

Иртән Милананың йокысы туймаган иде, салонга кереп утыргач та, әнисенең иңбашына башын терәп, йоклап та китте. Рәзилә тәрәзәдән күзләрен алмыйча таныш кырларны күзәтте. Бигрәк тә үзсүзле шул ул, юк сәбәпләрне бар итеп, ничә еллар кайтмый йөргән булды, туганнарны шулай онытырга ярыймы соң инде?..
Күршедә утырган киң гәүдәле, чәчен кыска гына итеп алдырган, яхшы киенгән бер ир-ат гел аңа карап килгәнен чамалап алды Рәзилә. Ирләрнең игътибары, сокланулары бөтен хатын-кызның да күңеленә май булып ята. Кирәксә-кирәкмәсә чәчләрен төзәткәләде ул, уч хәтле көзгесен алып, битен-йөзен сыйпады, иреннәренең иннеген яңартты. Күршесенең тәмам түземлеге төкәнде, ничек тә бу чибәр хатынны үзенә җәлеп итәргә кыбырсыды. Ниһаять, батырланып китеп, вакыт сораган булды, кайларга барасыз, дип кызыксынды. Рәзилә авыз йомып утырмады, сүз артыннан сүз ялгана торды. Исеме Мансур икән, инженер, Шпицберген утравына йөреп эшли, имеш, безнекеләрнең ташкүмер чыгару шахталары бар икән анда, эш хакы ярыйсы, долларлар белән түлиләр. Вахтасына өч йөз меңгә җитеп ала. Бу зур акчалар турында ишеткәч, Рәзиләнең колаклары торды, тигез, матур тешләрен ялтыратып, иргә сынап карап алды. Алай ярыйсы гына күренә, Рәзиләдән чак кына олырак булыр, әмма нык, төптән таза, йөзгә дә сөйкемле генә.
Автобус шофёры пассажирларга капкалап алырга, йомышларын үтәргә юл читендәге кафе буена туктатканда, бөтенләй үз күреп, Рәзиләнең артыннан бер тотам калмый ияреп йөрде яңа танышы. Хатынның тормышы хакында сорашты. Шәһәрдә яшәгәннәрен белгәч, бөтенләй балкып китте. Үзе хакында да сөйләп алды. Ә мин бит сезгә күрше урамда гына яшим, диде, яңа, зур фатир сатып алган идем, гараж янәшәдә генә, чит ил внедорожнигы минем, «Хаммер». Менә чак эштән кайткан идем, ямь тапмыйм ялгызыма. Авылга энекәшләргә китеп барышым. Машинага да утырып йөрисем килми, автобуста, ичмасам, кешеләр арасында. Анысына хәзер сөенеп бушый алмыйм, сезне очратмаган булыр идем, дип теленә салынды.
– Ә нигә ялгыз, тормыш иптәшегез, балаларыгыз бардыр бит бу яшькә җиткәч? – дип кызыксынды Рәзилә. Аучы дәрте кузгалган иде анда.
– Эш шунда шул: гаиләм юк минем. Әлегә кадәр өйләнгәнем булмады. Яшермим, булды танышлар, берсе белән дә артык якынаеп китмәдек. Язмышмы, ялгышмы, дигәндәй. Ошаганы очрамагандыр, күрәсең. Ә менә сез бөтенләй икенче, күктән төшкән фәрештәгә тиң... Ничә еллар күрше урамнарда яшәп, бер тапкыр да очрашмаганбыз икән, жәл миңа хәзер төшеп калырга. Ә сез кайчан кире кайтасыз? Бәлки, шәһәрдә очрашырбыз, аралашырбыз. Телефон номерыгызны бирегез әле миңа, бәлки, өй адресын да яшермәссез. Без инде бала-чага түгел, мин чын күңелдән... – дип ялынып, адресын язып алды да, әйберләрен алып төшеп тә калды. Озак кул болгап торды әле ул автобус артыннан. Милана кызыксынып куйды:
– Ул нинди күп сөйли торган абый булды соң? Синнән күзләрен аерып ала алмый. Безнең шәһәрдә яшим, диме? Әллә безгә кунакка килергә булды инде?
– Күршеңдә утырган кеше белән юлда сөйләшәсең инде ул. Күп булыр андыйлар, – дип көлде дә куйды Рәзилә. Шулай да эченнән генә, туры килә калса, аралашып карарга уйлап куйды.
Аларга да барып җитәргә күп калмаган иде. Юлга алган бутербродларын ашап, минералка эчәргә өлгерделәр, автобус район үзәгенә якынлашты. Этенә-төртенә таралышкан кешеләр арасында кызы белән басып калды Рәзилә. Гаҗәпләнеп, таныш та, ят та булган җирләргә күз йөгертте. Кайда булган урамга егылырга торган ике катлы агач өйләр, агач тротуарлар, ерып чыккысыз җыелып яткан сулар? Бөтен җирдә асфальт түшәлгән, чәчәк клумбалары, агачлар, ак кирпечтән зур универмаг, почта, банк тезелеп киткәннәр, юл аша сырлап эшләнгән биек манаралы мәчет төзеп куйганнар, велосипедлар да күренми урамда, тыз-быз кыйммәтле машиналар чаба, кешеләр дә яхшы киенгән. Үзгәргән район үзәге, үзгәргән, кечкенә шәһәрчеккә әйләнгән. Кызы түземсезләнеп, аптырап басып торган әнисенең җиңеннән тарткалады:
– Кая барабыз, ма? Кайда яшиләр абыйлар?
Чынлап та, кая барырга, ничек эзләп табарга ул йөзек кашына тиң Хәйбулланы? Әллә бар, әллә юк Хәйбулла? Рәзилә эшләгән кибет кайсы тирәдәрәк икән? Бергә эшләгән ахирәтләреннән берәрсе булса да калгандыр бит. Алар белә дә белә инде Хәйбулланың кайда яшәгәнен, мондый җирдә барысы бер-берсен беләләр, хәбәрдар булалар.
Тирә-ягына каранып, Рәзилә кызы белән элекке эш урынының кайдалыгын чамаларга тырышты, урам буйлап өскәрәк үттеләр. Әлбәттә, аларның кибете урынында юк иде, анда кемдер ике катлы коттедж төзеп куйган, арырак базар мәйданы икән. Башы эшләде Рәзиләнең, кире килеп, ул универмагның пыяла ишекләрен ачып керде, яшь кенә бер кыздан сорыйсы итте.
– Сеңлем, миңа бер сатучы кирәк иде, Индира исемле, минем белән яшьтәш хатын. Зират буендагы урамда яши торган иде.
– Индира апамы? Ул бит хәзер сатучылыктан китте, әнә юл аша пенсионный фондта утыра, бухгалтер шикелле. Зират буе урамында яши, әгәр дә шуның хакында сорашсагыз...
Эзләп тапты Рәзилә, өстәл артында кәгазьләргә күмелеп утырган, тулыланып киткән ахирәте алдына килеп басты.
– Сезгә кем кирәк? Ни йомыш? – диде теге, танымыйча, кырыс кына.
– Индира дигән кыз кирәк иде миңа. Яле, ипләбрәк кара, кем мин? – диде Рәзилә, наянланып.
– Абау, үләм, – дип, авызын каплап карап катты ахирәте һәм кинәт сикереп торды. – Рәзилә, чукынчык, син бит бу!
Ике ахирәт көлә-елый, бер-берсен кочакладылар. Ашыгып-кабаланып, хәл-әхвәл сорашырга тотындылар, ышана алмый кабат-кабат караштылар.
– Әйкәем, гомер танымас идем яныңнан узып китсәм. Вәт шәһәр нишләтә кешене, кино артисткаларына охшап торасың, ахирәткәем, кыеп карарлык түгел. Бу синең кызыңмы, әтисен кая калдырдыгыз? Кунакка, авылга, абыйларгамы? – дип туктамый сөйләде ахирәте. Шул арада аның аркасыннан сөйде, киемнәрен чеметкәләп карады. Милананы үзенә тартып алып, киң күкрәгенә кысарга өлгерде.
– Әйе, кунакка кайтуыбыз. Ә син бер дә үзгәрмәгәнсең, йөзең дә шул килеш, тик бераз ит кунган, – дип алдашты Рәзилә, ахирәтенең шәлперәйгән гәүдәсенә карап.
– И, үзгәрмәгән кая, әбигә әйләндем инде, ирдән уңмадым, ахирәткәем, бик пырдымсыз, холыксыз бер нәрсә, эчеп алса бөтенләй кешелеген югалта, тавыш-гауга, тиргәш-талаш. Балалар чирләшеп беттеләр, кечкенәсендә йөрәк чире, диләр. Сөйләсәң күп инде, үзеңнең хәлләрең ничек соң, нигә бер кайтып та әйләнмисең? Әллә бик еракка киттеңме? Эшлисеңме, гаиләң бармы, иптәшең кая соң, нигә парлашып кайтмадыгыз? – дип, хатынкызларга хас кызыксыну белән тезде генә сорауларны ахирәте. Сүзне озайтмады Рәзилә, нигә һәркем алдында йөрәгеңне ачып салырга?
– Кызым белән генә кайтырга уйладым шул. Беләсеңме, Индира, мин сине ник эзләп таптым? Хәйбулла хакында берәр нәрсә белмисеңме, мондамы икән ул?
– Менә сиңа, мич башыннан төшкәч, здрастуй. Нигә кирәк булды әле ул сиңа? Үзең чыгып качтың да...
– Кирәк инде. Бер кәгазьгә култамгасын куйдырырга иде, – дип, куык очырды Рәзилә, үзе уңайсызланып китте, бит очларына алсулык йөгерде.
– Сирәкләп очраткалыйм мин аны, бер-беребезгә баш кагып үтәбез, ә тукталып сөйләшеп торганыбыз юк. Өйләнде ул, соңлап кына, яңа өй салды шикелле. Бер-ике ел элек район гәзитләрендә фотосын да бастырып чыгарганнар иде, яхшы эшли дип мактап, һаман элекке эшендә, ахрысы. Тукта әле, менә икенче катта эшләгән бер хатын шул тирәдә яши, ул беләдер. Мин очып кына менеп төшим әле, ә сез урнашыгыз, хәл алыгыз, мин хәзер, – дип чыгып югалды. Озак та үтмәде кулына бер кәгазь кисәге тотып килеп керде.
– Менә, улица Победы, 16. Минем чамалавым буенча шактый ерак кына.
Кәгазьне кулына алгач та, Рәзилә китәргә җыена башлады.
– Кара әле, Рәзиләкәем, күргән кебек тә булмадым, эш вакыты туры килде. Иркенләп очрашасы иде бит, үткәннәрне искә алып, бер гөрләшеп-сөйләшеп утырыр идек. Кил безгә дә, монда сугылсаң, эштән сорап та китәм инде мин. Ут алырга кергән кебек кенә булды бит... – дип өтәләнде ахирәте.
– Керермен, керермен, булабыз әле без монда, йә, ярар, рәхмәт сиңа, күрешербез әле, – дип, чыгу ягын карады хатын.
Сумкаларын күтәреп, алар юл читенә чыгып бастылар, үткән-сүткән машиналарның берсен туктатып, кәгазьне суздылар.
– Була ул, – диде яшь кенә егет, бар тешләрен күрсәтеп елмаеп. – Бер йөзлекне жәлләмәсәгез, апа, җил уйнатып алып барып куям.
– Риза, – диде Рәзилә, авыр сумкаларын күтәреп тәпиләп йөрмәсләр бит инде.
Машина зәңгәр төсле сайдинг белән тышланган өй янына килеп туктады. Егеткә акча түләп төшкәч тә, Рәзилә нишләптер югалып калды. Әллә кермәскәме, кире борылып китәргәме? Хатыны ничек кабул итәр, кем дип таныштырыр үзен? Хәйбулланың беренче хатыны икәнен белгәч, уклау алып куалап чыгарса, оятыңнан җир тишегенә керердәй булырсың. Хәйбулла өйдә була калса, аңа нәрсә дип әйтер, ник килгәнен ничек аңлатыр? Менә искә төшеп киттең дә, түзәр әмәл калмады, бер күрәсе килде үзеңне, диярме? Милана хакында әйтергәме, юкмы? Йә, ярар, нәрсә диләр әле, «война план покажет», диләрме? Килгәч керергә инде, нәрсә сөйләргә сүз табылыр әле, күз күрер. Карар да Хәйбуллага, чыгар да китәр, кояш баеганчы үз авылына кайтып җитә ала әле ул, бик тә булмаса, әлеге кебек берәр частникны яллар.
Тәвәккәлләп, Рәзилә тимер торба баганалар утыртып эшләнгән капкага табан атлады. Аларны ишек төбенә чыгып ук каршы алдылар. Тулы гәүдәле, сөйкемле генә бер хатын чәчәкләргә уралган кирпеч сукмак аша каршы атлады.
– Әйдүк, үтегез, тәрәзә аша карыйм, ниндидер таныш түгел кешеләр капка төбендә таптаналар. Алып керим дип чыгып килүем иде. Эттән дә куркалар безнең. – Ул, борылып, өргән эткә кычкырып куйды. – Нельзя, Полкан, кер ояңа...
Өчәүләп, өйгә үттеләр.
– Кем дип әйтергә дә белмим. Әйдә узыгыз, утырыгыз әле. Безнең як кешеләренә охшамагансыз, ерактан киләсездер, сумкаларыгыз да зур күренә. Көне эссе бүген, тамагыгыз кипкәндер, хәзер чәй куеп җибәрәм, әйдә теге бүлмәгә үтегез әле, – дип йөгереп торды хуҗабикә. Стенага эленгән көзге каршында, бит-башларын, киемнәрен рәткә китереп, зур бүлмәгә үттеләр, әниле-кызлы йомшак диванга барып утырдылар.
– Мин Хәйбулланың авылдашы. Менә юл төшкәндә күреп чыгыйк дигән идем, – дип әйтергә кирәк тапты Рәзилә, үзе кызыксынып, өй эчен күзәтте. Өй җиһазлары матур, килешле генә күренде, стенка, келәмнәр, идән буйлап сузылып яткан зур палас, компьютер, музыкаль үзәк, зур телевизор, тәрәзәләрдә шау чәчкәле шторалар, барысы да бар, кырыйда ишек – йокы бүлмәседер...
– Тамагыгыз да ачкандыр, йомырка булса да кыздырып алыйм әле, кыяр турыйм, хәзер аш та пешеп чыга да соң, – дип, үзенекен сөйләп, ике арада керә-чыга йөрде хуҗабикә. – Кыяр күп быел, җиләк-җимеш тә, авылга кайткач җыеп рәхәтләнерсез әле. Мин үзем Арчадан, укытырга җибәргәннәр иде. Хәйбулла белән танышып киттем дә төпләнеп калдым шунда. Ир кайда, хатын – шунда инде ул. Ә шулай да сезнең авылга еш кайтып йөргәч, мин барысын да беләм. Сез кемнәрнең туганнары буласыз соң?
Ике ут арасында калды Рәзилә. Сүзне ерактан, уратып-уратып башлаган булды.
– Мин күптәннән чыгып киткән идем инде авылдан. Үзем дә танымыймдыр хәзерге яшьләрне. Ә Хәйбулланың әти-әнисе исәннәрме соң? – дип, сүзне икенчегә борды.
– Исәннәр, рәхмәт төшкерләре, теттереп, дөнья көтәләр. Һаман мал карыйлар, кош-корт тоталар, бара калсак, төяп кайтаралар. Әллә туганнарымы Хәйбуллаларның, кызыгыз... – дип тагын сораша башлаган иде дә тәрәзәгә күз төшерде, ахрысы. – Әнә үзе кайтып та килә. Малайларны да кереп алган, миңа эш калдырмаган, – дип хәбәр салды. Рәзилә нишләргә белми, югалып калды. Ул арада аяк тавышлары ишетелде.
– Кунаклар бар, – дип, яңалык хәбәр итте керүчеләргә хуҗабикә.
Узышмактан йөгерешеп, дүрт-биш яшьләрдәге ике малай чабып керделәр, бер читтә туктап, Рәзиләләргә карап тора башладылар. Ишек чаршавы чыжылдады, йөрәге ярсып типкән Рәзилә күтәрелеп карарга батырчылык итте. Аның каршында киң бәдәнле, мыек үстереп җибәргән, каратут йөзле Хәйбулла басып тора иде. Гаепле елмаеп, Рәзилә урыныннан кузгалды. Бөтенләй ят ир аның каршында, җирдә нык басып торган, үз-үзенең бәясен белгән, алдагы көннәргә ышанычлы караган, тормышның тәмен белгән-тойган, очраган каршылыкларны җиңә алган кешегә охшаган иде бу ир. Кая киткән ул белгән Хәйбулла?
– Рәзилә?.. – дип аптырап карады ир. Кара син аны, тавышы да үзгәреп, калынаеп, чын ирләрчә булып киткән. – Рәзилә... Нинди җилләр ташлады? Суга баткан таш төсле юкка чыккан идең дә син...
Кызыксынып, хуҗабикә ишектән башын сузды.
– Таныш бул Наилә, бу минем беренче хатыным Рәзилә...
– Шулаймыни-и? – дип, бөтенләй бүлмәгә үк кереп басты теге. – Тагын бер кат исәнмесез. Әйтәм мин аны, кызының күзләре нәкъ синеке, үз-үзен тотышлары да сиңа охшап тора. Туганнарыдыр дигән шик кергән иде. Кан ничек тарта... Коеп куйган кебек...
– Нинди кыз? – дип дертләп китте Хәйбулла. – Ә, монда кыз да бармыни әле? – дип, дәү кулларын сузды. – Исәнме, исемең ничек?
– Милана.
– Юк, юк, – дип кызара-бүртенеп тавышын күтәрде Рәзилә ике арага кереп. – Нинди охшашлык? Ул минем кызым, аның әтисе бар. Кайдан башыгызга килә андый уйдырмалар... Гомумән, без монда очраклы гына, автобуска кадәр вакыт бар, күреп чыгыйк әле дигән идем. Борчыган булсак, гафу итәрсез. Без кузгалабыз инде, вакыт та бара...
– Ничек инде алай, бер чынаяк чәй дә эчмичә... – дип югалып калды хуҗабикә.
– Тынычлан, Рәзилә, беркем бер сүз әйтми. Чәй эчәбез әле, аннан машина белән үзем төшереп куярмын. Вакыт та бар әле, шәһәргә соңгысы ничәдә китә? – дип, хатынына таба борылды ул.
– Шәһәргә түгел, авылга шикелле... – дип икеләнеп калды хатыны.
– Юк, юк, шәһәргә, без авылда булдык инде, бетереп әйтмәдем генә мин... – дип, кире сөйләде Рәзилә.
– Ә шулай да чәй эчәбез әле, кул югыч теге якта. Кайда, әнисе, әзерме анда синең?
Карышып торуны кирәк тапмады Рәзилә, өстәл артына барып утырды. Шактый күңелсез табын булды ул.
– Ә мин сине теге чакта күпме эзләдем, – дип, үткәннәрне искә алды Хәйбулла. – Башкалада бер-ике ай яшәп-эшләп тә булаштым әле! Эштән буш арада урам буйлыйм, кибетләрне айкыйм. Син бит сатучы булып эшләп киткән идең, бәлки, тагын шул эшенә урнашкандыр, дим... Өметләр өзелгәч кайтып киттем. Йә, ничек яшисең, Рәзилә, тормышыңнан канәгатьсеңме, эзли торгач очрадыңмы бәхет тауларына?
– Очрадым, таптым, – дип, кыска гына җаваплар бирде, ризыкка кагылмыйча, буш чәй чөмереп утырган Рәзилә. – Яхшы яшим, барысы әйбәт...
– Кызың да үсеп җиткән икән инде, – дип, Миланадан күзен алмады Хәйбулла. – Әтисе кем соң? Ничек укыйсың, Милана?
– Яхшы укый, әтисе дә яхшы кеше, – дип, чак тыелып утырды Рәзилә.
Ниһаять, бу мең газапка тиң чәй эчүләр тәмамланды. Рәзилә чыгарга ашыкты, кызын кабаландырды. Хәйбулла сүзсез генә алар артыннан иярде. Машинага кереп утыргач, Хәйбулла, кызын кочаклап, почмакка сеңгән Рәзиләгә карап, авыр сулап алды.
– Их Рәзиләкәй, оныта башлагач, тагын кузгаттың иске яраларны. Бүгенге тормышымнан да ризамын алай. Наиләгә сүз юк, ярарга тырыша, әнә нинди бөркеттәй малайларым үсеп килә. Дөньям җитеш, эштә кадерне беләләр. Ну да ләкин... Эх-х... Мин яраттым бит сине, Рәзилә. Балта чаптың сөю тамырларына, әле дә әрниләр, сызлыйлар. Язмыштыр, күрәсең...
Рәзилә эндәшмәде, кайчандыр кочагында иркәләнгән ирнең киң җилкәсен карап, иреннәрен канатканчы тешләп барды. Күз яшьләренә ирек бирүдән курыкты. Мескен булып күренәсе килми иде аның. Вокзалга җиткәч тә, сүз ялганмады. Ярый автобус озак көттермәде.
Яна иде йөрәге Рәзиләнең, ни сәбәптән дигәндә, үзе дә өзеп кенә әйтә алмас иде, мәгәр сулкылдый иде йөрәге, әрни иде. Өстәп, кызы бәйләнеп кайтты. Әнисенә сыенды да сорау артыннан сорау яудырды:
– Ма, нигә алдаштың син? Авылга нигә бармадык без? Бу абыйга син кияүгә чыккан идеңме? Ә теге бәләкәй малайлар чынлап та миңа охшап калганнар шикелле. Ә минем чын әтием кем иде ул, нинди иде? Авариядә үлгән дип сөйли идең дә, ә нигә аның берәр фотосы да калмадымыни? Мин аңа охшаганмынмы?
Мөлдерәмә тулышкан Рәзилә бу сорауларга җавап бирерлек хәлдә түгел иде.
– Син минем кызым. Ә калганы турында кайткач сөйләшербез, яме? Йокларга тырыш, кызым, көне буе йөреп арыгансыңдыр, йокла...
Тәмам аруы җиткәндер, озак та үтмәде, әнисенең алдына капланып йоклап китте бала. Ә Рәзилә тагын тәрәзәдән күзен ала алмады. Их, йөгерәсе иде әнә шул иксез-чиксез яланнар буйлап, берни уйламый, иркә кыз булып, уйнаклап йөгерәсе иде, бар җирне яңгыратып: «Хәйбулла-а... Хәйбулла-а...» – дип кычкырасы иде. Ишетер иде микән, йөгереп килер идеме икән, сулуы кабып каршына, кулларына күтәреп алып, зыр әйләндереп: «Мин сине яратам, Рәзилә. Я-ра-та-ам!» – дип, аңа кушылып аваз салыр идеме икән?..
Фото: Freepik.com