Чәчмә әсәр
21 Июня 2025, 18:07

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Оча торган кешеләр (9)

Ярату гына әле бәхетле булу дигән сүз түгел.

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Оча торган кешеләр (9)Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Оча торган кешеләр (9)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Оча торган кешеләр (9)

7

Сәүбәннең үз әткәсе белән булган тарихка кагыласы килмәгән иде. Ә кагылырга туры килә. Аның үлем вафаты шуны сорый. Үлем барысын да тигезли бит ул. Кала-тау буеннан кайткач, түшәккә чалкан төшеп, кич буе әткәсен уйлап ятты Сәүбән.

Рәмзия аның янында:

– Авырмагансыңдыр бит, балам? – дип бөтерелә башлаган иде, Сәүбән кырт кисте:

– Юк, әнкәй, бер җирем дә авыртмый. Арытты гына, бераз ятып алыйм әле.

Барысын да әллә каян аңлап торган Рәмзия, улын ялгыз калдырып, тышка, ишегалдына чыгарга җыенды. Шунда тагын Сәүбәннең "теле ачылды":

– Әнкәй…

– Әү, балам.

– Әткәй үлдемени?

Рәмзия бермәлгә телсез калды. Ул бу сорауны көтмәгән иде, ахры. Шулай да, үзен бик тиз кулга алды.

– Үлде шул, балам. Ике ел элек җирләдек…

– Ничек үлде ул?

– Җиңеләебрәк киткән иде, зиһене саташып үлде. Шулай язган булгандыр инде.

– Сөйлә әле, әнкәй, барысын да сөйлә. Ничек яшәде ул, ничек үлде?..

– Сәлимәдән дә ике малае булды. Тач синең кебек ике малай. Бер ата бит, гаҗәп түгел. Зәп-зәңгәр күзле бу малайларны миңа булышырга еш җибәрә иде әткәң. Үзе килми иде. Күзгә дә күренмичә яшәде ул. Соңгы елларда ялгызы интекте, тик барыбер баш иеп, ярдәм сорап миңа килмәде.

– Нишләп ялгызы яшәде соң ул?

– Балаларын читкә озатып бетергәч, Сәлимә җир куенына керде. Теге хәтәр авыру бар бит әле? Ярты ел дигәндә шул авыру Сәлимәне якты дөньядан алып та китте. Мин ул хатын белән фермада бергә эшләдем. Зәбир хакында бер начар сүз дә сөйләмәде ул…

– Әнкәй, әткәй нигә китте бездән? Туп кебек ике баласын, сөйгән хатынын ташлап ник китте? Сезнең матур мәхәббәтегез хакында ниләр генә сөйләмиләр иде бит?..

– Ә-ә, син аны әйтәсеңме? Сөйләрлек хәлләр булды шул… – Бераз уйчанланып торганнан соң, Рәмзия тагын дәртләнеп сөйләп китте: – Сабантуй көнне булды бу хәл. Аз гына төшереп алган Зәбир бөтен кеше алдында:

– Рәмзия, миңа кияүгә чык, – дип, кулымны сорады. Мин ялындырган булам:

– Юк, – мин әйтәм, – очраган бер кешегә кияүгә чыга алмыйм мин. Башта егетлегеңне күрсәт, аннары карарбыз, – дим.

– Шуннан, шуннан…

– Шуннан ни, Зәбиргә җитә калды. Кала-тауга күрсәтеп: "Телисеңме, синең өчен  Кала-тау кыясыннан очып төшәм", – ди бу. Халык көлә башлады. Мин дә көләм. Очып төшмәсен беләм бит инде. Шунда Зәбиргә әллә нәрсә булды. Мин моны мәңгегә онытмаячакмын. Мәйдан уртасына чыкты да, чирәмгә тезләнеп, ике кулын өскә күтәрде ул. Үзе дә күккә төбәлде. Мин аны мондый хәлдә башка бервакытта да күрмәдем. Бу минутта ул күк белән сөйләшкән кебек иде…

– Аннары нәрсә булды? Сикердеме?

– Сикерде…

– Ничек инде?

– Томырылып йөгереп барды да тауга үрмәләп менеп китте. Бөтен халык, таң калып, аны күзәтә башлады. Кала-тау кыясының биеклеген беләсең, шактый азапланды әткәң. Шулай да, бик тиз менеп җитте. Кыя өстендә тагын теге сәер йоланы башкарды. Аннары текә стенаның читенә үк килеп басты. Халык шаулаша, йөгерешә башлады. Кемдер җөпләп, хуплап кычкыра, кемдер тыярга тырыша…

– Йә, әнкәй, әйт инде, сикердеме?

– Шулай басып торган килеш кулларын ике якка җәеп җибәрде дә, бер адым алга – бушлыкка атлап, убылып төшеп китте. Сабантуй мәйданы "ах" итте.

– Бер нәрсә дә булмадымы?

– Син беләсең инде: кыя төбен таллык яшереп тора. Нәрсә булганын башта белмәдек. Йөгерешеп килә башлаган идек, тагын бер мәртәбә "ах" итеп, туктап калдык. Кемнәрдер, куркып, кирегә дә йөгерә башлады. Мин дә үз күзләремә ышанмыйча торам. Таллык артыннан, берни булмагандай, көлеп-елмаеп әткәң чыгып килә. Ул туп-туры миңа төбәп килде дә тагын теге сорауны бирде: "Хәзер инде миңа кияүгә чыгасыңмы, Рәмзия?" Мин, риза булып, баш кактым…

– Матур тарих… Әкияткә охшаган, әмма бик тә матур тарих.

– Бөтен халык алдында булган чын хәл бу, балам. Шушы вакыйгадан соң аңа шикләнебрәк тә карый башладылар. "Сихер белә", "күк белән аралаша" дигән сүзләр дә күп йөрде.

– Кызык бу…

– Әткәң белән мин сигез ел яшәдем. Үкенмим мин бу тормышка. Тик ул бик сәер кеше иде, балам. Төннәрен Кала-тауга чыгып йөри, күк белән саташа иде. Аннары, тагын бер нәрсә хакында әйтмәкче булам. Кешеләр белән сөйләшкән кебек, күк белән сөйләшә иде ул.

– Ничек инде – күк беләнме?

– Әйе, берәр нәрсә булса, күккә бага иде, күккә дәшә иде әткәң.

– Ходай Тәгаләне исенә төшергәндер…

– Юк, Ходайга әйтелгән сүзләр түгел иде бу. Ниндидер йолдыз белән сөйләшә иде ул… Шул сәерлеге мине дә куркыта иде. Шуңа да мин аны үз күңелемә якын җибәрә алмадым… Эчеп кайтканда: "Син бит җир кешесе, шуңа да мине аңламыйсың , – дип ачулана иде.

– Сине рәнҗетмәдеме соң?

– Юк-юк, шулай дип әйтеп куя да йолдызлары янына чыгып китә… Таңда гына кайтып керә иде. Керә-керешкә: "Жидегән йолдыз койрыгы белән таң яктысына борылды. Безнең Чулпан Кояшны каршы алырга калды",– дип сөйләнә иде…

– Әнкәй, Кала-тау кыясында ничек исән калган соң ул? Бу бит чып-чын әкият!

– Юк, балам. Мин сиңа чын дөресен сөйләдем. Әйтсәм әйтим инде: күренми торган канатлары бар иде әткәңнең. Ул җир өстендә дә очып йөргән кебек йөри иде. Менә ул бара-бара да җир өстеннән күтәрелеп китә, бераз очып барганнан соң, тагын гөнаһлы җиргә төшә… Жир кешесе түгел иде, ахры, ул…

– Мин аны аңлыйм, әнкәй…

– Сәлимә дә җир кешесе булмагандыр. Ул да зәңгәр күзле, бөдрә, җирән чәчле иде. Әткәң кебек үк хыялый бер хатын… Шуңа күрә дә алар бер-берсенә тартылганнардыр, дип уйлыйм.

