәкәй, ах-вах килеп бәргәләндем дә кесәмдәге булган акчаларны йомарлап кибеткә чаптым. Хәмер эчеп кемнең файда күргәне бар…

Күршемне чакырып алып кайгымны уртаклаштым. Ләх булып чыгып китте, бушлайга чөмерергә кем каршы булсын. Төне буе стена аша хатыны белән кычкырышканнары ишетелеп торды. Ә минем хатын анда кыл өстендә. Әлбәттә, аңа көнендә барып ишетелгән тәртәгә тибүләрем. Теща ул якка өлгер минем, болай да җен урынына күрә. Иренең мүкәләп эчеп йөрүе йөрәгенә сары май булып ята дисеңме бердәнберемнең, яхшы дәва дисеңме? Ә кичә өйлә чагында уянып киттем, баш чатный, түзәрлек әмәл юк. Кесәдәге акчалар тю-тю, очраган берсен сыйлап йөргәч. Эштән көн дә шылтыраталар, кая югалдың диләр. Очырырлар, ике дә уйлап тормаслар. Өстәп сәгать саен сөекле теща шылтырата, елап-елап аты юлы белән сүгә. Шундый рәхимсез карчык, телефон аша улымның елаганнарын тыңлата. Уянып киттем дидем бит, тел аңкауга ябышкан, җеп өзәрлек хәл юк. Хатын белән киңәшләшеп, заманалар тотрыксыз, запас торсын дип бер капчык шикәр алып куйган идек. Высший сорт, эченнән полиэтилен капчык куеп тутырганнар. Шуны икенче каттагы Витяга озаттым, ярты хакын да бирмәде. Ә тегендә хатын бәргәләнеп ята, яман шеш ашый аның әгъзаларын. Ә мин монда чүпрәккә әйләнеп утырам. Нәрсә эшләп карарга соң, әйт миңа?

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: Freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас