Чәчмә әсәр
13 Июня 2025, 18:56

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Оча торган кешеләр (1)

Озакламый аларның тормышында бөтенесе дә буталды, өмет-хыяллары челпәрәмә килде, күңел савытлары томаланып, карашлары төссезләнеп, яшәүләренең яме, назларының тәме бетте… Сәүбәннең сөю-мәхәббәтеннән дә ачыну катыш әрнү генә, рәнҗү генә торып калды; ул гомер йомгагының очын, язмышының иясен югалтты…

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Оча торган кешеләр (1)Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Оча торган кешеләр (1)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Оча торган кешеләр (1)

Кешенең иң бәхетле чагы – балачагы.

Үлемнән иң ерак чагы бит аның…

Әнкәй сүзләре

 

1

Поезддан төшкән бу кешегә беркем дә игътибар итмәде. Гадәти юлчылардан берни белән дә аерылмый иде ул: күп киелүдән күркәмлеген җуйган, төсе уңа башлаган яшел костюмнан, шакмаклы күлмәктән, аның өстенә иске фасондагы галстук таккан, кулында күп ышкылудан, бәрелүдән почмаклары кырыла башлаган кара чемодан… Шулай да, нәрсәсе беләндер башкалардан нык аерылып та тора ул. Нәрсәсе белән аерыла соң? Ә! Аңлашылды… Үтә дә гамьле-борчулы, хәтта кайгылы иде аның йөзе. Юк-юк, бәла-каза яисә үлем-китем кайгысы түгел бу. Ниндидер эчке моң, эчке гамь-сагыш бәреп чыккан иде аның йөзенә. Җыйнак кына мыек җибәргән, тыйнак кына, әмма ыспай итеп чәчен кистергән бу юлчыга кырык биш яшьләр чамасы булыр. Үзе укымышлы, зыялы кешегә охшый – ак, чиста йөзен бизәп торган яшькелт-зәңгәр күзләре читендәге берничә җыерчыктан кала, картаю чалымы күренми. Бу күзләр җирән чәчләренә ай-һай килешеп тора тагы… Бераз сәеррәк йөри: берничә адым атлый да җилкәсен сикертеп куя, атлый да сикертеп куя. Әйтерсең, аркасында авыр иөк бар, ул шул йөкне ара-тирә рәтләп, җайлап ала… Юк ла, бик тә җиңел эшли ул менә. Аның иңендә канатлар бар кебек, гүя ул, бара-бара да шул канатларын барлап куя. Очар иде – очалмый, нидер аска, җиргә тартып, басып тора. Ниндидер авырлык бар аның иңендә. Ә бәлки, күңелендәдер?

Бәтен, имин, әйбәт тормышта яшәгән булырга тиеш ул. Шулай да, аның йөзенә тыккан теге моңсулык, сагыш-гамь күңелгә тынгылык бирми: нидер борчый бу кешене, пәрсәдер аның күңел тынычлыгын алган, шушы "нәрсәдер" җанын туктаусыз бимаза изалап тора, йөрәген әрнетә… Бәхет белән өмет – кардәшләр, әмма өмет белән агыш та … туганнар. Шуларның өчесеннән язмыш туа. Бу кешенең язмышы да гади-гадәти түгел, ахры. Рухы арыган кешеләр белән гел шулай була – бөтен кыяфәтләре сәламәтлек, пөхтәлек бөркеп торса да, андыйлар башкалар күзенә бәхетсез булып күренәләр…

Әмма кеше үзе теләгән кадәр генә бәхетле була!

Бәхетнең кардәше – өмет.

Рух нык булганда гына кеше күңелендә өмет туа һәм яши ала. Өмет бар икән, әгәр дә ул чын икән, ихлас икән, ул бервакытта да кешене алдамый.

Авыл юлына төшкән бу бәхетсез Хода бәндәсенең һәр ым-хәрәкәтендә әнә шул чын, ихлас өмет нуры бөркелеп тора иде…

Бу юл аны кая алып бара? Бәхетенәме, бәхетсезлегенәме? Бәхеткәдер… Бәхеткә, бәхеткә! Бәхеткә алып баручы юл – үзе бәхет инде. Чынлыкта бәхет үзе юк, бәхеткә илтүче юл гына бар.

Әйе, бәхет эзләүче бәхетледән дә бәхетлерәк…

Ярар. Укучы ихтыярын башкача сынамыйм. Бу гамьле кешенең исеме – Сәүбән. Ул ерак каладан туган авылына кайтып бара. Унсигез ел кайтмаган ул туган нигезенә. Менә хәзер кайтып бара. Ялгызы гына кайта. Юк-юк, әллә ниләр уйламагыз. Гаиләсе бар аның: хатыны, үсеп җиткән малае бар. Бу хакта бер сөйләр әле ул сезгә. Ә хәзер аның вакыты юк. Ул борчылып уйлана. Шулай борчылып, тәүлек буе поездда кайтты, менә хәзер дә – авыл юлына төшкәч тә – күңелен җыеп ала алмый, уйлана да уйлана, сызлана да сызлана…

Уен эшмени – унсигез ел бит!… Авылдан чыгып киткәндә үсмер бала гына иде әле ул. Борынына ис, күңеленә хис керә башлаган егет иде. Кайда калган ул чаклар – балачаклар – бал чаклар?!

Кайсыдыр изге китапта әйтелгән бит: "Алла безгә биргән рухны нык сагына",– дигән. Әйбәт, изге җанлы, күркәм рухлы кешеләрнең Аллаһы Тәгалә катына бик иртә китеп баруы шуның белән аңлатыла булса кирәк. Яман ниятле явыз бәндәләрдә рух бик тиз тузып-таушалып бетә икән – ни гаҗәп! Андыйлар гайрәтне чигәрерлек дәрәҗәдә озак яшиләр. Туган җир белән дә шулай. Изге җанлы, саф рухлы балаларын Туган җир һәрвакыт сагынып яши, үзенә чакырып, ымсындырып тора. Кызык, балачак белән дә нәкъ шулай икән. Балачак та гел сагышта, гел гамьдә. Кеше алдагы тормышында ниләр генә эшләмәсен, аның бөтен ният-хыяллары, кылган эш-гамәлләре һәм, әлбәттә инде, эчке рухияте дә балачагы ихтыярында кала. Ничәмә-ничә мәртәбәләр сыналган фал – кеше үзенең туган җирен, туган нигезен, балачагын сагынмый башлый икән, дөресрәге, аны туган җире, туган нигезе, балачагы сагындырмый башлый икән, димәк, аңа нидер булган, ул үзенең рухи орбитасыннан ычкынган, балачагыннан ук килгән гомер юлыннан читкә тайпылган, язмыш орбитасыннан төшеп калган, кыйбласын югалткан, Иблис коткысына бирелгән…

Сәүбән белән дә шулай булды, ахры. Ул кайдадыр, кайчандыр ялгышты. Гомер юлының бик мөһим бер борылышында читкә каерылып кереп китте дә… юлдан язды, сукмагын югалтты… Бөтен көчен, сәләтен салып тырышса да, әллә ни кыра алмады: эше җиңел бирелсә дә, хезмәтендә зур уңышларга ирешмәде, гаилә тормышыннан канәгать булса да, бәхеткә бөтенәймәде. Менә хәзер ул гаиләсен, яшәгән йортын һәм күпьеллык хезмәтен ташлап авылына – туган йортына, газиз, әмма ялгыз әнкәсе янына кайтып бара.

Озак еллардан соң балачакка кайту рәхәт тә, кыен да икән. Хәтта… куркыныч та! Чөнки кеше балачагына ике очракта гына кайта: нәрсәдәндер качканда яисә бик мөһим бер әйберен эзләгәндә… Сәүбән төгәл генә кистереп әйтә алмый: качып кайтамы ул, әллә күңеле теләгәнне эзләп кайтамы? Бу, бәлки, ул чаклы мөһим дә түгелдер. Иң мөһиме – ул кайта. Кайтмаска ант итеп киткән җиренә кайта. Бәхиллек алмыйча киткән нигезенә кайта. Саубуллашмый-нитми киткән әнкәсе янына кайта… Ни өчен кайтамы? Моның сәбәбе бар. Ул авырды, үлемнең күзенә карады… Шул үлем әҗәле аңа туры карап әйтте: "Кайт, бар, авылыңа кайт, гомер, нәсел йолдызыңны рәнҗетергә теләмәсәң, нәселеңне югалтасың килмәсә, кайт, кайт!" – диде.

Юк, башта ук үлемне искә алып, укучының нәзберек, нәзакәтле күңелен өркетмим әле. Сәүбәннең гомер таңында матуррак хатирәләр дә булган бит. Нигә шулар хакында сөйләмәскә?! Әй ул чаклар!

Әй ул тиле чаклар!.. Нәрсә генә булды соң әле ул вакытта? Хәзер инде хәтергә дә төшереп бетерә алмассың…

Артыграк яратты шул ул Сәвиясен. Баштарак бөтенесе дә әйбәт, матур иде. Төннәр буе озатышып йөрүләр дисеңме, татлы үбешүләр, онытылып сөешүләр дисеңме… Сөеп үбешкәндә җаннар алмашына, диләрме әле? Мәхәббәт мөнбәренә басып, алар бер мәртәбә генә "җан алмашмадылар". Җан белән бергә иң кадерле, иң газиз серләр дә, ант-вәгъдәләр дә алмашынгандыр шул…

Ләкин болары кызык түгел әле. Болары – һәр гашыйк пар белән була торган хәлләр… Сәүбән белән Сәвия бер-берсенә тартылган көннән алып мавыктыргыч шөгыль уйлап таптылар: йолдызлар аша сөйләшә башладылар. Ничекме? Сарманай авылыннан бер чакрым ераклыкта Кала-тау бар. Ә-ә-әнә ул. Бу тау итәгендә юкәләр үсә. Шул юкәләрнең берсен сайлап алалар да, икесе ике ягына сөялеп басып, күктәге йолдызларга багып, "сөйләшәләр"… Бигрәк тә Чулпан йолдыз аша тиз "аңлашалар"…

– Сәүбән, син кем булыр идең?

Сәүбән дәшми, бары тик, йолдызга карап, җавап уйлый.

Сәвия аның җавабын үзенчә юраган була:

– Очучы буласыңмы?

– Әйе! Белдең…

– Сәүбән, синең хыялың бармы?

Үзе тагын йолдызга карап юрый:

– Бар, бар синең хыялың!.. Синең хыялың… Синең хыялың… Жиргә, менә шушы Кала-тауга өстән, күк катыннан карыйсың килә, шулаймы?

– Юк, белмәдең… Минем сине үбәсем килә!..

– Ә син хәрәмләшмә! Дөресен әйттемме, дөресме? Йә инде…

– Дөрес-дөрес, үпкәләмә, яме, мин бит шаяртып кына…

– Сәүбән, син кемне яратасың?

Сәүбән дәшми. Сәвиянең карашлары – төнге күктә. Ул килештереп уйланган була. Белмәгәнгә салыша. Аның юри белмәгәнен Сәүбән дә "белеп" тора. Шуңа да юри ашыктыра:

– Йә инде, әйт инде.Чулпан йолдыз берни дә сөйләшмиме әллә?…

– Чулпан әйтә… Чулпан әйтә… Ул берни дә әйтми, Сәүбән… – Кинәт Сәвиянең тавышы каядыр убылып төшеп китә.

Сәүбән барыбер ышанмый. Көлә, шаяра. Ә Сәвия шаярудан узган. Аның йөзе инде көлми, күзләре дә көлми. Алар төнге күккә шомланып карап торалар. – Чулпан дәшми, Сәүбән… Сәүбән Сәвиянең шаярмаганын аңлый, качып торган җиреннән чыга.

– Ничек инде – дәшми?…

– Дәшми…

– "Сәвия" дип тә әйтмиме?

– Әйтми…

Сәүбән аны үзенең киң кочагына ала, аркасыннан, яңакларыннан, чәченнән назлап сөя, маңгаеннан үбеп ала.

– Ул бездән көнләшә, Сәвия. Безнең бәхетебездән көнләшә…

– Әйдә, кайтып китик, үпкәләмик без аңа. Янсын шунда ялгызы гына, шул кирәк аңа…

Инде кайту юлына төшкәч, Сәвия, Сәүбәннең каршына ук килеп, капыл сорап куя:

– Сәүбән, син мине яратасыңмы?

– Яратам, Сәвия…

– Чынлапмы?

– Чынлап… Миңа сине ярату җиңел, чөнки син искиткеч чибәр, Сәвия!..

Ул төнне Чулпанның дәшмәве юкка булмаган икән.

Озакламый аларның тормышында бөтенесе дә буталды, өмет-хыяллары челпәрәмә  килде, күңел савытлары томаланып, карашлары төссезләнеп, яшәүләренең яме, назларының тәме бетте… Сәүбәннең сөю-мәхәббәтеннән дә ачыну катыш әрнү генә, рәнҗү генә торып калды; ул гомер йомгагының очын, язмышының иясен югалтты…

Ул көнне Сәүбән кичке уенга соңрак чыкты. Авиация институтына барырга әзерләнә иде ул. Казанда яшәүче Хәйдәр абыйсы бик кирәкле китап табып җибәргән, шуның белән мавыгып, вакыт узганын сизми дә калган.

Сарманай авылы яшьләре иртә яздан башлап көз ахырына кадәр инеш буендагы Сабантуй яланына кичке уенга чыгалар. Элегрәк мондый уеннар һәр татар авылында булган. Ә менә сарманайлар бу матур йоланы бүген дә онытмаганнар.

Яр буенда келәм кебек җәелеп яткан җете яшел чирәмлектә очып-очып биеп китәләр!.. Башта ялгызаклар чиратлашып бии, аннары парлы биюләр китә… Ахырдан уен күмәк биюләр белән тәмамлана…

Күмәк биюләрнең иң кызган вакытында төшеп җитте Сәүбән инеш буена. Төшүен төште, әмма Сәвиясен таба алмады. Як-ягына каранып эзләнгән арада Зәлифә исемле күрше кызы аны җилтерәтеп түгәрәк эченә алып кереп тә китте, ике кулыннан тотып, үз тирәсендә әйләндерергә кереште. Сәүбән каршы килмәде, көне буе өйдә утырып ойый башлаган аякларын үз иркенә җибәрде – бию дигән тылсым ихтыярына тапшырды…

Бөтерелеп, дәртләнеп күпме биегәннәрдер, кайсыдыр бер мизгелдә Сәүбән тагын Сәвиясен исенә төшерде. Ул инде түгәрәктән чыкмакчы да булган иде, әле ярый бию тукталып калды, яшьләр таралыша башладылар.

Сәүбән Сәвиянең юклыгын нәрсәгә юрарга да белмәде. Бу юлы да уйланып, аптырап озак торырга туры килмәде, шул ук Зәлифә аны култыклап алды да сөйрәп диярлек авылга алып кайтып китте.

– Әйдә кайтабыз, булмаган Сәвияңне көтеп торма,– диде ул.

– Булдымы соң ул бүген?

– Анысын инде үзеннән сора, күршекәем…

Шулай икәүләшеп кайтып киттеләр. Зәлифә җәһәт кенә култыклап алды. Сәүбән читкә тайпылып караган иде дә, кызый аның беләгенә тагын да ныграк ябышты. Дөресен генә әйткәндә, Сәүбәннең үзенә дә яшьлеге ташып торган, дәртле, чая күрше кызының кайнар беләген тоеп бару рәхәт иде…

Тел бистәсе буларак даны чыккан Зәлифә озак көттермәде:

– Борыныңа чиерттеме Сәвияң?!

– Нигә алай дисең?

– Кайда соң ул, йә әйт, кайда?

– Кайда булсын, кайтып киткәндер…

– Китте ди сиңа!

– Йә, башны тинтерәтмә әле, болай да көне буе формула ятлап чиләнгән баш ул.

– Чиләнәсе көннәрең алда әле…

– Әллә ничек сөйләшәсең син бүген, Зәлифә, ичмаса, син дә үртәмә әле җанны…

– Йә, бетте-бетте. Мин бит шаяртып кына…

Бераз сөйләшмичә бардылар. Зәлифә башын Сәүбәннең кулбашына салды. Үзе астыртын елмая.

– Безнең болай барганны күреп калсалар, ә, Сәүбән?

– Чынлап та, Зәлифә, кыланма әле, җитте сиңа…

Сәүбән бу сүзләрне әйтүен әйтте, әмма Зәлифәнең башын читкә алып куймады. Аңа рәхәт иде. Сәвия андый түгел бит. Кайтканда якын да китерми үзенә, үзе дә якын килми. Юкә янында гына сөйдерә, үптерә… Кыргыйлык җитәрлек аңарда… Шушы ымсындыруы, үзенә тартып торуы белән, һаман саен янына якын җибәрмәве белән яраттырды да инде ул Сәүбәнне.

Төн пәрдәсен ертып бара торгач (бүген йолдызлар да аз, ә менә Чулпан үз урынында, тик бераз моңсурак кына), Зәлифәләрнең капка төбенә килеп җиттеләр. Әмма, алдан ук сүз куешкан шикелле, алар бу таныш зәңгәр капканы узып киттеләр. Сәүбәннәр турысында да сүз катучы булмады, ниндидер бер яшерен көч, тылсым-гипноз бу ике яшь йөрәкне алга – хәтәр билгесезлеккә әйдәп алып китте…

Чынлыкта алар арасында берни дә юк бит: уртак хис тә, уртак хыяллар да, вәгъдәләр дә… Кечкенәдән бергә тәгәрәшеп үскән ике яшүсмернең соңгы мәртәбә урам уравы, шул рәвешле, матур итеп хушлашуы гына иде бу.

Их, алай гына булса!

Теге яшерен көч юкка алып бармаган икән аларны. Сәүбәннең матур яшьлегенә, ихлас мәхәббәтенә, саф хисләренә киртә кую өчен этеп-төртеп китергән икән аны монда дөм караңгы төннең кара рухы!

Инеш яры буенда бер-берсенә сыенышып утырган бу парны алар ерактан ук күреп килделәр. Зәлифә нәрсә уйлагандыр, Сәүбәннең күңеленә шунда ук сәер бер тойгы үрмәләп керде. Керде дә, иң нечкә бер урынны сайлап, кетер-кетер кимерә башлады.

Авызларына су кабып бара бирделәр. Сәүбән кире борылырга да уйлаган иде. Зәлифә көләр дип курыкты. Күрше кызы белән китеп барганнан ни була соң?! Сәвия генә күрмәсен, ул инде көлеп кенә калмас, әллә нәрсәләр уйлап, мәңге кичермәслек итеп үпкәләр.

Сәүбән тоеп, сизеп килде – нидер булыр кебек. Әнә бит йөрәге ничек тынгысызлана: әле кирәгеннән артык йөгерә башлый, әле шып туктап кала.

Шомлануы юкка булмаган икән. Яр башында, тын гына агып яткан кичке инешкә карап, югары оч атаманы Рәмис янында аның Сәвиясе утыра иде!..

Шуннан соң нәрсә булганын Сәүбән ачык кына хәтерләми. Сәвия белән күзгә күз карашып, берникадәр телсез калып торганын гына чамалый:

– Сәүбән?..

– Сәвия?..

Аннары ул үзеннән әллә никадәр көчлерәк, "төптән чыккан" Рәмискә барып ябышкан. Ул кичне алар кара канга батып сугышканнар. Елап шешенеп беткән Сәвияне Зәлифә алып кайтып киткән. Сәүбән һаман Рәмискә сикергән, тегесе аны түпәләп торган. Авылны үз кулында тоткан Рәмиснең күзе чыга язган, кулы каймыккан, тавышка йөгереп килеп җиткән авыл егетләре Сәүбәннең кара янып беткән кул-аякларын бәйләп, өенә кайтарып ташлаганнар…

Сәүбән икенче көнне таң белән читкә, абыйсы янына чыгып китте. Күгәргән, кара янган йөзен пинжәк якасына яшереп, авылдан чыгып барган Сәүбән артыннан көтүче Хәлиф карт белән күршедәге Май әби генә сәерсенеп карап калдылар…

Сәүбән Сәвиянең сафлыгына ышанмыйча китте. Ә ышаныч булмаса… Ә бит ышаныч хисләр тибрәлешенә генә бәйләнгән булырга тиеш түгел. Ышанычның төп тамыры йөрәккә түгел, акылга барып тоташа. Бу мәл – Сәүбәннең акылы томаланган, йөрәге үпкә ташы белән бастырылган чак иде. Ул вакытта үз-үзе белән күп тарткалашты Сәүбән. Бәхәс болайрак тәмамланды:

– Ә син беләсеңме – аң хакимлек итә, хис идарә итә…

– Ничек-ничек?

– Аң – хакимлек итә, хис – идарә итә.

– Шулай булып чыга икән…

Шул китүдән ул бүтән кайтмады, Казандагы Хәйдәр абыйсы янына барып сыенды. Теләгән урынына укырга керде. Аны тәмамлагач, авиация заводына эшкә урнашты.

Кеше ялгыз яшәрлек дәрәҗәдә көчле түгел. Сәүбән дә бөтен гомерен ялгызлыкта үткәрә алмый иде, әлбәттә. Шуңа күрә ул табигать биргән олы бүләкне кабул итте. Өйләнде. Малайлары туды. Фатир алды.

Юк шул, Сәвияне тиз генә оныта алмады ул. Дөресрәге, бер тамчы да оныта алмады. Кызык та, кызганыч та: бик озак эзләп, Сәвия исемле кызга өйләнде. Үз итеп, үзенчә яратып, күңеленә якын алып өйләнде. Хәләленең йөзе, күзләре, хәтта, гәүдә-сыны да авылда калган Сәвиясен хәтерләтә. Тавышы да – йомшак, бәрхет тавыш, элекке Сәвиясе белгән җырларны да яратып җырлый иде кәләш.

Тик… матур хисләр туса да, Ходай Тәгалә кавыштырган кешеләрдә генә була торган мәхәббәт багланышы урнаша алмады алар арасында.

Эчтән ирекле булмаган кеше тыштан ирекле була алмый. Сәүбән дә эчтән кол булып яшәде. Сагышының, үпкә-рәнҗешләренең колы булып гомер кичерде. Шуңа күрә ул тормыш-яшәешендә дә ачылып, канат җәеп җибәрә алмады кебек…

Әнкәсе килгәләп, абыйсы кайткалап торса да, Сәүбән авылда калган Сәвиясе хакында бер кәлимә сүз сөйләшмәде, сорашмады. Бервакыт әнкәсе шул хакта сүз каткач:

– Әнкәй, җитте, Сәвия минем өчен юк инде. Мин дә аның өчен юк! – диде дә кырт кисте. Шуннан соң бу хакта сүз булмады.

Сәүбән тиле түгел. Ул бик яхшы аңлап яшәде. Туган җирен яраткан кеше генә бөтен дөньяны ярата ала. (Ә аның кайтканы да юк.) Туган җир бер генә, чөнки гомер дә бер генә. (Ә ул әллә ничә гомергә ия кеше кебек яши.) Иң ярлы кеше – туган җирсез кеше. (Ул иң ярлы кеше булып чыга, чөнки ул туган җиреннән баш тартырга маташа.) Читтә йөргән кеше – бер җирдә дә яшәми. (Чөнки аның кайтыр урыны, димәк, яшәр җире юк.) Туган җирен яраткан кеше генә хатын-кызны чын-чынлап сөя, ярата ала. (Димәк, ул чын сөюдән дә мәхрүм?) Ватан – мәхәббәт кенә түгел, Ватан ул – язмыш! Ә язмыш – җаваплылык дигән сүз! (Димәк, ул тормыш-яшәеш җаваплылыгыннан да баш тарткан булып чыга…) Туган җирнең чын улы булу өчен, соң дәрәҗәдә ихлас булу кирәк! (Димәк, ул ихлас тормыш белән дә яшәми?!) Иң мөһиме: Туган җирне онытып булмый, аны сагынып кына була! (Ә ул аны онытырга тырышты…)

Сәүбән туган җир белән бәйле бөтен төшенчәләрнең дә әхлакый категория булуын, вөҗдан, иман, хакыйкать, сафлык белән тугандаш булуын бик белә. Әле бит тагын да югарырак – милли, сәяси мәгънәләре дә бар бу төшенчәләрнең. Әйе-әйе, ватанпәрвәр булу өчен башта Ватанлы булу кирәк!

Аннары… Туган җир төшенчәсе язмыш мәгънәсенә дә ия әле! Туган җиреңдә үткәнең дә, киләчәгең дә бар, ә чит-ят җирдә бүгенгедән, хәзергедән башка берни дә юк…

Сәүбән боларның барысын да аңлый, белә, тоя иде…

 

(Дәвамы бар.)

 

Freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас