Чәчмә әсәр
8 июнь 2025, 03:45

Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Буйдак. Повесть (Ахыры)

Дөньямны калдырырга беркем юк, дигəн фикер Фəнне уйга салды. Алай гына түгел, борчый башлады. Нигə кирəк булды əле дөнья малы артыннан куу? Елдан-ел умарталарны арттыру, мал-туар тоту… Алардан килгəн акчага ял йортына, чит иллəргə дə барганы юк. Əнə, авылда күпме кеше, акчаларын җыеп, Төркиягə, Сочига, Геленджикка барып кайттылар.

Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Буйдак. Повесть (Ахыры)Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Буйдак. Повесть (Ахыры)
Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Буйдак. Повесть (Ахыры)

(Дәвамы.)

Яшəүнең кадерен белə алар. Фəн андый ерак җиргə түгел, бер кичкə
якын-тирəгə дə куна бара алмый, йортын кемгə калды-
рып китсен...
Бер елны печəн чапканда аның янына бер ел түбəн
укыган Фəнил килде.
– Саумы, Фəн. Барамы? Быел печəн яхшы. Минеке дə
котырып үскəн, – дип сүз башлады.
– Ярарлык. Көннəр матур торганда, чабып алганда
əйбəт булыр иде. Кая гаилəң?
– Хатыным кызым белəн Кара диңгез буена киттелəр.
Фəн, дөнья көтəсең дə көтəсең. Булмаса, син дə бер
йөреп кайтыр идең. Акчасыз кеше түгелсең. Диңгездə
су керер идең. Алдагы елга үзем барырга уйлап торам
əле. Əйдə икəү...
– Миңа монда да əйбəт. Табигать искитмəле, су
керергə Агыйдел бар...
– Ярар, ярар. Агыйдел белəн диңгез бер түгел инде.
Уйла, акча җый, хəер, син акчасыз түгел, алдагы елга
барабыз. Печəннəрне алып беткəч, балыңны аерткач,
август ае – иң яхшы вакыт...
– Бар əле, башымны катырма, печəнеңне чап.
…Фəн бəлəкəйдəн табигатьне яратты, сокланды.
Болын-урманнарда йөреп кайтса, күңеле күтəрелеп,
үзендə көч артуын сизə иде. Кыш көне чаңгы белəн
урманга чыгып китеп йөреп кайтты. Караеп утырган
урманда, кып-кызыл булып, ямь биреп, җыелмый кал-
ган балан, гөлҗимеш җимешлəренə карап сокланды.
Берничə мəртəбə поши күрергə дə туры килде аңа.
Шулвакыт үзе белəн фотоаппарат булмавына үкенеп
куйды. Төшереп алса, бүген шуларны карап утырыр
иде.
Кыш көненең берсендə, чаңгы белəн урманнан кай-
тып килгəндə, Фəнгə арткы урамда яшəгəн Гайса абый-
сы очрады. Саулык сорашкач:
– Фəн, урманда йөрисең, мылтык алып җибəр, су-
нарчы булырсың. Синнəн менə дигəн аучы чыгар иде,
– диде.
– Гайса агай, миннəн сунарчы чыкмый, җəнлеклəрне
жəллим. Алар – бит тере җан, гөнаһ була. Ит өчен мал
асрыйм.
– Карап үстергəн малны куллану гөнаһ түгелме?
– Гөнаһ түгел. Шуның өчен асрыйсың. Ə урмандагы
җəнлеклəрне белмисең, əллə балалары əнилəренең
кайтканын көтеп ята. Əнилəрен атсаң, аларга нəрсə
була? Ачка үлəчəклəр. Минем сабакташларымның
икесе дə сунарчы иде, Самат белəн Зəбирне əйтəм,
алар болан, поши атып гөнаһ җыйдылар. Аларның
рəнҗеше төште. Мин шулай уйлыйм. Халык арасында
да шундый сүз йөри.
Гайса Фəннең бу сүзлəреннəн соң уйланып куйды.
– Əллə чынлап та шулай микəн?
– Əлбəттə, шулай. Боланнарның балалары ятим кал-
ган кебек, үзлəренең балалары ятимлекне кичерə. Так
что, Гайса агай, башка миңа бу сүзеңне əйтмə. Урман
зур бит ул, бөтенесенə дə җитə, йөрсеннəр.
– Тə-əк... Рəхмəт, Фəн... – дип, Гайса уйланып атлап
китте. Бер оныгының, мин мылтык алам, сунарчы бу-
лырга телим, дип сөйлəнгəнен исенə төшерде. – Шилма
малай... Бирермен мин сиңа... Гөнаһ җыеп...
Җəен бөтен җир искиткеч матурлыкка төренə. Ур-
ман-болыннарга чыксаң, каршыңда серле табигать
дөньясы ачыла. Шул хозурлыкны күрер өчен, Фəн печəн
чаба торган вакытны көтеп ала. Умарта тота башлагач,
табигатьнең иң чагу чагында урман-болыннарга чыгып
йөри алмый, кортлар аера башлый, аларга күз-колак
булып торырга кирəк. Печəн чабу чорында аермыйлар,
киресенчə, анда инде бал аерту вакыты җитə башлый.
Чалгы белəн колачлап печəн чабу йөрəгенə ял бирə,
шуннан рəхəтлек кичерə. Бераз чабып ташлагач,
үлəн өстенə сузылып ятып, чəчəктəн-чəчəккə кунып
очып йөргəн күбəлəклəрне күзəтə. Чабынлыкка ямь
биреп утырган сары мəтрүшкəлəрне җыеп ала. Көрəн
мəтрүшкəлəр аның печəнлегендə үсми, аларын чокыр-
рак урыннан, тау битлəвеннəн таба. Мəтрүшкəлəрне
кышын чəй эчкəндə куллана. Мунча кереп чыккач,
мəтрүшкəле чəйне бал белəн эчү тəнгə тынычлык,
шифа бирə. Əнисе исəн чакта, йөрəгенə файда булсын
дип, көзен, валерьян тамыры, кан басымы күтəрелүдəн
балан, милəш, гөлҗимеш җыя иде.
Фəн бөтен эшне диярлек берүзе башкара, күп кеше
талəп итə торган печəн китерү, утын ташу, умарталар-
ны кышкы урыннан чыгару һəм кертү кебеклəргə генə
авылда эшсез ятканнарны чакырып ала. Шатланып
килəлəр, Фəннең буш итмəвен алар яхшы белə.
“Үлеп китсəм” дигəн уй кайчандыр печəн өстендə
Фəнил əйткəн сүзлəрне исенə төшерде һəм уйландыр-
ды. Əллə, чынлап та, диңгез буенда йөреп кайтырга-
мы? Дөньямны кемгə калдырырга дип куркып ятканчы,
шулай əкренлəп үземə тотыныргамы? Умарталар бул-
гач, мал-туар нигə кирəк? Киметергə... Юк, юк, бөтенлəй
бетерергə. Яшь барган саен аларны карау, тəрбиялəү
авырлаша бара. Машина искерə башлады, малларны
сатып, яңа машина алып җибəрергə кирəк.
Кич ятса, шушы уйлар башына килеп йончыта баш-
лады. Бу уйларны көчлəп куып җибəреп, бал алырга
килгəн хатынны, Фəнүрəне, күз алдына китерə. Шул
көнне булган күренешне уе белəн һəр мизгеленə кадəр
яңадан кабатлап чыга. Шуннан гына тынычлана төшə.


9
Миндулла улына ике яшь тулган елны тау ягыннан,
өй салырга бура кайтартты. Ул елларда төзелеш мате-
риаллары табу авыр иде, шуңа яңа йортның эшен бете-
реп керү биш елга сузылды. Озаккарак та сузылыр иде,
фермада яхшы эшлəвен исəпкə алып, колхоз ярдəм
итеште. Тегесен-монысын читтəн алып кайтып бирде.
Яңа өйгə күчкəндə, Фəнгə җиде яшь тулып узган иде.
Мəктəпкə, беренче класска, ул шушы яңа өйдəн барды.
Иске өйлəреннəн соң яңа өй аңа, зур булып, авыл клубы
хəтле тоелды. Шатланып, өй буйлап йөгереп йөрде. Ул
елларда авылда аларныкы кебек зур итеп салынган
йортлар сирəк иде.
Фəн, əтисеннəн калган йорт ярарлык булгач, бераз
караштырып, ныгытып алды. Кызыл агачтан, юан
бүрəнəлəрдəн салынган йорт артык бирешмəгəн.
Фəннең яңаны салырлык рəте булса да, бер башыма бу
да җитə, дип уйлады. Əтисенең истəлеге дə. Кайвакыт
эштəн арып киткəндə, Фəн өенə керə дə, кəнəфигə уты-
рып, аркасын тери биреп, өй эченə күз йөгертеп, сок-
ланып утыра. Балачагы исенə төшə. Күзлəрен йомса,
əти-əнисен һəм үзенең яңа өйгə кергəч, өй буйлап
йөгереп йөргəнен күргəндəй була. Шулчакта бөтен тəне
буйлап əйтеп бирə алмаслык рəхəтлек йөгерə, лəззəт
дөньясында тирбəлə. И балачак, ваемсыз балачак…
Өенə сокланып утыра һəм “болар барысы да минеке”
дигəн уй күңеленə тынычлык бирə, канəгатьлек китерə.
Ихатасына чыкса, мал-туарларына, кош-кортларына
карап та шундый тойгы кичерə. Ə умарталар.. Алар
инде – байлык билгесе. Аныкы кебек йөзгə якын умарта
якын-тирəдə юк.
Фəннең мал асрарга, иркен яшəргə телəве каннан
килəдер. Əнисе аңа əтисенең əтисе, ягъни картəти-
сенең, хəлле кеше булганын сөйли иде. Күп итеп мал-
туар тоткан, умарта асраган, берничə йөз гектар җире
булган. Колхозлашу елларында, бөтенесен дə тартып
алып, үзен авылдан куганнар. Салдырган мəчетенең
манарасын бəреп төшереп, клубка əйлəндергəннəр.
Үзлəре яшəгəн зур йортын, күчереп, колхоз идарəсе
иткəннəр. Себер якларыннан йөреп кайткач, авылда
мулла булып хезмəт иткəн.
Əнисе шушыларны сөйлəгəч, Фəн күп итеп мал-туар
асрарга чəмлəнеп китə. Яшеренеп яткан тырышлы-
гы уяна. Шушы байлыкны диңгез буена барыр өчен
бетерергə тиеш буламы? Бу бит – ахмаклык! Кайдан
килде бу уй аңа? Фəнил сөйлəр ул, бер сыерны чак-
чак асрап яталар. Бу – булдыксыз кешенең сүзе. Үлəм
дип, бар да кала, дип яшиме кеше? Кем белə гомерне,
Себергə куылган ерак картəтисенə охшаса, аның да
гомере озын булыр, Аллаһы боерса. Əнисе аны, йөз
яшькə җитə язган, дип əйтə иде.
Бермəл Фəн дин белəн кызыксынып китте. Дини ки-
таплар сатып алып кайтты. Гарəп хəрефлəрен үзаллы
өйрəнде. Кичлəрен эшен бетереп кергəч, юынып ала
да, арыганын басар, күңелен тынычландырыр өчен,
берничə аять укый. Песие аның укыганын тыныч кына
карап утыра. Фəн, укып бетереп, амин əйтеп, битен сы-
пырып куйганда, песие дə уң аягы белəн битен сыйпап ала.
Фəн эчке ашларына йөрмəсə дə, Коръəн ашлары-
на барырга тырыша, савабы күп, ди. Күршесенə ашка
кергəч, мулла, əллə аның дин белəн кызыксынганын
белеп, əллə яшьлəрнең дингə тартылуларыннан өркеп:
“Өйлəнмəгəн ир-егет Коръəн укып йөрергə тиеш түгел,
бу рөхсəт ителми”, – диде. Мəҗлестə утырганнарның
берсе дə бер сүз эндəшмəде, карашып кына куйды.
Алар мулланың ни өчен бу сүзне башлаганын белə. Ул,
яшьлəр урынымны алып куймасын, дип шүрли иде.
Шул мəҗлестəн соң, Фəн “Коръəн Кəрим” һəм дин ки-
тапларын яшереп куйды, килеп кергəннəр күрмəсен,
диде. Мулла булырга җыенмый, гайбəт таралуын
телəмəде.
Бал аерта торган җиһазларны өенə кертте дə умарта-
лардан, бал тулы рамнарны алып, өенə ташыды. Бүген
ул бал аерту белəн булачак. Көчле умарталарга, бал
тулган рамнарын алып, бушларын куеп чыкты. Көннəр
җылы, матур тора, болытлар да күптəн күренгəне юк,
кортларга чəчəклəрдəн серкə җыяр өчен уңай мəл.
Бал тулган рамнардагы балавызны пычак белəн
кисеп алыр өчен җылы су əзерлəп йөргəндə, олы якта
өстəлдə яткан телефоны шылтырады. Кем булыр икəн
дип чыкса, тəрəзəдəн кызыл машина үтеп киткəнен
күреп калды. Телефонын ташлады да тышка ашыкты.
Əллə Фəнүрə килдеме? Ирексездəн йөрəге дөпелдəп
тибə башлады. Чынлап та, машина аның капкасы
төбенə туктады.
Бервакытта да килгəн кешегə каршы бармаган Фəн,
үзе дə сизмəстəн, капкага атлады. Бераз атлады да,
нəрсə эшлим ул, дип туктап, киредəн мич янына килде.
Ə күзе капка ягында. Нəрсə эшлəргə дə белмəде. Кем
булса да, тизрəк керүен көтте. Капка ачылып, өч литр-
лы банка тоткан Фəнүрə елмаеп кереп килə иде. Аны
күргəч, Фəн коелып төште.
– Саумысыз, Фəн абый, мин тагын килдем, көтте-
гезме? – диде хатын, Фəнгə таба атлап.
– Көттем... Бал кирəк булса, килсен дигəн идем
əниеңə. Ə, əйе шул... Мин бал аертам... – Тагы əллə
нинди аңлаешсыз сүзлəр əйтеп алды.
– Рəхмəт инде, прополис китергəнсез икəн, əнием
шатланды. Акча җибəрде.
– Юк-юк, акча кирəкми, тик файдасы гына тисен.
Кибеткə барган идем, шунда алып бардым... бардым
шул, – диде Фəн, аклангандай итеп.
Фəннең Фəнүрəне тиз генə чыгарып җибəрəсе
килмəде. Күпме көтте ул. Тик нəрсə сөйлəргə белмəде.
Оялды, кыенсынды, югалып калды. Кызарынды. Бер
алга, бер артка атлады. Аның нəрсə эшлəргə белми
торганын күреп, Фəнүрə:
– Балыгыз булса, тагын алырга иде, Фəн абый. –
Хатынның йомшак тавышы Фəнне сихерлəгəндəй итте.
Күңеле чəчəк атты, рəхəтлек кичерде.
– Бал... Бал бар... Аертмаган... Көтəсез инде...
– Көтəм. Мин отпускыда. Дөньягыз калын икəн, Фəн
абый. Маладис.
– Мин өйдə аертам... Өйдə...
Фəн ишеккə атлады, үзен атлап түгел, очып барган-
дай тойды. Əйтерсең дə аның иңенə канатлар кунган!
Аңа шундый рəхəт иде… Фəнүрə, матур тавышы белəн
нəрсəдер сөйли-сөйли, аның артыннан иярде...

Тәмам.

Фото: Freepik.

Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Буйдак. Повесть (Ахыры)
Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Буйдак. Повесть (Ахыры)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас