

Сәүбән кызу-кызу адымнар белән ары китте. Ул үз артыннан мыштым гына ияреп килүче малай хакында ничек тә онытырга тырышты, үзен көчләп диярлек малай чагын. нан калган хатирәләр дәрьясына алып кереп китте. Ә Сәүбәннең балачагына кагылышлы иң гаҗәеп хәлләр шушы Кала-тау белән бәйләнгән иде.
Иң кызыгы һәм гаҗәбе Кала-тауның түбәсе, очы булгандыр. Дөресрәге, бу тауның түбәсе бөтенләй дә юк иде. Ниндидер могҗиза белән аның очын кисеп алып, өстен тигезләп, "сыпырып" куйганнар диярсең… Җитмәсә, Кала-тауның әнә шул өске ягына тигез, шома таш түшәлгән. Чып-чын аэродром инде!
– Булмый торсын әле!.. Беләсеңме, күпме тарта хәзерге самолетлар? Йөз тонна!
Сәүбән, таныш тавыш ишетеп, йөзен чытты. Әмма күтәрелеп бәрелмәде, хәтта дәшмәде дә… Ул тагын Кала-тау ягына карап алды. Коткарса ул гына коткарыр бу афәттән. Тәмам тилеләнеп, акылны җуйганчы дип, Сәүбән бөтен җан-күңеле белән балачак хатирәләренә ябышты. Бу хатирәләрнең үзәгендә Кала-тау иде. Әнә бит ул ничек аерылып тора. Ул хәтта тауларга охшамаган да.
Башкалары үз түбәләре белән күк пәрдәсен төртеп тишмәкче булып югарыга үрелгәннәр, Кала-тау гына, арада иң биеге булуына карамастан, әкияти бер җанвар кебек, бөгәрләнеп җиргә яткан да йокыга талган… Ниндидер серле дә, шомлы да манзара бу. Менә ул уяныр да, үкереп-бакырып, тирә-яктагы тауларны, урманнарны әвәрә китереп, торып басар кебек…
Ни генә сөйләшмиләр иде бу Кала-тау хакында!
Әле дә хәтерендә, түбән очта бер карт яши иде. Ай-һай сәер карт иде ул. Пәри кызы белән сөешеп "диванага калган" дигән сүзләр дә йөрде. Исеме ничек соң әле? Рәхмиме, әллә Хәсмиме?..
– Хөсни. – Монысын янында барган теге малай әйтте. Сәүбән бу юлы да аны үз күңеленә артык якын җибәрмәскә тырышты, тыныч кына сөйләшә башлады:
– Ә, әйе, Хөсни… Туктале, каян беләсең син аны, ул бит мин бәләкәй чакта ук каядыр китеп югалган иде?
– Белмәскә, шул синең балачагың бит инде мин. Һаман ышанмаган буласың. Бигрәк сәер кеше син… Үз-үзеңне танымыйсың…
Малайның бераз үпкәләбрәк әйткән сүзләре Сәүбәннең күңел түренә шом йөгертсә дә, ул һаман әле сер бирмәскә тырышты. "Бәласеннән баш аяк, башка дәшмәскә кирәк, җавап биргән саен сихер үзенә тартучан була", дип уйлап алды да кабат баягы уйларының тигез ызанына килеп төште.
…Менә шул Хөсни карт авызыннан чыга иде бөтен хикмәтле сүзләр. Кич яланга ат сакларга чыккач, бөтен урам малайларын үз тирәсенә җыеп ала да сөйли башлый үзенең әкиятләрен…
Имеш, бу Кала-тау – кеше кулы белән өелгән тау. Әйе-әйе, элек булмаган мондый тау. Тик аны җир кешеләре дә өймәгән. Күктән төшкән кешеләр күтәргән аны.
– Күктән төшкән? Ничек төшкәннәр соң алар?
– Күктә дә кешеләр яшимени?
– Булмас ла… Ялгандыр бу…
Хөсни тыныч кына дәвам итә.
– Бу кешеләр галәмнән корабларга утырып төшкәннәр. Кала-тау өстендәге мәйдан – аларның чуен кораблары төшә торган урын булган.
– Каян, каян төшкәннәр соң алар? – дип түземсезләнә кемдер?
– Каян булсын, Айдандыр инде. Иң якыны Ай бит, – ди икенчесе.
Хөсни карт, башын чөеп, бераз вакыт төпсез күккә карап тора да әйтеп куя:
– Чулпан йолдыздан килгәннәр алар.
– Таң йолдызыннанмы?
– Көтүче йолдызыннанмы?
– Зөһрәдәнме?
– Әйе, Зөһрәдән. Ул йолдызда яшәүчеләрнең башында Зөһрә-ана тора. Менә шул Зөһрә-ананың оныклары төшкән безнең Кала-тау буена…
– Ә нигә Кала-тау дип аталган соң ул? Анда бит бернинди дә шәһәр юк? – Теге түземсез малай һаман төпченепме-төпченә…
– Әйттем бит инде: бу урында элек тау булмаган, – дип сүзен дәвам итә Хөсни. Учак уты яктысында ул үзенең җыерчыклы йөзләре белән әллә нинди серле, әкияти затка охшап тора. Әмма малайлар бу заттан курыкмыйлар. Чөнки аның самими, изге күңелле бер Хода бәндәсе булуын үзләренең сабый күңелләре белән тоеп беләләр. Балчык ташып тау өеп куялар башта. Аннары өстенә таш түшиләр, кораб төшәр өчен мәйдан ясыйлар.
– Шуннан, шуннан?.. Шуннан соң шәһәр төзиләрме?
– Туктале син, Хәбип малае. Кума атны ул кадәр. Төн озын, барысын да берәмтекләп сөйләрмен. Тыңлагыз гына… Сез тыңларга, хәтердә калдырырга тиеш боларны. Бу изге тау тарихын, авылыбыз тарихын киләчәккә илтергә тиеш кешеләр бит сез. Ныклап тыңлагыз. Мин сөйләгәннәрнең бер бөртеген дә түкми-чәчми хәтер сандыгыгызга салып барыгыз…
Малайларга Хөсни карт сөйләгәннәрнең барысы да аңлашылып бетми. Әмма аның мавыктыргыч әкият-риваятьләрен тыңлау бик тә кызык, рәхәт. Тик… бераз шомлырак кына. Үзләре дә сизмәстән, малайлар бер-берсенә сыенышыбрак утыралар, ара-тирә Кала-тау ягына да караштыралар…
Хөсни картка тыңлаучы гына булсын. Әле генә шул могҗизалар эчендә булып кайткан диярсең, ышандырып, үзе әйтмешли, берәмтекләп сөйләп бара…
– Галәмнән төшкән кешеләр ә-ә-нә теге әрәмәлек буйларында шәһәр төзи башлыйлар. Әмма җир кешеләренең явызлыгын белмиләр әле алар. Төзеп кенә бетерәләр, җирдәге кыргый затлар бу шәһәргә һөҗүм итәләр, аны яндырып, пыр туздырып китәләр. Шулай берничә мәртәбә кабатлангач, Зөһрә-ана оныклары шәһәрләрен тау эченә салырга булалар…
– Хәзер дә бармы ул шәһәр?
– Хәзер дә бар, безнең Кала-тау эчендә гүзәл шәһәр бар…
Аның бар икәнен Сәүбән үзе дә белә. Әнә бит, әнкәсе тиргәгән саен: "Йөрмә шул тауга, эчендәге рухлары чыгып, сихерләп дивана ясарлар", – дип тирги. Рухлар – шул ук кешеләр бит инде. Ә кеше булган җирдә йә авыл, йә шәһәр була да була инде. Тагын шунысы да бар: тау эчендә авыл булалмый. Авылның бит аның басулары, кырлары, күлләре, чишмәләре, таллыклары, сайрар кошлары була. Ә шәһәр гел таштан төзелә. Тау эченә таш өю берни түгел лә ул…
Алдагы көннәрдә ат сакларга чыкмаган, шуның аркасында риваятьнең башын ишетмәгән бер малай сорап куя:
– Каян төшкәннәр соң алар?
Хөсни карт, һич иренмичә, риваятен яңабаштан сөйли башлый:
– Бердәнбер көнне Кала-тау башындагы мәйданга Чулпан йолдызыннан кораб килеп төшә, аңардан кешеләр коела. Су кебек зәңгәр күзле, җирән чәчле, ди, үзләре…
Кемдер дәшми булдыра алмый:
– Безнең кебекме? Безнең авылда бөтен кешенең күзе зәңгәр… Чәче дә җирән…
– Менә-менә!.. Башлы малай булырсың, казаның әйбәт кайный… Менә шул Чулпан йолдыздан килгән кешеләр безнең авылга нигез салган да инде. Малайлар шаулашып алалар:
– Уһу! Вәт шә-ә-әп!..
– Ничек инде? Без… без йолдыздан төшкәнмени? 21
Хөсни карттан сора гына, ул шунда ук мавыгып сөйли башлый:
– Әйе, Сарманай – менә шул зәңгәр күзле, әлиф кебек төз, зифа кешеләр авылы. Ызначит, без галәм затлары булып чыгабыз…
– Нигә алар кире очып китмәгәннәр соң?
– Нәрсәдер булган инде. Трактор да, матай да ватыла бит, галәм корабы мәңгелек түгел, ызначит.
– Кая булган соң ул кораб?
– Бөтен хикмәт тә шунда шул: ул кораб юкка чыккан. Тау эченә яшерелгәнде дигән фараз сүзләр йөри йөрүен… Тик менә Кала-тау эченә кереп караган кеше әлегә…
…Сәүбән, уйлар дулкынында салмак кына бара торгач, әллә кайсы тоемы белән үзенең ялгыз калуын сизде. Кырт артына борылып карады. Әһә! Әнә ул малай. Тагын да арткарак калган. Мыштым гына булса да килүен килә үзе. Әллә үпкәләгән инде.
– Әй, адаш, кил әле монда җәтрәк!
Малай аңа карап кына адымын кызулатмады, дәшми-нитми килүендә булды. Бераз сабыр иткәннән соң, Сәүбән түземсезләнеп һәм малайның хәленә керергә тырышып сораша башлады:
– Нишләп артка каласың? Арыдыңмы әллә? Әйдә, бергә кайтабыз, миңа да, сиңа да күңеллерәк булыр…
Малай һаман дәшмәде. Ул инде Сәүбән белән тигезләште, аннары, керфек тә какмыйча, авызын турсайткан килеш, килгән җайга узып та китте.
"Да-а… Малайны чынлап та үпкәләттем бугай", – дип уйлап алды Сәүбән. Бала вакытта үл үзе дә бик үпкәчел булды. Берәрсе кирәкмәгән сүз әйтеп рәнҗетсә, хәзер үпкәләргә тора иде. Юк, какканга-сукканга әллә ни игътибар итми, ә менә авыр сүзне, бигрәк тә нахакны һәм ялганны күңеле күтәрми иде. Мондый чакта ул эченә бикләнә дә авылдан чыгып китә… Башта ындыр артлап кына инеш буена төшә, аннары Яман кул чокыры буйлап Кала-тауның текә ягына чыга. Нәкъ шул җирдә, стена кебек шома кыя астында урнашкан да инде "Кала-тау" дигән җанварның ыржаеп торган авызы… Сәүбән бу "җанвар"дан һич курыкмый, киресенчә, аның янында тынычланып калгандай була. Үпкә-рәнҗешләр юкка чыга, нахак сүздән тәмам изаланган, менә-менә очып чыгар төсле тибенеп яткан йөрәге дә, үз эзенә төшеп, салмак кына тибә башлый, күңеле дә үз урынына утыра, карашлары җылынып, йөзе яктырып, нурланып китә.
"Җанвар авызы" дигәне тау куышы, мәгарә була инде.
Ниндидер сихер, тылсым бар, ахры, бу тау куышы тирәсендә. Бәлки якындагы чишмә буеннан киләдер бу тылсым?
– Ул чишмәне онытмагансың икән әле…
Янәшә барган малайның кинәт әңгәмәгә кушылып китүе Сәүбәнне сөендерде. Аның эченә җылы йөгерде. Ул юлдашына сиздермәслек итеп кенә елмаеп куйды. Кеше рәнҗеше – иң хәтәр әйбер бит. Бигрәк тә балалар рәнҗешеннән сак булырга кирәк. "Жанга кара тап булып ята торган әйбер ул", – ди иде аның әбисе. Әбисе тагын әйтә иде: "Һәр җанда бар ул кара таплар. Аларга тимәсәң, кузгатмасаң, берни дә булмас, әгәр тисәң инде, җаның олтанга әверелер, дөньяң күмер кебек каралыр", – ди иде мәрхүмә…
– Ник онытыйм, онытмадым… Исемен дә хәтерлим әле – "Рух чишмәсе".
– Онытмагансың…
– Изге әйберне онытып буламыни?
– Изге дип тормыйлар, оныталар бит әле.
Сәүбән сагаеп калды. Нәрсәгә төрттереп булыша бу малай.
– Юк, син турысын әйт, сүзеңне уратып йөртмә. Кем оныта? Мин онытаммы?
– Мин бит әле "син онытасың" димәдем…
– Юк, "син онытасың" дип әйткән кебек әйттең!
– Алайга калгач, син дә онытасың.
– Йә, сөйлә…
– Менә безнең әнкәбез изге кешеме?
– Изге… Аннан да изгерәк зат юк минем өчен!
– Шулай булгач, нигә унсигез ел буе янына кайтмый йөрдең? Ник бер мәртәбә булса да кайтып, ике пүлән утынын ярып, коймасын рәтләп яисә бакчасын казып китмәдең? Ә? Хәтердә, истә тоту онытмау түгел әле. Кайтып хәлен белеп йөрү, булышып тору – ул онытмау дигән нәрсә…
Малай дөресен сөйли иде. Сәүбәнгә оят булып китте. Шулай да, ул акланыр өчен ниндидер сүзләр, дәлилләр уйлап табарга тырышты: – Әнкәйне мин ел саен ике-өч мәртәбә үз яныма чакырып, кунак итеп, тәрбияләп тордым. Әле ике ай элек кенә булып китте… Малайга бу дәлилләр бөтенләй дә тәэсир итмәде. Ул тагын да уйчанланыбрак баягы сүзен кабатлады:
– Хәтерләү, истә тоту онытмау түгел әле. Әйттем бит инде… Онытмау ул – туган туфрактан, изге туфрактан, изге чишмәләрдән аерылмый яшәү дигән сүз. Ә мин аерылдыммы?
– Аерылдың…
– Син каян беләсең соң, малай актыгы?! Миңа акыл өйрәтеп барган буласың…
– Алай сөйләшмә, сиңа килешми… Беләсең килсә, син минем кебек чакта әдәплерәк, акыллырак идең. Хәзер әллә нишләгәнсең… Дөньяга ачуың чыккан… Җиреңнән, суыңнан, чишмәңнән аерылып, бик озак яшәдең шул син.
Сәүбән аңлап барды. Бу гади малай түгел. Ходай Тәгалә җибәргән бер рухи зат, ахры, ул. Тагын да тирәнгәрәк кереп уйларга курыкты ул. Авылына барып җиткәнче йә диванага сабышыр… Иң яхшысы – кабаттан балачакның матур хатирәләренә кайту, сүзне шул вакытның гүҙәл мизгелләренә таба борып җибәрү.
– Ә син хәтерлисеңме ул Рух чишмәсен?
– Хәтерләмәскә, син минем кебек чакта ул чишмә буенда күп йөрдең…
– Шуннан, шуннан?..
– Утырган да шуган! Ул чишмәнең бик сәер яклары бар. Йә, әйтеп кара, нинди сәерлеге бар аның?
Сәүбән моны белә иде. Ул, сөенеп, елмаеп җибәрде. Аннары, кинәт уйчанланып, әйтеп куйды:
– Җәйнең бер көнендә канлы яше белән елый ул…
– Улагы тулып аккан кызыл суны канлы яшь дип уйлыйлар…
– Улагына да сыймый, хәтта… Балчыгын кыйнап-кыйнап, ярларына бәреп-бәреп ага ул…
– Ул "тау канын" карарга халык җыела…
– Шулай да, якын килергә, ул суга тотынырга куркалар иде…
– Ул канлы суга кычыткан чыпчыгы төшеп үлгәнен Хәләф абзый күргән булган…
– Хәтерлим әле, мин ул суга бармагымны тидереп карадым. Берни булмады. Тырнагы гына төште. Ярты елдан яңа тырнак үсә башлады. Менә, менә кара… Сизелми дә хәтта…
– Бер көн, бер төн акканнан соң, канлы су агудан туктый. Шуннан соң башлана да инде сәер галәмәтләр…
– Нәрсә-нәрсә? – Сәүбәннең бу сүзне ишеткәне юк иде.
– Галәмәтләр димен. Әкәмәт хәлләр дигән сүз инде.
– Шулай диген син аны. Теге… ни… тауның зәһәр тавышлар чыгарып ыңгырашуын, елавын, сыктавын әйтәсеңме?
– Монысын да онытмагансың…
– Әби әйтә иде: "Тәңребез туган көнне шулай була", – ди торган иде. Беләсеңме, Күк-Тәңре җәй көне, июнь уртасында туган бит…
– Анысын мин дә беләм, синең әби минем әби ич инде… Сабантуй бәйрәме – Тәңренең туган көнен бәйрәм итү булып чыга, имеш… Кешеләр шулай җитезлектә, егәрлектә һәм батырлыкта Тәңрегә тиңләшергә телиләр, ди. Аны хөрмәтлиләр, алкышлыйлар, ди.
– Ә, искә төште, шулай бит әле. Июньнең иң озын көнендә туган Күк Тәңресе. Тәңре туган көнне мактап, Кояш та күктә бик озак торган, имеш.
– Ә Тәңренең хатыны кем, беләсеңме?
– Юк, белмим.
– Сәүбән, балачакта белгәннәрен зиһене аша кичереп, бөтен хәтерен эшкә җикте. Исенә төшерә алмады.
– Оныткансың… Иң кирәген оныткансың, нәсел йомгагының очын югалткансын
– Юк ла, хәзер искә төшә ул… Яле, бераз әйтеп җибәр…
– Әйтмим, бу әйберне үзең искә төшерергә тиеш. Шулай иткәндә генә син аны башкача онытмаячаксың.
Сәүбән кыен хәлдә калды. Нәсел йомгагының гына түгел, хәтер иомгагының дә очын югалткан иде ул. Шул очны табып тартып кына җибәрәсе дә соң… Хәзер сүтеле китәр кебек…
(Дәвамы бар.)
Freepik.com