

6
Сәүбән уянмаган иде әле. Әмма ул әнкәсенең җырын ишетте. Күргән сәер төше генә аңа ныклап айнырга, зиһенен җыярга, күзен ачарга ирек бирми… Әнкәсе исә җырлый да җырлый…
Рәмзиянең беркайчан да сәхнәгә чыгып җырлаганы юк. Әмма Сәүбән аның җырчы икәнен белә. Ул икмәк пешергәндә җырларга ярата иде. Мичтән гәрәбәдәй янып пешкән икмәкләрне алганда, ишетелер-ишетелмәс кенә җырлый да җырлый… Юк, артык моңлы-сагышлы да түгел ул җыр, ничектер, күңелләрне җилкендерерлек, җанны дәртләндерерлек, йөрәкне ярсытырлык өмет җыр иде… Рәмзия тагын сөт аертканда җырлый. Бераз оеп китеп, карашларын еракларга – өмет-хыялларына төбәп, сепарат сабын салмак кына әйләндерә дә әйләндерә… Ап-ак тамчылар, чиләктән чәчрәп китеп, ялгыш аның каракучкыл (кояш астында күп эшләгәннән ул) йөзенә, тамырлары калкып чыккан кулларына килеп куналар. Кайчакта Сәүбән: "Аның чәчләре дә шул сөт аклыгыннан түгел микән?" – дип уйлап куя иде… Ул вакытларга күпме вакыт узган! Ә әнкәсе һаман җырлавын ташламаган… Җырласын иде, бервакытта да җырын, көен өзмәсен иде! Җыр ул – җан тавышы, җан авазы бит…
Сәүбән ярымуяулы килеш ята бирде. Ул инде әнкәсенең карашын тоя, җан тибрәнешен тоя, хәтта сулышын-тынын тоя… Әнә – әнкәсе аның өстенә иелә, колагына изге-хикмәтле сүзләр пышылдый: "Мәтә… Тикә… Умма… Йәрсә… Иллә… Әнни… Һүнни…
Сәүбән дертләп китте. Нинди таныш сүзләр! Юк, гадәти сүзләр түгел алар, дога сүзләре! Ниндидер могҗиза, тылсым белән бәйле дога сүзләре. Сәүбән бу доганың каян килүен дә, нәрсә аңлатуын да белми. Аны беркем белми. Коръән догасы түгел ул. Әмма Сарманайда бу доганы һәр туган бала колагына пышылдыйлар, шулай кырык көн буе пышылдап, әйтеп-яңгыратып торалар. Шулай эшләгәндә ул баланың аң-зиһененә, җан-күңеленә мәңгелеккә кереп кала, аны шушы серле доганың иясе итә, имеш… Сәүбән үзенең малае тугач та, кырык көн буе шушы доганы кычкырып торды, Сәвиянең: "Нинди сихер кертеп булышасың?" – дигәненә карамады, ата-баба йоласын җиренә җиткереп үтәде.
Сәүбән күзләрен ачканда Рәмзия баягы "Җидегән чишмә" көен көйләп йөри иде. Ул инде өстәл япкан, өй эчен дә ялт иттереп җыештырып, балкытып куйган. Җәй уртасы булса да, мичкә яккан. Үзе генә белгән тәмле ашларын пешерәдер, мөгаен…
Сәүбәннең тиз генә торып китәсе килмәде. Аның күз алдыннан сәер төше, анда үзенең канатланып очып йөрүе, Сәвиянең илаһи рухы белән очрашуы озак китмәде әле. Ул элек тә "канатлы төшләр"не еш күрә иде. Тормышта да ул артык хыялый, җирдән күтәрелебрәк, очыбрак яшәде шикелле… Чынлап та, ул күпмедер күк кешесе, ахры, күренми торган канатлары бар, ахры, аның. Артык хыялый ул… Элегрәк бигрәк тә очынып, хыялыйланып яши иде. Хәзер бераз басылды басылуын. Әмма хыялыйлыгы барыбер бетмәде. Хыяллары да җирнеке түгел, хәтта күкнеке дә түгел… Бөтенләй өченче дөньядан бугай ул. Сәүбән моны тоймый, төгәл белә! Җан-күңел түрендә ниндидер билгесез "күк сагышы", юк, күк кенә түгел, "галәм сагышы" саклап яши ул. Бу сагыш, бу моң һич бетми, киресенчә, елдан-ел көчәя генә…
Сәүбән бик еш уйлый: башка юлдан кереп китсә, ул бөтенләй әллә кем – йә бер моңлы җырчы, композитор, яки язучы, шагыйрь булыр иде. Мәшһүр җырчы, мәшһүр шагыйрь булыр иде! Шулай булса, аңа яшәү җиңелрәк тоелыр иде. Гомере буе күңел кылларында чыңлаган гүзәл, әмма үтә дә сагышлы-гамьле дөньялыкка чыгарып җибәрер иде дә, бушанып, җиңеләеп калыр иде… Үз тормышын математика, техника белән бәйләгән Сәүбән бу гамьне тышка чыгара алмый изалана; аны тормыш авырлыгы, яшәеш мәшәкатьләре белән бастырып куйган да, онытырга тырышып, хәтта белмәмешкә салышып яши… Әмма ул бер нәрсәне төгәл белә: кайчандыр бу сагышлы гамь аның күңеленнән, җан түреннән бәреп чыгачак, бөтен дөньяны, тирә-юньне шыплап тутырачак һәм, үз дулкынына ияртеп, Сәүбәнне бөтенләй башка тарафка алып китәчәк…
"Торырга кирәк, югыйсә, болай ятып, шашарга була",– дип уйлап алды Сәүбән. Кулларын юрган астыннан чыгарып, як-якка җәеп салды. Нәкъ канатлар кебек булды. "Их, менә хәзер калкынып, очып китәсе иде, әнкәйне кочып аласы иде!.. Канатлар кирәк шул, чын канатлар кирәк…"
Шунда, әллә каян гына, балачакта әнкәсе өйрәткән бер шигырь исенә төште. Рәмзия аны Сәүбәнгә кайсыдыр бәйрәмдә сөйләр өчен ятлаткан иде.
Әллә нинди җитди уйлар
Борчый безне Саматны.
– Әни, әни, кара әле,
Бөтен нәрсә канатлы!
Һәрбер күбәләктә бар ул,
Һәрбер кошта бар канат.
Сандугачта, карлыгачта,
Акчарлакта, сыерчыкта…
Өлгереп булмый санап.
Самолетта да канат бар,
Кораб канаты – җилкән.
Яңгыр канаты – болытлар,
Галәм канаты җилдән…
Кояшның канаты – нурлар,
Агачта яфрак – канат.
Кинәт… уйланып ала да
Йөгереп килә Самат:
– Әни, әни, әйт әле, – ди,
Кеше канаты нинди?
Әнисе, малаен кочып:
– Минем канатым – син! – ди.
Сәүбән, шигырьнең соңгы юлларын такмаклый-такмаклый, сикереп торып, мич артында булышучы әнкәсе янына килде.
– Әнкәем минем! Шундый татлы итеп йоклаганмын!.. Бик күптәннән болай ял иткәнем юк иде… Рәхмәт сиңа!..
Рәмзия улының аркасыннан сөеп куйды:
– И-и балакаччаем, үз нигезеңдә бит син. Нигез рухлары сине таныган, үз иткән, кабул иткән – шуңа да әйбәт йоклагансың… Әйдә, юынып ал да чәй өстәленә җитеш. Аннары урамга чыгып керерсең, йөреп кайтырсың…
– Ярый, әнкәй, мин хәзер… – Сәүбән йөгереп диярлек тышка чыгып китте. Ишегалдына килеп чыгуга, каршы як койма буенда яткан бүрәнә өстендә утыручы "бала Сәүбән"гә барып төртелде. Сәүбән аны онытыбрак җибәргән иде, шуңа да сискәнеп, дертләп китте, ә малай кымшанмады да.
– Ну йоклап та карыйсың син… Кояш төшлеккә җитеп килә бит инде. Оятың бармы синең, юкмы? Әнкәй дә борчылып бетте. Бер-бер хәл булмагае дип курыкты…
– Үзе бер сүз дә әйтмәде болай…
– Әнкәй безнең шундый, күңелендәген һич кешегә сиздермәс…
– Үзең ничек соң?
– Ярый ла… Миңа ни булсын… Сиңа әйбәт булса, миңа да әйбәт, сиңа начар икән – миңа начар…
– Бүген кая барабыз, нишлибез?
– Бар, башта капкалап чык, миндә берничә уй бар, карарбыз… Сәүбән кое янындагы чиләктә җылына башлаган суда пош-пош килеп юынды да кулларына, битләренә кунган су тамчыларын тирә-якка чәчә-чәчә, йөгереп кереп китте.
Бала Сәүбән аның артыннан йөзен чытып карап калды.
Сәүбән өстәл артында уйланып утырды: "Балачагы аны иң элек кая алып барыр? Өч җиргә төгәл барасылары бар – әткәсе янына, Сәвия янына, Кала-тауга… Кайсын сайлар? Кайсы мөһимрәк?"
Иң кыены – Сәвия янына бару. Бик күрәсе килә! Аның малае бар икәнен белә Сәүбән. Ире бардырмы – төгәл генә белми. Әнкәсе бервакыт шул хакта сүз каткач, Сәүбән аны шып туктатты:
– Җитте, әнкәй, минем өчен Сәвия юк инде, – дип кырт кисте.
Шуннан башлап Рәмзия дә дәшми. "Ярасына кагылмыйм", – дидер инде…
Ә күрергә кирәк! Сәвия белән күрешергә, сөйләшергә, аңлашырга кайтты ласа ул. Сәүбән тирәнгәрәк кереп уйларга курка, ә менә Сәвия белән очрашу хакындагы карары нык.
Иң бөек кануннар – йөрәк кануннары. Әмма алар һәрчак дөрес булып чыкмый. Сәүбән дә йөрәк кушуы буенча чыгып китте Сарманайдан. Ләкин ул чакта йөрәге хаклы булгандыр дип кем әйтә ала?
Ул өйдән килеп чыкканда, Бала Сәүбән һаман шул урынында утыра иде. Элеккечә җитди, кырыс. Хәтта бераз көлке дә… Сәүбән, авызын учлары белән каплап, көлгәндәй итте. Малай күзеннән бу гамәл дә читтә калмады:
– Нәрсә көләсең? Үзеңнән көләсең бит, абзый кеше…
– Артык җитди инде син. Бераз балаларча кылан әле, мин бит балачакта терекемеш кебек идем…
– Аның каравы, хәзер әнә сагыз кебек сузыласың. Авылга кайткач кына бераз җан керде…
– Анысы дөрес. Син булганга ул. Синең янда миңа тынычрак, рәхәтрәк. Син минем балачагым гына түгел, иманым да, күңел тынычлыгым да, өметем дә, киләчәгем дә…
– Йә, ярый, күп төчеләнмә. Әйдә, чәчләреңне тара да киттек.
– Кая киттек? – Сәүбән җитдиләнде. Ныклап уйламаган килеш, Сәвия янына гына алып китмәсен иде…
– Кая булсын, Ак бабай янына. Аның сүзе – авыл сүзе, аның фатыйхасы – авыл фатыйхасы, кайтуыңа икенче көн, ә син һаман әле туган җирең белән аңышмыйча йөрисең.
Сәүбән өчен бу тәкъдим һич яңалык түгел. Ак бабай хакында ул үзе дә уйлап куйган иде. Акыллы малай булды бу, Сәүбәннең борынына чиертте.
– Әйдә киттек…
– Әйбәт кенә бар, качкын-угры кебек ашыкма. Син үз авылыңда йөрисең. Адымын кызулаткан Сәүбән тигез, салмак эзгә төште. Чынлап та, кая йөгерә ул? Кемнән кача? Кемне куа?
Ак бабай аларны, әй, аны инде – Сәүбәнне, ачык йөз белән, көлеп-елмаеп каршы алды. Кәҗә сакалын сыпыра-сыпыра килеп, ипләп, җайлап күреште.
– Исәнме-саумы, олан? Сәүбән буласың бит? Әйдә, менә шунда утыр, бер дога кылып алыйк…
Утырып дога кылдылар. Ак бабай дин эшләренә дә оста икән – бер тоткарлыксыз, матур итеп укып куйды.
– Ишеттем-ишеттем… Кайтканыңны кичә үк ишеттем. Килүеңне дә көтебрәк тордым…
– Әйе, кайткан идем шул. Читтә шактый яшәлгән. Озаграк кайтмаган саен кайту кыенлаша икән… Менә тәвәккәлләп кайттым… Соңга калганчы, кайтып калыйм, куып җибәрмәсләр әле, дидем…
– Ничек соң анда – калада диюем – хәлләр?
– Ничек дип… Һәркем үз ягына тарткалый… Ә юрган кыска… Шул.
– Гаиләң бармы?
– Бар. Хатыным бар. Малаем үсә.
– Эшеңнән ризамы?
– Шул эшкә дип укыгач, риза инде. Без самолет агрегатлары чыгарабыз.
– Эшең күк белән бәйләнгән икән… Ә җаның, күңелең ни-нәрсә белән бәйләнгән соң?
– Күңелдә барысы да бар, Ак бабай…
– Ул күк белән бәйләнгәнме, җир беләнме? Очамы? Әллә җирдә йөгерәме? Сөйрәп кенә йөриме?
– Күңелме? – Ак бабайның сәер сөйләшүеннән Сәүбән бераз аптырабрак калган иде.
– Әйе, күңелең, җаның, барлык хасиятләрең…
– Без барыбыз да җир кешеләре инде, Ак бабай…
– Җирдә син бәхетлеме?
– Эшемнән канәгать, гаиләм… әйбәт кенә… – Сәүбән, "гаиләм" дигәч, бераз төртелеп торды.
– Алайса тормышың бөтен, күңелең тыныч инде синең?
– Тормышым бөтен, ә менә күңелем тыныч түгел, Ак бабай, яшермим.
– Тормыш урамы яман җилләргә һәрвакыт ачык, күңел белән дә шулай, олан. Ә син тормышыңның беренче юл чатында ук беренче каршы җилгә бирешкәнсең. Шуңа күрә дә гомерең буе күңелеңә тынычлык таба алмый йөргәнсең… Гомерең буе шуның ачысын ашап яшәгәнсең…
– Бик кыен булды шул ул вакытта… Үпкәне, рәнҗүне баса алмадым. Нигъмәт карт торып йөреп китте. Аннары, кискен борылып, кулындагы чыбыгы белән күккә таба төртте:
– Әллә кошларга очу җиңелме? Йә, җиңелме? Әмма алар аңа карап кына җиргә төшмиләр бит! Ә син, олан, җирдә яшәп тә төшкәнсең… Бу якты дөньяда яшәү – шушы дөньяны ярату ул. Шуңа күрә – зарланма. Яшисең икән, димәк ки, бу дөньяда яшәү сиңа ошый. Барысы да җайга төшәр. Зарланма, олан…
Ак бабай Сәүбәнгә каты бәрелә иде. Әмма Сәүбән аңа бер тамчы да үпкәләмәде. Хак дөресен сөйли лә ул. Тик бер әйбер генә аны борчып тора. Ул бит боларның барысын да аңлады инде, ник шулкадәр орыша соң аны Ак бабай?
Сәүбән, ярдәм сорап, өйалды басмасына кунаклаган балачагына карады. Тегесе иңбашын селкетеп куйды да "мин дә берни аңламыйм" дигән йөз чыгарды.
– Мин барысын да аңладым, Ак бабай. Үз дуамаллыгым белән күп кешеләргә борчу, аһ-зар, күңел тынычсызлыгы китергәнмен… Кайберләрен бәхетсез дә иткәнмен… Инде миңа нишләргә, йә, әйт? Кайту авыр булыр дигән идем. Кайту әллә ни авыр түгел, иң авыры кайткач икән аның… Миңа нык авыр, Ак бабай. Шактый тәртә җимергәнмен бит мин…
– Кайгы-сагыш татымаган кеше яшәү ләззәтенең чын тәмен белә алмый, олан…
Сәүбән "телен тешләде". Чөнки Ак бабай дөресен сөйли иде.
– Озакка кайттыңмы соң?
– Күңелем утырганчы торам әле.
– Ә шәһәрдәге газизләрең?
– Алар мине ничек тә аңлар. Әллә аларга җиңелме? Чынлап та, алар янына тыныч күңел, саф, якты җан белән кайтасым килә.
– Мин сине аңлыйм, олан. Син дөрес уйлыйсың. Башкаларны бәхетле итү өчен үзеңнең дә бәхетле булуың кирәк шул. Тагын шуны онытма, олан: мәхәббәт белән нәфрәт бер үк нәрсә, тик… берсе аның – мәхәббәт, икенчесе – нәфрәт кенә. Әмма алар бер үк нәрсә!
– Кеше үзенең гомерен мәңге яшәргә килгән кебек яшәргә тиеш. Үткәнеңне, балачагыңны, яшьлегеңне онытма, алардан аерылма. Үткәнең сине саклап калачак. Унсигез ел иленә кайтмаган кеше – иң соңгы кеше, иң беткән кеше ул. Ә син әле беткәнгә охшамагансың. Ниндидер могҗиза булганын тоям, бик әйбәт фәрештәгә юлыккансың син, шуны күрәм…
– Әйе, Ак бабай, мин балачагым белән очраштым.
– Шулаймы? – Нигъмәт карт Сәүбәнгә мәгънәле итеп, әмма бераз шикләнебрәк карап куйды. – Нинди ул балачагың?
– Беләсеңме, Ак бабай, ул үзе иң гадәти балалар кебек, әмма аңарда йөз яшьлек картлар акылы бар.– Сәүбән үзе сөйли, үзе өйалды баскычында утырган балачагын күзәтә. Тегесе исә, киеренке бер халәттә, җитди кыяфәткә кереп, тын алырга да куркып утыра.– Баштарак мин аңардан курыктым. Ышанмадым. Ул минем өчен барысын да эшләде – үз хасиятләренә төшенергә, кешелек асылыма кайтырга булышты. Иң мөһиме – ничә еллар буе каткан күңелемне эретте, җанымны иркәләде… Аннары… Аннары ул миңа элекке саф, самими, изге мәхәббәт хисләрен кайтарды, мине бәхеткә ымсындырды, киләчәккә өметләндерде, яшәүгә үсендерде… – Сәүбән баштарак тыныч, салмак кына тавыш белән сөйләсә дә, тора-бара эчке дулкынлануын яшереп тора алмый башлады. Бераздан дулкынлану тетрәнүгә, тетрәнү ярсынуга күчте. Озак көттермәде – Сәүбәннең элекке җан борчылуларыннан айнып, котылып кына килә торган күзләреннән беренче яшь бөртеге атылып килеп чыкты…
– Мин барысын да аңладым, олан. Баштарак каты бәрелүем өчен ачуланма. Ачулансаң да үпкәм юк. Мин аларны чын күңелемнән әйттем. Син бу тормышта ниндидер илаһи вазыйфа башкарасың, олан. Мин бу вазыйфа хакында ни дә булса әйтә алмыйм, әмма аның олы эш, изге эш икәнен беләм. Ул изге бурыч сиңа төшкән икән – безнең өчен дә әйтеп бетергесез зур горурлык. Тагын шуны әйтәм: бу минутта син үзеңнең җан-парәң, күңел офыкларың, яшәү мәгънәң белән миңа караганда өстәрәк торасың. Чөнки син илаһи рухлар белән аралашасың, якты дөнья чиген үтеп, илаһи кырда яшисең…
Ак бабайдан кайтканда Сәүбән балачагы белән сөйләшмәде. Тегесе дә ләм-мим. Чынлап та, Ак бабай аларның икесен дә төбе-чиге булмаган уй чоңгылына атты, ахры. Сәүбәннең үзен бер генә сорау борчый: "Белде бит, балачагының рухи заты белән аралашканны белде. Каян белде соң ул?" Үзе үк җавап та бирергә тырышты: "Ник белмәскә, шуңа да Ак бабай бит инде ул. Ә ак бабайлар мондый әйберләрне белергә тиеш, күрәсең…"
Сәүбән өйләренә тиеп тормады, кайткан уңайга, ындыр артлап, инеш буйлап Кала-тауга таба китте. Күңеле тансыклаган тынычлыкны ул шунда гына таба алыр кебек иде.
Малай Сәүбән дә мыштым гына аңа иярде. Аның күңеленә дә ниндидер борчу-гамь кергән, ахры.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.com