

Нигъмәт карт – түбән оч белән астурамның Ак бабае. Әйе, авылларда Ак бабай, Ак әби дигән могътәбәр затлар яши әле. Алар мулла да, авыл советы да түгел. Алар – шушы төбәкнең рухи җитәкчеләре, йоланы, милли рухны, әдәпне, тарихны саклаучылар. Мондый картларны беркем дә сайлап куймый, алар бу вазыйфага гомер буе эшләгән изгелекләре, матур гамәлләре аркасында ирешәләр.
Нигъмәт Ак бабайның да һәр әйткән сүзе мәгънәле, иманлы һәм тормышчан иде. Сәүбән аның һәр сүзен яшәү кануны итеп кабул итә, күңелендә бөртекләп саклап тота. Әле дә хәтерендә, чыгарылыш сынауларыннан соң, яшьләргә фатыйха бирү өчен, мәктәпкә Ак бабай килгән иде. Ул, һәрбер баланың кулын кысып, аларның колагына теләк-дога әйтеп чыкты. Сәүбәнгә нәүбәт җиткәч, Нигъмәт карт аның колагына үрелеп: "Чит-ят аллаларга табынма, үзең салган юлдан абынма",– дип пышылдады.
Ак бабай картайган. Аякларын өстерәбрәк атлый. Шулай да, нык әле. Гәүдәсе төз, туры, сыны зифа. Ап-ак сакал-мыеклары йөзенә мөлаемлык, нурлы-иманлы төс биреп торалар. "Иртәгә кереп чыгарга кирәк булыр. Нык кына эләгәчәк үзеннән. Әмма ул хаклы булачак",– дип уйлап алды Сәүбән. Кемгә үпкәләп кайтмый йөрде соң ул? Кемгә нәрсә исбатларга тырышты? Моңардан кемгә җиңеллек килде? Әнкәсенәме, үзенәме? Бәлки… Юк-юк, әлегә Сәвия хакында уйламаячак ул…
Сәвия хакындагы уйларыннан арынырга теләп, Сәүбән урамнан шул уйларын ияртеп җибәрерлек җан иясе эзләде. һәм тапты! Ул – әлеге дә баягы Май әби иде.
Чишмәдән алып кайткан шифалы судан чәй кайнатып, тамак кибүен басып чыккан Май әби бу юлы түбән очка ашыга иде. Әмма ул бик ерак китә алмады, урам чирәмендә үлән чемчеп йөргән яшькелт-сары каз бәбкәләре тезелешеп аның артыннан иярделәр. Май әби аларны кире куа башлады. Оясыз үскән каз бәбкәләрендә азык табучы ана артыннан иярү инстинкты көчле иде, күпме генә куса да, Май әби аларны капка төбендә калдыра алмады. Ниһаять, тәмам арып-алҗап, ул биш бөртек инкубатор бәбкәсен элекке урыннарында оялатты да кабат өенә кереп китте. Сәүбән, үзе дә сизмәстән, кычкырып көлеп җибәрде…
– Кызыкмы?
– Ә?..
Сәүбән, сискәнеп, артына борылып карады. Ишек катында аның балачагы – кечкенә Сәүбән басып тора иде. Сөенергәме, көенергәме – Сәүбән әлегә анык кына белми, шулай да, малайны күргәч, аңа рәхәт булып китте. Ялгызлык, күңел тынгысызлыгы, андагы сагышлы авыртыну шулкадәр ялкыткан, Сәүбән, ишектән теләсә кем килеп керсә дә, кочаклап каршы алырга риза иде бу минутта. Ә бу малай – теләсә кем түгел, үзенең газиз балачагы!
– Кая юкка чыктың син? Әллә үпкәләдеңме?
– Юк ла… Әнкәй сине каршы алганда күзне майландырып тормыйм, дидем. Йә көнләшеп куярмын…
– Ә мин сине үпкәләттем дип уйлаган идем…
– Юк ла, мин бит рух. Рухлар үпкәләми, алар ачулана гына.
– Син мине ачуланмыйсыңмы?
– Юк.
– Димәк, мин бөтенләй үк беткән кеше түгел әле?
– Тагын шул буразнага төштең… Мактатасың киләме?
– Йә, ярый-ярый… Шаярмакчы гына идем…
– Ә беләсеңме, кешенең әйбәтлеге ярата белүе белән билгеләнә, бәяләнә. Ә син ярата беләсең. Тәрәзәдән карап торуыңда да ярату бар бит синең. Ярата белү сәләтеңне югалтмагансың син. Ярата белгән кеше начар кеше була алмый…
– Ә бит ярата белгән кеше – сагышлы кеше…
– Юк, бу башкачарак… Сагына белмәгән кеше ярата да белми. Сагыш – сөю бишеге. Ярату хисе сагышта гына сынала, чыныга, үсә ала. Мәхәббәттән бәхеткә юл – сагыш аша гына!
– Димәк, сагышлы кеше – әйбәт кеше.
– Шулай. Сагына белүче кеше – яхшы кеше. Чөнки бу хис ярату, хөрмәт, итагать хисеннән соң гына туа ала. Ә синдә сагыш бар…
– Карале, миңа ошый башладың әле син. Баштарак бер дә ошамаган идең. Хәзер күрәсе килеп кенә тора…
– Син дә миңа ошыйсың. Башта мәнсез-мәгънәсез бер адәм заты булып тоелдың, билләһи. Хәзер ярыйсы… Әйдә, дуслашыйкмы?
– Әйдә соң!.. Мә бишне!
– Мә бишне!
Сәүбән, кул сугышыр өчен, бармакларны җәеп, учын алга сузды. Бала Сәүбән дә үзенең нәни учын өскә күтәрде. Әмма учка уч туры килмәде, нәни уч олы кул-бармаклар аша үтеп, аска төшеп китте…
Сәүбән каршында чын мәгънәсендә илаһи рух басып тора иде.
5
Сәүбән соңгы – өченче әтәч тавышына да уянмады. Әнкәсе җәеп биргән ап-ак түшәккә чумып, мәрткә киткән кеше кебек, изрәп йоклады да йоклады. Яшькелт-зәңгәр күзләренең шар ачык булуы гына куркыта, шомландыра. Рәмзия тыштан урап кергән саен малае ягына карый: күзләре һаман ачык. Догаларын укый-укый тагын чыгып китә. Авылда мәшәкать җитәрлек бит: көтүе, кош-корты, ишегалды, бакчасы… Шулай да, тышта бераз юангач, Рәмзия тагын ашыгып килеп керә, тагын малае ягына күз ташлый. Һаман элекке хәл: Сәүбән су төсле күзләрен томрандырып карап ята!
Рәмзия белеп бетерми шул: Сәүбән чынлап та "мәрт йокысы" белән йоклап ята. "Үлем йокысы" дигән сүз ул. Мондый йокы вакытында кешенең җаны үзе белән булмый. Кайдадыр очып йөри. Әмма күзгә күренеп-беленеп тормаган нурлар аша йокы иясенә үзе булган урыннардан сурәтләр җибәреп тора. Кешеләр бу хәлне "төш" диләр. Менә әле дә Сәүбән төш күреп ята.
Күзләр – кешенең иң серле-сихерле урыны. Якты дөньяга ишек. Бу – шулай. Әмма күзләрнең сихри асылы, илаһи хасияте моның белән генә бетми әле. Күзләр һәрвакыт, һәрдаим җан карамагында, җан ихтыярында булган. Кеше җаны шушы күзләр аша хәрәкәтләнә. Күзләр – җан юлы, җан сукмагы… Халыкта "җансыз күзләр" дигән сүз йөри. Кеше үлгәч, җаны чыккач, иң беренче итеп аның күзләрен йомдырып куялар. Жан тәслим иткән, җаны башка кайтмаячак, дигән сүз бу. "Күз саклау – җан саклау", "Күзсез калу – җансыз калу" дигән әйтемнәрдә дә бар "күз-җан" тәгълиматы.
Кеше күзенә нур йөгерсә, карашларына якты балкыш кунса, аңа "Җанланды, җан керде", – диләр. Тагын бер борынгы йола: баласының яисә сөйгәненең күзеннән үпкәндә кеше һәрвакыт: "Жаным!" яисә: "Жанкисәгем!", "Жанашым!" – дип әйтергә тиеш. Бу катгый таләп. Борынгы йола.
Кайбер төбәкләрдә уянган кешегә карата: "Җан төбе белән уянды", – диләр, икенче бер урында: "Жанны эретә торган күз карашы",– дип, матурайтып әйтәләр.
Кешегә йотлыгып карап торуны да татарлар "күз ату" диләр. Шуны ук икенче бер урында "күңел ату", "җан ату" дип үзгәртәләр. Гашыйк булу, ярату белән бәйле мондый әйтемнәр дә шушы "җан-күз тәгълиматы"ннан килеп чыга түгелме?
Ниһаять, "күңел күзе", "җан күзе" дигән сүз бар. Бу сүз ике төшенчәне турыдан-туры бәйләп куя. Сәүбән дә менә шушы күңел күзе белән, җан күзе белән карап ята. Күзе бар; ул шар ачык, ә менә җаны кайдадыр йөри, иясенә кайтырга уйламый да…
Рәмзия үзе уйлана, үзе һаман борчыла. Ул инде курка да башлады. Сәүбәненә бер-бер хәл булмасын тагы… Менә ул, якын ук килеп, малаеның ачык күзләренә карап тора, аны йомдырмакчы була… Ана кешегә: "Ярамый, күзләренә тия күрмә! Күзләрен йомдырсаң, харап итәсең, җаныннан мәхрүм калдырасың, аңа кабат кайту өчен юлны ябасың, ярамый, тимә!" – дип әйтәсе, юк, әйтәсе генә түгел, бөтен көчкә иңрәп кычкырасы килә.
Кайсыдыр тоемы белән Рәмзия моны үзе дә белә. Йокылы ачык күзләрне йомдырырга, куркытырга, хәтта уятырга да ярамый. Шуңа күрә ул малаен уятмый, күңеле ничек кенә өзгәләнсә дә, кагылмый, дәшми… Ул йомшак кына тамак кырып ала да, иң моңлы бер җырны сайлап, көйли башлый. Бу көйне, бу җырны тоячак, ишетәчәк аның малае! Ишетәчәк тә җанын кабат үзенә чакырып алачак, җаны белән бергә үзе дә якты дөньяга, авылына, нигезенә, әнкәсе янына кайтачак…
Төш – кешегә Аллаһы Тәгалә биргән иң зур бүләкләрнең берсе. Төш күргәндә Кеше үзенең хыял чикләрен узып китә һәм хыял каршында үзенең никадәр мескен булуын аңлый. Аллаһы Тәгалә Кешегә төшне аның Кеше генә булуын искәртү өчен биргән.
Сәүбәннең җаны бу мәлдә Кала-тау янындагы чишмә буенда кош очыра иде. Ул төшендә аермачык күреп ятты: унөч-ундүрт яшьлек чаклары. Рух чишмәсе буенда кош базары… Нинди генә кош юк анда! Алар Сәүбәнне сырып алганнар. Кайсы кая куна ала – шунда куна… Сәүбән үзе ике учын да алга сузган. Учларында да – кошлар… Берсе килеп куна, икенчесе очып китә, аның урынына өченчесе килә…
Сәүбәннең күзе чишмә читендә ялгызы басып торган нәни кошчыкка төшә. Нигә ул ялгызы? Нигә ул очмый? Сәүбән аңа якынрак бармакчы була. Теге кошчык читкәрәк очып китә… Менә ул чишмәдән су капмакчы була. Улакның очына ук килеп куна. Ургылып-ургылып аккан агымга нәни томшыгын төртә. Шул мәлдә үк, көчле агымга эләгеп, аска – чишмә казанына төшеп китә. "Ах! Харап булды!" – дип уйлап өлгерә Сәүбән. Йөгереп барып, кулына ала… "Исән, исән икән бәгърем!" Сәүбән аны сулышы белән киптерә, терелтә, дәвалый башлый… Бераздан кошчыкка җан керә, шул арада ул инде Сәүбәнгә дә ияләшеп ала, аның учында тыныч кына утыра, канатларын чистарта, башын әле бер якка, әле икенче якка янтайтып, коткаручысын күзәтә, аннары чырылдап рәхмәт әйтә дә каядыр очып китә…
Бер дә "каядыр" түгел, кайчандыр Сәүбән белән Сәвиянең "мәхәббәт мөнбәре булган юкәгә табан очкан икән ул. Шул юкә агачының иң урта бер ботагына барып кунган… Нур булып кунган… Юк, бу нур – бөтенләй башка төрле яктылык… Сәвиясе бит бу! Сөйгәне! Нишләптер ул тәнсез, киемсез, тоташ нур гына… Йолдыз кебек, Кояш кебек… Ләкин ул чын Сәвия! Нур булса да, ул – чын! Ул… ул – фәрештә! Әнә – Сәүбәнне үзенә чакыра. "Әйдә, минем янга очып мен!" – ди… Сәүбәнгә шул җитә кала, ул каяндыр пәйда булган канатларын җилпеп очып китә… Әмма ерак китә алмый, чирәмгә егылып төшә. Баксаң, аның иңендә сыңар канат кына икән… Шунда ук аның каршында Хөсни карт йөзе пәйда була. Ул авызын ачмыйча, иреннәрен кыймылдатмыйча гына нидер сөйли. Ничек була инде – үзе дәшми, үзе сөйли?! Төш бит бу, төш! Төштә бөтен нәрсә дә булырга мөмкин ләса. Хөсни картның һәр сүзен Сәүбән үз хәтеренә бөртекләп теркәп бара…
"Кеше – бер канатлы фәрештә. Ә очар өчен пар канат кирәк. Кеше бөтен гомере буе әнә шул икенче канатын эзли. Ул еш кына янәшә яшәрдәй кеше дә таба, әмма бу кеше аңа очар канат куя алмый. Һәм ул, шушы җир тормышына риза булып, җир кануннарына буйсынып яши башлый… Үзенең икенче канатын эзләүдән туктый, бирешә, җиңелә… Шул чакта ул, язмыш юлыннан тайпылып, читкә, бөтенләй икенче якка борылып китә… Кеше үзенең парын тапканчы йөрергә, эзләргә, көрәшергә тиеш…
Шул сүзләрне әйтүгә, Хөсни картның сурәте юкка чыга, Сәүбән каршында тагын теге карт юкә, аның яшеллеген нурлап торучы Сәвия пәйда була.
Сәүбән юкәгә таба тагын бер мәртәбә талпынып карый. Бу юлы ул иңендә тигезлем җиңеллек тоя, йөгерә башлый, әллә җанын, әллә канатларын җилпенә-җилпенә очы китә, берничә омтылуда юкә очына – нурдан коелган Сәвиясе янына барып куна…
– Сәвия, ничек тордың? – ди Сәүбән.
– Мин бит Сәвия түгел, мин аның фәрештәсе генә, – ди теге нурланыш.
– Барыбер түгелмени?
– Барыбер түгел. Менә син дә чын Сәүбән түгел бит. Син аның җаны, рухы, фәрештәсе генә.
– Сәвия дә төш күреп ятамыни?
– Әйе, Сәвия дә төш күрә… Ул бүген көтүгә сыерын чыгарырга да онытты хәтта…
– Ул хәзер шатмы?
– Шат. Әнә – сине төштә күреп, елмая…
– Чибәрме ул?
– Чибәр, бик чибәр.
– Бит очындагы "мәхәббәт боҗрасы" да шул укмы?
– Шул ук… Тик аның тирәсенә бер-ике җыерчык кына өстәлде.
– Чәчләре дә бөдрәме?
– Бөдрә-бөдрә… Тик… бу бөдрәлектә ак чәчләр күп хәзер…
– Миндә дә бар алар…
– Моны Сәвия белә…
– Каян белә ул?
– Син күргән төшне ул да күреп ята ич…
– Ә, шулай бит әле. Әйт әле, мин бик картмы? Күрсә, Сәвия миннән курыкмасмы? Гайрәте чикмәсме? Ә?
– Бигрәк бала инде син! Ярата ул сине, ярата… Син бүген дә аның өчен иң гүзәл, иң кадерле җан иясе… Сәвия сине югалтса да, өметен югалтмады. Чөнки ул Сәүбәнен югалтуны кайгы итеп түгел, сагыш итеп кабул итте. Ә сагышта һәрвакыт өмет була, кайгыда – юк… Син аның сагышы, өмете, Сәүбән…
– Мин аңа китергән җәфалардан соң да шулай уйлыймы?
– Кеше булса, рәнҗер иде. Синең Сәвияң дөньяга фәрештә итеп яратылган шул…
– Үзең әле генә: "Аның фәрештәсе мин", – дигән идең…
– И-и беркатлы җан! Фәрештәләр ике төрле: күк фәрештәләре, ягъни рухи фәрештәләр булган кебек, җир фәрештәләре дә була. Сәвия менә шул җир фәрештәсе. Алар үпкәли, рәнҗи белмиләр, алар тоташ изгелектән торалар…
– Ә мин кем? Мин – фәрештәме?
– Синме? Син беркем дә түгел.
– Ничек инде? Фәрештә булмасам, кешедер бит? Әллә… кеше дә түгелме?
– Кеше-кеше… Тик син җир кешесе түгел… Син – каяндыр очып килгән галәми нәсел кешесе.
– Хөсни бабай: "Зөһрә-ана нәселе Чулпаннан – яшел планетадан килгән", – ди. Без әнә шул Чулпан-Венера кешеләре булабыз, ахры… Безнең күзләр дә яшел-зәңгәр бит…
– Белмим. Мин җир кешеләрен генә таныйм. Сәвия – җир кызы. Ә мин – аның рухи чагылышы, яклаучысы, фәрештәсе.
– Сәвияне күрәсе иде! Булыш әле миңа!
– Анысы Ходай эше. Вакыты җиткәч күрешерсез… Ә хәзер миңа китәргә вакыт…
– Аз гына тор инде… Китмә инде!
– Китәргә кирәк. Әнә – Сәвия уянып ята… Урамнан Сәүбән кереп килә. Ул шаулап кергәндә Сәвия уяначак, ул уянганчы мин аның ачык күзләре аша күңел түренә кереп калырга тиеш… Соңга калсам – эш харап… Йә, сау бул. Әле без күрешәчәкбез.
– Күрешәбезме? Тагын күрешәбезме?
– Күрешәбез. Хуш…
– Хуш, Сәвия…
Юкә агачында Сәүбәннең җаны үзе генә калды. Үзе генә түгел икән. Аның борын төбендә генә, бер яшь ботакта, баягы кошчык талпына; ул, үзенчә сайрый-сайрый, Сәүбәнгә нидер әйтмәкче, аңлатмакчы була. Тик Сәүбәннең җаны аны аңламый…
Шунда аның колагында Сәвия фәрештәсенең соңгы сүзләре яңгырап тора башлый: "Урамнан Сәүбән кереп килә. Ул шаулап кергәндә Сәвия уяначак…" Кем хакында әйтте ул, нинди Сәүбән, каян, нигә керә?.. Әллә? Аның иясе, торып, Сәвияләргә таба киттеме? Тизрәк кайтырга кирәк, кайтырга, кайтырга…
Әмма Сәүбәннең җаны тиз генә кайтып китә алмады әле. Сәвиянең фәрештәсе аны үз янына очыртып алып менсә дә, юкәдән ул ялгызы үрмәләп төшәргә тиеш иде. Төшкәч тә, чишмә буенда беренче пәйда булган урынын таба алмый иза чикте. Аны тапкач, үзе генә белгән догасын укыды да иясенә кайтып китте…
…Рәмзия Сәүбәннең йомык күзләрен шундук күреп алды. "Жаны кайткан, күңеле тынычланган, барысы да әйбәт", – дип уйланды ул һәм йокыдан уянырга тырышып яткан улының колагына иелде…
(Дәвамы бар.)
Фото: stihi.ru