

* * *
Җанагага Зөбәрҗәтне авылына, өенә кадәр илтеп кую бурычы йөкләтелгән иде. Чит ил машинасында арткы урында бәвелеп кенә кенә барган Зөбәрҗәт Жанаганың инде шактый коела башлаган җирән чәченә, яхшы атларныкы шикелле сыланып Морган колакларына, имән кебек муенына, ныклы мускулларына, зур тимер күсәктәй йон баскан кулларына карап барды. «Бу куллар муеныңнан бер тотса, келәшчә кебек өзеп ала»,– дип уйлап куйды Зөбәрҗәт, аның тәне чымырдап китте.
Җанага күп сөйләшми, кеше белән дә аралашмый, хатын-кызлар белән чуалганы да сизелми, гомумән, Зөбәрҗәт аның хакында аз белә. Ләкин бар булмышы, бар инстинкты, хатын-кыз сизгерлеге белән, гәрчә бу бернидә дә чагылыш тапмаса да, Җанага ягыннан үзенә куркыныч янаганын сизә. Җанаганы күрү белән Зөбәрҗәтне эчке киеренкелек биләп ала. Ул үзен читлек эчендә күзлекле елан авызына карап утырган тычкан кебегрәк хис итә. Радмирның Жанагадан да ышанычлырак кешесе юк икәнен Зөбәрҗәт белә. Эшләр, бизнес, сөйләшүләр, көйләүләр Леон белән бергә эшләнсә, Радмир эшчәнлегенең кайбер четерекле якларында Жанага хәлиткеч роль уйнаганын сизенә иде ул.
Бигрәк тә эштә, бизнеста, куркыныч килеп туса, сөйләшүләрдә уңышсызлыклар, көтелмәгән югалтулар булса, Радмир Җанаганы дәшеп ала, кабинетта икәүдән-икәү калып, ни хакындадыр бик сак һәм җитди сөйләшәләр, икенче көнне үк Җанага кайдадыр китеп хәтсез генә югалып тора. Шулай итеп, Жанага Радмирның тугры хезмәтчесе, җан сакчысы, күзе-колагы, бер сүз белән әйткәндә – сүзсез күләгәсе иде. Ул хуҗасын үз баласы кебек саклый, чөнки аларны күп еллар элгәре булган дуслык, якынлык тоташтыра.
Детдомнан качып, берәдәклектә, базардан базарга кесә чистартып, урлашып йөри торгач, ундүрт яшьлек Радмир балалар колониясенә килеп эләкте. Дүрт малай бергә таласалар да, бөтен гаепне Радмирга өйделәр. Менә шунда танышты Радмир Жан белән. Чын исемен берсе дә, хәтта Җанага үзе дә белми иде шикелле. Рәшәткәле дөньяда Жан инде үз кеше. Гәүдәгә ныклы, чит ил боевикларындагы герой образын башкаручы Ван Дамм мускулларын булдыру хыялы белән янган, унҗидесе тулып килгән Жан көне-төне мускул уйнатты, спорт белән шөгыльләнде. Радмирны ул беренче күрүдә үк ошатты, үз канаты астына алды, башка малайлардан кыерсыттырмады, үзе белән спортзалга ияртеп йөрде, сугышу, көрәш ысулларына өйрәтте. «Ике генә көч бар кешедә: берсе – акыл, берсе – мускул, кайсы чакта акылның өч тиенгә дә кирәге юк, мускул хәл итә», – дип миенә сеңдерде аз сүзле Жан Радмирның.
Милләтенең кем икәнен үзе дә аек кына белмәгән урам малае Жан искиткеч кансыз иде. Үзара чыгып торган җәнҗал, сугышларда ул ниндидер бер эчке ләззәт белән малайларны изде. Ел ярымнан, яше чыкканлыктан, Жанны төрмәгә күчерделәр. Радмир белән аның юллары аерылып торды.
Колониядән чыгып, кайда урлашу, кайда алдашу белән, Радмир шактый гына капитал туплагач легаль бизнес эшенә күчәргә тырышты, чөнки легаль булмаган юл белән ерак китеп булмаганын ул бик яхшы аңлый иде. Чүпрәк-чапрак, тәмәке, пиво алып сату эшләреннән акрын-акрын гына үргә үрмәләде. Яшь булуына карамастан, урам мәктәбе аңа шактый гына тәрбия һәм белем биреп өлгергән иде. Ул бу дөньяда тәвәккәллектән дә ныграк отышның булмавын, үз-үзеңә ышанганда, күзне йоммыйча, баш әйләндергеч афераларга барганда гына эш уңышлы чыгасын төшенде.
Тиздән ул җиңел автомобильләр алып-сату эшләре белән шөгыльләнә башлады, акрынлап энергетика хуҗалыгына да капитал урнаштырды, байлыгы артты, дәрәҗәсе күтәрелде.
Көтмәгәндә, уйламаганда беркөнне ресторанда ул Жанны очратты. Жан күптән түгел генә чираттагы «ходкадан» чыккан иде, бераз гәпләшкәннән соң Радмир аны үз янына алды. Тиздән аңа хөрмәт катыш курку белән Җанага дип дәшә башладылар. Алыштыргысыз кеше иде ул Радмирга. Менә шушы Жан Зөбәрҗәтне авылына озатып бара.
Кичүгә килеп җиткәч, Зөбәрҗәт машинадан чыгып, затлы босоножкаларын салып Идел комына басты. Менә ул аның җырларда җырланган, күңелләрдә сакланган, йөрәкнең иң нечкә кылларын кагып үзенә чакырып торган туган елгасы – Караиделе.
Ай чиста да, ай салкын да инде аның суы, чиста, чөнки бу яклар кыргый табигатьле, сәнәгать, цивилизация белән пычратылмаган, мәсхәрәләнмәгән, салкын сулы, чөнки ул ярларының буеннан-буена Каратау итәкләреннән, мәңгелек бозлык куеныннан, йөзәрләгән тау асты мәгарәләреннән саркылып, сөзелеп чыккан көмештәй саф, тешләрне камаштырырлык салкын чишмәләр һәм кечкенә инешләр белән туена.
Зөбәрҗәт су кырына ук килеп басты, теге як яр читендә берничә көймә арлы-бирле йөзә иде. Ул кул изәп: «Әй… Аha-ha-һай!» – дип кычкырды. Аргы ярда аны шундук ишетеп алдылар. Бер-бер артлы ике көймә бу як ярга йөзә дә башлады. Җанага яр буйларын, елга буендагы яланнарны күзәтте. Зөбәрҗәтнең аякларын вак балыклар сырып алды. Алар сабый кызыксынуы белән борыннарын аның аякларына төртеп алалар. «Әй, син кем, ни эшлисең монда, бу бит безнең дөнья, ни кирәк, ни кирәк», – дип дәшкән шикелле бармакларын кытыклыйлар, аз гына хәрәкәт ясау белән шундук яшен тизлегендә тирә-якка сибеләләр. Рәхәт иде Зөбәрҗәткә. Менә яр буенда үскән көмеш чәчле таллар. Алар күпне күргән, күпне белә. Күпме җил-яңгыр, кар-давыл кичермәгән. Кайберсен рәхимсез картлык аударган, кайберсен аяусыз яшен кискән. Тик аларның күбесе ауган килеш тә үләргә теләми, кәүсәсенең бер кабыгы, бер тамыры гына өзелеп бетмәсә дә, яткан килеш булса да, һаман бөре бүрттерә, яфрак яра иде. «Туган ярларыннан аерыласылары килми», – дип уйлап алды Зөбәрҗәт. Кәүсәләре тубырчыкланып, орыланып, яргаланып беткән, олыннары карт кешенең бүрткән кан тамырлары кебек буй-буй керешләнгән, тик барысы да үргә – кояшка тартыла, ә яшь ботаклары ак-яшел төстә ялт-йолт килеп нур коена, әйтерсең, елгадагы көмеш чабаклар. Яфрак очларыннан баллы тамчылар тама.
Ул арада алдагы көймә ярга килеп борынын төртте. Ишкәк артында тугыз-ун яшьлек кенә малай иде.
– Исәнме, туганым, безне чыгарасыңмы?
– А как же, – дигән булды малай егетләрчә, шәһәрдән кайткан кешеләр алдында ул үзен бу дөньяның хуҗасы кебегрәк тотарга тырышты, утырыгыз.
Алар көймәгә керергә әзерләнгән арада җир астыннан калыккандай, эреле-ваклы тугыз баласын ияртеп, унынчысын күтәреп, җитез Такинә пәйда булды. «Әй, тутагыз, мин беренче, мин многодетная мать, хүкүмәтепез үзе права бирде миңа, палаларны күттүрүп туралмаем пит инде мин», – дип көймә янына ук килеп басты. Ул арада балалар кырмыска көтүе шикелле көймәне сырып та алдылар. Олы малае солдатларына дәшкән сержант кебек тугыз баланы өчкә бүлеп: «Беренче тройка: Күгебай, Пагул, Айбилсу, вперед», – диюе булды, өч бала да көймәгә кереп кунаклады, аның артыннан: «Икенче тройка: Әптий, Точмапий, Ведега», – диюе булды, шундук тегеләре көймәгә үрмәләде, өченче тройка Иялче, Көрши, олы малай үзе дә көймәгә кереп чүгәләде, иң соңыннан имчәк баласын күтәреп, киң кырлы алсу эшләпәсен җилдән саклый биребрәк, кояшта янган ныклы ботларын ялтыратып, кыска шорты кигән Такинә үзе дә көймәгә узды.
Зөбәрҗәт белән Җанага авызларын ачып, берни әйтәлмичә яр буенда басып калдылар. Бераздан ярга икенче көймә килеп туктады. Танавын тарткалап ишкәк артында ун яшьләрдәге кыз утыра иде.
– Хакы күпме, туганым?
– Биш инде, биш, апа. Ипи хакы.
Зөбәрҗәт көймәгә кереп утырды. Җанага машинасын бикләп көймә янына якынлашты һәм озын юл буена беренче тапкыр телгә килде:
– Олы кешене чакырырга кирәк, бу пацанка батырып куюы бар.
Зөбәрҗәт көлеп җибәрде:
– Курыкма, Жан, алар ана карыныннан туры Иделгә төшә, йөри башлаудан алда йөзәргә, сөйләшә башлаудан алда ишәргә өйрәнә, кер әйдә, утыр, курыкма.
Кызчык ялан аяклары белән суга сикереп төште, көймәне талгын гына этеп җибәрде. Көймә башта агым уңаена аска таба ага башлады. Ләкин кызыкай ишкәкләрне оста гына борып, туктаячак каршы ярны әллә күпмегә артка калдырып, яр буйлап башта өскә таба иште. Сәхрә иде су өсте. Агым шәп булгангамы икән, суга карасаң бик тиз йөзгән кебек тоела, ләкин чынында, ярга карасаң, артыгын алдырып булмый. Көймә җай бара. Көймә астында су төбенә кадәр күренеп тора, сай гына кебек. Менә төрле-төрле зурлыкта һәм төстә Идел ташлары ята, кара-яшел зөбәрҗәттәй су үсемлекләре тибрәлә, әнә кемдер су эченә буш шешә ыргыткан. Ләкин болар барысы да алдаткыч, чынында Зөбәрҗәт елганың монда тирән һәм салкын икәнен белә. Шуңа да Караиделне мәкерле елга, диләр. Ләкин ул Иделдән курыкмый, ул Иделне ярата, ул аңа ышана. Колач җәеп йөзеп ирләр дә ярдан ярга чыгарга җөрьәт итми, ә ул бәләкәйдән Иделгә өйрәнде, суга керү белән: «Әй, Иделем, Иделкәем, мин сиңа буйсынам, синең көчеңне тоям, сокланам һәм хөрмәт итәм, мин яраткан кебек ук ярат, сакла мине», – ди. Караидел дә аның сүзләрен, җанын аңлаган кебек, үзенең ут кебек өтеп алучы салкын суы белән Зөбәрҗәтнең тәннәрен иркәли, чәчләрен сыйпый, йөзеп арыса, чалкан салып дулкынында тибрәтеп, ял иттерә иде.
Идел уртасына килеп җиткәч, көймәне көчле агым аска каера башлады. Агымга бирешмәс өчен, кызыкай кинәт көймәне борып җибәрде. Көймә янтаеп китте. Бер мизгелдә Зөбәрҗәт Җанаганың күзләрен күреп шаккатты: ул күзләрдә кыргый, шашкан курку иде; авызы чалшайган, куллары белән чытырдап көймә читенә ябышкан. Таштимер кебек Җанаганың да куркыр нәрсәсе бар икән. Зөбәрҗәт Җанагадан: «Куркасың түгелме, әллә йөзә белмисең?» – дип сорады. Җанага ишетмәмешкә салыштымы, әллә чыннан да ишетмәдеме, җавап бирмәде.
Нәнәсеннән калган өй тузып бара иде инде. Тәрәзәләр капкачлары белән капланып кадакланган, җилкапка каерылган, ихатаны бәбкә үләне баскан, бакчаларда алабута, әрем, читән буйларында кычыткан, ишек йозакта, сарай башына менә торган ишек каерылып төшкән, аның караңгы авызы гына ниндидер сер саклаган кебек, караеп тора. Кайчандыр монда кеше яшәгәнен хәтерләтеп, кое сиртмәсендә тутыккан тимер коршау белән әйләндереп, чылбырга тагылган ак чиләк кенә җил уңаена чылтыр-чылтыр килеп зарлана. Зөбәрҗәткә хәзер аның нәнәсе йөгереп чыгып каршы алыр кебек тоелды. Ләкин аны ишек күгәненә аркылы тимер куеп бикләнгән амбар йозагы каршы алды. Ул яшьләрен күрсәтмәскә тырышып, сумкасыннан йозак ачкычын чыгарды. Нәнәсен күмгәннән соң бу йортка беркем дә аяк басмаган иде.
Җанага тәрәз капкачларын ача башлады. Өй эченә эркелеп кояш нуры керде. Тәрәзәгә эленгән пәрдәләр саргаеп тузанланып беткән. Тәрәзә пыялалары тоныкланган, тышта җылы булса да, өй салкынча, мәет чыккандагы кебек күңелсез.
– Бәлки кире уйларсыз, кайтырсыз Уфага, – диде Жан.
– Юк, рәхмәт, сумкаларны керт тә, син кире китсәң дә була, көймәчеләр көтеп торадыр үзеңне.
Җанага сүзсез-нисез генә сумкаларны өйгә кертте дә, чыгып китте. Зөбәрҗәт тәрәзә аша аның пеләшләнеп килгән башын, нәрсәнедер тотып кысарга, буарга әзерләнгән кебек тырпаебрак торган көчле бармакларын, зур йодрыкларын, юлбарыс кебек сыгылмалы, астыртын йөрешен ирексездән тәннәре чымырдап карап калды.
Авылда хәбәр тиз йөри. Зөбәрҗәт урнашып та өлгермәде, сыйныфташ кызлары Гүзәл белән Рита йөгереп килеп тә җиттеләр. Гүзәл фермага кичке савымга китәргә тора икән, Рита медпунктта җыештыручы булып эшли, кичкә идән юарга барырга җыена.
Китте чырк-чырк көлешүләр, ахлар, вахлар, Зөбәрҗәткә сокланулар. Нинди чибәр ул, нинди затлы, нинди матур киемнәр, күпкә кайтканмы, кайчан китә, нигә кайткан, ире ничек, нигә ул кайтмаган һәм башкалар һәм башкалар. Бүген инде бу өйдә кунарлык түгел, ул һичшиксез Гүзәлләрдә кунарга тиеш, ә Рита, киресенчә, үзенә чакырды: Аллага шөкер, сыйныфташ кызын сыйларлык кына сый табар әле. Ә иртәгә эш арасында өмә итеп өчәүләшеп өен юып алырлар, дөнья– сын тәртипкә китерерләр.
Тиздән Гүзәл: «Кичке савымга ашыгам»,– дип чыгып китте, Рита медпунктка юнәлде. Кызлар, кызлар. Тал чыбыгы кебек әле яңа гына япь-яшь иделәр. Гүзәлнең күз кырыйларында инде сырлар күренә, борын тирәсе, бит мускуллары, авыз кырые авыр җыерчыклар ясап, аска тартыла. «Эчкече хатыннарныкы кебек», дип уйлап алды Зөбәрҗәт. Ританың йөзендә талчыкканлык, арыганлык сизелә, күзләре сүнгән, бик ябык. Күп су белән булышканлыктан, куллары тупасланып, яргаланып беткән.
Зөбәрҗәт ирексездән стенада рамлап элеп куелган тузанлы тонык көзгегә күз салды. Әйе, ул алар каршында чыннан да алиһә кебек. Шул ук күпереп торган алтын чәчләр, кара керфекләр эчендә зур күзләр, тик алар бераз моңсу, нечкә борын, тулышып пешкән җиләк кебек иреннәр, ап-ак шома бит. Ул ирексездән елмаеп җибәрде. Шул минутта әйтерсең көзгедәге сынны алмаштырып куйдылар, ап-ак энҗе кебек тезелеп торган тешләр арасыннан нур өстенә нур яуды, әйтерсең көзгегә яктылык бөркелде, көзге янып китте. Радмирның: «Гүзәлем, кулымнан килсә, гел елмайтып кына торыр идем үзеңне», дигән сүзләрен исенә төшерде. Радмир аның ире, ничә ел гомер иткән тормыш юлдашы. Кем соң ул, беләме аны Зөбәрҗәт, яратамы?
Чибәрләр конкурсыннан соң, Леон сәхнә артына кереп тагын бер тапкыр котлагач, чектагы акчаны алыр өчен кайбер формальностьларны, ягъни кәгазь эшләрен башкарырга кирәклеген, берничә урынга култамга куярга тиздән Зөбәрҗәт белән очрашырга кирәк буласын әйтте. Кыз ризалык бирде. Чек әле – акча түгел икәнен ул һаман аңлап бетерми иде.
Икенче көнне Зөбәрҗәт яшәгән тулай торакка килеп, Леон аны ялтлап торган машинага утыртып, Радмирның офисына алып китте. Зөбәрҗәт каршында йомшак аксыл дулкын чәчле, алсу-ак чырайлы, спортсменнарча нык гәүдәле 35 яшьтән узган ир утыра иде. Елмайганда күз кырыйларында кош тәпиен хәтерләткән сызыклар барлыкка килсә дә, күрер күзгә Радмир сөйкемле генә күренде. Ул өстәл артыннан торып, Зөбәрҗәткә каршы барып елмая-елмая: «Менә бит, безнең чибәркәйне якыннан күрү бәхетенә дә ирештек», – дип каршылады.
Йомшак креслоларга утырдылар. Кнопкага басып, Радмир секретаршасына кофе кертергә боерды. Азга гына бүлмәдә киеренке тынлык урнашты. Җир йөзендә нык басып торган, әмерләре бер бармак кыбырдату белән үтәлгән һәм, дөнья урамнарының һәр чатында алар өчен һәрчак яшел ут янган байлык хуҗалары, ул гына да түгел, күп кешеләр язмышын үзгәртер кодрәткә ия булган кешеләр каршында, аларның ачыктан-ачык кызыксыну катыш бәяләүле карашлары астында Зөбәрҗәт югалып калды. Аның колак очларындагы ике бөртек очсызлы пыяла алкаларына кадәр кызарган кебек булды. Ирексездән ул үзен сатарга чыгарылган мал кебегрәк хис итте. Ул хәтта сәхнәдә меңәрләгән карашлар астында, су коену костюмыннан басып торганда да үзен шулкадәр яклаучысыз итеп тоймаган иде. Сәхнәдә ул өстә, халык белән аның арасын рампалар аера иде, ә бүген ул ике ят ирнең күз карашы астында үзен шыр-ялангач итеп хис итте. Итәгенең уң тез өстендәге ярыгын бар көче белән ныграк капларга тырышып тарткалады, тик тар итәгеннән сизелеп торган йомры, ныклы ботлары, тыңлашмаска теләгән шикелле, һаман ныграк беленергә омтылалар кебек тоелды аңа. Үз-үзенә ачуы килеп, ул аскы иренен тешләде. Хәзер үк бу бүлмәдән чыгып китәсе, әллә кайларга йөгерәсе килде аның, ләкин калырга кирәк иде, акча кирәк иде аңа, бик кирәк иде.
Ниһаять, тынычлыкны Леон бозды:
– Шеф, мин кирәк кәгазьләрне әзерләп алып керимме?
Радмир, ризалыгын белдереп, ияк какты.
Кыз чибәр иде. Бер күрү белән үзенә тарта. Әллә нинди бик тансык иде ул, үз итәсе, кочакта эретәсе килгән нәзакәтлелек катыш ир-ат теләкләрен кузгатып җибәрүче хатын-кыз көче бар иде бу ыспай гына гәүдәдә. Радмирның башы әйләнеп китте. Ул итәк ерыгын капларга тырышучы нечкә озын бармакларга чак кына үрелмичә калды. Секретарь кыз кофе кертте.
Радмир, үзен-үзе кулга алып, кыздан әти-әнисен, туган ягын, гаилә хәлен, укуын сораштырды. Аның талгын, йомшак тавышында, итәгатьлелегендә тынычландыручы, күңелне иркәләүче көч бар иде. Зөбәрҗәт акрынлап тынычланды. Артык нечкәлекләргә тукталмыйча, үзенең тормышын сөйләп бирде.
Ул арада Леон да керде. Кәгазьләрне Радмирга сузды. Радмир аларны карап чыкканнан соң: «Зөбәрҗәт, сылу, монда тагын бераз гына формальность бар бит әле. Кәгазьләр әзерлеккә – әзер, тагын бер моментны гына килешеп аласы бар, без иртәгә соңга очраша алабызмы?» – диде. Зөбәрҗәткә кыен булып китте, аның бар өмете –– бүген акчалы булып, иртәгә кирәкле даруларны сатып алып, тизрәк нәнәсенә кайтарып бирү иде.
Ләкин, ни эшләмәк кирәк, акчаны каерып алып булмый, бигрәк тә ул иганәче акчасы булса. Кыз, ризалык белдереп, баш какты.
«Леон сезне барып алыр», – диде Радмир. Кыз чыгып киткәч Леон: «Шеф, кәгазьләр тәртиптә ич, но мин аңладым, бу кыз сезнең күңелдә очкын кабызды бугай», – диде ирен читендә астыртын елмаю чагылдырып.
– Иртәгә соңга кичке җидегә минем дачага алып барырсың, – диде Радмир.
– Кайсысына?
– Болынлыга.
– Понял, шеф, не дурак.
Әллә нинди ике төрле хис белән чыкты Зөбәрҗәт Радмир офисыннан. Ошады да кебек аңа бу яшь бай. Мөлаем дә кебек, кешелеклегә дә охшаган, ягымлы да, аннары тышкы кыяфәте дә килешле. Киемнәре – кыйммәтле: журналларда басылган рәсемдәге кебек затлы деловой костюмда. Яңаклары ап-ак, шоп-шома итеп кырылган, чәчләре дә килешле генә, түбәсендәге чәче генә бераз сирәгәеп, бала йонына әйләнә башлаган. Тик шул ук вакытта үз-үзенә кирәгеннән артык ышаныч, чикләнмәгән власть, Леон белән сөйләшкәндә кырт кисеп, өзек-өзек боерык бирүләре, телефон шалтырагач, кемнеңдер хәбәренә риза булмыйча, күзләрендә чагылып киткән кискенлек, тавышының тимер кебек чыңлап алуы аша, дөньяны күп күрмәсә дә, эчке сиземләү белән Зөбәрҗәт Радмирның беркатлы, бертөрле генә кеше түгел икәнен аңлаган иде. «Һи, нәрсәгә инде ул миңа, акча бирсәләр, аларның миңа ни хаҗәте?» – дип юатты үзен. Тик күңеленең иң төбендә шик дисәң, шик түгел, курку дисәң, курку түгел – ниндидер шөбһәләнү кебегрәк нәрсә кыймылдый иде. Бу хәлләрнең болай гына бетмәсе борчыды кызны.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.com