Чәчмә әсәр
7 июнь 2025, 03:45

Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Буйдак. Повесть (6)

Фəннең күптəн кеше белəн болай күп сөйлəшкəне юк иде. Үзе аптырады. Авылында “кайчан өйлəнəсең инде” дигəн сүздəн куркып беткəн. Бу апа бернəрсə дə белми.

Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Буйдак. Повесть (6)Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Буйдак. Повесть (6)
Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Буйдак. Повесть (6)

(Дәвамы.)

Беренче күргəн кешенең йортына керергə кый-
мады. Кызының да өйдə булмавына шатланды. Мине
эзлəп килгəн, дигəн уй килергə мөмкин. Ə күзлəре
юлны күзəтте. Машинасына утыргач, тиз генə кузгал-
мый торды, күңеле Фəнүрəне эзли иде. Акылы белəн
бертөрле уйласа да, күңеле, йөрəге очрашуны көтте.
Авылына шушы урам аша чыгып булса да, урап, кибет
ягыннан кайтырга булды. Икмəк тə аласым бар, дип уй-
лады.
Прополисны тапшыргач, ниндидер җиңеллек кичер-
де. Зəкия апасының шатлануы аңа күчкəндəй булды.
Авылына шат күңел белəн, авыз эченнəн генə көйли-
көйли кайтып китте.

7
Фəн, ике елын тутырып хезмəт итеп кайткач, урамын-
дагы һəр йортка кереп күрешеп чыккан иде. Укыган
мəктəбенə барды. Аны күргəч, укучылар да, укытучы-
лар да уратып алып сораша башлады. Мəктəп дирек-
торы, укучыларны тиз генə зур класска җыеп, очрашу
үткəрде. Ул үзенең хезмəте, туган авылын сагынуы ту-
рында сөйлəде. Старшина булып кайткан Фəнгə карап
сокландылар. Ул тагы да тазарып, олпатланып киткəн
иде.
Кич клубка чыкты, күзлəре белəн Рəмзияне эзлəде.
Күренмəгəч, Фатыйма апасыннан сорарга булды.
– Апа, Рəмзия клубка йөрмиме əллə?
Фатыйма апасы, Фəнне беренче күргəндəй, озак итеп
карап торды да:
– Син белмисеңмени? – диде.
– Нəрсəне белмим? – Фəннең башыннан əллə нинди
уйлар үтте. – Əллə... Исəнме?
– Исəндер. Авылда юк ул. Белмибез кайда икəнен.
– Ə... Ничек инде?
– Ул Сəлимгə кияүгə чыкты. Өч ай элек нəрсə бул-
гандыр, белмим, юк булды. Сəлимнəн таптыра баш-
ладылар, милиция килде. Гөлсылу апаларга барып
сорашканнан соң гына Сəлимгə башка килмəделəр.
Башка бернəрсə дə белмибез. Əнисе бернəрсə
сөйлəми. Чыгып китəрлек нəрсə булгандыр?
Фəн бу хəбəрне ишетеп шаккатты. Нəрсə уйларга
белмəде. Су җитми шиңə башлаган яфрактай, бөгелеп
төште. Егылып китүдəн куркып, утыргычка утырды.
– Кайчаннан бирле юк инде?
– Ул исəн, исəн, Сəлимнəн генə качып йөри. Сəлим
көн-төн исерек, юлдан язып бара.
Фəннең йөзенə карап, Фатыйма шулай дияргə ашык-
ты. Егетнең Рəмзияне ошатып йөргəнен белə иде,
берəр ахмаклык эшлəп куюыннан шиклəнеп:
– Алар бер-берсен яратып өйлəнеште, матур гына
яши башлаган иделəр, – дип өстəде.
Рəмзия белəн Сəлимнең яшьтəн йөргəнен Фəн белə,
кияүгə чыкканына артык аптырамады. Тик ни дип ул
аның йөрəгендə өмет уятты. Матур-матур хатлар язды.
Аңлатып язса була иде бит. Авылда беркемнең дə бу
турыда хəбəр итеп хат язмавына гаҗəплəнде. Ə əнисе
ник язмады икəн?
Клубтан йөреп кайткач, əнисенə шушы сорауны
бирде.
– Əни, нигə Рəмзиянең кияүгə чыкканын язмадың?
– Бу хəбəр синең өчен мөһим түгелдер, дип уйладым.
Кызлар кияүгə чыга инде. Яшьлəре бара бит.
Чибəрбикə аңлы рəвештə бу хакта язмады, улының
Рəмзиягə битараф түгеллеген бик яхшы белде. Кайгыр-
масын, шулай яхшырак булыр, дип уйлады.
– Əле кайда икəн? Сəлимне ташлап чыгып киткəн, –
диделəр.
Фəннең əйткəненнəн Чибəрбикə коелып төште, əллə
ирдəн качкан хатынны эзлəргə уйлыймы? Шул гына
җитмəгəн. Беткəнмени аңа кызлар!
– Чын булса, еракта ди, кияүгə дə чыккан, дигəн хəбəр
ишетелеп калды. – Чибəрбикə башына шушы сүзлəр
килгəненə шатланып куйды. – Улым, Сəлим кайгырсын,
сиңа нигə кирəк инде?
Фəн əнисенə башка сүз кушмады, ризалык
белдергəндəй баш кына какты. Ике ел күрмəгəн
əнисенең башын юк-бар сүзлəр белəн катырырга
телəмəде. Ə үзенең башыннан Рəмзия турындагы
уйлар китмəде. Аның чын дөресен белəсе килде.
Өйдə озак ятмады, əнисе белəн киңəшлəште дə
район үзəгендəге училищега укырга керде. Алты айдан
соң машина йөртергə танытма алып кайтып, колхозда
шофер булып эшли башлады. Ел артыннан еллар үтə
торды, Фəн үзенең күңеленə ошаган кызны очратмады,
Рəмзия авылда күренмəде. Кичтəн кайтып, таң белəн
кире киткəн икəн, дигəн хəбəр авылда йөрде. Сəлим
көне-төне исерек булды, беркайда да эшлəмəде. Язгы
ташкында исерек килеш Агыйделдə соскы белəн балык
сөзгəндə, ярдан очып батып үлде.
Илдə үзгəртеп кору заманнары үтеп, яңа корылыш-
ка аяк басканда, бөтен нəрсə талонга калып, кибетлəр
бушап калган чор башланды. Колхоз ыңгыраша-
ыңгыраша көн күрде, эшлəгəннəр айлар буе хезмəт
хакы ала алмады. Колхозлар да бетəчəк икəн, дигəн сүз
таралды. Лəкин моңа беркемнең дə ышанасы килмəде.
Гөрлəп торган колхоз ничек бетсен, диделəр. Уфада
яшəп яткан əнисенең икетуган энесе авылга ешрак
кайта башлады. Ярдəм итешкəн булып, бəрəңгесен,
итен һəм башкаларын алып китте. Эш урыннары ябыл-
ган, акчасыз калганнар. Шуңа Чибəрбикə, мөмкин бул-
ганча, ризыклардан өлеш чыгарды. Бер кайтканында
абыйсы сөйлəнеп торды: “Белəсезме, авылда туган-
нары булмаганнар нык интегə. Минем күршем, Ринат,
бəрəңге кабыгын ташлама, миңа бирерсең, ди. Шуны
белдем, ачлыктан кабык пешереп ашыйлар икəн.
Минем хатын укытучы булгач, берничə айга соңлап
булса да, хезмəт хакы алды, бөтенлəй акчасыз тормыйбыз”.
Шул елларда Фəн күрше авылдагы кияүгə чыкмый
олыгаеп барган кыз белəн танышты. Районга барган-
да аның машинасына утырып барган иде, сөйлəшеп
киттелəр, бер-берсенең гаилə хəллəрен белештелəр.
Күпмедер танышып, сөйлəшеп йөргəч, Фəн өйлəнергə
дигəн уйга килде. Кызның тыныч булуы, буй-сыны,
шəфкать туташы булып эшлəве ошады. Ул чəпчеп
торган хатыннарны яратмый, андыйлар белəн яшəгəн
ирлəргə жəллəп карый. Өйлəнергə телəвен əнисенə
əйтте.
– Улым, ыжгырып ачлык килгəндə кеше өйлəнəме?
Ничек яшəргə итəсең? Икəү ничек тə торырбыз, тагы
бер тамак арттырырга уйлыйсыңмы? Ул кызның əтисе
юк икəн, ярдəм итəргə əтилене кара. – Чибəрбикə,
улының күрше авылга йөргəнен белгəч, бер танышы
аша кем кызы икəнен белешеп алган иде.
Менə сиңа мə?! Фəн əнисенең бу сүзлəренə ничек
җавап бирергə белмəде. Кызлар белəн танышканда
иң тəүдə, əтиең бармы, дип сораргамы? Əнисе улының
өйлəнүен телəмиме? Киленнəн куркамы? Аңлый алма-
ды. Ачуы килде.
– Минем əти бармы? Алай булгач, əни, килен төсе
күрə алмаячаксың! Сугыш елларында өйлəнгəннəр,
ыжгырып сугыш бара, димəгəннəр. Их, əни!..
– Заманы башка... Əтиле əтиле инде. Əнə дустың
Мөнир əтиле кызга өйлəнде дə өйле булды. Кызның
туганнары җыелышып бер елда йорт салып бирделəр.
Улым, сине жəллəп кенə...
Фəн үзенең көчсезлегенə, əнисенə каршы сүз əйтə
алмавына ачуы килде. Кыздан баш тартты. Очрашуга
бармый торды да калды. Ярый, кызга сиңа өйлəнəм дип
əйтергə өлгермəгəн иде. Ул үзенең гафу итə алмаслык
эш эшлəгəнен дə аңлый, лəкин əнисенең сүзен дə ега
алмый. Ике ут арасында янды. Өйлəнəм дип, əнисен
ялгыз калдырып чыгып та китə алмый. Бу дөньяда иң
кадерле, якын кешелəрнең берсе ул.
Шул көннəн башлап, Фəн өйлəнү турында сүз кузгалт-
мады. Кызлар да эзлəмəде.
Армиядəн кайткан елны җитмеш яшькə җитеп барган
күршесендə яшəгəн абый: “Өйлəнсəң, башка чыгарга
тырыш, əнилəр белəн яшəве бик авыр. Алар иң якын
кеше булса да, хатының аның өчен килен, чит кеше
була”, – дигəн иде. Ул чакта бу сүзлəрнең мəгънəсен
аңламады да, аңларга да телəмəде Фəн. Күрəсең,
ул абзый үзенең тормышыннан алып əйткəндер. Бу
сүзлəрдə дөреслек барын аңлагандай булды.
Еллар үтеп, улы һаман өйлəнмəгəч, Чибəрбикə
үзенең хатасын таныгандай итте. Улына берничə тап-
кыр: “Өйлəнсəң иде, мин олыгаям”, – дип əйтеп тə кара-
ды. Фəн əнисенең сүзенə каршы берни дə эндəшмəде,
аның йөрəгендə үпкə катыш яра саклана иде.


8
Күрше авылда йөреп, прополис биреп кайткач, Фəн
үзен зур эш башкаргандай хис итте. Фəнүрəне генə
күрə алмавы бераз пошындырды. Аның ни өчендер
ул хатынны гел күрəсе килеп тора. Бертөрле тормыш-
тан ялкып китү шулай мəҗбүр итəме? Алчак кешелəр
белəн күптəн аралашканы юк. Ул хатынны күргəннəн
бирле, күңелендə нəрсəдер үзгəрде, үсеш тойды. Аның
бит көннəре иртəдəн кичкə чаклы, бер-берсен кабат-
лап үтə тора. Бер үк эш, бер үк мəшəкатьлəр. Ə хатын
аның көндəлек тормышына яңалык керткəндəй итте. Бу
уйлар күңелен җылытты, рəхəтлек бирде.
Соңгы елларда, телевизор караудан ялкып, Фəн авыл
китапханəсеннəн китаплар алып кайтып уку белəн ма-
выга башлаган иде. Ул, əлеге заман язучыларының
əсəрлəрен укуга караганда, классик əсəрлəр белəн
кызыксынды. Мəктəп елларында ныклап укылмаган,
укылса да, əсəрдəге бала акылына барып җитə ал-
маган урыннарга, геройларның мəхəббəтлəренə, хис-
тойгыларына гаҗəплəнеп, сокланып куя. Чеховның “Эт
иярткəн ханым” хикəясен берничə тапкыр укып чыкты.
Əсəр, укыган саен, аны ныграк үз эченə алып керде.
Кырык яшьтə дə көчле сөю була алу аны гаҗəплəндерде.
Язучының гади сүзлəр белəн генə мəхəббəтне аңлатып
бирүе сокландырды. Их, шундый сөю кичерсəң иде!
Уйларыннан Фəн дəртлəнеп китте. Рəмзия... Зөһрə...
Кайсысына тартылу көчлерəк иде əле? Əллə чын сөю
булмадымы? Булса, аларны оныта алмас иде. Ə нигə
бал алырга килгəн Фəнүрəне еш уйлый башлады? Бил-
гесезлек шулай кызыктырамы? Күңел яңалык, үзгəреш
телиме? Олыгая башлагач, ерактагы кояш та җылы
кебек тоеламы? Фəнүрə, син кем? Əллə җылытыр ко-
яшыммы? Фəн үз уеннан оялып китте. Аның уйларын
кемдер белер дə бөтен авылга таратыр кебек тоелды.
Тиз генə тирə-ягына күз салып алды. Озак уйланды.
Шулчак, бəлки, миңа да соң түгелдер əле, дигəн кыю
уй килде. Əнə бит, билгеле артистлар алтмыш, җитмеш
яшьтə дə яшь хатын алып яши бирə.
Фəн башта Рəмзиягə үпкəлəп, аңа үч итеп, башка
кызларга күз салмады. Кызларга алдакчы, егетлəр
хисе белəн уйнаучы зат итеп карады. Күрше авыл-
да яшəүче Зөһрə белəн танышып, сөйлəшеп киткəч,
бөтенесен дə бер калыпка салып булмый икəн дип,
карашы үзгəргəн иде, əнисе каршы килде. Ул юлы үзе
Зөһрəнең өметен өзде. Озак күңелсезлəнеп йөрде.
Кайсыбер егетлəр кебек үз-үзенə хуҗа була алмады,
йомшаклык күрсəтте. “Егет булса, ут булсын”... дигəн
мəкальнең үзенə əйтелмəвен аңлады. Үзенең юаш-
лыгына, кыюсызлыгына ачуы килде, лəкин бернəрсə
эшли алмый. Табигатем шундый инде, дип, үз-үзен
юатырга тырышты. Авылдагы кайбер хатыннарның
ире өстеннəн йөрүлəрен ишеткəч, күңеле тынычлана
төште. Өйлəнеп, хатыны шулай булса? Ул чакта нəрсə
эшлəр? Əрпеш хатыннарны да күргəне бар. Барып
керсəң, йортлары батып үлəрлек. Ирлəре эштəн кай-
туга, ашарга пешермичə, урам буенда лəчтит сатып
йөргəннəре дə җитəрлек. Юк, юк, кирəкми миңа алар,
дип, хатын-кызларга булган карашы бөтенлəй үзгəрде.
Эчкегə бирелеп, эшлəми ятканнарының да көннəн-көн
артуы күңелен бөтенлəй төшерде. Өйлəнергə яхшы
кыз табып булмыйдыр, андыйлар юктыр, дигəн фикере
белəн килешеп яши бирде.
Уйламаганда, бал сорап килгəн ханым аның кара-
шын, күңел торышын үзгəртте дə куйды. Шул көннəн
бирле күзлəре капка ягында, ишетелеп калган машина
тавышлары сискəндереп җибəрə. Умарта белəн булаш-
канда килеп, борылып китмəдеме икəн, дип борчыла.
Əнисенə, тагын бал алырга килсен, дип əйткəн иде.
Килеп чыгуы бар. Хəтта берничə көн йортыннан ерак
китмəде. Кибеткə барса да, тиз генə кайту ягын карады.
Капкага терəү куймый башлады.
Көн дə кич булып, караңгы төшкəч, бүген дə килмəде,
дип, ихатада эшлəрен бетерə дə өйгə керə. Чəй эчеп
ала, песиен янына чакырып алып, караватының арты-
на аркасын терəп, укый башлаган китабын кулына ала.
Күзлəре китаптагы язуда булса да, уйлары Фəнүрə ту-
рында. Ничə яшьтə икəн? Кияүдəме, юкмы? Балалары
бармы икəн, булса ничəү?
Фəн, ике классташы үлеп киткəч, гомерне белеп
булмый, уйламаганда китеп тə баруың бар икəн дип
уйлап куйды. Самат дигəне машинасы белəн авариягə
элəккəннəн соң мантый алмады. Зəбир яман шеш
белəн авырып китеп барды.
Шушы хəллəрдəн соң Фəнне ялгызлык түгел, үлем ту-
рындагы уй борчый башлады. Сабакташлар китə, кем
əйтə аңа да чират җитмəс дип? Үлеп китсəм, дөньям
кемгə кала? Туганнар юк. Бервакытта да аралашмаган
əтием һəм əнием ягыннан булган икетуганнарга кала-
мы? Алар иң якын туганнар булып чыга. Берəр кайтып
хəлемне белеп китсəлəр яки шалтыратсалар, ичмасам!
Үлеп китсəм, дөньямны бүлешергə тиз килеп җитəрлəр!
Фəннең шушы уйлардан тəне калтырап китте. Уй-
лары буталды. Берəрсенə яздырса, аларга тəтүен
тəтеми инде. Тик кемгə яза ала ул? Дөньясын кызга-
нып куйды. Моңа чаклы бу хакта аның бер дə уйлаганы
булмады. Күпме көч түгеп җыйган малны əрəм-шəрəм
итеп бетəчəклəр. Шул җыйган дөньяны калдырыр өчен
булса да өйлəнергə кирəк булган икəн, дигəн уй миен
ярып үтте. Балаларың булса бигрəк тə яхшы.

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Буйдак. Повесть (6)
Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Буйдак. Повесть (6)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас