Чәчмә әсәр
29 Мая 2025, 07:45

Фәнзәлия БӘДЕРТДИНОВА-МӘСНӘВИЕВА. Хәзрәт чишмәсе (3)

Хəзер кеше нəрсə уйлый, шуны тота да Интернетка чыгара бит...

Фәнзәлия БӘДЕРТДИНОВА-МӘСНӘВИЕВА. Хәзрәт чишмәсе (3)Фәнзәлия БӘДЕРТДИНОВА-МӘСНӘВИЕВА. Хәзрәт чишмәсе (3)
Фәнзәлия БӘДЕРТДИНОВА-МӘСНӘВИЕВА. Хәзрәт чишмәсе (3)

(Дәвамы.)

Инсаф үз исəплəүлəрен дəвам
итте. Соңгы катламнарда горизон-
таль бораулауга күчеп, мөм-
кинлеклəргə карап, ни өчен бер
вышкадан нефть чыгару фантастика
булырга тиеш? Əллə кайдагы
космос тагы корабльлəр белəн галəм
аша идарə иткəнне, ничек инде
чакрымнардагы борауларны буй-
сындырмаска? Катлаулы, бик
катлау лы технологиялəр исəпсез
чыгымнар талəп итə. Алар үзен
аклыймы? Чакрымнар буе җирне
чокы, чакрымнар буе җир астына
торбалар төшер. Байлык, файда
алумы, əллə тех нологиялəр яры-
шында үз биеклегеңне, тоткан
урыныңны югалтмас өчен,
кемнəрнең кеме арасында калыр
өчен акыллар, белемнəр алышымы
бу? Кем арзанлы нефть таба, кем
аны арзанлы юл белəн чыгара ала,
бүген шул Олимп биеклегендə була-
чак. Идеялəре Инсафның үзенə дə
кайчагында утопия кебек тоела.
Кайчагында кешелəргə кыюлык
кына җитми, өйрəнгəн сукмакларын-
нан читкə тайпылырга телəмилəр,
дип уйлый.
Нилəр генə эшлəмəгəн кеше бу
җирдə. Нинди машиналар корган,
күккə менгəн, тау-ташлар актарган.
Əле дə туктамый. Инде Ходай ничек
яратканына риза булмыйча, адəм
баласының геннарын үзгəртергə
тырышалар. Ирексездəн күңе-
лендəге теге табигать баласы гына
булып яшəү уе кабат алга чыга. Нигə
кирəк булды икəн ул кешегə цивили-
зация? Яшəсен иде тире ыштанын
киеп, җəнлек аулап, тау итəгеннəн
агып чыккан чишмəлəрнең саф
суларын эчеп кенə.
Бу – хəзер балачактагы беркатлы
караш кына шул. Ул караш əллə кай-
чан – сабый чагында ук үзгəргəн иде
бит инде. Кайчагында, барган юлын-
нан бер тайпылыш сыман, кайта-
кайта, күңеленə шул сабый уйлары
килə дə керə. Теге алдаткыч кояш
җылысы, караңгыда алдашып кына
янып алган аҗаган кебек.
Заман цивилизациясенең нефть
тармагы өчен табигать алдында ул
да җавап бирергə тиеш. Нефть чык-
кан җирдə туфрак пычранмый кал-
мый. Ниндидер дəрəҗəдə, барыбер
бозыла. Монысы җирнең өсте генə,
ə аста, без һаман бетми əле дип,
сөенə-сөенə суырткан, торбалар
буйлап агызган җир мае урынында-
гы бушлыкны нəрсə тутырырга
тиеш. Күңелендə янə теге ук белəн
җəнлек аулап йөргəн малай караш-
лары уяна.
Аны дəү əнкəсенең сүзлəре
куəтли. Озак яңгыр яумаса, урак
өстендə көннəр явымга китсə, берəр
нинди табигать казасы була калса,
ул намазыннан соң шулай уфтанып
утырыр иде:
– Күкне дə, җирне дə тишеп
бетергəч ни. Җир мае алабыз дип,
чокыйлар да чокыйлар. Шуңа
җирлəр тетри, җил-давыл, гарасат-
лар булып кына тора.
Инсаф бəлəкəй малай əле, шулай
да акны карадан аера башлаган чагы.
– Дəү əни, җирне тишеп була,
күкне ничек тишəсең? Аны тишеп
булмый, тишəр урыны юк, ул үзе
бушлык.
Һəм аңа җирнең түгəрəк булганлы-
гын, күк дигəненең шул шарны
əйлəндереп алган бушлык, чиксез
бушлык икəнлеген аңлатырга тыры-
ша. Дəү əнисе күптəн, əллə кайчан
инде, укытучы булган, башлангыч-
ларны укыткан. Мөгаен, ул да бала-
ларына Җирнең, галəмнең
тө зелешен шулай аңлаткандыр. Тик
хəзер күптəн намазда, əллə
белгəннəрен оныткан, əллə карашы
үзгəргəн. Шулайрак сөйлəнə шул
кайчакта.
– Ничек тишмəсеннəр, атлаган
саен күккə очкыч очыралар. Шулар
күкне тишə, балам.
Космик ракеталарны əйтə инде.
Бəхəслəшеп ятмый Инсаф олы кеше
белəн. Тик хəзер үзе – зур укыган
кеше, аның сүзлəрендə күпмедер
хаклык барлыгын аңлый. Күктə озон
катламы тишелə, Җир астындагы
бушлыклар да үзен сиздерə.
Нефть шəһəрдə чыкмый, авыл
җирендə чыга ул. Аннары шунда
шəһəр төзелə. Нефть чыккан җир
авылга ят бавырга əйлəнə. Авыл
һəм нефтьчелəр икесе ике үлчəмдə
яши. Скважиналар янəшəсендəге
басуда комбайнчы ашлык суга,
качалка нефть чыгарып утыра, ди.
Теге тимерлəрнең җаны юк, ком-
байнчыларны күрми, тик кешелəр –
авылныкылар да – алар эшенə
битараф. Нефтьчелəр килə,
үзлəренə кирəк җирдə скважинасын
урнаштыра, печəнлек, басу аша
юлын сала. Алар законы өстенрəк.
Авыл кешесе дə нефтькə дөнья
хакиме итеп карый. Шуңа үзлəренең
ихтыяҗлары арткы планга калса да
риза, алар моңа күнеккəн инде.
Уңыш алыр өчен басудагы һəр гек-
тар җирне ничə тапкыр эшкəртергə,
ашларга, чəчəргə, урырга, сугарга
кирəк. Яздан көзгə кадəр кайтып
кермəле түгел. Нефтьчелəрнең исə
вышкаларны кайчан урнаштырган-
нары да сизелми кала. Мəш килеп
корылмалары белəн килеп урнаша-
лар да, аннан качалкалары бала
уенчыгы кебек җай гына тирбəлеп
тик утыра. Эшлəрен бетереп
күченгəндə бораулаучыларның
үзлəренə дə, өйрəнелгəн яу сугы-
шырга яхшы дигəндəй, юллары,
тирə-ягына күз иялəшеп, күңеллəргə
яткан урынны калдырып китүе генə
ямансурак була. Анысы да икенче
участокка барып, көндəлек мəшə-
катьлəргə күмелгəнче генə.
Бу юлы алай булмады. Халык,
нишлəптер, нефтьчелəргə игътибар
итəргə уйлаган. Бораулаучылар
бригадиры урындагы хакимият
белəн аңлашылмаучылыклар бар-
лыгы хакында хəбəр итте. Аннан
идарəлеккə авыл хакимиятеннəн
кисəтүле хат килеп төште. Сква-
жиналар урнаштырыласы мəйданга
техника белəн керергə, гомумəн,
бернинди дə эшлəр алып барырга
ярамый, дип язганнар.
Интернет, мəгълүмат иркенлеге
иң элек эш кешелəренə комачаулый.
Гəзитлəрне, телевизор тапшырула-
рын ничек тə азмы-күпме контрольдə
тотып була əле. Ə менə теге соци-
аль челтəрлəр нəкъ бəйдəн ычкын-
ган эт инде. Хəзер кеше нəрсə
уйлый, шуны тота да Интернетка
чыгара бит. Анда язылганнарга
гəзитлəр дə битараф калмый. Кем
гаепле, кем гаепсез икəнен ачыкла-
ганчы вакыт үтə. Вакыт, белəсез –
акча ул. Шуңа җитди эш белəн
шөгыльлəнүчелəр алар ише
тəгəрмəчкə таяк тыгулардан иза
чигə. Бу конфликтны да əлегə зурга
җибəрмичə җылы мəлендə уңай хəл
итəргə кирəк иде. Яңа яткылыкны
үзлəштерми калу мөмкин түгел. Бу
турыда сүз дə була алмый. Əмма
ничек итеп? Идарə начальнигы,
башкаладагы фəнни-тикшеренү
институтына мөрəҗəгать итəргə,
дигəн фикергə килде. Алар да чара-
сын күрергə тиеш бит. Фəнни
хезмəтлəр язып, компьютер артын-
да гына утырып диссертациялəр
яклап ятмасыннар əле.
Институт директоры белəн Ислам
Кашапов – чордашлар, алай гына
түгел, бер үк уку йортын
тəмамлаганнар. Очрашып, күрешеп
кенə тормасалар да, арада элемтə
өзелмəгəн. Кирəк чакта эндəшеп
торалар, очрашканда танымамышка
салышып үтеп китмилəр. Чөнки
юк-юк дигəндə дə, бер-берсенə
йомышлары төшеп тора. Инс-
титутның яңа технологик алымна-
рын үзлəрендə сынауга Ислам
Ка шапов һəрчак риза. Ул алым-
нарның да төрлесе бар. Бөтенлəй
эшкə ашмастай, идарəлеккə бернин-
ди файда китермəстəйлəре дə була.
Нишлисең, матурлык кына түгел,
фəнни үсеш тə чыгымнар сорый.
Эдуард Осиповның əлегə вакыты
юк иде. Халыкара симпозиумга
җыена икəн. Мəсьəлəне аңла-
ганлыгын һəм бер атнадан нəрсəдер
хəл итəчəклəрен белдерде. Бер
атна идарəлектəге мондый оештыру
эшлəре өчен озак иде. Əмма килеш-
ми чара юк, көтəргə туры килə.
Бер атнадан институт директоры
үзе үк элемтəгə керде.
– Сезнең проблемаларны хəл
итəр лек белгеч җибəрəбез. Үзе-
гезнең як егете, – диде. Һəм шаяр-
тып өстəп куйды: – Технологиялəре
дə, башы да үзе белəн. Рəхəтлəнеп
файдаланыгыз.
...Инсаф Харрасов үз фикерлəрен
гамəлдə исбатлый алмаудан борчы-
ла иде. Юк кына технологиялəргə
колач җəеп дигəндəй торалар.
Аныкын “күп чыгымнар талəп ителə,
нəтиҗəсе ышандырмый” дип, кире
бордылар. Ул инде институттан китү
турында да уйлый башлады.
Моңарчы бары да уңай гына килеп
торгач, каршылыкларны җиңə
белергə кирəк дигəн уй гына тотып
тора иде аны. Бер караганда, əле
япь-яшь көе нинди мөмкинлеклəр
алдында тора. Бу юнəлештəге
тикшеренүлəрдəн тыш та əллə
күпме файдалы эшлəр башкарды,
фəнни тикшеренүлəр дөньясында
исеме танылып килə. Һəрхəлдə,
перспективалы белгеч дигəн ярлык
ныклап тагылган аңа. Икенче яктан,
янып яшəр вакыт та бер генə мəл
икəнлеген аңлый, үзенекен исбат-
лыйсы килə.
Шундый көннəрнең берсендə аны
директорга чакырттылар.
Эдуард Моисеевич, гадəттəгечə,
һəйкəл кебек олпат, тыныч иде.
– Синең фантазиялəреңə юл ачы-
лырга тора бит əле. Бер скважина
аша яткылыкны үзлəштерү техноло-
гиясе буенча фикерлəреңне,
исəплəүлəреңне кабаттан махсус
тикшереп чыктым. Үзегезнең якта
шундыйрак мəсьəлəлəр туарга
охшап тора. Сиңа шунда барырга
кирəк булачак. Əле берничə айга
командировка оформить итə
торырсың, кирəк икəн озайтырга
була, – диде ул һəм хəйлəкəр генə
елмаеп өстəп куйды: – Каршы килү
юк, мин идарəлек белəн килештем.
Очраклылыкмы бу? Алай дисəң,
философиядə очраклылык та закон-
нарга буйсына дип исбатлана.
Очраклылык кына түгел, ул тəкъдим
иткəн технологиялəр – бүгенге көн
ихтыяҗы, димəк.
Шушында туган, үскəн, укыган
кеше ул. Əти-əнисе Төмəн өлкəсенə
барып урнашкач та, Инсаф алар
белəн китəргə телəмəде. Укуын үз
мəктəбендə тəмамлыйсы килде.
Дусларыңнан, өйрəнгəн мохиттəн
аерылу аның яшендə дə кыен икəн.
Аннан соң бəлəкəйдəн үзаллы
булып үскəн бала ата-ана яклавына
мохтаҗ түгел иде. Киресенчə, туган
нигезеннəн аерыла алмаган дəү
əнисенə иптəш, терəк булып калачак иде.
Идарəлектə Инсаф Сəлаховны күз
дə каш көтəлəр иде. Аэропорттан ук
каршы алдылар. Яшь кеше ял итеп
тормас, дигəннəрдер, автомашина
идарəлек каршына килеп туктады.
Үзенең дə вакыт уздырыр исəбе юк,
тизрəк проблемалар белəн таны-
шып, эшкə тотынасы килə иде. Туп-
туры генераль директор янына узды.
Күрештелəр, хəл-əхвəл сорашты-
лар. Сезнең якныкы, дигəч, җитəкче
туганнары барлыгы белəн кызык-
сынды. Дəү əнисе күптəн түгел
бакыйлыкка күчте, əти-əнисе пен-
сиягə чыкканнан соң туган нигез-
лəренə кайтып урнашмакчылар.
Яшəү урыны, көнкүреш мəсьəлəлəре
хəл ителгəч, эш турында сөйлəшүгə
күчтелəр.
– Бик кызыклы килеп чыга бит
əле. Моңа кадəр скважиналар утыр-
тыласы урыннар турында бернинди
бəхəс чыкканы булмады. Авыл
билəмəсе хакимияте бу юлы кискен
каршы, – дип башлады директор. –
Без, бу участок дəүлəт карамагын-
дагы җирлəр буларак, алар
ризалыгына карап тормыйча да эш
башлый алабыз. Тик конфликт
кирəкми. Хəзер, үзегез белəсез,
дөреслек якларга яратучылар күп.
Нəрсəгə тотынсаң да, экологлар
баш күтəрə. Ашлык үстерергə юклар,
авылныкылар да үз сүзлəрен сүз
итəргə өйрəнде.
– Яткылыкны үзлəштерүгə каршы
булулары нəрсəгə бəйле соң?
– Əллə нəрсə дə түгел кебек.
Ниндидер чишмə, изге дип саналган
урыннар, диделəр. Күпсанлы куəтле
техника чишмəнең су юлларын баса-
чак, гөрелте, шау-шу изгелəр рухын
бимазалаячак икəн. Хəзер шундый
урыннарга табыну модасы китте
бит. Авылдагы пенсионерлар
үзлəренə шөгыль таба, шулай вакыт
үткəрə торгандыр.
Инсаф өчен монысы чынлап та
яңалык иде. Авыл халкы үз дигəнен
болай яклый икəн, димəк, сəбəплəре
бик җитди булырга тиеш.
– Аларның фикерен үзгəртеп бул-
мый инде. Андый ышанулар ерак-
тан, борынгыдан килə.
Директор дəвам итте:
– Шулайдыр да соң. Тик бу участок
соңгы елларда табылган иң өметле
яткылыкларның берсе булмакчы
иде. Əгəр алардан баш тартсаң,
идарəлекнең килəчəге дə сорау
астында калуы мөмкин.
Илдəге генə түгел, дөньядагы
нефть чыгару тармагын тоташ
күзаллаган кеше буларак, Инсаф
идарəлекнең хəлен яхшы аңлый
иде. Нефть хəзер җир астына куыл-
ган суларның ничə генə процентын
тəшкил итə. Материктагы яткылык-
лар белəн генə канəгатьлəнмичə,
океаннарга чыгу юктан гына түгел
бит. Мондый өметле чыганакларны
ябып кую нефть чыгарудан бөтенлəй
баш тартуга тиң иде. Шул ук вакытта
халык изге дип ышанган урыннарны
актаруның яхшыга алып бармасын
хəзер төрле дəрəҗəдəге җитəкчелəр
дə яхшы аңлый. Кеше никадəр
белемлерəк һəм билəгəн урыны
югарырак булган саен, əле кайчан
гына уйдырма дип каралган нəр-
сəлəргə ныграк ышана бара сыман.
Галимнəр хəтта фəнни күзлектəн
аңлатма бирергə тырыша, дөнья
тоткалары булган ир узаманнары
шул биеклеклəргə кү тəрелүне
күктəгелəр кодрəтеннəн дип күрə
кебек. Кешелек акыллырак була
барган саен үз башлангычына кай-
тамы? Əллə югары акылның бары-
сын да гафу итə, кичерə, юл куя
торган киң күңеллелегеме бу?


* * *
Гомер буе намазда булган дəү
əнкəсенең тəрбиясе йоккан
Инсафның хəтеренə бик нык уелып
калган бер вакыйга бар иде.
Мəктəптə удмурт авылыннан килеп
укыган малай белəн дуслаштылар.
Ул авылдан читтəрəк бəйрəм үтə
торган тыюлыклары барлыгын
сөйлəгəн иде. Инсафның шунда бик
барасы, күрəсе килде. Баксаң, тик-
томалга андый җирдə йөрергə яра-
мый икəн. Кызыксына торгач, дусты
бəйрəмнəренə чакырды. Мəҗү-
силектə булганнарның карты-яше
шулкадəр ихласлык белəн Телəклек
бəйрəмендə катнашуына, тра-
дициялəрен, гадəт-йолаларын
нинди вакытларда да югалтмыйча,
шулкадəр төгəллек белəн саклавы-
на, бик борынгыларча берəмтеклəп
үтəвенə исе киткəн иде. Мəҗүси-
лек – ышану гына түгел, табигать
белəн кешенең ниндидер законча-
лыклар нигезендəге үзара
бəйлəнеше дə икəн ул.
Бу авыл кешелəренең ата-бабала-
рына көчле тоемлау хас булган.
Гасырлар буе шушы җирлəрне
кадер лəп яшəү кирəклеге та-
бигатьнең үзеннəн эшкəртелгəн.
Табигать үз-үзен сəламəтлəндерə,
чистарына, асылына кайта, дилəр.
Кеше дə бит аның бер өлеше.
Телəклек урынын гына ал. Ул урынга
беркем дə якын йөрми. Хəтта элек
һəр карыш җир эшкəртелеп, иген
үстерелгəн елларда да бу тирəгə
килеп җитəрлек булмаган. Алар
ягындагы удмуртлар, гадəттə, таулы,
чокырлы, урманлырак якларга
урнашкан. Бəлки, алар күченеп
килгəнче, иген игəргə яраклы тигез,
уңдырышлы җирлəр хуҗалы булып
беткəндер. Əллə үзлəре табынган
күклəргə, кояшка якынрак булырга
телəп, шундый җирлəрне сайлады-
лар микəн?


(Дәвамы бар.)

Фәнзәлия БӘДЕРТДИНОВА-МӘСНӘВИЕВА. Хәзрәт чишмәсе (3)
Фәнзәлия БӘДЕРТДИНОВА-МӘСНӘВИЕВА. Хәзрәт чишмәсе (3)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас