

Иртəдəн бирле үз-үземə урын таба алмый изаландым.
Йөрəгем күкрəк читлегеннəн чыгардай булып ярсыпярсып типте.
Кулымнан əйберлəр төшеп китеп җəфалады...
Сизгер ул минем йөрəк. Ул-бу буласын алдан
сизенə дə, дулаган аттай чəбəлəнə
башлый. Авыру да түгелмен кебек
инде. Бит алмаларыма җиңелчə генə
алсулык йөгергəн, күңелдə, алтын
балыктай, дулкынлану хисе уйнаклый,
тəнне җиңелчə генə калтырану билəп
алган, уйлау сəлəте кул белəн сыпы-
рып ташлагандай юкка чыккан. Тукта,
мондый халəтне соңгы тапкыр кайчан
кичердем соң əле мин? Əһə, искə
төште, Рəфисне өзелеп-өзелеп ярат-
кан чакта бугай. Аз да түгел, күп тə
түгел – төп-төгəл ун ел үтте инде сук-
макларыбыз аерылуга. Ə җанга тансык
шул халəт һаман онытылмаган.
Шулай уйлана-уйлана чынаякларга
каһвə койганда ирем:
– Ни булды сиңа, хатын, йөзең юк?
– дип сорап куйды.
– Төн буена саташып чыктым. Əллə
нинди төшлəр кереп йөдəтте, – дип
җавапладым, аңа күтəрелеп карамый-
ча гына.
– Əллə бүгенгə юлга чыгуыңны тук-
татып торасыңмы соң? – дип, үзенчə
хəстəрлек күрергə тырышты Динар.
– Син нəрсə, авыру түгелмен ич мин.
Көн дə йөргəн юлны бүген генə урап
кайтмаска! – дип җавапладым, тавы-
шыма үпкəлəү билгелəре чыгарып.
– Үзең кара алай булгач, – диде дə,
каһвəсен эчеп бетерер-бетермəстəн
өстəл яныннан торып китте ул.
Минем белəн сүз көрəштерүдəн
мəгънə юклыгын яхшы белə Динар.
Бер нəрсəне алдыма алдыммы, шуны
эшлəмичə туктамый торган начар
гадəтем бар минем. Кая да булса
барырга уйладым икəн, таш яуса да
юлга чыгам, “бүген беркая да чык-
мыйм” дим икəн, бульдозер белəн
эттерсəң дə, мине урынымнан кузга-
тып булмый. Динар нидер əйтергə
телəп авызын ачса да, эндəшми калу-
ны хуп күрде бугай. Шулай да кухнядан
чыгып киткəндə күзлəремə туп-туры
карап:
– Шəп йөри торган гадəтең бар.
Берүк сак бул, – диде.
– Кайгырма, ун ел стажлы водитель
лə мин, – дип, аның артыннан авыз
турсайтып калдым.
Бер гаепсез кеше белəн кирле-
мырлы сөйлəшкəнем өчен үкенеп тə
куйдым азак. Аннары: “Йə, ярый,
үпкəлəшкəннəн соң дуслашуы аеруча
күңелле ул”, дип, үз-үземне юаттым.
Үпкəлəшергə-дуслашырга дисəң, безгə
генə куш инде. Атнасына берничə тап-
кыр “мөгез” чыгармыйча калган чак
сирəк. Гадəттə, тавышны көйсез хол-
кым аркасында мин чыгарам. Динар
минем кəефне күтəрү өчен нилəр генə
уйлап тапмый. Алып кайткан
чəчəклəренең исəбенə чыгарлык түгел.
Бүлəклəрен саный китсəң... Дус-иш
хатыннарны, хатын-кыз затыннан бул-
ган туган-тумачаны көнлəштерердəй
бар да бар миндə: бриллиант кашлы
йөзек-белəзек, алка-муенса, модалы
киемнəр. Бар да бар, тик ике арада
күңел җылысы, якынлык кына юк. Иң
мөһиме – мəхəббəт юк! Чөнки болар-
ны Динар эшлəп тапкан акчага сатып
алып булмый!
Яратып кияүгə чыкмавымны белсə
дə, ирем мине “өф” итеп кенə тота.
Максатлар, тормышка карашлар уртак
безнең. Заманадан калышмыйбыз:
икебезнең ике юнəлештəге бизнесы
бар. Көн тудымы, беребез бер, икенче-
без икенче якка чыгып китəбез. Юньле-
рəтле күрешкəн дə юк инде. Нишлисең,
тормыш бу. Аның ритмыннан калы-
шырга ярамый. Бер генə көн юлга
чыкмый калдыңмы, җылы урыныңа
конкурентлар хуҗа булырга гына тора.
Шулай уйлап, мин капка төбендə
күршелəрне көнлəштереп елкылдап
утырган “Тойота Камри”ема чыгып
утырдым. Караңгылатылган тəрəзəсен
төшерə бирдем һəм капка төбенə оза-
тырга чыккан иремə елмаюлы караш
ташладым да кузгалып киттем.
* * *
Шəһəрдəге эшлəремне бетереп, кай-
тыр юлга чыкканда, кояш сыртын
кызартып офыкка кереп бара иде инде.
“Төн җиткəнче кайтып җитəргə кирəк”
дип, эчемнəн генə уйлап куйдым.
Иртəнге күңел ярсуы да басыла төшкəн
кебек тоелды.
Əллə нишлəп хискə күмелеп йөри
башладым əле соңгы арада. Əллə
нишлəп дип, юктан гына түгел инде ул:
көн дə таң алдыннан гына керə торган
бер үк эчтəлекле төш сəбəпче моңа.
Бүген дə манма тиргə батып уянып
киттем. Имеш, тəүге сөйгəн ярым
Рəфисем мине үз иремнəн аерып алып
китəргə тели. Мин, тинтəк, шуңар риза
булып, аның артыннан иярəм. Акылым
Динар янында калырга кирəклеген
искəртсə дə, аякларым Рəфис артын-
нан атлый. Үзем, каерылып-каерылып,
яшəгəн йортыма карыйм. Рəфис аның
саен мине тизрəк атлатырга тырыша.
Таң беленеп кенə килə иде əле.
Динар берни белми йокы симертə.
Мин янə теге төшне күреп ятканда
уянып киттем. Аягыма йомшак
чүəклəремне элəктердем дə, балконга
чыгып бастым. Иртəнге бишлəр бар-
дыр. Бар дөньяның изрəп йокыга тал-
ган мəле. Кемнəргə нинди генə төшлəр
кермидер бу минутта. Төш күрүнең
асылына галимнəр дə төшенə алмый
дилəр ич. Галимнəр бер хəл, көн дə
кабатланып кергəн бер үк төрле төштəн
үзем дə гарык булдым инде. Нəрсəгə
юрарга да белмəдем. Берəрсенə
сөйлəп күңелне бушатыр идем,
гайбəттəн куркам. Иң якын кешегə дə
ышанып сер сөйлəргə шөрлəтə бу
дөньяда. “Эчеңдəге серлəреңне сөйли
күрмə дустыңа, дустыңның да дусты
булыр, ул да сөйлəр дустына”, дип
юкка гына əйтмəслəр иде ич инде.
Əллə бу ялда кунакка баргач,
тəвəккəллəп əнигə əйтеп караргамы?
Ул тəк тə хəлгə керми калмас. Безнең
мəхəббəт кыйссасының күңелсез
тəмамлануында аның да турыдан-
туры катнашы бар бит. Ул бит көне-
төне: “Шул колхозчы баласына
бармыйсың”, – дип, ми черетте. Əйдə,
юрап карасын əле төшне. Бəлки,
күңелне бушаткач, төш тə керүдəн туктар...
Күкрəкне тутырып иртəнге җилəс
һаваны суладым да, урыныма кереп
яттым. Күпме генə борсалансам да,
əвен базына китə алмадым. Йокы кул
белəн сыпырып алгандай юкка чыккан
иде. Башта тик бер уй: “Төшне нəрсəгə
юрарга?” Əллə соң мине тəүге
мəхəббəтем белəн очрашу көтə микəн?
Узган кайтуда əни сөйлəп торды: теге
ялда авылга Рəфис кайткан булган. Су
буедай йөк машинасында озын юлга
йөри икəн. Үзе белəн хатыны һəм
малаен да алып кайткан. Малае суеп
каплаган Рəфис, ди. Их, күз кырые
белəн генə булса да күз саласы иде ул
тəүге сөйгəн ярга. Онытылып бер
карап торасы иде үзенə. Мөгаен, ул да
мин көн дə йөри торган федераль
трасса буйлап җилдерəдер. Бəлки,
юлларыбыз да кисешəдер. Бер-
беребезне күрмибез генəдер. Уф,
нинди генə уйлар керми бу тинтəк
башка. Соңгы уем өчен үземнəн-үзем
оялып куйдым. Бетте бит инде, бары-
сына да ун ел элек нокта куелды.
Ноктаны да Рəфис түгел, ə үзем куй-
дым. Дөресрəге, əти-əни сүзен тыңлап
шушы адымга бардым. Ə бит барысы
да ничек матур башланган иде...
* * *
Бүгенгедəй исемдə, сиреньнəрнең
шау чəчəккə төренеп, тирə-якка хуш ис
таратып утырган чагы иде. Көрəн-
зəңгəр күзле сиреньнəр исенə исереп,
ялгызым гына клубтан кайтып килəм.
Шулчак аяк тавышын ишетеп, артыма
борылып карадым. Багана утының
сүрəн яктысында янəшəмə килеп
баскан егетнең баһадирдай гəүдəле,
дулкынланып торган кара чəчле, калын
иренле булуын шəйлəп өлгердем.
Өстенə килешле генə зəңгəр джинсы
костюм кигəн, аякларында ап-ак крос-
совкалар. Һинд артистымыни.
Кызларга хас кызыксынучанлык белəн
егеткə баштан-аяк күз йөгертеп чык-
кач, башка килгəн тəүге уй шул булды.
– Гүзəл, сине озатырга рөхсəттер
бит? – дип, əдəпле генə итеп сорады
егет.
– Бу кадəр ялынып сорагач,
рөхсəттер инде, – дип, дулкынлану-
ымны яшерергə тырышып
җавапладым.
Шулчак бөтен тəн буйлап рəхəт бер
җылы дулкын йөгерде. Йөрəкне “миңа
беркемнең дə күз салганы юк дип йөри
идең, авылның беренче чибəре озата-
мы үзеңне?” дигəн масаюлы хис билəп
алды.
Безнең йорт турысына җитəрəк,
Рəфис, урам аша яшəгəн күршелəрнең
капка төбендə торган утыргычка
ишарəлəп:
– Əйдə, бераз сөйлəшеп утырабыз,
– дип тəкъдим ясады.
Мин каршы килмəдем. Ничəмə еллар
буена хыялымда йөрткəн егетнең
сүзенə каршы торырлык хəлдə түгел
идем.
(Дәвамы бар.)
***
Автор турында