

(Дәвамы.)
– Без сине өйдəн эзлибез, ə син монда икəн, – диде
берсе.
– Əйдə, сине көтəлəр, – диде икенчесе.
Фəн капка ягына карап-карап торды да егетлəр ар-
тыннан иярде.
Армиядə шушы минутларны ул еш кына искə төшерде.
Шул вакытта аны озатып куймаганына үкенде. Бəлки,
тормышы бөтенлəй башка төс алыр иде. Өйдəгелəр
көтəр иде əле, дуслары чакырганга керде дə китте шул.
Авыр вакытларда Рəмзияне уйлап түзəргə тырыш-
ты. Ярты ел чамасы алар еш хат алышты. Лəкин кинəт
кенə кыздан хат килми башлады. Нəрсə булды икəн?
Фəн борчуга калды. Берəрсенə хат язып, аның турын-
да белешəсе иде. Əллə кияүгə чыктымы? Көтəрмен,
дигəне ялган булдымы? Күңеле булсын өчен генə
əйтелдеме? Алай булгач, ни өчен ирененнəн үпте?
Озак уйланды Фəн. Авылда гайбəт таратмаслык,
хат язып салырдай кеше эзлəде. Аз сүзле сабакташы
Нуриягə хат язды, Рəмзия турында сорашты. Нуриядəн
хат алгач, ачып укырга җөрьəт итми торды. Нинди хəбəр
китергəн икəн бу хат, дип, озак кына уйланды.
“Сəлам, Фəн! Шуны язарга ашыгам: Рəмзия фермада
эшлəп йөри. Бер көн күреп, Фəн хат язамы, дип сораган
идем, юк, диде. Үзенең күзлəренə яшь килде. Син үзең
аңа хат яз!..”
Фəн күпме хатлар язса да, җавап булмады. Ни өчен
җавап юклыгының сəбəбен белə алмады. Тора-бара
хат алырына өметен өзде.
Ул елларда Сəлимнең апасы Фəридə авылда поч-
тальон булып эшли иде. Почтадан алып кайткан гəзит-
хатларны өендə йорт борынча бүлə дə урам буена
таратырга чыгып китə. Беркөнне, алып кайткан хатлар-
ны бүлеп утырганда, энесе Сəлим килеп керде. Баш
төзəтергə чамалап кергəн Сəлим кемгə хатлар килгəн
икəн дип карый башлады. Рəмзиягə армиядəн килгəн
хатны кулына алды.
– Фəннеке? Менə эш нидə! Булмый торсын əле, –
диде дə конвертны ертып ташлады.
– Нəрсə эшлисең ул? Мин бу хатлар өчен җавап
бирəм. Апаңны Себер җибəрергə итəсеңме? – Фəридə
энесенə кычкырып җибəрде.
– Чəбəлəнмə! Беркем белмəс. Əйтеп куям: Рəмзиянең
хаты – Фəнгə, Фəннең хаты Рəмзиягə килмəскə тиеш.
Аңладыңмы? Рəмзия минеке. Озакламый өйлəнəм. Бу-
лачак киленеңнең башка егетлəр белəн хат алышуын
телəмəсəң...
– Сез ташлаштыгыз түгелме?
– Апа, хатын-кызны белəсең бит инде... Кирелəнгəн
булып кыланды... Хəзер үзе мине чакырып ята... –
Аларның арасы күптəн суынган булса да, Сəлим ал-
дарга мəҗбүр булды.
– Шулай да миңа хатны тапшырмый калырга ярамый.
Мин аның өчен имза куйдым... Җавап бирəм...
– Оныт əле... Все это формальность... Озакламый
киленең булачак.
Фəридə эчкəлəп йөргəн энесенең тизрəк өйлəнүен
бик тели. Бəлки, эчүен киметер. Рəмзия аңа ошый.
Тəүге мəлдə хатларны юк итəргə кулы бармый торса
да, аннан өйрəнде. Кайберлəрен ачып укыгач кына ян-
дырды.
Фəнгə кайтырга ярты ел калгач, Сəлим Рəмзияне
урлап кайтып, көчлəп үзенеке итте. Мəсхəрəлəнгəн кыз
берничə көн елады да риза булды. Кайчандыр аңа га-
шыйк булганын уйлады, бөтенлəй үк чит кеше түгел.
Сəлим бераз эчми йөрде дə өйрəнгəн гадəтен яңадан
башлады. Юк-бар сəбəп табып, Рəмзиягə бəйлəнде,
гауга чыгарды. Хəтта, кул күтəрергə дə тартынмады.
Рəмзия тешен кысып түзде. Бер көн килеп аңлар əле
дип өметлəнде. Балалары булгач…
Беркөнне Рəмзия, идəн юарга əзерлəнгəндə, сер-
вантны да чистартмакчы булды. Тезеп куелган савыт-
сабаларны күчерə-күчерə сөртте. Иң аскы киштəдəге
кəгазьлəрне алып идəнгə куйганда, арадан ике хат
килеп төште. Хатларны кулына алгач, чак һушын югалт-
мады. Болар – Фəннең армиядəн язган хатлары иде.
Хатларны куенына тыкты да, калганнарын урынына
куеп, сервантны япты. Идəнне юып та тормый, тышка
атылды. Кайда барырга белмəде. Тегелəй-болай атла-
ды, ышык урын эзлəде. Бəхетенə, өйдə беркем дə юк
иде. Мунчага юнəлде, ишеген эчтəн элде дə куеныннан
хатларны алды. Хатлар ачылган иде.
“Саумы, Рəмзия! Менə сиңа илленче хатымны язам.
Хатың булмаса да, язам. Аңлатып язсаң, аңлар идем.
Билгесезлек бəгырьне өзə. Хатың килмəгəн саен,
сине ныграк сагынам, сиңа тартылам. Бу хатым
соңгысы булыр, ахры, башка язмам. Аңлыйм сине,
Сəлим белəн араларыгыз бозылып торганда гына
мин кирəк булганмындыр. Гафу ит. Ни өчен икəнен
белмəсəм дə, гафу ит.
Хат көтеп, дустың Фəн”.
Рəмзия елый-елый укыды. Фəридə апасының хат-
ларны яшереп барганын аңлады. Күңелендə көчле
нəфрəт барлыкка килде. Нəрсəдер эшлисе килде. Үзен
дə битəрлəде, их, берəр хатны булса да башка җирдəн
салырга булган! Ахмак, ахмак мин... Фəнгə үпкəлəде
шул... Язарга телəми, диде. Сəлим белгəндер, ул
шулай кушкандыр. Кайтып кына керсен, башын яра-
чак. Үзендə нəфрəт белəн көч артуын сизде. Хатларны
битенə терəде, шуннан, иң кадерле əйбердəй, сак кына
куенына тыкты.
Өйгə кергəч, кирəкле əйберлəрен, документларын
тутырды. Сандыктан сыер алырга дип əзерлəп куелган
акчаны алды. Ишекне биклəмəде.
– Балам юк, мине бу йортта бернəрсə дə тотмый,
тотмый! – дип, үз-үзенə сөйлəнеп, үскəн йортына,
əнилəренə атлады. Күзлəреннəн яшь акты.
Туган йортына килеп җиткəч, күзлəрен сөртеп, өйгə
ашыкты.
– Əни, син бернəрсə дə сорама, мине тыңла. Мин
хəзер үк чыгып китəм, син мине белмисең. Сəлим сорап
килсə дə, белмисең, мине күрмəдең. Ни өчен шулай
эшлəгəнне берəр вакыт аңлатырмын. Минем өчен бор-
чылма, мине эзлəмəгез. Туганнарыма əйтерсең, бор-
чылмасыннар. Акчам бар. Урнашкач, хат язармын, тик
монда түгел, күрше авылда яшəгəн апамнарга, алар
сиңа китерерлəр. Мин ашыгам, автобуска өлгерергə
кирəк. Əни, сау бул! – Рəмзия əнисен кочаклады. – Ба-
рысы өчен дə рəхмəт!
Гөлсылу нəрсə əйтергə дə белми калды. Кызы чыгып
киткəч тə, һушына килə алмады. Нəрсə булды əле?
Башы əйлəнеп киткəндəй булды. Егылып китүдəн сак-
ланып, диванга утырды. Бары бераздан гына аңына
килгəч, йөгереп, урамга чыкты. Лəкин кызы күренмəде.
Нəрсə уйларга да белмəде ана кеше...
6
Фəн, уйланып ята торгач, таң алдыннан гына йоклап
китте. Əз йокласа да, уяна торган сəгатендə уянды.
Урынында киерелеп алды да сикереп торды. Аяк очын-
да яткан Каракаеның сыртыннан сыйпап алды. Анысы
хуҗасының кулын тоеп, мырылдады, иркəлəнде.
“Тор, əйдə, ашарга бирəм”, – диде Фəн песиенə. Ничə
ел буе “ашарга” дигəн сүзнең мəгънəсен аңлап беткəн
Каракай, идəнгə сикереп төшеп, хуҗасы артыннан
иярде.
Чəйнегенə кайнатырга су куйды да тышка чыкты.
Кояш, нурларын сибеп, күтəрелеп килə. Бөтен дөнья
алсу-кызыл төскə кергəн. Нинди матурлык! Күзлəрне
камаштыра, күңелдə рəхəтлек тойгысы тудыра.
Ирексездəн, ике кулны җəеп, кычкырасы килə. “Ох-хы-
хы-ы!..” Фəн көчкə үзен тыеп калды. Аның бүген кəефе
күтəренке. Кичə чабып кайткан печəн, хуш ислəр чы-
гарып, кояш нурында чык суларын киптерə. Алачыкка
элеп куелган умарта рамнарыннан таралган бал катыш
балавыз исе борынны кытыклый. Тургайлар, чырык-чы-
рык килеп, бер-берсен куыша-куыша җырлаша. Ара-
тирə карга тавышлары ишетелеп кала. Кəккүк тавышы
гына ишетелми, сакаулана башлаган иде, күрəсең,
тынгандыр.
Этлəр өргəн, сыерлар мөгрəгəн тавышлар ишетелə
башлады. Фəн азбарының капкасын ачып җибəрде.
Шуны гына көтеп торган тавыклары, очып, Фəннең
өстенə кунардай булып, атылып, тышка ашыкты. Ике
сыерын ялан абзарга кугач, бозауларын чыгарды.
Алары əнилəренең имчəклəренə талпандай ябышты.
Фəн күп вакыт сыерларын савып тормый, бозауларын
куша да куя. Əле аның ике көн элек савып алган сөте
шул көе. Ул сөт эчми, яратмый. Элегрəк көн дə диярлек
каймак аерта иде, сирəгəйтте, берүзенə күп ашалмый.
Бозаулар əнкəлəренең җилененə төртə башлагач:
– Җитте сезгə, кан суыра башларга уйлыйсызмы, –
дип, сыерларны куып киртəгə алып чыкты.
Бозаулар, имчəк суырудан алган лəззəттəн аерыла
алмый, теллəрен чыгарып, койма ярыгына күбекле бо-
рыннарын тыкты.
Урам капкасының терəвен алып, ачып, сыерларын
куып чыгарды.
– Барыгыз, малкайлар, көтүгə!
Сыерлары, боерыкка буйсынгандай, хуҗасына боры-
лып карады да урам буеннан китеп барган малларга
иярде.
Чəйнегем кайнагандыр инде, дип, өйгə ашыкты. Чəй
эчеп алгач, тышка юнəлде. Көн дə башкара торган
эшлəренə тотынды. Умарталары янына кереп, корт-
лар очамы икəн дип карады. Көн аяз булмакчы, җил
дə артык исми. Көннəр шулай матур торса, кортлар
эшлəячəк, бал булачак.
Шулчак урамда машина тавышы ишетелде. Бозау-
ларына печəн салып йөргəн Фəн, туктап, карашын
урамга төбəде. Əллə кичəге машинамы? Урам капка-
сына атлады. Ни өчендер йөрəге ярсып тибəргə то-
тынды. Машина күршелəренə туктаган булып чыкты.
Шулай булса да, капканы ачып, урамга озак кына карап
торды. Бал алырга килгəн хатынның машина төсен
исенə төшерергə тырышты. Кызыл төстə иде, шикелле.
Урамга чыкмады шул, киртəсеннəн генə озатып калды.
“Фəнүрə, кызыл машина, күрше авылдан…” – дип, авыз
эченнəн кабатлап алды.
Өенə кергəч, умарталардан кырып җыйган пропо-
лисны салып барган агач савытны киштəсеннəн алды.
Полиэтилен янчыкка бераз салды да калганын кире
урынына алып куйды. Ни өчен алды əле ул? Бераз
уйланып торды. Кичə, йокларга яткач, күрше авылга
барып, Фəнүрə дигəн хатынны табып, авыру əнисенə
дару ясау өчен бирергə уйлаган иде. Прополисның
файдасы бик күп, бəлки, ярдəме тияр.
Фəннең моңа чаклы беркемнең дə йортына нəрсəдер
алып барып биргəне юк. Кемгə кирəк, үзлəре килеп
сатып алалар. Күп вакыт бушка да биреп җибəрə. Бары
файдасы гына тисен. Əнисе, изгелек җирдə ятып кал-
мас, ди иде. Авылда төрлесе бар, кемдер бик авырлык
белəн көн итə. Колхоз таралгач, бу нык сизелə башла-
ды. Бөтенесе дə Фəн кебек умарта тота алмый. Мал-
туар асрау да авырлашты. Яшьлəр читкə чыгып китү
ягын карый, авыл картлар йортына əверелеп барган-
дай тоела. Кырыктан артык кеше эшлəгəн сөтчелек
фермасы ябылып куйды. Бүгенге көндə эшлəп килгəн
мəктəпкə дə ябылу куркынычы яный. Балалар көннəн-
көн кими. Аптырап, берничə гаилə патронатка бала
алды. Шулай мəктəпне саклап калырга тырышалар.
Газ, утлар сүнгəнме дип карап алды, өстенə яхшырак
киемнəрен киде, бераз акча һəм прополис салынган
янчыгын тотып, ихатага чыкты. Машинасын кабызгач,
капка ачарга атлады. Машинасына утырыр алдыннан
бозауларына, тавыкларына карап:
– Мин озак йөрмəм, исəн-сау торыгыз, – дип эндəште.
Күрше авылның кибете янына килеп туктады. Кереп
əйберлəр караган булды. Ул берəр таныш очрамасмы
дип көтте. Чыгып килгəндə, кайчандыр машина танык-
лыгына бергə укыган Рəисне очратты. Аңа карап,
картайган, дөнья баскан малайны, дип уйлап куйды.
Хəл-əхвəл белешкəч, соравын бирергə ашыкты.
– Фəнүрə исемле хатынга бирəчəгем бар иде, бер
килгəндə күреп китсəмме, дим, ул кайда яши икəн?
– Фəнүрə? Кайсы Фəнүрə икəн?
– Алар берничəмени?
– Икəү.
– Аның машинасы кызыл... Уфада яши, бугай...
– Белдем. Кичə генə машинасы күренə иде. Бүген
өйдə микəн соң?
– Кайсы урамда яшилəр?
– Ул урам “Бакча” урамы дип атала шикелле... Йорты
– 15... Əйе, əйе – 15. Əнисенең исеме – Зəкия. Моннан
ерак түгел. Икенче урам. – Рəис кулы белəн кояш баты-
шы ягына күрсəтте.
– Рəхмəт, Рəис.
Фəн “Бакча” урамын тиз тапты. 15 саны кагылган
йорт янына килеп туктады. Кызыл машина күренмəде.
Əллə ялгыш булды инде? Күрəсең, киткəндер. Əнисе
чирлəгəнгə генə кайткандыр. Бүген – дүшəмбе, эш көне.
Фəн, урам капкасын ачып, эчкə үтте. Эт-фəлəн юкмы,
дип карана-карана, өй ишегенə атлады. Эт-фəлəн күзгə
чалынмады. Кыңгырауга басты. Өйдəн ябык, йөзе көзге
яфрак кебек саргая башлаган, кулына таяк тоткан,
җитмеш-җитмеш биш яшьлəр тирəсендəге хатын килеп
чыкты. Ишек төбендə чит кешене күргəч, көчлəп елмай-
ган йөзе үзгəреп китте. Аптырап калганын күргəч, Фəн
тиз генə аңлатырга ашыкты.
– Саумысыз, мин... Мин күрше авылдан, исемем –
Фəн. Кичə сезнең кызыгыз миннəн бал алып киткəн
иде...
– Акчасы җитмəдеме?
– Җитте. Əнием чирли, диде. Файдасы тимəсме
дип, сезгə прополис алып килгəн идем, – дип, Фəн апа
кешегə янчыгын сузды.
Хуҗабикəнең йөзе ачылды, елмаерга итте:
– Рəхмəт инде, улым, рəхмəт. Күпме бирим?
– Кирəкми. Мин акча өчен китермəдем, ярдəм итəсем
килде.
– Алай булмый инде, балам.
– Зəкия апа, шушы прополисны аракыга салып, бер
егерме көнгə караңгыга куегыз. Аннан, көн дə иртəн бер
балкашыгын ярты касə суга кушып эчегез. Файдасы
тими калмас.
– Кызым өйдə булмады бит əле, районга киткəн иде.
Əллə көтəсезме? Əйдə, өйгə кереп торыгыз. Акча да би-
рермен.
– Юк-юк, мин ашыгам. Бал кирəк булса, кызың кил-
сен, бирермен, – диде дə саубуллашып капкага атлады.
Юк, ул ашыкмый, ни өчендер шулай дияргə булды.
Ул Фəнүрəне күрергə дип килде. Көтəргə уңайсыз, əллə
нəрсə уйлаулары бар.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.