Чәчмә әсәр
22 июнь 2025, 16:58

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Оча торган кешеләр (Ахыры)

Атлап түгел, очып йөрим, ахры, Төннәр буе сызлый иңнәрем. Мин, чыннан да, коштыр, юри генә Кеше булып йөргән көннәрем…

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Оча торган кешеләр (Ахыры)Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Оча торган кешеләр (Ахыры)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Оча торган кешеләр (Ахыры)

8

 

Бүген Сәүбән әйбәт йоклады. Әмма төш күрүдән барыбер котыла алмады. Ниндидер матур, төсле төш иде ул. Бүлмә… Сыйныф булмәсе… Әнисә апалары дәрес алып бара. Бер партада икәү утыра – бала Сәүбән һәм… тагын бер Сәүбән! Өлкәнәя башлаган, ир уртасына җитеп килүче олпат кеше! Укытучы шигырь язарга кушкан. Ике Сәүбән бер-берсеннән күчерә-күчерә шигырь язалар. Аннары, үрә катып, җавап бирәләр, язган шигырьләрен укыйлар…

Беренче булып малай Сәүбән баса. Баса да, чатнатып, дөнья яңгыратып сөйли башлый.

Көн дә төштә очып йөрим,

Кош кебек очам, имеш!

Белмим, ничек очамдыр мин

Канатсыз-нисез килеш…

 

Иртән торуга ук тоям:

Сызлый бөтен иңнәрем.

Очам инде, очам, чөнки

Каз йоныннан мендәрем!

Малай укып бетерә дә тәртипле генә, мыштым мәче кебек, урынына утыра. Хәзер өлкән Сәүбәнгә чират. Аның тавышы инде карлыкканрак, әмма яңгырашы белән бала Сәүбән тавышына бик тә охшаш:

Гомеремне бер кош кебек яшим,

Кошлар кебек, күккә ярсынам.

Күзләремдә йолдыз балкышлары,

Иңнәремдә канат бар сыман…

 

Атлап түгел, очып йөрим, ахры,

Төннәр буе сызлый иңнәрем.

Мин, чыннан да, коштыр, юри генә

Кеше булып йөргән көннәрем…

Сәүбән, чыннан да, иңнәре, кулбашлары сызлап уянды. Әллә кичә күп йөрелгән, әллә төштәге "очып йөрүләр" галәмәте бу…

Күзләре йомык килеш, Ходай Тәгалә бүләк иткән алдагы якты көн хакында уйланып ятты Сәүбән. Кичә кич балачак рухы белән булган сөйләшү исенә төште. Үзеннән-үзе оялып куйды. Күңелен шомлы уй тырнап үтте: "Инде бөтенләй дә кул селтәде микән? Килмәс микән?" Шулвакыт күз кабакларын ялт итеп ачып җибәрде, башын калкытып, өй эчен тикшереп чыкты. Бала Сәүбән бүлмәдә юк иде.

Сәүбәнгә күңелсез булып китте, аның җаны тынгысызланды, йөрәге еш-еш тибә башлады. Инде нишләр ул? Бу тормышта бердәнбер таянычы, рухи кыйбласы, хәтта иманы, дине шул малай иде бит… Ничек ияләшкән иде ул аңа. Хәтта ярата, сөя башлаган иде… Иң аянычлысы: аның язмышында әле бер генә авыр йомгак та сүтелмәгән, бер генә авыр мәсьәлә дә хәл ителмәгән… Иң авырына – Сәвия белән бәйлесенә – әле кагылмаган да ул…

Сәүбән, йөрәге сызылып, капланып ятты да мендәрен кыйный башлады.

– Саташасыңмы әллә, балам?

Сәүбән бәргәләнүеннән туктады, әмма битен мендәр йөзеннән кубарып алмады.

Рәмзия малаен йоклый дип уйлады булса кирәк, аяк очларына гына басып килде дә йомшак кына итеп Сәүбәннең иңбашына кагылды.

– Балам, тор инде, тор. Анда синең янга бер малай килгән. Көттермә, бар, чык…

Сәүбән сискәнеп китте. Кискен башын калкытты, шундый ук кискенлек, өлгерлек белән ал ягына әйләнеп, торып утырды.

– Нинди малай ул, әнкәй? Ни сөйлисең син?

Табын карап йөргән Рәмзия бераз көлемсерәп сүз башлады:

– Бер малай шунда, чыккач үзең күрерсең… Күземә күренә дип торам, тач синең балачагың инде. Кай арада үсеп җиткән диген син аны?!

