

...Читтəн килүчелəргə Хəзрəт чиш-
мəсенə юлны ике төрле өйрəтəлəр.
– Нефть качалкаларын узгач та
аста бер юл китə. Шуңа чыгасың да,
урман буйлап кына юл үзе алып
бара. Арырак посадка буйлап урап
керергə дə була. Анысы теге яктан
килүчелəргə җайлырак инде.
Кирəк дип тапканын юлчылар
үзлəре сайлый. Шулай итеп, бу
тирəнекелəр хəтəр текə булып китте
əле. Баксаң, алар янəшəсендə генə
изге чыганак – Хəзрəт чишмəсе агып
яткан икəн. Авылда яшəгəн бу буын
белгəннəн башлап аккан ул. Йөз ел
элек тə аккан. Тик шифалы икəнлеге
күптəн түгел генə беленде. Хəзрəт
чишмəсе суының им-томга шифасы
бар икəн дигəн сүз элегрəк тə йөргəн.
Артык искə генə алмадылар. Хəзер
халык егылып китеп чиста табигать,
саф су эзли бит. Бар авыру-сырхау-
ны экологиядəн күрə башладылар.
Гомер эчкəн коеларыннан су эчми,
каяндыр ерактан ташыйлар. Сыер
тотмаса тотмый хəзер авыл кешесе,
суны савытлап чишмəдəн ташый.
Авылларның һəркайсында ук бул-
маса да, якын-тирəдə, Əүлия, Изге
дип исемлəнгəн чишмəлəр бар ул.
Аларга кагылышлы риваятьлəр
ерактан килə. Булмаганын, күңеленə
шундый гайре табигый вакыйгалар
кирəклектəн, халык үзе уйлап чыга-
радыр. Əүлия зиратлары, Алып тау-
лары, дилəр. Ягъни Алып батыр
арып туктагач, утырып, чабатасын-
дагы туфракны каккан да, шул урын-
да шактый биек калкулык калган.
Монысы андый гына түгел. Хəзрəт
чишмəсенең тарихы чынга якын,
шуннан ерак түгел хəзрəтнең кабере
дə бар. Хəтта изге затның нəсел-
нəсəбенең җебе дə бүгенгелəргə
килеп тоташа, дилəр. Чишмəдəн
ташып су эчəлəр, аны еракларга
алып китəлəр. Су ел буена бозыл-
мый саклана. Зираты янына барып
йокласаң, чирлəрдəн котыласың да
икəн əле. Кемнəр барып йоклаган-
дыр, кемнəр чирлəрен шунда калды-
рып киткəндер – төгəл генə əйткəн
кеше юк. Кем аларның исəбен алып
утырган, халык сөйлəгəч, чындыр.
Ярый, хикмəт анда гына түгел,
кешелəрнең туган җирен изгегə
тиңлəвендə, табыныр дəрəҗəдə зурлавында.
Чишмə бер генə авылныкы түгел,
ягъни бер чама якынлыкта тирə-
ягында берничə авыл урнашкан.
Олы юл өстендə утырганлыктанмы,
Карамалы халкы үзен төп хуҗа
сыманрак тоя башлады. Чөнки
читтəн килүчелəр чишмəгə юлны
алардан сорый. Шуңа авылныкылар
сүзне эредəн сиптерə. Табигать
биргəн бит боларга – үзлəрендə
нефть тə чыга. Районда беренче
булып аларның авылы кырына
нефть качалкалары корып куйдылар.
“Нефть безнең Күчмəкəйдə генə
булган икəн”, – дип җиффəрəлəр иде
дə башта, ниндидер яхшыга үзгəреш
булырына өметлəнгəндəй. Нефтьле
төбəклəрдə җир мае алынудан авыл
халкы да игелек күрде: юллы булды-
лар – асфальттан гына җилдерəлəр.
Боларда, ни Аллага, ни муллага
дигəндəй, рəтлəмəделəр юлны.
Асфальт салу түгел, үзлəре йөргəн
яллык комташ та китереп аудармый-
лар əле. Сеңеп, аркылыга җəелə
барган юлны язлы-көзле изə
бирəлəр. Хəзер авылныкылар
əүвəлгечə алай күкрəк какмый, хəтта
телгə дə кертмилəр. Нефть качалка-
лары алар өчен шул юл күрсəткеч
сыманрак булып тора. Күчмəкəеңдə
нефть чыгу белəнмени, бензин хакы
көн дə артып торгач.
Нефтьле төбəк булды əле бу. Юл
буенда тезелгəн качалкаларның
талпынып утырганына халык
ия лəшкəн, аңа игътибар да итми
баш лаган иде. Җир маеның бик мул
катламнарын яңадан Хəзрəт
чишмəсе тирəсендə дə тапканнар
икəн. Аны ничек чыгарганны хəзер
халык яхшы белə. Тирə-якны таптап,
басуларны ергалап, изеп бете-
рəчəклəр. Нефтьчелəр җилбəзəк
ир-ат сыман бит ул, җирдəн аласын
ала да, мае беткəч калдырып китə.
Вышкасын утыртканчы, маен суырт-
канчы зур-зур техника белəн җирне
күпме изəлəр. Чишмə тирəсен алай
таптарга ярамый бит, суның күзе
басыла. Корыган чишмəдəн дə кыз-
ганыч нəрсə бар? Картайган, сукы-
раюдан яшьлəре дə чыкмый торган
корткалар күзе сыман сазланып тик тора.
Юк, риза булмады авыл халкы бу
урында вышка куйдыруга. Җыелыш
җыеп, бу хакта хат яздылар, аны
тиешле урынга юлладылар. Хатка
гына ышанып калмадылар, чиш-
мəнең табигать байлыгы икəнлеген
исбатларга тырыштылар. Авыл даш-
лары Фирүзəнең нефть универ-
ситетының экология факультетында
укуы бик уңайлы булды. Бу пробле-
малар соңгы курсларда укып йөргəн
кызның диплом эшенə дə туры килə икəн.
Нефть тə авыл кырында мең
еллар элек үк булгандыр, тик барлы-
гы гына беленмəгəн.
Инсафның башта ике хыялы бар
иде. Берсе – мəңгелек двигатель
уйлап табу, икенчесе – диңгез ярын-
да өй төзү. Болары тиз онытылды.
Мəңгелек двигатель булмаганлыгын
физиканы укый башлаганчы ук
аңлаган иде. Замоклар төзү өчен дə
борынгылык кирəк икəн, бүген
төзелгəне замок була алмый инде
ул. Һəрнəрсəнең үз вакыты. Соңрак,
мəктəпкə йөри башлагач, иң зур
ачышын ясады. Кеше ни өчен маши-
налар уйлап тапкан? Аңа бензин
кирəк, руда кирəк, электр энергиясе,
заводлар. Борынгы заманда нинди
əйбəт булган: кешелəр җəнлек аула-
ган да ашаган. Я балык тотканнар.
Ул да балык тотарга бик ярата.
Табигать имин калган, җəнлеклəр
үрчегəн, кешегə дə, табигатькə рəхəт
булган. Юллар төзисе юк, самолет-
лар очырасы юк, ул самолетлардан
егылып төшəсе юк. Укымыйсың,
мəктəпкə йөрергə кирəкми...
Бу ачышына башкаларны, иң элек
əнисен, ышандыра да язган иде.
Килеште əнисе улы белəн. Тик
дөньяны алар гына үзгəртə алмая-
чаклар шул хəзер. Яшəеш шул
биеклеккə күтəрелгəн икəн, аларга
да төшеп калу юк.
Аннан соң Инсаф чирлəде. Бик
нык чирлəде. Янды, саташты, үзенең
ниндидер упкын алдында торганы
хəтерендə. Шул упкын аны тарта,
үзенə суыра – малай бирешергə
телəми. Əнисен, əтисен, апаларын,
дəү əнисен, песилəрен, дөньяның
үзен мавыктырган мең төрле кызык-
ларын калдырып китəсе килми.
Авыр томан кебек үзен баскан
караңгылык аша əнисенең кайгылы
күзлəрен күреп кала, аның тавышы
да ничектер ыңгырашу кебек
ишетелə. Иркəлəп, кадерлəп сөйгəн
куллары гына элеккечə. Ул – урта-
лыкта. Бер якта – үзенə тартып тор-
ган караңгылык, икенче якта – əнисе.
Ул үзе генə түгел, янындагы ак
халатлы апалар укол кадыйлар,
тəне буйлап ниндидер сыекчалар
ага. Ул кайнар канына рəхəтлек
биреп тамырларына таралган шул
сыекчаның салкынлыгын тоя.
Апалар ашыкмый, кабаланмый, нин-
дидер үҗəтлек, тынычлык белəн,
моңа кадəр җиңеп чыга алдык бит
əле дигəндəй, ышаныч белəн үз
эшлəрен эшли.
