Чәчмә әсәр
18 июнь 2025, 04:55

Венера МӘҖИТОВА. Очрашу. Хикәя (2)

Рəфиснең мине озата баруы турындагы хəбəр икенче көнне үк авылны урап чыкты. Берəүлəр безгə сокланып карады, икенчелəр, “ай-һай, озын гомерле булырмы икəн бу мəхəббəт?” дип сагайды. Бөтен бəла – минем хəлле, аның – урта хəлледəн дə түбəн гаилəдəн булуыннан иде булса кирəк.

Венера МӘҖИТОВА. Очрашу. Хикәя (2)Венера МӘҖИТОВА. Очрашу. Хикәя (2)
Венера МӘҖИТОВА. Очрашу. Хикәя (2)

(Ахыры)

Лəкин безнең сиреньнəр белəн бергə
чəчəк аткан мəхəббəтебез гайбəт
сүзлəрдəн, икеле-микеле уйлардан
өстен иде. Кич җитүен икебез дə чак
көтеп алабыз. Көн дə бер үк җирдə,
сирень куагы үсеп утырган капка
төбендə очрашабыз. Икебез арасын-
дагы серлəрне дə тик сиреньнəр генə
белə. Сөю тулы карашларга нилəр
язылганлыгын да тик алар гына күрə
иде.
Танышуыбызга бер атна булган көн
иде. Рəфис ул кичне мине бер кочак
сирень чəчəклəре белəн каршы алды.
Минем нəкъ шул чəчəклəрне генə үлеп
яратуымны каян белгəн диген!
– Шундый матур чəчəклəрне өзəргə
ничек кулың барды? – дидем, шау
чəчəктə утырган сирень куагына
ымлап.
– Мин бит үзебезнең бакчада үскəн
куакныкын өзеп алып килдем, – диде
Рəфис, аклангандай.
– Сездə дə сиреньнəр үсəмени? –
дип сораган булдым исем өчен генə.
Үзем мондый бүлəккə чиксез шат
идем.
– Əйе, – дип, баш какты да Рəфис,
чəчəклəрен миңа сузды.
Мин сиреньле гөллəмəгə борыным-
ны куеп, күкрəк тутырып сулыш алдым.
Сиреньнең ачкылтым-дымлы хуш исе
мəхəббəт хисемə кушылып, бөтен
тəнем буйлап таралды. Мин бəхетле,
чиксез бəхетле идем бу минутта.
И мəхəббəт, илаһи мəхəббəт...
Күзлене күзсез, теллене телсез иткəн
мəхəббəт! Кемнəрне генə үз алдыңда
тезлəндермисең дə, кемнəрне генə
сарыларга сабыштырып
өзгəлəндермисең син. Син булмасаң,
дөньяда яшəүнең яме дə, тəме дə бул-
мас иде. Йөрəгендə актан-ак, сафтан-
саф сөю җыры агылганда гына
бəхетледер ул кеше. Дөньяда сине
уйлап, сине яратып яшəүче кемнеңдер
барлыгын тою гына да үзе зур бəхет
бит. Тəүге сөйгəн ярлары белəн кавыш-
каннардан да бəхетлерəк кемнəр бар
икəн бу дөньяда!
Татлы уйларымны Рəфисемнең
“əллə елыйсың инде?” дигəн соравы
бүлде.
– Юк, еламыйм, күңелдəн генə
шигырь язам, – дидем ярым пышыл-
дап.
– Миңа да ишеттерерсеңдер ич, –
дип, Рəфис мине җылы кочагына
алды.
– Сирень-сирень, сирень гөлем,
Бердəнберем минем.
Бердəнберем генə түгел,
Йөрəк серем минем.
Матурмы? – дидем, сөйгəнемнең
исе китеп мине тыңлавыннан канəгать
булып.
– Матур...– диде ул сузып кына, үзе
мине тагын да ныграк итеп кайнар
күкрəгенə кысты. Аннары: – Миңа
багышлангандыр бит инде, – дип,
колагыма пышылдады.
– Сиңа инде, сиңа, бердəнберемə.
