Чәчмә әсәр
2 июнь 2025, 03:55

Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Буйдак. Повесть (1)

Гаилə корып яшəгəннəрнең тормышы бертөрлерəк булса, өйлəнмичə, ялгыз гомер кичерүче, бер-берсеннəн аермалы буларак, үз сəбəбе, үз фəлсəфəсе бар. Кемдер язмышы белəн килешеп, тыныч кына яши бирə, ə кемдер гомере буе ялгыз калганы өчен өзгəлəнə.

Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Буйдак. Повесть (1)Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Буйдак. Повесть (1)
Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Буйдак. Повесть (1)

Көньяктан кара зəңгəр болыт күренгəч, Фəн, стано-
гын сүндереп, агач ышкуыннан туктады да чебешле
тавыгын абзар эченə куа башлады. Кара тавык, телəр-
телəмəс кенə ун чебешен ияртеп, хуҗасына буйсынды.
– Күрмисезмени, яңгыр килə, бик куркыныч килə, –
дип сөйлəнə-сөйлəнə, калган тавыкларын да чакы-
рып, абзар эченə җим сипте. Ялан абзарда тыныч кына
күшəп яткан ике бозавын да, чыбык белəн куып тор-
гызып, эчкə кертте. Көчле яңгыр булса, күшегеп, өшеп
кую лары бар. Кара зəңгəр булып, капыл гына килеп
яуган яңгыр бик көчле һəм куркыныч булуын белə ул.
Кайчакта яңгырыннан бигрəк җиле искитмəле була.
Үткəн ел күрше урамдагы ике йортның түбə калайла-
рын алып очырмасынмы! Страховать итмəгəн булган-
нар. Йөреп-йөреп карадылар, бер тиен дə акча ала
алмадылар, шикелле. Кайда һəм кемгə барсалар да:
“Йортың бар икəн, страховкаларга кирəк. Бездə сезгə
акча юк”, – дип кенə җавап биргəннəр.
Фəн ул яктан тəртипле, йорт-курасын ел да матур
гына бəягə страховать итə. Əллə шуңа, көчле җил чыкса
да, аның йортын урап уза, моңа чаклы зыян күргəне юк.
Тавыкларын абзар эченə керткəч, ишеген ябып
куйды. Көчле җил-давыл булса, ишектəн кергəн җил
түбəсен күтəреп очыруы да бар. Берничə ел элек
андый хəл күрше районда булды инде. Йортларның
түбəлəрен күтəреп, урам буена салган. Əллə ничə аб-
зарны җимереп ташлаган. Йорт хуҗалары елый-елый
сөйлəде. Фəн үз күзлəре белəн телевизордан күрде
аларны.
Каракучкыл болыт якынайганнан-якынайды. Җиле
дə исə башлады. Малларга дип, чилəк белəн киртəдəге
мичкə пешерергə куйган арпасын ачып карады. Пешеп
килүен килə дə ул, кабарып күтəрелə башлаган, лəкин
алырга иртəрəк. Мичнең авызын ачып, кисəүлəрне та-
раткалап алды. Тизрəк янып бетсен дип шулай итте ул.
Ышан давылга: авыр дип тормас, мичне уты-нəрсəсе
белəн алып очырырга мөмкин. Шуннан көт тə тор ут
чыгасын.
Көчле җил, тузан туздырып, ихатаны урап чыкты
да тынып калгандай итте. Əйтерсең дə, син əзерме,
хəзер давылы булачак дип, Фəнгə хəбəр салып китте.
Аңа шулай тоелды. Фəн кулына элəккəн савыт белəн
мичкəдəн су алды да мич эченə сипте. Су сибүгə, кара
төтен чыгып, чак Фəннең битенə бəрелмəде. Башын
артка алып, ашыгып, капкачын ябып куйды.
Урам буеннан, кап-кара булып, тузан туздырып,
дөньяны каплап, давыл килгəнен күреп калгач, Фəн
мунча чоланына йөгерде. Көчле җил юлында нəрсə
бар, бөтенесен дə калтыратып, селкетеп, ихатада-
гы əйберлəрне саный башлады. Нəрсəдер шап итте,
чилəклəр тəгəрəгəн тавыш та ишетелде. Фəн, белгəн
догасын укып, Ходайдан, берүк зыян гына салма инде
дип, мəрхəмəтле булуын ялынып сорады. Бер-бер
артлы диярлек яшен яшьнəп, күк күкри башлады. Ул ба-
лачактан яшеннəн курка. Яшенлəп яңгыр килə башла-
са, кайда булуына карамастан, ышыкланыр урын эзли
башлый. Кеше алдында куркуын сиздермəскə тырыш-
са да, булдыра алмый. Мəктəптə укыганда укытучы
апалары яшеннəн саклану чараларын өйрəтеп: “Бала-
лар, яшеннең күкрəве түгел, үзе куркыныч. Күкрəү ул
күпмедер вакыттан соң гына ишетелə”, – дисə дə, Фəн
əнə шул шатырдавыннан шүрли. Яшеннең үзен күп
вакыт күрми дə кала, ə менə күкрəве котын ала шул
аның.
Фəн, нəрсə шап итте икəн дип, ишекне ачып карар-
га иткəн иде, чилəктəн койган кебек яңгыр ява баш-
лады. Чоланның бəлəкəй тəрəзəсенə капланды. Анда
яңгырдан башка бернəрсə дə күрə алмады.
Яңгыр ничек давыллап, яшенлəп кинəт кенə килеп
чыгып яуса, шулай ук тиз генə үтеп тə китте. Күк күкрəгəн
тавыш ераклашмый торып, Фəн ышыгыннан чыкмады.
Ашыксаң-ашыкмасаң да, буласы булган инде, дип уй-
лады. Соңгы тамчылар тамып беткəч, җил тына биргəч
кенə ихатасына чыкты. Тирə-якка күз салды. Бөтенесе
дə урынында кебек, ə нəрсə тавышланды икəн дип,
эзли башлады. Тəгəрəшеп яткан чилəклəрне урынна-
рына куеп чыкты. Йортына терəп куйган иске коймалар
ауган икəн. Ихатасын профнастил белəн уратып алгач,
элекке коймаларны, арт якка куярмын дип, терəп куеп
торган иде. Аларны күргəч, иркен тын алып куйды.
Чилəк тулы арпа, яңгыр суы белəн артып, ташып
аккан. Капкач белəн каплап суын түкте дə абзарга
алып китте. Көтүдəн маллары кайткач, аларга бирəчəк.
Пешкəн арпаны яратып ашаган булалар. Ул игеннəн
өзелми, ел əйлəнəсенə малларына пешереп ашата.
Ике сыеры белəн ике танасы, əллə шул арпаны ашар
өчен, көтүдəн йөгереп кайта. Калганнар кебек аның
мал эзлəп йөргəне юк. Бозауларын да урам буена чы-
гармый, ялан абзарда торалар. Аларга да өлеш чыга-
ра. Печəн чабып алып кайта. Бер чабып алып кайтканы
бер атнага җитə дə куя.
Зыян булмаганын күреп тынычлангач, Фəн бо-
лытлардан ачыла башлаган һавага карады. Көньяк-
көнбатыш ягыннан болытлар арасыннан кояш күренсə,
көнчыгышта салават күпере җирне кочаклаган. Көчле
җил яшен белəн болытларны камчылый-камчылый
төньякка алып китеп бара. Бер һавада күпме күренеш!
Бу матур күренешлəрне Фəн бар дөньясын онытып,
сокланып карап торды. Рəссам булсам, шушы мəлне
киндергə төшерер идем, дип уйлады.
Һава бөтенлəй ачылып, кояш кыздыра башлагач,
абзар ишеген ачты. Тавыкларын чакырды. Алары,
шуны гына көткəндəй, хуҗаны бəреп дигəндəй, тышка
атылдылар да яңгыр суыннан җим эзли башладылар.
Үттеме яңгыр, дигəндəй, горур гына басып, ике бозавы
əкрен генə абзар ишегеннəн башын тыгып карап торды
да тышка атлады.
Башлаган эшен дəвам итəргə дип, станогы янына
килде. Давыллап яуган яңгыр лапас астындагы станок-
ка кадəр тамчыларын сибеп киткəн икəн. Чыланганга
күрə, кабызмады. Ашыгып капламаган иде шул. Кибə
төшсен дип, йорт ишегенə атлады. Шулвакыт, тормоз-
ларын чыелдатып, аның капкасы төбенə бер машина
килеп туктады. Кем булыр икəн? Ул, атлаган җиреннəн
туктады да, башын шул якка борып, капкадан керүчене көтте.
Капка ачылып китеп, шəһəрчə киенгəн бер хатын
күренде.
– Саумысыз! Мин дөрес килдемме икəн? Миңа Фəн
дигəн кеше кирəк иде, – диде, кара күзлеген кулына
алып.
Таныш булмаган хатыннан үзенең исемен ишеткəч,
Фəн каушап китте. Битенə кызыллык йөгерде. Нигə
аны эзли ул? Кем икəн? Берəр туганымы? Бал сорап
йөриме?
– Мин булам, – диде һəм бер кирəкмəгəнгə мич янына
атлады. Аның бу хəрəкəте, мин сине белмим, нəрсə
кирəк, дигəнне аңлата иде.
Хатын кеше, мин булам, дигəнне ишеткəч, шатланып,
ихатага үтте.
– Фəн агай, матур агай, мин балга дип килгəн идем,
– диде, чибəр йөзе белəн ихластан елмаеп, күзенə
төшкəн чəчлəрен кулы белəн артка җибəреп.
Хатынның йөзеннəн мөлаемлык, нəзакəтлелек нур
булып ихатага сибелгəндəй булды. Фəн үзен шушы нур,
матурлык эчендə калгандай хис итте.
Матур абый диюе Фəнне хислəндереп җибəрде, тагы
да ныграк кызарырга мəҗбүр итте. Тиз генə өс-башына
карап алды. Аны моңа чаклы беркем дə “матур” дип
əйткəне юк иде. Чынлап əйтəме, əллə көлəме? Матур
булырга мин хатын-кыз түгел. Үпкəлəгəндəй итте.
Бераз гына агара башлаган мыегына карап шулай ди-
деме? Ничек кенə булса да, хатынның бу сүзе аңа сəер
тоелды. Күңеленең бер почмагында рəхəтлек хислəре
чагылды. Хатынга “бал юк” дип əйтə алмады. Берничə
көн элек аерткан балын əлегə сатмый торырга булган
иде. Кайбер кешелəрне кире борды. Ел авыр килə,
яздан яңгыры да бик шатландырмады. Җимеш агачла-
ры чəчəк атканда суык булды, кортлар рəхəтлəнеп оча
алмады. Көннəр җылытып кына җибəргəн иде, яшенле
яңгыр ява башлады. Кортлар нектар җыюдан туктап
калды.
– Сезгə күпме кирəк? – диде Фəн, хатынның йөзенə
карамый гына.
– Өч литр алсаммы, – дигəн идем. – Əнием чирлəп
тора, бал белəн чəй эчсəм, терелер кебекмен, ди. Ул
сезгə җибəрде. Мин күрше авылдан, үзем Уфада яшим.
Исемем – Фəнүрə.
Хатын балсыз кайтып китмəсəм ярар иде дип бор-
чылып сөйлəргə ашыкты. Авыл очындагы бер ападан
Фəннең кайда яшəгəнен сорагач, анысы, бал кирəкме,
əле сатмый, йөрмəсəң дə була, дигəн иде.
– Савытың бармы? – диде Фəн коры гына.
Хатын, җылы сүз ишеткəч, машинасына ашыкты. “Һə”
дигəнче банка тотып та килде.
– Рəхмəт инде сезгə, əнием шатланачак.
– Көтеп торыгыз, хəзер алып чыгам, – дип, ир бан-
каны алып йортына кереп китте. Ул кереп киткəч,
хатын ихатага күз салды. Йорт алдының пөхтəлеген,
həр нəрсəнең урынында булуын, бозауларның күшəп,
тавыкларның җим эзлəп йөргəнен күргəч, уңган хуҗа,
дигəн уй үтте башыннан. Агачлар арасындагы умарта-
ларны күреп, аларның күплегенə хəйран калды.
Озак та үтмəде, Фəн бал тулы банка тотып чыкты да
хатынга сузды.
– Матур яшисез... Күренеп тора уңганлык... Күпме
бирим? – диде хатын, йөзенə шатлык чыгарып.
– Мең ярым.
– Очсыз сатасыз, базарда кыйммəтрəк. Очсыз...
– Мин... Мин шуңа базарга йөрмим.
– Рəхмəт инде сезгə. Кортларыгыз балны күп итеп
җыйсын. Умартагыз күп икəн... Рəхмəт.
Хатын бал тулы банканы мич өстенə куйды да Фəннең
битеннəн үбеп алды. Аны-моны уйламаган Фəн бу
күренешкə нəрсə эшлəргə белмəде. Берничə секундка
аңын югалткандай итте. Һушына килгəч, корт чаккан-
дай сикереп:
– Нəрсə эшлисез ул? – дип артка чигенде дə, берəрсе
күреп тормыймы дигəндəй, тирə-ягына карап алды. –
Килешмəгəнне...
– Рəхмəт белдерүем, – диде хатын, йөзенə гаҗəплəнү
чыгарып. – Рəхмəт, абый, рəхмəт, – дип кабатлады да,
банканы үрелеп алып, саубуллашып, ихатадан чыкты.
Фəн, урыныннан кузгала алмый, озак кына катып
торды. Машина кузгалып китеп, тавышы ерагайгач
кына исенə килгəндəй булды. Үзе дə сизмəстəн, бер
кирəкмəгəнгə, азбар ягына атлады. Бозауларына карап,
нəрсəнедер исенə төшерергə телəгəндəй, озак кына уй-
ланып торды. Кулына йомарлаган акчаларны кесəсенə
бер салды, бер алды, шуннан өенə таба атлады.
Бу нəрсə булды? Мин бит бал əле сатарга тиеш түгел
идем! Аның башыннан шушы уй үтте. Əнием чирли,
дигəч, кире кага алмадымы? Əллə “матур абый” дигəн
сүзгə буш чыгарырга телəмəдеме? Ул үзенең кыланы-
шына үзе гаҗəплəнде. Əйтерсең, аны сихерлəделəр.
Хатын үз телəгенə ирешер өчен аны шулай мəҗбүр
иттеме? Ничек кенə булса да, Фəн аңа бал бирүенə
үкенмəде. Ул бит умарталарны шуның өчен тота,
шуның өчен тəрбияли. Аның бар яшəеше – шушы умар-
талар. Ул алардан башка бу тормышны күз алдына
да китерə алмый. Эше күп булса да, килемен күргəч,
күңеле тынычлана. Ул кадəр акчаны кайда эшлəп алыр
иде? Колхоз вакытында бераз җиңелрəк иде. Ул чакта
умарталары аз гына, үзлəре өчен генə асрады. Кол-
хоз таралгач, бөтен көчен корт асрауга юнəлтте. Акча
китерүче бердəнбер юлны ул шуннан күрде. Кайбер
кешелəр кебек, читкə йөреп эшли алмады, чирлəп тор-
ган əнисе бар. Аны ничек калдырып чыгып китсен?
Умарталардан яхшы гына уңыш ала башлагач, əнисе,
көтмəгəндə, улын берүзен калдырып, бу дөньяны таш-
лады да китте. Табиблар йөрəк диделəр. Берүзе кал-
гач, авылдан чыгып читтə эшлəп йөрүне күз алдына да
китерə алмады. Мал-туар, кош-кортны кем тəрбиялəр?
Кортлар аера башласа, кем аларны җыеп алыр? Саклап
тормасаң, очып китү ягын карап кына торалар. Шуннан
үзенең дə авылыннан беркайда да китəсе килми. Мал-
туар, кош-корт һəм кортлар белəн ачка интекмəм əле
дип уйлады һəм ялгышмады, шикелле.

(Дәвамы бар.)

Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Буйдак. Повесть (1)
Риф ЙӨЗЛЕКБАЙ. Буйдак. Повесть (1)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас