

Алма, чия, шомырт чәчәкләренең хуш исләрен аңкытып, шифасын бөркеп, җылы май җилләре назлап кына исеп куйды. Автобус килергә вакыт бар иде әле. Шәһәрдә укып йөргән кызын әнисе озата чыкты.
– Әни, иртән итеп сөйлим, төшемдә син миңа кып-кызыл алмалар бирдең, шатлыкка булсын! – диде кызы.
– Әйе, балам, шатлыкка булсын! – дип кабатлады әнисе дә һәм: “Хәзер, тиз чыгам”, – дип, якындагы кибеткә кереп китте.
Автобус килер вакыт җитте, ә әнисе һаман юк. Маршрут автобус дигәннәре, кайчак авылга да менеп тормыйча, күпер кырыннан гына борылып китә. Ә күпер, авылдан чак кына түбән төшкәч, дулкынланып агып яткан елга аша салынган. Андагы тукталышта да, монда да башка юлчылар юк. Әнисе дә күренмәгәч, йә тагын күпердән генә борылыр, утыра алмый калырмын дип, Нәргизә, җай гына алга таба атлый башлады. Артына борылып карый-карый барды ул. Күпер аша да чыгып җитте. Үзе автобусны көтсә дә, ул күренү белән, моңсуланып калды. Тик, бу юлы, автобус килгән тизлек белән, авылга ук менеп китте.
– Эх, – диде Нәргизә, – шунда гына басып торырга иде бит, әни дә килеп җитәр иде, – дип уфтанып куйды.
Күп тә үтми, автобус авылдан кабат әйләнеп килде дә, туктап ишекләрен ачып җибәрде. Ә ачык ишектән, киң елмаеп, кып-кызыл алмалар тоткан, әнисе чыгып килә иде...
Фото: фрипик.ру