– Әнкәй, әткәй әйбәт кеше идеме?

– Гөнаһсыз бер бәндә иде әткәң. Әмма үтә дә бәхетсез кеше иде…

– Нигә алай дисең?

– Мине нык яратты ул. Ә мин аны аңламадым. Хәзер булса аңлар идем. Ул вакытта аңламадым… Әткәң үзен аңлаган кешене эзләде. Тапты. Әмма аны ярата алмады мәрхүм.

– Мин аны төшемдә бик еш күрә идем. Гел бер төрле күрә идем. "Үчтеки-үчтеки" уйнатканда, мине күккә чөеп җибәрә дә үрелеп тотып ала. Ә мин ул чөйгән саен өскәрәк, югарырак очам… Йөзен хәтерләмим, ә менә кулларын, беләкләрен, хәтта күзләрен дә аермачык хәтерлим…

– И-и, хәзер сине күрсә, аптырап бетәр иде…

– Җан очырганда әткәй янында берәрсе булганмы?

– Мин булдым.

– Си-и-ин?

– Әйе, мин. Бер дә гаҗәп түгел. Балаларымның атасы бит ул. Үләр сәгате җиткәч, үзе чакыртып алды. Ике малае белән янәшә басып озаттым мин аны ахирәт дөньясына.

– Бик нык ялгышып йөрдеме?

– Юк, алай зыянга түгел. Бер-ике мәртәбә егылып имгәнде, шул гына. Һаман "очам, очам" дип хыялланды мәрхүм. Шулай "оча-оча", кул-аягын сындырып бетерде. Өлкәнәя башлагач, бик кәефсез йөрде. Кеше белән аралашмас, сөйләшмәс булды. Бер очрашканда серле сөйләшеп торды… "Канатларым сынды минем, Рәмзия, канатсыз калдым… Син – минем пар канатым булгансың… Синсез оча алмыйм мин. Хәзер оча да алмыйм, җирдә дә йөри белмим…" – ди бу.

– Бик акыллы, һушлы кеше булган икән әткәй. Гади адәм баласы булмаган… Акыл ияләре кебек сөйләшкән бит.

– Гади кеше түгел иде шул. Бик серле тамгалар белән хыялланып яшәде. "Бисмилла"сыз кыл да кыймылдатмады, ә үзе әллә нинди мәҗүси тамгаларга табынды. Озынаеп киткән шакмакка түгәрәк-боҗра төшерелгән тамгасы бар иде. Бөтен  чиләк-тазга, көрәк-сәнәккә шул билгене уя иде. "Нәсел тамгасы бу, нәсел йолдызыннан ук килгән", – дип тә җибәрә. Мин көлә идем. "Нинди йолдыз ул?! Синең Йолдыз әнә абзарда мөгрәп тора",– димен. Ул вакытта безнең сыер Йолдыз исемле иде.

– Җан тәслим иткәндә берәр сүз әйттеме?

– "Очам, – диде, – хәзер очып китәм, анда мине каршы алырга җыендылар инде", диде. Ул бит берни белән авырмады, ятты да үлеп китте. "Зәхмәт авыруы" тигән, дип сөйләнделәр. Үлгәндә үзе бик һушлы булды. Күз карашлары да саф, чиста иде, әле дә хәтеремдә – зәңгәр күз алмалары томырылып карап торалар. Миңа алар хәтта сөйләшә кебек тоелды. "Үзебез белән алып китәр идек, сиңа ярамый, син бит Жир заты", диләр иде алар. Мин ул чакта үземнән-үзем шикләнеп куйдым. "Саташа башладым бугай, колагыма әллә нинди серле-сихерле авазлар ишетелә башлады", – дип, җиде мәртәбә тоташтан "Фатиха" сүрәсен укыдым. Аны җиде чыгу бер "Коръән" чыгуга тиң диләр бит.

– Күзләрен дә син йомдырдыңмы?

