

(Дәвамы.)
Берəр җирдə эшлəп йөрсə, бəлки, берəрсе белəн танышыр иде. Ту-
ганнары, дуслары, кайбер танышлары кунакка чакырса
да йөрмəде. “Ярар, бəлки, барырмын”, – дип кала да
шуның белəн бетте.
Кунакка йөрмəгəнен белгəч, соңгы елларда бөтенлəй
чакырмый башладылар. Ул əкрен генə, үзе дə
сизмəстəн, җəмгыятьтəн аерыла башлады. Үз-үзенə
биклəнде. Кайчакта үзенең булдыксызлыгыннан кыч-
кырасы, бар киртəлəрне ватып ташлыйсы килеп китсə
дə, тиз суынды. Их, дип кую белəн генə канəгатьлəнде.
Мəктəп елларында һəм аннан соң да дус булган
Мөнир сабакташы, үзе өйлəнгəч, Фəн белəн сирəк ара-
лаша башлады. Фəн дə моңа сəбəпче булды, гаилəле
кеше белəн ялгыз кешенең нинди уртак сүзе булсын,
дип, араны ерагайтты. Фəн бөтенлəй берүзе калгач,
аның һаман да өйлəнмичə йөрүенə Мөнир дусты бор-
чылды. Аңа ярдəм итəсе килде. Шуңа хатыны белəн
аңа димлəргə кеше эзли башладылар. Фəннең кырык
яшендə үзе өйлəнəчəгенə ышаныч юк иде. Тапты алар
бер кызны. Укый торгач, кияүгə чыкмыйча калганны.
Мөнир, бал алырга килгəн булып, Фəн белəн балачак-
ларын, яшьлеклəрен искə алып сөйлəшеп утырдылар.
Мөнир сүз уңаенда:
– Фəн дускай, əллə өйлəнəсеңме? – диде.
– Кемне алыйм, урам буена чыгып, кычкырып йөри
алмыйм бит инде.
– Ə син кычкырма, дустыңа мөрəҗəгать ит. Миңа... Го-
ризонтта бер кыз бар. Бер мəртəбə дə кияүгə чыкмаган,
укытучы булып эшли.
– Укытучы?! Син нəрсə, миңа укыган кеше кияүгə чы-
гамы? Минем белем юк...
– Бер-берегезне ошатсагыз, монда белем мөһим
роль уйнамый.
Мөнир əкренлəп кенə Фəнне ул кыз белəн очрашыр-
га килештерде. Көнен сөйлəшеп, дустының машинасы
белəн барырга булдылар.
Фəн бер атна вакытны чак үткəрде, уйланды да уй-
ланды. Өстенə ничек киенергə, ничек сөйлəшергə,
нəрсə алып барырга? Ике көн калгач, нигə миңа болай
газаплану, əле нинди кеше əле ул, дип уйлана башла-
ды. Аның үткəнен бер Аллаһ кына белə. Ялкау булса?
Минем җыйган мөлкəтемне таратып ятса? Төсе-башы
ошамаса? Ул чагында нишлəр?
Аның шушы уйлардан тамагына аш бармады, йо-
кысы качты. Əйтерсең аны җəзаларга чакыралар.
Радионы көн дə иртəн кабызып, “Юлдаш” каналыннан
йолдызнамə тыңлады. Йолдызлар кушуы буенча очра-
шырга ярыймы-юкмы, шуны белəсе килде.
Сөйлəшенгəн көнгə Мөнир төш алдыннан машинасы
белəн Фəннең капкасы төбенə килеп туктады. Капкадан
кереп бераз атласа, Фəннең бозауларына печəн биреп
йөрүен күрде.
– Саумы. Əйдə киттек, безне көтəлəр, – диде Мөнир,
аны-моны уйламый.
– Мин бармыйм. Бүген очрашыр өчен алама көн,
йолдызнамə буенча шулай, – диде Фəн, сəнəген киртəгə
сөяп куйгач.
– Син нəрсə, безне көтəлəр. Алдакчы булып чыгам
бит. Фəн, син нишлисең ул?
Мөнир күпме генə ялынмасын, дустын килештерə ал-
мады. Ачуланып, кулын селтəп:
– Картай шулай! – дип чыгып китте. Шуннан бирле
башкача килеп аяк та басмады.
Уфада яшəп яткан икетуган абыйсы гаилəсе белəн,
Чибəрбикə исəн чакта елына бер-ике кайтып, кунак
булып китəлəр иде. Апасы үлеп киткəч, алар да бик
сирəк кенə кайтты. Менə ике ел инде бөтенлəй кайт-
каннары юк. Фəн аларның кайтмауларына сөенеп куя.
Абыйсы кайткан саен, эчеп алса:
– Мин сине өйлəндерəм. Берəр кыз алып кайтып
яныңа бəйлəп салам, – дип кабатларга ярата.
– Каенишнең башын катырма əле юк-бар сүзлəрең
белəн, – дип җиңгəсе яклашкандай итə. – Үзе белəдер.
Син дə өйлəнми калыр идең, ярый бəхетеңə мин очра-
дым.
Абыйсының сүзенə ачуы килсə дə, җиңгəсенең сүзе
дə тынычландырмады Фəнне.
– Миңа, җиңги, синең кебек кыз очрамады шул, –
диде, йөзенə бераз елмаю чыгара биргəндəй итеп.
– Туганым, белəм, син миңа ачуланасың, ə ир кеше
бит бер мəртəбə булса да өйлəнеп карарга тиеш. Яшəве
барып чыгамы-юкмы... Өйлəнеп, бала үстермəгəн
кеше корыган агачка тиң. Картайганда авызыңа кем су
салыр?
– Минем ни гаебем бар соң? Өйлəнмəү җинаятьме
əллə? Эт белəн мəче кебек яшəгəнче, өйлəнмəвең
яхшы түгелме? – Фəн бу сүзлəрне əйткəндə тавышын
күтəрə бирде. Ул абыйсы белəн җиңгəсенең вакыт-ва-
кыт талашканнарын белгəнгə шулай диде.
Җиңгəсе каенишенə беренче күргəндəй итеп карап
куйды да:
– Балалар хакына яшəргə була инде, – диде.
– Юк. Булмый! – Фəн кырт кисте.
Шушы сөйлəшүдəн соң абыйлары кайтса да, бу
хакта сүз башламадылар. Язмышы шулайдыр, дип
килештелəр, бугай.
5
Фəн соңгы көннəрдə, йокларга яткач, үзенең яшьле-
ген ешрак искə төшерə башлады. Шулчак кемнеңдер
əйткəне хəтеренə килде: “Яшьлегеңне искə ала
башлыйсың икəн, димəк, олыгая башлагансың”...
Күңеле белəн бер дə олыгайгандай булмаса да,
күрəсең, еллар үзенекен итəдер. Тəннəре дə авырая
төшкəндəй, озак йөрсə, аяклары сызлаштыра. Ныклап
кына чирлəгəне булмаса да, арыганы сизелə. Көндез
өс киемнəрен салмый гына диванына ятып тора. Ба-
лачагында, яшь вакытында иллегə җиткəннəрне карт
кебек күрə иде. Үлеп китсəлəр, картайган бит инде,
дип уйлый иде. Бүген үзе илле яшьне узган. Яшəгəн
дə кебек түгел. Ни арада шулай еллар үтеп киткəн?!
Кырык яшьтə, миңа əле соң түгел, өйлəнермен əле, ди
иде. Ун елдан артык гомер үтеп тə киткəн. Хəзер инде
ул турыда уйларга да оят. Яшьтəшлəренең балалары
үсеп, кияүгə чыгып, өйлəнешеп беттелəр.
Рəмзия... Рəмзия, аны еш кына искə төшерə. Кулын-
нан ычкындырганына үкенеп куя. Аны бит ул ошата иде.
Бүген килеп бернəрсə дə эшли алмый, Рəмзия еллар
арасында, үткəндə торып калды. Əнисе, Рəмзияне
никтер хуп күрмəде, ул да əнисенə охшап күп бала
табачак, дип мөмкин булганча улын сүрелдерергə ты-
рышты. Əнисе нəрсə сөйлəсə дə, Фəннең кызга булган
хис-тойгысы кимемəде. Киресенчə, ныграк тартылган-
дай итте. “Хəзер элекке кебек күп бала табучы юк. Ба-
рысына да минем кебек ялгыз үсəргə димəгəн”, – дип
əйтəсе килсə дə, əйтмəде, бары авыз эченнəн генə
сөйлəнеп куйды. Йөрəк ярасына кагыласы килмəде.
Рəмзия турында уйлаганда күңеле бераз күтəрел-
гəндəй булса да, ирексездəн, əти-əнисе турында уйла-
на башласа, күңелен караңгылык чорнап ала. Юк кына
сəбəп белəн əтисенең бу дөньядан китеп баруы белəн
берничек тə һаман килешə алмый. Аңа ярдəм итə ал-
маганына йөрəгендə əрнү йөри.
Колхоз чорында салам алу халык өчен бер газап була
иде. Фермаларда мал күп булгач, саламны анда та-
шыйлар, халыкка үлчəп дигəндəй таратыла. Шуңа авыл
халкы, караңгы төшкəч, эскерттəн йортларына күтəреп
тə, чана белəн дə салам ташый. Эскерт башы яңгыр
астында торып туңганга, эчтəге коры саламны кулла-
ры белəн йолкып-тартып чыгаралар. Шулай эскерттə
чокыр барлыкка килə. Бер елны астында калып ике
сыер үлгəн иде. Бригадир: “Штраф салабыз, салам та-
шыганнарга”, – дип сөйлəнеп йөрде дə тынды. Ул да
халыкның хəлен аңлагандыр инде.
Хəрби хезмəткə алыначак елның язында, ферма
малларына эскерттəн ат белəн салам ташырга əтисе
белəн Фəн дə йөрде.
Фəн əтисенең чокыр эченнəн тартып салам алганын
күреп:
– Əти, сак бул, кермə анда, əйдə баштан төшерик, –
дигəн иде, əтисе:
– Бер генə алам да, улым, төшерербез, – дип кереп тə
китте – эскерт умырылды да төште.
– Əти, əти! – дип, Фəн каткан туң саламны актара
башлады.
Алар белəн килгəн ике егет эскертнең икенче ягын-
нан йөгереп килеп, Фəнгə ярдəм итə башладылар.
Саламның катысын алып беткəч, я сəнəк белəн кадап
куярбыз дип, кул белəн чокып, Миндулланы сөйрəп чы-
гардылар.
“Əти, əти!” – дип, Фəн əтисенең битендəге саламнар-
ны чистартты. Əтисе хəрəкəтсез ята бирде.
Аны җирлəгəч, Фəн бөтенлəй күңелсезлəнде.
Əтисенең үлеп китүендə үзен гаеплəде. Чибəрбикə дə
бөгелеп төште. Кырык биш яшьтə тол калуын аңлый ал-
мады. Ярый əле, улы бар. Аңа карап кына куаныч таба.
Көзгə Фəнгə хезмəткə чакыру кəгазе килгəч, авыл Со-
веты рəисе, Чибəрбикəне жəллəп:
– Чибəрбикə, телəсəң, улыңны алып калабыз, ялгыз
əнине карарга дигəн закон бар, – диде.
– Улымнан башка берни əйтə алмыйм. Сөйлəшеп ка-
рармын.
Чибəрбикə улына бу хакта əйткəч, икесе дə беразга
сүзсез калдылар. Фəн əнисен кызгана, хезмəткə дə бар-
мый каласы килми. Төшлəрендə үзенең солдат киемен
кигəнен дə күрде. Армиядəн кайтканнар кебек хəрби
киемдə урам буенда йөрергə, клубка чыгарга хыяллан-
ды. Шушы хыялы челпəрəмə килергə тора түгелме?
Əнисен үпкəлəтмəслек сүз эзлəде.
Чибəрбикə, улының йөзенə карагач, бөтенесен дə
аңлады: улы хезмəт итəргə тиеш!
– Улым, əрмегə барасың. Ике елга түзəрмен. Бер сы-
ерны ничек тə асрармын. Бригадир – үзебезнең туган
кеше. Кыерсытмас, – диде.
– Əни, рəхмəт сиңа!
Фəнне хезмəткə озатырга туганнары, дуслары,
күршелəре җыелды. Рəмзия дə килде. Мəҗлес кыза
башлагач, Рəмзия кайтырга чыкты. Фəн күреп калып,
аның артыннан иярде.
– Рəхмəт, Рəмзия, килгəнең өчен, – диде Фəн, тышка
чыккач.
– Исəн-имин йөреп кайт. Хат язсам, җавап язарсыңмы?
– Язармын. Сине сагынырмын инде. Авылда миңа
əнидəн кала якын кешем – син...
– Мин дə сине сагынырмын... – Рəмзия карашын
түбəн төшерде.
Фəннең аны кочаклыйсы килде, тик кыймады. Аракы-
ны күбрəк эчкəн булса, бəлки, оялмас та иде...
– Синең белəн сөйлəшү миңа рəхəтлек бирə. Син –
акыллы кыз, Рəмзия. Минем кайтканны көт, яме.
Көтəрсеңме?
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.