

Бу караңгы төндә ерак бәхет йолдызы кебек үзенә чакырып торган Зөбәрҗәтнең тәрәзә утына итекләре белән шаптыр-шоптыр су ярып Шамил атлый. Менә ул, ерак та түгел, якын гына – кул сузым ара гына алар арасы, җан тарткан, күңелен әйдәгән, ходай тарафыннан аныкы итеп яратылган Зөбәрҗәте. Якын ул, бик якын, хәзер бер генә тыкрык үтәр дә аны үз қочагына алыр. Иркәләр, сөяр. Тик якынмы соң ул? Янда гына булса да, атлап та, очып та чыгалмаслык упкын түгелме алар арасында? Иң якын кешеләре – ике бала язмышы, яман авыруга дучар булган Гүзәл язмышы ятмыймыни алар арасында? Кемгә кирәк алар, аннан башка? Кая бара, кемгә барып сыена ала ул якын кешеләр Шамилсез? Авыр иде бу уйлар күңелгә. Ул үзен ике яр арасында калган ялгыз көймә итеп хис итте. Ар якта ниндидер машинаның көчле фаралары бу як ярны айкап алды.
– Сөенче, – дип каршылады Зөбәрҗәт аны серле генә итеп.
– Ни булды, кадерлем, – диде Шамил кочаклаган килеш аның колак артындагы чәчләрен иреннәре белән иркәләп.
– Сөенче, Шамилкәем, сөенче, безнең бала булачак.
Кинәт тынлык урнашты. Шамил арткарак каерып, Зөбәрҗәтнең күзләренә карады.
– Чынлапмы, – аның тавышы калтыранып китте. Чын, чын, без хәзер мәңге бергә, мин риза, иртәгә үк китик моннан, еракка, Себер ягына чыгып китик, беркем дә табалмас җиргә.
– Китәргә, – диде Шамил акрын гына. – Ә балалар? Алар кемгә кала, исерек Гүзәлгәме? Терелеп кайткан очракта да, ул аларны миңа бирмәячәк, ә мин аңа ышанып аларны калдырып китәләмме?
Өйдә кабер тынлыгы урнашты, тәрәзәгә бәрелгән яңгыр тавышы гына: «Шулай, шулай, шулай», – дип шаулый иде.
Кискен генә ишек ачылып китте. Ишектә Радмир, аның артында Жанага күренде. Шамилне күрү белән Радмирның күзләрендә хәтәр вакытта гына була торган аяусыз көч, зәһәр яшен ялтлап үтте.
– Йә, бичә, озакладың, көттердең, син бит миннән бер ай гына вакыт сораган идең, әллә бик эшең тыгыз булдымы? – диде ул мыскыл катыш нәфрәт белән. Шамил чыгып китәргә теләде, ләкин Радмир аңа каршы басты: – Мобиль телефон эшләмәсә дә, сезнең турыда хәбәрләр миңа килеп җитте, ну, ничек минем хатын? Шәпме? – Ул яшен тизлегендә Шамилне үзенә тартып алды, маңгае белән маңгаена бәреп җибәрде, Шамил очып өстәл артына барып төште.
– Кагылма аңа, тимә, синең хакың юк, дип кычкырып, Зөбәрҗәт тагын Шамил өстенә килгән Радмирның юлына аркылы төште. – Яратмыйм мин сине, китәм мин синнән, мин сине беркайчан да яратмадым, калдыр безне, тимә аңа, мин аны яратам, – дип ачыргаланып кычкырды ул.
– К-к-кәнтәй, – диде аңа Радмир тотлыгып һәм ысылдап, – өстерәлчек, бер уч акчага сатып алдым бит мин с-с-сине, колагыңда җемелдәгән бриллианттан алып трусигыңа кадәр минеке. К-к-кайда китәсең син, крышка сиңа, өйдә бикләп, чылбырлап, тышаулап яшәтәчәкмен мин сине, се-берке, ә төннәрен, те-те-теләсәм кочагыма алам, теләсәм бикләп куям, чөнки син – ми-ми-мине-е! Ханбикә буласың килмәгәч – кәнизәк булырсың – кол!
Зөбәрҗәт Радмирның беркайчан да бу кадәр чалшайган йөзен, зәһәр күзләрен, ерткычка охшаган чыраен күргәне юк иде.
Радмир артына борылып карамыйча гына Жанагага ымлады: «Бетер үзен, ләкин эзен калдырма, ә бу өстерәлчекне богаулап алып чык, мин теге як ярда машинада көтәм.»
Ул чыгып китте. Жанага ушсыз яткан Шамилне җилкәсеннән өстерәп ишеккә юнәлде. Зөбәрҗәт аның артыннан ташланды. Жанага чыннан да, кул богавы чыгарып, Зөбәрҗәтнең бер кулына кидерде дә икенчесен ятак тимеренә ябыштырып куйды.
Зөбәрҗәт өзгәләнеп кычкырды, кулын тартып, коршаудан чыгарырга тырышты, ятакны ишек янына кадәр өстерәп алып килде, ишекне аягы белән тибеп ачты, тагын кычкырды. Яңгыр тавышы, еш-еш яшен ялтлап күк күкрәве, төн караңгылыгы аның тавышын үзенә йотты.
Жанага кергәндә Зөбәрҗәт тимер ятак башын панцирыннан салдырып маташа иде.
– Ерткыч, җибәр мине, хуҗаңның табанын ялаучы эт, кагылма миңа, –– дип бар көченә тарткалаша башлады Зөбәрҗәт. – Кайда куйдың Шамилне, нәрсә эшләттең аны, мин барысын да әйтәчәкмен, көчләп алып кайтсагыз да качачакмын мин сездән, төрмә көтә сезне, төрмә.
Жанага артка каерып аның икенче кулына да богау кидерде, беләгеннән тотып караңгыга, яңгыр астына алып чыгып китте.
Яр өстеннән алар тая-тая, егыла-егыла төшеп су буена килделәр. Көймәләр чылбыр белән ярдагы казыкларга бәйләнгән иде. Җанага кесәсеннән пистолет чыгарып йозакка төбәп атып җибәрде, чылбыр чылтырап җиргә коелып төште, Зөбәрҗәтне төртеп көймәгә кертте. Үзе ишкәкләргә ябышты. Зөбәрҗәт күз кырые белән Җанаганың гомерендә дә ишкәк тотканы булмаганын чамалады.
Җанага ишәргә азапланды, ләкин ни өчендер көймә аны тыңламый, атна буе бертуктаусыз яуган яңгыр, аның өстенә сусаклагыч суын җибәрү аркасында, Караидел язгы ташу вакытындагы шикелле ташкан, ярларына тулышып бөтерелеп-бөтерелеп ага.
Җилкәсенә тимер белән сукканнан соң Җанага Шамилне текә ярдан суга ыргытты. Көчле агым аны яр буйлап бөтерә-бөтерә агызып алып китте. Бәхеткә каршы, салкын су егетне ушына китерде. Ул көч-хәл белән шактый ара агып киткәннән соң гына ярга чыга алды.
Каршы якта көчле фараларның су өстен айкаганын, Идел аша дулкыннар белән көрәшә-көрәшә көймә чыгып барганын күрде Шамил. Ул көймәдә Зөбәрҗәт иде. Шамил көч-хәл белән аягына басты, егыла-егыла кичү янындагы ярга үрмәләде: өйдә аның ау мылтыгы бар. Беренче уе шул булды аның, тик яңгырдан сабын кебек майланып торган кызыл мәте яр инде менеп җиттем, инде менеп җиттем дигәндә аны тагын-тагын аска шудырып төшерде.
Агым көчле булса да, үгез кебек таза Җанага, дулкын җаена төшеп, көймәне каршы якка алып бара. Теге як ярдан машина фаралары көймәгә юл ачкан төсле ут бөркәләр.
«Шамилне үтерделәр», дигән ачы уй Зөбәрҗәтнең миен утлы камчы кебек яра. Бу канечкеч бәндәләрнең аны исән калдырулары мөмкин түгел икәнен Зөбәрҗәт аңлый иде.
Бар дөньяны, бөтен кешене сатып алып булуына инанган Радмир һәм аның ышанычлы эте Жанага җиңелеп өйрәнмәгәннәр. Алар өчен дөнья малы гына түгел, кеше язмышлары да бер тиенгә дә тормый, аларга каршы килүчеләр чүп, төкерек, бетәргә, юкка чыгарга тиешләр. Зөбәрҗәтнең кыска гына вакыт эчендә күз алдыннан бала, үсмер чаклары чагылып үтте.
Менә алар җылы комны казып үзләре сыярлык кына «күлчек»ләр эшлиләр, аннары шул «күлчек»не, елгачык казып, Идел белән тоташтыралар, Идел суы чокырга кереп тулу белән елгачыкны ком белән күмәләр. Күлчектәге су кояш нурлары астында бик тиз җылына, алар җылы суга кереп, ваннада яткан кебек рәхәтләнеп, кинәнеп бик озак яталар, аннары эшләпәләре белән Идел читендәге вак балыклар сөзәләр. Балыклар якын ук килеп аяк бармакларын тәмләп карыйлар, эшләпә суга тию белән, елт итеп калалар – качалар да бетәләр,
Менә үсә төшкәч алар иске Идел буендагы камышлык төпләреннән кыр үрдәге ояларын эзлиләр, су җылы, тик күрән камыш кына аякларны пычак кебек кисеп-кисеп ала. «Кыр үрдәге ояларын туздырырга ярамый, алар бәләкәй бәбкәләр чыгаралар, аларга тисәң, әнкәләре каргый, бәхетсез булырсыз», – дип әйтә иде нәнәсе аңа. Ул ирексездән карынында яралган баласын уйлап куйды: «Үрдәк каргышлары төштеме икән миңа?» – дип уйлады ул әрнеп. Күзләреннән аккан яшь, яңгыр тамчылары белән катышып, яңаклары буйлап тәгәрәде.
Ә көймә бара да бара, акрын барса да, Идел уртасына якынлашып килә.
Зөбәрҗәтнең күз алдында тагын өмет тулы шатлыклар катыш институтка кергән чаклары. Чибәрләр конкурсында катнашу, тормышында башланган бәхетсезлекләр – бай, күңелсез һәм мәгънәсез, бушка үткән гомере. Ләкин барыбер язмыш аңа качып-посып булса да сөю һәм сөелү сәгатьләре бирде. Кыска гына, әмма бар гомеренә торырлык бәхет бүләк итте. Шамил белән үткәргән көннәре аның башка беркайчан да, беркем белән дә кабатланмас. Ул моны теләми.
Көймә Караиделнең уртасына килеп җитте. Зөбәрҗәт торып басты, бер аягын көймәнең кырыена куйды.
– Нишлисең, тиле, утыр, – дип чырылдады Жанага.
– Ә нигә утырам, әйдәле, җиңелү белмәс, канечкеч Жан, йөзеп карыйк, нинди батырсың икән син, күрсәт осталыгыңны. Ул сиңа коралсыз кешеләрнең җаннарын кыю түгел, көрәш минем Караиделем белән. Зөбәрҗәт бар авырлыгын салып, көймә читенә басты. Көймә чайкалып китте.
Бу хәлне ярдан фаралар яктысында күзәтеп торган Радмир бар көченә машина сигналына басты. Ә икенче ярдан чигәсеннән кан аккан Шамил кычкыра иде: «Зөбәрҗәт, кирәкми, кирәкми, Зөбәрҗәт!» Ләкин яңгыр һәм Идел шавы бу тавышларны үзенә йотты.
Көчле агым көймәне борып җибәрде. Зөбәрҗәт аягында басып торалмый, көймә кырыена гәүдәсе белән килеп төште. Җанага ишкәкләрне ташлап, чытырдатып көймә утыргычына ябышты. Ләкин елганы иңләп-буйлап йөзеп үскән Караидел кызы үз эшен белә иде. Икенче мизгелдә көймә әйләндереп капланды, куркудан чалшайган йөзле Җанаганы Идел дулкыннары бөтереп-бөтереп агызып алып китте.
Агым көчле, дулкын шәп иде. Куллары бәйләнгән Зөбәрҗәт икәүдән-икәү Идел белән калды. Идел бар дөньяга, бөтен кешегә ачуланган, бөтен нәрсәне бөтереп алып китәргә, яшерергә, оныттырырга теләгәндәй ярсу, усал.
Зөбәрҗәт тончыга-тончыга су өстенә калыкты, күзләрен уң як ярдан төшкән галоген фаралар яктысы чагылдырды, яр буенда, гаҗизлектән нишләргә белми, арлы-бирле Радмир йөренә. Яр сөзәк тә, йөзеп чыгарга ара ерак. Агым Зөбәрҗәтне тагын бөтереп алды, су өстенә акчарлак канатлары шикелле алтын чәчләре калыкты, сул як ярга омтылды. Яшен яктысында текә яр өстендә Шамилнең гәүдәсен шәйләде, ләкин бу яр да бик текә һәм бик ерак, бик ерак иде.
Фото: Freepik.com