Тагын кемгə булсын инде, – дидем
мин, аның киң күкрəгенə башымны
салып. – Рəфис, минем сиңа бер
үтенечем бар...
– Əйт, əйдə, барсын да үтəргə риза.
– Ризамы? – дип кабатлап сорадым
аннан.– Син минем шартның ниндиле-
ген белмисең ич əле!
– Риза, дидем ич инде. Синең,
җанкисəкнең, сүзен аяк астына салып
ташлап буламыни инде...
– Нинди генə хəлдə калсак та, тапла-
мыйк без саф мəхəббəтебезне, яме!
Рəфис мондый үтенечне көтмəгəн
иде булса кирəк, бераз уйланып торды
да:
– Ə син миңа кайчан кияүгə чыгасың
соң? – дип сорап куйды.
Мин кызларга гына хас тəкəбберлек
белəн:
– Вакыты җиткəч, – дип өздереп
җавап бирдем.
Иреннəр иренгə үрелде. Мəхəббəт-
нең лəззəтле дə, сафтан-саф та
мизгеллəре иде бу.
* * *
Очрашып йөрүебезнең дүртенче язы
иде. Мин ул вакытта, һөнəр алып,
туган авылда эш башлаган идем инде.
Беркөнне эшкə барышлый карашым
мəхəббəтебез билгесе булган сирень
куагына төште. Куакның башка агач-
лар төсле яфрак ярырга җыенмавы
мине сагайтып җибəрде. Якынрак бар-
дым. Ел саен шау чəчəктə утыручы
сирень куагы төбеннəн корыган иде.
Сирень куагына сыенып үткəргəн
мəхəббəтле кичлəребез күз алдыма
килеп басты да, күңелемə чиксез яман-
су булып китте.
Ул көнне иртəдəн үк кəеф булмады.
Рəфиснең кичен килəсе генə күңелгə
бераз җылылык биреп тора иде.
Һəрвакыттагыча төзəнеп-бизəнеп кич
чыгарга җыенган мəлдə яныма тып
итеп ачулы йөзле əнием килеп басуга
сискəнеп киттем.
– Моннан соң Рəфис янына ике
аягыңның берсен дə атламыйсың, –
диде ул, тавышына зəһəрлек билгелəре
чыгарып.
– Ничек инде?
– Шулай менə. Сиңа тиң түгел ул.
Сөйгəнен үз катламыннан эзлəсен, –
диде əнием, сорауга урын калдырмас-
лык итеп.
Миңа, үз гомерендə бер тапкыр да
əти-əни сүзеннəн чыкмаган кешегə,
ятып йоклаудан башка чара калмады.
Шул көннəн башлап, очрашулардан
кача башладым. Рəфис үзе дə кыюсыз
булды. Əти-əниемнəн шөрлəп булса
кирəк, йортка аяк та басмады, башкача
капка төбенə дə килмəде. Урамда
күренсə, мин ялт кына кереп китəр
булдым.
Минем сəбəбен əйтми-нитми генə
араны өзүемне авыр кичерде Рəфис:
эчүгə сабышты. Яман хəбəр авылга
тиз тарала. Əни исə миңа “дөрес юл”
күрсəтүенə сөенеп бетə алмады. “Əнə,
күрдеңме кем хаклы булганлыгын?”
дип, болай да яралы йөрəккə көн дə
тоз сипте.
Их, шул вакытта хəзерге акылым
булсамы! Мəхəббəтем өчен көрəшкəн
булыр идем! Бүгенгедəй “их, тəүге
сөйгəн ярга күз кырые белəн генə
булса да карыйсы иде” дип җан атмас
идем...
Юк, əни фаразлаганча ук төшеп кал-
ган кеше булып чыкмады Рəфис.
Өйлəнде, фатир алды, улы туды.
Башкаланың үзендə бер дигəн итеп
яшəп ята. Кайсыдыр бер бəхетлесе
аның куенында иркəлəнə, аның улын
үстерə. Ул бəхетле бичə сөеп-сөелеп
яшидер, мөгаен. Бигрəклəр дə йомшак
күңелле, ягымлы кеше иде шул Рəфис.
Их, бер генə минутка булса да аның
хатыны урынында буласы, шул яратып-
сөеп туя алмас тəүге сөйгəн яр коча-
гында бер төн генə булса да үткəрəсе
иде. Шул мизгел килсə, тормышта бер
генə үкенечем дə булмас иде!
Рəфиснең генə күз яшьлəре төшкəндер
инде миңа, күрəсең. Шулай булмаса,
ун ел буена тəк тə бер авырга калыр
идем...


* * *
Үкенечле беренче мəхəббəтемне
искə төшерүдəн күземə яшь, тамагыма
ачы төер килеп тыгылды. Машинаның
тизлеген киметə төштем. Уйланып
килеп ярты юлның үтелгəне дə
сизелмəгəн. Башта бензин салырга,
аннан автозаправка янында урнашкан
кафега кереп капкалап чыгарга бул-
дым. Шулчак каршыма су буе озынлы-
гындагы “Фредлайнер” килеп туктады.
“Таптый инде, күзле бүкəн”, дип сукран-
дым, озын юлга йөрүче шоферның
илəмсез машинасын минем
купшыкаемның борын төбенə үк ките-
реп туктатуына ачуым килеп.
Машинадан “Русия” дигəн язулы
кызыл майка, зəңгəр җирлеккə кара
шакмаклар төшкəн шорты кигəн озын
буйлы ир сикереп төште дə, заправка-
га таба атлады.Тукта, атлап йөреше
дə, йөз чалымнары да таныш кебек.
Кем соң əле бу? Шулчак зиһенемне “ул
бит!” дигəн уй ярып үтте. Мин, ачкан
авызымны яба алмыйча, аңа карап
каттым.
Кассага таба атлаучы адəм чыннан
да Ул иде. Йə, Хода үзгəрмəсə дə,
үзгəрмəс икəн кеше! Дулкынланып
торган куе кара чəчлəре дə, елмайган-
да кызларныкы кебек чокыраеп китүче
бит очлары да, килешле генə борыны
да, ягымлы карашы да шул ук. Əллə
шушы минутта сикереп төшəргə дə,
“Рəфис!” дип, кочагына ташланыргамы
икəн? “Кит, хыялый, ир хатыны
булуыңны оныттыңмыни? Бар, кузгал
да кит! Яраларыңны кабаттан яңартып
торма. Шулай итсəң, үзең өчен дə,
гаилəң өчен дə, тəүге мəхəббəтең өчен
дə яхшырак булачак. Калсын ул тəүге
сөюең күңелеңдə актан-ак һəм сафтан-
саф килеш. Бер кискəн икмəк кире
ябышмый. Бар, юлыңда бул, ялгыша
күрмə”, дип йодрык төйнəде акылым
шулчак икенче яктан. Мəхəббəт һəм
акыл алышында тəүгесе җиңде. “Ни
булса да була”, дидем дə,
тəкəбберлегем, горурлыгым турында
онытып, аңа “Рəфис!” дип дəштем. Ул
борылып карады. Карашлар очрашты.
Йə Хода, шулкадəр дə җанга якын һəм
тансык булыр икəн бу караш.
Рəфисемне йөгереп барып кочакларга
телəдем. Тик аякларым, кадакланган-
дай, бер урында катып калдылар.
Сулуым кипте, тез буыннарым буйлап
җиңелчə генə калтырану йөгереп үтте.
Тукта, иртəнге халəт ич бу. Төш күреп
уянганнан соң кичергəн халəт.
– Гүзəл, син?! – дип сорады ир, мине
юлда очратуына гаҗəплəнеп. Аннары
машинамның эченə күз ташлады да: –
Үзең генəмени? – дип кызыксынды.
– Əйе, – дип баш каккач, мине коча-
гына алды. Нəкъ ун ел элек кебек итеп,
чəчлəремнəн үбеп, “мəхəббəтем
минем” дип пышылдады. “Ул да оныт-
маган бит!” дип, чытырдатып
күзлəремне йомдым. Шатлыктан күз
яшьлəрем бəреп чыкты.
– Сине очратуга өметемне өзгəн
идем бит инде, – дип, җылы тынын
муеныма өрде ир, киң күкрəгенə тагын
да ныграк кыса биребрəк.
Шулчак миңа мəлҗерəп төшүем өчен
оят булып китте. Ялт кына тирə-ягыма
каранып алдым. Ни күрим, озын юлга
йөрүче шоферлар күзлəрен шакма-
кландырып безгə карап катканнар.
– Рəфис, безне күзəтəлəр, – дидем
мин, аның кочагыннан ялт кына ычкы-
нып.
– Күзəтсəлəр ни, кем таный безне
монда, – диде ул, берни булмагандай.
– Тəүге сөйгəн ярларын ун елдан соң
очратсалар, алар нишлəрлəр иде
икəн? Айга сикерерлəр иде, мөгаен, –
дип əйтеп куйды.
– Əйдə, кафега кереп сөйлəшик.
Берьюлы тамак та туйдырып алырбыз,
– дип тəкъдим ясадым.
Ул, ризалашып, артымнан иярде.
* * *
– Сине урамда күрсəм, биллəһи,
танымас идем, – диде Рəфис, иң
читтəге өстəл янына килеп утыргач. –
Син тагын да чибəрлəнеп киткəнсең,
пешкəн кура җилəгеннəн дə
болайраксың.
Аның карашыннан тəн куырылып
киткəндəй тоелды. Əллə аның без
кебек тишеп каравыннан бу шулай
тоелды, əллə ирем кебек ипле-əдəпле
сөйлəшмəве дорфарак булып ишетел-
де. Ə бит теге чакта Рəфис нəкъ йом-
шак телле булуы белəн күңелемне
арбаган иде. Ике сүзнең берендə
“җаныкаем” дип дəшүлəре əле дə
күңел түрендə саклана.
– Хатын-кыз матур булырга тиеш
инде, – дигəн булдым, җавапсыз кал-
мас өчен генə.
– Бай кешегə чыккансың дип ишеткəн
идем. Мине оныткансыңдыр инде... –
диде ул.
“Сине онытып буламы соң инде?”
дип əйтмəкче булган идем, каршымда
утыручының мин ун ел элек белгəн
Рəфис түгеллеген чамалап, тыелып
калдым.
– Бай дип, урта хəлле инде. Акчага
интектерми, – дип, телəр-телəмəс кенə
җавап бирдем, очрашмас борын ирем
турында сораштыра башлавын
өнəмичə.
Бераз тын торгач, үзем һөҗүмгə
күчтем:
– Үзең соң, үзең ничек? Улың бар
дип ишеткəн идем. Ничə яшьлек
инде?
– Икене бетерде малай. Суеп капла-
ган мин. Хатын тагын берне алып кай-
тырга җыена əле. Бу юлы кыз көтəбез
инде.
Рəфиснең бу сүзлəре йөрəккə пычак
белəн кадагандай тəэсир итте. Балам
юклыгын белə торып, юри шулай мак-
танадыр кебек тоелды. Хəер, кеше
хəлен кеше аңлыймыни инде ул сиңа.
– Ирең дə таш бəгырь икəн. Алма
кебек хатынны берүзен юлга чыгарып
җибəргəн. Юлдагы “аю”лар тотып аша-
удан курыкмыймыни? – дип, янə баягы
соравына əйлəнеп кайтты Рəфис.
Тормыш тупаслаткан иде аны. Шунда
мин каршымда шупыр-шупыр аш ашап
утыручы ирдə элекке беркатлы, эчкер-
сез, күзгə генə карап торучы Рəфиснең
əсəре дə калмаганлыгын аңладым.
– Курыкмыймы дип, нəрсəсеннəн
куркасың инде аның. Көн дə диярлек
йөргəн юл ич.
– Көн дə йөргəн юл, дисеңме? Кара
əле, очрашкалап торырга ничек əйбəт
икəн. Синең ирең, минем хатын күрми,
дигəндəй. Яшьлектə кичермəгəнне
картлыкта кичереп карарга кирəк. Үзең
бит теге чакта “саф мəхəббəт” дигəн
булдың. Шунда ук рəхəтен күрəсе кал-
ган да соң... – диде ул, миңа сынаучыл
карап.
– Нəрсə сөйлисең син, Рəфис, язма-
ганны. Икебезнең дə гаилəлəр барлы-
гын оныттыңмыни? – дидем, кыенсы-
нып.
Мин Рəфискə аптыраулы карашым-
ны төбəдем. Үзгəртсə дə үзгəртер икəн
тормыш адəм баласын. Шулай булма-
са, Рəфиснең кызларныкыдай йомшак
күңеле каешланып катар, кайчандыр
йөрəгендə ургылган саф-садə хислəре
эреп юкка чыгар идемени?
Шулчак Рəфис күтəрелеп карады да:
– Нигə куркасың, ирең сизəр
дисеңмени? – дип сорады.
Мин бу сүзгə җавап табалмадым.
Бер мизгелдə ап-ак сөюем кап-карага
əйлəнде, күңелемдə тəүге сөйгəн
ярыма булган иң садə хислəрем кар
суыдай эреп юкка чыкты.
Ул арада Рəфис барменны чакырып
алып, икебезгə дə йөзəр грамм коньяк
коярга кушты.
– Нишлисең син, Рəфис, эчкəн килеш
рульгə утырасыңмыни? – дип, мин аңа
каршы төштем.
– Ə нигə утырырга? – дип, сорауга
сорау белəн җавап бирде ул. –
Озакламый төн җитə. Мəхəббəт төне.
Туйганчы сөешербез-яратышырбыз да
иртəн юлга чыгарбыз. Минем монда
əллə ничə кат кунып чыккан бар инде,
– диде ул, күзлəрен тагын да кыса
биребрəк.
Күзлəремне зур ачып карап торуым-
ны күреп:
– Куркыма, трассовичкалар белəн
түгел, ялгызым гына, – диде, ялгышрак
сүз ычкындыруын шəйлəп.
Аннары урыныннан торды да,
“Администратор” дигəн язулы ишекне
шакып кереп китте. Кунакханəдə урын
барлыгын-юклыгын белешергəдер
инде.
Мин, күргəннəрем-ишеткəннəремнəн
айный алмыйча, бермəл телсез-өнсез
утырдым да, атылып тышка чыктым.
Битемə җəйге җылы җил килеп кагыл-
ды. Шулчак күңел болганып куйгандай
булды. Əллə Рəфиснең кыланышын-
нан, əллə диварларына май сеңгəн
кафе исеннəн булды ул күңел болгану,
белмəссең. Бераздан болгану тагын-
тагын кабатланды. “Тукта, нəрсəгə
булыр бу? Əллə соң, əллə соң... авыр-
га калдым микəн?” дип уйландым
эчемнəн генə. Шулайдыр, мөгаен.
Моңарчы бер дə болай укшытканы юк
иде. Шатлыгымнан бар дөньяны
берьюлы кочып аласым килде. Шулчак,
минем өчен өлтерəп торган əдəпле-
итагатьле Динарым күз алдыма килеп
басты. Тизрəк аны киң күкрəгенə
башымны саласым, чəчлəремнəн йом-
шак кына итеп сыйпатасым, наздан
гына торган сүзлəрен ишетəсем килде.
Бу мизгелдə миңа җир йөзендə аңардан
да кадерлерəк, əйбəтрəк ир заты юк
кебек тоелды. Корсагымны сыйпый-
сыйпый машинамны кабызганда: “И
Ходаем, ялгышудан саклап калуың
өчен мең рəхмəт сиңа. Туачак сабыем
хакына ирем янына исəн-сау кайтып
җитсəмче”, дип телəдем. Кузгалып
киткəч, көзгедəн артка карадым.
Кулларын селти-селти кафедан чыгып
килүче Рəфисне күреп калдым да газга
ныграк бастым. Иң кайнар хислəремне,
тəүге мəхəббəтемнең əрнүле хатирəсен
күңелемнең иң төпкел почмагына
гомерлеккə биклəп куярга өлгергəн
идем инде.

Венера МӘҖИТОВА. Очрашу. Хикәя (2)
Венера МӘҖИТОВА. Очрашу. Хикәя (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас