Чәчмә әсәр
20 Июня 2025, 18:26

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Оча торган кешеләр (8)

Шулвакыт мәгарә ишегеннән ап-ак шәүлә, дөресрәге зифа кыз гәүдәсе килеп чыкты. Ул кешеләр кебек атламый, аякларын шуыштырып барган кебек, йөзеп бара иде… Без өнсез калдык.

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Оча торган кешеләр (8)Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Оча торган кешеләр (8)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Оча торган кешеләр (8)

Сәүбән карап-күзәтеп барды: авыл шактый үзгәргән. Таш йортлар күбәйгән. Аерым хуҗалык йортлары матурайган, әмма авыл үзе бетәшкән – урамнары чүп-чар белән тулган, елга-инеш буйларына тирес өйгәннәр. Үзгәртеп кору "җилләредер" инде: фермадагы элекке төзек, агарып-балкып торган биналар бушап калган, аларның тәрәзәләре ватылып, ишекләре каерылып беткән. Аның каравы авылда ике мәчет манарасы калыккан. "Мәчетләр салып кую гына иманлылык билгесе булса, эшләр бер дә әйбәт түгел", – дип уйлап алды ул. Бөтен хуҗалык җимерелеп, элекке колхоз милке таралып-тузып ятканда, яисә инеш буйлары чүп-чар өеме белән күмелгәндә нинди иманлылык, рухи яңару, чистарыну хакында сүз алып барырга мөмкиндер…

– Ак бабайлар ни карыйдыр… – Бу сүзләрне янәшә барган балачагы Сәүбәннең авызыннан өзеп алып әйтте.

– Әйе шул, картлар ни карый икән?

– Беләсеңме, мәктәп тә сигезьеллыкка әйләнде бит бездә.

– Да?

– Балалар аз, бөтенләй башлангычка калмагае әле… Исеңдәме, без укыганда, ягъни сез укыганда, мәктәп гөрләп тора иде, ә?!

– Хәтерлим: беренче сыйныфта укыганда Әнисә апа, һәрберебезне бастырып, кем булырга теләвебезне сорап чыкты. Мин үрә бастым да:

– Космонавт булам! – дидем. Бөтен бала көлде. Әнисә апа да көлде. Шулай да: "Космонавт булыр өчен бик күп укырга кирәк, укысаң – булдырасың", – дип җөпләп куйды. Сыйныф укучылары арасында космонавт булырга теләүче мин генә булганмын икән. Икенче көнне, әнкәйне урамда очратып: "Сәүбәнегез мактанчыграк, үзен башкалардан өстен куерга тырыша",– дигән. Мин моңа бик рәнҗегән идем.

– Ул бит синең сәер төшләрең хакында белми иде.

– Синең дә хәтереңдәме алар?

– Төннәр буе күк, галәм, космос белән хыялланып чыга идең син. Әллә нинди яшел, зәңгәр, көмеш йолдызларга оча идең. Аларда безнең кебек үк кешеләр яши, тик күзләре яшькелт-зәңгәр, чәчләре – җирән… Менә синеке кебек…

– Синеке кебек тә…

– Карале, без дә шул йолдызлардан микән әллә? Хөсни бабай да шулай ди.

– Син бит рух, илаһи зат, моны гына белергә тиештер…

– Юк, мин – синең рухың. Мин үзем дә шул галәм рухлары ихтыярында яшим. Алар белән бер очракта гына аралаша алам мин.

– Кайчан?

– Синең белән минем арада тулы гармония урнашкач.

– Шуннан?

– Шул: без икебез тәмам тәңгәлләшеп, аңлашып беткәч, күңелләребез, җаннарыбыз, уй-хисләребез тәмам сафланып, омтылышларыбыз уртак максатка юнәлгәч кенә миңа галәм ишеге ачылачак…

– Син очып китәчәксеңме?

– Юк ла, минем өчен, юк минем өчен генә түгел, синең өчен дә күк капусы ачылачак, һәм без галәм серләре сакланган илаһи дөньяга атлап керәчәкбез… Андагы тереклек цивилизацияләрен ачачакбыз, кайчандыр ватаныбыз булган йолдызларны күрәчәкбез.

– Мин дә очармынмы?

– Юк, син оча алмыйсың. Мин синең күзләрең булырмын…

– Синең алайса Кала-тау серенә дә катнашың бар?

– Юк дидем бит инде. Мин – синең рухың, синең балачагың гына.

– Аңлашылды…

Бераз тын бардылар. Һәркемнең үз кайгысы иде. Беренче булып тагын малай сүз катты:

– Нигә Сәвия хакында сорамыйсың? Ул да мәктәптә укыта бит. Аның малае да шунда укый.

– Нәрсә сорашыйм инде. Дөресен генә әйткәндә, мин аңардан куркам.

– Куркырлык та шул.

– Йә, син дә өркетми тор!

– Чынында шулай. Мин рухи зат булып та куркам әле аңардан. Сиңа бик рәнҗегән диләр бит аны…

Сәвия хакында сүз ябышмады. Моны аңлап, икесе дә бу темадан шундук читкә тайпылдылар, юк-бар сөйләшеп кенә бара башладылар.

Шулай сөйләшә-сөйләшә исемсез инешне атлап чыктылар, үргә менеп, Кала-тауга таба киттеләр. Әмма шактый барасы бар иде әле, шуны истә тотып, ял итәргә булдылар, бердәм рәвештә, ах-ух килеп, келәм кебек чирәм өстенә тәгәрәделәр.

Сәүбән, карашларын күккә текәп, тын калды. Бүгенге күк ниндидер сихри күренешне хәтерләтә. Ниндидер шомлы-караңгы болытлар йөзә… Ә көн үзе аяз!.. Чынлап та, ниндидер мәгънәле күренеш бу: унсигез ел вакыт эчендә болытлар тәмам картайган, ә Кояш шул килеш калган! Гүя Сәүбәннең бар өмете болытларга сарылып киткән, ә якты хыяллары якты килеш торып калган…

Бу күкнең төбе бармы? Болытлар артында, кояш артында ни бар? Сәүбән кечкенә чагында бер кызык күнегү уйлап тапкан иде. Хәзер шуны исенә төшерде: чытырдатып күзләрен йомды, күңел түреннән җанын суырып алды, аннары күзләрен шар ачып, шул җанын тышка, күккә чыгарып җибәрде… Җан очты, очты… Бүген күргән төштәге кебек. Тик бу юлы ул күккә, галәмгә очты. Башта дөнья караңгылана барды, аннары кабат яктырды, бераздан тоташ балкыш-нурга күмелде. Сәүбән алдында олы йолдыз-планета барлыкка килде. Ул олы, мәһабәт күз алмаларына охшаган иде…

Шунда әллә каян гына җил-гарасат килеп чыкты да Сәүбәнне бөтереп очыртып алып китте. Ул каршы торырга тырышып карады, әмма бу "йолдыз җиле" аның иркен чикләп, ихтыярын үзенә буйсындырып куйган иде инде.

…Сәүбән үз битенә кемнеңдер кагылуын тоеп, айнып китте, күзләрен чылт-чылт йомып, кабат ачты. Ә-кә-мәт! Аның йөзе каршында шар кебек күзләре белән сөзәрдәй булып, кап-кара сыер басып тора иде!

Сәүбән, үзен-үзе белештермичә, сикереп торды. Менә хыялый түгел диген, ә? Сыер күзләрен планета дип белеп, саташып ята ласа!

Малай чагы да көлемсерәп утыра. Сәүбәннең аңа ачуы чыкты. Тапкан көләр кеше. Үзе рух булгач та, аңа рәхәт – йоклыйсы да юк, ашыйсы да юк, борчыласы да, куркасы да юк… Арымый да ичмасам…

Сәүбәнгә хәзер унбиш-уналты яшь түгел. Ул чакта бу араны "эһ" тә дими йөгереп үтә иде. Хәзер бит ир уртасы булып бара. Шулай да, тизрәк кузгалырга кирәк. Әле кайтасы да бар…

Бу юлы алар кызурак бардылар. Инешне күздән югалтмыйча бара торгач, Кала-тау астындагы чишмәгә бик тиз килеп чыктылар. Инеш дигәннәре шул чишмәдән агып чыккан су була инде.

Ерактан ук Кала-тауның мәһабәтлегенә, олпатлыгына сокланып килде Сәүбән. Очындагы "китек" тә шул килеш. Анда ук менеп булмас. Их, күрәсе килә дә соң андагы "аэродромны"! Авылда шактый юанасы булыр, бер махсус килеп китәр әле. Ә хәзер чишмәгә, бары тик чишмәгә генә!

Мәгарә авызы ерактан ук караеп, бераз шомландырып каршы алды. Элек бер дә болай түгел иде: әнә ничек куркыныч кыяфәттә икән тауның бу ягы. Чынлап та, олпат бер җанварга охшаган ул. Әлеге җанвар "җан бар"га әверелеп, үкереп-бакырып торып басар да бөтен тирә-юньне пыр туздырып ташлар кебек…

Сәүбән белә: озак күрми торганга гына шулай ул. Күз бер күнеккәч, бу шом бетәчәк, күңелгә якын бер тау булып кына калачак.

Рух чишмәсенең челтерәвек агышын Сәүбән ерактан ук ишетеп килде. Килә-килешкә аптырап килде: чишмә буе нык үзгәргән: тирә-ягындагы сазлык киңәйгән, чишмәдән агып төшүче инеш, киресенчә, тарайган, янындагы таллык сирәкләнгән, аның тирәсендәге чирәмлек пычранган. Агышы шул ук, ярсып-ярсып, тулгак тоткан кебек ага. Улагы да шул, әмма шактый тузган, кителеп, яньчелеп беткән. Бу агач улакны бик борынгыга юрыйлар иде, имеш, Пугач яулары вакытында ук шушы улак булган… Патша гаскәрләреннән качып, Салават Юлай егетләре өч көн шушы чишмә буенда яткан, дигән сүзләр дә йөри.

Сәүбән йөгереп килеп чишмә алдына тезләнде, улактан агып төшкән суга учларын куйды. Аннары шул учларындагы суны үзенең битенә, чәчләренә сирпеде. Ниндидер сихергә эләккән кебек, беравык телсез калып, таш сындай катып торды ул. Аның тәне буйлап ниндидер рәхәт дулкын йөгерде. Бу дулкын бер очтан Сәүбәннең җанын, бәгырен дә тылсымга төреп, сафлап, иркәләп узгандай булды… Ул шушы мизгел өчен генә булса да авылга кайтырга тиеш иде,– Сәүбән моны хәзер ап-ачык төшенде.

Юлда шактый сусаган иде, Сәүбән йотлыга-йотлыга су эчте. Бала Сәүбәнне дә чакырып караган иде, тегесе елмаеп кына куйды: юкка үртәмә, янәсе…

Сәүбән, чишмә читендәге камышлык буена чыгып, аяк киемнәрен салды, ялантәпи калып, малайларча сикергәләргә, кыланырга тотынды. Аның кәефе шәп иде Шул шәплек белән ул юкәлеккә китте. Сәүбән аларны бүген төшендә күргән иде инде. Ә-әнә теге ботакта ул Сәвиясенең фәрештәсе белән басып торды. Аның үзенең дә рухы гына килгән иде шул…

Сәүбән мәгарәгә бармады. Озак кына карап-күзәтеп торды да, чирәмгә утырып, кайтырга җыена башлады. "Килермен әле, Кала-тауга махсус көн багышлыйм, Ходай кушса…" – дип юатты ул үзен. Ә чынында ул мәгарә эченә керергә, хәтта аңа якын барырга да шикләнде. "Нәрсә булмас, бу тауның изге рухлары хәзер инде мине танымыйлардыр да… Үртәп йөрмим, үзем дә әлегә үртәлмим , – диде ул.

– Син хаклы, бүген кермә. Тау әле сиңа күнекмәгән, ияләшмәгән. Оныткан. Мин моны тоеп, белеп торам.

– Әйт әле, алайса, Кала-тауның рухлары, ияләре бармы?

– Бөтен нәрсәнең дә рухы, иясе була. Кала-тауның рухы – кара рух. Хәтерлисеңме, бу чишмәне дә элек "Кара рух чишмәсе" дип йөрткәннәр. Хәзер генә, балалар курыкмасын дип, рух Чишмәсе дип калдырдылар.

– Ул Кара Рух хакында Хөсни бабайның ниндидер риваяте дә бар иде.

– Бар иде. Имеш, җәй көннәрендә, эңгер вакытында, ул шәүлә шушы мәгарә авызыннан килеп чыга икән дә бөтен иңкүлекләрне, үзәнлекләрне айкап йөри икән. Юлында берәрсе очраса, сихерләп, үзе белән тау куышына ала икән…

– Бала вакытта, менә синең кебек чакта минем күргәнем булды ул рухны. Тик… мин күргәне ап-ак иде…

– Ә-ә, анысын әйтәсеңмени? Ак шәүлә булып, томан кебек йөри торганы да бар, имеш. Анысы – Кара рухның кызы була инде.

– Бервакыт Сәвия белән икәүләп үзебезнең юкә агачы төбендә гәп сатып утырабыз. Кинәт яңгыр ява башламасынмы?! Без, өскәрәк үрмәләп, куышсыман җиргә кереп утырдык. Шулвакыт мәгарә ишегеннән ап-ак шәүлә, дөресрәге зифа кыз гәүдәсе килеп чыкты. Ул кешеләр кебек атламый, аякларын шуыштырып барган кебек, йөзеп бара иде… Без өнсез калдык. Теге ак шәүлә чишмә буена килде дә, аның улагына төбәп, куллары белән берничә кискен ишарә ясады. Гаҗәп хәл: чишмә суы ярсып агуыннан туктады, тыйнак-салмак кына йөгерергә кереште. Аннары бу рух озак кына Сарманайга таба карап торды да, нидер исенә төшкән кебек, ашыгып-кабаланып мәгарә эченә кереп китте.

Сәүбән бу тау эчендә ниндидер сер яшерелгәнен бик яхшы белә. Ул сер аның үзе белән дә бәйләнгән, ахры. Бервакыт аскы басу очындагы наратны яшен бәрде. Бозау эзләргә чыккан Сәүбән нәкъ шул нарат төбендә басып тора иде. Яшен ташы Сәүбәнгә дә кагылып узды. Җитмәсә, өстенә авыр ботак төшеп, имгәтә язды. Ул аңын югалтып, җан очырып ята иде инде. Шулвакыт ниндидер ак шәүлә аны күтәреп алды да авыл читенә илтеп куйды. Сәүбәнне бик тиз күреп алып, өенә кертеп салдылар.

Икенче мәртәбә кышкы буранда адашты ул. Кая барырга белмичә, тәмам хәлдән тайды, тезләренә төшеп: "Бетүем шушы икән, хет берәрсе килеп чыгып, мәетемне генә тапсалар ярар иде",– дип уйлагандай итте. Аннары якты дөнья белән саубуллаша башлады.

Менә шунда ул бер ут күреп алды. Авыл өйләренә алынган тонык ут кебек, Сәүбәнне биш-алты чакрымлап артыннан ияртеп барды ул. Авыл урамына килеп керүгә, кар астына күмелеп калгандай, кинәт юкка чыкты…

Шул хәлләрне искә төшереп, Сәүбән тагын да ныграк шомланды. Ул чын-чынлап кайту ягына кузгалды. Чишмә буендагы камышлыкны тагын бер мәртәбә бармак очлары белән сыпырып узды. "Чишмә керфеге кебек икән болар",– дип уйланды Сәүбән һәм үзенең образлы табышына сөенеп елмайды.

Кайтыр юл һәрвакыт кыскарак була. Алар – ике Сәүбән – юлда тын гына, сөйләшмичә генә кайттылар. Авылга кергәч кенә малай сорап куйды:

– Баруын бардың, әмма җаныңа барыбер тынычлык тапмадың… Шулаймы?

– Шулай, син хаклы, – дип, моңсу гына җавап кайтарды Сәүбән.

– Борчылма, тынычланыр көннәрең алдадыр. Бер көндә генә күңелне утыртып, иманны яңартып булмыйдыр ул…

– Кайткач әткәй янына барам, бәлки, шунда юанырмын, тынычланырмын…

– Барма, йөрмә, әткәй хәзер безнең өчен тарих булып кына калды. Аның үз гаиләсе…

– Барыбер барам, күрәм, сөйләшәм! һәм сорыйм: ни өчен ташлаган ул безне? Ялгыз хатынны ике баласы белән ник урам чатында ташлап калдырган, ә?

– Ташлаган-ташлаган инде… Хәзер кайтарып алып булмый. Яңартма үткәндәге җәрәхәтләрне. Үзеңә үк авыр булачак.

– Син хаклыдыр, әмма мин бер мәртәбә әткәйне күреп калырга, аның күзенә туры карарга тиеш! "Нигә син безне ташладың?" – дип сорарга тиеш!

– Юк, сорый алмассың шул инде…

– Нигә?

– Безнең әткәй моннан ике ел элек дөнья куйды…

– Ә?..

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: Freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас