

Гәрәй абзый
бүлмәсендә гади генә киенгән берәү
утыра. Рәис күренми. Теге кеше:
– Әйдә үт, рәисегез хәзер килә, –
ди.
Кереп утырдым. Сүзсез генә уты-
рабыз, бераздан бу җай гына сора-
ша:
– Я ничек, эшләр барамы? Үзең
кайда эшлисең? Ындыр табагында
озатасы игеннәр күпме?
Шулай тегесен-монысын сөйләшбез.
Җайлап кына, нинди йомыш
белән килүемне сорый. Мин инде га-
дилегем белән тоттым да әйттем.
– Менә капчыклар ертылып бетте.
Тагын яздырып алырга иде, – дим.
Бу тагы:
– Үткәнендә күпмерәк капчык яз-
дырып алган идең?
– Тәүдә йөзне, аннан соң ике йөзне
алган идем.
– Ә алай икән, үзең ничә капчык
саттың? – дип, туп-туры күзгә карый.
Мин дә аның күзенә карап тора
башладым. Бу шулчак яман итеп
акырып җибәрмәсенме:
– Встать! Сволочь! Капчыкларны
кая куеп бетердең? Кем белән урла-
дыгыз? Кемгә саттыгыз?
Урынымнан ничек торып баска-
нымны сизми дә калдым. Нәрсә дип
әйтергә дә белмим. Ярый әле, Гәрәй
абзый килеп керде. Күрәсең, алдан
да сүз булгандыр. Ул тыныч кына".
– Утыр Мөдәй, утыр. Атлы казак
кебек басып торма. Сез дә тынычла-
ныгыз, капчыклар урынында. Мине,
фронтовик кешене, кычкыру белән
алдыра алмыйсыз. Бердән, капчыклар
аванс белән түләнеп алынган.
Капчыклар аныкы, теләсә нәрсә
эшләтә ала. Складта капчыклар
тагы бар, җитмәсә, тагын бирер-
без, – дип куйды. Теге бәндә шулай
котырынды-котырынды да, өстәге
түрәләргә барыбер хәбәр итәчәген
белдереп, районга кайтып китте.
Кыскасы, кайбер колхозларда
Һиндстаннан кайткан капчыкларны
урлап, Эстәрлетамак, Карамалы,
Шарлык базарларында сату очраклары
булган икән. Бу уполнамучен
шуны колхозлар буйлап тикшереп
йөрергә тәгаенләнгән, ди.
Ул чыгып китүгә тыныч кына тор-
ган Гәрәй абзый тотынды мине
игәүләргә. Түзеп кенә тор.
– Син нәрсә, беләк буе телеңне
теш артында тота алмыйсыңмыни?
Ә? Кем синең телеңнән тартып
сөйләтә? Хөкүмәткә бүгеннән фәлән-
фәлән тонна иген озатылыр-
га тиеш. Ә капчыклар юк. Кил
әле болай! – дип, мине кәнсәләр
тәрәзәсе янына чакыра бу. Һәм
тәрәзә аша, урамнан мәктәпкә китеп
барган укучы балаларга күрсәтеп:
– Менә бу балаларга әпәй кирәк,
Авыл баласына да шәһәр баласына
да! – ди.
Чынлап та, онытып торам, бүген
беренче сентябрь көне дә инде.
Балалар төркем-төркем мәктәпкә
ашыга. Әнә Кинҗәбикәнең улы быел
беренче класска укырга китеп бара.
Аны апасы җитәкләгән. Ә Гәрәй
абзый минем тетмәне тетә генә:
– Кая куеп бетердең 300 капчык-
ны? Әллә, уполномучен әйткәнчә,
сатып җибәрдеңме?
Күрәсең, капчыклар турында ару
уйлаганмындыр инде. Тәрәздән
күренгән берничә мәктәп
баласының ыштаннары буйлы-буй-
лы. Күзгә чалынган кыз балаларның
да итәкләре теге югалган капчыклар
төсендә, тик алары шакмаклы. Бу
ачыштан эчкә җылы йөгерде. Мин
дә, Гәрәй абзыйның үзе кебек:
– Гәрәй абзый, әнә капчыклар!
Алар тезелешеп мәктәпкә китеп
бара! – дип, тәрәзәгә төртәм.
Бу мин күрсәткән уңайга тәрәзәгә
карады, тик бала-чага кигән ыштан-
итәкләрне генә шәйләмәде.
– Кара әле син аны, җитмәсә,
минем белән шаярып сөйләшергә
чамалыйсың, фәлән-фәсмәтән.
Әле генә башыңны төрмәдән алып
калдым. Ул бит сине капчыкларны
сатуда гаепләп тикшерергә килгән.
Кичкә милиция белән киләчәк.
Шуңа чаклы берәр кәгазь-документ
әзерләп куярга кирәк.
Мин, һаман үҗәтләнеп:
– Гәрәй абзый, сез аларның кигән
чалбар-ыштаннарына карагыз, –
дим.
Минем әйткәннәр тегеңә бер
мизгел барып җитми торды, ахры.
Түзмәде, кәнсәләр бусагасына ук
чыгып басты. Мин дә артыннан
иярдем. Чынлап та күп кенә бала-
чаганың киеме теге югалган капчыклар
тукымасыннан тегелгән иде.
Рәис, бераз сүзсез торгач миңа:
– Әйе, партизан була аласың икән.
Синең белән разведкага барырга
мөмкин. Шулай да урлатканың өчен
әзрәк түләргә туры килер, – диде.
Менә шулай, карчык, шундый
хәлләр дә үтте минем баштан! –
дип куйды Мөдәй абзый һәм дә
кеткелдәп көлеп җибәрде.
* * *
Бер атна-ун көннән Кинҗәбикә дә
аруланып аягына басып йөри баш-
лады. Наил колхоз эшләре белән
мәш килеп, әнисеннән теге Мөдәй
бурычы турында сөйләтә алма-
ды. Наилнең апасы бер көнне хәл
белергә килгән иде, шунда әнисе бу
турыда үзе сүз башлап, капчык ва-
кыйгасын сөйләп бирде.
– Капчыкларны урлаткан өчен
Мөдәйне чак төрмәгә утыртмады-
лар. Калган хатыннар капчык хакын
аңа кайтардылар кайтаруын. Ә мин
кайтара алмадым. Акча табып бул-
мады. Мөдәйгә киләсе елга икеләтә
арттырып түләргә вәгъдә генә бирә
алдым. Ул елны мәктәпкә барырга
сиңа итәкне, Наилгә чалбарны шул
капчыктан тектем. Бәләкәй туганыңа
да бер ыштан юнәттек. Менә шулай,
кызым. Киләсе елны да Мөдәйгә бу-
рычымны арттырып түләү түгел, шул
капчык хакларын да түли алмадым.
Өйләренә барып, бурычымны тагын
бер елга кичектерүен сорадым. Аны-
сында бурычымны дүрт тапкыр арт-
тырып түләячәкмен, дип ант иттем.
Ант итәсе булмаган да бит – яшьлек.
Барысын да уйлап бетермәгәнмен.
Ә Мөдәй абзагыз, көлә-көлә, миннән
ант итмәскә үтенә. Ә мин чынлап
ант иттем. Аннан соңгы елларда да
түләп булмады. Авыру әтиегезнең
үпкәсендәге снәрәт ярчыгы кузга-
лып, кинәт кенә дөнья куйды. И ба-
лалар, ул авыр заманаларны искә
төшерергә дә куркыныч, җаннар
өшеп китә. Яңа туган балаларга
манныйның манныен табып булмый
иде. Бодайдан талкан ясап, шуны
пешереп, марля кисәгенә төреп су-
ыртабыз. Ул балаларның авызлары
нишләгәндер? Болай килеп чыга-
рын белсәм иде. Капчыклар ул ва-
кытта күпме хак белән йөргәнен дә
онытканмын инде. Әллә биш сум,
әллә унбиш сум тора иде. Менә
исәплә инде. Биш тәңкәдән генә
исәпләсәң дә, әллә күпмегә барып
баса. 61нче елгы акча реформасын
исәпләп тә очына барып чыга ал-
мадым. Мөгаен, үзгәрешләр чорын-
дагы миллионнарның нольләрен
кискәннән соң да әллә никадәр
түлисе каладыр әле. Үзең чамала.
Күпмерәк бирәсе була? – Кинҗәбикә
әби озак сөйләүдән арып, туктап
калды. Ах-ух килеп, бераз уф-
танып ятты да, бая эчкән дару
тәэсиреннәнме, тынычланып йо-
клап китте.
Наил кайтканда, апасы белән
хатыны өстәл артында, кызып-кы-
зып, Мөдәй картка булган бурычны
исәпләп утыралар иде...