

Гел бертөрле аккан авыл тормышын җанландырып җибәрер өчен, моннан да кызыклырак һәм серлерәк сенсация юк иде. Әле җил исеп өлгермәгән, авыл өстен кыңгырау шавы яңгырата иде. Имеш, Шамил Гүзәлне ташлый икән, имеш, Зөбәрҗәт иреннән качып кайткан икән, имеш, икесе шәһәргәме, аннан да ераккаракмы китәргә җыеналар икән. «Мескен Шамил рәхәт күрмәде инде, уңмады хатыныннан – шул эчкечедән, хатынын аерып яңа дөнья корса да гаепләрлек эш юк», – диләр иде берәүләре, икенчеләре: «Өстерәлчек, оятсыз, Зөбәрҗәтне әйтәм, ир җитмәгән кебек, Уфасын ташлап кайтып, менәмен дигән гаиләне боза, себерке», – диләр иде.
* * *
Радмирның йокы бүлмәсендә соңлап кына телефон шалтырады. Ул яткан җиреннән иренеп кенә үрелеп трубкасын күтәрде.
– Сәлам, снайпер, – диде Натан Маркович Радмирга, «Төгәл» дигән сүзгә икенче мәгънә салыбрак, – хәл-әхвәл ничек? – Алар күңел булсынга бераз гәп куертышкан арада, Радмирның миеннән яшен тизлегендә мең төрле уй үтеп китте: Ни өчен шалтырата, бу патриархның аңа төн уртасында хәл белешер өчен генә шалтыратмавы көн кебек ачык. Илтифат өчен генә дә шалтыратмас ул. Бераз анысын-монысын сөйләшкәннән соң, Натан карт бернинди кереш сүзсез-нисез кинәт кенә:
– Радмир дус, шома егетеңне – Леонны дим, караштыр, артыңны шәйлә, – диде. Радмир бераз тынып торганнан соң эндәште:
– Аңламадым, хөрмәтле патриарх.
– Аңламасаң аңларсың, счетларын тикшер, егетең ике уен алып бара.
Киеренке тынлык урнашты. Бу инде бик җитди гаеп иде.
– Нигә мине кисәтергә булдыгыз? – дип сорамый булдыра алмады Радмир.
– Өйрәнгән яу сугышырга яхшы, без синең белән гадел уйныйбыз, бу молокосослар өскә калыкса, ә тизәк өскә калкучан, дөнья хәлен белеп булмый. Яшьләр – кеше өстенә кояш чыгармаска да мөмкиннәр. Ярар, мин әйттем, калганы – синең эш.
Радмир өстәл лампасын кабызып торып утырды. Күңеленә мең төрле шик төште. Кайда, кайчан саксызлык җибәрде ул? Чынмы бу? Әллә Натан карт Радмирның бизнесыннан көнләшеп Леонны оста, зирәк, эштә алыштыргысыз булганы өчен нейтральләштерергә телиме?
Дөрес, Радмир элек тә Леонга бик үк ышанып бетми иде. Бик тә шома, бик тә үткер егет. Елгырлык, комбинация ягына аңа җиткән кеше юк. Шул ук вакытта башкарган эшенә черки борын да төртерлек түгел. Шулай да сак Радмир Леонга, аңа гына да түгел, бөтенләе белән Җанагага да ышанып бетми.
Ул икенче көнне үк Леонны үз янына чакырып алды.
– Син, дускай, авылга барып, минем хатынны алып кайт, ай ярым узып китте, сагындырды, – диде ул җилкәсенә дусларча кулын салып.
Леон авылга чыгып китү белән, үзенең каналлары аша аның счетларын тикшерә башлады, компьютерына керде һәм башын тотты. Кайсы гына банкта юк иде аның капиталы, хәтта чит ил банкларында да.
– Падло, – дип сүгенде ул эченнән генә, сатлыкҗан, бур. – Һәм шундук Җанаганы чакыртты.
Леон барып кергәндә Зөбәрҗәт өйдә юк иде. Аны койма аша Морат күреп алды.
– Өйдә юк, сыер сава, – диде ул герләрен төшереп. Леон аңламады:
– Нинди сыер?
– Нинди булсын, ферма сыерларын, иптәш кызын хастаханәгә салдылар, шуның урынына сава.
Ул койма янына якын ук килеп:
– Мин аның ире булсаммы… – дип сүз дә башлады.
Зөбәрҗәт кайтканда Леон Морат белән күтәрмәгә утырып, «Пальморо» тарта-тарта, көлешә-көлешә ни турындадыр гәпләшәләр иде.
Берничә минутлык кыска сөйләшүдән соң Леон мыек астыннан мыскыллы елмаеп, Моратның күптәнге танышы кебек кулын кысып, Зөбәрҗәтсез генә кичүгә төшеп китте. Зөбәрҗәт, берәр атадан кайтасын әйтеп, торып калды.
Леон Уфага кайту белән түкми-чәчми Морат сөйләгән хәбәрләрне Радмирга җиткерде. Радмир ачуыннан бурлат кебек кызарды, көнләшүеннән, үзендә «мөгез үсү» гарьлегеннән кая керергә белми ишекле-түрле йөренде. Леон чыгып киткәч:
– С-с-сука, – дип ысылдады, – өстерәлчек, себерке, үтерәм мин аны, үз кулым белән буам, ботарлыйм, изәм кәнтәйне!
Ул ярсуына чыдый алмый, яралы ерткыч кебек бәргәләнде. «Ә Леон соң, Леон, ничегрәк тәмләп, эчтән генә шатланып җиткерә аңа бу хәбәрләрне».
«Падло, – дип уйлады ул Леон турында, – козгын, бөҗәк, җитмимени аңа Радмир түләгән акча, ул акчаны бүтәннәр төшләрендә дә күрми, ә ул аның артында урлаша, хәшәрәт!» Шундук ул Җанаганы чакырып кертте.
– Әзерлән, иртәгә авылга Зөбәрҗәтне алырга китәбез, ә бүген… – ул пышылдап кына ниндидер боерык бирде.
Икенче көнне иртән Затон күперен чыккан җирдә, текә яр астыннан, металл өеменә әйләнгән машинасы эченнән автоген белән кисеп Леонның үле гәүдәсен тартып чыгардылар. Аның күзләре зур булып ачылган, аларда бу хәлгә ышанмау һәм тирән гаҗәпләнү катып калган иде.
* * *
Иртәдән бирле сәбәбе күренмәгән, үзәкләрне өзә торган шомлы сагыш, шомлану, чарасызлык, болытлы көн кебек, Зөбәрҗәтнең күңелен өйкәде. Ул үзенә урын таба алмый арлы-бирле йөренде, кулы бер эшкә дә бармады. Эчке бер сизенү белән котылгысыз афәтнең якынлашуын тойды, йөрәге янды, гаҗизлектән күзләренә яшь тулды.
Ул Караидел буена төшеп китте. Менә аның балалык еллары, үсмер чаклары, бөреләнеп яфрак ярган яшьлегенең шаһитлары – йөзьяшәр көмеш өянкеләр. Алар Идел җиленә ялбыр чәчләрен тирбәтеп суга иелгәннәр. Әйтерсең тере, җанлылар, йөрәклеләр. Алар Зөбәрҗәтне аңлыйлар. «Чит мин монда, ят мин хәзер бу кешеләргә, инде киселгән икмәк мин, ничек кенә үз булырга тырышсам да, минем инде бу җирләрдән тамырларым аерылган. Жилгә коелган яфрак кебек кая, кемгә барып бәрелергә белмичә җаным өзгәләнә. Бәхет дигәне, сөю дигәне нинди бәя хакына аныкы булырга тиеш? Бик зур түгелме ул бәя, бик соң түгелме? Рәшә, мираж гына түгелме?» Зур хата эшләде ул. Радмир иркенә буйсынды. «Өйрәнермен, яратырмын», – дип үзен юатса да, акылына үзе хуҗа булса да, тән хәтерен җиңә алмады. Яшьлегендәге тетрәндергеч хәлне – Радмирның үзен көчләп буйсындыру төнен ул берничек тә гафу итәлмәде.
Иң кайнар минутларда да бар булмышы, гәүдәсе, җаны тораташ булып ката да куя. Иренә моны белдермәскә тырышса да, Радмир сизми калмый, үзен гаепле итеп хис итә. Радмир Зөбәрҗәтне хатын буларак ача да, уята да алмады.
Бүген Идел бигрәк тә тыныч, давыл алдыннан булганча тын иде. Хәтта балык та уйнамый, тирәнгә качкан. Яр буена дулкын ыргыткан йомычка, агач ботаклары, яфрак, үлән җыелган. Арырак, текә урында кызыл мәте балчык ара-тирә кубарылып, шыгыр-шыгыр елгага коела. Шул балчыкта да анда-санда үги ана, бака яфраклары ярга чат ябышып кояшка җәелгән.
