Чәчмә әсәр
31 Мая 2025, 18:28

Халисә МӨДӘРИСОВА. Яр. Повесть (6)

Зөбәрҗәт исерек хатынның ачы хакыйкатен башына сугып миңгерәүләтелгән кеше кебек тыңлап утырды.

Халисә МӨДӘРИСОВА. Яр. Повесть (6)Халисә МӨДӘРИСОВА. Яр. Повесть (6)
Халисә МӨДӘРИСОВА. Яр. Повесть (6)

* * *

Зөбәрҗәт кичкә кадәр иртгә өй юу өчен чиләк, таз, юкә мунчала әзерләде, кибеткә барып сабын, кер юу порошоклары, башка кирәк-ярак сатып алып кайтты. Артык-портык комачаулаган, чыланырлык әйберләрне өйалдына, лапас астына ташыды, тәрәзәдән тузанланган пәрдәләрне, ишек чаршауларын салдырды, түшәк-юрганнарны киртәгә җилләргә элде. Көтү кайтып, сыерлар савылу белән, өйгә җитен чәчен икегә ярып үргән зәп-зәңгәр күзле какча гына 7-8 яшьлек кызчык йөгереп керде.

– Зөбәрҗәт апа, әнием әйтә, чәй кайнады, коймак пеште, апаңны алып керсәң дә ярый, ди. 

– Кем кызы буласың соң син?

– Мин, ни, Мортаза кызы – Ләлә булам.

– Нинди Мортаза?

– Әй, шуны да белмисеңмени, – диде кыз нык гаҗәпләнгәнен белдереп. Таза Мортаза инде, гер күтәрә торган…

– Ә, ә… – дип, Рита кызы икәнен аңлап алды Зөбәрҗәт. Ул арада кыз чыгып та югалды. Зөбәрҗәт сумкаларын ачып, күчтәнәчләрен алды да, өен бикләп, Риталарга кереп китте.

Абзар-кура искергән, муртайган иде. Ихатаның киртәләре авыр тормыштан, кара эштән ватылган карт-коры гәүдәсе кебек, үз авырлыгын күтәрәлмичә, көянтә кебек сыгылып төшкәннәр. Өйнең тышлыгы, беркайчан да буялмаганга, кара-соры төскә кергән, өй үзе рәнҗетелгән, ире кыерсыткан хатын кебек моңаеп утыра. Түбәсенең шиферы урыны-урыны белән кубып төшкән, су үтеп юешләнгән морҗасының берничә кирпече җирдә ята. Тик урам якка караган өч тәрәзәсенең төбендә генә өйгә җылылык, җанлылык биреп, аллы-гөлле шау чәчкәдә гөлләр үсеп утыра иде.

Тузган юкә бау белән эленгән җилкапканы ачып, Зөбәрҗәт ихатага узды. Ихата бер киртәсез-нисез бәрәңге бакчасына барып тоташа, алар арасында җиргә сеңеп беткән кечкенә кара мунча күренә, түрдәрәк иске лапас. Ә ихата шау чирәм. Әллә ничә дискылы штанга ята, аның кырында, чыннан да балалар китабындагы «Таза Мортаза» – бүрәнә кадәр мускуллары бүлтәеп-бүлтәеп беленеп торган имән кебек ныклы аяклы, метр ярым күкрәкле, үгез муенлы, бәләкәй башлы Морат – Ританың ире егерме дүртәр килолы герләрне җиңел генә чөеп «заниматься» итә иде. Зөбәрҗәт исәнләште. Морат герләрен төшереп, ачыктан-ачык кызыксыну катыш бәяләү белән Зөбәрҗәтне күздән кичерде.

– Рәхим итеп, үтегез, – диде ул кинәт бик игътибарлы хуҗа роленә кереп.

Зөбәрҗәт, череп баткан, кыйгайган өрлекләрдә яткан, ләкин ап-ак итеп кырып-сабынлап юган күтәрмәдән, чолан ишеген ачып эчкә үтте. Аның артыннан Морат та керде.

– Уз, дускаем, әйдә, рәхим ит, – дип каршы алды аны Рита. Өйдә күренеп торган хуҗасызлык белән янәшә уңган хуҗабикә булуы шундук күзгә ташлана иде.

Ап-ак итеп агартылган мич, бар нәрсәдән чисталык, пөхтәлек бөркелеп тора. Гардин булмауга карамастан, тәрәзәгә корылган гади генә тукыма пәрдәләр кыл кебек тарттырып куелган. Хан заманыннан калган комод өстенә тамбур энәсе белән челтәрләнгән, крахмалланган ак тукыма җәелгән. Өстәл өстендә иске генә телевизор утыра. Өйнең сап-сары итеп юылган бүрәнәләренә макрамедан эшләнгән, чигелгән кул эшләре эленгән иде. Табынга утырыштылар. Сөтле чәй, кайнар коймак исе җылы, чиста өйне тагын да күңеллерәк итеп җибәрде.

Морат политика сөйли башлады:

– Бу Путин, минәйтәм, нәрсә дип шул Чечняны танклар белән генә үтекләп чыкмый икән, мин президент булсам, бер айда тәртип ясар идем. – Коймакны каймакка манып авызына озатты. – Авыл хуҗалыгында политика дөрес түгел, колхозларны күптән бетерергә, җирне күптән бүлеп бирергә, малларны таратырга, хөкүмәттән процентсыз ссудалар бүләргә кирәк иде. Мин район хакимияте башлыгы булсаммы, район әллә кайчан алга киткән булыр иде, – диде дә чираттагы коймакны тагын каймакка чумдырды.

Рита иренең «акыллы» сүзләренә исе китеп, дөреслегенә бер тамчы да шикләнмичә, сокланып карап утырды. Үзе бертуктаусыз ире алдына өсте майлырак җирдән әйләндерә-әйләндерә коймаклар этте. Бераз утыргач:

– Ләлә кызым, караңгы төшә, туганың ачыккандыр, кайда йөри икән, алып кайтмыйсыңмы? – диде.

– Ул Идел буенда, әнием, малайлар белән маймыч сөзәләр, – диде Ләлә бер дә өйдән чыгып китәсе килмичә, – үзе кайта ул, маймычлар күренми башлагач.

– Бөтен булган начальниклар, депутатлар – бурлар, тиздән барысын да кулга алачаклар, то есть үзләрен-үзләре бетерәчәкләр бер-берсен атып. Коммерсантларны мин иң беренче атар идем, җиңел акчага байыйлар. Безнең кебек эшләп ашасыннар әнә. – Өстәл артында авыр тынлык урнашты.

Морат тагын әллә нәрсәләр сөйләде дә, майлы кулларын ап-ак салфеткага сөртеп, ихатага герләре янына чыгып китте.

– Кайда эшли Таза Мортазаң? – дип сорады Зөбәрҗәт Ритадан.

– Әле эшләми. Авылда эш тә юк бит инде. Мәктәпкә физрук булып урнашкан иде, директор белән килешәлмәде, «методикасы, эшләү ысулы дөрес түгел», дип критиковать итә башлагач, директорга ошамады. Аннары киномеханик булып эшләп алды. Тик, киноленталарны районнан Иделнең теге ягына кадәр генә китерәләр, бу яктан көймә белән үзе чыгып алырга тиеш. «Икешәр серияле әллә ничә бакны көймә белән алып чыгып, ярга күтәреп клубка ташырга мин атмыни», дип эшеннән китте. Авыр инде аңа, транспорт бирмиләр… Фермада ун-унбиш көн эшләп алды, тирес исенә чыдамады. Аллергия аның тирес исенә, күңеле болгана.

Зөбәрҗәт телсез калды.

– Медпункт юган өчен үзеңә күпме түлиләр? – дип сорады аптырап Ритадан.

– Мин бит ике җирдә эшлим, ярты ставкага клубны да юам. Акчасы бар инде аның, 620не медпункттан, 230ны клуб юган өчен алам.

– Нәрсә, доллармы? –– дип сорады Зөбәрҗәт.

– Нәмәстәдәй доллар? – Рита аңламыйча карашын аңа төбәде. Зөбәрҗәт уңайсызланып куйды.

– Шул акчага ничек яшисез?

– Житә ул. Авылның яртысыннан күбесе эшсез, өйдә утыра, бер тиен акча да керми. Өйләрендә карт-коры булганнарга рәхәт, пенсия килеп тора, байлык инде ул. Тоташ гаиләләр шул пенсиягә карап торалар. Эчмәгән кешегә җитә ул. Аллага шөкер, минем Мортазам эчми әле. – Ул бик горур һәм канәгать төстә Зөбәрҗәт алдына очсызлы кәнфитләр салынган пыяла савытны этебрәк куйды. – Безнең чәйлек-шикәрлек бар. Сирәк-мирәк балаларның өс-башына да алгалыйм. Менә Моратка көзгә җылы итекләр белән куртка алырга акча җыябыз. Ай саен икешәр йөз салып барам. Яртысы җыелды инде.

Шыгырдап торган чип-чиста урын-җиргә авыр күңел белән йокларга ятты Зөбәрҗәт. Бик озак йорт тирәсендә ыгы-зыгы тынмады әле. Ара-тирә Моратның «ах-ух» килеп гер күтәргәне, Ританың кул сепаратын әйләндергәне, бозау эчергәне, чиләк-кәстрүл юганы, балаларны ашатып-эчереп, юындырып яткырганы ишетелеп торды.

Иртән Зөбәрҗәт уянганда, Рита инде, сыерын савып, малларын куган, чәен әзерләгән иде.

– Чәйне ишек алдына әзерләдем, – диде ул гаепле сыманрак итеп, – Морат тавышка йоклый алмый, йокласын йокысы туйганчы, бик арый көн буена.

Аннан-моннан чәй капкалап, алар иртә таңнан Зөбәрҗәтнең өен юарга кереп киттеләр. Гүзәл ни өчендер килмәде.

Ах, ул сабынлап, кырып, юкә мунчала белән юып чыкканнан соң агач өйнең хуш исләре! Мондый ис беркайда да юк, бу ис үзенчә, ул бернинди искә дә охшамаган. Бу истә табигый тәм дә, пакьлек, чисталык та, гаделлек, самимилек тә, дөньяның, яшәешнең асылы да бар кебек. Ул исне күкрәк сөтен имүче яшь бала исе белән генә чагыштырып буладыр. Ул арада Зөбәрҗәт казан астына чыбык-чабык өстәде, кайнар плитә өстендәге чүлмәккә Ритадан алып чыккан бәрәңге белән суганны турады, ит төнәтмәсе салып аш өлгертте.

Кырып юылган сап-сары имән өстәл өстенә гәзит җәеп чәйнеген куйды, үзе белән алып кайткан нигъмәтләрне чыгарды. Затлы вино ачты.

– Бусы артык булмасмы, – диде Рита кыенсыныбрак.

– Бәй, өй юуның йоласы шул инде, дускаем, шуңа да өмә дип атыйлар бит аны. Ул арада еш-еш танау тартып Ләлә белән Рөстәм дә кереп җитте. Алар алдына Зөбәрҗәт мул гына итеп тәм-том, җиләк-җимеш, колбаса куйды.

– Моратка да әйтмибезме? – диде Рита кыяр-кыймас кына, – бүген әбит әзерләп торып булмады, ачыккандыр инде.

Зөбәрҗәт Ләләне әтисе артыннан йөгертте. Гер күтәрә-күтәрә тирләп-кызарып чыккан Морат килеп керде:

– Өйне юганда иң элек сабынлы су белән чылатып чыгарга, аннары гына юкә югыч белән ышкырга кирәк, вак кына тимер сетка белән ышкысаң ул бигрәк тә ап-ак була инде, – дип акыл өйрәтә башлады Таза Мортаза. – Ну болай ничего булган бу, әйдәгез, кызлар, сезнең исәнлеккә, – ул ярты стакан вино салып эчте дә аш соса башлады.

Чолан ишеге шыгырдаган тавыш ишетелде. Өйгә Гүзәл килеп керде.

– Oho-ho, миннән башка гына кунак булып утыралар болар, – диде ул килеп керү белән. – «Иртә килгән урын өчен, азак килгән тамак өчен», бәхетем бар минем тамактан, кая сал әле, подружка, – диде ул Зөбәрҗәткә тәкәллефсез генә. Гүзәл шактый нык исерек иде.

– Мин киләлмәдем инде, кичә, син кунарга килерсең, бәлки, дип күрше авыл марие Шумадал карттан бер шешә көмешкә алып кайткан идем, градусы бармы икән, дип тәмләп караган идем, ни инде, «башланган эш – беткән эш» ди, төбенә төшкәнмен дә куйганмын. Иртән чак эшкә бардым. Шамил сукранып калды, сукранса, балаларын үзе ашатсын, базда бәрәңге бар, мин дә эштә, ул да. Минем эш авыррак әле, мин – сыер савучы, ул малчы гына. Чагыштырып булмый. Малчы сәнәк белән эшли ул, көрәк белән, ә без, савучылар – кул, менә шушы яргаланып беткән мескен бармакларым белән күпме сыер имчәген юам, күпме саву аппаратларын, чиләк, фләгләрне, у-у-у… сызлыйлар төнлә, – ул сүгенеп җибәрде.

Морат аңа: «Эшләмә соң, өйдә ят», – дип дәшүе булды, Гүзәл аңа котырып та ябышты.

– Дәшмә, мокыт, Таза Мортаза, центнер ярым гәүдәң белән чепи генә бер хатыныңның муенына менеп атлангансың, оятсыз, – дип кызып китте.

– Чү, Гүзәл, чү, алай димә, – дип туктатырга тырышты Рита аны уңайсызланып. …

– Ә син тик тор, җебегән, җыбыткы, шул бугаеңны бәбәй урынына көйлисең, сабанга җигәрлек гәүдәсе белән, фермага җибәр әнә, минем ир янына, тизәк түксен, транспортерлар ватык хәзер, җигәргә кирәк шулар урынына үзен.

Таза Мортаза кечерәеп калды, мыштым гына торып: «Тиле белән тапма да, өләшмә дә», – дип үзалдына мыгырданып, сызу ягын карады. Гүзәл Зөбәрҗәткә күчте:

– Менә син, дускаем, чибәрсең, гүзәлсең, байсың, ә мин менә кем. Тирес исе килеп торган савучы, ә бит кыз чакта мин чибәрлеккә синнән калышмый идем. Чибәр булмасам, син дип авыз суын корыткан, синең арттан чапкан Шамил, син тәртәләреңне боргач, миңа өйләнмәс иде. Ләкин нәрсә бирде ул миңа? Итәк тутырып бала ясады. Чыгып китик шушы каһәр суккан авылдан, шәһәргә күчик, киткәннәр берсе дә кайтмый әле, дидем, тыңламады. «Туган нигез, туган нигез», дигән булды. Нәрсә калды туган нигездән, чуртым. Жимерелеп барган өй, хәерчелек, колхоз ел ярым акча түләми эшләгәнгә. Анда-санда алдаткалап азрак онын-фуражын, итен биргәлиләр инде. Ә бит аңа гына яшәп буламыни? Балаларга кәнфит тә, печенье дә кирәк. Менә син эчкән кебек яхшы вино да эчәсе килә, кая вино, аракысын да эчә алмыйбыз. Шумадалның сасы самогоны – безнең иш. Кем гаепле, ир гаепле, чыгып китик дидем мин аңа, китик дидем, ух, хәсис, йөзе кара, катмый да, пенсиясен алыр идем, ичмасам. Теге чакта кичүдә бер көтү балалары белән Такинә Рита белән мине көймәдән куып төшермәсә, без дә Уфага барып, документларны биреп, шәһәрдә урнашкан булыр идек. Синең кебек тәтәй киенеп, кырт-кырт басып, авылга кунакка гына кайтыр идек.

Зөбәрҗәт исерек хатынның ачы хакыйкатен башына сугып миңгерәүләтелгән кеше кебек тыңлап утырды. Гүзәлнең Шамилгә әйткән каты сүзләре бигрәк тә рәнҗетте аны.

– Гүзәл, бу хәлне бит эчеп кенә җиңеләйтеп булмый, башка юл табарга кирәк, – диде ул тирән борчылу белән.

– Нинди юл, миңа яңадан туып, яңадан кияүгә чыгарга кушасыңмы, алайса, алышыйк ирләрне, бир миңа миллионерыңны, ал әнә Шамилеңне үзеңә. Ир гаепле, ир.

Ул арада йортка Гүзәлне эзләп Шамил килеп керде. Керде дә, кыенсынып ишек төбендә туктап калды.

Шул ук Шамил дә, түгел дә кебек иде. Буйга да кечерәеп калган кебегрәк, ябык, күз кырыйларында җыерчыклар күренә, күзләре моңсу, ниндидер бер һәлакәткә дучар ителгәнлек сизелә, киемнәре тузып, керләнеп беткән, оегы тишек. Кайчандыр дулкынланып, бөдрәләнеп, матур йөзен, ныклы муеннарын камап торган чәчләренә иртә чал кунган. Зөбәрҗәтнең йөрәге кысылып куйды. Ул арада әтиләре артында җиде-сигез яшьлек малай һәм кыз башы да күренде. Әтиләренә охшап, аларның да чәчләре кара, бөдрә иде. Исәнләшкәннән соң ул:

– Кайтыйк, Гүзәл, әйдә, ял ит, йоклап ал, кичке савымга барасы бар бит, – диде.

– Һа, килдеңме, әйдә уз, утыр, менә минем подружка кайткан, хәер, сиңа күчтәнәч калмаган инде. –– Гүзәл буш бутылканы алып стаканына түңкәреп карады. – Бәлки, Зөбәрҗәт тагын табар?

– Юк, башка юк, Гүзәл, син кайт, ял ит, чыннан да сиңа эшкә бит, – диде Зөбәрҗәт.

Балалары да: «Әни, әйдә инде, кайтыйк, кайтыйк инде, әнием», – дип, килеп аны тарткалый башладылар. Гүзәл авыр гына кузгалып: «Күз нурларым», – дип, балаларын җилкәләреннән кочып ишеккә юнәлде. Чыгып озатып калганда Шамил кыенсынып:

– Гафу ит инде, Зөбәрҗәт, гел эчми ул эчүен, ләкин ычкынса шулай кеше көлдереп йөри, – диде.

Бик авыр тәэсир калдырды бу очрашу. Әйе, Шамил аның үсмер чактагы иң беренче бөреләнеп килгән хисләре иде. Мәхәббәт булдымы икән ул, әллә тәүге тыелгысыз талпыну, ашкыну, дөньяга үзеңнең кеше буларак бар икәнеңне, яшәргә, тормышны дәвам иттерергә туганыңны аңлау идеме?

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: Freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас