

(Дәвамы.)
Аның башында уйлар өермәсе
өерелде. Каршысына колхоз ба-
суыннан башаклы арпа чабып,
арбасын шыплап тутырган Кирәй
очрады. Баш кагып кына исәнләшеп
үтте. Арбадагы башаклары
өлгергән арпаны да игътибарга алма-
ды. Кирәй, бу хәзер кирәгемне
биреп, күрмәгәнемне күрсәтеп,
ишетмәгәнемне ишеттереп, бер
биш йөзлек штраф чәпи дип көтсә
дә, бернәрсә дә булмады. Берчә
гаҗәпләнеп, берчә шатланып, атын
чыбыркылап өенә чапты. Әйтерсең
дә Наилнең Кирәйгә бер сүз дә
әйтмәвенә ат гаепле.
Наил авыл урамына җәелгән ас-
фальт буйлап Мөдәй картлар ягына
юл тотты. Капка төпләрендә утырган
кат-коры, әби-сәбиләр белән әллә
исәнләште, әллә юк. Шәриф тоткан
кибет турына да җитте. Кереп, берәр
ярты алырга уйлаган иде дә, барып
чыкмады. Чөнки аракы, шәраб кебек
эчемлекләрне тик авыл уртасында-
гы хөкүмәт кибетендә генә саталар,
ары китте. Шуннан, сатучы Флүрәне
аптыратып, кесәсенә бер коньяк
алып тыкты.
Наил капканы ачып кергәндә
Мөдәй абзый әбие белән чөкердәшә-
чөкердәшә чәйләп утыралар
иде. Беренче чәйне иртән үк эчеп,
икенчесен тугыз белән ун арасында
эчәргә гадәтләнгәннәр. Ул капканы
ачып керүен керде, тик өй бусагасын
атлап керергә аягы атламады, горур-
лыгы комачаулады. Ишек шакыды.
Мөдәй карт чыкса, әнисе кушканча
гафу үтенеп, борылып китәргә иде
исәбе. Юк, барып чыкмады. Картның
әбисе, Наилне өстерәп дигәндәй
өйләренә алып керде. Мөдәй карт
аны урыныннан торып, елмаеп, ике
куллап кулын кысып исәнләшеп,
сөйләнә-сөйләнә каршы алды:
– И-и, Наил улым килгән бит. Әйдә,
әйдә үт, улым, үт! Бергәләп чәй эчеп
алырбыз. Карчык, кая пичеңнән
пәрәмәчләреңне чыгар! – диюенә,
карчыгы:
– Хәзер, хәзер. Утыр, улым, утыр.
Әниең нихәлдә? Чирләмиме?
Бездән сәлам әйт! – дип, Наилгә сүз
дә әйтергә ирек бирмичә, тезеп алып
китте. Һәм өстәп: – Менә бит, кемнең
ризыгы киң, шул һәрвакыт әзер та-
бынга туры килер, дип юкка гына
әйтмәгәннәр, – дия-дия, мичтән вак
пәрәмәчләр өелеп торган табаны
тартып чыгарды.
Өй эченә бик тә тәмле булып яңа
пешкән пәрәмәч исе таралды. Мөдәй
абзый, үз чиратында, Наилнең әтисе
сугыштан яраланып кайткач, ничек
итеп унөч яшьлек Наилне күрше
авылга су тегермәнен карарга алып
барганын исенә төшереп, көлешеп
алдылар.
– Әтиеңнең гомере генә кыска
булды. Үпкәсендәге снаряд яр-
чыгы кузгалып, дүрт бала белән
Кинҗәбикәне калдырып китте. Шәп
кеше иде. Мине күп нәрсәләргә
өйрәтте.
Наилгә бик тә уңайсыз иде. Шуңа
да кесәсендәге коньякны өстәлгә
алып куйды да, картларны аптыра-
тып, шешәне ачып, өстәлдәге чы-
наяк өстенә тулыр-тулмас салып,
эчеп җибәрде. Тагы шулай ук салып,
Мөдәй абзый алдына куйды. Тама-
гын кыргалап алды да:
– Мөдәй абзый, син кичәге минем
бераз кызып китүем, килделе-кит-
теле сүзләрем өчен гафу ит инде, –
дип чак әйтә алды.
Аңа, өйрәнмәгән кешегә, картлар-
дан гафу үтенеп тору бик тә читен
иде. Әнисенең ялварып соравы
булмаса, шушы табын артында да
Мөдәй картны тагын әрләп ташларга
күп сорап тормас иде. Мөдәй абзый,
Наилнең нәрсә өчен килгәнен сизеп,
кулларын болгап:
– Куй әле, Наил улым, онытылган
нәрсәләрне исеңә төшереп утырма.
Теге кем әйтмешли, кенәленең күзе
чыксын. Әйдә, утыр, чәйләп алыйк.
Без шулай әби белән соңлап кына
эчәбез чәйне, – диюенә Наил:
– Мөдәй абзый, син главный гафу
ит. Минем барасы урыннар да бар
әле, чәйләп утырырга вакыт тар, –
диде.
– Иттем, туган, иттем, иттем.
Дөнья булгач, төрле чак була. Мөдәй
абзый күптән гафу итте, дип уйлап,
тыныч йөрергә мөмкинсең, – дигәч,
Наил:
– Монысы өчен ачуланма, абзый,
– диде дә икенче чынаяк коньякны
да күтәреп түңкәреп куйды.
Һәм: – Менә бусы да булды, – дип,
бик канәгать кенә тамак кырып,
өстәлдәге кипкән йөзем җимешен
бер чеметем авызына озатты. –
Ярар, абзый, калганын үзең чама-
лап куярсың, сиңа калдырам. Әйтәм
бит, минем барасы урын бар, – дип,
картларның ай-ваена карамый, сау-
буллашып чыгып та китте.
Капка төбенә чыгып баскач, җиңел
сулап куйды. Әле түрә булганнан
соң беркемнән дә болай түбәнсенеп
гафу үтенгәне юк иде аның. Гомумән,
кешедән үз гомерендә гафу итүләрен
сораганы булмады кебек.
Шуңамы, әллә бүтән нәрсәгәме
ачуланып, читкә карап бер төкереп
куйды да кәнсәләр ягына ашыкмый
гына атлап китте.
Өйләренә бераз күңеле басыл-
гач кына кайтып керде. Апасының
әйтүенә караганда, әнисе бераз ару-
ланган. Түбән очта яшәгән шәфкать
туташы да килеп, тагын уколлар
ясап, дарулар калдырып киткән. Әле
тынычланып йокыга талган.
Бераздан Наил, машинасын ча-
кыртып, ял көне булуына карамастан,
басулар карарга чыгып китте.
Басудан да бигрәк, күрше колхоз-
га бер-ике ат илтеп бәйлисе бар,
симертергә. Район түрәләре өчен
һәм үзенә дә кышкылыкка казылык-
карталар бик ярап куя. Бу – гадәткә
кергән нәрсә. Элекке бурыч өчен
бирәсе бар, дигән булып, берәр
читтәгерәк колхозга ике-өч ат оза-
талар. Анда ышанычлы кеше бу ат-
ларны симертә. Ник симертмәсен,
симертә, әлбәттә. Солы-бодаен
итеп биргәч, хакын түләгәч. Теге
хуҗалыктан Наилләргә бүтән атлар-
ны китерәләр. Түрәнең һәр авыл-
да ышанычлы кешеләре бар. Алар
бүтән дусларга, бүтән түрәләргә ат
симертә. Күрше район хуҗалыклары
белән дә бәйләнеш җитәрлек. Эт
өрә тора, бүре йөри бирә...
* * *
Мөдәй карчыгы, Наил чыгып киткәч,
аптырап әйтеп куйды:
– Нинди корт чаккан бу малай-
ны? Түрә булып алгач, кеше белән
юньләп исәнләшергә дә оныткан
бәндә бүген килеп синнән гафу
үтенсен әле!
– Әй, кичә җыелышта бер-ике авыз
сүз әйткән идем. Шул нык барып
тигән. Җыелыштан соң мине урам
уртасында әрләп китте. Мин дә аңа
бирешә торганнардан түгел: бер-ике
генә сүз әйттем. Гафу үтенеп йөрергә
бу башсызның кулыннан килә торган
нәрсә түгел. Аны Кинҗәбикә түтәң
җибәргән. Ышанмасаң, әниеңнән
сора, дигән идем шул. Күрәсең, кай-
тып сорагандыр.
Карчыгы: “Нәрсә дип әйттең соң?” –
дип кызыксынып төпченә башла-
гач, әллә кайчан булган хәлләрне
сөйләп алып китте:
– Үзең беләсең бит, 56нчы елны
мине армиядән, бик каты авырган-
нан соң, комиссовать итеп кайтар-
дылар. Әзрәк аякка басып йөри
башлагач, завток итеп куйдылар.
Ул елны иген бик тә уңды. Кая куеп
бетерергә белеп булмый. Юклык
вакытлардан соң шулай иген уңсын
әле. Халык та кинәнеп эшли. Ә авыл-
да ирләр юк дәрәҗәсендә. Күбесе
сугышта Һәлак булды. Исәннәре дә
минем кебек ярты-йорты. Яшь ма-
лайларны да табып булмый. Ундүрт-
унбиш яшь тулдымы, хөкүмәт ФЗУга
җыеп ала да китә.
Шулай хатын-кызлар команда-
сы белән ындыр табагында эшләп
йөрим. Махия, Гөбәйдә апалар –
тракторда, комбайнда Рәйсә, Ла-
тыйфа апалар эшли. Тракторлар
“Сталинец” дип аталган комбайнны
тагып йөртә. Яшь кызлар саламны
комбайн артындагы җыйдыргычка
сәнәк белән алып тора. Нигә сөйләп
торам инде, монысын бит үзең дә
хәтерлисеңдер. Менә шул, иген күп,
куярга урын юк. Төяп озатырга кап-
чыклар җитешми. Бердәнбер көнне,
малай, колхозда рәис булган Гәрәй
абзый капчыклар табып алып кайт-
ты. Капчык дисәң, хәтере калыр. Ин-
дийский капчыклар, ди. Белмәсәң,
бел: чәй генә түгел, капчыклар да
индийский була икән. Әйтәм бит,
капчык дисәң, адәм көләр. Бер
ыштан балагы кебек нәрсә инде.
Үзе тар, үзе бәләкәй генә, егер-
ме-егерме биш кило иген сыядыр
үзенә. Бумазимы, әллә шунда ситса-
мы – белмәссең. Үзе буйлы-буйлы,
хәзерге матрас тышы төсле. Ара-
сында шакмаклылары да бар. Шушы
капчыкларның йөзен үземнең исемгә
яздырып алдым. Аларның бәләкәй
булуы б ик ш әп б улып ч ыкты. Х а-
тын-кызга күтәреп ташырга җиңел.
Яшь-җилкенчәккә, үсмер малайлар-
га да эш җиңеләйде. Ындыр таба-
гында эшләр худка китте. Тик безнең
шәп эшләүләр берничә көннән тагы
элекке хәленә кайтты. Сәбәбе – теге
һинд капчыклары югалып бетте.
Эшләгән халыктан сорап-сорап ка-
рыйм: “Кая куеп беттегез капчыклар-
ны?” – дим. Белгән кеше дә, күргән
кеше дә юк. “Хет ертылып тузганна-
рын китерегез, – дим. – Миңа кап-
чыклар өчен җавап бирергә кирәк.
Алар минем өскә язылган”, – дим.
Юк, ишетмиләр дә.
Дүшәмбе көнне Гәрәй абзый ча-
кырта. Киттем кәнсәләргә. Барып
керсәм, бригадирларны да чакыр-
ган икән. Җайлап кына алып китте
малай. Түзеп кенә тор. Каезлый гына:
– Нишләп иген озату әкренәйде?
Теге басудагы бодай өлгереп
җиткән, Таллы чокыр басуында
арпа коелып, башагы сына башла-
ган. Озакламый МТСтан тагын ике
комбайн килергә тиеш, алар килсә,
ындыр табагында бөтенләй урын
калмый. Күндерәк буендагы басу-
да бодай егерме биш центнердан
артыграк бирәчәк. Игеннәрне та-
зартуны тизләтегез. Бөтен халык-
ны күтәрегез, – ди. Бригадирлар
белән беррәттән миңа дә эләкте.
– Берничә көн ару гына эшләгән
идегез. Шимбә, якшәмбе көннәрне
ындыр табагыннан бөтенләй иген әз
озатылган, – дип кыздыра гына.
Бригадирлар таралгач, минем
чыкмый торганны күреп:
– Мөдәй, син нәрсә, әллә берәр
йомышың бармы? – ди.
Мин:
– Гәрәй абзый, теге һинд капчыклары
бик уңайлы уңайлылыкка.
Әмма чак кына берәр очлы әйбергә
эләктеме, ертылалар да куялар.
Капчыклар ертылып бетте, – дим.
– Соң, ямап алыгыз. Кул астыңда
әллә никадәр хатын-кыз эшли, куш
берәрсен капчык ямарга, – ди.
Мин тагын:
– Ямарлыклары да калмаган, ту-
кымасы бик юка. Яткан тукыма бул-
ган күрәсең. Арасында черегәннәре
дә хәтсез генә иде, – дим.
– Ярар, бар, тагы ике йөз капчык
яздыр. Кара аны, саклап кына тоты-
ныгыз. Арбадан алганда да өстерәп
алмагыз, күтәреп алсыннар. Кап-
чыклар өчен башың белән җавап
бирәсең, – ди.
Яңа капчыклар алгач, эш тагы
ырамлы китте. Хөкүмәткә озата-
сы ашлыкларны да көненә икешәр
норма җибәрәбез. Ә үзем апты-
рыйм, кая булып бетте теге алдан
алган капчыклар? Һәм астан гына
күзәтергә тотындым. Чөнки яңадан
яздырып алганнары да югала баш-
лады. Аптырагач, хатыннарга кап-
чыкны имзаларын куйдырып, санап
бирә башладым. Юк, малай, болай
да югала. Көн саен өч-дүрт, дүрт-
биш капчык юкка чыга. Бер көнне,
төнге сминәдә Кинҗәбикәне шәйләп
калдым, куенына берничә капчык
тыкты бит бу. Сминә бетте, халык
өйләренә тарала башлады. Мин
юри, Кинҗәбикәгә төрле вак-төяк
эш кушкан булып, соңгарак алып
калдым. Халык бөтенләй таралгач,
тегеңәрдән, прәме күзенә карап:
– Я сабакташ, ничә капчык
чәлдердең? Хәзер Гәрәй абзыйга
барабыз. Кем капчык урлый, миңа
әйт, үзем районга озатам, диде! –
дим.
Бераз шыттырам инде. Куркытыр-
га кирәк бит. Бу, мин сиңа әйтим,
бөтенләй коелып төште. Елый ук
башлады. Такмаклый гына:
– Мөдәй, берүк халык алдында хур
итмә инде. Ул өч баланы ничек карап
үстерим! Үзең күреп торасың, абзаң
сугыштан алган яралары белән
җәфалана. Адәм рәтенә кереп китә
алмый. Мөгаен, аруланмастыр да.
Хәзер ашавының да рәте юк. Үзеңне
алтынчы класстан алып яратып
йөрим. Син генә сизмәдең, – ди.
Мин инде, бик җитди булырга тырышып:
– Мин дә сине ярата идем дә ул. Тик
мин армиягә киткәч, мине көтмичә
кияүгә генә чыгып качкансың.
Яратуыңа ышанмыйм, – дим.
Бу инде бөтенләй күз яшьләрен
коеп елый:
– И Мөдәй, Мөдәй, үзең беләсең
дә инде. Кияүгә чыкмасам, Свирт-
лау сазлыкларына турфка, я
булмаса, Кемеров шахталарына кү-
мер кисәргә озатачаклар иде
бит. Мин анда китсәм, алты бала
белән әни нишләргә тиеш иде. Әнә
Гөлзифалар, кайта алмыйча, шул
сазлыкларда батып калдылар, – ди.
Эчтән генә уйлыйм, дөрес әйтә
бит, үземнең апа шуннан чак кайтып
егылды. Шуннан, тавышымны әзрәк
йомшарта биреп, тегеңә:
– Ничә капчык алдың? – дим.
Бу биленә ураган икән капчыклар-
ны. Миннән уңайсызланып борылды
да капчыкларны алырга чамалый.
Юк, барып чыкмый. Я изүне ыч-
кындырырга кирәк, я күлмәк итәген
күтәрергә.
Мин инде тегеңә:
– Ярар, Кинҗәбикә, балаларың ха-
кына, электән яратуың хакына мин
сине күрмәдем, – дим.
Бу, әйләнеп килеп, яңактан берне
чартлатып үпте дә:
– Рәхмәт, Мөдәй. Һаман да шул
элекке Мөдәй икәнсең. Киләсе
елга Аллаһы боерса, икеләтә итеп
түләрмен үзеңә, – диде дә, кызлар
кебек, кайтыр якка торып йөгерде.
(Дәвамы бар.)