Иң зур көч – əнисендə. Кара упкын
баласы өчен көрəшкəн ана каршын-
да көчсезрəк. Инсафның башыннан
бер уйның һич югалганы булмады:
əнкəсе аны теге упкынга калдыра
алмый. Ул дөньяда улыннан башка
яши алмаячак. Улы анасына мон-
дый югалту, мондый да авырлык
китерергə тиеш түгел. Шуңа
керфеклəрен дə күтəрə алырлык
хəле булмаса да, упкыннан еракла-
шырга, əнкəсе ягына талпынырга
тырыша. Бəлəкəйдəн, үзен бел-
гəннəн башлап ул, күңел сиземе
белəн, гел дə əнкəсенə нинди дə
булса сөенеч бүлəк итəргə тырыш-
ты. Үзенең кыл очында торган гомер
бизмəненең үлчəвен əнкəсе ягына
тарта алса, бу аңа мəңгелек бүлəк
булачак. Əнкəсе елый-елый сөе-
нəчəк. Аңа кушылып Инсаф та елап
җибəрер. Теге нык бəлəкəй чактагы
кебек. Берəрсе еласа, аның да
елыйсы килə башлый иде.
Əнкəсе:
– Бигрəк йомшак күңелле шул.
Кеше күңеле кителгəнне күтəрə
алмый, ничек яшəр инде дип, – кулы-
на алып сөя иде. Шуларны хəтерлəү
күңелен терелтеп җибəргəндəй
булды, бөтен күзəнəклəрен уяткан-
дай, тəненнəн бер дулкын үтте.
Гəүдəсендə бу уянуга җавап бирер-
лек көч юк иде əле, шулай да
күзлəреннəн саркылып тамчы яшь
чыкты. Шул бер бөртек яшь
бизмəннəр үлчəвен əнкəсе ягына
тартты. Баласындагы тере хəрə-
кəтне тоеп, əнкəсе аның өстенə
иелде:
– Улым...
Инсаф күзлəрен ачты:
– Əни...
– Терелүең шушы булсын, балам.
– Мин чирлəдеммени, əни?
– И чирлəдең, балам, и чирлəдең.
Бигрəк каты тигəн.
Əнкəсе су эчерде. Җимеш суты да
түгел, чəй, сөт тə түгел, ниндидер су
гына. Əллə нинди йомшак, эчкəнең
дə сизелми, җылы да, салкын да
түгел. Һава кебек, хəтта барлыгы-
юклыгы да сизелми. Бала бер чына-
як суны, тамагындагы тын алырга
бирмəгəн каты төерне кыса-кыса,
эчеп куйды. Һəр йотым белəн шул
төер басыла, кечерəя барган сыман иде.
– Тəмле... Рəхəт су.
Шулай диде дə тагын йокыга китте.
Əнкəсенең:
– Хəзрəт чишмəсе суы шул, –
дигəнен чак-чак ишетеп калды.
Авыр билгесезлек тагын үз коча-
гына алса да, бу йокы хəзер аны
савыктырачак ял иде. Тагын озак
йоклады, тик сулышы тигез, шабыр
тиргə батса да, тəне янудан туктаган
иде. Уянгач, үзе белəн нəрсə булга-
нын хəтерлəргə тырышып, башта
тын гына ятты.
– Əни, мин чирлəдеммени? – дип
сорады кабат.
– Нык чирлəдең шул, балам.
(Дәвамы бар.)
***
Автор үзе турында
Үземə күрə шактый катлаулы тормыш юлы үткəнмен.
Башкортстан дəүлəт университетын тəмамлап, район гəзитендə
эшлəдем. Беренче əсəрлəрем “Күңел көзгелəре” исемле җыентыкта
дөнья күрде. Мине һəрвакыт “Ни өчен язам əле? Укырлармы?” дигəн
сорау борчый. Татарстанда Авыл хуҗалыгы министрлыгы
Язучылар берлеге белəн авыл тормышына багышланган чəчмə
əсəрлəргə конкурс игълан иткəч, шунда “Кəсеп кадере” дигəн
хикəямне юлладым. Ул өченче урынга лаек дип табылды. “Казан
утлары” журналы нефть сəнəгатенə багышланган “Хəзинə” конкур-
сын игълан иткəч, янə шул сорауга җавап эзлəвемдер инде,
“Хəзрəт чишмəсе” повестен яздым. Анысы да яхшы бəялəнеп,
диплом белəн бүлəклəнде.
Редакциядән: Фәнзәлия Бәдртдинованың янә бер китабы
Башкортстан "Китап" нәшриятында 2023 елда чәчмә тупланмада басылып чыкты.