Чәчмә әсәр
16 июнь 2025, 05:47

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Оча торган кешеләр (4)

– Мин бәхетнең нинди икәнен белми калдым, ә менә сөю-мәхәббәтне бөтен матурлыгында татып белдем.

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Оча торган кешеләр (4)Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Оча торган кешеләр (4)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Оча торган кешеләр (4)

Хөсни карт сөйли иде. Иң беренче булып күк йөзе туган, ди иде. Күкнең иясе Тәңре. Калган бөтен нәрсә – шул Тәңре тудырган дөнья. Ләкин бит Тәңре үзе генә дөньяны ярата алмый. Аңа хатын кирәк. Бөтен планеталар арасында бердәнбер хатын-кыз планета – йолдыз бар икән. Ул – Чулпан, ягъни Венера. Күк-Тәңре менә шул Чулпан–Венерага ярәшкән дә инде. Чулпан-Венера безнеңчә Зөһрә-ана була, Зөһрә-ананың оныклары, Җиргә төшеп, безнең авылга нигез салганнар…

– Уф!.. – дип куйды Сәүбән. – Искә төште.

– Яле, әйтеп кара.

– Безнең Зөһрә-анага өйләнгән ул.

– Ярый, бөтенләй өметсез түгел икән әле син.

– Рәхмәт инде.

– Кала-тау тавышланганда бөтен тирә-як дер калтырап тора иде, ә?

– Шул искә төшсә, әле дә тәннәрем чымырдый башлый…

– Ә үзең тауның шул вакытын ярата идең…

– Әллә син чынлап та сихерче сыңарымы?.. Боларның барысын да каян беләсең? Теленә салынып тора дисәм, мин әйткәннең-уйлаганның тач өстенә басып барасың

– Әйттем бит инде, – мин синең балачагың, малай вакытың гына… Менә кара бөтенесе дә туры килә: яра җөе дә, күзләрем, чәчләрем дә… – Малай үзенең йөзенә-битенә, күзләренә, чәчләренә төртеп күрсәтә башлады.

– Анысы шулай да соң…

– Исемем дә, сүзләрем дә туры килә. Инде тагын ничек ышандырыйм сине?

– Мин дивана түгел лә! Нишләп, ничек минем әллә кайчангы балачагым кеше сурәтенә кереп йөрсен ди?! Әйтсәм, адәм көләр…

– Алайса, син генә белгән бер серне ачыйммы?

– Әһә! Менә хәзер тотам мин сине! Яле, кеше белмәгән нинди серем бар минем!

– Йә, әйт инде, әйт! Юри кыланасыңдыр әле…

– Тыңла, алайса. Без йөрергә яраткан чишмә өстендә генә, тауны тишеп, мәгарә кереп китә. Шул мәгарә авызында, эчкәрәк кергәч, бер тар тишек бар. Исеңә төштеме? Менә шул тишектән бераз шуышып баргач, олы бүлмәгә килеп чыгасың… Сине беркем белми торган серең әнә шул мәгарә бүлмәсе иде.

– Белдең…

– Хәтерлисеңме, анда сәкесыман урын бар иде. Кипкән печән ташып, шул сәке өстенә түшәк тә әмәлләдең әле…

– Хәтерлим…

Хәтерләмиме соң! Сәүбән барысын да ап-аяз хәтерли: теге тишектән суырылы кергән яктылык мәгарәнең эчен тонык кына яктыртып тора иде. Бу бүлмәдә ул бала чагының иң моңсу, шулай ук иң бәхетле мизгелләрен кичерде. Күңеле үпкә-зарда рәнҗештән әрнегән вакытта, шушында килеп, үзенчә юанып, олыларча сагышланы уйланып, сәкесендә чалкан төшеп ята иде ул. Тигез-шома итеп кырылган таш стеналарга, гөмбәзләнеп уелган түшәмгә төбәлеп ятасың да ятасың… Сәүбән ике сәер хәлне бик ачык хәтерли: күз керфекләрен йомшак кына иркәләп, борын эчләрен рәх кытыклап, тәмле җил йөри. Әйе-әйе, тәмле-татлы җил! Алмагач чәчәгенең тәме  иде бу җилдә… Сәүбән белә: үтәли юл булмаса, җил йөрми. Димәк, Сәүбән бүлмәсенән соң да мәгарә дәвам итә. Унынчыда укыганда бу юлны, ниһаять, тапты ул. Стендан ыржаеп торган тишекне киңәйтеп, эчкәрәк кереп карады. Тагын ике бүлмә барлыгын белде. Тик анда дөм караңгы иде. Кабызган чыра бик тиз сүнеп бетә, аннары, Саүбәнгә эчкәрәк керүнең кирәге дә юк иде. Аның үз бүлмәсе бар, үз сере, үз дөньясы бар… Икенче могжиза да шул тау куышы белән бәйләнгән. Сәүбәннең күп мәртәбәләр искә алганы булды: Кала-тауның йөрәге тибә иде. Кешенең йөрәк тибешенә охшамаган иде бу саңгырау тавыш:" дөп-дөп… дөп-дөп… дөп-дөп… Бер дөпелдәвек белән икенчесе арасында әллә күпме вакыт бар. Унга кадәр генә санап булгандыр, мөгаен…

– Тауның йөрәге типкәндә, бөтен дөнья селкенеп куя иде…

Янында барган малайның сүзгә кушылуы Сәүбәнне айнытып җибәрде. "Карале, минем бөтен уйлаган уйны укып бара бу ,– дип уйлап алды ул. Барысын да каян беләдер?

– Барысын да беләсең тагы… Тик мин барыбер берни дә аңламыйм: кем соң син? Йә?.. Үзең уйлап кара: балачак, сабый вакыт кире кайта алмый бит инде. Ул үткән, яшәлгән! Яшәлгән и вәссаләм! Кире кайта алмый ул, по-ни-ма-ешь!…

Малайның җавабы үтә дә сәер иде:

– Кайта шул… Кеше, балачагым үтте дә, онытылды, хәтер чоңгылларына матур һәм гыйбрәтле истәлек булып төшеп, югалып калды, дип уйлый. һәм ялгыша!.. Аның балачагы гел янында, гел янәшә йөри… Ничек күрсен ул аны! Тормыш ваклыкларыннан аның күңеле сөрсегән, җаны изаланган, йөрәге җәрәхәтләнгән, бәгыре каткан була. Күзендәге яшәү нуры, өмет нуры тоныкланган, йөз суы кипкән була…

– Инде аңа китсә, менә мин күрәм бит…

– Күрүчеләр дә бар… Күңел сафлыгын, ихлас хисләрен, мәхәббәтен югалтмаган кешегә ал-ачык булып күренә ул – балачак, бал чак…

– Мин… Мин – әйбәт кешемени?

– Ничек дим икән?.. Әйттем бит, син начар кеше түгел. Әйбәтлегеңә килгәндә… Бу яклал шактый ышандырасың бар әле. Күңелеңне, жан-рухыңны, йөрәгеңне сынал, барлык уйларыңны тагын бер мәртәбә яңартып чыгасың бар.

"Кара ничек матур сөйләшә, берәр акыл иясе диярсең", – дип уйлап өлгерде Сәүбән. Үзе ниндидер җиңеллек, рәхәтлек тоеп, бер тында әйтеп куйды:

– Барыбер рәхәт миңа. Бөтенләй үк беткән кеше түгел икәнмен бит…

Сәүбән моны үзе дә белә. Ихтыярсыз, йомшак рухлы, шактый куркак кеше булса да, ул таш йөрәкләрдән яисә чүпрәк җаннардан түгел. Сәүбән үзендә элекке авыл рухын, авылда яшәгән чакларыннан килүче ихлас хисләрне, самими тойгыларны, эчкерсез мәхәббәтне аермачык тоя. Дөресрәге, нәкъ шулар аны тормыш баткаклыгыннан һәм чарасызлыктан, төшенкелектән саклап калды да…

Шәһәрдәге Сәвиясе балага авырлы иде. Тулгак вакытлары җиткән. Сәүбән аның тирәсендә бөтерелеп кенә йөри: тегесен китерә, монысын алып кайта… Юк, бу хәлләр элгәрерәк башланды. Өйләнешеп бергә тора башлагач ук Сәүбән үзенең бәхетсез икәнен аңлаган иде инде.

Аларның өч ел балалары булмады. "Бала – мәхәббәт җимеше" дигән сүздә дөреслек бар икән. Сәүбән бик еш уйлана иде: "Аерылырга кирәк, аерылырга кирәк… Балабыз да юк… Икебез дә яңабаштан тормыш корырбыз…

Һәм менә – Сәвия балага узды. Баштарак Сәүбән аңышмады. Хатынына бала табарга вакыт җиткәч кенә җаны чыгырыннан ычкынды. Бала булачак бит! Аларның уртак бәгырь җимеше туачак! Бер-берсен яратмаган ике җанны мәңгелеккә бәйләп куячак! Әле аерылышырга, яңа тормыш корырга, бәхетле булырга ниндидер өмет бар иде. Хәзер ул өмет тә бетте, сүнде…

Өметсез кеше – бәхетсез кеше. Сәүбән эчә башлады. Көннәр буе юкка чыгып, югалып йөрде. Әллә нинди дуслар талты, пычрак подвалларда, ташландык йортларда кунып калган чаклары да күп булды. Ул көннән-көн тормышның төбенә таба тәгәрәде. Савиясе, битен яшь белән юып, йөрәген өзгәләп, күңелен әрнетеп, тумас борын туачак сабыеның җанын имгәтеп, ялгызы өйдә изаланып ятты. Ачыргаланып кычкыра-кычкыра, иңри-иңри мендәр төйгән чаклары да еш булды аның…

Менә шундый ямьсез көннәрнең берсендә Сәүбән, "баш төзәтерлек" кенә акча табу нияте белән, кайчандыр авылдан ияреп килгән иске чемоданын ачты. Ачты да артына егылып китә язды… Кыршалып, таушалып беткән чемодан эченнән мәтрүшкә-бөтнек исе, авыл исе аңкып килеп чыкты! Сәүбән шаша язды! Юк, башта әле ул айныды, аннары гына шашар дәрәҗәгә җитте. Рух чишмәсе буеннан алып кайтып киптерелгән мәтрүшкә сихере үзенекен эшләде: Сәүбән элекке, ихлас хәленә, керсез күңел ярларына кайтып төште. Ул шунда ук басынкыланып-моңсуланып калды. Әмма ул бер нәрсәне күңеленә нык кабул иткән иде: тормыш дәвам итә, кан, нәсел дәвам итә! Ул үз язмышын онытып, бөтен барлыгын, омтылышларын, хыялларын туачак баласына багышларга, аның бәхете өчен җанын да, тәнен дә аямый яшәргә тиеш! Бу авыл фәлсәфәсе. Бу фәлсәфәдә кемдер чикләнгәнлек, хилафлык күрер, әмма бу фәлсәфә – дөньядагы иң кешелекле һәм шәфкатьле тәгълиматларның берсе! Чөнки ул киләчәк яклы. Кеше үзенең нәсел дәвамы өчен шәхси тормышын, хәтта бәхетле язмышын корбан итә белергә тиеш! Бу – Табигать кануны, әмма бу – Кешелек кануны да! Сәүбән бөтен кешелек өчен җавап биреп бетерә алмый, әлбәттә… Әмма авыл өчен әйтә ала: авылда мондый фидакарьлек бар әле, шуңа да авыл шәһәргә караганда тазарак, иплерәк, өметлерәк…

Авылның чын рухы менә шушындый мәтрүшкә, бөтнек исләренә, шифалы чишмәләр суына, талгын җил сулышына сеңгән. Сәүбән моны яхшы белә хәзер. Үз язмышында татып белә…

– Йә, җитәр сиңа, артык нык тирәнгә төшәсең… Барысын да кузгатма. Авылыңа кайтып барасың бит. Әле монда да күңелеңә авыр таш булып ятардай хәлләр күп булыр. Мин моны сизеп торам…

– Мин дә сизәм… – Сәүбән инде янында барган малай белән үз итеп, кадерле кешесе, туганы итеп сөйләшә башлаган иде. Минем монда да җанга тияр нәрсәләр күп шул. Кичә генә киткән кеше түгел бит… Унсигез елга, катлап-катлап, сылап-сылап, ничә мәртәбәләр генә түшәлгәндер инде бу аяусыз вакыт тузаны?..

– Дөресме шул: йөрәгеңдә җәрәхәтне вакыт тузаны да, тормыш юшкыны да каплап, томалап куя алмады бит. Шуңа да менә кайтып барасың…

– Анысы дөрес, адаш энекәш… Ул җәрәхәтнең исеме – Сә-ви-я…

– Күрәсең киләме? – Малай сак кына, Сәүбәннең күңелен кузгатмасам ярар иде, дигән кебек, сагаеп-сакланып кына сорады.

– Бик килә!

– Шулайдыр дигән идем аны…

– Мин аны бик еш төшемдә күрә идем. Тик… үтә дә сәер итеп, серле итеп күрә идем.

– Ничек?

– Беләсеңме, элекке яшь вакытын түгел, мин аның хәзерге вакытын күрә идем.

– Кызык… Син чынлап та сәер кеше.

– Нигә мин генә, син дә сәер, димәк. Син бит минем балачагым! Дөрес булса…

– Шулай булып чыга шул…

– Ә син хәтерлисеңме, Сәвия белән бәйле тагын бер серем бар минем. Әгәр син минем балачагым икән, ул серне белергә тиеш.

Сәүбән янәшәсендә барган малайга әллә нәрсә булды. Ул үз эченә йомылып, хәтта бераз чүгеп, кечерәеп калды. Маңгайларын җыерып та, йөзен чытып, күзләрен йомга лап та уйланды, әмма җавап бирерлек сүз тапмады. Сәүбәнгә шул гына кирәк иде. Ул үртәүле тавыш белән:

– Нәрсә, рәт беттеме? – дип сорады.

– Белмим, билләһи, белмим…

– Ә үзең!.. Мактанган буласың… Барысын да беләм, имеш…

– Көлмә. Үзеңнән көләсең. Мин бит синең балачагың.

– Алайса, нигә авызыңа су каптың? Нигә телеңне тешләдең? Нигә, нигә?

– Ул сер сезнең гыйшык-мыйшык белән бәйләнгәндер әле.

– Әйе шул! Жылына башлады…

– Җылынасы-нитәсе юк, мин барыбер белмим.

– Нишләп?

– Махәббәт – балачактан өстен. Мәхәббәт башланган урында мин үләм. Мәхәббәт – язмыш мәсьәләсе, ә мин… мин… сафлык мәсьәләсе…

– Ярый, ышандырдың, ди… Үзең башлы гына булып чыктың, малай. Логикаң шәп синең.

– Йә, әйт инде, нинди сер ул?

– Ә-ә, кызыкмы? Тыңла, алайса, сер итеп кенә сөйлим.

– Ак ант, кара ант? Билләһи газыйм, бу серемне ачсам, җанымнан язмыйм?..

– Син бит минем антны әйтәсең.

– Бәй, мин кем соң?

Сәүбән бот чабып куйды.

– Һи, тагын онытканмын… Һич кенә дә күнегә алмыйм әле бу сихер шаукымына. Менә шул, тыңла. Син беләсең инде, Рух чишмәсеннән авыл ягына бераз баргач, тау башына юкәләр рәте менеп китә. Кем утырткандыр аны, Ходай үзе генә беләдер, әмма бик сәер агачлык ул. Бер рәт булып өскә менеп китә дә, тауны урап, боргаланып-боргаланып, аргы якка барып төшә. Ул төшкән урында тагын бер мәгарә башлана. Хикмәт анда түгел. Хикмәт бу яктагы беренче юкә агачында.

– Сәвиянең ни катнашы бар аңа?

– Бар шул. Без икәү бик еш килә идек Рух чишмәсе буена. Аның суын эчеп, бер-беребезгә сибешеп, матур минутлар кичерә идек. Аннары, өсне-башны салып, кибенәбез…

– Ничек инде?

– Шулай, якындагы теге юкә агачына барабыз да өскә үрмәлибез. Бераз менгәч, агач ябалдашлары безне авыл күзеннән, якында гына йөргән көтүчеләрдән, печәнчеләрдән, юлчылардан яшереп куя. Менә шунда без чишенеп ташлыйбыз да күлмәкләребезне ботак-чатакка тезеп эләбез…

– Сез бигрәк инде… Оятсызлар кебек кылангансыз…

– Үзем дә аптырыйм, бер дә оят түгел иде безгә. Мин Сәвиягә тимәдем, рәнҗетмәдем. Әмма мин аны һушны югалтырлык дәрәҗәгә җитеп назлый идем… Беренче мәртәбә күкрәкләреннән шунда үптем… Салкын беркеп, калтыранып торган күкрәк алмаларын борыным белән назлый-назлый үптем… Шытып, күпереп килүче бодай бөртеген иреннәремә алып, шулай назлап капкан килеш: "Мин сине яратам! – дип пышылдый идем… Чәчләренә, кашларына, керфекләренә, кыенсынудан алсуланган бит, ияк очларына, кулбаш-янбашларына, күкрәк төймәләренә кунган көмеш тамчылар бүген дә күз алдымда… Кендек оясында да шундый ук көмеш тамчы. Менә ул тамчы, ниндидер җан иңеп, шул оясыннан йөгереп чыга да аска, тагын да серлерәк, сихерлерәк дөньяга таба тәгәри…

– Син, чынлап та, бәхетнең нинди икәнен белеп калгансың…

– Юк, ялгышасың, мин бәхетнең нинди икәнен белми калдым, ә менә сөю-мәхәббәтне бөтен матурлыгында татып белдем.

– Син хаклы… Мең мәртәбә хаклы!

…Авылга җитеп киләләр иде инде. Сәүбән, сискәнеп диярлек, бер сәер уйга барып төртелде: "Бу малайны минем белән күрсәләр? Нәрсә дип әйтермен соң? Көләрләр…"

Малай-Сәүбән, әлбәттә, аның бу уйларын белеп бара иде. Ул җавабын көттермәде:

– Йә, юләр сатма. Мине синнән башка беркем күрми. Бер кеше икәү була алмый бит инде!

– Ә?..

 

(Дәвамы бар.)

 

Freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас