

Шул җыелыштагы чыгышыннан,
бигрәк тә кордашларының аны хуплавыннан,
ул күтәренке кәеф белән,
күкрәкләрен киереп, бер башка үсеп,
өенә кайтып китте. Күңеленнән тагы
бер тапкыр үзенең җыелыштагы
чыгышын күз алдыннан үткәреп
кабатлады. “Шайтан алгыры, шу-
нысын, шунысын әйтәсе булган
икән. Монысы бөтенләй онытылган
икән. Ярар, берәр туры килгәндә
үзләренә әйтермен әле, дип уйлап
та өлгермәде, кем әйтмешли, ахыр-
заманга каршы кемне уйласаң, шул
алдыңа килер, дигәндәй, артыннан
Наил колхоз машинасында чажлап
куып җитеп, тормозларын сызгыр-
тып, аның кырына килеп туктады.
Кабина ишегеннән башын тыгып
тирә-ягына карап алды. Урамда
шаһитлар юклыгына инангач, Мөдәй
картны аты-юлы белән әрләп таш-
лады:
– Син, карт алаша, нәрсә җитми
сиңа? Пенсияңне аша да өеңдә
ят! Авызыңны ачып, барлы-
юклы тешләреңне шыкылдатып
йөрисең. Тагы бер калхуз эшенә
тыгылганыңны ишетсәм, үзеңә
үпкәлә.
Мөдәй карт аңа нәрсәдер әйтергә
була, авызын бер ачты, бер япты.
Әмма Наил аңа сүз әйтергә дә ирек
бирми, дәвам итте:
– Печән китерергә техника сорап
килерсең әле! Солярка хакын
икеләтә түләтәм мин синнән! Был-
тыргы бурычларыңны да икеләтә
түләячәксең әле! – дип, торган саен
катырак җикеренде.
Бурыч дигәннән, Мөдәй картның
исенә әллә кайчангы хәлләр исенә
төшеп, клуб алдындагы күтәренке
кәефтән җилләр очты. Җитмәсә,
монавы малай аны ничек яшәргә
өйрәтмәкче була! Теге елны да рай-
оннан килгән уполнамуч шулайрак
җикеренгән иде. Тик ул чакта упол-
намученный төрмә белән, Себер
белән янап куркытты. Ярый, авыл
хатыннары, колхоз рәисе Акчу-
рин Гәрәй абзый аны яклап чыкты.
Алайса, беткән иде газиз башлар.
Шул хатирәләрдән Мөдәй карт На-
илне юньләп ишетмәде дә шикел-
ле. Күзләрен челт-челт йомып, аны
беренче тапкыр күргән кебек карап
тора башлады.
Наил, аның саен кызып:
– Җитмәсә, миңгерәү сарык кебек
карап торасың. Без, абзый кеше,
үзеңне генә түгел улың-киленеңне
дә кысарга можем. Эшсез ятача-
клар. Сиңа әйтәм, калхузга булган
илле литр солярка бурычын өч тап-
кыр, юк, дүрт тапкыр түләттерәм
мин синнән! – дигәненә Мөдәй карт
чак телгә килеп һәм тагы да әллә
нәрсәләр исенә төшереп, бутала-
бутала:
– Ни бит әле, улым... Бурыч
дигәннән, синең үзеңнең дә миңа
бирәчәгең бар. Синең дә бурычың
ел саен икеләтә арта бара. Шуны
исемә төшергәнең өчен үзеңә
рәхмәт. Тәүдә үзеңнең бурычыңны
миңа китереп түлә. Аннан миннән
таптырырсың. Миңа ышанмасаң,
әниеңнән – Кинҗәбикәдән кайтып
сора, – дип, Наилнең әнисен дә
исенә төшереп алды. Тегесе аны-
моны уйлап өлгергәнче, Наил өчен
иң гарьлекле сүзне әйтеп: – Сөт бо-
завы, маңкаң кипмәгән әле, – дип,
инде илледән узып барган Наилне
мыскыллап, үз юлы белән китеп
барды.
...Иртән Наил чәй эчеп утыра иде,
тәрәзә аша күзенә урамнан үтеп
барган Мөдәй абзый чалынды. Картны
күрү белән аның барлы-юклы
иртәнге кәефе бөтенләй түбән
тәгәрәде. Йөзе кара көйде. Авызына
китергән, аш тулы кашыгын өстәлгә
куйды да чәен чөмерергә тотынды.
Моны күреп утырган хатыны иренең
бу шөгылен үзенчә аңлап, алдын-
дагы ашны ипләп кенә тәмләп ка-
рады. Эчтән генә, юк, тозлы түгел,
дип шатланып куйды. Өстәлнең түр
ягында утырган Кинҗәбикә түти,
ягъни Наилнең әнисе дә, улының бу
кыланышын аңламыйча, әле улына,
әле килененә аптырап карап-карап
алды. Кинҗәбикә әбинең урамга уй-
нарга ашыккан, шәһәрдән кайткан
берсе алтынчы, берсе сигезенче
сыйныфта укыган оныклары гына
берни шәйләми иртәнге ашны аша-
дылар.
Ниһаять, Наил түзмәде:
– Карт ишәк! – дип куйды. Бераз
сүзсез торгач: – Мөдәй картны
әйтәм.
Картаеп беткән, ә үзенә
һаман акыл утырмаган. Кичә
җыелышта бөтен халык алдында,
районнан килгән түрәләр алдында
тәнкыйтьләргә тотынды. “Теге басу
сөрелмәгән, бу басуда печән череп
ята, – имеш. – Колхозда юньле ат
калмаган, кайда озатып беттегез?”
– дип чокчына. Күрсәтермен әле
мин аңа ничек безне тәнкыйтьләргә!
Акылга утыртам мин аны. Былтыр
бакчасын сөрергә исраф ителгән
ягулыкны барыбер икеләтә түләтәм!
– дип куйды.
Эчендәге ачуын тышка чыгаргач,
җиңелрәк булып китте. Кабат кашы-
гын тотып, тәлинкәдәге симез-симез
итләрне токмачлар арасыннан алып
авызына озата башлады. Килен
белән каенана тагын аптырашып
бер-берсенә карашып алдылар да
дәшми генә чәй эчүләрен дәвам
иттеләр. Күрәсең, Наил дә туя
башлады, ул инде хәзер бөтенләй
гадәти тавыш белән:
– Карале, әни, теге Мөдәй кар-
тны әйтәм. Нинди бурыч таптыра
ул? – дип кинәт кенә сорады. Һәм
өстәп: – Мин белә-белгәннән бирле
ул картка безнең бер тиен дә бирәсе
юк. Әйе, юк! – дип, үз-үзен җөпләп тә
куйды.
Авызына китергән чынаяк астын
кире өстәлгә куярга хәзер инде
Кинҗәбикә түтинең чираты җитте.
Һәм ул нәрсәдер уйлап тынып
калды. Бераздан, улы белән киле-
нен аптыратып:
– Улым, син үзең Мөдәй абзаңның
хәтерен калдыргансыңдыр, югыйсә
ул әллә кайчангы, онытылып беткән
бурычны сорамас иде. Нинди бурыч
бит әле-е... – дип, авыр сулап уфта-
нып куйды.
Наил, әнисенә карап:
– Һе, тапкансың кайгырыр нәр-
сә! Нигә, шулкадәр күп бурыч-
мыни? Илтәм дә битенә таш-
лыйм. Тапкансың уфтаныр нәрсә.
Аллаһыга шөкер, аңа түләрлек кенә
хәл бар әле. Авылда иң бай кешеләр
исәбендә йөрибез, әни. Аллаһы
Тәгалә сәламәтлектән һәм эшемнән
аермасын, дип куйды.
Әнисе, авыз эченнән нәрсәдер
исәпләп, бармакларын бөкләп утыр-
ды да:
– Әллә инде, улым. Зиһенем дә
җитми, хәзер бик зур акча инде
ул, – дип, аптырап башын селкеп
торды. Һәм улына ялварып карап,
бик тә үтенечле тавыш белән: –
Юк, улым, бурыч бик зур, иң ях-
шысы – барып, Мөдәй абзаңнан
түбәнчелек белән башыңны иеп
гафу үтен. Бүтәнчә үзеңнән олы,
атаң кебек кешеләр белән алай
дорфа сөйләшмә. Тәрбиясез! Ничә
тапкыр әйткәнем бар: түрә булсаң
да, тыйнак бул. Нинди генә авыр
сүзләр әйтеп мыскылласалар да,
түзәргә кирәк, улым. Бигрәк тә –
олы кешеләргә. Алар юкка әйтмәс.
Бер авылда яшибез бит. Бәлки, ул
сине бала чагыңда уттан, я судан
коткаргандыр. Барысын да син каян
беләсең? Я бүтән туган-тумачага
изгелек эшләгәндер, – дип, улын
шелтәләп алып китте.
– Мәктәпкә беренче класска бар-
ган чагыңны хәтерлисеңме? – дип
сорап куйды кинәт Кинҗәбикә кар-
чык.
– Моның нинди кысылышы бар бу
бурычка?
Шулчак әнисе кинәт кенә йөрәген
тотып, аклы-күкле булып бөгелеп
төште. Килене белән улы курка
калдылар. Әбине диванга илтеп
салдылар. Телефоннан авылның
икенче урамында яшәгән кызы-
на, Наилнең апасына, шылтырат-
тылар. Ул йөгереп килеп җитте.
Әбигә укол ясадылар. Бераздан
Кинҗәбикә карчыкның хәле яхшыра
бирде. Улын, иреннәрен чак селке-
теп, кырына чакырып китерде. Һәм,
әйтерсең дә Наилне бәләкәй чагын-
да мәктәпкә барырга уята, шундый
йомшак тавыш белән эндәште:
– Наил улым, мин өстемдә шулкадәр
бурыч була торып, мәңгелеккә
әтиең янына бара алмыйм. Бу фани
дөньядагы бурыч өстемдә торган
килеш мине ләхеткә куймагыз. Һич
ризалыгым юк. Бар, улым, хәзер
үк бар, Мөдәй абзаңнан гафу үтен.
Хәзер үк!
Әнисенә тын алу да сөйләшү дә
бик читен иде. Наил аны дулкынлан-
дырмас өчен:
– Ярар, әни, хәзер үк барам. Тик әйт
әле, нинди бурыч соң ул шулкадәр? –
дип сорамый булдыра алмады.
Әнисе, улының төпченеп торуына
канәгатьсезлек белдереп:
– Җаным бугазыма килеп терәлгән.
Шулай да әйтсәм әйтим инде. Мин
аның биш капчыгын урладым. Я, бар
тизрәк. Әзрәк черем итеп алам, –
дип, күзләрен йомды.
Наил әнисенең тигез генә сулыш
алып йоклап китүен күреп, бераз ты-
нычланды. Тиз генә киенеп урамга
чыкты. Урамдагы иртәнге саф һава
аның бутала биргән зиһенен бераз
ачып җибәрде. Нинди биш капчык ди
ул? Шул да булдымы бурыч! Бишне
түгел, илле капчык итеп бирәм мин
ул Мөдәй картка. Биш йөзгә тутырып
бирәм, биш мең капчык итеп ташла-
сам да кулымнан килә, дип эченнән
янып-көеп, Мөдәй картны әрләде.
Әйдә, йортына җәяр. Абзар баш-
ларын, өй башларын капчык белән
ябар, дип уйлады.
Энесенең һаман капка төбендә
аптырап, нишләргә белми басып
торганын күргән апасы, аның янына
чыгып:
– Нәрсә уйга баттың? Әни нәрсә
кушты сиңа, бар, йөгер. Исән чагын-
да әйткәнен үтә! – диде.
(Дәвамы бар.)