– Олы малаена куштым. Аптырап бетте ул. Йомдыра гына, әткәсенең күзләре тагын ачыла, йомдыра – тагын ачыла… Әллә инде үләсе килми китте, әллә җаны шулай озак, ялындырып кына чыкты…

– Әнкәй, тагын бер сорау биримме?

– Бир, бир, балам. Күңелеңдә калмасын.

– Әткәй безнең хакта сорашмадымы?

– Сорашмады… Теге вакытта Хәйдәр абыең аңа ямьсез сүзләр әйтеп рәнҗеткәч, сезнең хакта сорашмас булды. Ә син киттең дә югалдың. Күреп тормагач, онытып та җибәргәндер инде… Шулай да, бервакыт сине искә алды ул. Һәрвакыттагыча, әллә ничек серле сөйләште. "Безнең нәсел сере кече малаеңда кала", – диде ул. "Безнең малайда" димәде, "малаеңда" диде. Мин моңа нык үртәлдем. Шул үртәлү аркасында аның әйткән сүзләренең мәгънәсенә дә төшенеп җитмәдем. Ниндидер бик мәгънәле сүз әйтергә теләде бугай әткәң ул вакытта.

– Әнкәй, сиңа да сер түгелдер: безнең нәселдә, чынлап та, олы сер бар бит, әйеме?

– Әйе, балам, син дә төшенгәнсең икән…

– Нинди сер ул, әнкәй?

Шулвакыт өйалдында чиләкләр шалтыраган, көянтә, уклау, җилпуч ише нәрсәләр ауган тавышлар ишетелде. Рәмзия кискен генә торып басты. Сәүбән дә таянып торган мендәрләрен рәтли башлады, "Нинди галәмәт бу?" – дип уйларга өлгерә алмый калдылар, үз-үзе белән сөйләшә-сөйләшә, ишектән күрше Зәлифә килеп керде.

– Кеше кереп йөрмәсен дигәннәрдер инде, бөтен ишек буена чиләк тезеп чыкканнар… Өй ияләрегезне котыртып куйдыгызмы әллә, көянтә белән кыйнап кертәләр бит, хәерсезләр…

Менә ул усал сөйләнә-сөйләнә тупсаны атлап чыкты, кергән җайга, ишеген дә ябып тормыйча, түргә узды, аннары бу гөнаһ шомлыгын күреп, телсез, һушсыз калган ана белән балага кулларын сузып килә башлады. Йөзендәге зәһәр ачуны кояш кебек якты елмаю алыштырды:

– И-и, Сәүбәнкәем кайткан икән. Сагындырып кына йөрисең, малай… Сине күрмәгәнгә күпме инде хәзер? У-һу!… Ул арада ике иргә барып кайттым бит инде, малай. Әле "афисиаль" генә икәү. Сине көтәм-көтәм дә тагын барып кайтам, көтеп карыйм да тагын китәм… Һи-һи-һи… Йә, ярый, мин шундыйрак инде, аптырама, сүзгә кеше кесәсенә кереп йөрмим. Нихәл соң, күрше?

– Ярыйсы гына…

– Ир кеше "ярыйсы гына" дип торырга тиеш түгел! "Шәп!" – диген! Шулай түгелмени, Рәмзия апа?

– Шулайдыр инде, Зәлифә акыллым, син ирләрне күбрәк беләсең.

– Беләм шул. Кияүгә чыкканда барысы да шәп була, ярты елдан чүпрәккә әйләнеп, җебеп төшәләр. Күтләренә тибеп, кире кайтарып җибәрәм мин андыйларны!

Зәлифәнең җилләнеп-һаваланып килеп керүе Сәүбәнне куандырмады. Элекке күңелсезлекләрнең Зәлифәдән башлануын онытырлыкмыни! Ул култыклап инеш буена алып төшмәгән булса, Сәвияне Рәмис белән күрмәгән булса, Сәүбән мөшкел хәлдә калмас иде … Билләһи, калмас иде! "Исән-сау"лап күрешсә дә, бу хатын аның өчен иң хәтәр, иң куркыныч бер зат булып күренде.

– Ярый, сез сөйләшә торыгыз, мин сарыкларны ябып керим,–– дип, Рәмзия ашыгып чыгып китте. Зәлифәгә шул гына кирәк иде. Ул тыгыз күлмәк изүеннән шуып чыгам-чыгам дип бүртеп торган күкрәкләрен терәп диярлек, Сәүбәннең янына ук килеп басты. Сәүбән моңа әллә ни игътибар итмәде, борылып, түшәккә утырды.

– Миннән куркасыңмы әллә, Сәүбән?

– Куркам шул, кабып йотарсың дип куркам.

– Дөрес куркасың, минем кабып йота торган җирем дә бар. Һи-һи-һи…

Зәлифәнең төче көлүеннән, дорфа кыланышларыннан Сәүбәннең гайрәте чигеп, хәтта косасы килеп торды. Тегесе тагын да ныграк узынды. Хәтерлисеңме, инештә япа-ялангач килеш икәү су кергән идек?…

– Бала гына идек бит әле анда…

– Бала-бала, ә истә кала! Син минем бөтен җиремне әйләндергәләп-әйләндергәләп караган идең. Кытык килеп, үлә язган идем, малай, ул чакта… Һи-һи-һи…

– Безгә бит ул чакта дүрт кенә яшь иде, ә син хәзер килеп шул беркатлы вакытларны авыз тутырып сөйләп торган буласың…

– Бер дә бала булмаганбыз. Минем кызыл чәчәгем сиңа бик ошаган иде… Синдәге камыр бармакны да шактый тарткаладым мин ул көнне. Һи-һи-һи…

– Йә, җитте сиңа! Без хәзер бала түгел, әйдә башка нәрсә турында сөйләшәбез.

– Ә-ә, анысы турындамы? Ул вакытта анысы юк иде шул әле. Ә хәзер бар, мулдан, зурдан… Китер әле кулыңны… – Зәлифә Сәүбәннең кул беләзегеннән тотып алды да аны тын-сулыш ритмы белән дулкынланып, күтәрелеп-төшеп торган ярым шәрә күкрәге өстенә куйды. Менә ул…

Сәүбән башта аңышмады. Җылы, йомшак тәндә изрәп эри башлаган бармакларын кузгатырлык та егәрлек тапмады ул. Шул хәлсез, егәрсез кулы Зәлифәнең күлмәк изүен аерып эчке якка төшә башлагач кына айнып китте.

– Менә ул… Йомшак, җылы, мәхәббәтле урын… – дип сөйләнде Зәлифә. Үзе, күзләрен йомып, башын артка ташлап, хискә бирелеп, тәэсирләнеп тора бирде.

Сәүбән кулын кискен тартып алды да өстәлнең икенче ягына чыгып басты, үзе тотлыга-тотлыга сөйләнде:

– Син нишлисең, Зәлифә? Без бит күршеләр. Күршең белән алай шаярма! Күрше хакы гына түгел, Тәңре хакы да бар, оятсызланма, бар, чыгып кит моннан!…

– Кара, кара!… Чиртмәс борын чыр-чыр киләсең, нәрсә, син ир түгелме әллә? Хатын-кыз имиеннән шүрләп төштең… Син хатын-кызны егып салып, өстенә атланып утырып көчлә, вәт булырсың чын ир! Чәпчемә, киттем, синнән рәт чыкмасын яшьтән үк белә идем, хәзер дә шул җебек икәнсең. Яшә шулай хатын-кыз ботарасындагы чүпрәк булып!… Бик кирәгең барые!

Зәлифә җилләнеп чыгып китте, Сәүбән, авыр сулап, гөрселдәп түшәккә ауды. Бу җенле хатыннан котылуына ул ышанып бетә алмый иде әле…

Зәлифә хакында нәрсә уйларга да белмәде Сәүбән. Кемдер язган бит: "Үзең белән аралашкан кешедә бер генә уңай сыйфат та тапмасаң, син аның балачагы турында уйла. Ул сиңа элеккечә ямьсез күренмәс",– дигән. Сәүбән Зәлифәнең балачагын белә. Мөлаем, күңелчән кыз иде ул вакытта. Шуңа да аның начар уйлыйсы килми бу хатын хакында. Дөресрәге, бөтенләй дә уйлыйсы килми…

Ичмасам, әнкәсе дә юк бит янында… Ул булса, әйтер иде: "И балам, – дияр иде, – исәрнең таягы кырык, берсе тимәсә берсе тия. Үртәлмә дә, үпкәләмә дә син аңа, исәр бит ул. Андый хатыннар ир белән дә, ирсез дә тора алмыйлар. Ләкин алар да без яшәгән Кояш астында яшиләр. Шуны онытма, улым…"– дияр иде.

– Әйтәсен әйттеме сөекле күршең?

Сәүбән үз янәшәсендә пәйда булган балачагына сөенеп бетә алмады. Шундук сикереп торды. Ул инде күптән төшенгән иде: ялгыз калуы гына була, ниндидер афәткә очрый да тора…

– Син кайда йөрисең? Яндарак бул әле. Син юкта башым бәладән чыкмый.

– Мин бит сине әнкәй белән калдырдым. Әткәй хакында сөйләшергә тиеш идегез сез. Каян килеп кергәндер бу тәмугъ кисәве?…

– Теге вакытта да яшь бәгъремә тозны шул кәнтәй хатын учлап сипкән иде…

– Сөйләштегезме соң?

– Зәлифә беләнме?

– Юк ла, әнкәй белән.

– Эх, энекәш… Әйбәт кеше булган безнең әткәй… Ә мин белмәгәнмен… Күрешеп, сөйләшеп каласы иде дә…

– Бу дөньяда гел шулай була: әйбәт кешеләр белән сөйләшергә, аңлашырга соңга калабыз…

– Рухи зат килеш, зарланып торган буласың…

– Рухи булсам да, мин синең чагылышың гына бит… Синең күңелең әрнесә, минеке дә әрни, җаның көйсә – минеке дә көя… Әткәй-әнкәйләр дә бер безнең, аларның язмышы турыдан-туры безнең язмышка килеп кагыла…

– Туктале, энекәш, син бит мин уйлаганны уйлыйсың…

– Әйттем бит инде, без бер үк заттан; син шул затның физик һәм физиологик чагылышы, ә мин аның рухи сурәте. Уйлар бер үк безнең…

– Димәк, син минем язмышта әткәй язмышының кабатланып килүен беләсең?

– Беләм…

– Моның бик аянычлы булуын да беләсеңме?

– Анысын да беләм…

– Ник миңа бу хакта башта ук әйтмәдең? Ник?

– Мин аны әйтергә тиеш тә түгел. Син яшәү мәгънәсенә үзең төшенергә хокуклы, ә мин моңа шартлар тудырырга, рухыңа ныклык, омтылышларыңа максат бирергә тиеш. Аңладыңмы?

Сәүбән дәшмәде. Ул барысын да аңлады, әлбәттә. Әмма бу аңлаудан гына аның хәле җиңеләя торганнардан түгел. Ул, түшәктә яткан килеш, эчтән көеп, үрсәләнеп әйтеп куйды:

– Әткәйнең язмышы да иясен таба алмаган, минеке дә иясез, мәгънәсез булып чыкты. Ниндидер бер кысага, максатка сыеша алмыйча, бәргәләнеп-сугылып йөрде бугай ул…

– Ни сөйлисең син? Нинди иясез язмышлар хакында сөйлисең?

