

2
Түр басу очында авыл капкасы күренде. "Басу капкасы"дип тә йөртәләр аны. Һаман да шул икән. Җил-яңгырдан караеп беткән ике имән багана. Алар өстенә шундый ук имән киртә сузылган. Янәшәдә генә – ялгыз тупыл агачы. Сәүбән чыгып киткәндә беләк калынлыгында калган бу агач хәзер, әнә, колачка сыярлык булып үскән. Шунда ук озын эскәмия. Элегрәк армиягә алынган егетләр, шушы эскәмиягә тезелешеп утырып, соңгы мәртәбә тәмәке көйрәтәләр, авыл белән хушлашалар иде. Хәзер ул буш, әлегә призыв юк… Ялгыша икән – кемдер бар анда, әнә, бер малай утыра. Авыл малае. Ак күлмәктән, киң сатин ыштан-чалбардан, җирән-коңгырт чәчләре ерактан ук тырпаеп, балкып тора.
Сәүбән аның йөзен ачык кына күрә алмый әле. Тик сизенә: аз гына сипкеллерәк, бер кашында тар гына яра җөе бар. Кышын кәшәкә уйнарга яраткан малайларда була андый тамгалар. Сәүбәннең үзендә дә бар. Яшәгән еллар бу җөйне куе каш астына яшереп куйган куюын… Әмма уң каш астындагы буй сызыкны барыбер күрәләр, шул юк кына нәрсә хакында сорашып ялыктыралар…
Тагын шуны сизеп килә Сәүбән: кайдадыр күргән кебек ул бу малайны. Тик кайда? Таныш, әмма күргәне юк… Бәлки, күргәне дә бардыр? Юк ла… Унсигез ел кайтмый йөреп, каян күрсен ди… Тиле…
Малай-шалай дип тормаска, барып күрешергә кирәк. Ни дисәң дә, авылның беренче кешесе бит әле ул. Сарманай үзе менә шушы малай кыяфәтенә кереп каршы алырга чыккандыр, бәлки?
– Исәнме-саумы, энекәш?!
– Исән-сау әле… Үзең саумы?
– Аллага шөкер…
Малайга якынрак килгәч, сәерсенеп, хәтта дертләп үк китте Сәүбән. Чынлап та, кайдадыр күргәне бар аның бу авыл баласын… Тик кайда, кайда? Кайчан? Кайда, кайчан күрә алсын?! Сәүбән авылдан чыгып киткәч туган сабый ласа ул. Сәер… Бик сәер!..
Күзләре! Күзләре тагын да сәеррәк. Чәчләре дә сәер. Җип-җирән! Сәүбәннеке кебек… Шулай да, күзләре аеруча сәер! Әйе! Бу малайның күз карашлары аның яшенә, сабыйлыгына һич кенә дә туры килми иде! Олыларча акыллы караш. Сәүбәннең бер танышы әйтергә ярата иде: "мудрый караш". Озын-озак гомер яшәгән, күпне күргән, күпне татыган кеше генә шулай карый: гамьле, моңсу, шул ук вакытта ышанычлы, төпле итеп… Иң мөһиме, сынап карау бар бу күзләрдә. Хәтта шикләнү, шомлану, бар. Юк, шомлану ук түгел, сагаю бар…
Сәүбән тагын шуны тойды, бу күзләргә карау белән, җаныңны куеныңа кысып, әллә кая – уйлар-хатирәләр өермәсенә ияреп, күңелнең иң ерак төпкелләренә убылып төшеп китәсең… Төшкәндә яр-кыя читенә тотынып калырга телисең, тырмашасың, чәбәләнәсең, әмма барыбер төшәсең, төшәсең…
Сәүбән дә малай чагында шушы эскәмиядә утырырга ярата иде. Әткәсенең кайтуын көтә иде ул. Әнкәсе әйтә иде: "Әткәң бик еракта шул… Әйбәт булсаң, тәүфыйклы-тәртипле булсаң, әнкәңне, өлкәннәрне, укытучыларыңны тыңласаң, ялкау булмасаң, кайтыр ул, кайтыр…" – дия иде. Сәүбән ышанды. Тәртипле булырга, уңган булырга тырышты. Укуын болай да яхшы укыды. Бу яклап куркыныч юк иде.
Соңыннан гына белде: аның әткәсе шул ук авылда башка гаилә белән яши икән. Әмма моңа карап кына Сәүбән тәртипсезләнеп, әнкәсен санга сукмыйча йөрмәде; аның төп ярдәмчесе булып калды. Авылдан чыгып киткәнче өй-нигезне үз кулында тотты. Хәйдәр абыйсы сигезенчене тәмамлау белән төзелеш техникумына укырга китеп барган иде шул…
– Син кем малае?
– Рәмзиянеке.
– Әткәң кем?
– Әткәм юк минем.
– Алай да буламыни?
– Булмый да соң… Безнең белән тормый ул. Самига апаларда яши… Яшәде…
– Нишләп – "яшәде"?
– Үлде ул.
– Шулаймыни?
Сәүбәннең дөм караңгы хәтер чоланында тагын челт итеп ут кабынды: тукта-тукта… аның әткәсе дә Самига апалар гаиләсендә бит! Ә?! Әнкәсе дә Рәмзия исемле… Нәрсә бу? Нинди хикмәтле малай? Нинди дөнья галәмәте?
– Кызы-ы-ык… Тагын туганнарың бармы соң синең?
– Хәйдәр абый бар. Бетте шуның белән…
– Ә?!
Шикле-шөбһәле уйларны тәртипкә алу өчен, таянычын-кыйбласын югалтып як-якка карана башлаган уй-зиһенне ниндидер кысага кертү өчен бер генә сорау бирәсе калды:
– Исемең ничек соң синең?
– Сәүбән.
Сәүбән аң-зиһенен күңел савытына, хәтер кысасына куып кертә алмый калды, көтелмәгән хәлләрдән башы әйләнеп, шып итеп теге малай янына эскәмиягә утырды.
– Бәй… Бәй, син бит… Син бит мин буласың…
– Әйе, син булам.
– Мин? Кит моннан! Юләр сатма! Син нәрсә, мине җүләр дип белдеңме әллә? Йә, әйт хәзер – кем малае син? Әткәң-әнкәң кем? Беренче очраган кеше белән шулай шаярырга ярыймыни?! Балачакта без дә шаярта идек, ну бу чаклы…
– Мин шаяртмыйм…
– Шаярмыйсың? Шаярмыйсың ди… Кара син аны, малай актыгын, каяндыр белеп алган да юри шаярып утыра.
– Шаярмыйм дидем бит инде. Ныклабрак кара. Менә – кара, кара! Син түгелмени? Бишенчедә районга Сабантуйга баргач төшкән карточкаңны хәтерлисеңме? Шул вакыттагы син инде мин!..
Сәүбән шаклар катты: шул? Нишләргә дә белмичә, торып китте, арлы-бирле йөренде, ара-тирә, теге малай каршында тукталып, сынап карап торды, тагын йөренде… Үзе, тиле бәндә кебек, мәгънәсез, бәйләнешсез сүзләр сөйләнде:
– Бишенчедә дисеңме? Әйе шул, бишенчедә чыгып киткән идем… Аннары… аннары институт… Әнкәй, Сәвия, Хәйдәр… Ә-ә!.. Ул Сабантуйда Хәләф абый аты җиңде… Аннары Рәмис батыр калды… Сәвия белән икесе яр буенда… Ну кызык иттем үзен: канга батырганчы кыйнадым… Шәп булды… Бишенчедә мин Сәвияне белми идем әле… Ул сигезенчедә укырга килде… Юк ла, килмәде. Мин аны күрмичә генә йөрдем бугай… Аннары өч ел бергә. Бер җан кебек… Рәмис… Сабантуй батыры Рәмис… Мин киттем, алар бергә калдылар…
– Рәмис белән калмады ул.
– Ә?! Син кем? Син мондамыни әле? Көш моннан! Фу! Кеше кыяфәтендәге Иблистер син! Мине юри диванага сабыштырып, җанны тартып алмакчы буласыңдыр… Барып чыкмас ниятең, яман рух! Кит моннан! Китәсеңме, юкмы? Көш-ш!..
Әмма теге малай кымшанмады да. Гайрәтне чигәрерлек дәрәҗәдә тыныч иде ул. Җитмәсә, һаман бер сүзне тукый:
– Рәмис белән калмады Сәвия.
– Син беләсеңме, мин беләмме, Рәмис белән калды ул. Үзем күрдем!
– Юк дигәч юк. Рәмис белән калмады. Син сукыр идең ул вакытта. Күңелең сукыр иде. Син хәзер дә сукыр. Мин синең күзләреңне ачарга, җаныңны сафларга килдем.
– Һы, кем соң син ул кадәр?
– Мин – синең балачагың.
– Ә? Кем-кем?
– Балачагың, дим бит…
– Андый исем дә буламыни?
– Исем түгел ул. Балачак, балачак, белдеңме? Ә безнең исемнәр бер үк – Сәү-бән! Сәү-бән!
– Ярар соң, ярар. Мин бит бер сүз дә әйтмим. – Сәүбән сүзне ничек бар шулай калдырырга булды. Чөнки ул барыбер берни дә аңламый иде. Шулай да, авыз эченнән генә мыгырдап куймыйча түзә алмады. – Менә әкәмәт…
Авылга кадәр янәшә кайттылар. Бер тамчы сүз сөйләшмәделәр. Сәүбәннең аңына-исенә киләсе бар иде. Күңелен утыртасы, уйларын тәртипкә саласы бар иде. Әмма басу капкасы буенда булган хәл шулкадәр хыялый-әкияти бер могҗиза кебек иде, Сәүбән үз бәгыренең әллә кайсы җире белән генә тоя-сизенә башлады: нидер булды, гайре табигый вакыйга булды; һәм ул әле озак вакытлар үзенең яңа халәтенә ышанмый, дөресрәге, ышана алмый яшәячәк. Төш кенә булуы да мөмкин бит. Әллә беләкне чеметеп караргамы? Авырта… Санап караргамы? Бер, ике, өч… җиде… ун… Ун… җиде… өч, ике, бер… Дөрес санала бит, чукынчык!
Авылга якынайган саен Сәүбәннең йөрәге тынгысызланды, ешрак типте. Атылып чыгам-чыгам дип типте. Ничек кенә типсә дә, хуҗасы аны тынычландырыр чара тапмады.
Туган авылыннан чыгып киткәнгә дә әнә күпме вакыт үткән бит! Һәркемгә мәгълүм: Вакыт канатында сагыш бар, сагышта – өмет, өметтә – югалту, югалтуда – кайгы, кайгыда – өметсезлек, чарасызлык… Менә бит ул ничек! Кайда монда дөреслек? Хакыйкать кайда? Вакытны да, хакыйкатьне дә күреп, тотып карап булмый. Тоеп кына була. Тоемың булса инде… Сәүбән әнә шул тоемын югалта язды, ахры.
Унсигез ел үткән дә киткән…
Ул арада дөнья ничек үзгәрде! Сарманай да, аның кешеләре дә үзгәргән булырга тиеш…
Сәүбән үзе дә элекке авыл малае түгел инде.
Юк ла, вакыт кешене үзгәртми, аны камилләштерә генә. Бәхетсез чагыбызның күбрәк булуына вакыт гаепле түгел. Шулай ук Күк тә, Галәм дә, йолдызлар да, Кояш та гаепле түгел. Әнә – илаһи боҗра булып тәгәри дә тәгәри ул ут йомгагы…
Ә бит һәркемнең "тормыш боҗрасы" бар. Акыллы, мәхәббәтле һәм талантлы кешеләр кулында ул "вакыт тәгәрмәче"нә әверелә, бу тәгәрмәч зуррак һәм куәтлерәк булган саен кеше гомере дә озынрак һәм әһәмиятлерәк була…
Сәүбәннең шул "яшәеш боҗрасы" ватылды, ахры. Туган җирдән аерылуны бәхеттән аерылу белән, яшәештән аерылу белән генә чагыштырырга мөмкин бит. ул үзен туган авылы өчен үлгән дип исәпли иде…
Тормышта иң хәтәре – тереләй үлү. Әлбәттә, үлгәч тә озын-озак гомер кичерерга мөмкин. Сәүбән, үлеп үк бетмәсә дә, чын-чынлап яши дә алмады, ахры…
Табигатьтә төп канун: үлем – гомернең башы. Үлемнән соң һәрвакыт яшәү килә.
Әллә?.. Әллә бу малай аның яңадан тууына ишарә микән?
Сәүбән, барган җиреннән артына борылып карады – һаман барамы, калмаганмы? Юкка чыкмаганмы?
Бара… Олыларча тыныч, салмак… Һәм акыллы! Һәрхәлдә, Сәүбәннән акыллырак. Ул моны әллә кайсы җире белән тоя, сизә… Шуңа күрә сөйләшергә дә шикләнә, хәтта курка…
Баш җитмәслек хәл бит. "Мин синең балачагың", – диме? Менә дигән малай … шундый таныш, шундый акыллы, мөлаем… Тагын… тагын… шундый газиз!
3
Сәүбән юлны бераз онытып та җибәргән, ахры. Ләкин бер нәрсәне ул төгәл белә: басу капкасыннан авылга кадәр шактый барасы… Балачакта бу ара шундый ерак булып күренә иде, әле дә хәтерли, малайлар белән бу якларга бер мәртәбә генә килеп китеп була иде. Бу яклар дигәнең Кала-тау була инде. Басу капкасына тимичә дә Кала-тауга барып була булуын. Әмма бу яктан кызыграк… Кала-тауга килгәндә инде… Ул авыл малайларын кызыктырып, ымсындырып, чакырып торган иң гаҗәеп, иң серле урын булгандыр…
Әнә ул бер читтә, тонык кына шәүлә булып, салмак кына артка таба шуыша. Уң кулда – урманнар, куаклыклар, әрәмәлек, инеш буе. Ә сулда – таулар рәте. Урта бер җирдә серле дә, шомлы да Кала-тау үзе калыккан…
Сәүбәннең бу тауны күрмәгәненә төгәл унсигез ел. Нигә гаҗәпләнергә, аның авылга кайтмаганына да шулай ук бит. Кача-поса шушы юлдан чыгып киткән иде ул. Бу хакта хәзер уйлыйсы да килми аның… Әнә – Кала-таудан оят…
Сәүбән инде бөтенләй башка кеше. Олыгая башлаган, басынкыланган, күпмедер акыл утырткан, күпмедер акылын җуйган, әмма бәхетен таба алмыйча иза чиккән, газаплы-гамьле бер бәндә. Туган җиреннән мәхрүм кала язган үксез җан. Борынгылар әйткән бит: туган җирнең ямен татып карыйсың килсә, читтә яшәп кара, туган җирнең ямен тоеп яшисең килсә, туган илеңдә тор, дигәннәр. Ягъни туган җир – сагыну өчен түгел, яшәү өчен! Әллә ни аерма да юк – "тату" һәм "тою"… Сәүбән аңлый – аның язмышына "тату" төшкән. Шулай да, ул бик озак аерылып торганнан соң кабат кайтып бара. "Тату" өчен түгел, "тою" өчен, "яшәү" өчен кайта. Тоя алырмы? Ул тойса, туган җире аны тоярмы? Шушы Кала-тау аны кабул итәрме, үзенә якын җибәрерме? Әнә бит, Кала-тау да бераз чүккән кебек. Ә элек нинди мәһабәт, биек булып күренә иде ул!
– Бер дә чүкмәгән, син үзең үскәнгә шулай тәбәнәк булып күренә ул…
Сәүбән, сискәнеп, тавыш килгән якка борылып карады. Артыннан баягы таныш малай килә иде. Һы, шул арада оныта язган ул бу сәер җан иясен. Ярар, иярсә иярсен. Хәзер Сәүбәнгә барыбер. Ул бөтенесенә дә әзер. Унсигез ел элек кайтмаска ант итеп киткән кеше кайтып килә икән, тагын нәрсә булмас?! Авылга кайткач күз күрер, кем икәнен бик тиз ачыкларбыз…
Сәүбән малайның сүзләренә игътибар итмәде. Дөресрәге, игътибар итмәгәнгә салышты. Ул бөтен ихтыяри көче белән бу яңа танышын онытырга, аны күңел дөньясыннан гына түгел, күз алдыннан да алып атырга тырышты… Ул, теләсә-теләмәсә дә, уйлары белән тагын шул каһәрле санга әйләнеп кайтты: унсигез ел бит! Унсигез ел!.. Әйләнеп кайтуын кайтты, әмма ниндидер бер вакыйгага, хатирәгә эләгеп, ябышып кала алмый иза чикте, башында уйнап йөргән уй гарасатына аның аң-зиһене генә ирешерлек түгел иде. Унсигез ел буе җыелып килгән күңел ачысы булып "башына суккан" уй өермәсе аның бөтен кешелек асылын фәлсәфи югарылыкка күтәргән, аны мәшһүр акыл иясе, философ иткән күркәм мизгел иде бу.
…Вакыт һәрвакыт алга бара. Аның артыннан өлгерә алмаганнар ялгыз кала. Сәүбән дә кайсыдыр бер мизгелдә вакыт арбасыннан төшеп калды, ахры.
…Үткән гомер үзенең максаты белән бәяләнә. Максаты белән мәгънәле ул. Сәүбәннең гомере максатсыз булды. Ә мәгънәсе булдымы?
…Гомер яшәвең белән түгел, яшәвеңне тоюың белән кызык. Сәүбән яшәде, әмма яшәвен тоймады.
…Яшәү – үзгәрү генә түгел, үз-үзең булып калу да. Сәүбән үзен югалта язды, ахры.
…Гомернең озынлыгы еллар белән түгел, кылган изгелекләр белән үлчәнә. Сәүбән начарлыклар кылып яшәмәде, әмма ул изгелекләр дә кылмады!
…Син яшәгән гомерне синнән башка беркем дә яши алмый.
…Һәр гомер үз язмышын иҗат итә. Бу иҗатның төп шарты – көрәш. Көрәш тукталдымы – гомер үлә башлый… Унсигез ел элек Сәүбән дә үз бәхете өчен көрәшүдән баш тартты. Тормыш агымына буйсынды. Вакыт белән Очраклылык ихтыярында калып, иҗаттан, көрәштән китте…
Әйе, дөньяда ике бөек тиран мәгълүм – Вакыт һәм Очраклылык! Сәүбән аларның икесеннән дә күп шулпа эчте. Көчләп эчермәделәр, үзе эчте. Шуңа күрә беркемгә дә үпкәләми ул.
…Кайчакта мең акыл хатасын төзәтүгә караганда бер хис хатасын төзәтү авыррак. Сәүбән дә үз хисләрендә бер мәртәбә ялгышты, һәм берәгәйле ялгышты. Шул ялгышуы аркасында Сәвиясеннән колак какты, язмышын ятим, гарип итте.
Ә бит кеше туганда ук бәхетле булып туа. Әнә шул бирелгән бәхетне саклап калу – кеше тормышының асыл мәгънәсе. Сәүбән үзенә бирелгән бәхетне саклап кала алмады.
…Чынлыкта, бәхет көрәш аша килә. Башкалар белән көрәшмәсәң, үз-үзең белән көрәшәсең. Сәүбәннең сагыштан, борчулардан, авырулардан арыган күңелендә әнә шул көрәш бара иде. Ә бәлки?.. Аның артыннан калмый ияреп килүче бу сәер малай – аның икенче асылыдыр? Бер кешедә ике "мин" яши диләр бит? Әйтик, берсе аның чын, ихлас "мин", икенчесе – коткы таратучы, җан-бәгырьгә тоз салып торучы дошман "мин". Шул ике "мин" тарткалашамы әллә?
– Тарткалаша ди… Әкият чыгарып барма әле! Әйттем бит инде: мин – синең балачагың. Син моның белән килешергә тиеш. Югыйсә сиңа да, миңа да бик авыр булачак…
Бу гайре табигый хәлдән тәннәре чымырдап барса да, Сәүбән артына борылып карамады. Кайдадыр янәшәдә генә балачагының кеше кыяфәтендә атлап килүе мөмкинме соң? Юк, әлбәттә!
Сәүбән тагын үзенең күңеленә кереп бикләнде. Артыннан ишетелгән тавышка җавап бирсә, шунда ук зиһененнән язар, тилеләнер, диванага сабышыр кебек иде ул… Әмма аның күңелен кузгаткан тормыш фәлсәфәсе дә ниндидер гайре табигый, хәтта илаһи яктылык белән өретелгән, яктыртылган иде.
…Гомерне ярты-йорты яшәп була, әмма аны ике мәртәбә яшәп булмый. Сәүбән дә үз тормышының ярты-йортысын яшәгән инде…
…Кешегә гомер бүләк итеп түгел, бурыч итеп бирелә. Сәүбәнгә дә бурычын түләргә күптән вакыт, ә ул һаман бурыч җыеп йөри…
…Гомер газап та түгел, ләззәт тә түгел. Гомер – олы эш; Сәүбән аны намус белән башкарырга һәм ахырына җиткерергә тиеш!…
…Гомер үткән көннәр түгел, гомер ул – истә калган көннәр… Сәүбән гомере – үткән көннәр генә, ахры…
…Гомер, бер бөртек тә чәчелмичә, җыелып бара. Сәүбән үз хәтереннән ни дә булса алып атырга теләсә дә булдыра алмас иде…
– Ә нигә алайса мине – балачагыңны оныттың?
Аның чуалчык уйларын тагын теге малай тавышы бүлде. Сәүбән, үзе дә сизмәстән:
– Кем? Минме? Мин оныттыммы? – дип ычкындырды, ялт итеп артына борылды. Сатин ыштанлы җирән чәчле малай берничә адым гына читтәрәк басып тора иде
Сәүбәннең чын-чынлап ачуы килә башлады. Ничек котылырга бу каһәрдән? Берә сихер, зәхмәт эшеме бу? Тизрәк авылга җитәсе иде, бу мәзәк хәлләрне онытасы иде! "Их, Кала-тау! Син дә сагаеп күзәтәсең бугай бу маҗараларны… Иә, тынычландыр инде мине, асылыма кайтар… Кала-тау?…"
(Дәвамы бар.)
Freepik.com