

4
"Туган туфрак" дигән сүз дөрес икән. Туган авылына, йорт нигезенә якынлашкан саен, Сәүбәннең йөрәге ныграк җилкенә барды. Баштарак, йөрергәме-юкмы, дигән кебегрәк тибенеп яткан йөрәк, бераздан эчке бер талпыну белән сулкылдарга кереште, аннары чабып-йөгереп үк китте, ниһаять, авыл читеңдәге инеш аша салынган агач күперне чыгуга, ярсып-ярсып, ярылырдай булып тибә башлады. Унсигез ел аз гомер түгел шул… Бигрәк тә туган туфрактан аерылган кеше өчен… "Туган туфрагыннан башка үлән дә үсә алмый, балам", – ди иде әнкәсе.
Яз көне булды бу хәл. Бишенче-алтынчы сыйныфларда укучы Сәүбән, яланда йөргәндә, очраган бер кыр чәчәген утыртып куйды. Аның өчен бакчаларындагы иң яхшы туфракны алып керде, көн саен диярлек су сибеп тора башлады.
Юлда кайтканда шиңә башлаган гөл тиздән сынын турайтып җибәрде, терелеп, яшәреп-яшелләнеп китте. Туфрак килеште үзенә – бераздан чәчәк тә атты, тәрәзә төбен бизәп, әллә кайдан янып-балкып тора башлады…
Сәүбән шатлыгыннан очып диярлек йөрде. Бу гөл чәчәкләрен һәр кергән кешегә сокланып, горурланып күрсәтә иде ул.
Кинәт гөлгә әллә ни булды. Берничә көн эчендә чәчәк, таҗларын коеп бетереп, шиңә башлады. Башта яфрак очларын саргайтты, аннары сабагы да, сагыштан зар булган кеше төсле, сыгылып төште…
Сәүбән нишләргә белмәде, һаман су сипте, гөлнең төбен йомшартты, кояшлырак урынга күчереп куйды. Ләкин үсемлеккә болар да файда итмәде.
Шунда ул әнкәсенә дәште:
– Әнкәй, карале, матур гөлебез үлә бит, нишлибез инде хәзер?..
– Нишли дә алмыйсың, улым. Туфрагы килешмәгәндер, туфрагы. Туган туфракка ни җитә, – дип уйчан гына әйтеп куйды әнкәсе.
"Кеше – табигать баласы", дип юкка гына әйтмиләрдер, күрәсең. Ул, туган якларыннан аерылып, нинди генә җиткелеккә ирешсә дә, тулы бәхеткә ия була алмый, үзен ятим сизә, моңсулана, боега…
Балаларда картлар акылы була икән. Гөлне үз яланына илткәндә Сәүбән әнә шул хакта уйланып барды.
Сәүбән, уй очын төйнәп бетереп, һушын җыеп алырга өлгерми калды, үр тыкрыгыннан бер карчык килеп чыкты… Май әби! Әй, Май әби! Синме бу? Син шул… Үзгәргән… Үзгәрмәгән! Юк, иң дөресе: үзгәргән дә, үзгәрмәгән дә.
– Исәнлек-саулыкмы, Май әби?
Май әби Сәүбәнгә игътибар итмәде. Колакка электән үк катырак иде ул. Әнә бит, Сәүбәнне ишетмәде дә, әллә иске көянтәсен, әллә карт сөякләрен шыгырдата-шыгырдата, болай да бөкре гәүдәсен тагын да алгарак ташлап, һаман баруында булды.
– Май әби, исәнме-саумы! – Бу юлы Сәүбән тавышын кызганмады.
Ниһаять, Май әби, үзенең уй-гамь дөньясыннан аерылып, башын күтәрде, әмма бөкресе шул килеш калды.
– Аллага шөкер, исәнлектә гомер сөрәбез, рәхмәт, балам, матур сөйләшүең өчен.
– Ни хәлләрдә генә торасың, Май әби?
– Хәлләребез Ходай кулында инде… Язганны күрмичә кара гүргә кереп булмый, балам. Менә һаман җан асрыйм әле… Кем соң син, балам? Бер дә күргән-ниткән кешегә охшамагансың.
– Ныклабрак кара әле, Май әби, кемгә охшаганмын соң?
Май әбигә чөмәкәй тулы чиләкләр асылынган көянтәне күтәреп тору кыен иде. Ул болай да җыерчык сарган йөзен тагын җыера төшеп, Сәүбәнне як-яклап тикшерә башлады. Бу юлы Сәүбән шуны искәрде: Май әбинең башы үрелеп-үрелеп караганда, бөкре гәүдә һаман үз урынында кала, бу хәл карчыкны мескен, зәгыйфь итеп күрсәтә. Сәүбәннең моңа күңеле сызлый, әмма ул аңа берничек тә ярдәм итә алмый иде.
– Кем диим икән соң? Бер дә күзгә таныш кеше түгел, гаепләмә, балакаем, колаклар гына түгел, күзләр дә ялгышалар хәзер.
– Ә менә бу малайны таныйсыңмы?
– Кемне тагы? – Карчык, көянтәле бөкре гәүдәсен кузгатмыйча гына, башын боргалый башлады. Сәүбән дә тирә-ягын барлады. Ул читтәрәк елмаеп басып торган таныш малайны бик тиз эзләп тапты.
– Әнә, теге малайны…
– И-и, балам, ни дигән сүз инде ул?! Жаны чыгарга торган карт әбиең белән шаярып торасың тагын… – Май әби, күңеле борчылып, чын-чынлап китәргә җыенды.
Сәүбән бер малайга, бер Май әбигә карап торды да тәмам төшенеп җитте. Малай аны алдамаган, басу капкасы төбендә аңа чып-чын балалыгы, дөресрәге, балачагының рухы, рәвеше, образ-сурәте очраган. һәм ул аныкы гына! Ул гына күрә аны!
Йөрәге шартлар хәлгә килеп җиткән Сәүбән тәмам каушап төште, ул хәтта теге малайга кабат күтәрелеп карарга курыкты.
Шыгырдый-шыгырдый кайтыр сукмагына төшкән Май әбинең кызганыч хәле, ниһаять, аны айнытып җибәрде. Сәүбән, үзен-үзе белештермичә, йөгереп барып, аның көянтәсенә барып ябышты…
– Әйдә, үзем озытып куям, Май әби. Мин бит Сәүбән, танымыйсыңмыни? Сәү-бән! Рәмзия малае. Әйе-әйе, кече малае. Таныдыңмы? Әйдә, бергә кайтабыз… Без бит күршеләр, өегезгә үк озатып куям…
– И-и, балам-балакаччаем! Син Рәмзия улы буласыңмыни? Теге китеп югалган улымы? Җирле танымадым… Югалган җан – уылган җан шул… Синең, балам, йөз нурың да, җан нурың да уалгандыр… Алай озак йөрергә ярыймыни читтә?.. Туган җиргә кайткач, һәр туксан яшьлек карттан алып тугыз яшьлек балага кадәр танырлык итеп яшәргә кирәк, балам. Әле миңа туксан юк, ә мин инде сине танымыйм…
Сәүбәнгә оят, бик тә оят иде бу сүзләрне ишетү. Ул боларның авылга кайткач ишетәчәк авыр сүзләрнең башы гына, яратып әйткәне генә булуын аңлады.
Икәүләп, дөресрәге, өчәүләп авыл урамына керделәр. Сәүбәннең күптән көянтә-чиләк тотканы юк иде. Ул шактый суны түгеп-чәчеп бетерде, шулай да, сер бирмәде, иреннәрен күгәрткәнче тешләп, Май әби артыннан кайтуында булды. Җитмәсә, теге малай да күз көеге булып бара. Сәүбән аңа сыңар күзе белән генә карап ала. Дәшми. Шушы дәшмәве белән үзенең үпкәсен белдерәсе килә. Чынлап та, ни дип ул, юлга аркылы төшеп, күңел кузгатып, җан үртәп йөри? Кем кушкан аңа? Кем чакырган аны?
Әле ярый җилкәсендә авыр көянтә бар. Югыйсә Сәүбән, күңеленә тулышкан үпкә-ачуыннан кабарып, өскә күтәрелеп китәр иде, яисә, шулай үпкәсенә тулыша-тулыша, шартлап, челпәрәмә килер хәлгә җитәр иде…
Сәүбән аңламый түгел, барысын да аңлый. Бу малайның, ягъни балачагының бернинди гаебе дә юк. Ул бит үзе. Ул үз-үзенә генә үпкәли, рәнҗи ала. Теләсә – кичерә… Теләмәсә – юк… Әйдә, йөрсен. Бер уйлаганда, аның булуы, янында йөрүе ярап тора. Япа-ялгыз кеше бит ул; бер иптәш тә булмаса, нишләр иде? Ә бу малай иптәш кенә түгел, акыллы, зиһенле, һушлы, иманлы бер зат. Әнә бит ничек итеп ул Сәүбәннең җанын талкыды, йөрәген ярсытты, күңел хатирәләрен кузгатты. Бер дә зыянга булмады бугай… Бу малай очрамаса, әзерлексез-нисез килеш, ничек итеп кайтып керер иде ул авылына? Көтелмәгән хисләрдән, кичерешләрдән йөрәге шартлар иде дә әрнүле күзәнәкләре белән Кала-тау итәген тутырыр иде.
Кеше – шаккатыргыч дәрәҗәдә сәер зат: байлыгы, малы китсә – җаны сызып борчыла, ә мәгънәсез үткән көннәре хакында уйларга вакыт тапмый. Сәүбәннең дә мәгънәсез үткән тормыш көннәре күп булды. Аның бу битарафлыгына ис-акыллар китәрлек… Басу капкасы төбендә очраган сәер малай аны, ниһаять, шул хакта уйланырга мәҗбүр итте.
Менә алар Май әбиләр турына җиттеләр. Сәүбән үз уйларын уйлаган арада, күрше карчыгы авыл хәлләрен сөйләп, үзенең карлыккан тавышы белән аның җанын өшетеп кайтты. Сәүбән аны тыңламады да. Шушы берничә минутта аның уй йомгагы балалык елларын урап кайтырга өлгергән иде…
Менә шушы яшел чирәмлеккә тезелеп утырырлар иде. Кызлар – бер якка, малайлар – икенче якка. Май әби аларга сый чыгарыр иде. Кара икмәккә калын итеп ягылган атланмайның бераз баллырак, бераз төчерәк тәмен әле дә тел очында йөртә Сәүбән. Май әбинең исем-кушаматы да шушы "май табыны"ннан калган, ахры. Ә, юк… Чынлыкта бу исемнең тарихы борынгылыкка китә. Сәүбәннең укыганы бар: Тәңренең Умай исемле сөйгәнен – Гомер алиһәсен татарлар "Май әби" дип йөрткәннәр. Елга бер мәртәбә аңа багышлап Умай – аш (умач) пешергәннәр. Кендек иясе, нәсел иясе, гомер иясе буларак билгеле ул. Күршеләре Май әби дә тирә-яктагы бөтен бала-чаганың кендеген кискән кеше ләса… Сарманай авылында андый әби-бабайлар тагын бар әле. Ак бабай, Ак әби, Бал әбиләр бар, Алма бабай, Чия бабай, хәтта Шомырт әби дә, Җиләк апа да бар авылда. Хәтта Шире бабай да, Өлге бабай да бар. Сәүбән аларның исемнәрен хәзер төгәл генә аңлата да алмый. Бу әбиләр-бабайлар, үзләренең исемнәрен аклар өчен, балаларга иң соңгы бал-майларын чыгарып бирәләр, алма-чия уңмаган елны, читтән алып кайтып булса да, балаларны алма-чия белән сыйлыйлар. Буда авыл рухы. Авыл гадәте. Аның матурлыгы, кирәк икән – бәхете!
Сәүбән үз капкаларын шакыганда, Май әби, рәхмәтләр укый-укый, күрше өйалды эченә кереп бара, ә малай кыяфәтендәге балачагы, таралган томан кебек, каядыр очып юкка чыккан иде…
"Их, рәнҗеттем, үпкәләттем бугай,– дип уйлап алды Сәүбән,– башка килмәс микәнни? Ияләшә башлагач кына…" Әмма бу хакта озаклап уйланып торырга вакыт юк иде, өй эченнән әнкәсенең үтә дә таныш, газиз, ягымлы тавышы ишетелде:
– Кем у-ул? Капка ачы-ы-ык!.. Көпә-көндез капка бикләп тотарга без урыс чирмеше түгел лә…
Сәүбән унсигез елдан соң беренче тапкыр, җил-яңгырда төсен югалткан, инде какшап-имгәнеп беткән урам капкаларын ачып керде; аны нык кына таушалган, имгәнеп, ян-якка авыша башлаган иске йорт каршы алды. Бу караңгы, шыксыз дөньяда бердәнбер олы куаныч – ишектән үрелеп карап торучы әнкәсенең көләч йөзе иде.
Бер ай элек кенә ике атналап бергә яшәп алсалар да, ана белән бала бик озак аерылыша алмыйча, күрешеп-кочаклашып тордылар. Туган нигездәге күрешү бит бу, ана белән баланың илаһи күрешү йоласы. Ун ел күрешмәгәннәр диярсең… Авылда туып үскән укучы аңлар: бу – ана белән баланың гадәти күрешүе генә түгел, бала белән туган йортның, туган нигезнең, бу нигездә калган рухларның, кендек канының, улын көтеп, көннәр, төннәр буе намазлык өстендә утырган ана догаларының күршүе дә иде.
Күтәрмә-болдыр, өйалды идәннәрен шыгырдата–шыгырдата өйгә керделәр. Рәмзия бертуктаусыз улының аркасыннан сөйде. Аннары, үзен үзе тирги-тирги, самавырга барып ябышты:
– И-и, улым кайткан да эш бетте түгел бит әле. Кая, чәй куйыйм, юлдан арып кайткансыңдыр. Хәер, хәзер өлгерә ул безнең самавыр… Сөеп кенә кайнатам мин аны…
Сәүбән исә аның гомер буе авыр эш эшләп арыган, ябык-арык кулбашларыннан килеп тотты:
– Әнкәй бәгърем, әйдә, иң элек өй, нәсел рухларына дога кылыйк. Миннән булмас, белгән догаларыңны үзең укы. Тик… кычкырып укы, яме. Минем колакка да керсен, күптән ишеткәнем юк инде моңлы дога авазын. Әйдә, әнкәй…
Рәмзия үзенең кыен хәлдә калганын аңлады. Үз улы булса да, Сәүбән алдында нык каушады, әмма әйтәсе сүзенең тәмен югалтмады:
– И-и, үз улым алдында оятка калдым бит. Өйгә керүгә үк Хода сүзен искә төшерергә тиеш идем, югыйсә. Улым үземнән акыллырак, иманлырак булып чыкты. Ана белән бала бер олы җан инде. Синең әйтүең – минем әйтүем. Рәхмәт, улым. Нигезеңә матур керәсең, иманлы күңелеңне җәеп керәсең… Әйдә, менә шушында утырышыйк. Менә бу шамаил ягы – кыйбла як булыр.
Ана белән бала ак мич янындагы эскәмиягә янәшә урнашып алдылар, аннары, кулларын алга кушырып, бер мәлгә тынып калдылар. Бераздан өй эчен дога авазы күмде. Рәмзиянең моңлы-ягымлы тавышы бүген аеруча мәгънәле, шул ук вакытта эчке бер тетрәнү белән яңгырый иде: "Әгүзе билләһи минәшшәйтаннир-раҗим. Бисмиллаһир-рахманир-рахим". (Рәмзиянең һәр догадан соң аның мәгънәсен әйтеп куя торган гадәте бар. Бу юлы да ул әйткән догаларын телендә аңлатып барды.) Рәхәттән сөрелмеш шайтанның явызлыгыннан Аллаһы Тәгаләгә сыгынамын. Дөньяда да, ахирәттә дә рәхмәт кыйлучы Аллаһы Тәгаләнең исеме белән башлыйм… "Аллаһүммә һуввин гәләйнә һазас-сафара үәтуи ганна бугдаһу. Әллаһүммә агътәс-сахибу фиссафари үәлхали-фату фил-әһли, әллаһүммә иннии әгүзү бикә миувагсаа-ис-сафари үә кә-абатиль-манзари үә сууиль-муңкаләби фил-мали үәл-әһли үәлуаләди…" Әй Аллаһы! Бу сәфәрне безгә җиңел кылдың… (Рәмзия бу доганы баштан үткән эш итеп аңлата, "кыл" дигән теләк урынына "кылдың дип, рәхмәт белдереп сөйли иде.) һәм юлыбызны тиз һәм хәвефсез иттең! Әй Аллаһы! Юлларыбызда үзең юлдаш бул һәм тормышыбызда гаиләдәшләребезгә сакчы-ярдәмче бул! Аллаһы! Мин Үзеңнән ярдәм сорыйм: бу сәфәрнең кыенлыгыннан коткарырга, авырлыклардан сакларга һәм сәламәтлегемә, гаиләдәшләремә, балаларыма зарар килүдән сакларга булыш. И Аллам! Барысы өчен дә мең рәхмәтләр Үзеңә! Амин!"
Дога – һәркем өчен ачык гамәл. Догадан кала, кеше күзеннән яшеребрәк, качыбрак эшләнә торган гамәлләр дә бар. Ана белән бала арасындагы җылы, матур мөнәсәбәтләрне шуңа күрә тәфсилләп язып тормыйм. Аларның бергә әвәрә килеп самавыр яңартуларын, табын әзерләп, чөкердәшеп, озаклап чәй эчүләрен, иске фотосурәтләр карап, әле көлеп-елмаеп, әле моңсуланып утыруларын нечкә күңелле, тоемчан укучы болай да сизенгәндер…
Әмма ике нәрсә хакында укучыга шундук әйтергә тиешмен. Сәүбән кайчан да булса анасыннан атасы хакында һәм Сәвия хакында сораячак иде. Бүгенме, иртәгәме, бер атнаданмы, бер айданмы – бер көнне килеп сораячак иде. Бүген ул сорамас кебек. Аның шәһәр ваклыкларыннан арыган рухы, мәхәббәтсез тормыштан талчыккан җаны туган нигезендә бераз хәл җыярга, күңел утыртырга тиеш иде. Авылсыз узган унсигез ел гомернең тыгыз йомгагын сүтеп җибәрү җиңел түгел, моңа күпмедер вакыт кирәк иде…
Малае янында бераз юангач, Рәмзия, мунча ягарга, кош-корт карарга дип, тышка чыгып китте. Сәүбән, бер кочак фотосурәт тотып, ялгызы утырып калды. Ләкин аның фотолар карыйсы килмәде. Аларда әрнүле хатирәләрдән башка берни дә юк. Сәүбән үзенә бик кызык шөгыль тапты: урам як тәрәзә янына утырды да авылны күзәтә башлады.
Иң элек ул урам башындагы иясез ватык арбага игътибар итте. Аның бер тәгәрмәчен кемдер салдырып алып киткән. Алдагы тәртәләре дә юкка чыккан. Гарипләнеп бер якка янтайган бу арбада Сәүбән үзен таныгандай итте. Аның да язмыш тәртәләре кайдадыр югалган, тормыш арбасының бер генә түгел, ике, өч тәгәрмәче ватылып, төшеп калган. Ул да менә хәзер яралы, гарип рухын дәваларга авылына кайтып егылды. Табармы ул монда берәр дәва? Йөрәк түрендә гомере буе йөрткән сагыш төерен сүтә алырмы? Ничә еллар күңелен әрнетеп торган сызлавыктан котыла алырмы?
Әнә, кемдер килә. Таныш түгел… Таныш! Бу бит Әнисә апасы! Башлангычта укыткан Әнисә апасы… Бер тамчы үзгәрмәгән… Әнә ничек җил-җил атлап килә, очып йөргән кебек йөри. Мәктәптә каникуллар чоры хәзер. Кая бара икән? Кая барса да барыбер түгелмени… Иң мөһиме, ул – исән-сау, һаман элеккечә – тере, җитез, якын, кадерле…
Мәктәптә укытучылардан уңды Сәүбән. Әмма укытучыларның әйбәтлегенә ул үзе сәбәпче иде. Аңа уку җиңел бирелде. Сәүбәннең яшь, тәҗрибәсез зиһене белән Ходай Тәгалә яисә ниндидер изге рухлар идарә итеп торган шикелле. Өй эшен эшләмәгән чакларында да аның начар җавап биргәне, начар билге алганы булмады. Ниндидер илаһи бер көч аның колагына дөрес җавапны пышылдап торган кебек иде. Чыгарылыш сынаулары вакытында Сәүбән тагын бер мәртәбә аптырады. Билет алып утыргач, күзен йомып, хәтерен бер урынга җыеп китерүе була, бөтен укыганы исенә төшә дә куя. Экрандагы сурәт кебек, йомык күз алдында балкып-сүнеп тора башлый… Китап укыганда аның һәр бите, фоторәсем кебек, күңеленә төшеп кала, кирәк чакта шул битне хәтер төпкеленнән эзләп табу кыен булмый. Әнкәсе Сәүбәнгә гел әйтә иде:
– И-и улым! Бигрәкләр дә җиңел бирелә сиңа уку. Хәерлегә генә булсын! Җиңел килгән җиңел китә бит. Килгәч-килгәч, белем сиңа китмәслек булып килсен!.. Миннән теләк шул, – ди иде.
Әллә Рәмзиянең улын беренче сыйныфка илткәндә теләгән теләге кабул булды микән? Ул вакытта: "Ярабби! Улыма тел ачкычлары бир!" – дип теләгән иде ул.
Ләкин Сәүбән бер нәрсә хакында кешегә әйтергә курка. Аңа кемдер һәрвакыт булышып тора. Аның зиһененә мәктәптән, институттан башка да каядыр аң-белем, өстәмә мәгълүмат килеп тора. Баштарак ул моңа гаҗәпләнә иде. Хәзер аптырамый инде. Димәк, кемгәдер шулай кирәк. Ходай Тәгаләгәме, Күк-галәмгәме, табигатькәме әллә Хөсни карт риваятьләрендәге Зөһрә-анагамы?
Урамнан, ике бозау куып, Нигъмәт бабай узды. Бозаулары көр күренә. Димәк, өч сыер асрый бу карт. Иң гади авыл арифметикасы: ике сыерга ике бозау; узган елгы бер бозауны иткә суялар, бер тана-бозау нәселгә калдырыла, киләсе елга, бозылыбрак киткән сыерны суеп, әлеге башмакны савымга куялар. Шул рәвешле абзарла һәрвакыт өч эре мал тора. Алар тирәсендә ике бозау, өч-дүрт сарык бөтерелә…
(Дәвамы бар.)
Мөнир ВАФИН фотосы.