– Әнкәй, мин саташаммы, әллә син саташасыңмы, бернинди таныш малаем да юк минем монда. Мин бит унсигез ел кайтмаган кеше, көләсеңме әллә, әнкәй бәгърем?…

– Юк, юк, көлмим… Шаяртып кына сөйләшәм. Чынлап та, бик матур бер малай сораша сине. Ачы таң белән нинди йомышы төшкәндер… Урам эскәмиясендә утыра… Әнә – ышанмасаң, тәрәзәдән карап ал.

"Әллә теге рухым кеше күзенә күренеп йөри башлаганмы", – дип уйлады Сәүбән. Йөрәге "жу" итеп китте. Әгәр шулай икән, ничектер чыгарга кирәк бу кыен хәлдән…

Сәүбән тәрәзәгә бармады. Чөйдән җәйге күлмәген үрелеп алды да, изүен төймәли-төймәли тышка чыгып китте. Нидер сизенгән кебек, Рәмзия башта өстәлдәге ризыклар өстенә чигүле япмасын каплады, аннары сак кына карават читенә елышты…

Урамга килеп чыккан Сәүбән, күзләре яңа кояш нурларына чагылып, баштарак берни дә күрмәде. Күз алдындагы зәңгәр боҗралар юылып, урамны, койма буен шәйләрлек булгач кына капка читендәге утыргычка таба борылды. Аның каршында әлеге дә баягы балачак рухы басып тора иде. Тукта! Рухмы соң ул! Әнкәсе күргән бит…

– С-с-син… Син кем?

Малай, үз алдында басып торган Сәүбәнгә сынаулы караш ташлап, әмма шактый ышанычлы аһәң белән:

– Сәүбән, – дип җавап кайтарды.

– Син… Син минем балачак рухыммы? – Сәүбән шундук мөгезеннән эләктермәкче булды.

– Нинди рух? Мин шушы авыл малае Сәүбән.

– Сәүбән? Нигә Сәүбән?

– Әнием шулай кушкан.

– Синең әниең кем соң?

– Сәвия.

– Сәвия? Итекчеләр урамында яшәүче Сәвияме?

– Әйе.

– Алайса, әйдә, утыр, сөйләшик. Әйдә, күрешик башта. Мә бишне.

Кул сугыштылар. Сәүбән моны юри эшләде. Кул сугышу вакытында тәмам аңлап җитте: бу малай – аның рухы түгел. Әллә ул кеше рәвешенә кереп йөри аламы? Әнә бит – бөтен киемнәре, йөзе-бите, чәчләре, иң мөһиме – күзләре, карашлары охшаш… Әле кичә кич кенә сөйләшкән балачагының коеп куйган нөсхәсе! Шулай да, сак булырга кирәк. Ниндидер хикмәтле сер бар монда.

– Әткәң кем соң синең?

– Сәүбән…

– Ничек инде? Әткәң дә Сәүбән исемлеме?

– Әйе.

– Менә сиңа пәрәмәч! Бөтен дөнья тулы Сәүбән икән монда!…

– Юк ла, бездә генә ул исем. Синең белән миндә генә…

– Ә… Ә әткәң?

– Син минем әткәм буласың инде. Шуңа да күрергә килдем…

– Туктале, тукта. Син бит Сәвия малае!

– Әйе.

– Әткәң бармы синең?

– Бар.

– Шулай булгач?…

– Шулай булгач, ни… Син минем әткәм буласың инде. Менә – кара: бөтен җиребез белән охшаш без.

– Малай түш кесәсеннән ике фотосурәт чыгарып Сәүбәнгә сузды.

"Нишләргә? Алыргамы-юкмы? Берәр сихер булмасын тагын… Алай дисәң, рух та, дух та, шайтан да түгел бугай бу… Тәүбә-тәүбә… Күзләре дә чын кешенеке: әнә ничек зәңгәрләнеп янып торалар…

Сәүбән, эченнән генә "бисмиллалап", малай сузган сурәтне кулына алды. Алуын алды, әмма егылыплар китә язды? Йөрәге "жу" итеп, җаны күңел төбенең иң ерак чоңгылларына кереп посты. Посты да, шул ерак чоңгылларның берсеннән бик кадерле бер хатирәне табып, кабат өскә – гүзәл дә, гөнаһлы да дөньяга калыкты. Сәүбән кулындагы сурәтнең берсе – беренче сөешү, беренче үбешү, беренче вәгъдәләр билгесе итеп кайчандыр Сәвиягә бүләк ителгән фото иде. Әле дә хәтерендә: сигезенчене тәмамлагач, укуның соңгы көнендә бөтен сыйныф белән кичке уеннар була торган инеш буена төштеләр. Кызлар төрле кызык уеннарга маһир булалар, аларның кайсыдыр: "Һәрберегез бер фото алыгыз, уен вакытында кирәк булачак",– дигән иде. Сәүбән дә, альбомын актарып, үзенең сурәтен алды. Уеннар, биюләр, шаярулар башланды. Күңел ачуның иң кызган җирендә сыйныфташларына фотосурәтләр алып килергә кушкан кыз, уртага чыгып, әлегә кадәр беркем дә белмәгән уен игълан итте: "Иң элек бөтен фотоларны бергә җыябыз, аннары аларны шушы өянкегә менеп, аска чәчеп җибәрәбез, соңыннан карыйбыз: кайсы кызның фотосы кайсы егетнекенә якынрак ята – шулар парлашып бииләр… Ахырдан бу парлар фотоларын алмашып, озатышалар… Аңлашылдымы?"

Шулай эшләделәр дә. Сәүбәннең күзе Сәвиягә күптән төшеп йөри иде. Ул бөтен күңеле белән үз сурәтенең Сәвия сурәтенә якын төшүен теләп торды. Күктәге Чулпан йолдызга карап: "Мин теләгәнчә булсын, үтенеп сорыйм!" – диде. Яраткан кешегә фәрештәсе булыша, диләрме, әллә күктәге Чулпанның ярдәме тидеме – Сәүбәннең фотосы Сәвия фотосы белән янәшә ята иде…

Моннан соң гел бергә биеделәр. Кайтканда фотоларын алмаштылар, Сәүбән беренче мәртәбә кызлар ирененнән шунда үпте. Сәвиянең оялчан иреннәре, калтыранып торган тәне, рәхәт гаҗәпләнүдән шар ачылган күзләре аның күңелендә якты хатирә булып саклана икән ләбаса…

Сәүбән, онытылып, кинәт калыккан истәлекләрдән исерә башлавын аңлады. Шулай да, үзен кулга ала алды. Иң гаҗәбе шул: ике фотосурәттән дә бер малай карап тора! Тик берсе аның элекке сурәт – каралы-аклы, бераз саргая, тоныклана башлаган, икенчесе исә заманча – төсле, матур, нурларын уйнатып-балкытып тора… Ләкин икесендә дә бер үк малай – балачактагы Сәүбән!

– Каян алдың минем бу сурәтләрне?

– Берсе генә синеке аның.

– Ә берсе кемнеке?

– Минеке…

Сәүбәннең тәмам башы катты. Сәвия малае булсын да, ди. Сәвия белән яратышсыннар да, ди. Ләкин аларның бер мәртәбә дә сөешкәннәре, кавышканнары булмады бит! Алайса, каян килгән бу малай? "Туган бала яраткан кешегә охшый", дигән сүз дөресме әллә? Әллә?… Әллә Сәвия шул рәвешле аны үзенеке итмәкчеме?

– Юк, Сәүбән энекәем, минем беркемем дә юк монда. Малаем да, кызым да… Фотолар охшаган дип кенә… Әнкәң җибәрдеме әллә? Бар, кайтып әйт үзенә, нәрсә генә кыланса да, чит кеше баласын үземнеке димәячәкмен… Охшау – бер нәрсә, кан – икенче нәрсә…

– Ә җан – өченче нәрсә, әткәй…

– Нәрсә? Нәрсә беләсең соң син җан хакында?

– Мин барысын да беләм, әткәй. Мин бит синең малаең. Ә без – акыллы, затлы нәсел. Без кеше белмәгәнне беләбез, кеше тоймаганны тоябыз, шулаймы, әткәй?…

– Юк дигәч, юк, минем монда малаем юк!

– Ярый, мин сине аңлыйм, әткәй. Әнкәй алдасын да, ди. Сине, мине белгән бөтен кешене берьюлы алдасын!.. Ә менә күк алдамый, әткәй. Күк бит ул! Йолдызлар бит ул! Йолдызлар җан белән бәйле… Жан алдамый. Мин – синең улың. Бу хакта миңа Кала-тау түбәсендәге якты йолдыз әйтте…

– Чулпанмы?

– Әйе…

Сәүбән күңелендәге хәтер җебенең бер очы һаман әле икенчесенә ялгана алмый интекте. Зиһене тәмам чуалган, күңеле тәмам борчылган иде аның. Ул, тиргәнеп, пыр тузынып, өйгә кереп китүдән башка чара тапмады:

– Юк, барыбер ышанмыйм мин моңа! Сине ниндидер сихер иясе җибәргән. Сиңа ничә яшь хәзер – унмы, уникеме? Ә минем Сәвияне күрмәгәнемә хәзер унсигез ел! Ун-си-гез! Ишетәсеңме? Башны тинтерәтмә, бар, кит моннан! Күземнән югал!..

Өйгә кергәндә үк үзенең кирәкмәгән, ярамаган бер эш эшләгәнен аңлады ул. Әмма күңеленә кереп утырган Иблис сыңары да җиңел генә бирешергә теләмәде. Бу Иблис аңа бертуктаусыз: "Ул синең малаең түгел, каян килеп синеке булсын, аңа бары унике яшь кенә, күп булса унөчтер… Ә синең инде унсигез ел кайтканың юк…" – дип такылдап тора.

Сәүбән өйгә кергәндә Рәмзия ялгызы гына чәй табыны артында утыра иде. Сөйләшмичә генә чәй эчтеләр. Тынлык икесе өчен дә авыр иде, – бу аларның сулыш алуларыннан, күз карашларыннан сизелеп тора. Әмма берсе дә беренче булып сүз башларга кыймый. Сәүбән инде белә: әнкәсе капка төбенә кем килгәнен белгән. "Ниндидер малай сорый",– дип юри генә әйткән. Рәмзия Сәүбәннең бу хакта белүен, әмма сер бирмичә утыруын да белгән. Менә шуңа күрә дә, ана белән бала бер-берсеннән кыенсыныбрак чәй чөмерәләр…

Бу җанөшеткеч киеренкелеккә әнкәсе түзмәде, дәррәү кузгалып, мич артындагы җим савытын барып алды да: "Чеп-чеп-чеп…" – дип сөйләнә-сөйләнә ишегалдына китте.

"Нәрсә бу – заговормы? – дип уйланды Сәүбән. Нинди малай ул? Кем малае? Нигә ул Сәүбәнгә тагыла? Менә сиңа проблема! Сәүбән малае түгел дә түгел монысы факт. Тик… Шулкадәр дә охшар икән аның балачагына? Тукта! Сәүбәннең малай чагы кайда соң әле? Әллә шул клоунның галәмәтләреме бу?"

– Кем клоун?

Сискәнүеннән сикереп үк куйды Сәүбән. Әпә! Менә бит ул. Аякларын бөкләп диван өстендә утыра. Хәзер Сәүбән әйтмәгәнен әйттерәчәк аның.

– Әйттерми генә тор әле! Бу малайга минем бер катнашым да юк. Мин аның нинди  малай икәнен дә белмим…

– Шулаймы? Белмисеңме?..

– Ышанмыйсыңмы әллә?

– Ышанмыйм. Син бит рух. Барысын да белергә тиеш.

– Мин бит илаһи рух түгел. Син уйлау белән күз алдыңа килә торган рухи образ гына. Боларның икесен бутама, яме…

– Йә инде, үпкәләмә. Аптыраганнан гына сорыйм...

– Мин бер нәрсәне төгәл әйтә алам: капка төбендәге малай синең малай.

– Ә?. Син дә шул якка таба борасың атны...

– Борасы-нитәсе юк, әле генә син күргән малай – үз малаең.

– Йә, әкият сатмa!

– Бөтен рухиятым белән тоям мин моны. тагын шуны тоям: нык үпкәләттең син аны, хәтта рәнжеттең…

– Охшаган ул миңа, сүзем юк. Ә арифметиканы кая куясың? Аннары... Аннары Сәвия миннән бала таба алмый. Чөнки минем аның белән бер мәртәбә дә йоклаганым юк, аңлыйсынмы син шуны, юкмы?!

Бала Сәүбән тын калды. Рухи затларга аңлашылмый торган әйберләр дә булыр икән бу фани дөньяда!

Ике Сәүбән арасындагы бәхәснең бетәсе юк иде, әле ярый ишектән Рәмзия килеп керде. Мәсьәләгә ул бераз ачыклык кертте:

– И-и балам, әйтмәм дигән идем, болай булгач, бөтенесен түкми-чәчми сөйләп бирәм. Сәвия сүз алган иде, биргән сүземне аяк астына салырга туры килә. Сөйләмәс идем, авыл өстеннән ниндидер афәт җиле исә башлаганын тоям…

Үз йөрәген тыңлый белмәгән кеше башкаларны да ишетми. Әнисенә, урамдагы сәер малайга, бөтен дөньяга үртәлеп йөрүче Сәүбән шундыйрак халәттә иде.

– Әнкәй, нәрсә булды сиңа? Ни сөйлисең син?

– И улым, былтыр көз Сәвия кереп утырган иде. Мин дә аңа: "Ни сөйлисең син?" дигән идем. Ә ул миңа әллә нәрсәләр сөйләп бетерде…

– Нәрсәләр, әнкәй?

– Имеш, аның синнән баласы бар. Менә шул малае каяндыр сизгән моны. Аңа кеше әйткән, ахры, син – коеп куйган Сәүбән, Рәмзия малае, ягъни мәсәлән, син, дигән. Әнкәң уйнаш итеп тапкан, шәһәрдә очрашып йөриләр икән, фәлән-фәсмәтән… Сәвиянең малае шуңа ышанган. Әнкәсеннән сине таптыра башлаган. Сәвия аптырап йөргән-йөргән дә миңа килгән. Бөтен тарих шул.

– Миннән баласы бар дип әйттеме, ялгышмыйсыңмы, әнкәй?

– Әйе, кабатлап та сорадым әле. Кеше ышанмаслык нәрсә бит бу. "Аның баласы", – дип, үз туксанын туксанлап тик тора… Менә шундый әкәмәт хәлләр булган иде.

– Әнкәй, ышансаң – ышан, ышанмасаң – юк, Сәвиядә минем балам юк! Теләсә нәрсә белән ант итәм! – Сәүбән чарасызлыктанмы, әллә билгесез бер шик-шөбһәдәнме, шул шик белән бәйле каушауданмы, кычкыра ук башлаган иде. Аның бу ярсынуы Рәмзиягә дә күчкән кебек булды. Ул да:

– Нишлим соң, балам, нишлим? Синең хакта сүз ишетеп яшәү әллә миңа рәхәт булдымы? – дип өзгәләнде.

– Нинди сүз ул, әнкәй?

– Сине һаман Сәвия белән йөри диләр бит… Тегесен әйтер идем инде! Малаена да Сәүбән дип кушкан, ичмасам…

– Шулай диде шул…

– Мин ул малайны күрүгә ук: "Юньлегә килмәгән бу", дип уйлаган идем аны… Шулай булып чыкты да!

Сәүбән уйчанланды. Тормышта көтелгәнгә караганда көтелмәгән күбрәк. Капка төбендәге малай да шул көтелмәгәннәр рәтенә керә иде. Рәмзия дә сөйләшмәс булды. Һаман әле диванда аяк бөкләп утыручы бала Сәүбән рухы гына, үз сәгате сукканны сизеп, әйтеп куйды:

– Ниндидер сер бар монда. Могҗиза бар. Һәм… Фаҗига бар. Мин аны сизәм, тоям, күрәм… Ул Кала-тау белән бәйләнгән. Дөньялыкта усал җилләр уйный, һавада кара болытлар йөзә, йолдызлар тоныклана, кошлар кыяга бәрелеп үлә, сулар агулана, язмышлар иясез кала, кешеләр адаша… Кешеләр генә түгел, рухлар юлдан яза… Яза, яза, яза… Яза-а-а…

Сәүбәннең күз алдында аның балачак образы, күк томанга әверелә барып, салмак кына дулкынлана, җәелә һәм, ниһаять, таркалып, чәчелеп бетә…

Рәмзия боларның берсен дә күрми. Аның күрмәве, белмәве әйбәтрәк тә. Үз башына төшкән күңелсез, ямьсез сынауларга улының хыялый рухы да килеп кушылса, җылы куенында ярсып тибеп ятучы авыру йөрәге урталай ярылыр иде, мөгаен…

Сәүбәннең җан халәте, җан рухы да шәптән түгел. Бу көтелмәгән хәлләрдән ул тәмам сыгылып төште. Башта, тавышын күтәреп, ачыргаланып, үрсәләнеп ярсыса да, соңыннан, берни дә кыла алмасын аңлап, тынды, дәшмәс булды. Аны хәтта балачак рухының чәчелеп юкка чыгуы да артык гаҗәпләндермәде. Ә теге рух исә бу вакытта өскә – күк югарылыгына күтәрелеп, киң офыкны иңли. Менә ул авылдан Кала-тауга таба китеп баручы бер малайны күреп кала һәм шул якка таба томырылып очып китә…

 

Фото: Freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас