

(Дәвамы.)
2
Шушы матурлык бервакытта да
хатын-кызга карап сокланып бармаган Фəнне җəлеп
итте түгелме? Нəрсə булды аңа? Хатынның елмаюы
күз алдыннан китми интектерде. Əллə яшь вакыттагы
берəр танышы булдымы? Əрсезлеге, кыюлыгы ошатып
йөргəн Рəмзияне хəтерлəткəндəй итте. Əллə аларның
берəр туганымы? Рəмзия, күрше авылда туганнарым
бар, дип сөйлəнə иде. Əле ул кайда икəн? Авылга соңгы
елларда кайтканы да юк. Туганнары да калмады шул.
Фəн үзенең уйларына үзе җавап бирде.
Ə ни өчен əле “матур абый” диде, бал алыр өчен
генəме, əллə башка сəбəбе бармы? Шушы сүзне исенə
төшергəч, йөзенə алсулык йөгерде. Оялып киткəндəй
итте. Көзге каршысына килеп басты да, башын тегелəй-
болай боргалап, үз-үзенə карады. Карап тормасыннар
тагын, дип, тиз генə тəрəзə пəрдəлəрен тартып куйды.
Шуннан яңадан көзге янына килде. Матурлык бетеп
бара инде, əнə җыерчыклар да күренə башлаган.
Маңгаенда тирəн эзлəр ярылып ята, чəчлəргə дə кырау
төшə башлаган дип, үзалдына сөйлəнеп алды. Фəн
илле яшьне үткəн булса да, кайсыбер егетлəр белəн
чагыштырганда менə дигəн. Чын егет ул, чөнки буйдак.
Əнисе бакыйлыкка күчкəч, ике ирдəн аерылып кайт-
кан Сəрия, бал сорарга килгəн булып, Фəннең күңел
кылларын тарткалап карады:
– Берүзең интекмə, мине ал, бергəлəп дөнья көтəрбез.
Арттан ияреп килергə балаларым юк. Сиңа менə дигəн
кыз-малай табып бирермен, – диде.
– Юкны сөйлəмə əле, синең ирлəрең бар, – диде Фəн,
ачуы килеп.
– Ташлап кайттым, алкаш булып чыкты, ə син эчмисең.
Миңа синең кебек ир кирəк.
– Ярый, бал алдың, бар кайт инде, – дип, Сəриядəн
чак котылды.
Сəриянең сүзлəренə байтак ачуы килеп йөрде. Йор-
тыма хуҗа булмакчы. Икенче иренең фатирын бүлеп
алган икəн дип сөйлəделəр, хəзер минекенə өмет
итə. Əнием əйтмешли, туганнары басып ятар иде. Ул,
мəрхүмə, күп балалы гаилəдəн өйлəнмə, ятим булса,
бигрəк яхшы, ди иде. Аларны туйдырырга бал саткан
акча да җитмəс. Беркайда эшлəми, җыелышып ятар-
лар. Нəрсə уйлап торам ул, дип, Фəн бу файдасыз
уйлардан тизрəк арынырга телəде. Миңа беркем дə
кирəкми, бигрəк тə Сəрия кебеклəр.
Бу сөйлəшүдəн соң ун еллап гомер үтеп киткəн. Ял-
гызлыкка өйрəнгəн инде, үзе янында кемнеңдер йөрүен
күз алдына да китерə алмый. Ятса – берүзе, торса –
берүзе. Тегене эшлə, моны эшлə дип сөйлəнеп йөрүче
юк. Кирəген үзе белеп эшли.
Үткəн ел, печəн алырга булгач, тракторы булган,
югары очта яшəгəн Таһирга барган иде. Аптырап кайт-
ты. Ишектəн иң беренче хатыны килеп чыкты да:
– Фəн, нинди йомыш белəн килдең? – диде.
– Миңа Таһир абый кирəк, – диде Фəн, хатынның со-
равына аптырап калып.
– Таһир, сине сорыйлар, – дип, ишекне ачып, эчке
якка кычкырды.
– Ə, саумы, Фəн, нигə кермисең? Əйдə...
– Печəнне алып кайтыйк əле.
Хатыны, кермичə, аларның сөйлəшкəнен бөеренə
тая нып тыңлап торды.
– Тагы эчеп кайтасың икəн, болай йөрсəң, алкашка
чыгасың!
– Бар, кереп кит…
– Миндə эчəргə юк... Булмастыр… – диде дə Фəн,
башын аска иеп, капка ягына атлый башлады.
– Барам, кешелəреңне əзерлə. – Таһир аның артын-
нан кычкырып калды.
Бер елны, кыш иде, Фəн ихатадагы карны көрəп
йөргəндə, кемдер капка шакый башлады.
– Капка ачык, кер, – дип кычкырды Фəн.
Өшеп, күшегеп беткəн, кыек-мыек атлап кергəн кеше-
не чак танып алды. Кодасы Əхмəт икəн. Фəннең башы-
на, эчəргə сорап йөридер инде, дигəн уй килде.
– Капкаң бикле була иде... Ачык икəн... Саумы, Фəн
кода... Минем эш харап...
Башка кеше булса, миндə эчəргə юк дип, котылу ягын
карар иде, кодасы булгач, алай итəргə кыймады.
– Мин эчəргə сорап килмəдем. Йөрəк янганнан йөрим.
Их, кода, аңласаң иде.
Əхмəт Фəнгə кул бирергə омтылган иде, чак егылмады.
– Нəрсə булды?
– Куй инде, – диде дə кулын селтəде.
– Өшегəнсең, əйдə, өйгə керик. Егылып китсəң, туңып
үлəрсең.
Фəн, Əхмəт кодасының хəлен аңлап, өйгə алып керде.
– Син, кода, болай йөргəн кеше түгелсең, нəрсə
булды? Эчеп алгансың, өшеп беткəнсең, – диде дə су
кайнатырга куйды. – Чəй эчəрбез.
– Син өйлəнмəдең, дөрес эшлəдең. Молодец.
Фəн кодасының бу сүзлəренə аптырап китте: бөтенесе
дə аны өйлəнмəгəн өчен битəрли, ул мактап утыра.
– Аңламадым, кода.
– Менə мин өйлəндем... Ни пычагыма... Нинди рəхəт
күрдем... Юк... Юк... Хатынның олтырагы булып яшим.
Нəрсə эшлəсəм дə, нəрсə сөйлəсəм дə, мин юньсез...
Булдыксыз... Яратам диде... Юк... Яратмый... Яратмый...
Яратса, алай кимсетмəс иде. Диванга аягын бөклəп
менеп утыра да миңа бəйлəнə башлый. Яшь чакта
йөргəн егетенə чыкмаганына үкенə. Авылда түгел,
шəһəрдə яшəргə тиеш идем, ди. Кеше алдында тирги
башлады. Кеше ирлəре белəн чагыштыра. Ə мин – чын-
лап юньсез, аңа каршы бер сүз əйтə алмыйм. Юньсез
мин... Миңа шулай кирəк... Үкереп елыйсым килə... Кода,
елыйсым... Сиңа сокланам...
– Кода, нəрсə сөйлисең, менə дигəн дөньягыз бар,
урап чыккысыз. Син көтмəсəң, булыр идеме?
– Кодачаңа əйт, ишетмəгəнеңне ишетерсең. Юк...
Башкача... Булмый... Туйдым... – Əхмəт, җылыга кергəч,
исерə башлады. Теле көрмəлде. Тагын əллə нəрсəлəр
сөйлəнде, аларын Фəн аңламады.
Шушы хəллəрдəн соң, əл дə минем хатын юк, дип
сөенде Фəн. Хатының шундый булса, нəрсə эшлəрсең?
Ялгыз башың, тыныч колагың дип, булганына риза
булып, үз көенə генə яши бирə ул. Лəкин аның бу уй-
лары үзен тынычландырыр өчен генə. Бер-ике гаилəгə
карап кына бары да шулай яши икəн дип булмый. Ул
моны яхшы аңлый. Шулай күңелен тынычландырса да,
бүген бал алырга килгəн хатынны күргəч, күңеленең
төбендə яшеренеп яткан хис-тойгы уянып киткəндəй
булды. Нəрсəдер үзгəрде, лəкин нəрсə икəнен генə
аңлый алмый интекте.
Яңгыр килеп яуганга кəефе төшеп, ачуы килə торган
иде, ə бүген, ни өчендер, яңгырдан ямь күрде. Көчле
яңгыр киртəдəге җирне юып, чистартып, бер почмакка
өеп куйган. Өелгəн чүп-чарны көрəк белəн алып, бак-
чадагы чүп савытына ташыды. Кояш нурыннан пар
күтəрелеп җиллəгəн җиргə тавыкларын чакырып җим
сипте. Аларны санап алды. Берничəсе җитмəгəч, йо-
мырка салып утыралардыр, дип уйлап куйды. Кичкə
чаклы шулай, авыз эченнəн генə көйли-көйли, ашык-
мый гына эш белəн булашты.
Кич җиткəч, көтүдəн кайткан малларын ялан абзар-
га кертеп, алларына пешергəн арпаны салды. Ихата-
сына күз йөгертеп чыкты да өенə керде. Карамаса да,
телевизорын кабызды. Чəй эчəсе килмəсə дə, газга
кайнатырга су куйды. Су кайнап, чəйнеге сызгыра баш-
лагач, сүндерде дə, пакетлы чəйне касəсенə салып, су
агызды. Чəен бер-ике уртлагач, бигрəк тəмсез, шушы
пакетлы чəйне алмам, дим, əллə нигə алам да куям,
дип, үзалдына сөйлəнеп, балкашык белəн кичə генə
аерткан балын капты. Бал капкач кына, авызы эчендə
татлы тəм тоеп, елмаеп куйды. Быелгы бал əллə бигрəк
тəмле инде…
Бал алып киткəн хатын да əнисе белəн тəмлəп чəй
эчеп утыра микəн? Əнием чирли, диде бит, файдасы
тисен инде. Прополис бирəсе булган икəн, их, башы-
на килмəде шул. Прополисны спиртка салып, караңгы
урында бер-ике атна тотсаң, даруларың ерак торсын.
Фəннең шушы яшенə җитеп дару эчкəне юк. Суык
тигəндəй булса, көрəн мəтрүшкə белəн сары мəтрүшкə
өстенə кайнаган су агызып, чəй кебек баллап эчеп куя
да төренеп ята. Берничə сəгатьтəн яңа туган баладай
була. Прополис төнəтмəсен язлы-көзле, табигать алы-
шынганда саклану чарасы итеп, бер балкашык суга та-
мызып, көненə берничə мəртəбə эчеп ала. Шуңадырмы,
суык тию, грипп дигəнне белми, ковиды да əлегə урап үтə.
Фəн яшьтəн тəмəке тарту, аракы эчү белəн мавык-
мады. Бөтенлəй эчмəде түгел, эчте, лəкин белеп эчте.
Үз тиңдəшлəре, сабакташлары белəн җыелышып
бəйрəмнəрне еш кына бергə үткəрделəр. Ул чак-
ларда да бераз эчə дə, бер як читкə барып утырып,
дусларының үзара ярсып-ярсып сөйлəшкəннəрен, бер-
берсен уза-уза биюлəрен карап кына утыра иде. Сүзгə
дə, җыр-биюгə дə артык кушылып бармады. Эчеп алган
əрсез дуслары аны сөйлəндерергə, биетергə телəсə
дə, юкка гына булды.
– Мин бии дə, җырлый да белмим, – дип, алардан ко-
тыла иде.
Шулай җыелышып утырганнарның берсендə, Фəннəн
бераз яшьрəк булган Рəмзия, аның янына килеп утырып:
– Фəн абый, нигə берүзең читтə утырасың? Сиңа
безнең белəн күңелсезме əллə? – дип сорады.
– Юк, бер дə күңелсез түгел, мин сезгə карап сокла-
нып утырам. Миннəн булмый, оялам, – диде дə үзе кып-
кызыл булды.
– Оялма, монда бит чит кешелəр юк, үзебезнекелəр
генə.
– Бервакытта да җырлап-биеп караганым юк, шуңа
оялам.
– Ə син безгə кушыл!
Рəмзия аңа шундый итеп елмаеп карады, шуннан уң
кулы белəн кулбашына кагылып:
– Əйдə, минем янга утыр, – диде.
Фəн бөтенлəй каушап китте. Бите баягыдан да ныграк
кызарды. Үзен кайда куярга белмəде. Торып китəсе
килде, лəкин уңайсызланды. Рəмзияне озатып йөргəн
Сəлим, алар янына килеп:
– Рəмзия, юк белəн булашма, ул барыбер безнең
кебек булмаячак. Мин аның холкын белəм. Ул үзенчə,
– дип, Рəмзияне кулыннан тотып алды да үзенə тартты.
– Җибəр, авырттырасың бит, – диде Рəмзия егетенə.
– Əйдə, утырсын... Юашларны кызлар яратмый ул.
Шулаймы? – дип, Рəмзиягə карады. Кыз бер сүз дə
эндəшмəде.
Юаш, диде түгелме соң? Димəк, аны яшьлəр юашлар
рəтенə кертə? Менə ни өчен аңа беркем дə игътибар
итми? Ə Рəмзия аны жəллиме? Юаш итеп күрсəтəсе
килмиме? Башкалар кебек була алмасаң, юаш
буласыңмы?
Фəнгə Рəмзия белəн сөйлəшеп тору уңайсыз булса
да, ошый иде. Сəлимнең килеп кулыннан тартуы аңа
бөтенлəй ошамады. Үзе дə сизмəстəн:
– Бар, буталма, күрмисеңмени, сөйлəшеп торабыз, –
диде.
– Əнə, үткерлəнə башлады, кара, каршылык күрсəтə,
– диде Сəлим, мыскыллы елмая биреп.
Башка урында булсалар, Сəлимгə бу сүзе өчен элəгер
иде. Юаштан юан чыгуын күрсəтер иде. Лəкин монда
түгел, бигрəк тə Рəмзия янында.
Фəннең сабыр, тыныч булуы килеп чыккан четерекле
хəллəрне уңай хəл итəргə мəҗбүр итте. Дуслары аның
сабырлыгын, тынычлыгын, кирəк чакта, үзен кулга
алып, эшне зурга җибəрəргə телəмəвен юашлыктан
дип уйладылар. Лəкин бу ялгыш караш иде.
Гомумəн, Фəн таза, көчле булып үсте. Клубта
беркемнəн дə куркып йөрмəде. Аңа, ни өчендер,
авылның атаклы хулиганнары бик бəйлəнмəде. Клуб
мөдире булып эшлəгəн Фатыйма аның ерак туганы
булганы өченме? Əллə башка сəбəбе бармы? Үзе дə
əтəчлəнеп йөрмəде, бəлки, шуңадыр. Берəрсе килеп
бəйлəнə башласа: “Кит əле, юк белəн булма, мин сиңа
каршы сүз дə əйтмим, сугышмыйм да”, – дип куя.
Шушы сүзлəрдəн соң бəйлəнүче аңа керфек астын-
нан карап тора тора да кул селтəп китеп бара.
Шулай да булды берəү. Кунакка килгəн егет. Эчеп
алып, батырланып, туганнарына ышанып алган кунак,
клубка чыгып, кем туры килсə, шуңа бəйлəнеп йөри
башлады. Фəн янына килеп:
– Тəмəке бир, – диде.
Фəн, бер сүз əйтми, урыныннан торып басты. Кунак
егете, аның таза гəүдəсен күреп:
– Тартмыйсыңмы? Шулай дияргə кирəк иде, – дип,
тизрəк китү ягын карады.
Тагын берничə кешегə сүз кушып карады-карады да,
барып чыкмагач, бер як читтə утырган, балачактан
чирлəп йончып беткəн, ябык кына үсмергə бəйлəнə
башлады. Битенə сугып та алды. Бу хəлне күзəтеп тор-
ган Фəн түзмəде, сикереп торды да, бер сүз əйтми, кунак
егетенең җилкəсеннəн тотып алып, клуб ишегеннəн
тышка ыргытты.
– Клубта эзең булмасын, – дип, ишекне ябып куйды.
Клуб эчендə утырганнар бу күренешкə гаҗəп итте.
Берничəсе “маладис” дип куйды. Ə калганнар: “Юаштан
юан чыга дилəр, дөрес икəн”, “Сыер дуласа, аттан яман
була шул”, – дип, көлəргə уйлады.
– Фəн абый юаш түгел, ул акыллы, гадел. Бөтенегез
дə Əнүргə сукканын күреп торды, беркем яклашмады, ə
ул... күрдегез инде. Ул батыр! – диде Рəмзия сүз куер-
тып торучы яшьлəргə.
Яшьлəр тынып калды. Берничəсе, шулай шул, дип
куйды.
Ни гаҗəп, ул кунак башка күренмəде. Гармунчы бию
көенə гармунын тартып җибəрде. Шуны гына көтеп тор-
ган яшьлəр дəррəү биергə төште.
Шушы көннəн соң Фəнгə бөтен яшьлəр дə хөрмəт
белəн карады. Аның куркак, юаш түгеллеген белделəр.
Егетлəр, ирлəр янында оялып бармаса да, кызлар
янында үзен ничек тотарга, ничек сүз башларга белмəде
Фəн. Югалып калды. Дөрес булмаган сүз əйтүдəн кур-
кып, кызлар яныннан китəргə ашыкты. Аның кыюсыз-
лыгын белгəн кызлар юри үзлəре кереп барган булып
сөйлəндерергə тырыштылар.
Кайсыберлəре:
– Фəн абый, армиядəн йөреп кайткач, миңа
өйлəнерсең. Миңа синең кебек күп сөйлəмəгəн, əрсез
булмаганнар ошый, – диючелəр дə булды.
Бөтенлəй сүзсез калмас өчен, бу сүзлəрне əйтүчегə
карамый гына җаваплый торган иде:
– Ярый, аңа чаклы кияүгə чыкмасаң…
(Дәвамы бар.)