Өстәрәк, кеше аягы басалмас җирдә, текә ярда кечкенә генә тишекләрдән яр карлыгачлары очып чыгалар да эшлекле кыяфәттә ояларына җим ташыйлар. Идел үрендә урнашкан сусаклагыч күптән инде су җибәрмәгәнгә охшаган, кызыну урыны булган комлык шактый зурайган, Идел артка чиккән. «Яр, – дип уйлап алды Зөбәрҗәт, – кемгә дә яр кирәк. Никадәр генә иркә булмасын, Иделгә таянып булмый, оя корыр өчен, таяныч табар өчен яр кирәк. Кайда аның яры? Теге яктамы ул, бу яктамы?»
Иске Идел буендагы мәхәббәт төне Зөбәрҗәтне дә, Шамилне дә яңадан тудырган шикелле булды. Алар бер минут та бер-берсен уйламый, бер-берсен сагынмый, теләми торалмыйлар иде. Күпме еллар ир белән яшәп тә аның нәрсә икәнен аңламаган Зөбәрҗәт кинәт йокыдан уянды. Ул теге айлы кичне яңадан-яңа исенә ала, һәр мизгелен барлый, күңеленнән тагын-тагын кичерә һәм шул ук вакытта курка-курка, үзе белән көрәшә-көрәшә, моның кабатлануын тели иде. Һәм кабатландылар ул кичләр. Шамил балаларын карый, ашата, йоклата да, кеше аягы басылгач, Зөбәрҗәтнең ишеген шакый.
Сөю һәм сөелү тулы минутлардан соң Зөбәрҗәт сөйгәненә сыена да авыр уйларга бирелә. «Нәрсә бу? Нәрсә булып бетәчәк моның ахыры, тиздән терелеп, Гүзәл хастаханәдән кайтачак, Шамилнең ике баласы өйләрендә үзләре генә йоклап ята, инде айдан артык вакыт үтте, димәк, тиздән ул да Уфасына китәргә тиеш булачак. Теләсә-теләмәсә дә Радмир аны каерып алып китәчәк, ул тагын шул ук курчак роленә керергә тиеш булачак: яхшы машина, затлы киемнәр, приемнар, кирәкле кунаклар, ә төннәрен – күзне йомып, үзеңне-үзең мәҗбүр итеп Радмир иркенә буйсыну». Зөбәрҗәтнең тәне чымырдап китте.
– Нәрсә булды, кадерлем? – дип сорады тын гына авыр уйларыннан арынып Шамил.
– Куркам мин, Шамил, нәрсә булып бетәр моның ахыры, алда бер яктылык та юк бит.
– Мин дә уйлыйм ул турыда. Беләсеңме, Гүзәл терелеп кайткач, нәрсә булса да уйларга кирәк. Синсез яши алмыйм инде мин. Икәүләшеп кайдадыр башны алып чыгып китәргә кирәк безгә.
Зөбәрҗәтнең йөрәге кысылып куйды. «Китәргә, китәргә, качарга кирәк еракларга. – Тик шунда ук әченеп көлемсерәде. – Кайда?» Иренең озын кулы аны кайдан да табачак, иң соңгы чиктә башкисәрен – Жанаганы өстерәчәк ул аңа.
Көннәр үтә торды. «Бәлки ире бөтенләй килмәс әле», – дигән кечкенә өмет күңелен ялмап алды. Тик бу үзен-үзе юату гына икәнен ул аңлый иде.
Шактый вакыттан соң Зөбәрҗәт үзендә үзгәреш сизде. Күкрәкләре тулышып, авыртып киткән кебек булды, башы әйләнде, күңеле болганды. Аны баш әйләндергеч шатлык чолгап алды. Ул авырлы иде, ниһаять, ниһаять, ничә еллар көтеп. Аның артыннан ук күңелен курку биләде. Нәрсә булыр моннан соң?
Бу төнне ашкынып, түземсезләнеп көтте Зөбәрҗәт Шамилне. Маңгаен тәрәзәгә терәп бик озак карап торды ул урамга. Караңгы пыялага җилләп-җилләп яңгыр килеп бәрелә, чиләктән койган шикелле коя, әйтерсең яумый, болыт үзе җиргә ята кебек. Авыл салкыннан, юештән күшеккән зур җанвар шикелле, сыртын бөгеп оеп утыра, этләр дә ояларына поскан, җан әсәре сиздермиләр. Кара көз кебек, караңгы һәм шомлы яңгыр иде бу. Инде берничә көн яуган яңгырдан сукмаклар җебегән, уйдык-уйдык күлләвекләр өстенә күбек калка, димәк, яңгыр тиз генә туктамаячак.
Ниһаять, барысы да тиздән, иртәгә үк хәл ителәчәк. Зөбәрҗәт икеләнеп тормаячак хәзер. Алар Шамил белән еракка-еракка, беркем дә табалмаган җиргә үз бәхетләрен эзләп чыгып китәчәк.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.com