

БЕЛЕШМƏ:
Риф Хаҗиəхмəт улы Йөзлекбаев Кырмыскалы районының Яңа Кы-
ешкы авылында туган, бүгенге көндə дə шунда яши. Туган авылында
урта белем ала. 1991 елда Башкорт дəүлəт университетының фи-
лология факультетын тəмамлый. Комсомол оешмасы секретаре,
рəссам-бизəүче, мəдəният йорты директоры, Кырмыскалы районы
гəзите хəбəрчесе булып эшли.
Проза, поэзия, сатира-юмор жанрларында актив иҗат итə.
Башкортстан “Китап” нəшриятында “Кайту” исемле беренче
китабы 2003 елда басылып чыга. 2004 елда “Илһам чишмəлəре”
фестивалендə катнашып, “Елмаю” номинациясендə җиңүче була.
Бүгенге көндə ул – дистəдəн артык үзнəшер китап авторы. Аның
сүзлəренə егермегə якын җыр иҗат ителгəн. 2015 елда район
“Илһам” əдəби берлəшмəсен оештыра һəм аның рəисе итеп сайла-
на. Русия һəм Башкортстан Язучылар, Журналистлар берлеклəре
əгъзасы.
Тарих, рəсем һəм фото сəнгате белəн кызыксына. Яңа Кыеш-
кы авылы һəм “Урал” колхозы тарихын язды. Картиналары ил
күлəмендə үткəрелгəн күргəзмəлəр лауреаты булды.
***
– Риф абый, Сез – авылда
туып, гомер буе авылда яшəгəн,
эшлəгəн кеше. Туган авылыгыз
тарихын да язгансыз, дип белəм.
Авыл Сезнең өчен нəрсə ул?
Бүгенге авыл, Сезнең карашка
нинди?
– Соравыгызга җавапны авылыма
багышлап язылган шигырь юлла-
ры белəн башлап җибəрəсем килə.
Туган авылым – тəүге аваз биргəн
җирем минем.
Зур тормышка ишек ачкан
җирем минем,
Мəхəббəтнең сафын,
назын тойган җирем минем,
Буыннарны бəйлəп барган
җирем минем,
Туган авылым – Яңа Кыешкым...
Авылда туып-үскəн кешене нин-
дидер дəрəҗəдə бəхетле, дияр
идем. Табигать кочагында үскəн,
яшəгəн кешедə сафлык, гадилек,
мөлаемлылык һəм кешелеклелек
тоясың. Күршелəр үзара арала-
шып, бер-берсенə ярдəм итешеп,
кайгы-шатлыгын бергə уртаклашып
яши. Тормышның авырлыгы, вак-
төяк мəшəкатьлəре бергə булганда
җиңелрəк тоела.
Авылда туып-үскəн кеше кайда
яшəсə дə, шушы сыйфатларын
югалт мый. Ул барыбер авыл кеше-
се булып кала.
Бəлəкəй чакта кемгə барып керсəң
дə, өй хуҗасы зур кунактай каршы
алып, чəй эчереп җибəрə иде. Авыл-
да туй булса, икенче көнендə таң
белəн килен төшкəн йортка килен
бүлəге алырга барабыз. Берсе дə
ачуланмый, киресенчə, кулыбызга
сабын, кулъяулык яки башка əйбер
тоттырып чыгаралар иде.
Бүген инде шушы гадилек киме-
гəндəй булды, авылның төп халкы
олыгайды, күбесе бакыйлыкка
күчте. Яшьлəр чыгып китүне хуп
күрə. Балалар тавышыннан гөр
килеп торган авылда тынлык... Иң
үкенечлесе – авыл халкы бетеп
бара. Олылар китсə, бер хəл – яшь-
лəребез кырыла. Хəзер, өч көн саен
диярлек, кемне дə булса соңгы юлга
озатабыз. Без балачакта елына
бер кеше мəрхүм булса, зур кайгы
булып, авыл шомланып кала иде.
Авыл урамнарында йөргəндə, буш
йортларны күреп, йөрəк əрни. Шул
йортлар ярдəм сорап эндəшкəндəй
тоела. Эш булмагач, шулай булырга
тиешлеген аңласаң да күңел генə
килешми, сызлана.
БДУда укып йөргəндə, авылым ту-
рында мəгълүмат җыя башладым,
ул чакта китап чыгарырмын дип һич
уйламый идем. Авылда бердəнбер
фото төшерүче булдым дисəм, ял-
гышмамдыр. 1970 елдан алып бай-
так фото җыелган – бер чемодан.
Шул фотолар китап язарга этəрде
дə инде. Аны бастырып, авыл-
дашларга тараткач, колхоз турын-
да язарга булдым. Чемодандагы
фотоларның күбесе шул китаплар-
да урын алды. Минем авыл, кол-
хоз турында китап чыгарганымны
белеп, Сарт-Науруз авылы халкы
үзлəренең авылы тарихын язарга
үтенде. Бу – бик катлаулы, авыр
эш. Һəр йортка диярлек кереп, со-
рашып, иске фотолар җыеп йөрергə
кирəк.
– Сезнең иҗат юлы шулай ук
авыл белəн бəйле. Аның сулы-
шын яхшы аңлыйсыз. Бу əдəби
иҗатта чагылыш табамы? Авыл
тормышы язучылык эшенə кома-
чаулык итмиме? Авылда яшəгəн
язучы əдəби хезмəт белəн генə
яши аламы?
– Беренче шигырьлəремне мəк-
тəптə укыганда, 1965 елда яза
башладым. Алар туган авылга,
авылны урталай бүлеп агып яткан
Каран елгасына, урып-җыюга һəм
мəктəбемə багышланган иде. Үзем
күргəн-белгəн күренешлəрне ши-
гырь юлына салдым. Алар мəктəптə
чыгып килгəн стена гəзитлəрендə
урын ала иде.
Борма-борма булып, авылымны
Ярып үткəн нəни елгам бар.
Дүрт яшемнəн хəтеремдə
саклыйм:
Елгам, синдə елап, көлгəн бар...
1966 елда язылган шигырьдəн
өзек бу.
Соңгы елларда язган хикəя-по-
вестьларым авыл кешесенең
язмышын гəүдəлəндерə. Əсəр лə-
рем дə аларның кайгы-шатлыгын,
уй-кичерешлəрен, бер-берсенə
һəм тормышка булган караш-
ларын ачып салырга тырышам.
Кешелəр белəн аралашканда,
яңа əсəремə геройлар, образлар
эзлим. Якташларымның күңел
кичерешлəрен, аларда яшеренеп
яткан яхшылыкны, күңел серлəрен
табарга тырышам. Язучы, кеше
психологиясен белми торып, яхшы
əсəр яза алмас иде, дип саныйм.
Авылда яшəвем, авыл кешелəре
белəн көн дə аралашып торуым,
аларны яхшы белергə ярдəм итə.
Алар – иҗатымның төп герой-
лары. Күп еллар элек “Агыйдел”
журналында кайсыдыр язучының
авыл кешелəре турында язылган
романы дөнья күргəч, бер укучы:
“Хөрмəтле язучы иптəш, авыл ту-
рында язар алдыннан, авылга кай-
тып, хет техниканың нинди булуын
белергə кирəк”, – дип, хат язган иде.
Əсəр яза башласам, хəтеремə шул
сүзлəр килеп төшə дə бары үзем
белгəнне генə язарга тырышам.
Авылда да, шəһəрдə дə əдəби
иҗат белəн генə яшəп булмый-
дыр ул. Шəһəр язучылары гəзит-
журналларда я башка эшлəрдə
хезмəт иткəн кебек, авылда
яшəүчелəр дə шəхси хуҗалыкта,
тагын кайдадыр эшли. Язу ул – күңел
талəбе, телисеңме телəмисеңме,
сине чакырып кына тора. Табыш,
əсəрнең акча китерү-китермəве
турында уйламыйсың да. Анысы
мөһим дə түгел кебек.
Шулай да язучыга авылда яшəве
авыррактыр. Беренчедəн, авыл-
да эш күп, ул күп вакытны ала,
икенчедəн, язучылар белəн ара-
лашу сирəк. Бер калəмдəш миңа:
“Авылда сыер арасында яшəп,
китап чыгарып булмый, Уфага
ешрак килергə кирəк”, – дигəн иде.
Аның сүзлəрендə дөреслек булган
икəн. Тагын күңелне кырган бер ягы
бар: шəһəрдə яшəп иҗат итүчелəр
кайтса, районга артык файда
китермəсəлəр дə, аларны колач
җəеп каршы алалар. Ə авылда яшəп
иҗат итүчелəргə игътибар җитми
кебек. Гəрчə район гəзите битлəрен
нəкъ менə якташ иҗатчыларның
мəкалəлəре, əсəрлəре бизəсə дə.
Шушы күренешне исəпкə алып, 2015
елның декабрь аенда районыбызда
“Илһам” əдəби берлеген оештырып
җибəрдем. Иҗат җимешлəребез
белəн уртаклашабыз, авыл клубла-
рына, мəктəплəргə чыгып, əдəби
кичəлəр үткəрəбез, яшьлəрне
иҗатка җəлеп итəбез.
Əнгам Атнабаев: “Шагыйрьлəр
бит авылларда туа, шəһəрлəргə
килеп үлəлəр”, – дип язган иде. Ə
мин авылымнан чыгып китə алма-
дым.
Ташламадым сине, авылкаем,
Чит-ят җирне якын итмəдем...
– Язган əсəрне матбугатта бас-
тыру, аны китап итеп чыгару
җиңелме?
– Əсəрең редакция хезмəткəр-
лəренə хуш килə икəн, шатланып
бастыралар. Əлбəттə, басылмаган-
нары да була. Аның өчен борчыл-
мыйм, димəк, йомшак килеп чыккан
я үз вакыты җитмəгəн. Тарихка күз
салсак, күп язучыларның кайбер
əсəрлəрен еллар үткəч кенə халык
хөкеменə тапшырганнар.
Китап чыгаруга килгəндə, бу –
зур һəм катлаулы мəсьəлə. Язучы-
лар күп булгач, нəшриятта чират
көтəргə кала. Ул арада кайбер
əсəрлəр искереп тə өлгерə, акту-
альлеген югалта. Язучы халыктан
алда баручы булып түгел, артан
килүче булып кала. Бу хəл əсəрнең
дə, язучының да бəсен төшерə.
Үзнəшер белəн чыгару күп чыгым
сорый. Бөтен язучы да моны бул-
дыра алмый. Аннан, үз көчең белəн
чыгарган китабыңның дəрəҗəсе дə
язучылар алдында түбəн була.
– Əсəр ничек языла?
– Кайбер повестьларым җиңел
языла, кайберлəрен икешəр ел
уйлап йөрергə туры килə. Бер та-
рихи повесть өчен инде ун ел
мəгълүмат җыям, уйланам – шун-
дыйлары да була. Аллаһка шөкер,
нəрсə языйм икəн, дип борчылга-
ным юк. Күрə генə белергə кирəк,
тирə-якта күпме тема ята!
– Риф абый, Сезнең тагын бер
шөгылегез – рəсем сəнгате. Аңа
нəрсə этəргеч бирде?
– Шигырь язу рəсем төшерү
белəн бергə башланды. Минем бу
һөнəрлəремне əткəй күреп, мактап
җибəрде, мин дəртлəнеп киттем.
Мəктəптə стена гəзитенең рəссамы
итеп сайладылар. Без укыганда
һəр бəйрəмгə шигырь, рəсемнəргə
конкурслар була иде. Шунда иң
активларның берсе булдым.
Мəктəпне тəмамлагач, майлы
буяулар белəн төшерə башладым.
Соңрак инде, сəлəтемне күреп, кол-
хозга рəссам-бизəүче итеп эшкə
алдылар. Ул елларда рəсемгə нык-
лап тотындым. Күп күргəзмəлəрдə
катнаштым. Ике мəртəбə Союз
күлəмендə үткəрелгəн күргəзмəдə
лауреат булдым. Бер картинамны
Мəскəүгə сатып алдылар. Соңгы
елларда картина язу белəн сирəк
шөгыльлəнəм, повестьлар язу
өстенлек алды.
– Гаилəгез турында да сөйлəп
китсəгез иде. Алар Сезнең иҗатка
нинди мөнəсəбəттə?
– 1979 елда Үтəгəн авылында
укытучы булып эшлəгəн, моңлы та-
вышлы Фəрзəнə исемле кыз белəн
өйлəнешеп, бер кыз, бер малай
үстердек. Икесе дə югары белем
алдылар. Кызым Гөлчəчəк Альберт
кияү белəн Кырмыскалы авылын-
да яши, бер кыз үстерəлəр. Кызым
район гəзитендə эшли. Улым
Искəндəр – юрист, Уфада яшилəр,
Эльза киленебез белəн ике кыз
үстерəлəр.
Иҗатыма карашлары уңай. Кай-
чакта, язачак əсəрем турында
сөйлəсəм, киңəш биреп куялар. Бер
олыны, бер кечене тыңла, дигəндəй,
аларның сүзенə колак салам.
– Сез – югары белемле фило-
лог. Туган теллəр язмышын ни-
чек күзаллыйсыз? Туган телне
саклап калу, үстерү өчен нəрсə
эшлəргə кирəк? Үзегезнең тел
байлыгы кайдан килə, дип уй-
лыйсыз? Башка язучыларның
əсəрлəрен укып барасызмы?
– Иң авыр сорауларның берсе. Бу
сорауга тиз генə һəм кистереп кенə
бер-ике сүз белəн җавап биреп бул-
мый. Ул турыда күп уйланам, вакыт-
лы матбугатка мəкалəлəр язганым
да булды. Безнең татар, башкорт
телендə язган əсəрлəрне килəчəктə
укучы булырмы икəн дигəн сорау да
туа. Авылда элек барысы да туган
телдə сөйлəшə иде, бүген бала-
лар гына түгел, ата-аналар урыс
телендə сөйлəшүне хуп күрə. Чөнки
оныклар ана телен белми. Бу туры-
да күп яздылар инде. Туган телне
бары туган телне белүчелəр бар
чакта гына саклап калып була.
Авылга концерт килə, артистлар
сəхнəгə чыгып, туган телдə җырлый
да, сəхнə артына чыгу белəн урыс-
ча сөйлəшə башлый. Җитмəсə,
кайберлəренə туган телгə сөю
тəрбияли дип, исемнəр биреп куя-
лар. Кешегə киңəш биргəнче, башта
үзең үтəп кара дилəр түгелме соң?
“Телне,
Туган телне
Сакларга кирəк!” –
Ярсып-ярсып нотык тотты.
Өенə кайткач:
“Как я устал”, –
Туган телен онытты.
Шундыйларга атап язган идем.
Тел байлыгы ана телендə укуга
кайтып кала. Ана теленнəн безне
Гайшə апа Мөхəммəтҗанова укыт-
ты. Аның биргəн белеме бик көчле
иде. Гомумəн, без ун сыйныфны ана
телендə укып тəмамладык.
Район һəм республикада басыл-
ган гəзитлəрне, “Тулпар”, “Агый-
дел”, “Шоңкар” журналларын
даими алдырам, укып барам. Урыс
язучыларының əсəрлəрен дə укыр-
га тырышам. Əдəбият белемне арт-
тыра, яңа фикерлəр өсти.
– Килəчəккə нинди уй-хыяллар
бар?
– Бу яшьтə əллə ни зур хыяллар
белəн янып булмый, шулай да баш-
лаган əсəрлəремне тəмамлап куяр-
га, язарга дип уйлап йөргəннəрен
язарга уем бар. Китапларым чыкса
яки чыгарсам, шат булыр идем.
Мине Башкортстан укучысы əлегə
бик белми əле, дип уйлыйм.
– Эчтəлекле җавапларыгыз
өчен рəхмəт, Риф абый. Сəла-
мəтлек, иҗат илһамы телибез
Сезгə!
Əңгəмəдəш – Дилбəр БУЛАТОВА.