

Язмыш поездынла баручы юлчылар бихисап. Бик күпне күргән, ялгыз яшәп, гомер көзенә кергән Озатучы (проводник) аларны игътибар белән читтән күзәтә. Үзе гел төрле мәшәкатьләр, бөтмәс-төкәнмәс эшләр белән мәшгуль. Бер мәлне Аның күзәтүчән игътибарын Юлчы ханым (пассажир) җәлеп итә. Гомер тавы куышлыгында (туннель) ниндидер сәер, ләкин серле дә, сихри дә яктылык пәйда була. Шул мәлдән Озатучыны зур кызыксыну били.
Юлчы белән танышу кыенлык тудырмый. Алар, уртак тел табып, якыннан аралаша башлыйлар. Әңгәмәдәшләр өчен аңлаешлы уртаклык бик күп икән, ләбаса! Күрәсең, гомер буена ялгыз яшәп, берсен-берсен эзләгәннәр һәм язмыш вагонында табышканнар.
Озатучының эчке дөньясы, серләре, авыр йөк булып, гомер буена бик күп җыелган. Ул аларны беркемгә сөйләмәгән һәм беркем белән дә уртаклашмаган. Чөнки, үзенең дәвамы булган, серләр сөйләрлек ышанычлы кеше моңа кадәр очрамаган. Ә бушанасы килү теләге гомер буена күңелне дә, җанны да кытыклап, тырнап торган...
Эштән бераз арынып, җае чыгуга, Озатучы Юлчы янына ашыга. Икесе дә яшьлек хәтирәләре, бөтен тормыш юллары, күргән-белгәннәре белән уртаклашалар. Үзләре шаһит булган хәлләргә, вакыйгаларга ачыклык кертеп, уй-фикерләрен, карашларын барлыйлар, мөнәсәбәтләрен белдерәләр.
Тормышны аек күзаллавы, үз фикере булган, игътибарлы, итәгатьле, үзендә ышаныч баглаган Юлчы тиз арада Озатучының якын сердәшенә әверелә. Бар нәрсәне үлчәп, уйлап бетереп эшләүче Озатучы, моңа кадәр таныш булмаган Юлчының, иртәме-соңмы поезддан төшеп каласын һәм үзенең бушанган “авыр йөген” алып китәсен яхшы чамалый.
Ләкин... Кыска гына вакыт аралыгында барган аралашу Юлчы өчен бик тирән төсмер ала. Гомер көзе җитүгә карамастан, аны әйтеп бетергесез ялкынлы хисләр били, җан тынычлыгы югала. Ул Озатучыга үлеп гашыйк була...
Билгеле, бу аралашуның чиге буласын алдан белгән Юлчы, үз станциясенә җиткәч, төшеп кала. Гыйшык утының көчле ялкыны, маяк булып, Аның алдагы тормыш юлын яктырта. Ул бүген якты хисләргә бирелеп, шалтыратулар көтеп, билгесез очрашуга өмет баглап, язмыш сукмагыннан ялгыз гына атлап бара...
Шулай итеп, көзге язмыш вагонында Озатучы үзенә сердәш, ә Юлчы – соңлаган мәхәббәтен очрата. Чираттагы язмыш сынавы дими, ни диясең моны!..