– Беләсеңме, иптәш Бала Сәүбән, бу гөнаһлы җир өстендә кешеләр яши, дөресрәге, җаннар яши. Аларның һәрберсенең иясе, хуҗасы бар. Кемнеке – Ходай, Аллаһы Тәгалә, кемнеке – Тәңре-хан, ягъни мәсәлән, Күк-Тәңре, өченче җанныкы, язмышныкы – Табигать Галиҗәнап, дүртенченеке – Кояш… Җирдә – язмышлар хәрәкәте. Андагы җаннар "Яшәү Боҗрасы" буйлап әйләнәләр дә әйләнәләр… Ә беләсеңме, бу хәрәкәткә, бу "Яшәү Боҗрасы"на эләкмәгән, рас килмәгән, ярашмаган җаннар, язмышлар бар әле. Иясез язмышлар. Минем язмыш – әнә шундый язмыш. Әткәйнеке дә шундый булган…

– Мин аңлыйм сине… Рух булып та, Балачагың булып та аңлыйм… Тик син бу кадәр бетеренмә. Моңа баш бетәрлек сәбәп юк. Синең моңа хакың да юк.

– Ничек булмасын? Мин – бәхетсез бер җан!… Бу азмыни?! Хакыма, хокукыма килгәндә… Кешенең нәрсәгә хаклы булуын аның язмыш иясе билгели. Ә минем андый иям юк…

– Төссез тормышыңны, йомшак рухыңны, ихтыярсыз теләк-ниятләреңне аклар өчен җайлы сәбәп уйлап тапкансың син! Бик уңай шул: иясе юк, имеш… Тап син аны! Эзлә! Үзең эзлә! Күктән, йолдызлардан көтеп утырма! Син бит көчле идең, акыллы, белемле, зиһенле идең!.. Сиңа бөтен нәрсә җиңел бирелә иде! Җирең-суың, табигатең, йолдызларың сиңа булышып, көч, егәрлек, зиһен һәм рухи ныклык биреп тора иде. Җирдә хакыйкый тормышны җайга салу өчен илаһият сине сайлаган иде. Кая ул сиңа исраф ителгән бетмәс-төкәнмәс рухи егәрлек, илаһилык?… Шушы вак дөньяда түгеп-чәчеп бетердеңме? Пәйгамбәр булыр урынына түшәктә җан сыгып, күңел сөрсетеп ятучы бер бәндәгә әверелдеңме?

– Син дә тиргәмә инде мине, Сәүбән… Балачагым минем…

– Бер дә тиргәмәм дигән идем, чыгырдан чыгуымны сизми дә калганмын. Кичер, яме…

– Миңа авыр, моңсу, күңелсез… Мин моны рухи зәгыйфьлектән әйтмим, аек акылым, тере рухым булганга әйтәм. Үзең уйлап кара: әткәй үз гаиләсендә бәхетсез булган. Үзе яраткан кеше белән аңлаша алмаган, аңлашканын яратмаган… Мин дә үземчә яратам хатынымны… Әмма ул мине аңламый… Аңламый! Ишетәсеңме?! Йөрәгем авылдагы Сәвиягә – моннан унсигез ел элек зәңгәр күзләрен тутырып карап калган гүзәл сылуга тартыла, аңа ымсына… Ул гына мине аңлаячак, кабул итәчәк, кичерәчәк… Тик мин хәзер үк, шушы минутта ук әйтә алам: аның белән мин бервакытта да бәхетле була алмаячакмын…

– Ни өчен, беләсеңме?

– Юк, белмим! Ул кадәрен беләсем дә килми…

– Чөнки син мәхәббәтеңә хыянәт иттең. Мәхәббәт – шул ук иман. Мәхәббәттә дә, иманда да хыянәт кичерелми…

– Каты әйттең син…

–Тагы да ныграк әйтимме?

– Йә?

– Ярату гына әле бәхетле булу дигән сүз түгел. Ярату өчен матур йөрәк булу да җитә, бәхетле булу өчен батыр йөрәк кирәк. Ә синең йөрәгең, матур булса да, куркак иде. Сиңа батыррак булырга кирәк.

– Беләм дә соң… Их, белсәң иде син!… Миңа шундый кыен хәзер… Минем хәзер нишләргә белми торган чак бит… Әткәй исән булса, иң беренче аңа барыр идем… Юк шул, ичмасам, ул да ташлап киткән…

Сәүбән, үрсәләнеп, йөзен учлары белән каплап, пөхтә итеп җыештырып куелган түшәк өстенә ауды.

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: Freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас